Al-Inshiqaaq сүрәсе الإنشقاق
25 аять · Мәккә · иңү тәртибе 83
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ إِذَا ٱلسَّمَآءُ ٱنشَقَّتْ
Yakub Ibn NugmanӘгәр күк ярылса.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَذِنَتْ لِرَبِّهَا وَحُقَّتْ
Yakub Ibn NugmanВә әгәр ул җиргә Раббысының сүзе ишеттерелсә һәм итагать иттерелсә ул күккә – Аллаһ хөкеменә итагать итү тиешле ителде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذَا ٱلْأَرْضُ مُدَّتْ
Yakub Ibn NugmanВә әгәр җир сузылып тигезләнсә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَلْقَتْ مَا فِيهَا وَتَخَلَّتْ
Yakub Ibn NugmanВә җир эчендәге барча нәрсәне чыгарып бушанса.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَذِنَتْ لِرَبِّهَا وَحُقَّتْ
Yakub Ibn NugmanӘгәр Раббысының сүзен җиргә ишеттерелсә – Аллаһ хөкеменә итагать итү аңа тиешле ителде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰٓأَيُّهَا ٱلْإِنسَٰنُ إِنَّكَ كَادِحٌ إِلَىٰ رَبِّكَ كَدْحًا فَمُلَٰقِيهِ
Yakub Ibn NugmanИй адәм баласы, тәхкыйк син Раббыңа юлыгу өчен гамәлеңдә, ягъни күбрәк гөнаһ эшләрдә тырышу илә тырышасың, ягъни синең кылган һәр эшең Аллаһуга күрсәтер өчендер, кыямәт көнендә гамәлләреңә очырарсың.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَمَّا مَنْ أُوتِىَ كِتَٰبَهُۥ بِيَمِينِهِۦ
Yakub Ibn NugmanӘмма гамәл дәфтәре уң тарафтан бирелгән кеше.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَسَوْفَ يُحَاسَبُ حِسَابًا يَسِيرًا
Yakub Ibn NugmanТиздән ул кеше җиңел хисаб белән хисаб ителер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَيَنقَلِبُ إِلَىٰٓ أَهْلِهِۦ مَسْرُورًا
Yakub Ibn NugmanУл җәннәттәге әһеленә шатланып барыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَمَّا مَنْ أُوتِىَ كِتَٰبَهُۥ وَرَآءَ ظَهْرِهِۦ
Yakub Ibn NugmanВә әмма гамәл дәфтәре арка тарафыннан бирелгән кеше,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَسَوْفَ يَدْعُوا۟ ثُبُورًا
Yakub Ibn Nugmanтиздән үзенә һәлакәтлекне чакырыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَيَصْلَىٰ سَعِيرًا
Yakub Ibn NugmanВә сәкар тәмугына кереп ґәзаб кылыныр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّهُۥ كَانَ فِىٓ أَهْلِهِۦ مَسْرُورًا
Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ул кеше дөньяда вакытта әһле арасында Аллаһудан курыкмау сәбәпле шат иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّهُۥ ظَنَّ أَن لَّن يَحُورَ
Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ул үлгәч терелмәм вә кабердән чыкмам, дип уйлады.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بَلَىٰٓ إِنَّ رَبَّهُۥ كَانَ بِهِۦ بَصِيرًا
Yakub Ibn NugmanЛәкин эш ул уйлаганча түгел, әлбәттә, терелеп Аллаһ хөкеменә кайтыр, шиксез аның Раббысы аны һәмишә күрүче булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَآ أُقْسِمُ بِٱلشَّفَقِ
Yakub Ibn NugmanКүктәге шәфәкъ белән ант итәмен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلَّيْلِ وَمَا وَسَقَ
Yakub Ibn NugmanДәхи, төн белән вә төнлә эшләнә торган эшләр белән.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلْقَمَرِ إِذَا ٱتَّسَقَ
Yakub Ibn NugmanДәхи тулып түгәрәкләнүче ай белән.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَتَرْكَبُنَّ طَبَقًا عَن طَبَقٍ
Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, бу хәлдән икенче хәлгә күчәрсез! Ягъни үләрсез, аннары терелерсез, аннары хөкем ителеп тиешле җәзаны алырсыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَمَا لَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ
Yakub Ibn NugmanНи булды аларга иман китермиләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذَا قُرِئَ عَلَيْهِمُ ٱلْقُرْءَانُ لَا يَسْجُدُونَ
Yakub Ibn NugmanӘгәр аларга Коръән укылса, Аллаһудан куркып сәҗдә кылмаслар, Аллаһ әмерләрен ишеткәннән соң аны үтәмәсләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بَلِ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ يُكَذِّبُونَ
Yakub Ibn NugmanБәлки имансыз кешеләр Коръәнне ялганга тоталар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا يُوعُونَ
Yakub Ibn NugmanАллаһ аларның күңелләрендә сакланган нәрсәне белүчедер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبَشِّرْهُم بِعَذَابٍ أَلِيمٍ
Yakub Ibn NugmanАларга сөенеч бир бик каты рәнҗеткүче ґәзаб белән.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ لَهُمْ أَجْرٌ غَيْرُ مَمْنُونٍۭ
Yakub Ibn NugmanМәгәр иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләргә мәңге бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләрдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→