Баш бит › Сүрәләр › Ibrahim сүрәсе
Ibrahim сүрәсе ابراهيم
52 аять · Мәккә · иңү тәртибе 72
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ الٓر كِتَٰبٌ أَنزَلْنَٰهُ إِلَيْكَ لِتُخْرِجَ ٱلنَّاسَ مِنَ ٱلظُّلُمَٰتِ إِلَى ٱلنُّورِ بِإِذْنِ رَبِّهِمْ إِلَىٰ صِرَٰطِ ٱلْعَزِيزِ ٱلْحَمِيدِ
Yakub Ibn Nugman Әлиф ләм ра. Ошбу китапны сиңа иңдердек кешеләрне батыл ялган дин караңгылыгыннан чыгарып, хак дин яктылыгына кертмәклегең өчен Раббыларының теләге белән галиб вә мактаулы булган Аллаһ юлына.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱللَّهِ ٱلَّذِى لَهُۥ مَا فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ وَوَيْلٌ لِّلْكَٰفِرِينَ مِنْ عَذَابٍ شَدِيدٍ
Yakub Ibn Nugman Җир вә күкләр мөлке Аның кулында булучы Аллаһу тәгаләдер. Кәферләргә каты ґәзаб белән ни зур һәлакәтлек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱلَّذِينَ يَسْتَحِبُّونَ ٱلْحَيَوٰةَ ٱلدُّنْيَا عَلَى ٱلْـَٔاخِرَةِ وَيَصُدُّونَ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ وَيَبْغُونَهَا عِوَجًا أُو۟لَٰٓئِكَ فِى ضَلَٰلٍۭ بَعِيدٍ
Yakub Ibn Nugman Ул кәферләр ахирәтне ташлап дөньяны гына яратып кәсеп итәләр вә кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар һәм ислам диненең зәгыйфьләнүен яки алар ягына үзгәрүен телиләр, алар хактан бик ерак адашканлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَآ أَرْسَلْنَا مِن رَّسُولٍ إِلَّا بِلِسَانِ قَوْمِهِۦ لِيُبَيِّنَ لَهُمْ فَيُضِلُّ ٱللَّهُ مَن يَشَآءُ وَيَهْدِى مَن يَشَآءُ وَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ
Yakub Ibn Nugman Пәйгамбәрләрне һәр заманада үз каумләреннән җибәрдек шәригать хөкемләрене үз телләрендә бәян итсеннәр өчен. Аллаһ үзе теләгән кешене һидәяткә салыр вә үзе теләгән кешене хак юлдан адаштырыр, Ул – Аллаһ көчле вә хөкемче.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مُوسَىٰ بِـَٔايَٰتِنَآ أَنْ أَخْرِجْ قَوْمَكَ مِنَ ٱلظُّلُمَٰتِ إِلَى ٱلنُّورِ وَذَكِّرْهُم بِأَيَّىٰمِ ٱللَّهِ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ لِّكُلِّ صَبَّارٍ شَكُورٍ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк Без Мусаны дәлилләр вә могҗизалар белән пәйгамбәр итеп җибәрдек, каумеңне батыл дин караңгылыгыннан чыгарып хак дин яктылыгына керт, дип, вә үткән каумләрнең гыйбрәтле хәлләрен сөйлә, дип, бәла-казага сабыр итеп нигъмәтләргә шөкер итүчеләргә сөйләнгән пәйгамбәрләр хәлендә гыйбрәтләр бар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذْ قَالَ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِ ٱذْكُرُوا۟ نِعْمَةَ ٱللَّهِ عَلَيْكُمْ إِذْ أَنجَىٰكُم مِّنْ ءَالِ فِرْعَوْنَ يَسُومُونَكُمْ سُوٓءَ ٱلْعَذَابِ وَيُذَبِّحُونَ أَبْنَآءَكُمْ وَيَسْتَحْيُونَ نِسَآءَكُمْ وَفِى ذَٰلِكُم بَلَآءٌ مِّن رَّبِّكُمْ عَظِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Муса әйтте: "Ий каумем, Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Аллаһ сезне Фиргаун кауменнән коткарды, алар сезне каты ґәзаблыйлар иде вә алар сезнең кыз балаларыгызны калдырып ир балаларыгызны бугазлыйлар иде, вә аларның бу эшләрендә Раббыгыздан сезгә зур бәла бар иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذْ تَأَذَّنَ رَبُّكُمْ لَئِن شَكَرْتُمْ لَأَزِيدَنَّكُمْ وَلَئِن كَفَرْتُمْ إِنَّ عَذَابِى لَشَدِيدٌ
Yakub Ibn Nugman Дәхи Раббыгыз сезгә белдерде: "Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын, әгәр көферлек кылсагыз, минем ґәзабым бик каты", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقَالَ مُوسَىٰٓ إِن تَكْفُرُوٓا۟ أَنتُمْ وَمَن فِى ٱلْأَرْضِ جَمِيعًا فَإِنَّ ٱللَّهَ لَغَنِىٌّ حَمِيدٌ
Yakub Ibn Nugman Муса г-м әйтте: "Сез һәм җир өстендәге барча кешеләр кәфер булсагыз, Аллаһ бай, сезгә ихтыяҗе юк вә Ул мактаулы".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَلَمْ يَأْتِكُمْ نَبَؤُا۟ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ قَوْمِ نُوحٍ وَعَادٍ وَثَمُودَ وَٱلَّذِينَ مِنۢ بَعْدِهِمْ لَا يَعْلَمُهُمْ إِلَّا ٱللَّهُ جَآءَتْهُمْ رُسُلُهُم بِٱلْبَيِّنَٰتِ فَرَدُّوٓا۟ أَيْدِيَهُمْ فِىٓ أَفْوَٰهِهِمْ وَقَالُوٓا۟ إِنَّا كَفَرْنَا بِمَآ أُرْسِلْتُم بِهِۦ وَإِنَّا لَفِى شَكٍّ مِّمَّا تَدْعُونَنَآ إِلَيْهِ مُرِيبٍ
Yakub Ibn Nugman Әйә сезгә килмәдеме? Сездән элек килеп киткән Нух, Гад вә Сәмуд каумләренең хәбәрләре, Аллаһ аларны хәбәр итте вә алардан соң килгән каумләрнең дә хәбәре килмәдеме? Ул соңгы һәлак булган каумнең санын Аллаһудан башка зат белмәс, аларның рәсүлләре дәлилләр вә могҗизалар белән килде, алар рәсүлләренә ачуланып бармакларын тешләделәр һәм әйттеләр: "Сезгә җибәрелгән аятьләргә, әлбәттә, ышанмыйбыз вә сез Аңа гыйбадәт кылырга өндәгән Аллаһ хакында шикләнәбез".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَتْ رُسُلُهُمْ أَفِى ٱللَّهِ شَكٌّ فَاطِرِ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ يَدْعُوكُمْ لِيَغْفِرَ لَكُم مِّن ذُنُوبِكُمْ وَيُؤَخِّرَكُمْ إِلَىٰٓ أَجَلٍ مُّسَمًّى قَالُوٓا۟ إِنْ أَنتُمْ إِلَّا بَشَرٌ مِّثْلُنَا تُرِيدُونَ أَن تَصُدُّونَا عَمَّا كَانَ يَعْبُدُ ءَابَآؤُنَا فَأْتُونَا بِسُلْطَٰنٍ مُّبِينٍ
Yakub Ibn Nugman Аларның рәсүлләре әйтте: "Әйә сез җирне вә күкләрне тезүче Аллаһуга шик тотасызмы? сезне иманга чакырадыр гөнаһларыгызны ярлыкар өчен һәм билгеләнгән әҗәлегезгә хәтле яшәтер өчен. Кәферләр пәйгамбәрләргә әйттеләр: "Сез безнең кеби кешеләрсез, артык җирегез юк, аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымларыбыздан туктатырга телисез, безгә ачык ґәламәтләр китерегез".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَتْ لَهُمْ رُسُلُهُمْ إِن نَّحْنُ إِلَّا بَشَرٌ مِّثْلُكُمْ وَلَٰكِنَّ ٱللَّهَ يَمُنُّ عَلَىٰ مَن يَشَآءُ مِنْ عِبَادِهِۦ وَمَا كَانَ لَنَآ أَن نَّأْتِيَكُم بِسُلْطَٰنٍ إِلَّا بِإِذْنِ ٱللَّهِ وَعَلَى ٱللَّهِ فَلْيَتَوَكَّلِ ٱلْمُؤْمِنُونَ
Yakub Ibn Nugman Аларга рәсүлләре әйтте: "Дөрес без сезнең кеби кешеләрбез, ләкин Аллаһу тәгалә бәндәләре арасыннан үзе теләгәненә ислам динен, ягъни пәйгамбәрлекне ингам кыла, безгә һич дөрес булмый, сезгә могҗиза күрсәтергә, мәгәр Аллаһ теләге белән генә күрсәтәбез, шулай булгач, мөэминләр Аллаһуга гына тәвәккәл кылсынлар!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا لَنَآ أَلَّا نَتَوَكَّلَ عَلَى ٱللَّهِ وَقَدْ هَدَىٰنَا سُبُلَنَا وَلَنَصْبِرَنَّ عَلَىٰ مَآ ءَاذَيْتُمُونَا وَعَلَى ٱللَّهِ فَلْيَتَوَكَّلِ ٱلْمُتَوَكِّلُونَ
Yakub Ibn Nugman Безгә Аллаһуга гына тәвәккәл итмичә һич ярамый, тәхкыйк Ул безне туры юлга күндерде, вә безгә кылган җәбер-золымларыгызга без, әлбәттә, сабыр кылабыз, тәвәккәл итүчеләр фәкать Аллаһуга гына тәвәккәл итсенләр!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقَالَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لِرُسُلِهِمْ لَنُخْرِجَنَّكُم مِّنْ أَرْضِنَآ أَوْ لَتَعُودُنَّ فِى مِلَّتِنَا فَأَوْحَىٰٓ إِلَيْهِمْ رَبُّهُمْ لَنُهْلِكَنَّ ٱلظَّٰلِمِينَ
Yakub Ibn Nugman Кәферләре рәсүлләренә әйттеләр: "Әлбәттә, без сезне җиребездән куып чыгарырбыз яки безнең динебезгә кайтырсыз. Ул рәсүлләргә Раббылары вәхий кылды, әлбәттә, Без ул залим кәферләрне һәлак итәрбез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَنُسْكِنَنَّكُمُ ٱلْأَرْضَ مِنۢ بَعْدِهِمْ ذَٰلِكَ لِمَنْ خَافَ مَقَامِى وَخَافَ وَعِيدِ
Yakub Ibn Nugman Алардан соң, әлбәттә, сезне алар җиренә урынлаштырачакбыз, Минем бу вәгъдәм җавап бирү өчен кыямәт көнендә. Минем алдымда басып торудан вә һәм Минем ґәзаб белән кылган вәгъдәмдән курыккан кешеләргә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱسْتَفْتَحُوا۟ وَخَابَ كُلُّ جَبَّارٍ عَنِيدٍ
Yakub Ibn Nugman Пәйгамбәрләр кәферләргә ачуландылар һәм үзләренә Аллаһудан ярдәм сорадылар, шулай ук кәферләр дә, ґәзабны күргәч, котылмак өчен Аллаһудан ярдәм сорап маташтылар, Аллаһуга вә пәйгамбәргә итагать итмәгән һәр залим һәлак булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مِّن وَرَآئِهِۦ جَهَنَّمُ وَيُسْقَىٰ مِن مَّآءٍ صَدِيدٍ
Yakub Ibn Nugman Ул залимләрнең артында җәһәннәм ґәзабы да бар, вә алар җәһәннәм кешеләренең тәненнән аккан сары су белән сугарылырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَتَجَرَّعُهُۥ وَلَا يَكَادُ يُسِيغُهُۥ وَيَأْتِيهِ ٱلْمَوْتُ مِن كُلِّ مَكَانٍ وَمَا هُوَ بِمَيِّتٍ وَمِن وَرَآئِهِۦ عَذَابٌ غَلِيظٌ
Yakub Ibn Nugman Ул суны йотарга бик тырышыр, ләкин бугазыннан үткәрергә кадир булмас, һәм аңа һәр әгъзасын үтерерлек каты сызлаулар килер, ләкин һаман да үлмәс, бу ґәзаблардан соң янә каты ґәзаб булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَّثَلُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِرَبِّهِمْ أَعْمَٰلُهُمْ كَرَمَادٍ ٱشْتَدَّتْ بِهِ ٱلرِّيحُ فِى يَوْمٍ عَاصِفٍ لَّا يَقْدِرُونَ مِمَّا كَسَبُوا۟ عَلَىٰ شَىْءٍ ذَٰلِكَ هُوَ ٱلضَّلَٰلُ ٱلْبَعِيدُ
Yakub Ibn Nugman Аллаһуга кәфер булган кешеләрнең мисалы: аларның гамәлләре бик каты искән җилле көндә көл очкан кеби очып бетәчәк, кәсеп иткән эшләре белән файда китерергә һич кадир булмаслар, аларның бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотулары хаклыктан ерак адашудыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَلَمْ تَرَ أَنَّ ٱللَّهَ خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ بِٱلْحَقِّ إِن يَشَأْ يُذْهِبْكُمْ وَيَأْتِ بِخَلْقٍ جَدِيدٍ
Yakub Ibn Nugman Әйә белмисеңме Аллаһу тәгаләнең җир вә күкләрне, әлбәттә, хаклык белән бик гадел төзегәнен? Әгәр Аллаһ теләсә сезне юк итәр дә, сезнең урынга яңа халыкны китерер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا ذَٰلِكَ عَلَى ٱللَّهِ بِعَزِيزٍ
Yakub Ibn Nugman Бу эшне эшләү Аллаһуга һич авыр түгел.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَبَرَزُوا۟ لِلَّهِ جَمِيعًا فَقَالَ ٱلضُّعَفَٰٓؤُا۟ لِلَّذِينَ ٱسْتَكْبَرُوٓا۟ إِنَّا كُنَّا لَكُمْ تَبَعًا فَهَلْ أَنتُم مُّغْنُونَ عَنَّا مِنْ عَذَابِ ٱللَّهِ مِن شَىْءٍ قَالُوا۟ لَوْ هَدَىٰنَا ٱللَّهُ لَهَدَيْنَٰكُمْ سَوَآءٌ عَلَيْنَآ أَجَزِعْنَآ أَمْ صَبَرْنَا مَا لَنَا مِن مَّحِيصٍ
Yakub Ibn Nugman Кешеләр барчасы каберләреннән чыгып хисаб өчен Аллаһуга барырлар, ияреп йөрүче зәгыйфьләр, ягъни наданнар, үзләрен ияртүче азгынлыкта булган тәкәбберләргә әйтерләр: "Без сезгә иярдек, сез ни әйтсәгез шуны кылдык, сез безне адаштыргансыз, инде бүген Аллаһ ґәзабыннан аз гынасын булса да бездән җибәрә аласызмы?" Бидеґәтче муллалар кеби ияртеп адаштыручылары әйтерләр: "Әгәр Аллаһ безне туры юлга күндергән булса иде, без дә сезгә туры юлны күрсәткән булыр идек, ләкин үзебез адашкан булганбыз инде, безгә аермасы юк – үзара бәхәсләшсәк тә, яки сабыр кылсак та, Аллаһ ґәзабыннан безгә юл юк."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقَالَ ٱلشَّيْطَٰنُ لَمَّا قُضِىَ ٱلْأَمْرُ إِنَّ ٱللَّهَ وَعَدَكُمْ وَعْدَ ٱلْحَقِّ وَوَعَدتُّكُمْ فَأَخْلَفْتُكُمْ وَمَا كَانَ لِىَ عَلَيْكُم مِّن سُلْطَٰنٍ إِلَّآ أَن دَعَوْتُكُمْ فَٱسْتَجَبْتُمْ لِى فَلَا تَلُومُونِى وَلُومُوٓا۟ أَنفُسَكُم مَّآ أَنَا۠ بِمُصْرِخِكُمْ وَمَآ أَنتُم بِمُصْرِخِىَّ إِنِّى كَفَرْتُ بِمَآ أَشْرَكْتُمُونِ مِن قَبْلُ إِنَّ ٱلظَّٰلِمِينَ لَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Хөкем тәмам булып, җәннәт кешеләре җәннәткә вә җәһәннәм кешеләре җәһәннәмгә кертелгәч, шайтан әйтер: "Тәхкыйк Аллаһ сезгә вәгъдә кылды, хак вәгъдәне дөньяда әйткәнләре бар да килде вә мин дә вәгъдә кылдым сезгә, вәгъдәмә хыйлафлык кылдым, ягъни җәннәткә керәсез, дип батыл дингә бидеґәт гамәлләргә сезне кызыктырдым, ләкин минем сүзләремнең ялган икәнлеге бүген мәгълүм булды вә минем сезгә сөйләгән сүзләремнең дөреслегенә бернинди дәлилем юк иде, мәгәр мин сезне ялганга өндәдем фәкать, ә сез кабул кылдыгыз, бүген мине шелтәләмәгез, бәлки үзегезне шелтә кылыгыз! Мин сезгә ярдәм бирә алмыйм, сез дә миңа ярдәм итә алмыйсыз вә дөньяда мине Аллаһуга тиңдәш кылуыгызны бүген инкяр иттем. Әлбәттә, залимләргә рәнҗеткүче ґәзаб булыр".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأُدْخِلَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ جَنَّٰتٍ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَٰرُ خَٰلِدِينَ فِيهَا بِإِذْنِ رَبِّهِمْ تَحِيَّتُهُمْ فِيهَا سَلَٰمٌ
Yakub Ibn Nugman Иман китереп, изге гамәлләр кылган кешеләр җәннәтләргә кертелерләр, ул җәннәттәге агач төпләреннән елгалар агар, алар ул җәннәтләрдә Раббыларының теләге белән мәңге калырлар, җәннәттәге кешеләрнең бер-берсенә бүләкләре сәламдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَلَمْ تَرَ كَيْفَ ضَرَبَ ٱللَّهُ مَثَلًا كَلِمَةً طَيِّبَةً كَشَجَرَةٍ طَيِّبَةٍ أَصْلُهَا ثَابِتٌ وَفَرْعُهَا فِى ٱلسَّمَآءِ
Yakub Ibn Nugman Беләсеңме "Лә Иләһә Илләллаһ" сүзенә Аллаһ нинди гаҗәп мисал китерә, ул сүз яхшы үскән агач кеби, аның тамырлары җирдә мәхкәм, ботаклары күккә үрелгән, Раббысының әмере белән җимешене һәрвакыт биреп торыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
تُؤْتِىٓ أُكُلَهَا كُلَّ حِينٍۭ بِإِذْنِ رَبِّهَا وَيَضْرِبُ ٱللَّهُ ٱلْأَمْثَالَ لِلنَّاسِ لَعَلَّهُمْ يَتَذَكَّرُونَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ бәндәләренә шундый мисалларны китерә, гыйбадәтләнеп вәгазьләнсеннәр өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَثَلُ كَلِمَةٍ خَبِيثَةٍ كَشَجَرَةٍ خَبِيثَةٍ ٱجْتُثَّتْ مِن فَوْقِ ٱلْأَرْضِ مَا لَهَا مِن قَرَارٍ
Yakub Ibn Nugman Вә диндә дәлилсез ялган сүзнең мисалы: тамыры белән чыгарып җир өстенә ташланган һичбер нәрсәгә яраксыз начар агач кеби ки, һичнәрсә бирми, батыл дин дә шундыйдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يُثَبِّتُ ٱللَّهُ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ بِٱلْقَوْلِ ٱلثَّابِتِ فِى ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا وَفِى ٱلْـَٔاخِرَةِ وَيُضِلُّ ٱللَّهُ ٱلظَّٰلِمِينَ وَيَفْعَلُ ٱللَّهُ مَا يَشَآءُ
Yakub Ibn Nugman Иман китереп хак диндә булган кешеләрне Аллаһ дөньяда вә ахирәттә дәлил белән сабит булган "Лә Илаһә Илләллаһ" сүзенә беркетер, әмма иман китермәгән залимләрне Аллаһ адаштырыр, Аллаһ теләгән эшне кылыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَلَمْ تَرَ إِلَى ٱلَّذِينَ بَدَّلُوا۟ نِعْمَتَ ٱللَّهِ كُفْرًا وَأَحَلُّوا۟ قَوْمَهُمْ دَارَ ٱلْبَوَارِ
Yakub Ibn Nugman Күрәсеңме явыз кешеләрне, Аллаһ биргән ислам динен көфергә алыштыралар, ягъни исламны кабул итмиләр, җәһәннәмгә алып бара торган батыл динне кабул итәләр, вә үзләренә ияргән каумләрен һәлакәтлек йортына салдылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
جَهَنَّمَ يَصْلَوْنَهَا وَبِئْسَ ٱلْقَرَارُ
Yakub Ibn Nugman Ул йорт җәһәннәмдер, анда керерләр, ни яман урын ул җәһәннәм.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَجَعَلُوا۟ لِلَّهِ أَندَادًا لِّيُضِلُّوا۟ عَن سَبِيلِهِۦ قُلْ تَمَتَّعُوا۟ فَإِنَّ مَصِيرَكُمْ إِلَى ٱلنَّارِ
Yakub Ibn Nugman Ул мөшрикләр, кешеләрне хак юлдан адаштырыр өчен Аллаһуга тиңдәшләр ясадылар. Аларга әйт: "Хәзер файдаланып калыгыз, теләгәнчә кыланыгыз, чөнки ни кылансагыз да кайтачак урыныгыз җәһәннәм, аңда теләгәнегезне кыла алмассыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قُل لِّعِبَادِىَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ يُقِيمُوا۟ ٱلصَّلَوٰةَ وَيُنفِقُوا۟ مِمَّا رَزَقْنَٰهُمْ سِرًّا وَعَلَانِيَةً مِّن قَبْلِ أَن يَأْتِىَ يَوْمٌ لَّا بَيْعٌ فِيهِ وَلَا خِلَٰلٌ
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м, минем иман китергән бәндәләремә әйт: "Дусчык вә алыш-биреш итү эше булмый торган кыямәт көне килүдән элек намазларын укысынлар вә Без биргән малдан күрсәтеп һәм яшерен садакалар бирсенләр!"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱللَّهُ ٱلَّذِى خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ وَأَنزَلَ مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً فَأَخْرَجَ بِهِۦ مِنَ ٱلثَّمَرَٰتِ رِزْقًا لَّكُمْ وَسَخَّرَ لَكُمُ ٱلْفُلْكَ لِتَجْرِىَ فِى ٱلْبَحْرِ بِأَمْرِهِۦ وَسَخَّرَ لَكُمُ ٱلْأَنْهَٰرَ
Yakub Ibn Nugman Җир вә күкләрне халык кылучы кодрәтле Аллаһ вә Ул, күктән яңгыр иңдереп, сезгә ризык булсын өчен төрле җимешләр үстерде, вә Ул диңгезләрдә Аллаһ әмере белән йөри торган корабларны сезгә ирекле кылды, вә сезгә елгаларны ирекле кылды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَسَخَّرَ لَكُمُ ٱلشَّمْسَ وَٱلْقَمَرَ دَآئِبَيْنِ وَسَخَّرَ لَكُمُ ٱلَّيْلَ وَٱلنَّهَارَ
Yakub Ibn Nugman Дәхи ашыгып йөри торган кояш вә айдан сезне файдаландырды һәм сезне көндез вә кич белән дә файдаландырды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَءَاتَىٰكُم مِّن كُلِّ مَا سَأَلْتُمُوهُ وَإِن تَعُدُّوا۟ نِعْمَتَ ٱللَّهِ لَا تُحْصُوهَآ إِنَّ ٱلْإِنسَٰنَ لَظَلُومٌ كَفَّارٌ
Yakub Ibn Nugman Вә Ул – Аллаһ сезнең Сораганыгызның барчасын бирде. Аллаһ биргән нигъмәтләрне исәп-хисап итсәгез дә һич тә санап бетерә алмассыз, тәхкыйк адәм баласы Аллаһуга карышып үзенә үзе золым итүче вә көферлек кылучыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذْ قَالَ إِبْرَٰهِيمُ رَبِّ ٱجْعَلْ هَٰذَا ٱلْبَلَدَ ءَامِنًا وَٱجْنُبْنِى وَبَنِىَّ أَن نَّعْبُدَ ٱلْأَصْنَامَ
Yakub Ibn Nugman Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым, бу Мәккә шәһәрен бәла-казалардан имин кыл вә үземне һәм балаларымны сынымларга гыйбадәт кылудан сакла!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رَبِّ إِنَّهُنَّ أَضْلَلْنَ كَثِيرًا مِّنَ ٱلنَّاسِ فَمَن تَبِعَنِى فَإِنَّهُۥ مِنِّى وَمَنْ عَصَانِى فَإِنَّكَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Ий Раббым, ул сынымлар күп кешене адаштырдылар, кем миңа иярсә – ул минем өммәтемнәндер, вә берәү миңа иярмәсә, синең ихтыярындадыр, теләсәң – ґәзаб кылырсың, теләсәң – ярлыкарсың, чөнки син ярлыкаучы рәхимлесең.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رَّبَّنَآ إِنِّىٓ أَسْكَنتُ مِن ذُرِّيَّتِى بِوَادٍ غَيْرِ ذِى زَرْعٍ عِندَ بَيْتِكَ ٱلْمُحَرَّمِ رَبَّنَا لِيُقِيمُوا۟ ٱلصَّلَوٰةَ فَٱجْعَلْ أَفْـِٔدَةً مِّنَ ٱلنَّاسِ تَهْوِىٓ إِلَيْهِمْ وَٱرْزُقْهُم مِّنَ ٱلثَّمَرَٰتِ لَعَلَّهُمْ يَشْكُرُونَ
Yakub Ibn Nugman Ий Раббым, бәгъзе балаларымны иген үсми торган җиргә Кәгъбә янына, ягъни Кәгъбә төзеләчәк чокыр җиргә илтеп куйдым (Һаҗәр илә баласы Исмаґилне), ий Раббым, аларга тәүфыйк бир намазларын үтәргә вә адәмләрнең күңеленә аларның мәхәббәтен сал, шул Кәгъбә җиренә барып сәүдә итеп, кардәшлекне арттырып тормышларын киңәйтсеннәр вә аларга җимешләрдән ризык бир, шаять Сиңа шөкер итәрләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رَبَّنَآ إِنَّكَ تَعْلَمُ مَا نُخْفِى وَمَا نُعْلِنُ وَمَا يَخْفَىٰ عَلَى ٱللَّهِ مِن شَىْءٍ فِى ٱلْأَرْضِ وَلَا فِى ٱلسَّمَآءِ
Yakub Ibn Nugman Ий Раббыбыз Син безнең әшкәрә кылган вә яшерен кылган һәр эшебезне беләсең, бит Аллаһуга җирдә һәм күкләрдә һичбер нәрсә яшерен түгел.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ ٱلَّذِى وَهَبَ لِى عَلَى ٱلْكِبَرِ إِسْمَٰعِيلَ وَإِسْحَٰقَ إِنَّ رَبِّى لَسَمِيعُ ٱلدُّعَآءِ
Yakub Ibn Nugman Карт көнемдә миңа Исмаґил вә Исхакны бирүче Аллаһу тәгаләгә барча мактау! Тәхкыйк Раббым догаларны ишетүче вә кабул итүче.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رَبِّ ٱجْعَلْنِى مُقِيمَ ٱلصَّلَوٰةِ وَمِن ذُرِّيَّتِى رَبَّنَا وَتَقَبَّلْ دُعَآءِ
Yakub Ibn Nugman Йә Рабби минем үземне һәм балаларымны намазларны үтәүче кыл, ий Раббыбыз, догаларыбызны кабул кыл!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رَبَّنَا ٱغْفِرْ لِى وَلِوَٰلِدَىَّ وَلِلْمُؤْمِنِينَ يَوْمَ يَقُومُ ٱلْحِسَابُ
Yakub Ibn Nugman Ий Раббыбыз, үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне ярлыка, кыямәт көнендә хур итмә!"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَا تَحْسَبَنَّ ٱللَّهَ غَٰفِلًا عَمَّا يَعْمَلُ ٱلظَّٰلِمُونَ إِنَّمَا يُؤَخِّرُهُمْ لِيَوْمٍ تَشْخَصُ فِيهِ ٱلْأَبْصَٰرُ
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м, залимләр кылган эштән Аллаһуны гафил дип уйлама, һич тә гафил түгел. Фәкать ул залимләргә ґәзабны кичектерәдер күзләр текәлеп торган кыямәт көненә чаклы гына.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مُهْطِعِينَ مُقْنِعِى رُءُوسِهِمْ لَا يَرْتَدُّ إِلَيْهِمْ طَرْفُهُمْ وَأَفْـِٔدَتُهُمْ هَوَآءٌ
Yakub Ibn Nugman Башларын бөгеп, ашыгып-ашыгып ул залимнәр чакыручыга таба килерләр вә куркуларыннан күзләре йомылмас, текәлеп торыр вә күңелләре аялаудан буштыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَنذِرِ ٱلنَّاسَ يَوْمَ يَأْتِيهِمُ ٱلْعَذَابُ فَيَقُولُ ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ رَبَّنَآ أَخِّرْنَآ إِلَىٰٓ أَجَلٍ قَرِيبٍ نُّجِبْ دَعْوَتَكَ وَنَتَّبِعِ ٱلرُّسُلَ أَوَلَمْ تَكُونُوٓا۟ أَقْسَمْتُم مِّن قَبْلُ مَا لَكُم مِّن زَوَالٍ
Yakub Ibn Nugman Дәхи адәмнәрне куркыт, аларга ґәзаб килә торган көн белән, ул көндә залимнәр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безне дөньяга кайтарып аз гына яшәт, Синең әмерләреңне кабул итеп рәсүлләреңә дә иярер идек!" Аллаһ җавап бирер: "Әйә сез ант итүчеләр түгел идегезме? Безнең малыбыз бетә торган түгел вә кыямәт тә булмый", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَسَكَنتُمْ فِى مَسَٰكِنِ ٱلَّذِينَ ظَلَمُوٓا۟ أَنفُسَهُمْ وَتَبَيَّنَ لَكُمْ كَيْفَ فَعَلْنَا بِهِمْ وَضَرَبْنَا لَكُمُ ٱلْأَمْثَالَ
Yakub Ibn Nugman Сез дөньяда үзләренә золым иткән "Гад вә Сәмуд" -залимнәр торган урында тордыгыз, вә аларны ничек ґәзаб кылганлыгыбыз сезгә ачык мәгълүм иде, сезгә мисал китердек, ягъни сез дә алар кеби залимнәрсез, инде бүген дөньяга кайтуны сорап маташмагыз!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقَدْ مَكَرُوا۟ مَكْرَهُمْ وَعِندَ ٱللَّهِ مَكْرُهُمْ وَإِن كَانَ مَكْرُهُمْ لِتَزُولَ مِنْهُ ٱلْجِبَالُ
Yakub Ibn Nugman Хәзерге кяферләр хакка каршы мәкерлек кылсалар, әүвәлге кәферләр дә хакка каршы мәкерлек кылдылар, һәр кәфәрнең мәкере Аллаһуга мәгълүм, гәрчә аларның мәкерләре тауларны урыныннан кубарырлык зур булса да, Аллаһ мәкеренә каршы тора алмаслар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَا تَحْسَبَنَّ ٱللَّهَ مُخْلِفَ وَعْدِهِۦ رُسُلَهُۥٓ إِنَّ ٱللَّهَ عَزِيزٌ ذُو ٱنتِقَامٍ
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м, рәсүлләренә биргән вәгъдәсенә Аллаһ хыйлафлык кылыр дип уйлама! Тәхкыйк Аллаһ көчле, залимләрдән үч алачак.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَوْمَ تُبَدَّلُ ٱلْأَرْضُ غَيْرَ ٱلْأَرْضِ وَٱلسَّمَٰوَٰتُ وَبَرَزُوا۟ لِلَّهِ ٱلْوَٰحِدِ ٱلْقَهَّارِ
Yakub Ibn Nugman Кыямәт көнендә җир җирдән башка төскә керер вә күкләр күкләрдән башка төсләргә керерләр, вә кешеләр ялгыз вә кодрәт иясе булган Аллаһу хозурына кубарылырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَتَرَى ٱلْمُجْرِمِينَ يَوْمَئِذٍ مُّقَرَّنِينَ فِى ٱلْأَصْفَادِ
Yakub Ibn Nugman Ул көндә күрерсең залимнәрне – богауланган хәлләрендә бер-берсенә якын булырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
سَرَابِيلُهُم مِّن قَطِرَانٍ وَتَغْشَىٰ وُجُوهَهُمُ ٱلنَّارُ
Yakub Ibn Nugman Аларның киемнәре утта кыздырылган бакырдан яки сагыздан булып, йөзләрен ут каплар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لِيَجْزِىَ ٱللَّهُ كُلَّ نَفْسٍ مَّا كَسَبَتْ إِنَّ ٱللَّهَ سَرِيعُ ٱلْحِسَابِ
Yakub Ibn Nugman Аллаһуның бу гадел хөкеме һәр кешегә кылган эшенә күрә җәза бирмәк өчен, Аллаһу тәгалә, шиксез, бик тиз хисап итүче.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
هَٰذَا بَلَٰغٌ لِّلنَّاسِ وَلِيُنذَرُوا۟ بِهِۦ وَلِيَعْلَمُوٓا۟ أَنَّمَا هُوَ إِلَٰهٌ وَٰحِدٌ وَلِيَذَّكَّرَ أُو۟لُوا۟ ٱلْأَلْبَٰبِ
Yakub Ibn Nugman Бу сөйләүләр кешеләргә ахирәттә булачак хәлләрне белдерү һәм ирештерүдер, Аллаһуның рәхмәте вә ґәзабы кемгә булачагын белеп торсыннар өчен һәм вәгазьләнеп Аллаһуга тәүбә итеп төзәлсеннәр вә гөнаһлардан саклансыннар һәм Аллаһуның бер генә икәнлеген белеп, Аңа гына гыйбадәт кылып вә гакыллы кешеләр вәгазьләнсеннәр өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
← Ar-Ra'd сүрәсе
Al-Hijr сүрәсе →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→
Гарәп тексты һәм тәрҗемәләр Tanzil һәм QuranEnc аша — сүзгә-сүз, үзгәртелмәгән · Тәрҗемәләр тәрҗемәчеләренә карый һәм Коръәннең үзе түгел
Бу — тикшеренү ярдәмчесе, фәтва чыганагы түгел.