caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

An-Najm сүрәсе النجم

62 аять · Мәккә · иңү тәртибе 23

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ وَٱلنَّجْمِ إِذَا هَوَىٰ

Yakub Ibn NugmanБаючы йолдыз белән ант итәмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا ضَلَّ صَاحِبُكُمْ وَمَا غَوَىٰ

Yakub Ibn NugmanСезне туры юлдан җитәкләүче юлдашыгыз Мухәммәд г-м туры юлдан һич адашмады һәм бозылмады, азмады.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا يَنطِقُ عَنِ ٱلْهَوَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanҺәм ул үз белдеге белән сөйләмәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنْ هُوَ إِلَّا وَحْىٌ يُوحَىٰ

Yakub Ibn NugmanАның Ислам хакында сөйләгән сүзе фәкать Аллаһудан иңдерелгән вәхийдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَلَّمَهُۥ شَدِيدُ ٱلْقُوَىٰ

Yakub Ibn NugmanВәхийне яки Ислам динен аңа каты куәт иясе Җәбраил фәрештә өйрәтте.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ذُو مِرَّةٍ فَٱسْتَوَىٰ

Yakub Ibn NugmanУл фәрештә күркәм холыклы вә матур кыяфәтле вә гаять туры һәм гакыл ияседер, заһир булды, күренде үзенең асыл сурәте белән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَهُوَ بِٱلْأُفُقِ ٱلْأَعْلَىٰ

Yakub Ibn NugmanУл фәрештә офыкның югарысында иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ دَنَا فَتَدَلَّىٰ

Yakub Ibn NugmanСоңра Мухәммәд г-мгә якынлашты һәм югарыдан сузылды аңа сүз әйтмәк өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَكَانَ قَابَ قَوْسَيْنِ أَوْ أَدْنَىٰ

Yakub Ibn NugmanАралары ике җәя хәтле генә калды яки аннан да якынрак булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَوْحَىٰٓ إِلَىٰ عَبْدِهِۦ مَآ أَوْحَىٰ

Yakub Ibn NugmanҖәбраил фәрештә Аллаһуның колы Мухәммәд г-мгә вәхий кылды үзенә Аллаһудан вәхий ителгән нәрсәне.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا كَذَبَ ٱلْفُؤَادُ مَا رَأَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanМухәммәд г-мнең күңеле күргәнен ялган димәде, нык ышанды, ягъни Җәбраил фәрештәне үз сурәтендә күрде һәм Аллаһуны күңеле илә күрде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَتُمَٰرُونَهُۥ عَلَىٰ مَا يَرَىٰ

Yakub Ibn NugmanӘллә Мухәммәднең күргән нәрсәсенә шөбһә итеп низагълашасызмы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ رَءَاهُ نَزْلَةً أُخْرَىٰ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ул Җәбраилне үз сурәтендә күрде икенче мәртәбә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عِندَ سِدْرَةِ ٱلْمُنتَهَىٰ

Yakub Ibn NugmanСидерәтүлмүнтәһә агачы янында.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عِندَهَا جَنَّةُ ٱلْمَأْوَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanМәэва җәннәте шул агач янындадыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِذْ يَغْشَى ٱلسِّدْرَةَ مَا يَغْشَىٰ

Yakub Ibn NugmanУл агачны күп фәрештәләр каплаган иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا زَاغَ ٱلْبَصَرُ وَمَا طَغَىٰ

Yakub Ibn NugmanМухәммәд г-мнең күзе шул агачтан һәм фәрештәләрдән читкә авышмады һәм куелган чиктән уңга-сулга үтмәде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَقَدْ رَأَىٰ مِنْ ءَايَٰتِ رَبِّهِ ٱلْكُبْرَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ул күрде мигъраҗдә Раббысының олугъ галәмәт вә дәлилләрен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَرَءَيْتُمُ ٱللَّٰتَ وَٱلْعُزَّىٰ

Yakub Ibn NugmanЛут, Гүзза исемле сынымнарны күрдегезме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَنَوٰةَ ٱلثَّالِثَةَ ٱلْأُخْرَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanВә алардан башка өченче Мәнат исемле сынымны күрәсезме? Ягъни шул һичнәрсәгә ярамаган сынымнар Аллаһуның ярдәмчесе яки угыллары була алалармы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَكُمُ ٱلذَّكَرُ وَلَهُ ٱلْأُنثَىٰ

Yakub Ibn NugmanИй мөшрикләр, үзегезгә ир балалар булып үзегез яратмаган кыз балаларны Аллаһуга иснад итәсезме? Ягъни Аллаһуның кыз балалары бар дисезме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تِلْكَ إِذًا قِسْمَةٌ ضِيزَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanӘгәр ир балаларны – үзләренә, кыз балаларны – Аллаһуга бүлә торган булсалар, бу бүлү тиешсез, үлчәүсез бүлүдер. Ягъни мөшрикләр Лут, Гүзза, Мәнат исемнәрне сынымнарга бирделәр дә аларны Аллаһның кызлары диделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنْ هِىَ إِلَّآ أَسْمَآءٌ سَمَّيْتُمُوهَآ أَنتُمْ وَءَابَآؤُكُم مَّآ أَنزَلَ ٱللَّهُ بِهَا مِن سُلْطَٰنٍ إِن يَتَّبِعُونَ إِلَّا ٱلظَّنَّ وَمَا تَهْوَى ٱلْأَنفُسُ وَلَقَدْ جَآءَهُم مِّن رَّبِّهِمُ ٱلْهُدَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanУл сынымнар һичнәрсә түгел мәгәр үзегез һәм аталарыгыз кушкан исем генәдер, Аллаһ ул сынымнарны Илаһә тотарга һәм Аллаһуның кызлары дияргә бер нинди дәлил иңдермәде. Алар дәлилгә иярмәделәр, мәгәр сукыр заннарына иярделәр һәм нәфесләре сөйгән нәрсәләргә генә иярделәр, тәхкыйк аларга Раббыларыннан туры юлны күрсәтүче Коръән килде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ لِلْإِنسَٰنِ مَا تَمَنَّىٰ

Yakub Ibn NugmanӘллә кеше үзенә ни теләсә, шул булып торамы? Яки сынымнар мөшрикләрнең теләген үтиләрме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلِلَّهِ ٱلْـَٔاخِرَةُ وَٱلْأُولَىٰ

Yakub Ibn NugmanБит дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да Аллаһу тәгаләнекедер, Аңардан узып һичкем файдалана алмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكَم مِّن مَّلَكٍ فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ لَا تُغْنِى شَفَٰعَتُهُمْ شَيْـًٔا إِلَّا مِنۢ بَعْدِ أَن يَأْذَنَ ٱللَّهُ لِمَن يَشَآءُ وَيَرْضَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanКүкләрдә күпме фәрештәләр бардыр, ул фәрештәләрнең һич нәрсәдә шәфәгате файда бирмәс, мәгәр Аллаһ теләгән һәм зира булган бәндәсенә шәфәгать итәргә рөхсәтен бирсә генә файда булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِٱلْـَٔاخِرَةِ لَيُسَمُّونَ ٱلْمَلَٰٓئِكَةَ تَسْمِيَةَ ٱلْأُنثَىٰ

Yakub Ibn NugmanАхирәт көненә ышанмаучылар, фәрештәләрне хатыннар исеме белән исемлиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا لَهُم بِهِۦ مِنْ عِلْمٍ إِن يَتَّبِعُونَ إِلَّا ٱلظَّنَّ وَإِنَّ ٱلظَّنَّ لَا يُغْنِى مِنَ ٱلْحَقِّ شَيْـًٔا

Yakub Ibn NugmanАларның бу эшләренә дәлилләре дә вә белемнәре дә юк, алар фәкать занга сукыр фикерләренә иярәләр, бит зан сукыр фикер хаклыкка, дөреслеккә һич тә ирештермидер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَعْرِضْ عَن مَّن تَوَلَّىٰ عَن ذِكْرِنَا وَلَمْ يُرِدْ إِلَّا ٱلْحَيَوٰةَ ٱلدُّنْيَا

Yakub Ibn NugmanБезнең Коръәнебез белән гамәл кылудан баш тарткан кешеләрдән кисел, алар Коръәннән дөнья файдасын гына телиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ذَٰلِكَ مَبْلَغُهُم مِّنَ ٱلْعِلْمِ إِنَّ رَبَّكَ هُوَ أَعْلَمُ بِمَن ضَلَّ عَن سَبِيلِهِۦ وَهُوَ أَعْلَمُ بِمَنِ ٱهْتَدَىٰ

Yakub Ibn NugmanМенә аларның белгән нәрсәләре шул кадәр генәдер, ягъни алар дөнья файдасын гына беләләр. Тәхкыйк, синең Раббың беләдер, Аның туры юлыннан адашкан кешене һәм дә туры юлга күнелгән кешене дә беләдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلِلَّهِ مَا فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ لِيَجْزِىَ ٱلَّذِينَ أَسَٰٓـُٔوا۟ بِمَا عَمِلُوا۟ وَيَجْزِىَ ٱلَّذِينَ أَحْسَنُوا۟ بِٱلْحُسْنَى

Yakub Ibn NugmanҖирдәге вә күкләрдәге барча нәрсә Аллаһ мөлкедер, Аллаһ аларны дөньяда төзеде имансыз, динсез явызларга ґәзаб бирмәк өчен һәм иманлы динле булып, изге гамәлләрне, яхшы эшләрне кылган хак мөэминнәргә изге җәза, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирмәк өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ يَجْتَنِبُونَ كَبَٰٓئِرَ ٱلْإِثْمِ وَٱلْفَوَٰحِشَ إِلَّا ٱللَّمَمَ إِنَّ رَبَّكَ وَٰسِعُ ٱلْمَغْفِرَةِ هُوَ أَعْلَمُ بِكُمْ إِذْ أَنشَأَكُم مِّنَ ٱلْأَرْضِ وَإِذْ أَنتُمْ أَجِنَّةٌ فِى بُطُونِ أُمَّهَٰتِكُمْ فَلَا تُزَكُّوٓا۟ أَنفُسَكُمْ هُوَ أَعْلَمُ بِمَنِ ٱتَّقَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanУл хак мөэминнәр зур гөнаһлардан вә фәхеш эшләрдән сакланырлар, мәгәр кечкенә гөнаһларны эшләсәләр, тәүбә итәрләр. Тәхкыйк синең Раббың киң рәхмәтле вә ярлыкаучыдыр, Ул сезне белүчедер җирдән халык кылган вакытта вә аналарыгызның карнында бала вакытыгызны да, минем гөнаһым юк димәгез! Ул – Аллаһ гөнаһлардан саклаучы тәкъва кешеләрне белүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَرَءَيْتَ ٱلَّذِى تَوَلَّىٰ

Yakub Ibn NugmanХакны кабул итүдә яки Коръән белән гамәл кылудан баш тарткан кешене күрдеңме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَعْطَىٰ قَلِيلًا وَأَكْدَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanУл хактан баш тартучы малыннан бик аз садака бирде, соңра бирүне бөтенләй туктатты.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَعِندَهُۥ عِلْمُ ٱلْغَيْبِ فَهُوَ يَرَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanӘллә аның кулында гаепне яшерен эшне белү бармы, яшерен эшләрне күрәме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ لَمْ يُنَبَّأْ بِمَا فِى صُحُفِ مُوسَىٰ

Yakub Ibn NugmanӘллә аңа хәбәр бирелмәдеме Муса пәйгамбәргә бирелгән Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәреннән?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِبْرَٰهِيمَ ٱلَّذِى وَفَّىٰٓ

Yakub Ibn NugmanДәхи Ибраһим пәйгамбәргә бирелгән сахыйфәтләрдәге Аллаһ хөкемнәреннән хәбәр бирелмәдеме? Ул Ибраһим үзенә йөкләтелгән эшләрне тәмам үтәде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَّا تَزِرُ وَازِرَةٌ وِزْرَ أُخْرَىٰ

Yakub Ibn NugmanАллаһудан килгән ул китапларда вә сахыйфәләрдә булган хәбәр шулдыр: берәүнең Аллаһуга итагать итеп мөселман булу бурычы икенче кешегә йөкләтелмәс вә берәүнең сәвабы да гөнаһы да икенче кешегә бирелмәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَن لَّيْسَ لِلْإِنسَٰنِ إِلَّا مَا سَعَىٰ

Yakub Ibn NugmanДәхи кешегә һич нәрсә юкдыр мәгәр үзе кәсеп иткән нәрсәсе генәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنَّ سَعْيَهُۥ سَوْفَ يُرَىٰ

Yakub Ibn NugmanӘлбәттә һәрбер кешенең кәсеп иткән сәвабы һәм гөнаһы тиздән ахирәттә үлчәүдә күренер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ يُجْزَىٰهُ ٱلْجَزَآءَ ٱلْأَوْفَىٰ

Yakub Ibn NugmanМоннан соң аңа савабына һәм гөнаһына күрә тулысынча җәза бирелер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنَّ إِلَىٰ رَبِّكَ ٱلْمُنتَهَىٰ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Раббың хозурындадыр барып туктый торган урын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنَّهُۥ هُوَ أَضْحَكَ وَأَبْكَىٰ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Ул – Аллаһ кешеләрне көлдерде һәм елатты.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنَّهُۥ هُوَ أَمَاتَ وَأَحْيَا

Yakub Ibn NugmanҺәм Ул – Аллаһ үтерде вә тергезде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنَّهُۥ خَلَقَ ٱلزَّوْجَيْنِ ٱلذَّكَرَ وَٱلْأُنثَىٰ

Yakub Ibn NugmanДәхи Ул – Аллаһ кешеләрне ирле-хатынлы итеп вә башка һәрбер җан иясен һәм үсемлекне шулай парлы итеп халык кылды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مِن نُّطْفَةٍ إِذَا تُمْنَىٰ

Yakub Ibn NugmanАна җенесләрнең карнына төшкән бер тамчы судан.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنَّ عَلَيْهِ ٱلنَّشْأَةَ ٱلْأُخْرَىٰ

Yakub Ibn NugmanВә икенче мәртәбә кыямәт көненә кубармак Аллаһугадыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنَّهُۥ هُوَ أَغْنَىٰ وَأَقْنَىٰ

Yakub Ibn NugmanДәхи Ул – Аллаһ байлык бирде вә терлек малларын бирде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنَّهُۥ هُوَ رَبُّ ٱلشِّعْرَىٰ

Yakub Ibn NugmanДәхи Ул – Аллаһ Шигъра йолдызының Раббысыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنَّهُۥٓ أَهْلَكَ عَادًا ٱلْأُولَىٰ

Yakub Ibn NugmanДәхи Ул – Аллаһ беренче Гад кавемен һәлак кылды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَثَمُودَا۟ فَمَآ أَبْقَىٰ

Yakub Ibn NugmanДәхи Сәмуд кавемен һәлак итте, алардан һичкемне калдырмады.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَوْمَ نُوحٍ مِّن قَبْلُ إِنَّهُمْ كَانُوا۟ هُمْ أَظْلَمَ وَأَطْغَىٰ

Yakub Ibn NugmanДәхи болардан элек Нух кавемен һәлак итте, алар бик залим вә бик азган иделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلْمُؤْتَفِكَةَ أَهْوَىٰ

Yakub Ibn NugmanДәхи Лут кавеменең шәһәрләрен күтәреп әйләндереп ыргытты.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَغَشَّىٰهَا مَا غَشَّىٰ

Yakub Ibn NugmanУл шәһәрләрне бер каплый торган нәрсә каплады.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكَ تَتَمَارَىٰ

Yakub Ibn NugmanИй адәм баласы Раббыңның кайсы нигъмәтләрендә низагълашырсың, шик төшерерсең?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَٰذَا نَذِيرٌ مِّنَ ٱلنُّذُرِ ٱلْأُولَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanБу Мухәммәд г-м җәһәннәм белән куркытучыдыр әүвәлге куркытучылар җөмләсеннән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَزِفَتِ ٱلْـَٔازِفَةُ

Yakub Ibn NugmanКыямәт якын булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَيْسَ لَهَا مِن دُونِ ٱللَّهِ كَاشِفَةٌ

Yakub Ibn NugmanКыямәтнең кайчан булуын ачык белүче һәм вакытын билгеләүче Аллаһудан башка һич юктыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَمِنْ هَٰذَا ٱلْحَدِيثِ تَعْجَبُونَ

Yakub Ibn NugmanӘллә ошбу Коръән сүзләреннән ґәҗәбләнәсезме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَتَضْحَكُونَ وَلَا تَبْكُونَ

Yakub Ibn NugmanВә көләсез, никтер еламыйсыз?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنتُمْ سَٰمِدُونَ

Yakub Ibn NugmanХәлбуки үзегез гафилләр, сукырларсыз Коръәннең хикмәтләрен фәһемли алмыйсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱسْجُدُوا۟ لِلَّهِ وَٱعْبُدُوا۟

Yakub Ibn NugmanАллаһуга сәҗдә кылыгыз һәм гыйбадәт кылыгыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70