caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

At-Tur сүрәсе الطور

49 аять · Мәккә · иңү тәртибе 76

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ وَٱلطُّورِ

Yakub Ibn NugmanТур тавы белән

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكِتَٰبٍ مَّسْطُورٍ

Yakub Ibn Nugmanвә язылмыш Коръән яки гамәл дәфтәре белән

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فِى رَقٍّ مَّنشُورٍ

Yakub Ibn Nugmanул Коръән юка тиредән ясалган тире битләренә язылган.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلْبَيْتِ ٱلْمَعْمُورِ

Yakub Ibn Nugmanдәхи кешеләр таваф итә торган Кәгъбә яки фәрештәләр таваф итә торган Кәгъбә турысында күктәге бер бина белән

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلسَّقْفِ ٱلْمَرْفُوعِ

Yakub Ibn Nugmanвә югары күтәрелгән күк белән

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلْبَحْرِ ٱلْمَسْجُورِ

Yakub Ibn Nugmanдәхи ґәзаб өчен хәзерләнгән ахирәттәге ут диңгезе белән ант итеп әйтәмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ عَذَابَ رَبِّكَ لَوَٰقِعٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Раббыңның ґәзабы вакыйга булучыдыр, ягъни әлбәттә, булачактыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَّا لَهُۥ مِن دَافِعٍ

Yakub Ibn NugmanБу ґәзабны кире җибәрүче һич юктыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ تَمُورُ ٱلسَّمَآءُ مَوْرًا

Yakub Ibn NugmanАллаһуның ґәзабы вакыйга булыр күк каты әйләнеп каты селкенгән көндә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَتَسِيرُ ٱلْجِبَالُ سَيْرًا

Yakub Ibn NugmanВә таулар каты йөргән көндә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَوَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ

Yakub Ibn NugmanНи үкенеч һәм ачы хәсрәт каты ґәзабтыр ул көндә Коръәнне ялган диючеләргә яки аның белән гамәл кылмаучыларга.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ هُمْ فِى خَوْضٍ يَلْعَبُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар хакны инкяр итеп, бозык эшләрне эшләү белән һәм ялган сөйләү белән уйнаучылардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ يُدَعُّونَ إِلَىٰ نَارِ جَهَنَّمَ دَعًّا

Yakub Ibn NugmanУл көндә куллары-аяклары богауланып җәһәннәмгә өстерәлерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَٰذِهِ ٱلنَّارُ ٱلَّتِى كُنتُم بِهَا تُكَذِّبُونَ

Yakub Ibn NugmanВә аларга әйтелер: "Бу ут – сез аны ялганга тоткан идегез,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَسِحْرٌ هَٰذَآ أَمْ أَنتُمْ لَا تُبْصِرُونَ

Yakub Ibn Nugmanсез дөньяда вакытта Коръәнне сихер диядер идегез, бу ут ґәзабы да сихермы? Әллә ут ґәзабын күрмисезме? Бик яхшы күрәсез, ләкин дөньяда хакны күрергә теләмәдегез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱصْلَوْهَا فَٱصْبِرُوٓا۟ أَوْ لَا تَصْبِرُوا۟ سَوَآءٌ عَلَيْكُمْ إِنَّمَا تُجْزَوْنَ مَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanИнде керегез ул утка һәм ґәзабын татыгыз! Кирәк – чыдагыз, кирәк – чыдамагыз – сезнең өчен бертигездер ґәзабыгыз җиңеләймәс, сез фәкать кылган явызлыгыгыз өчен җәзаланырсыз", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلْمُتَّقِينَ فِى جَنَّٰتٍ وَنَعِيمٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Аллаһуга вә расүлгә итагать итүче тәкъва мөэминнәр җәннәтләрдә һәм нигъмәтләр эчендәдерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٰكِهِينَ بِمَآ ءَاتَىٰهُمْ رَبُّهُمْ وَوَقَىٰهُمْ رَبُّهُمْ عَذَابَ ٱلْجَحِيمِ

Yakub Ibn NugmanРаббиларының биргән нигъмәтләренә шатланган хәлдә, Раббылары саклар аларны җәһәннәм ґәзабыннан.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كُلُوا۟ وَٱشْرَبُوا۟ هَنِيٓـًٔۢا بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanАшагыз вә эчегез тыныч вә мәшәкатьсез генә тәкъвалык белән кылган гамәлләрегез өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مُتَّكِـِٔينَ عَلَىٰ سُرُرٍ مَّصْفُوفَةٍ وَزَوَّجْنَٰهُم بِحُورٍ عِينٍ

Yakub Ibn NugmanАлар тезелеп куелган зиннәтле диваннарда рәхәтләнеп утырырлар. Вә Без аларны ак йөзле, кара зур күзле хур кызларына ир кылырбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَٱتَّبَعَتْهُمْ ذُرِّيَّتُهُم بِإِيمَٰنٍ أَلْحَقْنَا بِهِمْ ذُرِّيَّتَهُمْ وَمَآ أَلَتْنَٰهُم مِّنْ عَمَلِهِم مِّن شَىْءٍ كُلُّ ٱمْرِئٍۭ بِمَا كَسَبَ رَهِينٌ

Yakub Ibn NugmanИман китереп Ислам динен тотучы хак мөэминнәрнең балалары дин тотуда хак диндә булган аталарына иярделәр – Без аларны аталарына ияртеп җәннәткә кертербез, җәннәттә бергә булырлар, гәрчә дәрәҗәләре аталарыныкыннан түбән булса да, аталарының гамәленнән һичнәрсәне киметмәдек, ягъни аталарын балаларының дәрәҗәсенә төшермәдек бәлки балаларын аталарының дәрәҗәсенә күтәрдек. Һәрбер кеше кылган эше бәрабәрендә җавапка калучыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَمْدَدْنَٰهُم بِفَٰكِهَةٍ وَلَحْمٍ مِّمَّا يَشْتَهُونَ

Yakub Ibn NugmanЯнә ул тәкъва мөэминнәргә башка нигъмәтләр өстенә арттырдык җимешләрнең вә итләрнең үзләре теләгәнен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَتَنَٰزَعُونَ فِيهَا كَأْسًا لَّا لَغْوٌ فِيهَا وَلَا تَأْثِيمٌ

Yakub Ibn NugmanВә бер-берсенә кәсәләрен бирерләр, ул тәмле суларны эчкәч, кирәкмәгән сүзләрне сөйләү булмас һәм гөнаһлы эшләрне эшләргә теләк тә булмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَطُوفُ عَلَيْهِمْ غِلْمَانٌ لَّهُمْ كَأَنَّهُمْ لُؤْلُؤٌ مَّكْنُونٌ

Yakub Ibn NugmanАлар тирәсендә энҗе дәнәләре кеби хезмәтче егетләр йөрерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَقْبَلَ بَعْضُهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ يَتَسَآءَلُونَ

Yakub Ibn NugmanВә ул җәннәт әһелләре бер-берсенә каршы килеп бу бөек дәрәҗәгә нинди сәбәп белән ирештегез, дип сорашырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوٓا۟ إِنَّا كُنَّا قَبْلُ فِىٓ أَهْلِنَا مُشْفِقِينَ

Yakub Ibn NugmanҖавап итеп әйтерләр: "Без дөньяда әһелебез арасында Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланадыр идек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَنَّ ٱللَّهُ عَلَيْنَا وَوَقَىٰنَا عَذَابَ ٱلسَّمُومِ

Yakub Ibn NugmanАллаһ безгә рәхмәт кылды вә бу дәрәҗәләрне бирде һәм эчке әгъзаларга үткүче ут ґәзабыннан безне саклады.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّا كُنَّا مِن قَبْلُ نَدْعُوهُ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلْبَرُّ ٱلرَّحِيمُ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк без дөньяда Ул – Аллаһуга гыйбадәт кылыр идек һәм ут ґәзабыннан сакла, дип, дога кылыр идек, тәхкыйк Ул – Аллаһ изгелекле һәм дә рәхимледер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَذَكِّرْ فَمَآ أَنتَ بِنِعْمَتِ رَبِّكَ بِكَاهِنٍ وَلَا مَجْنُونٍ

Yakub Ibn NugmanИнде син кәферләргә, мөшрикләргә һәм монафикъларга Коръән белән сөйлә, яхшылап төшендер, әлбәттә, син Раббыңның нигъмәте вә рәхмәте сәбәпле Аллаһудан килгән вәхий белән сөйләүче хак пәйгамбәрсең, вәхийдән башка гаептән хәбәр бирүче күрәзәче түгелсең һәм дивана да түгелсең.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ يَقُولُونَ شَاعِرٌ نَّتَرَبَّصُ بِهِۦ رَيْبَ ٱلْمَنُونِ

Yakub Ibn NugmanӘллә әйтәләрме ул пәйгамбәр түгел, шагыйрь, без аның хакында бер вакыйга көтәбез дип. Мөшрикләр: "Атасы яшьли үлде, Мухәммәд тә яшьли үләр, аннары сәхабәләре таралыр", – дип көтәләр иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ تَرَبَّصُوا۟ فَإِنِّى مَعَكُم مِّنَ ٱلْمُتَرَبِّصِينَ

Yakub Ibn NugmanӘйт аларга: "Көтегез, ий мөшрикләр, мин дә сезнең белән бергә Аллаһудан сезгә ґәзаб килгәнне көтүчемен", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ تَأْمُرُهُمْ أَحْلَٰمُهُم بِهَٰذَآ أَمْ هُمْ قَوْمٌ طَاغُونَ

Yakub Ibn NugmanӘллә аларны Аллаһуга вә расүлгә каршылык кылырга гакыллары кушамы, әллә алар азган саташкан кавемнәрме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ يَقُولُونَ تَقَوَّلَهُۥ بَل لَّا يُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanӘллә алар әйтәләрме: "Коръәнне Мухәммәд үзе уйлап чыгарды", – дип. Юк бәлки алар хөседлек вә тәкәбберлек илә Коръәнгә ышанмыйлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلْيَأْتُوا۟ بِحَدِيثٍ مِّثْلِهِۦٓ إِن كَانُوا۟ صَٰدِقِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Мухәммәд Коръәнне үзе уйлап чыгарган дигән сүзләре дөрес булса, Коръән сүзләренә охшаган сүзләрне китерсеннәр, бит алар да Мухәммәд кеби кешеләр, Коръән кеби китап китерсеннәр!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ خُلِقُوا۟ مِنْ غَيْرِ شَىْءٍ أَمْ هُمُ ٱلْخَٰلِقُونَ

Yakub Ibn NugmanӘллә алар һичнәрсәсез халык ителделәрме, ягъни аларны халык кылган Аллаһ юкмы, әллә алар үзләре халык кылучылармы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ خَلَقُوا۟ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ بَل لَّا يُوقِنُونَ

Yakub Ibn NugmanӘллә җирне вә күкләрне алар халык кылдылармы? Бәлки алар "Фәкать Аллаһ гына халык кылучы" дигән сүзгә ышанмыйлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ عِندَهُمْ خَزَآئِنُ رَبِّكَ أَمْ هُمُ ٱلْمُصَۣيْطِرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘллә Раббыңның рәхмәт хәзинәләре алар кулындамы? Әллә аларда Аллаһуда булган куәт бармы, теләгән бер эшләрен кылалармы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ لَهُمْ سُلَّمٌ يَسْتَمِعُونَ فِيهِ فَلْيَأْتِ مُسْتَمِعُهُم بِسُلْطَٰنٍ مُّبِينٍ

Yakub Ibn NugmanӘллә аларның күккә менә торган баскычлары булып, анда менеп вәхийне тыңлыйлармы, әгәр вәхийне ишеткән булсалар, сүзләрен вә эшләрен дөресли торган Аллаһ сүзләрен китерсеннәр!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ لَهُ ٱلْبَنَٰتُ وَلَكُمُ ٱلْبَنُونَ

Yakub Ibn NugmanӘллә Аллаһуга кыз балалар булып, ий мөшрикләр, сезгә ир балалармы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ تَسْـَٔلُهُمْ أَجْرًا فَهُم مِّن مَّغْرَمٍ مُّثْقَلُونَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м иманга өндәгән өчен вә Исламны өйрәткән өчен әллә алардан хак сорыйсыңмы һәм алар ул ханны бирүдән авырсыналармы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ عِندَهُمُ ٱلْغَيْبُ فَهُمْ يَكْتُبُونَ

Yakub Ibn NugmanӘллә аларга пәйгамбәр белмәгән яшертен эшләрне белү белеме бармы, шул белемнәре илә хөкем итәләрме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ يُرِيدُونَ كَيْدًا فَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ هُمُ ٱلْمَكِيدُونَ

Yakub Ibn NugmanӘллә алар бер хәйлә белән сине үтерергә телиләрме? Кәферләр хәйлә мәкерләреннән үзләре зарар күрүчеләрдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ لَهُمْ إِلَٰهٌ غَيْرُ ٱللَّهِ سُبْحَٰنَ ٱللَّهِ عَمَّا يُشْرِكُونَ

Yakub Ibn NugmanӘллә аларның Аллаһудан башка үзләренең Аллалары бармы, Аллаһ ґәзабыннан коткаручы? Мөшрикләр шәрик иткән нәрсәләрдән Аллаһ гаять пакьдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِن يَرَوْا۟ كِسْفًا مِّنَ ٱلسَّمَآءِ سَاقِطًا يَقُولُوا۟ سَحَابٌ مَّرْكُومٌ

Yakub Ibn NugmanӘгәр алар үзләрен һәлак итәр өчен күктән килгән бер кисәкне күрсәләр, алар әйтәләр: "Бергә оешкан болытлар безгә яңгыр алып киләдер", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَذَرْهُمْ حَتَّىٰ يُلَٰقُوا۟ يَوْمَهُمُ ٱلَّذِى فِيهِ يُصْعَقُونَ

Yakub Ibn NugmanСин аларны куй алардан кисел һәлак ителә торган көннәренә юлыкканнарына чаклы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ لَا يُغْنِى عَنْهُمْ كَيْدُهُمْ شَيْـًٔا وَلَا هُمْ يُنصَرُونَ

Yakub Ibn NugmanАларның хәйлә мәкерләре ул көндә һичнәрсәдә аларга файда бирмәс һәм ґәзабтан котылу өчен аларга ярдәмче булмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّ لِلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ عَذَابًا دُونَ ذَٰلِكَ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, залимнәргә ут ґәзабыннан башка да ґәзаб бардыр, ләкин кешеләрнең күберәге белмиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱصْبِرْ لِحُكْمِ رَبِّكَ فَإِنَّكَ بِأَعْيُنِنَا وَسَبِّحْ بِحَمْدِ رَبِّكَ حِينَ تَقُومُ

Yakub Ibn NugmanДөньяда Раббыңның хөкеменә чыда! Бит син Безнең күз алдыбыздасың аларның сиңа кылган явыз эшләрен күрәбез, һәм Раббыңны мактап тәсбихләр әйтә торган вакытында.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِنَ ٱلَّيْلِ فَسَبِّحْهُ وَإِدْبَٰرَ ٱلنُّجُومِ

Yakub Ibn NugmanДәхи ахшам, ястү намазларын һәм таң намазын укыгыл!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70