caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Qamar сүрәсе القمر

55 аять · Мәккә · иңү тәртибе 37

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ ٱقْتَرَبَتِ ٱلسَّاعَةُ وَٱنشَقَّ ٱلْقَمَرُ

Yakub Ibn NugmanКыямәт көне якынлашты һәм ай ярылды. (Мәккә мөшрикләренең соравы буенча ай икегә ярылып Хира тавының ике ягыннан күренеп торды. Бу эш Мухәммәд г-мнең пәйгамбәрлегенә табигый могҗиза иде, ләкин мөшрикләр үзләре сораган могҗизага ышанмадылар, сихер диделәр.)

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِن يَرَوْا۟ ءَايَةً يُعْرِضُوا۟ وَيَقُولُوا۟ سِحْرٌ مُّسْتَمِرٌّ

Yakub Ibn NugmanӘгәр ул кәферләр бер могҗизаны күрсәләр, аннан йөз чөерәләр, инкяр итәләр һәм бу куәтле вә даими булган сихер диләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكَذَّبُوا۟ وَٱتَّبَعُوٓا۟ أَهْوَآءَهُمْ وَكُلُّ أَمْرٍ مُّسْتَقِرٌّ

Yakub Ibn NugmanВә Коръәнне һәм расүлне ялганга тоттылар вә үзләренең күңелләре теләгән нәрсәгә иярделәр, шуның өчен адаштылар. Бит һәр эш үз урынына урнашучыдыр, ягъни Коръән белән гамәл кылмыйча адашкан кешенең урыны җәһәннәмдер, Коръән белән гамәл кылып һидәятне тапкан мөэминнәрнең урыны җәннәтдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ جَآءَهُم مِّنَ ٱلْأَنۢبَآءِ مَا فِيهِ مُزْدَجَرٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк аларга килде пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның хәлләреннән хәбәрләр, анда булган гыйбрәтләрне аңлап Аллаһуга карышудан тыелырга булганнар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

حِكْمَةٌۢ بَٰلِغَةٌ فَمَا تُغْنِ ٱلنُّذُرُ

Yakub Ibn NugmanБу Коръән камил вә ниһаять дәрәҗәгә ирешкүче хикмәттер, хикмәт иясе булган Коръәнне ялганга тотучыларга, пәйгамбәрләрнең куркытуы ничек тәэсир итсен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَتَوَلَّ عَنْهُمْ يَوْمَ يَدْعُ ٱلدَّاعِ إِلَىٰ شَىْءٍ نُّكُرٍ

Yakub Ibn NugmanКуркыту әсәр итми торган гафилләрдән кисет, Исрафил фәрештәнең чакырган көнендә, бер бик куркынычлы мәхшәр көненә чакырганда.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

خُشَّعًا أَبْصَٰرُهُمْ يَخْرُجُونَ مِنَ ٱلْأَجْدَاثِ كَأَنَّهُمْ جَرَادٌ مُّنتَشِرٌ

Yakub Ibn NugmanАлар күзләре акайган хәлдә каберләреннән чыгарлар гүя таралган вә аптыраган чикерткә кебиләрдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مُّهْطِعِينَ إِلَى ٱلدَّاعِ يَقُولُ ٱلْكَٰفِرُونَ هَٰذَا يَوْمٌ عَسِرٌ

Yakub Ibn NugmanАлар чакыручыга йөгерерләр, кәферләр әйтерләр: "Бу куркынычлы авыр көндер", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَذَّبَتْ قَبْلَهُمْ قَوْمُ نُوحٍ فَكَذَّبُوا۟ عَبْدَنَا وَقَالُوا۟ مَجْنُونٌ وَٱزْدُجِرَ

Yakub Ibn NugmanМухәммәд г-мнән элек Нух кавеме Безнең колыбыз – Нух пәйгамбәрне ялганга тоттылар вә: "Нух мәҗнүн, дивана", – диделәр, кәферләр Нухны артык җәберләүләре сәбәпле, ул аларны дингә өндәүдән тыелды, туктады.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَدَعَا رَبَّهُۥٓ أَنِّى مَغْلُوبٌ فَٱنتَصِرْ

Yakub Ibn NugmanНух Раббысына дога кылды: "Тәхкыйк мин җиңелдем, ий Раббым миңа ярдәм бир, алардан үч ал", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَفَتَحْنَآ أَبْوَٰبَ ٱلسَّمَآءِ بِمَآءٍ مُّنْهَمِرٍ

Yakub Ibn NugmanНух кавеменә каты яңгыр белән күк ишекләрен ачтык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَفَجَّرْنَا ٱلْأَرْضَ عُيُونًا فَٱلْتَقَى ٱلْمَآءُ عَلَىٰٓ أَمْرٍ قَدْ قُدِرَ

Yakub Ibn NugmanВә җир өстенә куәтле күп елгаларны агыздык, һәм күк суы белән җир суы бергә кушылды Аллаһ тарафыннан тәкъдир ителгәнчә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَحَمَلْنَٰهُ عَلَىٰ ذَاتِ أَلْوَٰحٍ وَدُسُرٍ

Yakub Ibn NugmanВә Нухны күтәрдек такталардан ясалып кадаклар белән ныгытылган көймәгә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تَجْرِى بِأَعْيُنِنَا جَزَآءً لِّمَن كَانَ كُفِرَ

Yakub Ibn NugmanУл көймә йәрер Безнең ярдәмебез белән, күз алдыбызда кавеме аңа көферлек кылган Нухка изге җәза булсын өчен шулай кылдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَد تَّرَكْنَٰهَآ ءَايَةً فَهَلْ مِن مُّدَّكِرٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк калдырдык ул көймә вакыйгасын галәмәт этеп, әйә ул галәмәтләрдән гыйбрәтләнеп Аллаһуга кайтучы бармы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَكَيْفَ كَانَ عَذَابِى وَنُذُرِ

Yakub Ibn NugmanКүрдеңме куркытуым вә ґәзабым аларга ничек булды!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ يَسَّرْنَا ٱلْقُرْءَانَ لِلذِّكْرِ فَهَلْ مِن مُّدَّكِرٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Коръәнне укырга җиңел вә мәгънәсен аңнарга ачык кылдык, әйә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылучы вә Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَذَّبَتْ عَادٌ فَكَيْفَ كَانَ عَذَابِى وَنُذُرِ

Yakub Ibn NugmanГад кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, куркытуым һәм ґәзабым аларга ничек булды!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّآ أَرْسَلْنَا عَلَيْهِمْ رِيحًا صَرْصَرًا فِى يَوْمِ نَحْسٍ مُّسْتَمِرٍّ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк җибәрдек аларга каты исүче җилне барчасына да каты шомлык ирешкән көндә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تَنزِعُ ٱلنَّاسَ كَأَنَّهُمْ أَعْجَازُ نَخْلٍ مُّنقَعِرٍ

Yakub Ibn NugmanУл җил кешеләрне йолкып алып очырадыр, гүя тамырыннан йолкынып ташланган хөрмә агачы кеби булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَكَيْفَ كَانَ عَذَابِى وَنُذُرِ

Yakub Ibn NugmanМинем куркытуым һәм ґәзабым ничек булды аларга!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ يَسَّرْنَا ٱلْقُرْءَانَ لِلذِّكْرِ فَهَلْ مِن مُّدَّكِرٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Коръәнне укырга җиңел вә аңнарга ачык кылдык, әйә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылучы һәм Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَذَّبَتْ ثَمُودُ بِٱلنُّذُرِ

Yakub Ibn NugmanСәмуд кавеме куркытучы пәйгамбәрләрне ялганга тотты.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَقَالُوٓا۟ أَبَشَرًا مِّنَّا وَٰحِدًا نَّتَّبِعُهُۥٓ إِنَّآ إِذًا لَّفِى ضَلَٰلٍ وَسُعُرٍ

Yakub Ibn NugmanҺәм әйттеләр: "Әйә, үз арабыздан булган кешегә иярәбезме? Әгәр ул кешегә иярсәк ул вакытта без адашкан һәм гакылсыз булырбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَءُلْقِىَ ٱلذِّكْرُ عَلَيْهِ مِنۢ بَيْنِنَا بَلْ هُوَ كَذَّابٌ أَشِرٌ

Yakub Ibn NugmanӘллә аңа вәхий килгәнме безнең арабызда була торып? Бәлки ул мин пәйгамбәр дигән кеше ялганчы һәм тәкәббер кешедер", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

سَيَعْلَمُونَ غَدًا مَّنِ ٱلْكَذَّابُ ٱلْأَشِرُ

Yakub Ibn NugmanТиздән кыямәттә белерләр, кемнең ялганчы вә тәкәббер икәнен!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّا مُرْسِلُوا۟ ٱلنَّاقَةِ فِتْنَةً لَّهُمْ فَٱرْتَقِبْهُمْ وَٱصْطَبِرْ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без ул Сәмуд кавеменә дөяне таштан чыгаручыбыз аларны сынамак өчен, көт син, ий Салих, эшләренең ахыры ничек булыр һәм сиңа золым итүләренә чыда!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَنَبِّئْهُمْ أَنَّ ٱلْمَآءَ قِسْمَةٌۢ بَيْنَهُمْ كُلُّ شِرْبٍ مُّحْتَضَرٌ

Yakub Ibn NugmanВә аларга хәбәр бир, тәхкыйк алар арасында су бүленгәндер, ягъни бер көн алар файдалансыннар вә бер көн дөягә бирелсен, вә коедагы су ияләре тарафыннан көтелер: дөягә тиешле көндә су янында дөя хәзер булыр, Сәмуд кавеменә тиешле көндә суга алар хәзер булырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَنَادَوْا۟ صَاحِبَهُمْ فَتَعَاطَىٰ فَعَقَرَ

Yakub Ibn NugmanБу кавем дөягә коедан су эчерергә разый булмыйча, дөяне үтерү өчен үзләренең бер юлдашларын чакырдылар, һәм ул залим кылычы белән дөяне кадап үтерде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَكَيْفَ كَانَ عَذَابِى وَنُذُرِ

Yakub Ibn NugmanМенә күр, Минем аларны куркытуым һәм ґәзаб белән тотуым ничек булды?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّآ أَرْسَلْنَا عَلَيْهِمْ صَيْحَةً وَٰحِدَةً فَكَانُوا۟ كَهَشِيمِ ٱلْمُحْتَظِرِ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без аларга бер тавыш җибәрдек, алар хайваннарны саклау өчен ясалган җирдә тапталып тетелгән, корыган үлән кеби булдылар, ягъни үләне корыган тигез җирне киртә белән әйләндереп, шул киртә эченә бер көтү хайван кергәндә корыган үлән бердән тапталып тетелсә, алар да шулай каты тавыш белән бердән тетелделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ يَسَّرْنَا ٱلْقُرْءَانَ لِلذِّكْرِ فَهَلْ مِن مُّدَّكِرٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без Коръәнне укырга җиңел вә аңнарга мәгънәсен ачык кылдык, барча халык Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны тапсыннар өчен, әйә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылучы һәм Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَذَّبَتْ قَوْمُ لُوطٍۭ بِٱلنُّذُرِ

Yakub Ibn NugmanЛут кавеме җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәрләрне ялганга тотты.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّآ أَرْسَلْنَا عَلَيْهِمْ حَاصِبًا إِلَّآ ءَالَ لُوطٍ نَّجَّيْنَٰهُم بِسَحَرٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без аларга ташлар ата торган каты җил җибәрдек, мәгәр Лут пәйгамбәрнең өй җәмәгатен сәхәр вакытында коткардык

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

نِّعْمَةً مِّنْ عِندِنَا كَذَٰلِكَ نَجْزِى مَن شَكَرَ

Yakub Ibn Nugmanаларга Үзебездән нигъмәт итеп, ягъни аларны коткаруыбыз зур нигъмәтдер. Әнә шулай хәерле җәзалар бирәбез шөкер итеп ислам динен дөрес тоткан кешеләргә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ أَنذَرَهُم بَطْشَتَنَا فَتَمَارَوْا۟ بِٱلنُّذُرِ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Лут аларны Безнең ґәзабыбыз белән куркытты, алар каршы килделәр вә Лут белән әрепләштеләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ رَٰوَدُوهُ عَن ضَيْفِهِۦ فَطَمَسْنَآ أَعْيُنَهُمْ فَذُوقُوا۟ عَذَابِى وَنُذُرِ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк алар Луттан: "Кунакларыңны безгә бир", – дип сорадылар, ягъни Лут кавемен һәлак итәр өчен егетләр сурәтендә килгән Лут кунакларының фәрештәләр икәнлекләрен белмичә, бозык ният белән үзләренә сорадылар, Без аларны сукыр кылдык, Безнең куркытуыбызны һәм ґәзабыбызны татыгыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ صَبَّحَهُم بُكْرَةً عَذَابٌ مُّسْتَقِرٌّ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк аларга таң вакытында кыямәткә чаклы дәвам иткүче ґәзаб иреште.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَذُوقُوا۟ عَذَابِى وَنُذُرِ

Yakub Ibn NugmanТатыгыз Минем куркытуымны һәм ґәзабымны!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ يَسَّرْنَا ٱلْقُرْءَانَ لِلذِّكْرِ فَهَلْ مِن مُّدَّكِرٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без Коръәнне укырга җиңел вә мәгънәсен аңнарга ачык кылдык, барча халык Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны тапсыннар өчен, әйә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылучы һәм Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ جَآءَ ءَالَ فِرْعَوْنَ ٱلنُّذُرُ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Фиргаун кавеменә дә җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәрләр килә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَذَّبُوا۟ بِـَٔايَٰتِنَا كُلِّهَا فَأَخَذْنَٰهُمْ أَخْذَ عَزِيزٍ مُّقْتَدِرٍ

Yakub Ibn NugmanПәйгамбәрләр китергән аятьләрне һәм могъҗизаларны һәммәсен инкяр иттеләр, һәм аларны ґәзаб белән тоттык һәр нәрсәгә көче җиткүче вә һәр нәрсәдән өстен булган Аллаһуның тотуы белән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَكُفَّارُكُمْ خَيْرٌ مِّنْ أُو۟لَٰٓئِكُمْ أَمْ لَكُم بَرَآءَةٌ فِى ٱلزُّبُرِ

Yakub Ibn NugmanИй Коръән белән гамәл кылмаучылар, сезнең имансыз динсезлегегез, Аллаһ хозурында Коръәндә зекер ителгән кәферләрнең имансызлыгыннан яхшыракмы, әллә сезгә ґәзаб булмас дип Аллаһудан иңдерелгән китапларда язылганмы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ يَقُولُونَ نَحْنُ جَمِيعٌ مُّنتَصِرٌ

Yakub Ibn NugmanӘллә кәферләр, без бик күп, бергәләшеп бер-беребезгә ярдәмләшербез диләрме? Ягъни күплек белән Аллаһуга каршы торырга телиләрме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

سَيُهْزَمُ ٱلْجَمْعُ وَيُوَلُّونَ ٱلدُّبُرَ

Yakub Ibn NugmanБу күп булган кәфер җәмәгате җиңелер вә артларына әйләнеп качарлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بَلِ ٱلسَّاعَةُ مَوْعِدُهُمْ وَٱلسَّاعَةُ أَدْهَىٰ وَأَمَرُّ

Yakub Ibn NugmanӘле ул гына тугы бәлки аларга вәгъдә ителгән ґәзаб кыямәт көнедер, кыямәт ґәзабы бигерәк олугъ вә бигерәк ачыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلْمُجْرِمِينَ فِى ضَلَٰلٍ وَسُعُرٍ

Yakub Ibn NugmanАзган бозык кешеләр шиксез адашмакталар вә диваналыкталар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ يُسْحَبُونَ فِى ٱلنَّارِ عَلَىٰ وُجُوهِهِمْ ذُوقُوا۟ مَسَّ سَقَرَ

Yakub Ibn NugmanАлар кыямәт көнендә йөзтүбән утта өстерәлерләр, һәм аларга: "Сакар тәмугының ґәзабын татыгыз" – диелер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّا كُلَّ شَىْءٍ خَلَقْنَٰهُ بِقَدَرٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без һәр нәрсәне дөрес үлчәү белән үлчәп халык кылдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أَمْرُنَآ إِلَّا وَٰحِدَةٌ كَلَمْحٍۭ بِٱلْبَصَرِ

Yakub Ibn NugmanБезнең бер нәрсәне юктан бар итүебез – фәкать бул дип бер мәртәбә әйтүдер, күзне йомып ачкан арада бар булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ أَهْلَكْنَآ أَشْيَاعَكُمْ فَهَلْ مِن مُّدَّكِرٍ

Yakub Ibn NugmanИй кәферләр сезнең кеби кәферләрне күп һәлак кылдык, әйә шуларны уйлап фикерләп гыйбрәтләнүче бармы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكُلُّ شَىْءٍ فَعَلُوهُ فِى ٱلزُّبُرِ

Yakub Ibn NugmanУл кәферләрнең һәр кылган эшләре гамәл дәфтәрләрендәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكُلُّ صَغِيرٍ وَكَبِيرٍ مُّسْتَطَرٌ

Yakub Ibn NugmanЯхшылыктан вә явызлыктан һәр кечкенә эш һәм олугъ эш язылгандыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلْمُتَّقِينَ فِى جَنَّٰتٍ وَنَهَرٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәр, җәннәтләрдә татлы елгалар янындадырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فِى مَقْعَدِ صِدْقٍ عِندَ مَلِيكٍ مُّقْتَدِرٍۭ

Yakub Ibn NugmanХак булган изге мәҗлестә булырлар, һәр нәрсәгә көче җиткүче Аллаһу тәгалә хозурында.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70