Al-Qiyaama сүрәсе القيامة
40 аять · Мәккә · иңү тәртибе 31
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ لَآ أُقْسِمُ بِيَوْمِ ٱلْقِيَٰمَةِ
Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, кыямәт көне белән ант итәмен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَآ أُقْسِمُ بِٱلنَّفْسِ ٱللَّوَّامَةِ
Yakub Ibn NugmanҺәм үкенеп үзен шелтә кылучы кеше белән ант итәмен. (Кыямәттә һәр кеше үзен шелтә кылыр: яхшы булса яхшылыкны ник күбрәк кылмадым дип, Яман булса яманлыкны ник кылдым, дияр).
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَيَحْسَبُ ٱلْإِنسَٰنُ أَلَّن نَّجْمَعَ عِظَامَهُۥ
Yakub Ibn NugmanӘйә Адәм баласы уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? (Күп кеше: "Сөяге череп беткән адәм ничек терелсен", – диләр).
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بَلَىٰ قَٰدِرِينَ عَلَىٰٓ أَن نُّسَوِّىَ بَنَانَهُۥ
Yakub Ibn NugmanӘйә көче җитүчеләрдәнбез кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә кушарга.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بَلْ يُرِيدُ ٱلْإِنسَٰنُ لِيَفْجُرَ أَمَامَهُۥ
Yakub Ibn NugmanБәлки адәм баласы Аллаһ йөкләгәнне куеп киләчәк гомереңдә нәфесе теләгән бозык эшләрне кылып йөрергә телидер
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَسْـَٔلُ أَيَّانَ يَوْمُ ٱلْقِيَٰمَةِ
Yakub Ibn NugmanУл кеше: кыямәт кайчан була әле, дип сорыйдыр
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِذَا بَرِقَ ٱلْبَصَرُ
Yakub Ibn NugmanҺәркайчан кыямәтнең куркынычыннан күзләр тонып караңгыланса.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَخَسَفَ ٱلْقَمَرُ
Yakub Ibn NugmanАй тотылса.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَجُمِعَ ٱلشَّمْسُ وَٱلْقَمَرُ
Yakub Ibn NugmanҺәм кояш илә ай бергә кушылсалар, кыямәт булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَقُولُ ٱلْإِنسَٰنُ يَوْمَئِذٍ أَيْنَ ٱلْمَفَرُّ
Yakub Ibn NugmanУл көндә кеше әйтер: "Бу куркынычтан кайда качарга?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَلَّا لَا وَزَرَ
Yakub Ibn NugmanБүген качып котыла торган урын юк.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَىٰ رَبِّكَ يَوْمَئِذٍ ٱلْمُسْتَقَرُّ
Yakub Ibn NugmanБу көндә карарланачак урын фәкать Раббың хозурындадыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يُنَبَّؤُا۟ ٱلْإِنسَٰنُ يَوْمَئِذٍۭ بِمَا قَدَّمَ وَأَخَّرَ
Yakub Ibn NugmanУл көндә кешегә хәбәр бирелер исән чагында кылган эшләреннән һәм үлгәндә калдырып киткән яхшы, яман эшләреннән.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بَلِ ٱلْإِنسَٰنُ عَلَىٰ نَفْسِهِۦ بَصِيرَةٌ
Yakub Ibn NugmanБәлки кеше, әлбәттә, үзенең зарарына гуаһдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَوْ أَلْقَىٰ مَعَاذِيرَهُۥ
Yakub Ibn NugmanГәрчә фарыз гамәлләрне калдырып хәрам эшләрне эшләгән өчен гозерләр күрсәтсә дә. (Ягъни үзе гозерләр күрсәтеп сөйләсә дә барча әгъзалары аның зарарына гуаһлык бирерләр).
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَا تُحَرِّكْ بِهِۦ لِسَانَكَ لِتَعْجَلَ بِهِۦٓ
Yakub Ibn NugmanУл Коръән аятьләрен тәкърар әйтү белән телеңне тибрәтмә, Җәбраил г-м сиңа укыган аятьләрне ашыгып яныңа алыр өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ عَلَيْنَا جَمْعَهُۥ وَقُرْءَانَهُۥ
Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Безнең өстебездәдер ул Коръәнне синең күңелендә җыймак һәм телендә укытмак.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِذَا قَرَأْنَٰهُ فَٱتَّبِعْ قُرْءَانَهُۥ
Yakub Ibn NugmanУл Коръәнне һәркайчан Җәбраилдан сиңа укытсак, аның укуыңа ияр!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ إِنَّ عَلَيْنَا بَيَانَهُۥ
Yakub Ibn NugmanСоңра ул Коръәнне яхшылап аңлатмак вә читеннәрен чишмәк Безнең өстебездәдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَلَّا بَلْ تُحِبُّونَ ٱلْعَاجِلَةَ
Yakub Ibn NugmanЮк, алай кирәкмәс, дөньяны ашыгып кәсеп итәсез һәм бик сөясез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَتَذَرُونَ ٱلْـَٔاخِرَةَ
Yakub Ibn NugmanӘмма ахирәтне артка куясыз аның өчен ашыкмыйсыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ نَّاضِرَةٌ
Yakub Ibn NugmanКыямәт көнендә кайбер йөзләр шатланып агаручыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَىٰ رَبِّهَا نَاظِرَةٌ
Yakub Ibn NugmanУл йөз Раббысына караучыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَوُجُوهٌ يَوْمَئِذٍۭ بَاسِرَةٌ
Yakub Ibn NugmanДәхи кайбер йөзләр кайгыдан сытык вә кара булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
تَظُنُّ أَن يُفْعَلَ بِهَا فَاقِرَةٌ
Yakub Ibn NugmanАның хәлен күргәч арка буыннарын сындыручы ґәзаб килгән, дип уйларсың.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَلَّآ إِذَا بَلَغَتِ ٱلتَّرَاقِىَ
Yakub Ibn NugmanЮк әле, аң булыгыз әгәр җан күкрәкнең югары ягына җитсә,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقِيلَ مَنْ رَاقٍ
Yakub Ibn Nugmanшул вакытта моңа хәзер кем дару, ярдәм бирер дип әйтелсә, яки фәрештәләр, бу кешенең җанын рәхмәт фәрештәләре алырмы әллә ґәзаб фәрештәләре алырмы дисәләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَظَنَّ أَنَّهُ ٱلْفِرَاقُ
Yakub Ibn NugmanИнде бу кеше дөньядан аерылам, дип уйлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلْتَفَّتِ ٱلسَّاقُ بِٱلسَّاقِ
Yakub Ibn NugmanДөньядан китә торган бу кешегә катылык өстенә катылык өстәлер, ягъни дөньядан вә якыннарыннан аерылу, Аллаһудан курку һәм җан бирү авырлыгы.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَىٰ رَبِّكَ يَوْمَئِذٍ ٱلْمَسَاقُ
Yakub Ibn NugmanБүген бармак Раббың хозурындадыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَا صَدَّقَ وَلَا صَلَّىٰ
Yakub Ibn NugmanИмансыз, динсез кеше Раббысы хозурына баргач, мәңгегә алданганын белер, ул ышанырга тиешле нәрсәләргә ышанмады һәм намаз да укымады.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَٰكِن كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰ
Yakub Ibn NugmanЛәкин Коръәнне ялганга тотты һәм кабул итүдән баш тартты.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ ذَهَبَ إِلَىٰٓ أَهْلِهِۦ يَتَمَطَّىٰٓ
Yakub Ibn NugmanМоның соңында үзенең өй җәмәгатенә тәкәбберләнеп киерелә-киерелә барды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَوْلَىٰ لَكَ فَأَوْلَىٰ
Yakub Ibn NugmanИй мондый кеше сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ أَوْلَىٰ لَكَ فَأَوْلَىٰٓ
Yakub Ibn NugmanДәхи сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَيَحْسَبُ ٱلْإِنسَٰنُ أَن يُتْرَكَ سُدًى
Yakub Ibn NugmanӘнә адәм баласы үзенә Аллаһудан йөкләмә йөкләтелмәүне, Аллаһуга каршы эшләрдә ихтыярга куелумы һәм ахырда җавапсызлыкны телиме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَلَمْ يَكُ نُطْفَةً مِّن مَّنِىٍّ يُمْنَىٰ
Yakub Ibn NugmanУл кеше бала ятак урынга коелган мәнидән бер генә тамчы нәрсә иде түгелме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ كَانَ عَلَقَةً فَخَلَقَ فَسَوَّىٰ
Yakub Ibn NugmanМоның ашында оешкан кан булды, Аллаһ аны халык кылып кеше сыйфатына китерде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَجَعَلَ مِنْهُ ٱلزَّوْجَيْنِ ٱلذَّكَرَ وَٱلْأُنثَىٰٓ
Yakub Ibn NugmanАннан ир һәм хатын итеп халык кылды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَلَيْسَ ذَٰلِكَ بِقَٰدِرٍ عَلَىٰٓ أَن يُحْـِۧىَ ٱلْمَوْتَىٰ
Yakub Ibn NugmanБу эшләрне эшләгән Аллаһуның үлекләрне тергезергә көче җитмәсме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→