caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Haaqqa сүрәсе الحاقة

52 аять · Мәккә · иңү тәртибе 78

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ ٱلْحَآقَّةُ

Yakub Ibn NugmanБарча серне ача торган хак булган кыямәт көне.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا ٱلْحَآقَّةُ

Yakub Ibn NugmanНинди олугъ куркынычлы көндер ул кыямәт.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا ٱلْحَآقَّةُ

Yakub Ibn NugmanКыямәтнең куркынычлы көн икәнлеген вә аның хакыйкатен сиңа нәрсә белдерде? Ягъни Аллаһ белдермәсе, үзлегеңнән һич белә алмассың.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَذَّبَتْ ثَمُودُ وَعَادٌۢ بِٱلْقَارِعَةِ

Yakub Ibn NugmanСәмуд вә Гад кавемнәре кыямәтне ялганга тоттылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَمَّا ثَمُودُ فَأُهْلِكُوا۟ بِٱلطَّاغِيَةِ

Yakub Ibn NugmanӘмма Сәмуд кавеме шиксез каты тавыш белән һәлак ителделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَمَّا عَادٌ فَأُهْلِكُوا۟ بِرِيحٍ صَرْصَرٍ عَاتِيَةٍ

Yakub Ibn NugmanӘмма Гад кавеме каты тавышлы үткен җил белән һәлак ителделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

سَخَّرَهَا عَلَيْهِمْ سَبْعَ لَيَالٍ وَثَمَٰنِيَةَ أَيَّامٍ حُسُومًا فَتَرَى ٱلْقَوْمَ فِيهَا صَرْعَىٰ كَأَنَّهُمْ أَعْجَازُ نَخْلٍ خَاوِيَةٍ

Yakub Ibn NugmanУл җилне аларга җиде төн вә сигез көн тоташтан ирекле кылды, ул җилдә кешеләрне буылып һәлак булган кеби күрер идең, гүя алар эче куыш хөрмә агачының төбе кеби булып калганнар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَهَلْ تَرَىٰ لَهُم مِّنۢ بَاقِيَةٍ

Yakub Ibn NugmanАлардан калган берәр кешене күрерсеңме? Юк, әлбәттә, алардан һичкем калмаган.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَآءَ فِرْعَوْنُ وَمَن قَبْلَهُۥ وَٱلْمُؤْتَفِكَٰتُ بِٱلْخَاطِئَةِ

Yakub Ibn NugmanФиргаун вә аннан элек булган кешеләр һәм Лут пәйгамбәрнең кавеме гөнаһлы эшләрне вә хаталарны күп кылдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَعَصَوْا۟ رَسُولَ رَبِّهِمْ فَأَخَذَهُمْ أَخْذَةً رَّابِيَةً

Yakub Ibn NugmanАлар Раббыларының пәйгамбәренә гасый гөнаһлы булдылар, аларны Аллаһуның ґәзабы тотты, ычкындырмый торган тоту белән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّا لَمَّا طَغَا ٱلْمَآءُ حَمَلْنَٰكُمْ فِى ٱلْجَارِيَةِ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без Нух пәйгамбәр вакытында туфан суы чыккан чакта сезнең аталарыгызны йөкләдек су өстендә йөрүче көймәгә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِنَجْعَلَهَا لَكُمْ تَذْكِرَةً وَتَعِيَهَآ أُذُنٌ وَٰعِيَةٌ

Yakub Ibn NugmanУл вакыйганы гыйбрәт сезгә ядкәр кылдык, вә ул вакыйганы ишетүче колаклар ишетеп саклансыннар өчен гыйбрәт кылдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِذَا نُفِخَ فِى ٱلصُّورِ نَفْخَةٌ وَٰحِدَةٌ

Yakub Ibn NugmanМәхлукатне кубару өчен сурга бер мәртәбә өрелсә

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَحُمِلَتِ ٱلْأَرْضُ وَٱلْجِبَالُ فَدُكَّتَا دَكَّةً وَٰحِدَةً

Yakub Ibn Nugmanҗир урыныннан күтәрелсә вә таулар күтәрелеп бер-берсенә бер мәртәбә сугылып тузылып китсәләр -

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَيَوْمَئِذٍ وَقَعَتِ ٱلْوَاقِعَةُ

Yakub Ibn Nugmanшул көндә кыямәт вакыйгъ буладыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱنشَقَّتِ ٱلسَّمَآءُ فَهِىَ يَوْمَئِذٍ وَاهِيَةٌ

Yakub Ibn NugmanУл көндә күк ярылыр вә ул көчсез зәгыйфь булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلْمَلَكُ عَلَىٰٓ أَرْجَآئِهَا وَيَحْمِلُ عَرْشَ رَبِّكَ فَوْقَهُمْ يَوْمَئِذٍ ثَمَٰنِيَةٌ

Yakub Ibn NugmanВә ул көндә фәрештәләр җирнең тирәсендә булырлар, вә ул көндә җир тирәсендәге фәрештәләр өстендә Раббыңның ґәршене сигез фәрештә күтәрер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَئِذٍ تُعْرَضُونَ لَا تَخْفَىٰ مِنكُمْ خَافِيَةٌ

Yakub Ibn NugmanУл көндә фаш ителерсез сездән һич нәрсә яшерен калмас ягыш һәммә эшегез күрсәтелер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَمَّا مَنْ أُوتِىَ كِتَٰبَهُۥ بِيَمِينِهِۦ فَيَقُولُ هَآؤُمُ ٱقْرَءُوا۟ كِتَٰبِيَهْ

Yakub Ibn NugmanӘммә гамәл дәфтәре уң кулына бирелгән кеше: "ий җәмәгать килегез минем гамәл дәфтәремне укыгыз,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنِّى ظَنَنتُ أَنِّى مُلَٰقٍ حِسَابِيَهْ

Yakub Ibn Nugmanмин әлбәттә дөньяда белдем бүген хисабка юлкачагымны" – дияр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَهُوَ فِى عِيشَةٍ رَّاضِيَةٍ

Yakub Ibn NugmanУл кеше риза булырлык яхшы тереклектә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فِى جَنَّةٍ عَالِيَةٍ

Yakub Ibn NugmanБөек дәрәҗәле җәннәттә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُطُوفُهَا دَانِيَةٌ

Yakub Ibn NugmanУл җәннәтләрнең җимешләре утырган вә яткан кешеләргә якындыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كُلُوا۟ وَٱشْرَبُوا۟ هَنِيٓـًٔۢا بِمَآ أَسْلَفْتُمْ فِى ٱلْأَيَّامِ ٱلْخَالِيَةِ

Yakub Ibn NugmanАшагыз вә эчегез тәмләп ләззәт белән, дөньяда буш вакытларыгызны изге гамәлләр илә уздырганыгыз өчен!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَمَّا مَنْ أُوتِىَ كِتَٰبَهُۥ بِشِمَالِهِۦ فَيَقُولُ يَٰلَيْتَنِى لَمْ أُوتَ كِتَٰبِيَهْ

Yakub Ibn NugmanӘмма гамәл дәфтәре сул кулына бирелгән кеше, әйтер: "Ий кәшки миңа гамәл дәфтәрем бирелмәгән булсачы!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَمْ أَدْرِ مَا حِسَابِيَهْ

Yakub Ibn NugmanХисабымны нинди икәнен белмәгән булсамчы!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰلَيْتَهَا كَانَتِ ٱلْقَاضِيَةَ

Yakub Ibn NugmanИй үкенеч, мине үтергән үлем эшемне бетереп яңадан мине тергезмәгән булсачы!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَآ أَغْنَىٰ عَنِّى مَالِيَهْ

Yakub Ibn NugmanХәзер инде миңа малым һич файда бирмәде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَلَكَ عَنِّى سُلْطَٰنِيَهْ

Yakub Ibn NugmanИнде миннән үземнең бәйсезлегем вә кечем һәлак булды!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

خُذُوهُ فَغُلُّوهُ

Yakub Ibn NugmanАллаһ ґәзаб фәрештәләренә әйтер: "Алыгыз ул кешене, богаулагыз аны!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ ٱلْجَحِيمَ صَلُّوهُ

Yakub Ibn NugmanСоңра җәһәннәм утында яндырыгыз аны!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ فِى سِلْسِلَةٍ ذَرْعُهَا سَبْعُونَ ذِرَاعًا فَٱسْلُكُوهُ

Yakub Ibn NugmanСоңра аны җитмеш аршын озынлыктагы чылбыр белән урагыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّهُۥ كَانَ لَا يُؤْمِنُ بِٱللَّهِ ٱلْعَظِيمِ

Yakub Ibn NugmanЧөнки ул әлбәттә олугъ булган Аллаһуга ышанмый иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا يَحُضُّ عَلَىٰ طَعَامِ ٱلْمِسْكِينِ

Yakub Ibn NugmanДәхи ул үзен вә әһлен мескенне ашатырга кызыктырмый иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَيْسَ لَهُ ٱلْيَوْمَ هَٰهُنَا حَمِيمٌ

Yakub Ibn NugmanБу көндә бу урында аңа ярдәм бирәчәк дус юк.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا طَعَامٌ إِلَّا مِنْ غِسْلِينٍ

Yakub Ibn NugmanДәхи аңа ризык юкдыр мәгәр җәһәннәм әһленең тәннәреннән аккан эреннәрдән генә бар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَّا يَأْكُلُهُۥٓ إِلَّا ٱلْخَٰطِـُٔونَ

Yakub Ibn NugmanУл эренне башкалар ашамас мәгәр хата иманлы вә хата динле һәм башка яхшылыкларда хаталанучылар ашарлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَآ أُقْسِمُ بِمَا تُبْصِرُونَ

Yakub Ibn NugmanСезнең күргән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا لَا تُبْصِرُونَ

Yakub Ibn NugmanДәхи сезнең күрмәгән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّهُۥ لَقَوْلُ رَسُولٍ كَرِيمٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ошбу Коръән хөрмәтле Җәбраил фәрештәнең китергән сүзедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا هُوَ بِقَوْلِ شَاعِرٍ قَلِيلًا مَّا تُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanВә ул шагыйрь сүзе дә түгел, Коръән Аллаһудан иңгән булса да бик аз ышанасыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا بِقَوْلِ كَاهِنٍ قَلِيلًا مَّا تَذَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanВә ул Коръән күрәзәче-багучы сүзе дә түгел, шулай булса да бик аз вәгазьләнәсез!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تَنزِيلٌ مِّن رَّبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ

Yakub Ibn NugmanБарча галәмне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгәндер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ تَقَوَّلَ عَلَيْنَا بَعْضَ ٱلْأَقَاوِيلِ

Yakub Ibn NugmanӘгәр ул Мухәммәд г-м Без әйтмәгән бәгъзе сүзне Аллаһудан дип ялганлап сөйләсә иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَأَخَذْنَا مِنْهُ بِٱلْيَمِينِ

Yakub Ibn NugmanӘлбәттә Без аны каты тоту илә тотар идек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ لَقَطَعْنَا مِنْهُ ٱلْوَتِينَ

Yakub Ibn NugmanСоңра аның йөрәк тамырларын кисеп алыр идек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَا مِنكُم مِّنْ أَحَدٍ عَنْهُ حَٰجِزِينَ

Yakub Ibn NugmanСезләрдән һичкем аны ґәзаб кылудан Мине туктата алмас иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّهُۥ لَتَذْكِرَةٌ لِّلْمُتَّقِينَ

Yakub Ibn NugmanВә шиксез Ул Коръән Аллаһудан куркып, гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәр өчен вәгазь, нәсыйхәт.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّا لَنَعْلَمُ أَنَّ مِنكُم مُّكَذِّبِينَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без беләбез әлбәттә Сезләрдән ялганчылар бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّهُۥ لَحَسْرَةٌ عَلَى ٱلْكَٰفِرِينَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ул Коръән аның белән гамәл кылмаучы кәферләр вә аның илә гамәл кылмаучы бидеґәтче мөселманнарга да хәсрәтдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّهُۥ لَحَقُّ ٱلْيَقِينِ

Yakub Ibn NugmanВә ул Коръән хаклыгы бик якын булган хакдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَسَبِّحْ بِٱسْمِ رَبِّكَ ٱلْعَظِيمِ

Yakub Ibn NugmanОлугъ булган Раббыңны мактап Ул һәр кимчелектән пакь дип тәсбих әйт, һәм Аңа гыйбадәт кыл!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70