caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Fajr сүрәсе الفجر

30 аять · Мәккә · иңү тәртибе 10

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ وَٱلْفَجْرِ

Yakub Ibn NugmanТаң белән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَيَالٍ عَشْرٍ

Yakub Ibn NugmanВә ун төн белән ант итәм, ун төннән мырад зәл хиҗҗә аеның әүвәлге ун төннәредер, яки рамадан аеның ахыргы ун төннәредер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلشَّفْعِ وَٱلْوَتْرِ

Yakub Ibn NugmanКорбан көне һам ґәрәфа көне белән яки мәхлук һәм халык белән ант итәмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّيْلِ إِذَا يَسْرِ

Yakub Ibn NugmanВә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн үтеп китсә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَلْ فِى ذَٰلِكَ قَسَمٌ لِّذِى حِجْرٍ

Yakub Ibn NugmanБу зекер ителгән нәрсәләрдә гакыл ияләре өчен чын ант бар түгелме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ تَرَ كَيْفَ فَعَلَ رَبُّكَ بِعَادٍ

Yakub Ibn NugmanӘйә күрмисеңме Раббың Гад кавемен ни кылды, ягъни һәлак кылмадымы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِرَمَ ذَاتِ ٱلْعِمَادِ

Yakub Ibn NugmanГад кавеменең бабалары озын баганалар кеби озын вә куәтле кавем иделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّتِى لَمْ يُخْلَقْ مِثْلُهَا فِى ٱلْبِلَٰدِ

Yakub Ibn NugmanАлар кеби эре кешеләр шәһәрләрдә халык ителмәделәр, шулай булса да Аллаһ ґәзабына каршы тора алмадылар – һәммәсе һәлак булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَثَمُودَ ٱلَّذِينَ جَابُوا۟ ٱلصَّخْرَ بِٱلْوَادِ

Yakub Ibn NugmanВә Сәмуд кавемен ни кылды, алар вади дигән җирдә ташны кисеп бөек өйләр бина кылдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَفِرْعَوْنَ ذِى ٱلْأَوْتَادِ

Yakub Ibn NugmanВә Фиргаунгә ни кылды, кадаклар иясе ул Фиргаун, ягъни хатыны Асияне Аллаһуга иман китергән өчен кадаклар белән ґәзаблап үтерде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ طَغَوْا۟ فِى ٱلْبِلَٰدِ

Yakub Ibn NugmanУл Гад, Сәмуд вә Фиргаун шәһәрләрдә алар явызлыкны күп кылдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَكْثَرُوا۟ فِيهَا ٱلْفَسَادَ

Yakub Ibn NugmanВә, фәсәд золым эшләрне күп эшләделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَصَبَّ عَلَيْهِمْ رَبُّكَ سَوْطَ عَذَابٍ

Yakub Ibn NugmanРаббың аларга койды ґәзаб камчысын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ رَبَّكَ لَبِٱلْمِرْصَادِ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк синең Раббың фәсәд кылучы залимнәрне күзәтүче һәм аларны тотучыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَمَّا ٱلْإِنسَٰنُ إِذَا مَا ٱبْتَلَىٰهُ رَبُّهُۥ فَأَكْرَمَهُۥ وَنَعَّمَهُۥ فَيَقُولُ رَبِّىٓ أَكْرَمَنِ

Yakub Ibn NugmanӘмма адәм баласы Раббысы аны дөнья байлыгы илә мүбтәлә кылса һәм дөнья эшләрендә кешеләр арасында хөрмәтле итсә, ул мине Аллаһ хөрмәтләде, дип, дөнья байлыгы белән генә үзен Аллаһуның дусты саныйдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَمَّآ إِذَا مَا ٱبْتَلَىٰهُ فَقَدَرَ عَلَيْهِ رِزْقَهُۥ فَيَقُولُ رَبِّىٓ أَهَٰنَنِ

Yakub Ibn NugmanВә әмма Раббысы аның ризыгың кылып, ярлылык белән мүбтәлә итсә, ул Раббым мине хур итте, диядер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّا بَل لَّا تُكْرِمُونَ ٱلْيَتِيمَ

Yakub Ibn NugmanЮк кешенең Аллаһ каршында хөрмәте дөнья байлыгы белән түгел, бәлки чын иман, хак дин һәм изге гамәлләр беләндер. Хур булуы да ярлылык белән түгел, бәлки имансыз, динсез булу белән һәм нәфескә ияреп азгынлык кылу беләндер. Бәлки сез ятимнәрне хөрмәтләмисез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا تَحَٰٓضُّونَ عَلَىٰ طَعَامِ ٱلْمِسْكِينِ

Yakub Ibn NugmanБай булсагыз фәкыйрьләрне ашатырга, аларга мал бирергә кызыкмыйсыз һәм башкаларны да кызыктырмыйсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَتَأْكُلُونَ ٱلتُّرَاثَ أَكْلًا لَّمًّا

Yakub Ibn NugmanҺәм мирас малын, ягъни үлгән кешедән калган мал – тол хатын вә ятимнәр хакыдыр, сез шул малның хәрам икәнен тикшермәстән ашый бирәсез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَتُحِبُّونَ ٱلْمَالَ حُبًّا جَمًّا

Yakub Ibn NugmanВә дөнья малын бик нык сөю белән сөясез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّآ إِذَا دُكَّتِ ٱلْأَرْضُ دَكًّا دَكًّا

Yakub Ibn NugmanЮк, шәригатьне бозмагыз, мирас малын ашамагыз, әгәр җир каты тетрәү белән тетрәсә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَآءَ رَبُّكَ وَٱلْمَلَكُ صَفًّا صَفًّا

Yakub Ibn NugmanВә Раббыңның әмере килсә, вә фәрештәләр саф-саф булып килеп бассалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجِا۟ىٓءَ يَوْمَئِذٍۭ بِجَهَنَّمَ يَوْمَئِذٍ يَتَذَكَّرُ ٱلْإِنسَٰنُ وَأَنَّىٰ لَهُ ٱلذِّكْرَىٰ

Yakub Ibn NugmanВә ул көндә җәһәннәм китерелсә, менә шул көндә адәм баласының исенә төшер, алданганын белер, вәгазьләнергә бик теләр, ләкин эш узган булыр, кайда инде аңа хәзер искәрү, уяну файда бирсен?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَقُولُ يَٰلَيْتَنِى قَدَّمْتُ لِحَيَاتِى

Yakub Ibn NugmanЭш узганнан соң адәм баласы әйтер: "Әй миңа үкенеч кәшки дөньяда чагымда дини гыйлем өйрәнеп ахирәтем өчен изге гамәлләр кылган булсамчы", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَيَوْمَئِذٍ لَّا يُعَذِّبُ عَذَابَهُۥٓ أَحَدٌ

Yakub Ibn NugmanУл көндә Аллаһуның ґәзабы илә һичкем ґәзаб кыла алмас, мәгәр Аллаһ әмере белән ґәзаб фәрештәләре ґәзаб кылырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا يُوثِقُ وَثَاقَهُۥٓ أَحَدٌ

Yakub Ibn NugmanДәхи чылбыр богаулар белән һичкем бәйләмәс, мәгәр Аллаһ әмере белән бәйләрләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰٓأَيَّتُهَا ٱلنَّفْسُ ٱلْمُطْمَئِنَّةُ

Yakub Ibn NugmanТик Аллаһуга вә расүлгә итагать итеп гөнаһлардан сакланучы вә изге гамәлләр генә кылучы изге нәфес яхшы мөселманның рухына:

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱرْجِعِىٓ إِلَىٰ رَبِّكِ رَاضِيَةً مَّرْضِيَّةً

Yakub Ibn Nugman"Синең дөньяда өлешең бетте һәм бурычың үтәлде инде, Аллаһудан разый булганың хәлдә һәм Аллаһ синнән разый булган хәлдә Раббыңа кайткыл!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱدْخُلِى فِى عِبَٰدِى

Yakub Ibn NugmanМинем изге бәндәләрем арасына кергел.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱدْخُلِى جَنَّتِى

Yakub Ibn NugmanҺәм Минем җәннәтемә мәңгегә кергел!" – диелер

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70