caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Hijr сүрәсе الحجر

99 аять · Мәккә · иңү тәртибе 54

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ الٓر تِلْكَ ءَايَٰتُ ٱلْكِتَٰبِ وَقُرْءَانٍ مُّبِينٍ

Yakub Ibn NugmanӘлиф ләм ра. Ошбу аятьләр Аллаһудан иңгән китап аятьләредер вә ачык мәгънәле Коръән аятьләредер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

رُّبَمَا يَوَدُّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لَوْ كَانُوا۟ مُسْلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanАхирәттә кяферләр күп вакыт мөселман булуны теләрләр, ягъни мөселманнарның җәннәткә кергәннәрен күргәч, кяферләр: "Кәшки без дә мөселман булган булсакчы", – диярләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ذَرْهُمْ يَأْكُلُوا۟ وَيَتَمَتَّعُوا۟ وَيُلْهِهِمُ ٱلْأَمَلُ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanАларны ихтыярларына куй, ашасыннар, файдалансыннар вә күп яшәү өметенә алдалансыннар! Дөньяга алданганлыкларын тиздән белерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أَهْلَكْنَا مِن قَرْيَةٍ إِلَّا وَلَهَا كِتَابٌ مَّعْلُومٌ

Yakub Ibn NugmanШәһәр кешеләрен һәлак итмәдек, мәгәр вакыты билгеләнеп язылганнан соң гына һәлак иттек, ягъни Аллаһ тарафыннан билгеләнгән гомерләре беткән булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَّا تَسْبِقُ مِنْ أُمَّةٍ أَجَلَهَا وَمَا يَسْتَـْٔخِرُونَ

Yakub Ibn NugmanБернинди җәмәгать кешеләре билгеләнгән әҗәлләреннән алда да вә соңга калып та үлмәсләр, вакытында үләрләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالُوا۟ يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِى نُزِّلَ عَلَيْهِ ٱلذِّكْرُ إِنَّكَ لَمَجْنُونٌ

Yakub Ibn NugmanМәсхәрә кылып әйттеләр: "Ий сиңа Коръән иңдерелгән, Мухәммәд, син, әлбәттә, мәҗнүнсең.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَّوْ مَا تَأْتِينَا بِٱلْمَلَٰٓئِكَةِ إِن كُنتَ مِنَ ٱلصَّٰدِقِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр хак пәйгамбәр булсаң, сүзеңне дөресләр өчен безгә фәрештә китерсәң иде".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا نُنَزِّلُ ٱلْمَلَٰٓئِكَةَ إِلَّا بِٱلْحَقِّ وَمَا كَانُوٓا۟ إِذًا مُّنظَرِينَ

Yakub Ibn NugmanФәрештәне иңдерсәк, фәкать хаклык белән иңдерәбез, ул вакытта аларга тәүбә итәргә вакыт бирелмәс, фәрештә килү белән аларны һәлак итәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّا نَحْنُ نَزَّلْنَا ٱلذِّكْرَ وَإِنَّا لَهُۥ لَحَٰفِظُونَ

Yakub Ibn NugmanДөреслектә Без Коръәнне үзебез иңдердек һәм үзгәрүдән аны үзебез сакларбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مِن قَبْلِكَ فِى شِيَعِ ٱلْأَوَّلِينَ

Yakub Ibn NugmanДөреслектә Без синнән әүвәлге өммәтләргә дә хак дин белән пәйгамбәрләр җибәрдек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا يَأْتِيهِم مِّن رَّسُولٍ إِلَّا كَانُوا۟ بِهِۦ يَسْتَهْزِءُونَ

Yakub Ibn NugmanМәгәр аларга пәйгамбәр килде исә, алар аны мәсхәрә кылыр булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَذَٰلِكَ نَسْلُكُهُۥ فِى قُلُوبِ ٱلْمُجْرِمِينَ

Yakub Ibn NugmanЗалимнәр күңеленә шулай салырбыз ул мәсхәрәне, ягъни мәсхәрә итүне бик яратырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَا يُؤْمِنُونَ بِهِۦ وَقَدْ خَلَتْ سُنَّةُ ٱلْأَوَّلِينَ

Yakub Ibn NugmanУл залимнәр Коръәнгә иман китермәсләр, әүвәлге залимнәргә ґәзаб бирү гадәтебез үтте, боларга да шул ґәзаб булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ فَتَحْنَا عَلَيْهِم بَابًا مِّنَ ٱلسَّمَآءِ فَظَلُّوا۟ فِيهِ يَعْرُجُونَ

Yakub Ibn NugmanУл кяферларга күктән ишек ачсак, вә ул ишектән фәрештәләр югары менсәләр, кәферләр шуны күреп торсалар,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَقَالُوٓا۟ إِنَّمَا سُكِّرَتْ أَبْصَٰرُنَا بَلْ نَحْنُ قَوْمٌ مَّسْحُورُونَ

Yakub Ibn Nugmanәлбәттә, әйтерләр иде: "Күзебез пәрдәләнде, бәлки без сихерләнгәнбез, Мухәммәд безне сихерләгән".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ جَعَلْنَا فِى ٱلسَّمَآءِ بُرُوجًا وَزَيَّنَّٰهَا لِلنَّٰظِرِينَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк күктә йолдызлар халык кылдык вә караучылар өчен күкне шул йолдызлар белән зиннәтле иттек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَحَفِظْنَٰهَا مِن كُلِّ شَيْطَٰنٍ رَّجِيمٍ

Yakub Ibn NugmanВә ул күкне ләгънәт кылынган шайтаннан сакладык, ягъни аны күккә мендермәдек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّا مَنِ ٱسْتَرَقَ ٱلسَّمْعَ فَأَتْبَعَهُۥ شِهَابٌ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanМәгәр бер шайтан фәрештәләрнең сүзен урларга күккә менсә, ул шайтанга ялтыравыклы ут атылыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلْأَرْضَ مَدَدْنَٰهَا وَأَلْقَيْنَا فِيهَا رَوَٰسِىَ وَأَنۢبَتْنَا فِيهَا مِن كُلِّ شَىْءٍ مَّوْزُونٍ

Yakub Ibn NugmanБез җирне түшәдек вә ул җир өстенә зур-зур таулар салдык вә, ул җирдә һәрберсе үзенә тиешле үлчәү белән үлчәнгән күп төрле үсемлекләр үстердек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَعَلْنَا لَكُمْ فِيهَا مَعَٰيِشَ وَمَن لَّسْتُمْ لَهُۥ بِرَٰزِقِينَ

Yakub Ibn NugmanВә ул җирдә сезгә яшәү өчен кирәк нәрсәләрне һәммәсен бар кылдык, дәхи сез аларны ашатмый тәрбияләми торган кыр хайваннарын сезнең файдага бар кылдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِن مِّن شَىْءٍ إِلَّا عِندَنَا خَزَآئِنُهُۥ وَمَا نُنَزِّلُهُۥٓ إِلَّا بِقَدَرٍ مَّعْلُومٍ

Yakub Ibn NugmanВә һәрнәрсәнең хәзинәсе Безнең кулыбызда, вә аны иңдергәндә мәгълүм үлчәү белән генә иңдерәбез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَرْسَلْنَا ٱلرِّيَٰحَ لَوَٰقِحَ فَأَنزَلْنَا مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً فَأَسْقَيْنَٰكُمُوهُ وَمَآ أَنتُمْ لَهُۥ بِخَٰزِنِينَ

Yakub Ibn NugmanДәхи болытны китерүче җилне җибәрдек вә күктән яңгыр иңдереп, сезне суга тук иттек, боларны сез булдыручы вә саклаучы да түгелсез, фәкать Безнең рәхмәтебездәндер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّا لَنَحْنُ نُحْىِۦ وَنُمِيتُ وَنَحْنُ ٱلْوَٰرِثُونَ

Yakub Ibn NugmanВә тәхкыйк Без тергезәбез вә үтерәбез, вә Без һәр нәрсәгә варис-хуҗабыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ عَلِمْنَا ٱلْمُسْتَقْدِمِينَ مِنكُمْ وَلَقَدْ عَلِمْنَا ٱلْمُسْتَـْٔخِرِينَ

Yakub Ibn NugmanСезнең элек яшәп киткәннәрегезне дә, вә сездән соң яшәргә киләчәк кешеләрегезне дә Без бик яхшы беләбез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّ رَبَّكَ هُوَ يَحْشُرُهُمْ إِنَّهُۥ حَكِيمٌ عَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanДәхи сезнең Раббыгыз кыямәт көнне кешеләрне каберләреннән кубарыр, Ул хөкем итүче, белүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ خَلَقْنَا ٱلْإِنسَٰنَ مِن صَلْصَٰلٍ مِّنْ حَمَإٍ مَّسْنُونٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без Адәм ґәләйһис-сәләмне кибеп беткән шыгырдап торган балчыктан халык кылдык, ул балчык күп еллар ятып, сасыган иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلْجَآنَّ خَلَقْنَٰهُ مِن قَبْلُ مِن نَّارِ ٱلسَّمُومِ

Yakub Ibn NugmanВә Адәмнән элек җенне ялкынлы уттан халык кылдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذْ قَالَ رَبُّكَ لِلْمَلَٰٓئِكَةِ إِنِّى خَٰلِقٌۢ بَشَرًا مِّن صَلْصَٰلٍ مِّنْ حَمَإٍ مَّسْنُونٍ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгалә фәрештәләргә әйтте: "Әлбәттә, Мин күп еллар ятып үзгәргән коры балчыктан Адәм ґәләйһис-сәләмне халык кылачакмын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِذَا سَوَّيْتُهُۥ وَنَفَخْتُ فِيهِ مِن رُّوحِى فَقَعُوا۟ لَهُۥ سَٰجِدِينَ

Yakub Ibn NugmanМин аны төзеп тәмам итсәм вә үз тарафымнан рух кертеп җанлы итсәм, аңа сәҗдә кылыгыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَسَجَدَ ٱلْمَلَٰٓئِكَةُ كُلُّهُمْ أَجْمَعُونَ

Yakub Ibn NugmanФәрештәләр барчасы җыелып сәҗдә кылдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّآ إِبْلِيسَ أَبَىٰٓ أَن يَكُونَ مَعَ ٱلسَّٰجِدِينَ

Yakub Ibn NugmanМәгәр Иблис сәҗдә кылмады, сәҗдә кылучылардан булудан баш тартты.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ يَٰٓإِبْلِيسُ مَا لَكَ أَلَّا تَكُونَ مَعَ ٱلسَّٰجِدِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, сиңа ни булды сәҗдә кылучылардан булмаска?"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ لَمْ أَكُن لِّأَسْجُدَ لِبَشَرٍ خَلَقْتَهُۥ مِن صَلْصَٰلٍ مِّنْ حَمَإٍ مَّسْنُونٍ

Yakub Ibn NugmanИблис әйтте: "Иске, кибеп үзгәреп беткән балчыктан яратылган Адәмгә сәҗдә кылачагым юк, мин олугъмын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ فَٱخْرُجْ مِنْهَا فَإِنَّكَ رَجِيمٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһ әйтте: "Алай булса, син җәннәттән чык! Фәрештәләрдән булма, чөнки син ләгънәт кылынган вә рәхмәтемнән сөрелгәнсең!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّ عَلَيْكَ ٱللَّعْنَةَ إِلَىٰ يَوْمِ ٱلدِّينِ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк сиңа кыямәт көненә чаклы ләгънәт булачак.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ رَبِّ فَأَنظِرْنِىٓ إِلَىٰ يَوْمِ يُبْعَثُونَ

Yakub Ibn NugmanИблис әйтте: "Йә Рабби, миңа мәхшәр көненә чаклы дөньяда яшәргә рөхсәт бир".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ فَإِنَّكَ مِنَ ٱلْمُنظَرِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, сиңа мәхшәр көненә чаклы яшәргә рөхсәт бирелде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَىٰ يَوْمِ ٱلْوَقْتِ ٱلْمَعْلُومِ

Yakub Ibn NugmanБер билгеле мәгълүм көнгә кадәр яшәрсең!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ رَبِّ بِمَآ أَغْوَيْتَنِى لَأُزَيِّنَنَّ لَهُمْ فِى ٱلْأَرْضِ وَلَأُغْوِيَنَّهُمْ أَجْمَعِينَ

Yakub Ibn NugmanИблис әйтте: "Йә Рабби, Адәм сәбәпле мине аздырганың өчен кешеләргә җир йөзендәге хәрам нәрсәләрне зиннәтле вә яхшы итеп күрсәтәчәкмен һәм барчаларын аздырырмын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّا عِبَادَكَ مِنْهُمُ ٱلْمُخْلَصِينَ

Yakub Ibn NugmanМәгәр ихлас, сиңа гыйбадәт кылучы колларыңа көчем җитмәс, аларны аздыра алмам".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ هَٰذَا صِرَٰطٌ عَلَىَّ مُسْتَقِيمٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгалә әйтте: "Бәндәләремнең миңа буйсынып, миңа гына гыйбадәт кылулары Минем туры юлымдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ عِبَادِى لَيْسَ لَكَ عَلَيْهِمْ سُلْطَٰنٌ إِلَّا مَنِ ٱتَّبَعَكَ مِنَ ٱلْغَاوِينَ

Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, итагать итүче ихлас колларым, алар зарарына йөрергә сиңа ирек юк, мәгәр берәү азып, сиңа иярсә, ул азган кешене үзеңә ияртә алырсың.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّ جَهَنَّمَ لَمَوْعِدُهُمْ أَجْمَعِينَ

Yakub Ibn NugmanИй Иблис, сиңа ияргәннәрнең (зарчасының вәгъдә ителгән урыннары җәһәннәмдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَهَا سَبْعَةُ أَبْوَٰبٍ لِّكُلِّ بَابٍ مِّنْهُمْ جُزْءٌ مَّقْسُومٌ

Yakub Ibn NugmanУл җәһәннәмнең җиде ишеге бар, һәрбер ишегеннән кертү өчен бүленгән кешеләр булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلْمُتَّقِينَ فِى جَنَّٰتٍ وَعُيُونٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Аллаһ хөкемнәренә хыйлафлык кылудан һәм гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөселманнар җәннәтләрдә тәмле елгалар буенда рәхәттә булырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱدْخُلُوهَا بِسَلَٰمٍ ءَامِنِينَ

Yakub Ibn NugmanФәрештәләр әйттеләр: "Һәр тарафтан имин, тыныч вә сәламәт булып ошбу җәннәтләргә керегез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَنَزَعْنَا مَا فِى صُدُورِهِم مِّنْ غِلٍّ إِخْوَٰنًا عَلَىٰ سُرُرٍ مُّتَقَٰبِلِينَ

Yakub Ibn NugmanАларның күңелләреннән көнчелек кенә, ачу вә кайгы кеби начар нәрсәләрне чыгарырбыз да бер-берсенә чын кардәш булып, хыялларга да килмәгән хуш диваннарга кара-каршы утырып, рәхәтләнеп сөйләшерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَا يَمَسُّهُمْ فِيهَا نَصَبٌ وَمَا هُم مِّنْهَا بِمُخْرَجِينَ

Yakub Ibn NugmanАларга җәннәттә бернинди мәшәкать булмас һәм алар җәннәттән мәңге чыгарылмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

نَبِّئْ عِبَادِىٓ أَنِّىٓ أَنَا ٱلْغَفُورُ ٱلرَّحِيمُ

Yakub Ibn NugmanМинем хак мөэмин бәндәләремә хәбәр бир, тәхкыйк Мин үземә итагать итүче бәндәләремне ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүчемен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنَّ عَذَابِى هُوَ ٱلْعَذَابُ ٱلْأَلِيمُ

Yakub Ibn NugmanДәхи Минем ґәзабым Миңа итагать итмәгәннәргә бик каты ґәзабтыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَنَبِّئْهُمْ عَن ضَيْفِ إِبْرَٰهِيمَ

Yakub Ibn NugmanДәхи бәндәләремә Ибраһимнең кунакларыннан хәбәр бир!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِذْ دَخَلُوا۟ عَلَيْهِ فَقَالُوا۟ سَلَٰمًا قَالَ إِنَّا مِنكُمْ وَجِلُونَ

Yakub Ibn NugmanКунаклар Ибраһим янына кергәч, сәлам бирделәр, алар фәрештәләр иде, Ибраһим: "Мин сездән куркамын", – диде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ لَا تَوْجَلْ إِنَّا نُبَشِّرُكَ بِغُلَٰمٍ عَلِيمٍ

Yakub Ibn NugmanФәрештәләр әйттеләр: "Син бездән курыкма, без сиңа шатлыклы хәбәр китердек, сездән бер галим бала туачак".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ أَبَشَّرْتُمُونِى عَلَىٰٓ أَن مَّسَّنِىَ ٱلْكِبَرُ فَبِمَ تُبَشِّرُونَ

Yakub Ibn NugmanИбраһим ґәләйһис-сәләм әйтте: "Ґәҗәб, сез миңа карт көнемдә бала белән сөенеч бирәсезме? Нинди ґәҗәб нәрсә белән хәбәр бирәсез!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ بَشَّرْنَٰكَ بِٱلْحَقِّ فَلَا تَكُن مِّنَ ٱلْقَٰنِطِينَ

Yakub Ibn NugmanФәрештәләр әйттеләр: "Без сиңа булачак хак хәбәр белән сөенеч бирәбез, син өмет өзүчеләрдән булма!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ وَمَن يَقْنَطُ مِن رَّحْمَةِ رَبِّهِۦٓ إِلَّا ٱلضَّآلُّونَ

Yakub Ibn NugmanИбраһим әйтте: "Әлбәттә, мөэмин бәндә Раббысының рәхмәтеннән өмет өзмәс, мәгәр адашкан кешеләр генә өмет өзәрләр".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ فَمَا خَطْبُكُمْ أَيُّهَا ٱلْمُرْسَلُونَ

Yakub Ibn NugmanИбраһим фәрештәләрдән сорады: "Миңа сөенеч бирүдән башка тагын нинди эшегез бар, ий илчеләр!?"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوٓا۟ إِنَّآ أُرْسِلْنَآ إِلَىٰ قَوْمٍ مُّجْرِمِينَ

Yakub Ibn NugmanФәрештәләр әйттеләр: "Без азган, чиктән чыккан кәфер халыкны һәлак итәр өчен җибәрелдек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّآ ءَالَ لُوطٍ إِنَّا لَمُنَجُّوهُمْ أَجْمَعِينَ

Yakub Ibn NugmanМәгәр Лутны өй җәмәгате белән һәлак итмәбез, барчасын коткарырбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّا ٱمْرَأَتَهُۥ قَدَّرْنَآ إِنَّهَا لَمِنَ ٱلْغَٰبِرِينَ

Yakub Ibn NugmanМәгәр Лутның хатыны азгыннардан, шуның өчен кәферләр белән бергә һәлак булачак".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّا جَآءَ ءَالَ لُوطٍ ٱلْمُرْسَلُونَ

Yakub Ibn NugmanБу фәрештәләр Лут ґәләйһис-сәлам янына баргач,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ إِنَّكُمْ قَوْمٌ مُّنكَرُونَ

Yakub Ibn NugmanЛут әйтте: "Сез ят кунакларсыз, без сезне танымыйбыз".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ بَلْ جِئْنَٰكَ بِمَا كَانُوا۟ فِيهِ يَمْتَرُونَ

Yakub Ibn NugmanФәрештәләр әйттеләр: "Кәферләр шик тоткан ґәзаб белән килдек, ягъни Лут үзенең кауменә: әгәр фәхеш эшләрегездән тәүбә итмәсәгез һәм исламны кабул итмәсәгез, сезгә тиздән каты ґәзаб киләчәк дигән сүзенә ышанмадылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَتَيْنَٰكَ بِٱلْحَقِّ وَإِنَّا لَصَٰدِقُونَ

Yakub Ibn NugmanБез сиңа хак хәбәрне китердек, сүзебез хак, без әйткәнчә булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَسْرِ بِأَهْلِكَ بِقِطْعٍ مِّنَ ٱلَّيْلِ وَٱتَّبِعْ أَدْبَٰرَهُمْ وَلَا يَلْتَفِتْ مِنكُمْ أَحَدٌ وَٱمْضُوا۟ حَيْثُ تُؤْمَرُونَ

Yakub Ibn NugmanСин җәмәгатеңне алып, төннең бер вакытында шәһәрдән чыгып кит, вә үзең артларыннан бар, сездән һичберегез артына борылып карамасын, яки аерылып калмасын һәм әмер ителгән урыныгызга барыгыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَضَيْنَآ إِلَيْهِ ذَٰلِكَ ٱلْأَمْرَ أَنَّ دَابِرَ هَٰٓؤُلَآءِ مَقْطُوعٌ مُّصْبِحِينَ

Yakub Ibn NugmanШәһәрдән чыгып китәргә Лутка әмер бирдек, чөнки таң вакытында кауменең арты киселәсе, ягъни һичберсе калмыйча һәлак булачаклар".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَآءَ أَهْلُ ٱلْمَدِينَةِ يَسْتَبْشِرُونَ

Yakub Ibn NugmanКеше кыяфәтендә килгән фәрештәләрне шәһәр халкы күргәч, лавата кылабыз, дип, йөгерешеп килделәр, шатланып.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ إِنَّ هَٰٓؤُلَآءِ ضَيْفِى فَلَا تَفْضَحُونِ

Yakub Ibn NugmanЛут кауменә әйтте: "Болар минем кунакларым, алар хакында мине рисвай кылмагыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَلَا تُخْزُونِ

Yakub Ibn NugmanАллаһудан куркыгыз, мине оятлы итмәгез!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوٓا۟ أَوَلَمْ نَنْهَكَ عَنِ ٱلْعَٰلَمِينَ

Yakub Ibn NugmanКәферләр әйттеләр: "Без сине егетләрне кунак итүдән тыймадыкмы? Рисвай булырга теләмәсәң, егетләрне кунак итмә."

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ هَٰٓؤُلَآءِ بَنَاتِىٓ إِن كُنتُمْ فَٰعِلِينَ

Yakub Ibn NugmanЛут әйтте: "Сез әгәр шәһвәтегез кушканча йөрсәгез, менә бу минем кызларым никах кылып алыгыз!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَعَمْرُكَ إِنَّهُمْ لَفِى سَكْرَتِهِمْ يَعْمَهُونَ

Yakub Ibn NugmanФәрештәләр әйттеләр: "Ий Лут, синең гомер белән ант итеп әйтәбез, алар шәһвәт исереклеге белән хәйран калып йөриләр, синең нәсыйхәтеңне ишетмәсләр".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَخَذَتْهُمُ ٱلصَّيْحَةُ مُشْرِقِينَ

Yakub Ibn NugmanКояш чыгып торганда, аларга бер ямьсез каты тавыш иреште.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَجَعَلْنَا عَٰلِيَهَا سَافِلَهَا وَأَمْطَرْنَا عَلَيْهِمْ حِجَارَةً مِّن سِجِّيلٍ

Yakub Ibn NugmanШул вакыт шәһәрнең өстен аска әйләндереп һәлак иттек һәм җәһәннәмдә кыздырылган ташларны өсләренә яудырдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ لِّلْمُتَوَسِّمِينَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк фикерләп караучылар өчен аларның һәлак булуында, әлбәттә, гыйбрәтләр бар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّهَا لَبِسَبِيلٍ مُّقِيمٍ

Yakub Ibn NugmanВә ул һәлак булган шәһәр юл өстендәдер, үткән кешеләр күреп үтәләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً لِّلْمُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanБу каумнең һәлак булуында мөэминнәр өчен могҗизалар бар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِن كَانَ أَصْحَٰبُ ٱلْأَيْكَةِ لَظَٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanДәхи Шоґәеб г-м җибәрелгән Әйкә шәһәре халкы да залим булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱنتَقَمْنَا مِنْهُمْ وَإِنَّهُمَا لَبِإِمَامٍ مُّبِينٍ

Yakub Ibn NugmanВә аларга да ґәзаб иңдереп, үчебезне алдык, боларның да һәлак булган шәһәре юл өстендә күренеп тора.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ كَذَّبَ أَصْحَٰبُ ٱلْحِجْرِ ٱلْمُرْسَلِينَ

Yakub Ibn NugmanДәхи Хиҗер дигән җирнең Сәмуд исемле халкы пәйгамбәрләре Салих г-мне ялганчы диделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَءَاتَيْنَٰهُمْ ءَايَٰتِنَا فَكَانُوا۟ عَنْهَا مُعْرِضِينَ

Yakub Ibn NugmanБез ул Сәмуд кауменә дәлилләр вә могҗизалар бирдек, ләкин алар һәммәсеннән баш тарттылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكَانُوا۟ يَنْحِتُونَ مِنَ ٱلْجِبَالِ بُيُوتًا ءَامِنِينَ

Yakub Ibn NugmanҐәзабтан котылыр өчен таш тавын тишеп өйләр ясадылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَخَذَتْهُمُ ٱلصَّيْحَةُ مُصْبِحِينَ

Yakub Ibn NugmanАларга да таң вакытыңда каты тавыш иреште вә һәлак булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَآ أَغْنَىٰ عَنْهُم مَّا كَانُوا۟ يَكْسِبُونَ

Yakub Ibn NugmanТырышып ясаган таш өйләре аларга һич тә файда бирмәде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا خَلَقْنَا ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ وَمَا بَيْنَهُمَآ إِلَّا بِٱلْحَقِّ وَإِنَّ ٱلسَّاعَةَ لَـَٔاتِيَةٌ فَٱصْفَحِ ٱلصَّفْحَ ٱلْجَمِيلَ

Yakub Ibn NugmanҖирне вә күкләрне һәм араларында булган нәрсәләрне мәхкәм итеп, халык белән төзедек, сукыр булмаган кешеләргә дәрес алырга була. Әлбәттә, кыямәт көне киләчәк, син кәферләрдән дөньяда уч алырга тырышма, аларга яхшылык күрсәт!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ رَبَّكَ هُوَ ٱلْخَلَّٰقُ ٱلْعَلِيمُ

Yakub Ibn NugmanДөреслектә синең Раббың – Улдыр, һәрнәрсәне халык кылучы вә һәр нәрсәне белүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ ءَاتَيْنَٰكَ سَبْعًا مِّنَ ٱلْمَثَانِى وَٱلْقُرْءَانَ ٱلْعَظِيمَ

Yakub Ibn NugmanДөреслектә Без сиңа һәр намазда укыла торган җиде аятьле Фатихә сүрәсен вә ґәзәмәтле Коръән Кәримне бирдек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَا تَمُدَّنَّ عَيْنَيْكَ إِلَىٰ مَا مَتَّعْنَا بِهِۦٓ أَزْوَٰجًا مِّنْهُمْ وَلَا تَحْزَنْ عَلَيْهِمْ وَٱخْفِضْ جَنَاحَكَ لِلْمُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanКәферләрдән бер таифәгә Без биргән дөнья малына кызыгып карамагыл һәм аларның иман китермәгәннәре өчен кайгырмагыл вә мөэминнәргә канатыңны җәйгән кеби шәфкать кыл!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقُلْ إِنِّىٓ أَنَا ٱلنَّذِيرُ ٱلْمُبِينُ

Yakub Ibn NugmanКешеләргә әйт: "Мин Аллаһуга итагать итмәгән вә Аңа гыйбадәт кылмаган кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән ачык куркытучымын."

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَمَآ أَنزَلْنَا عَلَى ٱلْمُقْتَسِمِينَ

Yakub Ibn NugmanХаҗга баручыларны диннән дүндерү өчен бүленеп, алар юлына чыккан кәферләргә ґәзаб иңдергәнебез кеби башкаларга да иңдерербез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ جَعَلُوا۟ ٱلْقُرْءَانَ عِضِينَ

Yakub Ibn NugmanУл ґәзабка тиешле кешеләр Коръәннең бәгъзе аятьләренә ышаналар вә бәгъзе аятьләргә ышанмыйлар яки Коръән аятьләрен сайлап, нәфескә туры килгәне белән генә гамәл кылалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَوَرَبِّكَ لَنَسْـَٔلَنَّهُمْ أَجْمَعِينَ

Yakub Ibn NugmanРаббың исеме илә ант итеп әйтәмен ки кыямәт көнне, әлбәттә, бик каты сорарбыз барчаларыннан да.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَمَّا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanУл кешеләрнең кылган эшләреннән кем Коръәнгә ышанган, кем ышанмаган, кем гамәл кылган, кем кылмаган, кем мәетләргә укып тамак туйдырган һәм акча алган – бу хакта хөкем каты булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱصْدَعْ بِمَا تُؤْمَرُ وَأَعْرِضْ عَنِ ٱلْمُشْرِكِينَ

Yakub Ibn NugmanИнде ислам динен изһар кыл! Кешеләрне иманга вә Коръән белән гамәл кылырга ачыктан-ачык өндә! Һичкемнән курыкма! Вә мөшрикләрдән кисел, алар белән булышып вакытыңны өрәм итмә!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّا كَفَيْنَٰكَ ٱلْمُسْتَهْزِءِينَ

Yakub Ibn NugmanСине мәсхәрә итә торган кешеләрне һәлак итәргә вә сине сакларга Без җитәбез!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ يَجْعَلُونَ مَعَ ٱللَّهِ إِلَٰهًا ءَاخَرَ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanУл саташкан бидеґәтчеләр Аллаһудан башка тагын берәр кемне яки берәр нәрсәне Аллаһ урынына тоталар, алар тиздән белерләр бу эшләренең һәлакәтлек икәнлеген.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ نَعْلَمُ أَنَّكَ يَضِيقُ صَدْرُكَ بِمَا يَقُولُونَ

Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, беләбез кәферләрнең вә бидеґәтчеләрнең хакка каршы ялган сүзләренә күңелең тарыгып хәтерең каладыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَسَبِّحْ بِحَمْدِ رَبِّكَ وَكُن مِّنَ ٱلسَّٰجِدِينَ

Yakub Ibn NugmanРаббыңны мактап тәсбихләр әйт вә сәҗдә кылучылардан бул!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱعْبُدْ رَبَّكَ حَتَّىٰ يَأْتِيَكَ ٱلْيَقِينُ

Yakub Ibn NugmanВә Раббыңа гыйбадәт кылгыл, хәтта мәгълүм булган көн килгәнче, ягъни үлем килгәнче!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70