caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Mutaffifin сүрәсе المطففين

36 аять · Мәккә · иңү тәртибе 86

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ وَيْلٌ لِّلْمُطَفِّفِينَ

Yakub Ibn NugmanКиметеп үлчәүчеләргә үкенеч каты ґәзабдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ إِذَا ٱكْتَالُوا۟ عَلَى ٱلنَّاسِ يَسْتَوْفُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алсалар үлчәүне тутырып мул үлчәп алалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا كَالُوهُمْ أَو وَّزَنُوهُمْ يُخْسِرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә киметеп үлчиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَا يَظُنُّ أُو۟لَٰٓئِكَ أَنَّهُم مَّبْعُوثُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйә ул кешеләр терелеп кубарылачакларын уйламыйлармы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِيَوْمٍ عَظِيمٍ

Yakub Ibn NugmanОлугъ кыямәт көнендә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ يَقُومُ ٱلنَّاسُ لِرَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ

Yakub Ibn NugmanУл көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хозурында хисаб өчен басып торырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّآ إِنَّ كِتَٰبَ ٱلْفُجَّارِ لَفِى سِجِّينٍ

Yakub Ibn NugmanЮк, үлчәүдә хыянәт итмәгез, тәхкыйк хыянәтче гасыйларның гамәл дәфтәрләре сиҗҗиндәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا سِجِّينٌ

Yakub Ibn NugmanНәрсә белдерде сиңа ул сиҗҗиннең хакыйкатен?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كِتَٰبٌ مَّرْقُومٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган кешеләрнең гамәле генә язылган китаптыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ

Yakub Ibn NugmanХыянәтче ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә каты ґәзабдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ يُكَذِّبُونَ بِيَوْمِ ٱلدِّينِ

Yakub Ibn NugmanАлар кыямәт һәм хисаб көнен ялганга тоталар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا يُكَذِّبُ بِهِۦٓ إِلَّا كُلُّ مُعْتَدٍ أَثِيمٍ

Yakub Ibn NugmanУл көнне ялганга тотмас, мәгәр хактан баш тартып батыл эшләрдә чиктән ашкан һәр күп гөнаһлы кеше генә ялган дияр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِ ءَايَٰتُنَا قَالَ أَسَٰطِيرُ ٱلْأَوَّلِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр аларга һәрнәрсәне аңлатучы аятьләребез укылса, бу әүвәлгеләрдән язылып калган әкият, диләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّا بَلْ رَانَ عَلَىٰ قُلُوبِهِم مَّا كَانُوا۟ يَكْسِبُونَ

Yakub Ibn NugmanЮк Аллаһуга каршы сөйләп һәлак булырга ашыкмагыз, бәлки аларның кылган явыз эшләре күңелләренә тузан булып утырган.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّآ إِنَّهُمْ عَن رَّبِّهِمْ يَوْمَئِذٍ لَّمَحْجُوبُونَ

Yakub Ibn NugmanЮк алданмасыннар, тәхкыйк алар кыямәт көнеңдә Раббыларыннан пәрдәләнмешләрдер, ягъни аларга Аллаһуның рәхмәте ирешмәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ إِنَّهُمْ لَصَالُوا۟ ٱلْجَحِيمِ

Yakub Ibn NugmanСоңра, әлбәттә, алар җәһәннәмгә керерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ يُقَالُ هَٰذَا ٱلَّذِى كُنتُم بِهِۦ تُكَذِّبُونَ

Yakub Ibn NugmanМоның соңында аларга әйтелер: "Бу ґәзаб сез ялганга тоткан ґәзабдыр", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّآ إِنَّ كِتَٰبَ ٱلْأَبْرَارِ لَفِى عِلِّيِّينَ

Yakub Ibn NugmanЮк Аллаһуга карышып җәһәннәмгә кермәгез, тәхкыйк Аллаһуга итагать итеп һәрвакыт яхшылыкны кылган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре, әлбәттә, ґилийөндәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا عِلِّيُّونَ

Yakub Ibn NugmanСиңа нәрсә белдерде ул ґиллийөннең нәрсә икәнлеген?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كِتَٰبٌ مَّرْقُومٌ

Yakub Ibn NugmanУл яхшы мөселманнарның гына яхшылыгы язылган китапдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَشْهَدُهُ ٱلْمُقَرَّبُونَ

Yakub Ibn NugmanУл китаплар яныңда Аллаһуның якын фәрештәләре булырлар, кыямәт көнендә ул китаплардан хәбәр бирер өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلْأَبْرَارَ لَفِى نَعِيمٍ

Yakub Ibn NugmanЯманлыкны кылмыйча, фәкать яхшылыкны кылучы яхшы кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَلَى ٱلْأَرَآئِكِ يَنظُرُونَ

Yakub Ibn Nugmanяхшы урындыкларга утырып шатлык белән бер-берсенә карарлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تَعْرِفُ فِى وُجُوهِهِمْ نَضْرَةَ ٱلنَّعِيمِ

Yakub Ibn NugmanАларны танырсың, йөзләрендә җәннәт нигъмәтләреннән хасыйл булган шатлык яктылыгы булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يُسْقَوْنَ مِن رَّحِيقٍ مَّخْتُومٍ

Yakub Ibn NugmanАлар эчерелерләр мөһерләнгән эчемлекләрдән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

خِتَٰمُهُۥ مِسْكٌ وَفِى ذَٰلِكَ فَلْيَتَنَافَسِ ٱلْمُتَنَٰفِسُونَ

Yakub Ibn NugmanУл мөһернең сургучы мускустыр, кызыккан кешеләр ошбу җәннәт нигъмәтләренә кызыксыннар!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِزَاجُهُۥ مِن تَسْنِيمٍ

Yakub Ibn NugmanАңарга катнаштырылган нәрсә тәснимнәндер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَيْنًا يَشْرَبُ بِهَا ٱلْمُقَرَّبُونَ

Yakub Ibn NugmanУл тәсним җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмәдән Аллаһуга иң якын кешеләр эчәрләр. (Әмма җәннәтнең башка кешеләренә катнаштырып кына бирелер.)

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلَّذِينَ أَجْرَمُوا۟ كَانُوا۟ مِنَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ يَضْحَكُونَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк гөнаһтан, җәһәннәмнән курыкмаган имансызлар, иман китереп мөселман булган кешеләрдән көлделәр

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا مَرُّوا۟ بِهِمْ يَتَغَامَزُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр мөселманнар алар алдыннан үтсәләр, бер-берсенә күз кысышып мәсхәрә итә иделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱنقَلَبُوٓا۟ إِلَىٰٓ أَهْلِهِمُ ٱنقَلَبُوا۟ فَكِهِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр өйләренә кайтсалар, мөселманнарны мәсхәрә иткәннәре өчен киңәеп шатланып кайтыр иделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا رَأَوْهُمْ قَالُوٓا۟ إِنَّ هَٰٓؤُلَآءِ لَضَآلُّونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр мөселманнарны күрсәләр, бу кешеләр адашканнар, ата-баба юлын ташлаганнар, дияләр иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أُرْسِلُوا۟ عَلَيْهِمْ حَٰفِظِينَ

Yakub Ibn NugmanБит ул кәферләр мөселманнарга сакчы итеп тә вә гамәлләрендә язучы итеп җибәрелмәделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱلْيَوْمَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مِنَ ٱلْكُفَّارِ يَضْحَكُونَ

Yakub Ibn NugmanКыямәт көнендә мөселманнар кәферләрдән көләрләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَلَى ٱلْأَرَآئِكِ يَنظُرُونَ

Yakub Ibn NugmanЯхшы урындыкларга утырып кәферләрнең ґәзаб кылынганын карарлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَلْ ثُوِّبَ ٱلْكُفَّارُ مَا كَانُوا۟ يَفْعَلُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйә кәферләргә кылган кабәхәт эшләре өчен җәза бирелдеме? Әлбәттә, тиешле – җәза бирелде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70