caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Infitaar сүрәсе الإنفطار

19 аять · Мәккә · иңү тәртибе 82

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ إِذَا ٱلسَّمَآءُ ٱنفَطَرَتْ

Yakub Ibn NugmanКайчан күк ярылса.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱلْكَوَاكِبُ ٱنتَثَرَتْ

Yakub Ibn NugmanВә йолдызлар чәчелсә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱلْبِحَارُ فُجِّرَتْ

Yakub Ibn NugmanВә дәрьяләр агып бергә кушылсалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱلْقُبُورُ بُعْثِرَتْ

Yakub Ibn NugmanВә каберләр актарылып үлекләр терелеп чыксалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَلِمَتْ نَفْسٌ مَّا قَدَّمَتْ وَأَخَّرَتْ

Yakub Ibn NugmanШул вакытта һәркем үзеннән элек ахирәткә җибәргән һәм үзеннән соң калдырган эшләрен белер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰٓأَيُّهَا ٱلْإِنسَٰنُ مَا غَرَّكَ بِرَبِّكَ ٱلْكَرِيمِ

Yakub Ibn NugmanИй адәм баласы, сине нәрсә алдады хөрмәтле булган Раббыңның нигъмәтләреннән өлешсез калырга, ягъни җәннәткә кермичә җәһәннәмгә керергә сине нәрсә мәҗбүр итә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِى خَلَقَكَ فَسَوَّىٰكَ فَعَدَلَكَ

Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһ сине хак кылды да, әгъзаларыңны төзәтте вә һәр әгъзаңны үлчәп төзеде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فِىٓ أَىِّ صُورَةٍ مَّا شَآءَ رَكَّبَكَ

Yakub Ibn NugmanСине нинди сурәттә кылырга теләсә шул сүрәттә кылды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّا بَلْ تُكَذِّبُونَ بِٱلدِّينِ

Yakub Ibn NugmanЮк, алданмагыз, бозык эшне батыл гамәлне кылмагыз, бәлки сез кыямәтне һәм хисапны ялган дисез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّ عَلَيْكُمْ لَحَٰفِظِينَ

Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, шиксез, сезнең өстегездә сакчы фәрештәләр бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كِرَامًا كَٰتِبِينَ

Yakub Ibn NugmanУл фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр, алар сезнең барча гамәлләрегезне язучылардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَعْلَمُونَ مَا تَفْعَلُونَ

Yakub Ibn NugmanСезнең кылган эшләрегезне бик яхшы белүчеләрдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلْأَبْرَارَ لَفِى نَعِيمٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّ ٱلْفُجَّارَ لَفِى جَحِيمٍ

Yakub Ibn NugmanВә тәхкыйк Аллаһуга итагать итмәгән азгыннар, әлбәттә, җәһәннәмдәләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَصْلَوْنَهَا يَوْمَ ٱلدِّينِ

Yakub Ibn NugmanУл азгыннар җәһәннәмгә керерләр җәза көнендә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا هُمْ عَنْهَا بِغَآئِبِينَ

Yakub Ibn NugmanВә алар җәһәннәмнән юк булып китмәсләр, һәмишә бар булып ґәзаб кылынырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا يَوْمُ ٱلدِّينِ

Yakub Ibn NugmanУл җәза көненең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ مَآ أَدْرَىٰكَ مَا يَوْمُ ٱلدِّينِ

Yakub Ibn NugmanМоннан соң ул көннең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ لَا تَمْلِكُ نَفْسٌ لِّنَفْسٍ شَيْـًٔا وَٱلْأَمْرُ يَوْمَئِذٍ لِّلَّهِ

Yakub Ibn NugmanУл көндә һичкем һичкемгә ярдәм кылырга, файда итәргә кадир булмас, һәркем үз хәле белән мәшгуль булып кайгыда булыр. Ул көндә кешеләр өстеннән эш кылмак, хөкем йөртмәк фәкать Аллаһуга хас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70