caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Mulk сүрәсе الملك

30 аять · Мәккә · иңү тәртибе 77

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ تَبَٰرَكَ ٱلَّذِى بِيَدِهِ ٱلْمُلْكُ وَهُوَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ

Yakub Ibn NugmanАның кулында ике дөньяның патшалыгы булган Аллаһ мүбарәк вә олугъ булды, Ул – Аллаһ һәрнәрсәгә көче җитүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِى خَلَقَ ٱلْمَوْتَ وَٱلْحَيَوٰةَ لِيَبْلُوَكُمْ أَيُّكُمْ أَحْسَنُ عَمَلًا وَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْغَفُورُ

Yakub Ibn NugmanУл үлемне һәм тереклекне халык кылды, йөкләмәләр йөкләп сезне сынамак өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белмәк өчен, Ул һәрнәрсәдән өстен вә ярлыкаучы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِى خَلَقَ سَبْعَ سَمَٰوَٰتٍ طِبَاقًا مَّا تَرَىٰ فِى خَلْقِ ٱلرَّحْمَٰنِ مِن تَفَٰوُتٍ فَٱرْجِعِ ٱلْبَصَرَ هَلْ تَرَىٰ مِن فُطُورٍ

Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһ кат-кат итеп җиде күкне халык кылды. Аллаһ халык кылган нәрсәләрдә үлчәүсезлекне күрмәссең. Күзеңне кайтарып күккә карагыл анда берәр ярыкны, кимчелекне күрерсеңме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ ٱرْجِعِ ٱلْبَصَرَ كَرَّتَيْنِ يَنقَلِبْ إِلَيْكَ ٱلْبَصَرُ خَاسِئًا وَهُوَ حَسِيرٌ

Yakub Ibn NugmanСоңра икенче кат күзеңне кайтарып карагыл, әгәр карасаң күзең арып-талып өметсезләнеп кире кайтыр кимчелекне күрмәссең.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ زَيَّنَّا ٱلسَّمَآءَ ٱلدُّنْيَا بِمَصَٰبِيحَ وَجَعَلْنَٰهَا رُجُومًا لِّلشَّيَٰطِينِ وَأَعْتَدْنَا لَهُمْ عَذَابَ ٱلسَّعِيرِ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк дөнья күген яктыртучы йолдызлар белән зиннәтләдек, вә ул йолдызларны шайтаннарга атылучы кылдык, вә ул шайтаннарга кыздырылган ут ґәзабын хәзерләдек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلِلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِرَبِّهِمْ عَذَابُ جَهَنَّمَ وَبِئْسَ ٱلْمَصِيرُ

Yakub Ibn NugmanДәхи Раббыларына карышып кәфер булган кешеләргә җәһәннәм ґәзабыдыр, ул ут ни ямандыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِذَآ أُلْقُوا۟ فِيهَا سَمِعُوا۟ لَهَا شَهِيقًا وَهِىَ تَفُورُ

Yakub Ibn NugmanКәферләр ул җәһәннәмгә ташлансалар, анда ишәк тавышы кеби яман тавыш ишетерләр вә ул җәһәннәм кайнар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تَكَادُ تَمَيَّزُ مِنَ ٱلْغَيْظِ كُلَّمَآ أُلْقِىَ فِيهَا فَوْجٌ سَأَلَهُمْ خَزَنَتُهَآ أَلَمْ يَأْتِكُمْ نَذِيرٌ

Yakub Ibn NugmanУл җәһәннәмгә бер фирка салынса, ул җәһәннәмнең сакчылары: "Сезгә бу җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәрләр килмәдеме", – дип сорарлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ بَلَىٰ قَدْ جَآءَنَا نَذِيرٌ فَكَذَّبْنَا وَقُلْنَا مَا نَزَّلَ ٱللَّهُ مِن شَىْءٍ إِنْ أَنتُمْ إِلَّا فِى ضَلَٰلٍ كَبِيرٍ

Yakub Ibn NugmanКәферләр әйтерләр: "Дөреслектә безгә бу җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәрләр килде дә бит, без аларны ялганга тоттык һәм әйттек: "Аллаһ сезгә һич нәрсә иңдермәде, сүзләрегез ялган, сез каты саташу илә саташкан кешеләрдән башка түгелсез", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالُوا۟ لَوْ كُنَّا نَسْمَعُ أَوْ نَعْقِلُ مَا كُنَّا فِىٓ أَصْحَٰبِ ٱلسَّعِيرِ

Yakub Ibn NugmanУл кәферләр янә әйтерләр: "Әгәр без ул пәйгамбәрләрнең хак сүзләрен тыңлап кабул иткән булсак, яки алар өйрәткән шәригать хөкемнәрен аңлап гамәл кылган булсак, кыздырылган ут әһелләре эчендә булмас идек", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱعْتَرَفُوا۟ بِذَنۢبِهِمْ فَسُحْقًا لِّأَصْحَٰبِ ٱلسَّعِيرِ

Yakub Ibn NugmanЭш узгач гөнаһларын таныдылар, без ґәепле диделәр, кыздырылган ут әһелләренә Аллаһуның рәхмәте гаять ерактыр!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلَّذِينَ يَخْشَوْنَ رَبَّهُم بِٱلْغَيْبِ لَهُم مَّغْفِرَةٌ وَأَجْرٌ كَبِيرٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Раббыларының күренмәгән ґәзабыннан күргән кеби куркучы хак мөэминнәр, аларгадыр Аллаһуның ярлыкавы һәм олугъ әҗер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَسِرُّوا۟ قَوْلَكُمْ أَوِ ٱجْهَرُوا۟ بِهِۦٓ إِنَّهُۥ عَلِيمٌۢ بِذَاتِ ٱلصُّدُورِ

Yakub Ibn NugmanСүзләрегезне кирәк яшерен сөйләгез, кирәк – аны кычкырып сөйләгез. Тәхкыйк Ул – Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны бик яхшы беләдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَا يَعْلَمُ مَنْ خَلَقَ وَهُوَ ٱللَّطِيفُ ٱلْخَبِيرُ

Yakub Ibn NugmanӘйә Үзе халык кылган күкрәкләрне вә күңелләрне белмәсме? Вә Ул – Аллаһ һәрнәрсәне белеме илә чорнап алучы вә бик нечкә нәрсәләрдән дә хәбәрдар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هُوَ ٱلَّذِى جَعَلَ لَكُمُ ٱلْأَرْضَ ذَلُولًا فَٱمْشُوا۟ فِى مَنَاكِبِهَا وَكُلُوا۟ مِن رِّزْقِهِۦ وَإِلَيْهِ ٱلنُّشُورُ

Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһ сезгә җирне йөрергә уңай кылды, ул җирнең җилкәсендә йөрегез теләгән җирендә яшәгез вә ул җирнең хәләл ризыкларын ашагыз, вә үлгәннән соң терелеп бармак Аллаһу хозурынадыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ءَأَمِنتُم مَّن فِى ٱلسَّمَآءِ أَن يَخْسِفَ بِكُمُ ٱلْأَرْضَ فَإِذَا هِىَ تَمُورُ

Yakub Ibn NugmanӘйә сез кешеләр тыныч булдыгызмы күктәге фәрештәләрнең сезгә ґәзаб алып килүләреннән җиргә йоттырулары белән, җир сезне астына алганчы хәрәкәтләнер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ أَمِنتُم مَّن فِى ٱلسَّمَآءِ أَن يُرْسِلَ عَلَيْكُمْ حَاصِبًا فَسَتَعْلَمُونَ كَيْفَ نَذِيرِ

Yakub Ibn NugmanӘйә сез тыныч булдыгызмы күктәге фәрештәләрнең таш яудыра торган каты җил белән сезне һәлак итүләреннән? Тиздән белерсез Безнең куркытуыбызның хаклыгын!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ كَذَّبَ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ فَكَيْفَ كَانَ نَكِيرِ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк бу кәферләрдән элгәреге кәферләр пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар, аларга Минем мәкерем, ґәзаб белән тотмаклыгым ничек булды?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوَلَمْ يَرَوْا۟ إِلَى ٱلطَّيْرِ فَوْقَهُمْ صَٰٓفَّٰتٍ وَيَقْبِضْنَ مَا يُمْسِكُهُنَّ إِلَّا ٱلرَّحْمَٰنُ إِنَّهُۥ بِكُلِّ شَىْءٍۭ بَصِيرٌ

Yakub Ibn NugmanӘйә алар күрмиләрме, гыйбрәт күзе илә карамыйлармы өсләрендә очып йөргән кошларга, канатларын җәярләр һәм кабыргаларын кысарлар. Ул кошларны һавада тотучы юк, мәгәр Аллаһ Үзе генә тотадыр, Ул – Аллаһ һәр нәрсәне күрүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمَّنْ هَٰذَا ٱلَّذِى هُوَ جُندٌ لَّكُمْ يَنصُرُكُم مِّن دُونِ ٱلرَّحْمَٰنِ إِنِ ٱلْكَٰفِرُونَ إِلَّا فِى غُرُورٍ

Yakub Ibn NugmanАллаһудан башка кая сезгә ярдәм итүче ґәскәр, ошбу сынымнарыгызмы сезгә ярдәм итүче? Кәферләрнең эше һичнәрсә түгел, мәгәр адашып алдану гынадыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمَّنْ هَٰذَا ٱلَّذِى يَرْزُقُكُمْ إِنْ أَمْسَكَ رِزْقَهُۥ بَل لَّجُّوا۟ فِى عُتُوٍّ وَنُفُورٍ

Yakub Ibn NugmanКая Аллаһудан башка сезләрне кем ризыкландыра, әллә сынымнарыгыз яки патшаларыгыз ризыкландырамы? Әгәр Аллаһ бирә торган ризыгын бирмичә туктатып куйса? Бәлки кәферләр моны белә торып тәкәбберләнеп карышмакта һәм хактан качмакта таза тордылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَمَن يَمْشِى مُكِبًّا عَلَىٰ وَجْهِهِۦٓ أَهْدَىٰٓ أَمَّن يَمْشِى سَوِيًّا عَلَىٰ صِرَٰطٍ مُّسْتَقِيمٍ

Yakub Ibn NugmanӘйә хаклыкны күрмәскә вә Коръән нуры илә файдаланмаска тырышып йөзтүбән аяк астына гына карап йөргән кешеме туры юлга күнелүчерәк, яки Коръән вә сөннәт белән танышып, хак белән батыл арасын аерып туры юлны карап, күреп барган кешеме хак юлга күнелүчерәк?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ هُوَ ٱلَّذِىٓ أَنشَأَكُمْ وَجَعَلَ لَكُمُ ٱلسَّمْعَ وَٱلْأَبْصَٰرَ وَٱلْأَفْـِٔدَةَ قَلِيلًا مَّا تَشْكُرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Ул – Аллаһ сезне юктан бар кылды вә сезгә хак сүзне ишетмәк өчен колак бирде, вә гыйбрәтләрне күрмәк өчен күз бирде, вә фикерләп хак белән батылны аермак өчен күңел бирде, бу нигъмәтләргә караганда сезнең шөкер итүләрегез бик аздыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ هُوَ ٱلَّذِى ذَرَأَكُمْ فِى ٱلْأَرْضِ وَإِلَيْهِ تُحْشَرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Ул – Аллаһ сезне җирдә яратты, вә Аның хозурына кубарылырсыз".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَقُولُونَ مَتَىٰ هَٰذَا ٱلْوَعْدُ إِن كُنتُمْ صَٰدِقِينَ

Yakub Ibn NugmanКәферләр әйтәләр: "вәгъдә ителгән кыямәт көне кайчан була, дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз, әйтегез?" – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ إِنَّمَا ٱلْعِلْمُ عِندَ ٱللَّهِ وَإِنَّمَآ أَنَا۠ نَذِيرٌ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Шиксез, ул кыямәтнең вакытын Аллаһ кына белер, вә мин фәкать хисаб вә ґәзаб белән куркытучы гынамын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّا رَأَوْهُ زُلْفَةً سِيٓـَٔتْ وُجُوهُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ وَقِيلَ هَٰذَا ٱلَّذِى كُنتُم بِهِۦ تَدَّعُونَ

Yakub Ibn NugmanҺәм ґәзабны бик якыннан күргәннәре вакытта, хакны инкяр итүче кәферләрнең йөзләре каралыр, вә аларга әйтелер: "Бу – шул ґәзабтыр, сез аны ашыгып көтәдер идегез!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ أَرَءَيْتُمْ إِنْ أَهْلَكَنِىَ ٱللَّهُ وَمَن مَّعِىَ أَوْ رَحِمَنَا فَمَن يُجِيرُ ٱلْكَٰفِرِينَ مِنْ عَذَابٍ أَلِيمٍ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Ничек уйлыйсыз, әгәр Аллаһ мине һәм минем белән бергә булган мөэминнәрне һәлак итсә, яки рәхмәт итеп безне исән калдырса, хакны инкяр итүче кәферләрне рәнҗеткүче каты ґәзабтан кем коткарыр?"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ هُوَ ٱلرَّحْمَٰنُ ءَامَنَّا بِهِۦ وَعَلَيْهِ تَوَكَّلْنَا فَسَتَعْلَمُونَ مَنْ هُوَ فِى ضَلَٰلٍ مُّبِينٍ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Ул – безнең Раббыбыз барча нәрсәгә рәхмәте ирешкүчедер, вә без Аңа иман китердек һәм Аңа тәвәккәл кылдык. Тиздән күрерсез, кем ачык адашып саташуда икәнлеген!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ أَرَءَيْتُمْ إِنْ أَصْبَحَ مَآؤُكُمْ غَوْرًا فَمَن يَأْتِيكُم بِمَآءٍ مَّعِينٍۭ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Ничек уйлыйсыз, әгәр сезнең суыгыз һич ала алмаслык тирән җир астына киткән булып әверелсә, кем китерер сезгә кайнап агучы чишмә суларын?"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70