caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Adh-Dhaariyat сүрәсе الذاريات

60 аять · Мәккә · иңү тәртибе 67

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ وَٱلذَّٰرِيَٰتِ ذَرْوًا

Yakub Ibn NugmanТаратучы каты җил белән ант итәм.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱلْحَٰمِلَٰتِ وِقْرًا

Yakub Ibn NugmanДәхи авыр йөкне күтәрүче болытлар илә ант итәмен, болытлар күпме су күтәреп йөриләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱلْجَٰرِيَٰتِ يُسْرًا

Yakub Ibn NugmanДәхи дәрьяләрдә вә диңгезләрдә җиңеллек илә йөрүче кораблар илә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱلْمُقَسِّمَٰتِ أَمْرًا

Yakub Ibn NugmanДәхи Аллаһуның тәкъдирләрен бүлеп кешеләргә ирештерүче фәрештәләр илә ант итеп әйтәмен:

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَا تُوعَدُونَ لَصَادِقٌ

Yakub Ibn Nugman"Ий кешеләр сезгә вәгъдә ителгән кыямәт, кубарылу вә җәннәт, җәһәннәм хактыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّ ٱلدِّينَ لَوَٰقِعٌ

Yakub Ibn NugmanХисаб вә җәза, әлбәттә, була чакдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلسَّمَآءِ ذَاتِ ٱلْحُبُكِ

Yakub Ibn NugmanДәхи йолдызлар юлы булучы күк белән ант итәмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّكُمْ لَفِى قَوْلٍ مُّخْتَلِفٍ

Yakub Ibn NugmanИй кешеләр, Коръән хакында төрле-төрле сүздәсез, кайберләрегез Коръән сүзләренә ышаныр вә кайберләрегез ышанмас, кайберләрегез Коръән белән гамәл кылыр вә кайберләрегез Коръән белән гамәл кылмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يُؤْفَكُ عَنْهُ مَنْ أُفِكَ

Yakub Ibn NugmanУл Коръәннән кайтарылыр, ягъни качар Аллаһуның тәкъдирендә мәхрүм ителгән кеше.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُتِلَ ٱلْخَرَّٰصُونَ

Yakub Ibn NugmanЛәгънәт булсын ялган сөйләп Коръәннән качучы кешеләргә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ هُمْ فِى غَمْرَةٍ سَاهُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар үзләренең наданлыклары вә гафиллекләре белән алданучылардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَسْـَٔلُونَ أَيَّانَ يَوْمُ ٱلدِّينِ

Yakub Ibn NugmanАлар кыямәт көне кайчан була, дип, сорыйлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ هُمْ عَلَى ٱلنَّارِ يُفْتَنُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар кыямәт көнне утта ґәзаб кылынырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ذُوقُوا۟ فِتْنَتَكُمْ هَٰذَا ٱلَّذِى كُنتُم بِهِۦ تَسْتَعْجِلُونَ

Yakub Ibn NugmanГазабыгызны татыгыз, бу ґәзаб үзегез ашыктырган ґәзабтыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلْمُتَّقِينَ فِى جَنَّٰتٍ وَعُيُونٍ

Yakub Ibn NugmanАллаһудан куркучы гөнаһтан вә хаталыклардан сакланучы тәкъва мөэминнәр, әлбәттә, җәннәтләрдә рәхәтлек елгасы янындалардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ءَاخِذِينَ مَآ ءَاتَىٰهُمْ رَبُّهُمْ إِنَّهُمْ كَانُوا۟ قَبْلَ ذَٰلِكَ مُحْسِنِينَ

Yakub Ibn NugmanАлар Раббылары биргән нигъмәтләрне алучылардыр, бит алар җәннәткә кермәс борын дөньяда яхшылыкны кылучы изге мөселман иделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَانُوا۟ قَلِيلًا مِّنَ ٱلَّيْلِ مَا يَهْجَعُونَ

Yakub Ibn NugmanТөннәрдә алар аз йоклар булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَبِٱلْأَسْحَارِ هُمْ يَسْتَغْفِرُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар сәхәр вакытларыңда намаз, Коръән укып Аллаһудан гафу сорый иделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَفِىٓ أَمْوَٰلِهِمْ حَقٌّ لِّلسَّآئِلِ وَٱلْمَحْرُومِ

Yakub Ibn NugmanАлар сораучы вә сорамаучы мохтаҗларга малларыннан садакалар бирә иделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَفِى ٱلْأَرْضِ ءَايَٰتٌ لِّلْمُوقِنِينَ

Yakub Ibn NugmanҖирдә дә ышанучы гакыллы кешеләр өчен галәмәтләр бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَفِىٓ أَنفُسِكُمْ أَفَلَا تُبْصِرُونَ

Yakub Ibn NugmanДәхи үзегезнең төзелешегездә дә галәмәтләр бардыр, әйә шуларны күрмисезме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَفِى ٱلسَّمَآءِ رِزْقُكُمْ وَمَا تُوعَدُونَ

Yakub Ibn NugmanСезнең ризыкларыгыз күктәдер, ягъни яңгыр яуса гына ризыкларыгыз буладыр һәм сезгә вәгъдә ителгән Аллаһуның рәхмәте вә ґәзабы да күктәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَوَرَبِّ ٱلسَّمَآءِ وَٱلْأَرْضِ إِنَّهُۥ لَحَقٌّ مِّثْلَ مَآ أَنَّكُمْ تَنطِقُونَ

Yakub Ibn NugmanҖир вә күкләр Раббысы белән ант итеп әйтәмен ки, ошбу әйтелгән нәрсәләр, әлбәттә, хактыр сезнең сөйләшкәнегез кеби. Ягъни кешеләр сөйләшмиләр дия алмассыз, шуның кеби Коръәннең һәр сүзе хактыр, юкка чыгара алмассыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَلْ أَتَىٰكَ حَدِيثُ ضَيْفِ إِبْرَٰهِيمَ ٱلْمُكْرَمِينَ

Yakub Ibn NugmanСиңа ирештеме Ибраһим пәйгамбәрнең хөрмәтле кунакларының хәбәре?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِذْ دَخَلُوا۟ عَلَيْهِ فَقَالُوا۟ سَلَٰمًا قَالَ سَلَٰمٌ قَوْمٌ مُّنكَرُونَ

Yakub Ibn NugmanУл кунаклар Ибраһим хозурына кергәч, сәлам, бирделәр, Ибраһим дә аларга сәлам бирде һәм күңеленнән болар ят кунаклар, танымыймын диде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَرَاغَ إِلَىٰٓ أَهْلِهِۦ فَجَآءَ بِعِجْلٍ سَمِينٍ

Yakub Ibn NugmanИбраһим кунакларга кайда барганын белдермичә, хатыны янына аш хәзерләргә китте, бераз вакыт үткәч, симез бозау итен китерде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَقَرَّبَهُۥٓ إِلَيْهِمْ قَالَ أَلَا تَأْكُلُونَ

Yakub Ibn NugmanУл итне кунакларның алларына якын куйды, кунаклар исә ашамадылар, чөнки алар фәрештә иделәр, ләкин Ибраһим белми иде. Ибраһим кунакларга ашамыйсызмы диде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَوْجَسَ مِنْهُمْ خِيفَةً قَالُوا۟ لَا تَخَفْ وَبَشَّرُوهُ بِغُلَٰمٍ عَلِيمٍ

Yakub Ibn NugmanКунаклар ашамагач Ибраһимнең күңеленә курку төште, ихтимал бу кешеләр начар ният белән килгәннәрдер, дип уйлады. Кунаклар үзләренең фәрештәләр икәнне белдереп, Ибраһимгә курыкма, диделәр, һәм зур галәм буларак бер ир бала белән Ибраһимгә сөенеч бирделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَقْبَلَتِ ٱمْرَأَتُهُۥ فِى صَرَّةٍ فَصَكَّتْ وَجْهَهَا وَقَالَتْ عَجُوزٌ عَقِيمٌ

Yakub Ibn NugmanКунакларның сүзен ишетеп Ибраһимнең хатыны Сара кунаклар алдына тавышланып чыкты, вә йөзенә сугып әйтте: "Мин бала тапмый торган карчыкмын миндә кайдан бала булсын", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ كَذَٰلِكِ قَالَ رَبُّكِ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلْحَكِيمُ ٱلْعَلِيمُ

Yakub Ibn NugmanФәрештәләр әйттеләр: "Без әйткәнчә Раббың Аллаһ әйтте, тәхкыйк Ул – Аллаһ эшне белеп эшләүче вә һәрнәрсәне белүче", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ فَمَا خَطْبُكُمْ أَيُّهَا ٱلْمُرْسَلُونَ

Yakub Ibn NugmanИбраһим җибәрелгән илчеләрдән: "Ий илчеләр, сез нинди эш белән килдегез?" – дип сорады.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوٓا۟ إِنَّآ أُرْسِلْنَآ إِلَىٰ قَوْمٍ مُّجْرِمِينَ

Yakub Ibn NugmanФәрештәләр: "Без бозыклык кылучы кавемне һәлак итәр өчен җибәрелдек,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِنُرْسِلَ عَلَيْهِمْ حِجَارَةً مِّن طِينٍ

Yakub Ibn Nugmanалар өстенә балчыктан ясалган ташларны яудырмак өчен,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مُّسَوَّمَةً عِندَ رَبِّكَ لِلْمُسْرِفِينَ

Yakub Ibn Nugmanул ташлар Раббың, хозурында чиктән чыгып азган кавемнәрне үтерү өчен хәзерләнгән", – диделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَخْرَجْنَا مَن كَانَ فِيهَا مِنَ ٱلْمُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanБез чыгардык ул шәһәрдән Лут кавеме эченнән мөэмин булган кешеләрне.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَا وَجَدْنَا فِيهَا غَيْرَ بَيْتٍ مِّنَ ٱلْمُسْلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanЛут пәйгамбәр кавеме шәһәрләрендә бер генә мөселман йортын таптык, ягъни Лут пәйгамбәр йорты гына мөселман йорты иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَتَرَكْنَا فِيهَآ ءَايَةً لِّلَّذِينَ يَخَافُونَ ٱلْعَذَابَ ٱلْأَلِيمَ

Yakub Ibn NugmanАлар яшәгән шәһәрләрдә, аларның һәлак булганлыгын күрсәтүче галәмәтләр калдырдык, рәнҗешүче Аллаһ ґәзабынннан куркучылар өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَفِى مُوسَىٰٓ إِذْ أَرْسَلْنَٰهُ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ بِسُلْطَٰنٍ مُّبِينٍ

Yakub Ibn NugmanДәхи Муса пәйгамбәрдә галәмәтләр кылдык, Без аны ачык аңлатучы аятьләр белән Фиргаунгә җибәргәч,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَتَوَلَّىٰ بِرُكْنِهِۦ وَقَالَ سَٰحِرٌ أَوْ مَجْنُونٌ

Yakub Ibn NugmanФиргаун ґәскәре белән бергә Ислам динен кабул итүдән йөз чөерде, вә әйтте: "Ул Муса сихерче яки җенләнгәндер", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَخَذْنَٰهُ وَجُنُودَهُۥ فَنَبَذْنَٰهُمْ فِى ٱلْيَمِّ وَهُوَ مُلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanБез Фиргаунне һәм гаскәрен тоттык вә һәммәсен суга батырдык, Фиргаун суга бата башлагач, Ислам динен кабул итмәгәне өчен үзен-үзе шелтә кылган хәлдә батып һәлак булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَفِى عَادٍ إِذْ أَرْسَلْنَا عَلَيْهِمُ ٱلرِّيحَ ٱلْعَقِيمَ

Yakub Ibn NugmanДәхи Гад кавеменең һәлак булуында гыйбрәтләр бардыр, алар өстенә җибәрдек Без җимерүче рәхимсез җилне.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا تَذَرُ مِن شَىْءٍ أَتَتْ عَلَيْهِ إِلَّا جَعَلَتْهُ كَٱلرَّمِيمِ

Yakub Ibn NugmanУл җил нәрсә өстенә килсә дә аны җимереп черегән сөяк кеби ясап үтәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَفِى ثَمُودَ إِذْ قِيلَ لَهُمْ تَمَتَّعُوا۟ حَتَّىٰ حِينٍ

Yakub Ibn NugmanДәхи Сәмуд кавеменең һәлак булуында гыйбрәтләр бардыр, Аллаһуга дошманлык кылганнарыннан соң аларга дөньяда билгеле вакыткача файдаланыгыз диелде. Ягъни алар могъҗиза өчен бирелгән Салих пәйгамбәрнең дөясен үтерделәр, шуннан соң сезгә өч көннән ґәзаб килә диелде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَعَتَوْا۟ عَنْ أَمْرِ رَبِّهِمْ فَأَخَذَتْهُمُ ٱلصَّٰعِقَةُ وَهُمْ يَنظُرُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар Раббыларының әмереннән баш тарттылар ягъни аятькә вә пәйгамбәргә иман китермәделәр шуның өстенә дөяне дә үтерделәр. Алар ґәзабның килгәнен карап торган вакытларында, аларны бер тавыш тотты һәм һәлак итте.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَا ٱسْتَطَٰعُوا۟ مِن قِيَامٍ وَمَا كَانُوا۟ مُنتَصِرِينَ

Yakub Ibn NugmanУрыннарыннан торырга көчләре җитмәде һәм бер-берсенә ярдәм дә итә алмадылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَوْمَ نُوحٍ مِّن قَبْلُ إِنَّهُمْ كَانُوا۟ قَوْمًا فَٰسِقِينَ

Yakub Ibn NugmanБу һәлак булган кавемнәрдән элек Нух пәйгамбәр кавеменең Туфан суы белән һәлак булуында да зур гыйбрәт бардыр, тәхкыйк алар азган фәсыйк кавем булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلسَّمَآءَ بَنَيْنَٰهَا بِأَيْي۟دٍ وَإِنَّا لَمُوسِعُونَ

Yakub Ibn NugmanБез күкне куәт вә кодрәт илә бина кылдык, тәхкыйк Без барча мәхлукның ризыкларын киң кылучыбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلْأَرْضَ فَرَشْنَٰهَا فَنِعْمَ ٱلْمَٰهِدُونَ

Yakub Ibn NugmanҖирне яшәргә һәр мәхлукка яраклы итеп түшәдек, ни хуш түшәүчеләрдәнбез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِن كُلِّ شَىْءٍ خَلَقْنَا زَوْجَيْنِ لَعَلَّكُمْ تَذَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanБарча нәрсәне парлы ирле-хатынлы итеп яраттык, шаять вәгазьләнеп гакыл фикерләрегезне эшләтеп яратучы Аллаһ Үзе генә икәнлеген, вә һәр мәхлук Аллаһ тарафыннан яратылганлыгын белерсез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَفِرُّوٓا۟ إِلَى ٱللَّهِ إِنِّى لَكُم مِّنْهُ نَذِيرٌ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanДөньяның алдавыннан Аллаһ юлына, Аллаһуга гыйбадәткә качыгыз, дөреслектә мин Аллаһудан, ий кешеләр, сезнең өчен җибәрелгән ачык куркытучымын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا تَجْعَلُوا۟ مَعَ ٱللَّهِ إِلَٰهًا ءَاخَرَ إِنِّى لَكُم مِّنْهُ نَذِيرٌ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanХак булган Аллаһуга икенче Илаһәне шәрик тиңдәш итмәгез, әлбәттә, мин Аллаһудан сезнең өчен җибәрелгән ачык куркытучымын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَذَٰلِكَ مَآ أَتَى ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِم مِّن رَّسُولٍ إِلَّا قَالُوا۟ سَاحِرٌ أَوْ مَجْنُونٌ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, сине сихерче, мәҗнун дигәннәре кеби, синең кавемеңнән әүвәлге кавемнәргә килмәде һичбер расүл мәгәр килде исә, ул расүлгә әйттеләр: "Бу кеше сихерчедер яки җенләнгәндер", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَتَوَاصَوْا۟ بِهِۦ بَلْ هُمْ قَوْمٌ طَاغُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйә алар бу яраксыз батыл сүзләре белән бер-берсенә васыять кылып иттифак кылалармы? Бәлки алар байлык белән чиктән чыгып азган кавемнәрдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَتَوَلَّ عَنْهُمْ فَمَآ أَنتَ بِمَلُومٍ

Yakub Ibn NugmanСин алардан кисел, аларның шул хәлдә булулары өчен сиңа һич шелтә юктыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَذَكِّرْ فَإِنَّ ٱلذِّكْرَىٰ تَنفَعُ ٱلْمُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanКешеләрне вәгазьлә, Аллаһ хөкемнәрен ирештер вә Коръән белән гамәл кылырга чакыр тәхкыйк Коръән вәгазе ышанучыларга файда бирәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا خَلَقْتُ ٱلْجِنَّ وَٱلْإِنسَ إِلَّا لِيَعْبُدُونِ

Yakub Ibn NugmanКеше илә җенне халык кылмадым, мәгәр Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَآ أُرِيدُ مِنْهُم مِّن رِّزْقٍ وَمَآ أُرِيدُ أَن يُطْعِمُونِ

Yakub Ibn NugmanМин кешеләрдән һич ризык теләмим, ягъни сорамыйм, дәхи Мине ризыкландыруларын да сорамыйм.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱللَّهَ هُوَ ٱلرَّزَّاقُ ذُو ٱلْقُوَّةِ ٱلْمَتِينُ

Yakub Ibn NugmanШиксез, Ул – Аллаһ барча мәхлукатны бик ризыкландыручы вә бик олугъ куәт ияседер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِنَّ لِلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ ذَنُوبًا مِّثْلَ ذَنُوبِ أَصْحَٰبِهِمْ فَلَا يَسْتَعْجِلُونِ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк төрле залимнәр өчен үзләре кеби бер юлда булган залим юлдашларының ґәзабыннан өлеш бардыр, ягъни бер юлда булган залимнәрнең әүвәлгеләренә нинди ґәзаб булса, ахыргыларына да шундый ґәзаб булыр, алар ашыкмасыннар әле ґәзабны күтәрергә, өлгерерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَوَيْلٌ لِّلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مِن يَوْمِهِمُ ٱلَّذِى يُوعَدُونَ

Yakub Ibn NugmanКоръән белән гамәл кылып мөселман булудан баш тартып кәфер булган кешеләргә ни үкенеч, ни хурлык, һәлакәтлектер аларга вәгъдә ителмеш кыямәт көнендә, ягъни тиешле булган ґәзабларына кыямәт көнендә ирешерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70