caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

An-Nahl сүрәсе النحل

128 аять · Мәккә · иңү тәртибе 70

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ أَتَىٰٓ أَمْرُ ٱللَّهِ فَلَا تَسْتَعْجِلُوهُ سُبْحَٰنَهُۥ وَتَعَٰلَىٰ عَمَّا يُشْرِكُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгаләнең әмере килде, ягъни кыямәтнең кайчан булачагы һәм кемгә һидәят вә кемгә ґәзаб булачагы да хөкем ителде, Аллаһуның хөкемнәрен ашыктырмагыз! Ягъни кәферләр кыямәт кайчан була, яки безгә ґәзаб кайчан була, тизрәк булсын, дип, көлеп әйттеләр, Аллаһу тәгалә мөшрикләр сыйфатлый торган мәхлуклар сыйфатыннан бик пакь, кимчелектән югары һәм олугъ.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يُنَزِّلُ ٱلْمَلَٰٓئِكَةَ بِٱلرُّوحِ مِنْ أَمْرِهِۦ عَلَىٰ مَن يَشَآءُ مِنْ عِبَادِهِۦٓ أَنْ أَنذِرُوٓا۟ أَنَّهُۥ لَآ إِلَٰهَ إِلَّآ أَنَا۠ فَٱتَّقُونِ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгалә колларыннан үзе теләгән бәндәләренә үзенең әмере белән үлгән күңелләрне тергезүче шәригать белән фәрештәләрне иңдерә, Аллаһудан башка Илаһә юк, фәкать Мин генә дип хәбәр бирмәк өчен, Миннән куркыгыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ بِٱلْحَقِّ تَعَٰلَىٰ عَمَّا يُشْرِكُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ җир вә күкләрне хак төзү белән төзеде, Ул – Аллаһ мөшрикләр сыйфатлаган тиңдәшлек сыйфатларыннан пакь.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

خَلَقَ ٱلْإِنسَٰنَ مِن نُّطْفَةٍ فَإِذَا هُوَ خَصِيمٌ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһ кешене бер тамчы судан халык кыла. Вә шул кеше ачык дошманлык белән Аллаһуга каршы бәхәсләшә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلْأَنْعَٰمَ خَلَقَهَا لَكُمْ فِيهَا دِفْءٌ وَمَنَٰفِعُ وَمِنْهَا تَأْكُلُونَ

Yakub Ibn NugmanВә хайваннарны халык кылды, ул хайваннардан сезгә сөт, йон вә башка файдалар бар вә бугазлап итләрен ашыйсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَكُمْ فِيهَا جَمَالٌ حِينَ تُرِيحُونَ وَحِينَ تَسْرَحُونَ

Yakub Ibn NugmanУл хайваннарны иртә белән кырга чыгарганда вә кич белән өегезгә кайтарганда сезгә зиннәт вә шатлыктыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَتَحْمِلُ أَثْقَالَكُمْ إِلَىٰ بَلَدٍ لَّمْ تَكُونُوا۟ بَٰلِغِيهِ إِلَّا بِشِقِّ ٱلْأَنفُسِ إِنَّ رَبَّكُمْ لَرَءُوفٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanВә ул хайваннарга йөкләр төяп ерак шәһәрләргә зур мәшәкать белән төрле әйберләр илтәсез, әлбәттә, Раббыгыз сезгә шәфкатьле вә рәхимле.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلْخَيْلَ وَٱلْبِغَالَ وَٱلْحَمِيرَ لِتَرْكَبُوهَا وَزِينَةً وَيَخْلُقُ مَا لَا تَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanЯнә сезгә зиннәт өчен вә атланыр өчен, йөкләр йөкләр өчен ат, качыр, ишәкләрне яратты һәм дә сез белмәгән нәрсәләрне халык кыла. Димәк, ат, качыр, ишәк – бу хайваннарны Аллаһ хезмәт өчен халык кылган, бугазлап ашар өчен түгел, шул сәбәпле аларның итен мөселманнар ашамыйлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَعَلَى ٱللَّهِ قَصْدُ ٱلسَّبِيلِ وَمِنْهَا جَآئِرٌ وَلَوْ شَآءَ لَهَدَىٰكُمْ أَجْمَعِينَ

Yakub Ibn NugmanТуры юлны бәян кылмак вә күрсәтмәк Аллаһ эшедер, чөнки адаштыра торган караңгы юллар бар, әгәр Аллаһ теләсә иде барчагызны да туры юлга салган булыр иде. Ягъни Коръән белән тәрбияләнгән кеше туры юлны күрүчедер, вә Коръән диндә туры юл вә туры юлга яктылыктыр. Әмма Коръән белән тәрбияләнмәгән вә Коръән юлына кермәгән кеше сукыр һәм юлсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هُوَ ٱلَّذِىٓ أَنزَلَ مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً لَّكُم مِّنْهُ شَرَابٌ وَمِنْهُ شَجَرٌ فِيهِ تُسِيمُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ күктән яңгыр яудырып сезгә елгалар бар итте, вә агачлар үстерде, вә шулардан хайваннарыгызны ашатыр вә эчертер булдыгыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يُنۢبِتُ لَكُم بِهِ ٱلزَّرْعَ وَٱلزَّيْتُونَ وَٱلنَّخِيلَ وَٱلْأَعْنَٰبَ وَمِن كُلِّ ٱلثَّمَرَٰتِ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً لِّقَوْمٍ يَتَفَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanВә ул су белән безгә иген, зәйтүн агачы, хөрмә агачы, йөзем агачлары вә башка төрле җимешләрне үстерер, фикерли белгән кешеләр өчен бу әйтелгән нәрсәләр вә Аллаһуны тану өчен дәресләр бар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَسَخَّرَ لَكُمُ ٱلَّيْلَ وَٱلنَّهَارَ وَٱلشَّمْسَ وَٱلْقَمَرَ وَٱلنُّجُومُ مُسَخَّرَٰتٌۢ بِأَمْرِهِۦٓ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ لِّقَوْمٍ يَعْقِلُونَ

Yakub Ibn NugmanВә сезнең файдагызга кичне вә көнне һәм ай вә кояшны бар кылды һәм хәрәкәтләндерде, сез алардан файдаланасыз, вә йолдызлар Аллаһ әмере буенча хәрәкәт итәрләр, гакылын эшләтә белгән кешеләр өчен Аллаһуның бу эшләрендә, әлбәттә, тирән дәресләр бар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا ذَرَأَ لَكُمْ فِى ٱلْأَرْضِ مُخْتَلِفًا أَلْوَٰنُهُۥٓ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً لِّقَوْمٍ يَذَّكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanВә җирдә сезнең өчен хайваннарның вә үсемлекләрнең төрле төстәгесен бар кылды, әлбәттә, җирдәге төрле байлык вә төрле матурлыклар да табигатьнең хәл теле белән вәгазьләнүеннән вәгазьләнә белгән чын кешеләргә хакыйкый могҗизалар бар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَهُوَ ٱلَّذِى سَخَّرَ ٱلْبَحْرَ لِتَأْكُلُوا۟ مِنْهُ لَحْمًا طَرِيًّا وَتَسْتَخْرِجُوا۟ مِنْهُ حِلْيَةً تَلْبَسُونَهَا وَتَرَى ٱلْفُلْكَ مَوَاخِرَ فِيهِ وَلِتَبْتَغُوا۟ مِن فَضْلِهِۦ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ

Yakub Ibn NugmanВә Ул – Аллаһ, җир өстеңдә диңгезләрне бар кылды да файдаланырга сезгә имкәният бирде ул диңгезләрнең яхшы балыкларын ашамаклыгыгыз өчен вә аннан энҗе мәрҗәннәр чыгарып зиннәтләнмәклегегез өчен, вә корабларның диңгезне ярып йөргәннәрен күрерсең, вә сез мөэминнәр шул кораблар белән Аллаһуның юмартлыгыннан дөнья кирәкләрен кәсеп итсәгез, шаять бу нигъмәтләр өчен Аллаһуга шөкер итәрсез!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَلْقَىٰ فِى ٱلْأَرْضِ رَوَٰسِىَ أَن تَمِيدَ بِكُمْ وَأَنْهَٰرًا وَسُبُلًا لَّعَلَّكُمْ تَهْتَدُونَ

Yakub Ibn NugmanВә Ул тетрәмәсен өчен җир өстенә мәхкәм тауларны ыргытты вә сезгә елгалар бар кылды, җирдә һәм диндә юллар бар итте, шаять Аллаһ күрсәткән туры юлдан китәрсез!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَعَلَٰمَٰتٍ وَبِٱلنَّجْمِ هُمْ يَهْتَدُونَ

Yakub Ibn NugmanДәхи юлларны белергә галәмәтләр – маяклар бар иттек, вә кораблар белән диңгездә йөрегәндә барачак тарафларын йолдызларга карап табарлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَمَن يَخْلُقُ كَمَن لَّا يَخْلُقُ أَفَلَا تَذَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanБарча вөҗүдне халык кылучы Аллаһ һичнәрсәне төзергә (хәленнән килмәгән сынымнар белән тигез булырмы? Шуны да фәһемли алмыйсызмы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِن تَعُدُّوا۟ نِعْمَةَ ٱللَّهِ لَا تُحْصُوهَآ إِنَّ ٱللَّهَ لَغَفُورٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Аллаһ биргән нигъмәтләрне санап карасагыз, һич санап бетерә алмассыз. Шиксез, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱللَّهُ يَعْلَمُ مَا تُسِرُّونَ وَمَا تُعْلِنُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгалә сезнең барча эшегезне әшкәрәләрен дә вә яшереннәрен дә белә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ يَدْعُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ لَا يَخْلُقُونَ شَيْـًٔا وَهُمْ يُخْلَقُونَ

Yakub Ibn NugmanӘмма мөшрикләрнең Аллаһудан башка гыйбадәт кыла торган нәрсәләре һичнәрсәне халык кыла алмый, бәлки ул сынымнар үзләре ясалган нәрсәләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْوَٰتٌ غَيْرُ أَحْيَآءٍ وَمَا يَشْعُرُونَ أَيَّانَ يُبْعَثُونَ

Yakub Ibn NugmanУл сынымнар һич терелми торган үлекләр, вә ул сынымнар кешеләрнең, ягъни үзләренә табынучыларның кайчан кубарылачакларын да белмиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَٰهُكُمْ إِلَٰهٌ وَٰحِدٌ فَٱلَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِٱلْـَٔاخِرَةِ قُلُوبُهُم مُّنكِرَةٌ وَهُم مُّسْتَكْبِرُونَ

Yakub Ibn NugmanСезнең Илаһәгезнең һич тиңдәше юк, бер генә Аллаһ, ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең күңелләре Аллаһуның берлеген инкяр итә, алар тәкәбберләнеп хактан качалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَا جَرَمَ أَنَّ ٱللَّهَ يَعْلَمُ مَا يُسِرُّونَ وَمَا يُعْلِنُونَ إِنَّهُۥ لَا يُحِبُّ ٱلْمُسْتَكْبِرِينَ

Yakub Ibn NugmanШиксез, Аллаһ беләдер аларның күрсәтеп һәм яшереп эшләгән явыз эшләрен. Шиксез, Аллаһ зураеп тәкәбберлек кылучыларны яратмыйдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا قِيلَ لَهُم مَّاذَآ أَنزَلَ رَبُّكُمْ قَالُوٓا۟ أَسَٰطِيرُ ٱلْأَوَّلِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр ул кәферләрдән соралса: "Раббыгыз Мухәммәдкә нәрсә иңдерде?" – дип, алар җавапта әйттеләр: "Әүвәлге өммәтләрнең әкиятен иңдерде", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِيَحْمِلُوٓا۟ أَوْزَارَهُمْ كَامِلَةً يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ وَمِنْ أَوْزَارِ ٱلَّذِينَ يُضِلُّونَهُم بِغَيْرِ عِلْمٍ أَلَا سَآءَ مَا يَزِرُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар бу сүзләрне сөйлиләр кыямәт көнне авыр җәзасын күтәрер өчен, дәхи дәлилсез ялган сүзләр белән үзләренә ияртеп аздырган кешеләрнең дә гөнаһларының җәзасын күтәрерләр, әгаһ булсыннар, белеп торсыннар күтәрәчәк җәзалары нинди кабахәттер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَدْ مَكَرَ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ فَأَتَى ٱللَّهُ بُنْيَٰنَهُم مِّنَ ٱلْقَوَاعِدِ فَخَرَّ عَلَيْهِمُ ٱلسَّقْفُ مِن فَوْقِهِمْ وَأَتَىٰهُمُ ٱلْعَذَابُ مِنْ حَيْثُ لَا يَشْعُرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘүвәлге кәферләр дә Аллаһуга каршы мәкерлек кылдылар, хәтта ләгънәт ителгән вә һәлак булган Намруд патша "Аллаһугызны атып төшерәм", дип, бөек манара ясаткан иде. Аллаһ төзегән манараларының нигезен суырып алды да, биналары өсләренә ишелеп төште, һич көтмәгәндә, алар сизмәгән җирдән өсләренә ґәзаб килде, ягъни төзегән биналары үзләрен һәлак итте.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ يُخْزِيهِمْ وَيَقُولُ أَيْنَ شُرَكَآءِىَ ٱلَّذِينَ كُنتُمْ تُشَٰٓقُّونَ فِيهِمْ قَالَ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْعِلْمَ إِنَّ ٱلْخِزْىَ ٱلْيَوْمَ وَٱلسُّوٓءَ عَلَى ٱلْكَٰفِرِينَ

Yakub Ibn NugmanСоңра ахирәттә аларны төрле ґәзаб белән рисвай кылыр һәм Аллаһ аларга әйтер: "Миңа тиңдәш кылган нәрсәләрегез кайда? Үзегез ясаган сынымнар хакында Минем мөэмин бәндәләремә катылык күрсәтә идегез, ягъни сынымнарыгызны яклап мөселманнарга дошман була идегез". Белем бирелгәннәр әйтер: "Бүген ґәзаб вә рисвайлык кәферләргә".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ تَتَوَفَّىٰهُمُ ٱلْمَلَٰٓئِكَةُ ظَالِمِىٓ أَنفُسِهِمْ فَأَلْقَوُا۟ ٱلسَّلَمَ مَا كُنَّا نَعْمَلُ مِن سُوٓءٍۭ بَلَىٰٓ إِنَّ ٱللَّهَ عَلِيمٌۢ بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanКоръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым кылган имансызларның җанын алган вакытта алар ґәзаб фәрештәләренә әйтерләр: "Хәзер ышандык, ислам динен кабул иттек, без начар эш кылганыбыз юк", – дип. Ґәзаб фәрештәләре әйтерләр: "Бәли явызлыкны кылдыгыз, Аллаһуга вә расүлгә итагать итмәдегез һәм Коръән белән гамәл кылмадыгыз, бөтен эшегез Аллаһуга каршы булды, Аллаһ, әлбәттә, сезнең кылган явыз эшләрегезне белә".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱدْخُلُوٓا۟ أَبْوَٰبَ جَهَنَّمَ خَٰلِدِينَ فِيهَا فَلَبِئْسَ مَثْوَى ٱلْمُتَكَبِّرِينَ

Yakub Ibn NugmanИңде керегез җәһәннәм ишекләреннән, анда мәңге калырсыз. Дөньяда вакытта Коръән белән гамәл кылырга тәкәбберләнгән кешеләрнең урыны нинди яман урын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقِيلَ لِلَّذِينَ ٱتَّقَوْا۟ مَاذَآ أَنزَلَ رَبُّكُمْ قَالُوا۟ خَيْرًا لِّلَّذِينَ أَحْسَنُوا۟ فِى هَٰذِهِ ٱلدُّنْيَا حَسَنَةٌ وَلَدَارُ ٱلْـَٔاخِرَةِ خَيْرٌ وَلَنِعْمَ دَارُ ٱلْمُتَّقِينَ

Yakub Ibn NugmanӘмма Аллаһуга тәкъвалык кылучы мөэминнәргә әйтелсә: "Раббыгыз, Мухәммәд г-мгә нәрсә иңдерде", – дип. Әйтерләр: "Раббыбыз хак булган яхшы аятьләрне иңдерде", – дип. Аллаһ әйтә: "Коръән белән дөрес гамәл кылган хак мөэминнәргә дөньяда ук яхшы тормыш булыр, ахирәт -йорты, әлбәттә, дөнья йортыннан яхшыдыр, вә тәкъва мөэминнәрнең урыны нинди яхшы урындыр".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

جَنَّٰتُ عَدْنٍ يَدْخُلُونَهَا تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَٰرُ لَهُمْ فِيهَا مَا يَشَآءُونَ كَذَٰلِكَ يَجْزِى ٱللَّهُ ٱلْمُتَّقِينَ

Yakub Ibn NugmanУл урын ґәден җәннәтләре ки, аңда керерләр, агачлары астыннан елгалар агар һәм аларга анда ни теләсәләр шул булыр. Тәкъва мөэминнәргә Аллаһ җәннәтләрне шулай бүләк итеп бирер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ تَتَوَفَّىٰهُمُ ٱلْمَلَٰٓئِكَةُ طَيِّبِينَ يَقُولُونَ سَلَٰمٌ عَلَيْكُمُ ٱدْخُلُوا۟ ٱلْجَنَّةَ بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanМөшриклектән вә монафикълыктан пакь булган мөэминнәрнең фәрештәләр җанын алганда әйтерләр: "Сезгә Аллаһуның сәламе булсын, Аллаһуга итагать итеп изге гамәлләр кылганыгыз өчен җәннәткә керегез!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَلْ يَنظُرُونَ إِلَّآ أَن تَأْتِيَهُمُ ٱلْمَلَٰٓئِكَةُ أَوْ يَأْتِىَ أَمْرُ رَبِّكَ كَذَٰلِكَ فَعَلَ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ وَمَا ظَلَمَهُمُ ٱللَّهُ وَلَٰكِن كَانُوٓا۟ أَنفُسَهُمْ يَظْلِمُونَ

Yakub Ibn NugmanКоръән белән гамәл кылмаучы динсезләр көтмиләр Аллаһудан бер файданы, мәгәр җаннарын алып китә торган фәрештәне көтәләр, яки Аллаһудан ґәзаб килүне көтәләр, хәзерге динсез залим Аллаһуга карышып яшәсәләр, әүвәлге залимнәрдә Аллаһуга карышып яшәделәр. Аллаһ аларгы золым итмәде, ләкин алар үзләре Аллаһ дөньясында яшәгән хәлләрендә Аллаһуга карышып үзләренә золым иттеләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَصَابَهُمْ سَيِّـَٔاتُ مَا عَمِلُوا۟ وَحَاقَ بِهِم مَّا كَانُوا۟ بِهِۦ يَسْتَهْزِءُونَ

Yakub Ibn NugmanАларга явыз эшләренең җәзасы иреште вә Коръәнне һәм пәйгамбәрне кимсетүләренең дә җәзасы үзләренә рисвайлык вә ґәзаб булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالَ ٱلَّذِينَ أَشْرَكُوا۟ لَوْ شَآءَ ٱللَّهُ مَا عَبَدْنَا مِن دُونِهِۦ مِن شَىْءٍ نَّحْنُ وَلَآ ءَابَآؤُنَا وَلَا حَرَّمْنَا مِن دُونِهِۦ مِن شَىْءٍ كَذَٰلِكَ فَعَلَ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ فَهَلْ عَلَى ٱلرُّسُلِ إِلَّا ٱلْبَلَٰغُ ٱلْمُبِينُ

Yakub Ibn NugmanМөшрикләр Коръән хөкемнәренә каршы барып әйттеләр: "Әгәр Аллаһ теләмәсә, без һәм аталарыбыз Аллаһудан башка һичнәрсәгә гыйбадәт кылмас идек һәм Аллаһудан башка һичнәрсәне хәрам кылмас идек, бу эшләребез Аллаһ теләве белән", – дип. Ґәҗәб Аллаһуга каршы барып эшләгән эш Аллаһ теләге буламы? Әүвәлге кәферләр дә шулай сөйләделәр, рәсүлләргә Аллаһ хөкемнәрен ирештерү генә лязем.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ بَعَثْنَا فِى كُلِّ أُمَّةٍ رَّسُولًا أَنِ ٱعْبُدُوا۟ ٱللَّهَ وَٱجْتَنِبُوا۟ ٱلطَّٰغُوتَ فَمِنْهُم مَّنْ هَدَى ٱللَّهُ وَمِنْهُم مَّنْ حَقَّتْ عَلَيْهِ ٱلضَّلَٰلَةُ فَسِيرُوا۟ فِى ٱلْأَرْضِ فَٱنظُرُوا۟ كَيْفَ كَانَ عَٰقِبَةُ ٱلْمُكَذِّبِينَ

Yakub Ibn NugmanӨммәтләрнең һәрберсенә рәсүлләр күндердек, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз вә Аллаһудан башкага гыйбадәт итүдән сакланыгыз һәм бидеґәт гамәлләр белән динне пычратмагыз, дип. Ул өммәтләрнең итагать иткәннәрен Аллаһ һидәяткә салды вә итагать итмәгәннәренә адашуны беркетте. Инде җир өстендә йөрегез вә күрегез – ялганчыларның ахыры ничек булган?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِن تَحْرِصْ عَلَىٰ هُدَىٰهُمْ فَإِنَّ ٱللَّهَ لَا يَهْدِى مَن يُضِلُّ وَمَا لَهُم مِّن نَّٰصِرِينَ

Yakub Ibn NugmanСин имансызларны иманлы итү өчен нихәтле генә тырышсаң да, Аллаһ туры юлга салмас, Аңа карышып адашкан кешеләрне, вә аларга ярдәмче дә булмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَقْسَمُوا۟ بِٱللَّهِ جَهْدَ أَيْمَٰنِهِمْ لَا يَبْعَثُ ٱللَّهُ مَن يَمُوتُ بَلَىٰ وَعْدًا عَلَيْهِ حَقًّا وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ ٱلنَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanНыклап Аллаһ исеме илә ант итәләр, үлгән кешеләрне Аллаһ яңадан тергезми дип. Бәлки тергезмәк Аллаһуның хак вәгъдәседер, әлбәттә, тергезер, ләкин күп кешеләр Аллаһуның вәгъдәсенең хаклыгын белмиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِيُبَيِّنَ لَهُمُ ٱلَّذِى يَخْتَلِفُونَ فِيهِ وَلِيَعْلَمَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ أَنَّهُمْ كَانُوا۟ كَٰذِبِينَ

Yakub Ibn NugmanБулачагын да ихтилаф кылышкан кыямәт көнен күрсәтмәк өчен Аллаһ барча кешеләрне тергезер һәм кәферләрне дә үзләренең ялганчы икәнлекләрен белсеннәр өчен тергезер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَا قَوْلُنَا لِشَىْءٍ إِذَآ أَرَدْنَٰهُ أَن نَّقُولَ لَهُۥ كُن فَيَكُونُ

Yakub Ibn NugmanБез бер нәрсәнең булуын теләсәк, ул нәрсәнең бар булуы өчен "бар бул!" – дип әйтүебез җитә, һич кичекмичә бар булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ هَاجَرُوا۟ فِى ٱللَّهِ مِنۢ بَعْدِ مَا ظُلِمُوا۟ لَنُبَوِّئَنَّهُمْ فِى ٱلدُّنْيَا حَسَنَةً وَلَأَجْرُ ٱلْـَٔاخِرَةِ أَكْبَرُ لَوْ كَانُوا۟ يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanЗалимнәрдән золым күргәннән соң, хак мөэминнәр иркен урынга күчеп киттеләр, Без аларга дөньяда ук яхшы тормыш бирербез, янә аларга ахирәттә биреләчәк нигъмәт дәхидә олугърак, әгәр шуны кешеләр белсәләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ صَبَرُوا۟ وَعَلَىٰ رَبِّهِمْ يَتَوَكَّلُونَ

Yakub Ibn NugmanУл күчеп китүче мөэминнәр кәферләрнең җәберләүләренә һәм башка авырлыкларга сабыр итәләр, чыдыйлар вә һәрвакыт Раббыларына тәвәккәл кылалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أَرْسَلْنَا مِن قَبْلِكَ إِلَّا رِجَالًا نُّوحِىٓ إِلَيْهِمْ فَسْـَٔلُوٓا۟ أَهْلَ ٱلذِّكْرِ إِن كُنتُمْ لَا تَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanСиннән элек тә синең кеби ирләрне пәйгамбәр итеп җибәрдек вә аларга шәригать хөкемнәрене вәхий кылдык, югыйсә, бервакытта да фәрештәләрне пәйгамбәр итеп җибәрмәдек, белмәгән һәрнәрсәгезне белгән кешеләрдән сорагыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بِٱلْبَيِّنَٰتِ وَٱلزُّبُرِ وَأَنزَلْنَآ إِلَيْكَ ٱلذِّكْرَ لِتُبَيِّنَ لِلنَّاسِ مَا نُزِّلَ إِلَيْهِمْ وَلَعَلَّهُمْ يَتَفَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanУл пәйгамбәрләрне могҗизалар вә китап белән җибәрдек. Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа Коръән иңдердек, кешеләр өчен хаслап иңдерелгән шәригать хөкемнәрен өйрәтмәклегең өчен, шаять ишетеп, фикерләп карарлар вә аңлап кабул итәрләр!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَأَمِنَ ٱلَّذِينَ مَكَرُوا۟ ٱلسَّيِّـَٔاتِ أَن يَخْسِفَ ٱللَّهُ بِهِمُ ٱلْأَرْضَ أَوْ يَأْتِيَهُمُ ٱلْعَذَابُ مِنْ حَيْثُ لَا يَشْعُرُونَ

Yakub Ibn NugmanХакка каршы мәкерлек кылган явыз кешеләр, аларны җир йотудан яки һич көтмәгән җирдән Аллаһуның ґәзабы тотудан имин булалармы? Бу эш булмас дип уйлыйлармы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوْ يَأْخُذَهُمْ فِى تَقَلُّبِهِمْ فَمَا هُم بِمُعْجِزِينَ

Yakub Ibn NugmanЯки аларны Аллаһ йөргән җирләрендә юлда һәлак итүдән имин булалармы? Алар Аллаһуны гаҗиз итә алмаслар, ягъни Аның ґәзабына каршы тора алмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوْ يَأْخُذَهُمْ عَلَىٰ تَخَوُّفٍ فَإِنَّ رَبَّكُمْ لَرَءُوفٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanЯки Аллаһ аларны куркынычлар астында тотудан иминнәрме? Бу хәлләр булмас, дип, тыныч торалармы? Моннан соң тәүбә итеп Аллаһ юлына кайткан кешеләргә Раббыгыз, әлбәттә, шәфкатьле вә рәхимле.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوَلَمْ يَرَوْا۟ إِلَىٰ مَا خَلَقَ ٱللَّهُ مِن شَىْءٍ يَتَفَيَّؤُا۟ ظِلَٰلُهُۥ عَنِ ٱلْيَمِينِ وَٱلشَّمَآئِلِ سُجَّدًا لِّلَّهِ وَهُمْ دَٰخِرُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ бар иткән һәрнәрсәгә карап гыйбрәтләр алсагызчы, ул нәрсәләрнең уңыннан да сулыннан да күләгәләре йөрер, вә түбәнчелек белән Аллаһуга баш иеп, Аңа итагать итәрләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلِلَّهِ يَسْجُدُ مَا فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ مِن دَآبَّةٍ وَٱلْمَلَٰٓئِكَةُ وَهُمْ لَا يَسْتَكْبِرُونَ

Yakub Ibn NugmanҖирдәге җан ияләреннән вә күкләрдә булган нәрсәләр һәм фәрештәләр Аллаһуга сәҗдә кылалар, ул фәрештәләр Аллаһуга сәҗдә кылудан зурланмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَخَافُونَ رَبَّهُم مِّن فَوْقِهِمْ وَيَفْعَلُونَ مَا يُؤْمَرُونَ

Yakub Ibn NugmanВә ул фәрештәләр өсләрендә булган Раббыларыннан, яки Аның ґәзабыннан куркырлар вә Аллаһудан нәрсә боерылса, шуны эшләрләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالَ ٱللَّهُ لَا تَتَّخِذُوٓا۟ إِلَٰهَيْنِ ٱثْنَيْنِ إِنَّمَا هُوَ إِلَٰهٌ وَٰحِدٌ فَإِيَّٰىَ فَٱرْهَبُونِ

Yakub Ibn NugmanАллаһ әйтте: "Ике Илаһә тотмагыз, Ул – Аллаһ ялгыз гына, бер Илаһә, Миннән генә куркыгыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَهُۥ مَا فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَلَهُ ٱلدِّينُ وَاصِبًا أَفَغَيْرَ ٱللَّهِ تَتَّقُونَ

Yakub Ibn NugmanҖирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр Аллаһ мөлкедер вә хак дин – Аллаһ динедер, ягъни ислам дине генә диндер, башка диннәр вә Коръән сөннәттән башка гамәлләр – барысы да батылдыр. Әйә сез Аллаһудан башкадан куркасызмы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا بِكُم مِّن نِّعْمَةٍ فَمِنَ ٱللَّهِ ثُمَّ إِذَا مَسَّكُمُ ٱلضُّرُّ فَإِلَيْهِ تَجْـَٔرُونَ

Yakub Ibn NugmanСезнең кулыгызда булган нигъмәтләр һәммәсе Аллаһудандыр, әгәр сезгә бер зарар ирешсә, авыз күтәреп, Аллаһуга зарыйлык кыласыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ إِذَا كَشَفَ ٱلضُّرَّ عَنكُمْ إِذَا فَرِيقٌ مِّنكُم بِرَبِّهِمْ يُشْرِكُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр сездән ул зарарны алсак, сездән бер таифә нәрсәнедер Аллаһуга тиң кылып, мөшрик буладыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِيَكْفُرُوا۟ بِمَآ ءَاتَيْنَٰهُمْ فَتَمَتَّعُوا۟ فَسَوْفَ تَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар Аллаһуга мәхлукны тиң кылалар, Аллаһ биргән нигъмәтләргә көферлек кылыр өчен, сез көфран нигъмәт кылучылар дөньяда аз гына файдаланыгыз, тиздән ґәзабларын белерсез!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَجْعَلُونَ لِمَا لَا يَعْلَمُونَ نَصِيبًا مِّمَّا رَزَقْنَٰهُمْ تَٱللَّهِ لَتُسْـَٔلُنَّ عَمَّا كُنتُمْ تَفْتَرُونَ

Yakub Ibn NugmanМөшрикләр Без ризыкландырган игеннәрдән һичнәрсә белмәгән сынымнарга өлеш чыгаралар ягъни, сынымнар файдасына садака бирәләр. Үземнең хөрмәтле "Аллаһ" исемем белән ант итеп әйтәмен ки, бу эшләрегездән соралырсыз, каты хөкемгә калырсыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَجْعَلُونَ لِلَّهِ ٱلْبَنَٰتِ سُبْحَٰنَهُۥ وَلَهُم مَّا يَشْتَهُونَ

Yakub Ibn NugmanДәхи Аллаһуның кызлары бар, дип, ифтира кылалар, мондый кимчелектән Аллаһуны пакь дип белегез! Алар фикеренчә: үзләре сөйгән ир балалар аларга була да, әмма алар сөймәгән кыз балалар Аллаһуга була, имеш.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا بُشِّرَ أَحَدُهُم بِٱلْأُنثَىٰ ظَلَّ وَجْهُهُۥ مُسْوَدًّا وَهُوَ كَظِيمٌ

Yakub Ibn NugmanӘгәр ул мөшрикләрнең берсенә "кыз балаң туган", дип, сөенеч бирелсә, хатынына ачуланып, дусларыннан оялып, йөзе каралып китәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَتَوَٰرَىٰ مِنَ ٱلْقَوْمِ مِن سُوٓءِ مَا بُشِّرَ بِهِۦٓ أَيُمْسِكُهُۥ عَلَىٰ هُونٍ أَمْ يَدُسُّهُۥ فِى ٱلتُّرَابِ أَلَا سَآءَ مَا يَحْكُمُونَ

Yakub Ibn NugmanКыз белән сөенеч бирелгәнлектән хурланып кауменнән качадыр, уйлап торадыр: бу кызны хурланып кына асрыйммы икән? Яки тереләтә туфракка күмеп таптыйммы икән, дип. Әгаһ булсыннар, кылган эшләре нинди яман кабәхәт эштер!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِلَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِٱلْـَٔاخِرَةِ مَثَلُ ٱلسَّوْءِ وَلِلَّهِ ٱلْمَثَلُ ٱلْأَعْلَىٰ وَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ

Yakub Ibn NugmanАхирәт көненә ышанмаган кәферләрнең кабәхәт мисаллары бардыр. Шулардан берсе – үз балаларын үтерүләре. Әмма Аллаһу тәгаләнең бөеклегенә вә олугълыгына күркәм мисаллар бар, вә Ул – Аллаһ һәр эштә җиңүче вә хикмәт белән эш кылучы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ يُؤَاخِذُ ٱللَّهُ ٱلنَّاسَ بِظُلْمِهِم مَّا تَرَكَ عَلَيْهَا مِن دَآبَّةٍ وَلَٰكِن يُؤَخِّرُهُمْ إِلَىٰٓ أَجَلٍ مُّسَمًّى فَإِذَا جَآءَ أَجَلُهُمْ لَا يَسْتَـْٔخِرُونَ سَاعَةً وَلَا يَسْتَقْدِمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Аллаһ, кешеләрне кылган гөнаһлары өчен дөньяда ґәзаб кыла торган булса иде, җир өстендә һичбер мәхлукны калдырмыйча, һәммәсен һәлак итәр иде, ләкин һәлак итмичә билгеле вакыткача кичектерә, билгеләнгән вакыт җиткәч, бер сәгать соңга калмас вә бер сәгать алдан ґәзаб ителмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَجْعَلُونَ لِلَّهِ مَا يَكْرَهُونَ وَتَصِفُ أَلْسِنَتُهُمُ ٱلْكَذِبَ أَنَّ لَهُمُ ٱلْحُسْنَىٰ لَا جَرَمَ أَنَّ لَهُمُ ٱلنَّارَ وَأَنَّهُم مُّفْرَطُونَ

Yakub Ibn NugmanШулай итеп, мөшрик ахмаклар үзләре өчен мәкрүһ күргән нәрсәләр белән Аллаһуны сыйфатлыйлар, ялган булганы хәлдә, аларның телләре әйтер: "Безгә ахирәттә яхшылык вә олугъ дәрәҗәләр булачак", – дип. Шик юк: аларга ахирәттә ут ґәзабы булачак вә һәркемнән элек алар керәчәкләр җәһәннәмгә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تَٱللَّهِ لَقَدْ أَرْسَلْنَآ إِلَىٰٓ أُمَمٍ مِّن قَبْلِكَ فَزَيَّنَ لَهُمُ ٱلشَّيْطَٰنُ أَعْمَٰلَهُمْ فَهُوَ وَلِيُّهُمُ ٱلْيَوْمَ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanҮземнең "Аллаһ" дигән исемем белән ант итеп әйтәмен ки: синнән әүвәлге өммәтләргә дә пәйгамбәрләр җибәрдек, шайтан аларның кылган батыл гамәлләрен үзләренә яхшы эш итеп күрсәтте шайтан бу көндә аларга юлдаштыр, аларга ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булачак.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أَنزَلْنَا عَلَيْكَ ٱلْكِتَٰبَ إِلَّا لِتُبَيِّنَ لَهُمُ ٱلَّذِى ٱخْتَلَفُوا۟ فِيهِ وَهُدًى وَرَحْمَةً لِّقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanСиңа Коръәнне иңдердек төрлечә булган батыл диннәр арасыннан бер хак динне ачык бәян итәр өчен һәм дә аның белән гамәл кылучы мөэминнәргә һидәят вә рәхмәт булсын өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱللَّهُ أَنزَلَ مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً فَأَحْيَا بِهِ ٱلْأَرْضَ بَعْدَ مَوْتِهَآ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً لِّقَوْمٍ يَسْمَعُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ күктән яңгыр яудырып үлгән җирне тергезде. Сүзне ишетеп фәһемли белүчеләргә Аллаһуның бу эшендә Аның берлегенә дәлил бар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّ لَكُمْ فِى ٱلْأَنْعَٰمِ لَعِبْرَةً نُّسْقِيكُم مِّمَّا فِى بُطُونِهِۦ مِنۢ بَيْنِ فَرْثٍ وَدَمٍ لَّبَنًا خَالِصًا سَآئِغًا لِّلشَّٰرِبِينَ

Yakub Ibn NugmanВә сезгә хайваннарда да гыйбрәтләр бардыр: кан белән тизәк арасыннан чыккан сөтне сезгә эчерәбез, ул сөт эчүчегә ләззәтледер. Ягъни сыерның ашаган, эчкән нәрсәсе канга, иткә, сөткә, тизәккә вә сидеккә бүленә. Шуны кем эшли ала? Шул эш гакыллы кешегә гыйбрәт түгелме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِن ثَمَرَٰتِ ٱلنَّخِيلِ وَٱلْأَعْنَٰبِ تَتَّخِذُونَ مِنْهُ سَكَرًا وَرِزْقًا حَسَنًا إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً لِّقَوْمٍ يَعْقِلُونَ

Yakub Ibn NugmanВә Без үстергән хөрмә, йөзем җимешләреннән эчемлекләр вә башка яхшы ашамлыклар ясыйсыз. Гакыллы кешеләр өчен бу нәрсәләрдә дә гамәлләр бар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَوْحَىٰ رَبُّكَ إِلَى ٱلنَّحْلِ أَنِ ٱتَّخِذِى مِنَ ٱلْجِبَالِ بُيُوتًا وَمِنَ ٱلشَّجَرِ وَمِمَّا يَعْرِشُونَ

Yakub Ibn NugmanРаббың бал кортларына вәхий кылды: "Ий бал кортлары тауларда, агачларда вә кешеләр тора торган җайларда үзегезгә оя ясагыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ كُلِى مِن كُلِّ ٱلثَّمَرَٰتِ فَٱسْلُكِى سُبُلَ رَبِّكِ ذُلُلًا يَخْرُجُ مِنۢ بُطُونِهَا شَرَابٌ مُّخْتَلِفٌ أَلْوَٰنُهُۥ فِيهِ شِفَآءٌ لِّلنَّاسِ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً لِّقَوْمٍ يَتَفَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanСоңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз вә итагать итеп, мин әмер кылган юлга керегез!" – дип. Бал кортлары кешеләр өчен эчләреннән төрле төстәге балларны чыгарып бирәләр, ул балларда ашар өчен тәме дә Һәм кешеләр өчен шифасы да бар. Фикерли белгән кешеләр өчен бал кортларының эшендә зур гыйбрәт вә дөреслек бардыр. Ягъни, бал кортларына һичкем дәрес бирә алмас, ләкин кешеләр бал кортларыннан дәрес алалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱللَّهُ خَلَقَكُمْ ثُمَّ يَتَوَفَّىٰكُمْ وَمِنكُم مَّن يُرَدُّ إِلَىٰٓ أَرْذَلِ ٱلْعُمُرِ لِكَىْ لَا يَعْلَمَ بَعْدَ عِلْمٍ شَيْـًٔا إِنَّ ٱللَّهَ عَلِيمٌ قَدِيرٌ

Yakub Ibn NugmanИй кешеләр, сезне Аллаһ халык кылды, соңра Ул барчагызны үтерәдер, вә сездән бәгъзеләрегез күп яшәп картлык зәгыйфьлегенә кайтарылыр, хәтта әүвәлдә белгәннәрен онытып белмәсен өчен! Әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белә һәм һәрнигә кадир.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱللَّهُ فَضَّلَ بَعْضَكُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ فِى ٱلرِّزْقِ فَمَا ٱلَّذِينَ فُضِّلُوا۟ بِرَآدِّى رِزْقِهِمْ عَلَىٰ مَا مَلَكَتْ أَيْمَٰنُهُمْ فَهُمْ فِيهِ سَوَآءٌ أَفَبِنِعْمَةِ ٱللَّهِ يَجْحَدُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ, кайберләрегезне ризыкта артык кылды, ягъни дөньядагы кешеләрнең кайберләрен бай вә кайберләрен ярлы кылды. "Шул тигезсезлекне Аллаһ тигезләмәгәч, кем тигезли ала? Бу эш гыйбрәт түгелме?" Аллаһ биргән байлыкны кешеләр һәммәсе бертигез файдаланырга бурычлы булсалар да, байлар байлыкларын кул асларында булган ярлы кешеләргә бирергә теләмиләр, яки алар байлыкны Аллаһ биргәнлекне инкяр итеп, ул байлыкларны безгә сынымнар бирде диләрме? Яки үзебез булдырабыз диләрме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱللَّهُ جَعَلَ لَكُم مِّنْ أَنفُسِكُمْ أَزْوَٰجًا وَجَعَلَ لَكُم مِّنْ أَزْوَٰجِكُم بَنِينَ وَحَفَدَةً وَرَزَقَكُم مِّنَ ٱلطَّيِّبَٰتِ أَفَبِٱلْبَٰطِلِ يُؤْمِنُونَ وَبِنِعْمَتِ ٱللَّهِ هُمْ يَكْفُرُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ, сезнең өчен үз җенесегездән хатыннар халык кылды, вә хатыннарыгыздан сезгә балалар вә балаларның балаларын яратты, вә сезне хәләл яхшы ризыклар белән ризыкландырды, әйә кире кешеләр ялганга ышанып Аллаһ нигъмәтләрен инкяр итәләрме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَعْبُدُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ مَا لَا يَمْلِكُ لَهُمْ رِزْقًا مِّنَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ شَيْـًٔا وَلَا يَسْتَطِيعُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһудан бизеп сынымнарга гыйбадәт кылалар ки, ул сынымнары аларга күктән дә һәм җирдән дә бернинди ризык бирмәгән, бирергә көче дә җитмәгән яраксыз нәрсәләрдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَا تَضْرِبُوا۟ لِلَّهِ ٱلْأَمْثَالَ إِنَّ ٱللَّهَ يَعْلَمُ وَأَنتُمْ لَا تَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга һичнәрсәне мисал кылмагыз! Чөнки Ул һичнәрсәгә охшамыйдыр, Аллаһ, әлбәттә, һәрнәрсәне беләдер, әмма сез күп нәрсәне белмисез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ضَرَبَ ٱللَّهُ مَثَلًا عَبْدًا مَّمْلُوكًا لَّا يَقْدِرُ عَلَىٰ شَىْءٍ وَمَن رَّزَقْنَٰهُ مِنَّا رِزْقًا حَسَنًا فَهُوَ يُنفِقُ مِنْهُ سِرًّا وَجَهْرًا هَلْ يَسْتَوُۥنَ ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ بَلْ أَكْثَرُهُمْ لَا يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ мисал китерә: үзен дә тәэмин итә алмый, башка кешегә дә һичнәрсә бирә алмый загыйфь бер кол, дәхи Без берәүгә мал вә яхшы ризык бирдек, ул шул малдан күрсәтеп вә күрсәтмичә мохтаҗларга бирер, бу ике кеше бер тигез булырлармы? Хакыйкый мактау Аллаһуга хасдыр, бәлки күп кешеләр белмиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَضَرَبَ ٱللَّهُ مَثَلًا رَّجُلَيْنِ أَحَدُهُمَآ أَبْكَمُ لَا يَقْدِرُ عَلَىٰ شَىْءٍ وَهُوَ كَلٌّ عَلَىٰ مَوْلَىٰهُ أَيْنَمَا يُوَجِّههُّ لَا يَأْتِ بِخَيْرٍ هَلْ يَسْتَوِى هُوَ وَمَن يَأْمُرُ بِٱلْعَدْلِ وَهُوَ عَلَىٰ صِرَٰطٍ مُّسْتَقِيمٍ

Yakub Ibn NugmanЯнә Аллаһ, ике ирне мисал кыладыр: берсе телсез һичнәрсә аңламый, бер эш тә эшли алмый, кайда гына барса да бер файда китерә алмый, фәкать хуҗасына йөк булып тора иде, шул телсез загыйфь кеше туры юлны табып изге гамәлләр кылган, файдалы эшләрне эшләгән һәм башкаларны да гаделлеккә изге гамәлләргә өндәгән көчле кеше кеби булырмы? Әлбәттә, тигез булмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلِلَّهِ غَيْبُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَمَآ أَمْرُ ٱلسَّاعَةِ إِلَّا كَلَمْحِ ٱلْبَصَرِ أَوْ هُوَ أَقْرَبُ إِنَّ ٱللَّهَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ

Yakub Ibn NugmanКүкләрдәге вә җирдәге яшерен нәрсәләрне белмәк Аллаһуга хастыр, вә кыямәтнең булуы күз кыскан хәтле тиз булыр, яки күз кысканнан да тизрәк булыр, шиксез Аллаһ һәрнәрсәгә кадирдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱللَّهُ أَخْرَجَكُم مِّنۢ بُطُونِ أُمَّهَٰتِكُمْ لَا تَعْلَمُونَ شَيْـًٔا وَجَعَلَ لَكُمُ ٱلسَّمْعَ وَٱلْأَبْصَٰرَ وَٱلْأَفْـِٔدَةَ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ, сезне аналарыгызның карыныннан чыгарды ул вакытта һичнәрсә белми идегез, сезгә колак, күз вә күңел бирде шулар белән белә башладыгыз, шуларны уйласагыз, шаять шөкер итәрсез!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ يَرَوْا۟ إِلَى ٱلطَّيْرِ مُسَخَّرَٰتٍ فِى جَوِّ ٱلسَّمَآءِ مَا يُمْسِكُهُنَّ إِلَّا ٱللَّهُ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ لِّقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйә ул гафил кешеләр һавадагы кошларга карап гыйбрәт алмыйлармы? Ул кошлар күктә һава эчендә Аллаһ әмере белән очалар, аларны һавада күтәрүче юк, мәгәр аларны Аллаһ күтәрә. Аллаһуның бу эшендә дә гыйбрәтләр бар иман китергән кешеләр өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱللَّهُ جَعَلَ لَكُم مِّنۢ بُيُوتِكُمْ سَكَنًا وَجَعَلَ لَكُم مِّن جُلُودِ ٱلْأَنْعَٰمِ بُيُوتًا تَسْتَخِفُّونَهَا يَوْمَ ظَعْنِكُمْ وَيَوْمَ إِقَامَتِكُمْ وَمِنْ أَصْوَافِهَا وَأَوْبَارِهَا وَأَشْعَارِهَآ أَثَٰثًا وَمَتَٰعًا إِلَىٰ حِينٍ

Yakub Ibn NugmanАллаһ өйләрегезне сезгә торырга урын кылды, дәхи сезгә хайван тиреләреннән өйләр кылды, ул өйләр күчеп йөрегән вакытыгызда һәм бер урында торганда да сезнең өчен җиңелдер, вә аларның йоннарыннан, ял койрык төкләреннән файдаланып үзегезгә кирәк нәрсәләрне ясыйсыз, һәм башка нәрсәләрдән әҗәлегез җиткәнче файдаланасыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱللَّهُ جَعَلَ لَكُم مِّمَّا خَلَقَ ظِلَٰلًا وَجَعَلَ لَكُم مِّنَ ٱلْجِبَالِ أَكْنَٰنًا وَجَعَلَ لَكُمْ سَرَٰبِيلَ تَقِيكُمُ ٱلْحَرَّ وَسَرَٰبِيلَ تَقِيكُم بَأْسَكُمْ كَذَٰلِكَ يُتِمُّ نِعْمَتَهُۥ عَلَيْكُمْ لَعَلَّكُمْ تُسْلِمُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ, үзе халык кылган агач вә тауларны сезгә күләгә кылды, вә таулардан сезгә пәрдә була торган урыннар кылды, вә сезгә кызудан саклый торган күлмәкләр кылды, һәм дә сугышларда саклый торган сугыш күлмәкләрен кылды. Әнә шулай Аллаһ сезгә нигъмәтләрен тәмам кылыр, шаять шөкер итеп, Аллаһуга итагатьле мөселман булырсыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِن تَوَلَّوْا۟ فَإِنَّمَا عَلَيْكَ ٱلْبَلَٰغُ ٱلْمُبِينُ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Коръән хөкемнәрен кабул итеп мөселман булудан баш тартсалар, сиңа фәкать Аллаһ хөкемнәрен ирештерү генә ляземдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَعْرِفُونَ نِعْمَتَ ٱللَّهِ ثُمَّ يُنكِرُونَهَا وَأَكْثَرُهُمُ ٱلْكَٰفِرُونَ

Yakub Ibn NugmanНигъмәтләрнең Аллаһудан икәнен белерләр, соңра инкяр итәрләр, аларның күбрәге кәферләрдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَوْمَ نَبْعَثُ مِن كُلِّ أُمَّةٍ شَهِيدًا ثُمَّ لَا يُؤْذَنُ لِلَّذِينَ كَفَرُوا۟ وَلَا هُمْ يُسْتَعْتَبُونَ

Yakub Ibn NugmanКыямәт көнне һәр өммәтнең пәйгамбәрен вә башка шәһитләрне кубарырбыз, өммәтләре өстеннән шәһадәт бирерләр, соңра кәферләрнең һичберсенә сөйләргә рөхсәт бирелмәс һәм Аллаһуның ризалыгын кәсеб итәргә тәкълиф ителмәсләр, ягъни ул көндә Аллаһуның ризалыгын кәсеб итә алмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا رَءَا ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ ٱلْعَذَابَ فَلَا يُخَفَّفُ عَنْهُمْ وَلَا هُمْ يُنظَرُونَ

Yakub Ibn NugmanЗалимнәр ґәзабны күргәндә алардан ґәзаб җиңеләйтелмәс һәм ґәзабка кермичә торырга аз гына да вакыт бирелмәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا رَءَا ٱلَّذِينَ أَشْرَكُوا۟ شُرَكَآءَهُمْ قَالُوا۟ رَبَّنَا هَٰٓؤُلَآءِ شُرَكَآؤُنَا ٱلَّذِينَ كُنَّا نَدْعُوا۟ مِن دُونِكَ فَأَلْقَوْا۟ إِلَيْهِمُ ٱلْقَوْلَ إِنَّكُمْ لَكَٰذِبُونَ

Yakub Ibn NugmanМөшрикләр Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрен күргәч әйтер: "Ий Раббыбыз ошбулар синнән башка гыйбадәт вә сиңа тиң кылган нәрсәләребездер", – дип, сынымнары әйтерләр: "Безне Аллаһуга тиң кылуыгыз ялган эшегез иде".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَلْقَوْا۟ إِلَى ٱللَّهِ يَوْمَئِذٍ ٱلسَّلَمَ وَضَلَّ عَنْهُم مَّا كَانُوا۟ يَفْتَرُونَ

Yakub Ibn NugmanВә ул көндә барчасы Аллаһуга баш иярләр, ләкин эш узган булыр, вә алардан Аллаһуга тиң кылган сынымнары качарлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ وَصَدُّوا۟ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ زِدْنَٰهُمْ عَذَابًا فَوْقَ ٱلْعَذَابِ بِمَا كَانُوا۟ يُفْسِدُونَ

Yakub Ibn NugmanКәферләргә кәфер булганнары өчен вә явызлыклар кылып вә кешеләрне Аллаһ юлыннан тыйганнары өчен ґәзаб өстенә ґәзаб арттырып, ґәзаб кылырбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَوْمَ نَبْعَثُ فِى كُلِّ أُمَّةٍ شَهِيدًا عَلَيْهِم مِّنْ أَنفُسِهِمْ وَجِئْنَا بِكَ شَهِيدًا عَلَىٰ هَٰٓؤُلَآءِ وَنَزَّلْنَا عَلَيْكَ ٱلْكِتَٰبَ تِبْيَٰنًا لِّكُلِّ شَىْءٍ وَهُدًى وَرَحْمَةً وَبُشْرَىٰ لِلْمُسْلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanКыямәт көнендә һәр өммәткә үзараларына җибәрелгән пәйгамбәрне шаһит итеп кубарырбыз, вә сине дә, ий Мухәммәд г-м, үз өммәтеңә шаһит итеп китерербез. Вә сиңа Коръән иңдердек һәрнәрсәне ап-ачык итеп, вә мөэминнәргә һидәят, рәхмәт вә сөенеч итеп иңдердек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱللَّهَ يَأْمُرُ بِٱلْعَدْلِ وَٱلْإِحْسَٰنِ وَإِيتَآئِ ذِى ٱلْقُرْبَىٰ وَيَنْهَىٰ عَنِ ٱلْفَحْشَآءِ وَٱلْمُنكَرِ وَٱلْبَغْىِ يَعِظُكُمْ لَعَلَّكُمْ تَذَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Аллаһу тәгалә һәр эштә гадел булырга һәм дин вә мөселманнар файдасына яхшы эшләр кылырга вә якын кардәшләрнең хакын үтәргә боерадыр вә Аллаһ сезне тыядыр фәхеш хәрам эшләрдән вә шәригать белән сабит булмаган бидеґәт гамәлләрдән һәм зураеп хактан качудан, хаксыз золым итүдән. Аллаһ сезне вәгәзьли, шаять вәгазьләнерсез!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَوْفُوا۟ بِعَهْدِ ٱللَّهِ إِذَا عَٰهَدتُّمْ وَلَا تَنقُضُوا۟ ٱلْأَيْمَٰنَ بَعْدَ تَوْكِيدِهَا وَقَدْ جَعَلْتُمُ ٱللَّهَ عَلَيْكُمْ كَفِيلًا إِنَّ ٱللَّهَ يَعْلَمُ مَا تَفْعَلُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Аллаһуга ґәһед яки вәгъдә бирсәгез, әлбәттә, аны үтәгез! Аллаһ исеме белән әйткән антларыгызны бозмагыз! Тәхкыйк сез Аллаһ исеме белән ант иткәндә Аллаһуны кәфил иткән буласыз. Әлбәттә, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне беләдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا تَكُونُوا۟ كَٱلَّتِى نَقَضَتْ غَزْلَهَا مِنۢ بَعْدِ قُوَّةٍ أَنكَٰثًا تَتَّخِذُونَ أَيْمَٰنَكُمْ دَخَلًۢا بَيْنَكُمْ أَن تَكُونَ أُمَّةٌ هِىَ أَرْبَىٰ مِنْ أُمَّةٍ إِنَّمَا يَبْلُوكُمُ ٱللَّهُ بِهِۦ وَلَيُبَيِّنَنَّ لَكُمْ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ مَا كُنتُمْ فِيهِ تَخْتَلِفُونَ

Yakub Ibn NugmanИй сез мөэминнәр, антыгызны бозып, бөтен көчен куеп йоннан эрләгән яхшы җепләрен сүтеп, өзгәләп яраксыз иткән юләр хатын кеби булмагыз! Сез үзара хәйлә өчен ант итсәгез, әгәр үзегез башкалардан аз булсагыз сугышмыйбыз дип ант итсәгез, күбәйсәгез, шул антыгызны бозып сугышырга башлыйсыз. Тәхкыйк Аллаһ сезне ант итүләрегез белән сыныйдыр. Аллаһ хөкемнәренә хыйлаф эшләрегезне кыямәт көнендә, әлбәттә, Аллаһ, үзегезгә белдерер һәм хөкем итәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ شَآءَ ٱللَّهُ لَجَعَلَكُمْ أُمَّةً وَٰحِدَةً وَلَٰكِن يُضِلُّ مَن يَشَآءُ وَيَهْدِى مَن يَشَآءُ وَلَتُسْـَٔلُنَّ عَمَّا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Аллаһ теләгән булса иде, әлбәттә, барчагызны бер диндә кылыр иде, ләкин Аллаһ, теләгән кешеләрен адаштыра вә теләгән кешеләрен туры юлга сала. Кыйлган эшләрегездән, әлбәттә соралырсыз, сакланып эш кылыгыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا تَتَّخِذُوٓا۟ أَيْمَٰنَكُمْ دَخَلًۢا بَيْنَكُمْ فَتَزِلَّ قَدَمٌۢ بَعْدَ ثُبُوتِهَا وَتَذُوقُوا۟ ٱلسُّوٓءَ بِمَا صَدَدتُّمْ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ وَلَكُمْ عَذَابٌ عَظِيمٌ

Yakub Ibn NugmanАнтларыгызны хәйлә белән кылмагыз, әгәр хыянәт юл белән ант итсәгез, аякларыгыз хакка беркетелгәннән соң аннан таяр, Аллаһ юлыннан тыелганыгыз, ягъни Аның юлыннан чыкканыгыз өчен каты ґәзаблар татырсыз, Аллаһ исеме илә ант итеп шул антны үтәү дә Аллаһ юлыдыр, әгәр антларыгызда тормасагыз ахирәттә сезгә каты ґәзаб булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا تَشْتَرُوا۟ بِعَهْدِ ٱللَّهِ ثَمَنًا قَلِيلًا إِنَّمَا عِندَ ٱللَّهِ هُوَ خَيْرٌ لَّكُمْ إِن كُنتُمْ تَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ исеме белән әйткән антларыгызны дөнья малы өчен бозмагыз! Антларын, вәгъдәләрен бозмаган кешеләргә ахирәттә Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләр, әлбәттә, хәерледер, әгәр белсәгез!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا عِندَكُمْ يَنفَدُ وَمَا عِندَ ٱللَّهِ بَاقٍ وَلَنَجْزِيَنَّ ٱلَّذِينَ صَبَرُوٓا۟ أَجْرَهُم بِأَحْسَنِ مَا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanСезнең кулыгызда булган нәрсәләр һәммәсе бетәчәк, әмма Аллаһ кулында булган нәрсәләр мәңгегә каладыр. Аллаһ кушканча яшәп вә Ул кушканча дин тотарга бөтен авырлыкларны күтәрүче сабыр мөэминнәргә, әлбәттә, кылган изге гамәлләренең яхшырагы белән җәза кылырбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَنْ عَمِلَ صَٰلِحًا مِّن ذَكَرٍ أَوْ أُنثَىٰ وَهُوَ مُؤْمِنٌ فَلَنُحْيِيَنَّهُۥ حَيَوٰةً طَيِّبَةً وَلَنَجْزِيَنَّهُمْ أَجْرَهُم بِأَحْسَنِ مَا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanИзге гамәлләр кылган хак мөэминнәр кирәк – ир булсыннар, кирәк – хатын булсыннар, аларга дөнья вә ахирәт хуш тереклек бирербез, вә аларга кылган гамәлләреннән күркәмрәк әҗерен бирербез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِذَا قَرَأْتَ ٱلْقُرْءَانَ فَٱسْتَعِذْ بِٱللَّهِ مِنَ ٱلشَّيْطَٰنِ ٱلرَّجِيمِ

Yakub Ibn NugmanИй мөэмин бәндәм, әгәр Коръән укырга теләсәң, башта "Әгузү-билләһи-минәш-шайтанир-раҗим", дип әйт!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّهُۥ لَيْسَ لَهُۥ سُلْطَٰنٌ عَلَى ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَلَىٰ رَبِّهِمْ يَتَوَكَّلُونَ

Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, ул шайтанның иман китереп шәригать хөкемнәрен тулысынча үтәү өчен Аллаһуга тәвәккәл кылган хак мөэминнәргә ихтыяры юктыр, ягъни үзенә ияртергә көче җитмәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَا سُلْطَٰنُهُۥ عَلَى ٱلَّذِينَ يَتَوَلَّوْنَهُۥ وَٱلَّذِينَ هُم بِهِۦ مُشْرِكُونَ

Yakub Ibn NugmanБәлки шайтанның ихтыяры булыр, аны дус тоткан вә аны Аллаһуга тиңдәш кылган кешеләргә аларны үзе теләгәнчә аздырыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا بَدَّلْنَآ ءَايَةً مَّكَانَ ءَايَةٍ وَٱللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا يُنَزِّلُ قَالُوٓا۟ إِنَّمَآ أَنتَ مُفْتَرٍۭ بَلْ أَكْثَرُهُمْ لَا يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Без бер аятьнең хөкемен бетереп, аны икенче аять белән алыштырсак, Аллаһ белүчерәктер, нинди аять иңдерергә, шулай итеп, Аллаһ бер аятьне алыштырса, мөшрикләр Мухәммәд г-мгә син Аллаһуга ифтира кылучысың диләр, бәлки аларның күбрәге аятьнең алышуының хикмәтен белмиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ نَزَّلَهُۥ رُوحُ ٱلْقُدُسِ مِن رَّبِّكَ بِٱلْحَقِّ لِيُثَبِّتَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَهُدًى وَبُشْرَىٰ لِلْمُسْلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Алышынган аятьне Җәбраил г-м Аллаһудан хаклык белән иңдерде, мөэминнәрнең күңелен хаклыкка беркетер өчен вә аларга һидәят һәм сөенеч булсын өчен".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ نَعْلَمُ أَنَّهُمْ يَقُولُونَ إِنَّمَا يُعَلِّمُهُۥ بَشَرٌ لِّسَانُ ٱلَّذِى يُلْحِدُونَ إِلَيْهِ أَعْجَمِىٌّ وَهَٰذَا لِسَانٌ عَرَبِىٌّ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк беләбез: "Мухәммәдкә аятьләр Аллаһудан килми, аны кешеләр генә өйрәтә", – дигән сүзләрен. Мухәммәдне кеше генә өйрәтә дигән кешенең теле чит ил теледер, әмма Коръән ачык мәгънәле гарәп теле беләндер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِـَٔايَٰتِ ٱللَّهِ لَا يَهْدِيهِمُ ٱللَّهُ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһуның аятьләренә ышанмаган кешеләрне Аллаһ һидәяткә салмыйдыр, ахирәттә аларга рәнҗеткүче ут ґәзабы булачак.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَا يَفْتَرِى ٱلْكَذِبَ ٱلَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِـَٔايَٰتِ ٱللَّهِ وَأُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْكَٰذِبُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга ялганны ифтира итүчеләр Аллаһуның аятьләренә иман китермәгән кешеләрдер вә ул кешеләр ялганчылардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَن كَفَرَ بِٱللَّهِ مِنۢ بَعْدِ إِيمَٰنِهِۦٓ إِلَّا مَنْ أُكْرِهَ وَقَلْبُهُۥ مُطْمَئِنٌّۢ بِٱلْإِيمَٰنِ وَلَٰكِن مَّن شَرَحَ بِٱلْكُفْرِ صَدْرًا فَعَلَيْهِمْ غَضَبٌ مِّنَ ٱللَّهِ وَلَهُمْ عَذَابٌ عَظِيمٌ

Yakub Ibn NugmanБерәү иман китереп мөселман булганнан соң Аллаһуга кәфер булса, аңа җәһәннәм ґәзабы тиешле булды. Мәгәр кәферләр кәфер сүзне көчләп әйттерсәләр, шул вакытта күңеле иман белән карарланган булса, ул кешенең иманына зарар килмәс. Әмма күңелләре көфергә риза булып хуш күңел белән кәфер сүзен әйтсәләр, аларга Аллаһуның ачуыдыр һәм дә аларга ахирәттә олугъ ґәзаб булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمُ ٱسْتَحَبُّوا۟ ٱلْحَيَوٰةَ ٱلدُّنْيَا عَلَى ٱلْـَٔاخِرَةِ وَأَنَّ ٱللَّهَ لَا يَهْدِى ٱلْقَوْمَ ٱلْكَٰفِرِينَ

Yakub Ibn NugmanУл кешеләр ахирәткә караганда дөньяны артык сөеп, дөнья кирәген генә кәсеп иттеләр, ахирәтне оныттылар, әлбәттә, Аллаһ ахирәтне инкяр итүчеләрне туры юлга салмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أُو۟لَٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ طَبَعَ ٱللَّهُ عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ وَسَمْعِهِمْ وَأَبْصَٰرِهِمْ وَأُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْغَٰفِلُونَ

Yakub Ibn NugmanУл кәферләрнең күңелләренә, колакларына һәм күзләренә Аллаһ мөһер басты, шуның өчен алар хакны аңламыйлар, хак сүзне тыңламыйлар һәм гыйбрәтләрне күрмиләр, бу кешеләр бөтенләй гафилләрдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَا جَرَمَ أَنَّهُمْ فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ هُمُ ٱلْخَٰسِرُونَ

Yakub Ibn NugmanШик юк, әлбәттә, алар ахирәттә хәсрәтләнүче кешеләрдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ إِنَّ رَبَّكَ لِلَّذِينَ هَاجَرُوا۟ مِنۢ بَعْدِ مَا فُتِنُوا۟ ثُمَّ جَٰهَدُوا۟ وَصَبَرُوٓا۟ إِنَّ رَبَّكَ مِنۢ بَعْدِهَا لَغَفُورٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanСоңыннан, дөреслектә, синең Раббың шул кешеләргә – алар Мәккә мөшрикләреннән күп фетнә-зарар күргәннән соң Мәдинәгә күчтеләр һәм Аллаһ юлында мөшрикләр белән сугыштылар һәм дә Аллаһ юлында төрле авырлыкларны күтәреп сабыр иттеләр, – моннан соң, әлбәттә, Аллаһ аларның әүвәлдәге гөнаһларын ярлыкаучы вә аларга рәхмәт кылучыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ تَأْتِى كُلُّ نَفْسٍ تُجَٰدِلُ عَن نَّفْسِهَا وَتُوَفَّىٰ كُلُّ نَفْسٍ مَّا عَمِلَتْ وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanКыямәт көнендә һәр кеше үзен генә якларга тырышыр, һәм ул көндә һәркемнең дөньяда кылган эшенең җәзасы тулысынча бирелер һәм савабын киметеп, яки гөнаһын арттырып һичкемгә золым ителмәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَضَرَبَ ٱللَّهُ مَثَلًا قَرْيَةً كَانَتْ ءَامِنَةً مُّطْمَئِنَّةً يَأْتِيهَا رِزْقُهَا رَغَدًا مِّن كُلِّ مَكَانٍ فَكَفَرَتْ بِأَنْعُمِ ٱللَّهِ فَأَذَٰقَهَا ٱللَّهُ لِبَاسَ ٱلْجُوعِ وَٱلْخَوْفِ بِمَا كَانُوا۟ يَصْنَعُونَ

Yakub Ibn NugmanМисал итеп Аллаһ Мәккә шәһәрен бәян итәдер ки, ул шәһәр дошманнан имин иде, һичкемнән куркусыз яшиләр иде, һәрьяктан ризыклар килеп тормышлары иркен иде, Аллаһ биргән нигъмәтләрнең иң зурысына көферлек кылдылар, Коръәнгә вә расүлгә иман китермәделәр, ислам динен кабул итмәгәннәре өчен Аллаһ аларга, тынычлыкны алып, курку бирде вә байлыкны алып, ачлык бирде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ جَآءَهُمْ رَسُولٌ مِّنْهُمْ فَكَذَّبُوهُ فَأَخَذَهُمُ ٱلْعَذَابُ وَهُمْ ظَٰلِمُونَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк аларга үзалларыннан расүл Мухәммәд г-м килде, ләкин алар аны ялганчы диделәр, ышанмадылар, залим булганнары хәлдә аларга Аллаһ ґәзабы иреште.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَكُلُوا۟ مِمَّا رَزَقَكُمُ ٱللَّهُ حَلَٰلًا طَيِّبًا وَٱشْكُرُوا۟ نِعْمَتَ ٱللَّهِ إِن كُنتُمْ إِيَّاهُ تَعْبُدُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ биргән пакь хәләл ризыклардан ашагыз һәм Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләренә шөкер итегез, әгәр Аллаһуга гына гыйбадәт кыла торган мөэминнәрдән булсагыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَا حَرَّمَ عَلَيْكُمُ ٱلْمَيْتَةَ وَٱلدَّمَ وَلَحْمَ ٱلْخِنزِيرِ وَمَآ أُهِلَّ لِغَيْرِ ٱللَّهِ بِهِۦ فَمَنِ ٱضْطُرَّ غَيْرَ بَاغٍ وَلَا عَادٍ فَإِنَّ ٱللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһ, әлбәттә, хәрам кылды сезгә үлгән хайванны, вә бугаз канын, вә дуңгызны һәм Аллаһудан башка берәр нәрсәнең исеме әйтеп бугазланган хайванны. Әмма берәү ашарга хәләл ризык тапмыйча ачка үлү ихтималы булганда гына шулардан берсен аз гына ашаса ярый, андый вакытта Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا تَقُولُوا۟ لِمَا تَصِفُ أَلْسِنَتُكُمُ ٱلْكَذِبَ هَٰذَا حَلَٰلٌ وَهَٰذَا حَرَامٌ لِّتَفْتَرُوا۟ عَلَى ٱللَّهِ ٱلْكَذِبَ إِنَّ ٱلَّذِينَ يَفْتَرُونَ عَلَى ٱللَّهِ ٱلْكَذِبَ لَا يُفْلِحُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга ялганны ифтира кылыр өчен дәлилсез үз белдегегез белән бусы – хәрам вә бусы – хәләл, дип әйтмәгез! Чөнки хәләл, хәрам кылучы Аллаһу тәгаләдер. Аллаһуга ялганны ифтира кылучылар ґәзабтан котыла алмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَتَٰعٌ قَلِيلٌ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanБу дөньяда аларга аз гына файдаланып калудыр, әмма ахирәттә аларга рәнҗеткүче каты ґәзаб булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَعَلَى ٱلَّذِينَ هَادُوا۟ حَرَّمْنَا مَا قَصَصْنَا عَلَيْكَ مِن قَبْلُ وَمَا ظَلَمْنَٰهُمْ وَلَٰكِن كَانُوٓا۟ أَنفُسَهُمْ يَظْلِمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘнгам сүрәсендә сөйләнгән хайваннарны Без яһүдләргә хәрам кылдык, Без аларга золым итмәдек, ләкин Аллаһуга карышып үзләренә золым кылдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ إِنَّ رَبَّكَ لِلَّذِينَ عَمِلُوا۟ ٱلسُّوٓءَ بِجَهَٰلَةٍ ثُمَّ تَابُوا۟ مِنۢ بَعْدِ ذَٰلِكَ وَأَصْلَحُوٓا۟ إِنَّ رَبَّكَ مِنۢ بَعْدِهَا لَغَفُورٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanНаданлык белән гөнаһлы эшләрне эшләп, соңра кичекмичә, тәүбә итеп төзәлгән кешеләргә, әлбәттә, Раббың тәүбәләре соңында ярлыкаучы вә рәхимле.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ إِبْرَٰهِيمَ كَانَ أُمَّةً قَانِتًا لِّلَّهِ حَنِيفًا وَلَمْ يَكُ مِنَ ٱلْمُشْرِكِينَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Ибраһим г-м үзенә күп кешеләрне ияртүче имам иде, Аллаһуга бик итагатьле һәм батылдан хакка кешеләрне өндәүче иде, вә һич мөшрикләрдән булмады.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

شَاكِرًا لِّأَنْعُمِهِ ٱجْتَبَىٰهُ وَهَدَىٰهُ إِلَىٰ صِرَٰطٍ مُّسْتَقِيمٍ

Yakub Ibn NugmanАллаһуның нигъмәтләренә шөкер итүче иде, Аллаһ аны пәйгамбәрлеккә сайлады вә аны туры юлга – ислам диненә күндерде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَءَاتَيْنَٰهُ فِى ٱلدُّنْيَا حَسَنَةً وَإِنَّهُۥ فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ لَمِنَ ٱلصَّٰلِحِينَ

Yakub Ibn NugmanДөньяда ук аңа яхшы нигъмәтләр вә олугъ дәрәҗәләр бирдек ки, мөэминнәр дә кәферләр дә аны яраталар, вә ул ахирәттә, әлбәттә, изгеләрдән. Анда дәрәҗәсе тагын да зуррак булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ أَوْحَيْنَآ إِلَيْكَ أَنِ ٱتَّبِعْ مِلَّةَ إِبْرَٰهِيمَ حَنِيفًا وَمَا كَانَ مِنَ ٱلْمُشْرِكِينَ

Yakub Ibn NugmanСоңра, ий Мухәммәд г-м, Без сиңа вәхий кылып боердык: "Батылдан хакка авышкан Ибраһим диненә ияр!" Ул Ибраһим мөшрикләрдән булмады һәм мөшрикләр динендә дә түгел иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَا جُعِلَ ٱلسَّبْتُ عَلَى ٱلَّذِينَ ٱخْتَلَفُوا۟ فِيهِ وَإِنَّ رَبَّكَ لَيَحْكُمُ بَيْنَهُمْ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ فِيمَا كَانُوا۟ فِيهِ يَخْتَلِفُونَ

Yakub Ibn NugmanШимбә көнне олугъламак шул кәферләр зарарына кылынды ки, алар үзләре шимбә көнне олугълар өчен тартыштылар, ягъни Муса г-м яһүдләргә җомга көнне зурлагыз диде. Әмма яһүдләр Мусага карышып шимбә көнне зурлый торган булдылар. Шуның өчен Аллаһу тәгалә яһүдләргә шимбә көнне бик зарарлы кылды, дөнья кәсебен аларга хәрам кылды. Аллаһ аларга дөнья кәсебен хәрам иткәннән соң шимбә көн балык тотып Аллаһуны ачуландырдылар, аннары Аллаһ аларны маймыл итте. Алар төрле сүзләр сөйләп ихтилаф кылышкан эшләре хакында Аллаһу тәгалә кыямәт көнне әлбәттә хөкем итәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱدْعُ إِلَىٰ سَبِيلِ رَبِّكَ بِٱلْحِكْمَةِ وَٱلْمَوْعِظَةِ ٱلْحَسَنَةِ وَجَٰدِلْهُم بِٱلَّتِى هِىَ أَحْسَنُ إِنَّ رَبَّكَ هُوَ أَعْلَمُ بِمَن ضَلَّ عَن سَبِيلِهِۦ وَهُوَ أَعْلَمُ بِٱلْمُهْتَدِينَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м һәм аның өммәте! Раббыңның юлы булган ислам диненә кешеләрне чакыр вә чакырыгыз Коръән дәлилләре белән, дәхи тәэсирле яхшы вәгазьләр белән, дәхи кешеләргә хаклыкны төшендерү өчен алар белән тартыш вә көрәш иң күркәм юл белән! Әлбәттә, синең Раббың Аның юлыннан адашкан кешеләрне белә, һәм Ул Коръән юлында булган хак мөэминнәрне дә белә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنْ عَاقَبْتُمْ فَعَاقِبُوا۟ بِمِثْلِ مَا عُوقِبْتُم بِهِۦ وَلَئِن صَبَرْتُمْ لَهُوَ خَيْرٌ لِّلصَّٰبِرِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр бер кешегә үч алып, ґәзаб бирергә теләсәгез, ул кешегә ґәзаб бирегез ул сезгә ґәзаб биргән хәтле генә! Аныкыннан арттырмагыз, бер мәртәбә сугучыга ике мәртәбә сукмагыз! Әгәр үч алмыйча сабыр итеп калсагыз, бу бик тә хәерледер сабыр итүчеләр өчен!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱصْبِرْ وَمَا صَبْرُكَ إِلَّا بِٱللَّهِ وَلَا تَحْزَنْ عَلَيْهِمْ وَلَا تَكُ فِى ضَيْقٍ مِّمَّا يَمْكُرُونَ

Yakub Ibn NugmanСабыр итү хәерле булгач, сабыр ит! Мәгәр сабыр итә алмассың, фәкать Аллаһу тәгалә сабырлык куәтен бирсә генә сабыр итә алырсың! Һәм кәферләрнең исламга килмәгәннәре өчен үзеңне кайгыга салма, вә аларның хәйлә-мәкерләре өчен күңелең тарыкмасын!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱللَّهَ مَعَ ٱلَّذِينَ ٱتَّقَوا۟ وَّٱلَّذِينَ هُم مُّحْسِنُونَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Аллаһ Коръән хөкемнәренә хыйлафлык кыйлудан сакланучы тәкъва кешеләр белән һәм явызлыкны белмичә яхшылыкны, изге гамәлләрне кыйлучы хак мөселманнар белән бергәдер. "Аллаһуга бирелгән мөэминнең иманына кәфер зарар итә алмас".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70