Ar-Rahmaan сүрәсе الرحمن
78 аять · Мәдинә · иңү тәртибе 97
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ ٱلرَّحْمَٰنُ
Yakub Ibn NugmanРәхимле Аллаһ.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
عَلَّمَ ٱلْقُرْءَانَ
Yakub Ibn NugmanРасүле Мухәммәд г-мгә Коръәнне өйрәтте.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
خَلَقَ ٱلْإِنسَٰنَ
Yakub Ibn NugmanКешене халык кылды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
عَلَّمَهُ ٱلْبَيَانَ
Yakub Ibn NugmanУл кешегә сөйләүне вә уку, язуны һәм аңлау-аңлатуны өйрәтте.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱلشَّمْسُ وَٱلْقَمَرُ بِحُسْبَانٍ
Yakub Ibn NugmanКояш вә ай үзләренең юлларында бер билгеле үлчәү белән йөрүчеләрдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلنَّجْمُ وَٱلشَّجَرُ يَسْجُدَانِ
Yakub Ibn NugmanҮләннәр һәм агачлар Аллаһуга сәҗдә кылалар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلسَّمَآءَ رَفَعَهَا وَوَضَعَ ٱلْمِيزَانَ
Yakub Ibn NugmanАллаһ күкне күтәрде һәм һәрнәрсәгә гаделлек белән үлчәү куйды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَلَّا تَطْغَوْا۟ فِى ٱلْمِيزَانِ
Yakub Ibn NugmanҮлчәүдә гаделлектән дөрес үлчәүдән читкә чыкмавыгыз өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَقِيمُوا۟ ٱلْوَزْنَ بِٱلْقِسْطِ وَلَا تُخْسِرُوا۟ ٱلْمِيزَانَ
Yakub Ibn NugmanҮлчәүләрне гаделлек белән торгызыгыз һәм үлчәүне киметмәгез, ягъни кешегә үлчәп биргәндә киметеп үлчәмәгез һәм үзегезгә алганда арттырып үлчәмәгез!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلْأَرْضَ وَضَعَهَا لِلْأَنَامِ
Yakub Ibn NugmanҖирне халыклар өчен төзеп куйды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِيهَا فَٰكِهَةٌ وَٱلنَّخْلُ ذَاتُ ٱلْأَكْمَامِ
Yakub Ibn NugmanУл җирдә төрле җимешләр бар һәм хөрмә җимешенең кабыклары иясе булган хөрмә агачлары бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلْحَبُّ ذُو ٱلْعَصْفِ وَٱلرَّيْحَانُ
Yakub Ibn NugmanҺәм салам иясе булган игеннәр вә хуш исле чәчәкле үләннәр бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше һәм җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
خَلَقَ ٱلْإِنسَٰنَ مِن صَلْصَٰلٍ كَٱلْفَخَّارِ
Yakub Ibn NugmanАллаһ Адәмне янган кирпеч кеби кипкән балчыктан халык кылды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَخَلَقَ ٱلْجَآنَّ مِن مَّارِجٍ مِّن نَّارٍ
Yakub Ibn NugmanДәхи җенне уттан булган ялкыннан халык кылды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше һәм җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رَبُّ ٱلْمَشْرِقَيْنِ وَرَبُّ ٱلْمَغْرِبَيْنِ
Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһ ике мәшрикъның һәм ике мәгърибнең Раббысыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен ялганнарсыз, Аныкы түгел диярсез?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَرَجَ ٱلْبَحْرَيْنِ يَلْتَقِيَانِ
Yakub Ibn NugmanАллаһ берсе татлы, берсе тозлы ике диңгезне янәшә агызды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بَيْنَهُمَا بَرْزَخٌ لَّا يَبْغِيَانِ
Yakub Ibn NugmanАларның арасында Аллаһуның кодрәт пәрдәсе бардыр, сулары кушылмас.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен танырсыз, ничек Аныкы түгел диярсез?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَخْرُجُ مِنْهُمَا ٱللُّؤْلُؤُ وَٱلْمَرْجَانُ
Yakub Ibn NugmanАларның икесеннән дә энҗе һәм мәрҗән ташлары чыгадыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен танып Аныкы түгел диярсез?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَهُ ٱلْجَوَارِ ٱلْمُنشَـَٔاتُ فِى ٱلْبَحْرِ كَٱلْأَعْلَٰمِ
Yakub Ibn NugmanКешеләрне вә малларны йөкләп диңгезләрдә йөрүче тау кеби бөек кораблар Аллаһу тәгаләнекедер, ягъни Аның кодрәтендәдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كُلُّ مَنْ عَلَيْهَا فَانٍ
Yakub Ibn NugmanҖир өстендә булган һәр җан иясе вә һәрнәрсә һәлак булучыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَيَبْقَىٰ وَجْهُ رَبِّكَ ذُو ٱلْجَلَٰلِ وَٱلْإِكْرَامِ
Yakub Ibn NugmanФәкать олугълык вә хөрмәт иясе булган Раббыңның заты калучыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел, дип, ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَسْـَٔلُهُۥ مَن فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ كُلَّ يَوْمٍ هُوَ فِى شَأْنٍ
Yakub Ibn NugmanҖирдә вә күкләрдә булган һәр гакыл һәм җан иясе үзенең хаҗәтен Аллаһудан сорыйдыр. Ул – Аллаһ һәр көнне эштәдер, барча вөҗүд өстеннән хөкем йөртәдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганлыйсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
سَنَفْرُغُ لَكُمْ أَيُّهَ ٱلثَّقَلَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше һәм җен, тиздән хисаб ала башлаячакбыз сездән.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰمَعْشَرَ ٱلْجِنِّ وَٱلْإِنسِ إِنِ ٱسْتَطَعْتُمْ أَن تَنفُذُوا۟ مِنْ أَقْطَارِ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ فَٱنفُذُوا۟ لَا تَنفُذُونَ إِلَّا بِسُلْطَٰنٍ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен таифәсез! Әгәр көчегез җитсә, җир вә күкләр читеннән үтеп китәргә, ягъни космос бушлыгына чыгарга, үтегез! Юк үтә алмассыз, мәгәр күп көч вә күп белем, күп мал белән үтәрсез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يُرْسَلُ عَلَيْكُمَا شُوَاظٌ مِّن نَّارٍ وَنُحَاسٌ فَلَا تَنتَصِرَانِ
Yakub Ibn NugmanИй ышанмаучы кешеләр вә җеннәр сезгә җибәрелер уттан булган ялкын вә эрегән бакыр, Аллаһ ґәзабыннан котылу өчен ярдәмләшә алмассыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِذَا ٱنشَقَّتِ ٱلسَّمَآءُ فَكَانَتْ وَرْدَةً كَٱلدِّهَانِ
Yakub Ibn NugmanӘгәр күк ярылса, төрле төстәге чәчәк булып күренер, зәйтүн мае кеби ялтырап.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَيَوْمَئِذٍ لَّا يُسْـَٔلُ عَن ذَنۢبِهِۦٓ إِنسٌ وَلَا جَآنٌّ
Yakub Ibn NugmanХисаб көнендә кеше дә, җен дә гөнаһыннан соралмас, чөнки гамәл дәфтәренә язылган, булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يُعْرَفُ ٱلْمُجْرِمُونَ بِسِيمَٰهُمْ فَيُؤْخَذُ بِٱلنَّوَٰصِى وَٱلْأَقْدَامِ
Yakub Ibn NugmanУл көндә күп гөнаһлы явыз кешеләр танылырлар үзләренең явызлык галәмәтләре белән, тотылырлар маңгай чәчләреннән һәм аякларыннан.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
هَٰذِهِۦ جَهَنَّمُ ٱلَّتِى يُكَذِّبُ بِهَا ٱلْمُجْرِمُونَ
Yakub Ibn NugmanБу җәһәннәм күп гөнаһлы азган кешеләр ялганга тоткан җәһәннәмдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَطُوفُونَ بَيْنَهَا وَبَيْنَ حَمِيمٍ ءَانٍ
Yakub Ibn NugmanАлар җәһәннәм белән кайнап торган су арасында әйләнеп йөрерләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلِمَنْ خَافَ مَقَامَ رَبِّهِۦ جَنَّتَانِ
Yakub Ibn NugmanРаббысы алдына басып хөкем ителүдән курыккан мөэмингә оҗмахта ике бакча булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ничек, ялганлый алырсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ذَوَاتَآ أَفْنَانٍ
Yakub Ibn NugmanУл ике бакча күп төрле агач вә җимешләр ияләредер
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганлый аласыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِيهِمَا عَيْنَانِ تَجْرِيَانِ
Yakub Ibn NugmanУл бакчаларда эчәргә татлы ике чишмә бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِيهِمَا مِن كُلِّ فَٰكِهَةٍ زَوْجَانِ
Yakub Ibn NugmanВә ул бакчаларда һәр җимештән ике төрлесе кипкәне вә пешеп өлгергәне бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ничек ялганлый аласыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مُتَّكِـِٔينَ عَلَىٰ فُرُشٍۭ بَطَآئِنُهَا مِنْ إِسْتَبْرَقٍ وَجَنَى ٱلْجَنَّتَيْنِ دَانٍ
Yakub Ibn NugmanУл җәннәттәге кешеләр ефәктән булган түшәкләргә таянучылардыр, вә ул җәннәтнең җимешләре утырган кешегә дә, торган кешегә дә бик якындыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ничек ялганлый аласыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِيهِنَّ قَٰصِرَٰتُ ٱلطَّرْفِ لَمْ يَطْمِثْهُنَّ إِنسٌ قَبْلَهُمْ وَلَا جَآنٌّ
Yakub Ibn NugmanВә ул җәннәттә үз ирләреннән башка иргә күз төшерми, торган хур кызлары бардыр, аларны әүвәлдә кеше дә вә җен дә тотмады.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَأَنَّهُنَّ ٱلْيَاقُوتُ وَٱلْمَرْجَانُ
Yakub Ibn NugmanУл хур кызлары гүя якут һәм мәрҗән кеби саф тәнлеләрдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
هَلْ جَزَآءُ ٱلْإِحْسَٰنِ إِلَّا ٱلْإِحْسَٰنُ
Yakub Ibn NugmanЧын яхшылыкның җәзасы фәкать җәннәттер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمِن دُونِهِمَا جَنَّتَانِ
Yakub Ibn NugmanИзге мөэминнәргә оҗмахта бу ике бакчадан башка дәхи ике бакча бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مُدْهَآمَّتَانِ
Yakub Ibn NugmanБу ике бакча карачыл яшелдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِيهِمَا عَيْنَانِ نَضَّاخَتَانِ
Yakub Ibn NugmanУл ике җәннәттә ургып агучы ике чишмә бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِيهِمَا فَٰكِهَةٌ وَنَخْلٌ وَرُمَّانٌ
Yakub Ibn NugmanУл ике бакчада төрле җимешләр хөрмә вә анар агачлары бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِيهِنَّ خَيْرَٰتٌ حِسَانٌ
Yakub Ibn NugmanУл бакчаларда күркәм холыклы бик гүзәл хур кызлары бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы, түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
حُورٌ مَّقْصُورَٰتٌ فِى ٱلْخِيَامِ
Yakub Ibn NugmanЧадырларга кертелгән кара күзле хур кызлары бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَمْ يَطْمِثْهُنَّ إِنسٌ قَبْلَهُمْ وَلَا جَآنٌّ
Yakub Ibn NugmanУл кызларны әүвәлдә кеше дә вә җен дә тотмаган.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مُتَّكِـِٔينَ عَلَىٰ رَفْرَفٍ خُضْرٍ وَعَبْقَرِىٍّ حِسَانٍ
Yakub Ibn NugmanУл бакчалардагы мөэминнәр яшел түшәкләргә вә ґәҗәб матур паласларга таянучылардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
Yakub Ibn NugmanИй кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
تَبَٰرَكَ ٱسْمُ رَبِّكَ ذِى ٱلْجَلَٰلِ وَٱلْإِكْرَامِ
Yakub Ibn NugmanРаббыңның исеме бик олугъ вә бик мөбарәктер, Ул олугълык вә хөрмәт ияседер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→