Al-Ghaashiya сүрәсе الغاشية
26 аять · Мәккә · иңү тәртибе 68
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ هَلْ أَتَىٰكَ حَدِيثُ ٱلْغَٰشِيَةِ
Yakub Ibn NugmanТәхкыйк сиңа катылыгы белән һәрнәрсәне каплаган, кыямәт көненең хәбәре килде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ خَٰشِعَةٌ
Yakub Ibn NugmanУл көндә йөзләр түбән вә хурдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
عَامِلَةٌ نَّاصِبَةٌ
Yakub Ibn NugmanАлар бик тә михнәтләнеп эшләүчеләрдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
تَصْلَىٰ نَارًا حَامِيَةً
Yakub Ibn NugmanКайнар утка кереп ґәзабланырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
تُسْقَىٰ مِنْ عَيْنٍ ءَانِيَةٍ
Yakub Ibn NugmanНиһаять кайнар чишмәдән сугарылырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَّيْسَ لَهُمْ طَعَامٌ إِلَّا مِن ضَرِيعٍ
Yakub Ibn NugmanАларга азык юк, мәгәр тигәнәккә охшаган озын вә чәнечкеле үлән генә булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَّا يُسْمِنُ وَلَا يُغْنِى مِن جُوعٍ
Yakub Ibn NugmanУл үлән симертмәс һәм ачлыкны да китәрмәс.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ نَّاعِمَةٌ
Yakub Ibn NugmanУл көндә кешеләр нигъмәтләнделәр, шатландылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لِّسَعْيِهَا رَاضِيَةٌ
Yakub Ibn NugmanҮзенең дөньяда кылган эшләренә разыйдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِى جَنَّةٍ عَالِيَةٍ
Yakub Ibn NugmanДәрәҗәсе бөек җәннәттә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَّا تَسْمَعُ فِيهَا لَٰغِيَةً
Yakub Ibn NugmanАнда буш һәм яман сүзне һич ишетмәсләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِيهَا عَيْنٌ جَارِيَةٌ
Yakub Ibn NugmanУл җәннәтләрдә ага торган татлы чишмәләр бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِيهَا سُرُرٌ مَّرْفُوعَةٌ
Yakub Ibn NugmanАнда бик яхшы күтәренке урындыклар, диваннар бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَكْوَابٌ مَّوْضُوعَةٌ
Yakub Ibn NugmanВә анда алларына кәсәләр куелгандыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَنَمَارِقُ مَصْفُوفَةٌ
Yakub Ibn NugmanВә тезеп куйган күпертелгән ястыклар бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَزَرَابِىُّ مَبْثُوثَةٌ
Yakub Ibn NugmanВә җәелгән паласлар бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَفَلَا يَنظُرُونَ إِلَى ٱلْإِبِلِ كَيْفَ خُلِقَتْ
Yakub Ibn NugmanӘйә, кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек халык кылынганнар-яратылганнар?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِلَى ٱلسَّمَآءِ كَيْفَ رُفِعَتْ
Yakub Ibn NugmanВә күккә карамыйлармы – ничек күтәрелгән?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِلَى ٱلْجِبَالِ كَيْفَ نُصِبَتْ
Yakub Ibn NugmanВә тауларга карамыйлармы – ничек беркетелгән ул таулар?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِلَى ٱلْأَرْضِ كَيْفَ سُطِحَتْ
Yakub Ibn NugmanВә җиргә карамыйлармы – ничек палас кеби түшәлгән?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَذَكِّرْ إِنَّمَآ أَنتَ مُذَكِّرٌ
Yakub Ibn NugmanКешеләрне Коръән белән вәгазь кыл, гафләттән уят, әлбәттә, син фәкать Аллаһ хөкемнәрен сөйләп ирештерүче генәсең.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَّسْتَ عَلَيْهِم بِمُصَيْطِرٍ
Yakub Ibn NugmanСин аларга ирекле түгелсең һәм аларның теләкләренә дә хуҗа түгелсең.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا مَن تَوَلَّىٰ وَكَفَرَ
Yakub Ibn NugmanМәгәр берәү синнән артка борылса һәм Коръәнне инкяр кылса.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَيُعَذِّبُهُ ٱللَّهُ ٱلْعَذَابَ ٱلْأَكْبَرَ
Yakub Ibn NugmanУл кешене Аллаһ олугъ ґәзаб белән ґәзаб кылыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ إِلَيْنَآ إِيَابَهُمْ
Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Безнең хозурыбызгадыр аларның кайтмаклары.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ إِنَّ عَلَيْنَا حِسَابَهُم
Yakub Ibn NugmanСоңра аларның кылган эшләренең хисабы, әлбәттә, Безгә тиешледер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→