Баш бит › Сүрәләр › Al-Balad сүрәсе
Al-Balad сүрәсе البلد
20 аять · Мәккә · иңү тәртибе 35
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ لَآ أُقْسِمُ بِهَٰذَا ٱلْبَلَدِ
Yakub Ibn Nugman Бу шәһәр, ягъни Мәккә белән ант итәмен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَنتَ حِلٌّۢ بِهَٰذَا ٱلْبَلَدِ
Yakub Ibn Nugman Вә син, ий Мухәммәд г-м, ошбу Мәккә шәһәрен кәферләрдән сугышып алырга хәләлсең.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَوَالِدٍ وَمَا وَلَدَ
Yakub Ibn Nugman Вә Адәм г-м илә вә аның балалары илә ант итәмен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَقَدْ خَلَقْنَا ٱلْإِنسَٰنَ فِى كَبَدٍ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк Без кешене михнәттә мәшәкатьтә халык кылдык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَيَحْسَبُ أَن لَّن يَقْدِرَ عَلَيْهِ أَحَدٌ
Yakub Ibn Nugman Әйә ул михнәт белән изелгән загыйфь кеше уйлыйдырмы аңа һичбер затның көче җитмәс дип?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَقُولُ أَهْلَكْتُ مَالًا لُّبَدًا
Yakub Ibn Nugman Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: "Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен кешеләр яллап күп мал бетердем", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَيَحْسَبُ أَن لَّمْ يَرَهُۥٓ أَحَدٌ
Yakub Ibn Nugman Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَلَمْ نَجْعَل لَّهُۥ عَيْنَيْنِ
Yakub Ibn Nugman Әйә Без ул кешегә икс күз бирмәдекме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلِسَانًا وَشَفَتَيْنِ
Yakub Ibn Nugman Дәхи аны телле вә ике иренле кылмадыкмы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَهَدَيْنَٰهُ ٱلنَّجْدَيْنِ
Yakub Ibn Nugman Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَا ٱقْتَحَمَ ٱلْعَقَبَةَ
Yakub Ibn Nugman Ул бөек таулардан үтмәде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا ٱلْعَقَبَةُ
Yakub Ibn Nugman Ул бөек таулар юлын сиңа нәрсә белдерде?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَكُّ رَقَبَةٍ
Yakub Ibn Nugman Ул юл – кол азат итмәктер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَوْ إِطْعَٰمٌ فِى يَوْمٍ ذِى مَسْغَبَةٍ
Yakub Ibn Nugman Яки ачлык көннәрендә аш бирмәктер,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَتِيمًا ذَا مَقْرَبَةٍ
Yakub Ibn Nugman якын кардәш булган ятимгә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَوْ مِسْكِينًا ذَا مَتْرَبَةٍ
Yakub Ibn Nugman Яки гаять тә фәкыйрь булган мескенгә аш бирмәктер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ كَانَ مِنَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَتَوَاصَوْا۟ بِٱلصَّبْرِ وَتَوَاصَوْا۟ بِٱلْمَرْحَمَةِ
Yakub Ibn Nugman Янә хәерле эш: чын мөэмин булып мөэминнәрне сабырлы, чыдамлы булырга һәм үзара мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өндәүче киңәш бирүче булудыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أُو۟لَٰٓئِكَ أَصْحَٰبُ ٱلْمَيْمَنَةِ
Yakub Ibn Nugman Бу сыйфатта булган кешеләр уң тараф кешеләре, ягъни җәннәт кешеләредер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِـَٔايَٰتِنَا هُمْ أَصْحَٰبُ ٱلْمَشْـَٔمَةِ
Yakub Ibn Nugman Әмма Безнең аятьләребезгә ышанмаган кешеләр – сул тараф кешеләре, ягъни җәһәннәм әһелләредер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
عَلَيْهِمْ نَارٌ مُّؤْصَدَةٌۢ
Yakub Ibn Nugman Аларга ишекләре беркетелгән ут ґәзабыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
← Al-Fajr сүрәсе
Ash-Shams сүрәсе →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→
Гарәп тексты һәм тәрҗемәләр Tanzil һәм QuranEnc аша — сүзгә-сүз, үзгәртелмәгән · Тәрҗемәләр тәрҗемәчеләренә карый һәм Коръәннең үзе түгел
Бу — тикшеренү ярдәмчесе, фәтва чыганагы түгел.