caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Qalam сүрәсе القلم

52 аять · Мәккә · иңү тәртибе 2

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ نٓ وَٱلْقَلَمِ وَمَا يَسْطُرُونَ

Yakub Ibn NugmanНун. Вә Ләүхүл Мәхфузны язган каләм белән һәм фәрештәдә язган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре илә ант итәмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَآ أَنتَ بِنِعْمَةِ رَبِّكَ بِمَجْنُونٍ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, син мәҗнүн түгелсең, бәлки Раббыңнан пәйгамбәрлек нигъмәте белән хөрмәтләнгәнсең.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّ لَكَ لَأَجْرًا غَيْرَ مَمْنُونٍ

Yakub Ibn NugmanСиңа, әлбәттә, һич киселми торган әҗер вә нигъмәт бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّكَ لَعَلَىٰ خُلُقٍ عَظِيمٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк син күркәм холыктасың.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَسَتُبْصِرُ وَيُبْصِرُونَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд, тиздән күрерсең һәм хакны инкяр итүче кәферләр күрерләр:

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بِأَييِّكُمُ ٱلْمَفْتُونُ

Yakub Ibn Nugmanкайсыларыгыз Мәҗнүн исеме илә фетнәләргә лаек икәнен. Ягъни мөэминнәрме яки кәферләрме мәҗнүн-тиздән белерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ رَبَّكَ هُوَ أَعْلَمُ بِمَن ضَلَّ عَن سَبِيلِهِۦ وَهُوَ أَعْلَمُ بِٱلْمُهْتَدِينَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк синең Раббың – Ул белүчедер Аның юлыннан адашкан кешене вә Ул белүчедер туры юлга күнелгән кешене.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَا تُطِعِ ٱلْمُكَذِّبِينَ

Yakub Ibn NugmanХакны ялган диючеләргә итагать итмә!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَدُّوا۟ لَوْ تُدْهِنُ فَيُدْهِنُونَ

Yakub Ibn NugmanМөшрикләр синең аларны ислам диненә һәм аларның батыл динен яманламыйча аларга йомшаклык кылуыңны телиләр, әгәр син аларга йомшаклык кылсаң алар да сиңа йомшаклык кылырлар, үзләренә ияртү өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا تُطِعْ كُلَّ حَلَّافٍ مَّهِينٍ

Yakub Ibn NugmanИтагать итмә һәр күп ант итүче җиңел гакыллы ялганчыга.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَمَّازٍ مَّشَّآءٍۭ بِنَمِيمٍ

Yakub Ibn NugmanКешене мәсхәрәләп ґәйбәт сөйләүче, сүз йөртүчегә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَّنَّاعٍ لِّلْخَيْرِ مُعْتَدٍ أَثِيمٍ

Yakub Ibn NugmanКоръән күрсәткән туры юлдан һәм изге гамәлләрдән кешеләрне тыючы, чиктән үтеп йөрүче күп гөнаһлыга.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عُتُلٍّۭ بَعْدَ ذَٰلِكَ زَنِيمٍ

Yakub Ibn NugmanКаты сүзле яман холыклы шуның өстенә ул зинадан тугандыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَن كَانَ ذَا مَالٍ وَبَنِينَ

Yakub Ibn NugmanУл күп мал вә күп бала иясе булганы өчен генә аңа һич итагать итмә һәм дус булма!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِ ءَايَٰتُنَا قَالَ أَسَٰطِيرُ ٱلْأَوَّلِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр аңа Безнең аятьләребез укылса, ул явыз әйтәдер: "Бу әүвәлгеләрдән калган әкият", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

سَنَسِمُهُۥ عَلَى ٱلْخُرْطُومِ

Yakub Ibn NugmanБез аның борынына тиз билге ясарбыз. "Бәдер сугышында аның борыны киселде. Ул Вәлид исемле явыз кеше иде. Андый явыз кешеләргә дус булырга Аллаһудан һич рөхсәт юк".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّا بَلَوْنَٰهُمْ كَمَا بَلَوْنَآ أَصْحَٰبَ ٱلْجَنَّةِ إِذْ أَقْسَمُوا۟ لَيَصْرِمُنَّهَا مُصْبِحِينَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без Мәккә мөшрикләрен ачлык белән бәлаләндердек, бакча ияләрен бәлаләндергәнебез кеби" Ямәндә бер кешенең хөрмә бакчасы бар иде, хөрмә өлгергәч җил койган хөрмәләрне җыеп алсыннар өчен һәр көнне фәкыйрьләрне чакыра торган булган. Бу яхшы кеше вафат булгач, бакча өч угълына калды. Алар үзара сөйләштеләр: "Әгәр хөрмәбезне фәкыйрьләргә бирсәк, үзебезгә аз калыр, фәкыйрьләр килгәнче, бакчабызга иртүк барып җимешләрне җыеп алыйк", – дип. Алар таң вакытыңда бакчадан җимешләрне җыеп алырбыз, дип ант иттеләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا يَسْتَثْنُونَ

Yakub Ibn NugmanЛәкин алар Аллаһ теләсә димәделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَطَافَ عَلَيْهَا طَآئِفٌ مِّن رَّبِّكَ وَهُمْ نَآئِمُونَ

Yakub Ibn NugmanУл бакчада Раббыңнан бер бәла әйләнде, алар әле бу вакытта йокыда иделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَصْبَحَتْ كَٱلصَّرِيمِ

Yakub Ibn NugmanУл бакча агачсыз, җимешсез коры җир булып әверелде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَتَنَادَوْا۟ مُصْبِحِينَ

Yakub Ibn NugmanБу өч егет таң вакытында бер-берсен бакчага чакырдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَنِ ٱغْدُوا۟ عَلَىٰ حَرْثِكُمْ إِن كُنتُمْ صَٰرِمِينَ

Yakub Ibn NugmanБакчагызга иртәрәк барыгыз, әгәр җимешләрегезне кисеп җыярга теләсәгез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱنطَلَقُوا۟ وَهُمْ يَتَخَٰفَتُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар яшерен генә сөйләшкән хәлләрендә бакчага киттеләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَن لَّا يَدْخُلَنَّهَا ٱلْيَوْمَ عَلَيْكُم مِّسْكِينٌ

Yakub Ibn NugmanБүген бакчага сезнең өстегезгә һич ярлы мескеннәр кермәсен диделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَغَدَوْا۟ عَلَىٰ حَرْدٍ قَٰدِرِينَ

Yakub Ibn NugmanМескеннәр килмәс борын бакчага йөгерделәр, бу эшкә кадирбыз, дип уйладылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّا رَأَوْهَا قَالُوٓا۟ إِنَّا لَضَآلُّونَ

Yakub Ibn NugmanБакчалары янына килеп андагы хәлне күргәч, тәхкыйк бакча юлыбыздан адаштык, башка юлга киткәнбез, диделәр, чөнки бакчаларының коры җире генә калган иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بَلْ نَحْنُ مَحْرُومُونَ

Yakub Ibn NugmanҮз бакчаларының шул хәлгә калганын белгәч, юк без адашмаганбыз, бәлки без Аллаһуның нигъмәтеннән тәмам мәхрүм ителгәнбез, Аллаһ безгә бәла җибәргән, диештеләр

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ أَوْسَطُهُمْ أَلَمْ أَقُل لَّكُمْ لَوْلَا تُسَبِّحُونَ

Yakub Ibn NugmanАларның уртанчысы яки гакыллырагы: "Мин сезгә әйткән идем түгелме? Аллаһ теләсә дисәгезче", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ سُبْحَٰنَ رَبِّنَآ إِنَّا كُنَّا ظَٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanАлар әйттеләр: "Раббыбыз һәр кимчелектән пакь, тәхкыйк без үзебезгә золым кылдык".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَقْبَلَ بَعْضُهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ يَتَلَٰوَمُونَ

Yakub Ibn NugmanҺәм бер-берсенә каршы килеп шелтәләшә башладылар

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ يَٰوَيْلَنَآ إِنَّا كُنَّا طَٰغِينَ

Yakub Ibn NugmanӘйттеләр: "Ий безнең кайгыбыз никадәр олугътыр, тәхкыйк без азган кешеләрдән булдык, Аллаһуның чигеннән чыктык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَسَىٰ رَبُّنَآ أَن يُبْدِلَنَا خَيْرًا مِّنْهَآ إِنَّآ إِلَىٰ رَبِّنَا رَٰغِبُونَ

Yakub Ibn NugmanБез Раббыбыздан өмет итәбез бакчабызны яхшырак бакчага алыштыруын, тәхкыйк без Раббыбызга вә Аның гыйбадәтенә кызыгучыбыз", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَذَٰلِكَ ٱلْعَذَابُ وَلَعَذَابُ ٱلْـَٔاخِرَةِ أَكْبَرُ لَوْ كَانُوا۟ يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘнә шулайдыр дөнья ґәзабы чиктән үткәннәр! Ахирәт ґәзабы тагын да олугърактыр, әгәр аны кешеләр белсәләр,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ لِلْمُتَّقِينَ عِندَ رَبِّهِمْ جَنَّٰتِ ٱلنَّعِيمِ

Yakub Ibn Nugmanдөреслектә Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы мөэминнәргә булыр Раббылары хозурында нәгыйм җәннәтләре.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَنَجْعَلُ ٱلْمُسْلِمِينَ كَٱلْمُجْرِمِينَ

Yakub Ibn NugmanӘйә Безгә итагать итүче мөселманнарны кәферләр кеби яки ышанып та Аллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган динсезләр кеби кылырбызмы, аларны бер дәрәҗәгә вә бер урынга куярбызмы? Димәк тел белән генә үзләрен мөселман санап динсез йөргән кешеләр Коръәнгә тотынмасалар һәм намаз укымасалар, рузә тотмасалар – Аллаһудан яхшылык көтмәсеннәр!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا لَكُمْ كَيْفَ تَحْكُمُونَ

Yakub Ibn NugmanИй кәферләр вә ышанучы динсезләр, сезгә нәрсә булды, әллә гакылыгызга диваналык ирештеме, чын мөселманнар өчен генә хәзерләнгән җәннәтләргә Аллаһ сезне дә кертер дип уйлыйсызмы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ لَكُمْ كِتَٰبٌ فِيهِ تَدْرُسُونَ

Yakub Ibn NugmanӘллә сезнең күктән иңгән китабыгыз булып, аны укыйсызмы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ لَكُمْ فِيهِ لَمَا تَخَيَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк сезгә ни теләсәгез, шул булыр, дип язылганмы ул китапта?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ لَكُمْ أَيْمَٰنٌ عَلَيْنَا بَٰلِغَةٌ إِلَىٰ يَوْمِ ٱلْقِيَٰمَةِ إِنَّ لَكُمْ لَمَا تَحْكُمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘллә сезгә кыямәт көненә чаклы ни генә хөкем итсәгез дә вә ни генә теләсәгез дә шул сезгә булыр дигән, Безгә биргән ышанычлы ґәһедләрегез бармы? Ягъни ничек теләсәгез – шулай азарга Аллаһудан сезгә рөхсәт бармы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

سَلْهُمْ أَيُّهُم بِذَٰلِكَ زَعِيمٌ

Yakub Ibn NugmanСин алардан сорагыл – кайсы бу ялган хөкемнәрен вә батыл дәгъваләрен өстенә ала, яки бу сүзләрне кайсысы дөресли ала.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ لَهُمْ شُرَكَآءُ فَلْيَأْتُوا۟ بِشُرَكَآئِهِمْ إِن كَانُوا۟ صَٰدِقِينَ

Yakub Ibn NugmanӘллә аларның Аллаһуга каршы сөйли торган Аллаһудан башка Аллалары бармы? Әгәр булса – китерсеннәр, дөрес сөйләүчеләрдән булсалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ يُكْشَفُ عَن سَاقٍ وَيُدْعَوْنَ إِلَى ٱلسُّجُودِ فَلَا يَسْتَطِيعُونَ

Yakub Ibn NugmanБер көн эшләрнең пәрдәләре ачылыр, хак батылдан аерылыр һәм сәҗдәгә чакырылырлар, ләкин кәферләрнең вә монафикъларның сәҗдә кылырга көчләре җитмәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

خَٰشِعَةً أَبْصَٰرُهُمْ تَرْهَقُهُمْ ذِلَّةٌ وَقَدْ كَانُوا۟ يُدْعَوْنَ إِلَى ٱلسُّجُودِ وَهُمْ سَٰلِمُونَ

Yakub Ibn NugmanКуркудан күзләре түбән салынган булыр вә аларны хурлык каплар. Тәхкыйк алар дөньяда сәҗдә кылырга, ягъни намаз укырга боерылган иделәр, ләкин укымадылар, үзләре сәламәт тә иделәр, намаз укымаска һич гозерләре юк иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَذَرْنِى وَمَن يُكَذِّبُ بِهَٰذَا ٱلْحَدِيثِ سَنَسْتَدْرِجُهُم مِّنْ حَيْثُ لَا يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, Коръәнне ялганга тотучыларны минем белән калдыр, ягъни Коръән сүзләрен катлап-катлап ишетеп тә аны инкяр итүче динсезләрне Миңа тапшыр да алардан кисел, тиздән аларны ґәзабка тартырбыз алар белмәгән юл белән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأُمْلِى لَهُمْ إِنَّ كَيْدِى مَتِينٌ

Yakub Ibn NugmanАларга вакыт бирермен, ґәзаб кылырга ашыкмамын, тәхкыйк Минем хәйләм төпледер, ґәзабымнан һич котыла алмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ تَسْـَٔلُهُمْ أَجْرًا فَهُم مِّن مَّغْرَمٍ مُّثْقَلُونَ

Yakub Ibn NugmanИслам динен өйрәткән өчен син әллә алардан хезмәт хакын сорыйсыңмы, алар шул хакны түләргә авырсынып Ислам динен кабул итмиләрме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ عِندَهُمُ ٱلْغَيْبُ فَهُمْ يَكْتُبُونَ

Yakub Ibn NugmanӘллә алар хозурында яшерен эшне белү белеме бармы, ягъни Ләүхүл Мәхфуз алар хозурында булып шуннан күчереп язалармы, шуның өчен аларның синең пәйгамбәрлегеңә ихтыяҗлары юкмы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱصْبِرْ لِحُكْمِ رَبِّكَ وَلَا تَكُن كَصَاحِبِ ٱلْحُوتِ إِذْ نَادَىٰ وَهُوَ مَكْظُومٌ

Yakub Ibn NugmanЧыда Раббыңның хөкеменә һәм кәферләрнең каршылык күрсәтүләренә, вә балык юлдашы Йунүс кеби булма Ул Йунүс балык эчендә тарлыкта Раббысына мөнәҗәть итте, ялварды эченә кайгы тулган хәлдә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَّوْلَآ أَن تَدَٰرَكَهُۥ نِعْمَةٌ مِّن رَّبِّهِۦ لَنُبِذَ بِٱلْعَرَآءِ وَهُوَ مَذْمُومٌ

Yakub Ibn NugmanӘгәр ул Йунүскә балык эчендә Раббысыннан нигъмәт ирешмәгән булса иде, әлбәттә, балык эченнән чыгарылып агачсыз вә үләнсез булган кызу сәхрәгә хур ителеп ташланыр иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱجْتَبَٰهُ رَبُّهُۥ فَجَعَلَهُۥ مِنَ ٱلصَّٰلِحِينَ

Yakub Ibn NugmanУл Йунүсне Раббысы ихтыяр кылды, яңадан вәхий иңдереп пәйгамбәрлеген дәвам иттерде, дәхи аны изгеләрдән кылды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِن يَكَادُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لَيُزْلِقُونَكَ بِأَبْصَٰرِهِمْ لَمَّا سَمِعُوا۟ ٱلذِّكْرَ وَيَقُولُونَ إِنَّهُۥ لَمَجْنُونٌ

Yakub Ibn NugmanКәферләр Мухәммәд г-мнең Коръән укыганын яки Коръәннән вәгазь сөйләгәнен ишетсәләр, ачуларыннан яки хөседләнеп зәһәрле карашлары белән, аны аягыннан егарга якынлашалар иде һәм ул Мухәммәд мәҗнүн дияләр иде

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِّلْعَٰلَمِينَ

Yakub Ibn NugmanУл – Коръән бөтен мәхлүкатны уятучы вә Аллаһының яхшыларга рәхмәтне, яманларга ґәзабны искә тешерүчедер һәм иманны, динне, һидәятне һәм яхшылыкны кәсеп итәр өчен Аллаһ тарафыннан кешеләргә күрсәтелгән якты туры юлдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70