caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Muddaththir сүрәсе المدثر

56 аять · Мәккә · иңү тәртибе 4

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ يَٰٓأَيُّهَا ٱلْمُدَّثِّرُ

Yakub Ibn NugmanИй тышкы киеме илә бөркәнгән пәйгамбәр!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُمْ فَأَنذِرْ

Yakub Ibn NugmanТоргыл, кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркыт! Мухәммәд г-м җир белән күк арасында тәхеткә утырган Җәбраил фәрештәне күреп курыкты, тиз генә өенә кайтып ятты һәм Хәдиҗәгә тышкы киемнәре белән капларга кушты. Шул вакыт Җәбраил ошбу сүрәнен, аятьләрен китерә башлады. Бу сүрә икенче иңгән сүрәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَرَبَّكَ فَكَبِّرْ

Yakub Ibn NugmanРаббыңны зурлап тәкбир әйт.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَثِيَابَكَ فَطَهِّرْ

Yakub Ibn NugmanВә киемеңне нәҗәсәттән пакь кыл.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلرُّجْزَ فَٱهْجُرْ

Yakub Ibn NugmanАллаһуның ачуына илтә торган эшләрне ташла.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا تَمْنُن تَسْتَكْثِرُ

Yakub Ibn NugmanКешегә бернәрсә бирсәң аннан күбрәкне өмет итеп бирмә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلِرَبِّكَ فَٱصْبِرْ

Yakub Ibn NugmanВә Раббың ризасы өчен кәферләрнең дошманлыгына сабыр ит, чыда!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِذَا نُقِرَ فِى ٱلنَّاقُورِ

Yakub Ibn NugmanӘгәр кыямәт өчен сур өрелсә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَذَٰلِكَ يَوْمَئِذٍ يَوْمٌ عَسِيرٌ

Yakub Ibn NugmanМенә шул көн каты көндер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَلَى ٱلْكَٰفِرِينَ غَيْرُ يَسِيرٍ

Yakub Ibn NugmanКәферләргә җиңеллеге юк авыр көндер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ذَرْنِى وَمَنْ خَلَقْتُ وَحِيدًا

Yakub Ibn NugmanМин халык кылган бер кеше белән Мине ялгызымны гына куй.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَعَلْتُ لَهُۥ مَالًا مَّمْدُودًا

Yakub Ibn NugmanМин аңа төрле-төрле күп мал бирдем.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَبَنِينَ شُهُودًا

Yakub Ibn NugmanВә үзе янында гына тора торган балалар бирдек, ягъни аталары бай булгач, балалары сәүдә белән китеп йөрмәделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَهَّدتُّ لَهُۥ تَمْهِيدًا

Yakub Ibn NugmanВә аңа тормышны никадәр киң кылу белән киң кылдым.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ يَطْمَعُ أَنْ أَزِيدَ

Yakub Ibn NugmanМоның соңында да Минем аңа мал арттырмагымны өмет итәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّآ إِنَّهُۥ كَانَ لِـَٔايَٰتِنَا عَنِيدًا

Yakub Ibn NugmanЮк инде, Бездән яхшылык көтмәсен, тәхкыйк ул Безнең аятьләребезгә карыша иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

سَأُرْهِقُهُۥ صَعُودًا

Yakub Ibn NugmanАны бик мәшәкатьле булган ґәзабка кертермен. Ул Вәлид исемле бер бай мөшриктер, Мәккә мөшрикләре аңа киңәшкә килделәр һәм Коръән вә Мухәммәд хакында аның фикерен сорадылар. Вәлид әйтте: "Сез Мухәммәдне дивана дисез, бу сүзегез һич дөрес түгел, аның гакыллы икәнлеге тирә-якка мәгълүмдер. Сез аны сихерче дисез, аның сихер белән шөгыльләнгәне һич заһир булганы юк. Сез аны ялганчы дисез, аның ялган сөйләгәнен бу көнгәчә һичкем ишеткәне юк, һәм аның сүзләре шагыйрь сүзенә дә охшамый", – дип. Мөшрикләр: син нинди киңәш бирәсең, аңа ни дип әйтик, диделәр. Вәлид аларның сорауларына җавап бире алмыйча уйга калды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّهُۥ فَكَّرَ وَقَدَّرَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ул – Вәлид Коръән һәм пәйгамбәр хакында ничек мәкерлек кылырга дип фикерләде, үзенчә халыкларга сөйләргә ялган сүзләр дә хәзерләде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَقُتِلَ كَيْفَ قَدَّرَ

Yakub Ibn NugmanВәлидкә ләгънәт булсын башы ватылсын – ничек чамалый!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ قُتِلَ كَيْفَ قَدَّرَ

Yakub Ibn NugmanУл һәлак булсын, халыкны хактан адаштырырга янә ничек чамалый!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ نَظَرَ

Yakub Ibn NugmanСоңра Коръәнгә каршы ничек мәкерлек кылырга дип, янә уйлап фикерләп карады.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ عَبَسَ وَبَسَرَ

Yakub Ibn NugmanСоңра Коръән сүзен ишеткәндә ачуланып йөзен сытты, маңгаен җыерды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ أَدْبَرَ وَٱسْتَكْبَرَ

Yakub Ibn NugmanАннары артына әйләнде вә тәкәбберләнде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَقَالَ إِنْ هَٰذَآ إِلَّا سِحْرٌ يُؤْثَرُ

Yakub Ibn NugmanБашка сүз таба алмагач, бу Коръән Аллаһ сүзе түгел мәгәр әүвәлге сихерчеләрдән калган сихер диде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنْ هَٰذَآ إِلَّا قَوْلُ ٱلْبَشَرِ

Yakub Ibn NugmanБу Коръән кеше сүзе генә, аны Мухәммәд әүвәлге сихерчеләрдән күчереп алган, диде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

سَأُصْلِيهِ سَقَرَ

Yakub Ibn NugmanТиздән аны сакар тәмугына салырмын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا سَقَرُ

Yakub Ibn NugmanСиңа ул сакарның ґәзабын кем белдерде?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَا تُبْقِى وَلَا تَذَرُ

Yakub Ibn NugmanУл сакар үзенә салынган нәрсәне калдырмас вә бетермичә куймас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَوَّاحَةٌ لِّلْبَشَرِ

Yakub Ibn NugmanУл сакар кешеләрнең тиреләрен яндырыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَلَيْهَا تِسْعَةَ عَشَرَ

Yakub Ibn NugmanУл сакарда унтугыз ґәзаб фәрештәләре бардыр. "Мөшрикләр бу сүзне ишеткәч: "Ґәзаб фәрештәләре унтугыз гына булгач без аларга каршы тора алырбыз, алар безне ґәзаб кыла алмаслар", – диделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا جَعَلْنَآ أَصْحَٰبَ ٱلنَّارِ إِلَّا مَلَٰٓئِكَةً وَمَا جَعَلْنَا عِدَّتَهُمْ إِلَّا فِتْنَةً لِّلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لِيَسْتَيْقِنَ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَٰبَ وَيَزْدَادَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِيمَٰنًا وَلَا يَرْتَابَ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَٰبَ وَٱلْمُؤْمِنُونَ وَلِيَقُولَ ٱلَّذِينَ فِى قُلُوبِهِم مَّرَضٌ وَٱلْكَٰفِرُونَ مَاذَآ أَرَادَ ٱللَّهُ بِهَٰذَا مَثَلًا كَذَٰلِكَ يُضِلُّ ٱللَّهُ مَن يَشَآءُ وَيَهْدِى مَن يَشَآءُ وَمَا يَعْلَمُ جُنُودَ رَبِّكَ إِلَّا هُوَ وَمَا هِىَ إِلَّا ذِكْرَىٰ لِلْبَشَرِ

Yakub Ibn NugmanУт ияләрен, ягъни җәһәннәмгә ґәзаб кылучыларны башка заттан кылмадык фәкать фәрештәләрдән кылдык, вә аларның саннарын унтугыз дип әйттек, фәкать кәферләргә фетнә булсын өчен, вә Инҗил, Тәүрат әһелләре Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә ышансыннар өчен. (Чөнки Тәүратта, Инҗилдә дә унтугыз дип зекер ителмештер). Вә мөэминнәр иманнарын куәтләсеннәр өчен, вә китап әһелләре һәм мөэминнәр: аларның саны унтугыз, дигән сүздән шикләнмәсеннәр өчен, вә күңелләрендә авыру булган монафикълар һәм кәферләр: "Аллаһуның бу мисалны китерүдә максаты нәрсә", – дип әйтсеннәр, ягъни бу сүз Аллаһ сүзенә охшамый, аны Аллаһ әйтмәгән, дип фетнәләнсеннәр өчен. Әнә шулай Аллаһ Аның хак сүзенә ышанган мөэминнәрен туры юлга күндерде. Раббыңның гаскәрләрен Аллаһудан башка һичкем белмәс, ул сакара җәһәннәме һәм унтугыз фәрештә бушка сөйләнмәде, мәгәр кешеләргә вәгазь өчен сөйләнде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّا وَٱلْقَمَرِ

Yakub Ibn NugmanЮк, алай гына түгел, ай белән ант итәмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّيْلِ إِذْ أَدْبَرَ

Yakub Ibn NugmanВә көндездән соң килә торган төн белән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلصُّبْحِ إِذَآ أَسْفَرَ

Yakub Ibn NugmanҺәм саргаючы таң белән ант итәмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّهَا لَإِحْدَى ٱلْكُبَرِ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ул сакар җәһәннәме олугъ бәлаләрнең берседер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

نَذِيرًا لِّلْبَشَرِ

Yakub Ibn NugmanУл кешеләрне куркытучыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِمَن شَآءَ مِنكُمْ أَن يَتَقَدَّمَ أَوْ يَتَأَخَّرَ

Yakub Ibn NugmanВә Сезләрдән яхшы эшләрне эшләүдә алга -чыгарга теләгән кешеләргә һәм бозык эшләр белән артта калуны теләгән кешеләргә куркытудыр. Ягъни яхшы кешеләрне дә һәм яман кешеләрне дә куркытыр өчен сөйләнәдер сакар җәһәннәме.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كُلُّ نَفْسٍۭ بِمَا كَسَبَتْ رَهِينَةٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга итагать итмәгән һәрбер кеше үзенең кылган гөнаһы белән бәйләнгәндер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّآ أَصْحَٰبَ ٱلْيَمِينِ

Yakub Ibn NugmanМәгәр гамәл дәфтәрләре уң кулларыннан бирелгән күп сәваблы мөселманнар бәйләнмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فِى جَنَّٰتٍ يَتَسَآءَلُونَ

Yakub Ibn NugmanАнар җәннәтләрдә булырлар, җәһәннәмгә кергән таныш кешеләрдән сорашырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَنِ ٱلْمُجْرِمِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга итагать итмәгән күп гөнаһлы кешеләрдән:

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا سَلَكَكُمْ فِى سَقَرَ

Yakub Ibn Nugman"Сезне сакар җәһәннәменә нәрсә салды, нинди сәбәп белән анда кердегез?"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ لَمْ نَكُ مِنَ ٱلْمُصَلِّينَ

Yakub Ibn NugmanСакардагы кешеләр әйтерләр: "Без намаз укучылардан түгел идек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَمْ نَكُ نُطْعِمُ ٱلْمِسْكِينَ

Yakub Ibn NugmanДәхи без фәкыйрьләрне ашатучылардан, аларга садака бирүчеләрдән булмадык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكُنَّا نَخُوضُ مَعَ ٱلْخَآئِضِينَ

Yakub Ibn NugmanДәхи хактан качып төрле бозык эшләргә чумган кешеләргә ияреп без дә бозыклыкка чумадыр идек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكُنَّا نُكَذِّبُ بِيَوْمِ ٱلدِّينِ

Yakub Ibn NugmanҺәм кыямәт көнен ялганга тотар идек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

حَتَّىٰٓ أَتَىٰنَا ٱلْيَقِينُ

Yakub Ibn NugmanБу әйтелгәннәрне эшләдек, хәтта гомеребез бетеп үлем килгәнче", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَا تَنفَعُهُمْ شَفَٰعَةُ ٱلشَّٰفِعِينَ

Yakub Ibn NugmanАларга шәфкатьчеләрнең шәфәгате һич файда бирмәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَا لَهُمْ عَنِ ٱلتَّذْكِرَةِ مُعْرِضِينَ

Yakub Ibn NugmanНәрсә булган аларга, ни сәбәпле батылдан хакны аеручы Коръәннән баш тарталар?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَأَنَّهُمْ حُمُرٌ مُّسْتَنفِرَةٌ

Yakub Ibn NugmanАлар Коръәннән вә аның вәгазьләреннән һәм хөкемнәреннән качалар, куркып өреккән ишәк кеби.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَرَّتْ مِن قَسْوَرَةٍۭ

Yakub Ibn NugmanУл ишәк арысланнан өркеп качар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بَلْ يُرِيدُ كُلُّ ٱمْرِئٍ مِّنْهُمْ أَن يُؤْتَىٰ صُحُفًا مُّنَشَّرَةً

Yakub Ibn NugmanБәлки алардан һәрбересе телидер Аллаһудан һәрберсенә ачык хат бирелмәкне. Ягъни мөшрикләр: "Аллаһ безгә һәрберебезгә кәгазь иңдерсә, ул кәгазьгә: Мухәммәд хак пәйгамбәр, Коръән Минем китабым, дип язылган булса, иман китерер идек", – диделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّا بَل لَّا يَخَافُونَ ٱلْـَٔاخِرَةَ

Yakub Ibn NugmanЮк әле, алар тиешсезне сорамасыннар, бәлки алар ахирәт ґәзабыннан курыкмыйлар. Әгәр курыксалар иде, әлбәттә, иман китереп Коръән белән гамәл кылыр иделәр һәм Коръәннән башка дәлил сорамас иделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّآ إِنَّهُۥ تَذْكِرَةٌ

Yakub Ibn NugmanЮк, Коръән уенчык түгел, бәлки ул Коръән гакыллы кешеләр өчен хакыйкый көчле вәгазьдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَن شَآءَ ذَكَرَهُۥ

Yakub Ibn NugmanТеләгән кеше ул Коръән белән вәгазьләнеп туры юлга керсен һәм иманлы динле булсын!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا يَذْكُرُونَ إِلَّآ أَن يَشَآءَ ٱللَّهُ هُوَ أَهْلُ ٱلتَّقْوَىٰ وَأَهْلُ ٱلْمَغْفِرَةِ

Yakub Ibn NugmanЮк ул Коръән белән һәммә кеше вәгазьләнмәс мәгәр Аллаһ теләгән кеше генә вәгазьләнер. Димәк Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны табуны Аллаһудан сорарга кирәк! Ул – Аллаһ Аның ачуыннан вә ґәзабыннан сакланырга тиешле булган заттыр һәм гөнаһларның ярлыкануын Аңардан сорарга тиешле заттыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70