Баш бит › Сүрәләр › As-Saaffaat сүрәсе
As-Saaffaat сүрәсе الصافات
182 аять · Мәккә · иңү тәртибе 56
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ وَٱلصَّٰٓفَّٰتِ صَفًّا
Yakub Ibn Nugman Гыйбадәт кыла торган урыннарында саф-саф булып торган фәрештәләр белән
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱلزَّٰجِرَٰتِ زَجْرًا
Yakub Ibn Nugman вә кешеләрне явызлыктан тыя торган намаз белән
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱلتَّٰلِيَٰتِ ذِكْرًا
Yakub Ibn Nugman вә Аллаһ зекере Коръән белән ант итеп әйтәмен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ إِلَٰهَكُمْ لَوَٰحِدٌ
Yakub Ibn Nugman Әлбәттә, сезнең Илаһәгыз фәкать бер Аллаһтыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رَّبُّ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا وَرَبُّ ٱلْمَشَٰرِقِ
Yakub Ibn Nugman Ул – Аллаһ җир, күкләр вә аларның арасында булган нәрсәләрнең һәм мәшрыйкъларның Раббысыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّا زَيَّنَّا ٱلسَّمَآءَ ٱلدُّنْيَا بِزِينَةٍ ٱلْكَوَاكِبِ
Yakub Ibn Nugman Без дөнья күген йолдызларның яктылыгы белән зиннәтләдек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَحِفْظًا مِّن كُلِّ شَيْطَٰنٍ مَّارِدٍ
Yakub Ibn Nugman Вә ул күкне атылучы йолдызлар белән исламга һөҗүм итүче шайтаннардан сакладык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَّا يَسَّمَّعُونَ إِلَى ٱلْمَلَإِ ٱلْأَعْلَىٰ وَيُقْذَفُونَ مِن كُلِّ جَانِبٍ
Yakub Ibn Nugman Ул шайтаннар күккә менсәләр дә, фәрештәләрнең язган сүзләрен ишетә алмаслар, ул шайтаннар күкнең һәр тарафыннан ерак булсыннар өчен, йолдызлар белән атылырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
دُحُورًا وَلَهُمْ عَذَابٌ وَاصِبٌ
Yakub Ibn Nugman Шулай булса да аларга ахирәттә каты ґәзаб булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا مَنْ خَطِفَ ٱلْخَطْفَةَ فَأَتْبَعَهُۥ شِهَابٌ ثَاقِبٌ
Yakub Ibn Nugman Мәгәр бер шайтан фәрештәләрдән сүз урласа, ул шайтанны йолдызның бер якты очкыны һәлак итәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱسْتَفْتِهِمْ أَهُمْ أَشَدُّ خَلْقًا أَم مَّنْ خَلَقْنَآ إِنَّا خَلَقْنَٰهُم مِّن طِينٍ لَّازِبٍۭ
Yakub Ibn Nugman Кәферләрдән сора, алармы халык ителүдә куәтлерәк, яки Без халык иткән җир, күкләр вә фәрештәләрме куәтлерәк төзелештә? Без Адәмне кулга ябыша торган балчыктан халык кылдык, ничек Аллаһуга каршы сүз әйтә алалар?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بَلْ عَجِبْتَ وَيَسْخَرُونَ
Yakub Ibn Nugman Бәлки син Аллаһуның кодрәтенә яки кәферләрнең терелеп кабердән кубарылуны инкяр итүләренә гаебләнәсеңдер? Бит алар синең "Җәза алыр өчен кыямәт көнне барча кеше тереләчәк", – дигән сүзеңне мәсхәрә итәләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذَا ذُكِّرُوا۟ لَا يَذْكُرُونَ
Yakub Ibn Nugman Әгәр аларга вәгазь сөйләнсә – һич вәгазьләнмәсләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذَا رَأَوْا۟ ءَايَةً يَسْتَسْخِرُونَ
Yakub Ibn Nugman Әгәр бер могъҗиза күрсәләр, аны мәсхәрәлән көләләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقَالُوٓا۟ إِنْ هَٰذَآ إِلَّا سِحْرٌ مُّبِينٌ
Yakub Ibn Nugman Бу без күргән нәрсә могъҗиза түгел мәгәр ачык сихер, диләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَءِذَا مِتْنَا وَكُنَّا تُرَابًا وَعِظَٰمًا أَءِنَّا لَمَبْعُوثُونَ
Yakub Ibn Nugman Янә кәферләр әйттеләр: "Әйә без үлеп сөякләребез дә череп туфрак булгач, яңадан терелеп кубарылырбызмы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَوَءَابَآؤُنَا ٱلْأَوَّلُونَ
Yakub Ibn Nugman Яки безнең әүвәлдәге бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قُلْ نَعَمْ وَأَنتُمْ دَٰخِرُونَ
Yakub Ibn Nugman Син аларга әйт: "Әйе үзегез һәм бабаларыгыз да хур вә мескен хәлдә кубарылырсыз".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِنَّمَا هِىَ زَجْرَةٌ وَٰحِدَةٌ فَإِذَا هُمْ يَنظُرُونَ
Yakub Ibn Nugman Кешеләрнең терелеп каберләреннән чыгулары фәкать бер тавыш белән булыр, ул эшнең Аллаһуга һич авырлыгы юк, һәм Аллаһу хозурына җыелгач, безгә ни булыр инде, дип көтәрләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقَالُوا۟ يَٰوَيْلَنَا هَٰذَا يَوْمُ ٱلدِّينِ
Yakub Ibn Nugman Кәферләр әйтерләр: "Бу җәза көнедер бүген безгә хәсрәт вә һәлакәтлек, кылган явызлыгыбызның җәзасын бүген күрәбез".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
هَٰذَا يَوْمُ ٱلْفَصْلِ ٱلَّذِى كُنتُم بِهِۦ تُكَذِّبُونَ
Yakub Ibn Nugman Фәрештәләр кәферләргә әйтерләр: "Менә бу көн сез ышанмаган хак җәза көнедер һәм җәһәннәмгә керәсе кешеләр җәннәткә керәсе кешеләрдән аерыласы көндер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱحْشُرُوا۟ ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ وَأَزْوَٰجَهُمْ وَمَا كَانُوا۟ يَعْبُدُونَ
Yakub Ibn Nugman (дәвамы түбәндәрәк)
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مِن دُونِ ٱللَّهِ فَٱهْدُوهُمْ إِلَىٰ صِرَٰطِ ٱلْجَحِيمِ
Yakub Ibn Nugman Залимнәрне вә хатыннарын, вә дусларын һәм Аллаһудан башка гыйбадәт кылган сынымнарын кубарыгыз һәм аларны ут юлына куыгыз!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقِفُوهُمْ إِنَّهُم مَّسْـُٔولُونَ
Yakub Ibn Nugman Вә аларны җәһәннәм алдында туктатыгыз, чөнки кылган эшләреннән, әлбәттә, алардан сорау булыр:
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَا لَكُمْ لَا تَنَاصَرُونَ
Yakub Ibn Nugman "Сезгә ни булды, дөньядагы кеби бер-берегезгә ярдәм итешмисез?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بَلْ هُمُ ٱلْيَوْمَ مُسْتَسْلِمُونَ
Yakub Ibn Nugman Бәлки алар ул көндә ярдәм итешүдән гаҗиз булып, хур булганнары хәлдә Аллаһ әмеренә баш июче булырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَقْبَلَ بَعْضُهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ يَتَسَآءَلُونَ
Yakub Ibn Nugman Вә алар бер-берсен ґәепләп шелтә кылырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوٓا۟ إِنَّكُمْ كُنتُمْ تَأْتُونَنَا عَنِ ٱلْيَمِينِ
Yakub Ibn Nugman Иярүчеләр олугъларына әйтерләр: "Без хаклыктабыз дип, ант итеп, безне алдадыгыз, без сезгә иярдек".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوا۟ بَل لَّمْ تَكُونُوا۟ مُؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Олугълары әйтерләр: "Сез үзегез хак мөэмин булмагансыз, әгәр Коръән сүзләренә ышанган булсагыз, безгә иярмәгән булыр идегез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا كَانَ لَنَا عَلَيْكُم مِّن سُلْطَٰنٍۭ بَلْ كُنتُمْ قَوْمًا طَٰغِينَ
Yakub Ibn Nugman Ихтыярда безнең сездән артыклыгыбыз юк иде, без сезне көчләп үзебезгә ияртмәдек, бәлки сез үз ихтыярыгыз илә азган кавем булгансыз".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَحَقَّ عَلَيْنَا قَوْلُ رَبِّنَآ إِنَّا لَذَآئِقُونَ
Yakub Ibn Nugman Барчасы бердән әйтерләр: – "Раббыбызның сезне ґәзаб кылырмын дигән сүзе безгә лязем булды, инде без ул ґәзабны бүген татучыбыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَغْوَيْنَٰكُمْ إِنَّا كُنَّا غَٰوِينَ
Yakub Ibn Nugman Без, әлбәттә, сезне хак юлдан аздырдык, чөнки без үзебез азган идек, сез дә үз ихтыярыгыз белән безгә ияреп аздыгыз", – диярләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِنَّهُمْ يَوْمَئِذٍ فِى ٱلْعَذَابِ مُشْتَرِكُونَ
Yakub Ibn Nugman Ул көндә олугълары да, иярүчеләре дә ґәзабта бергә булырлар, азгынлыкта бергә булганнары кеби.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّا كَذَٰلِكَ نَفْعَلُ بِٱلْمُجْرِمِينَ
Yakub Ibn Nugman Без, әлбәттә, кәферләрне вә азганнарны өнә шулай җәза кылачакбыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّهُمْ كَانُوٓا۟ إِذَا قِيلَ لَهُمْ لَآ إِلَٰهَ إِلَّا ٱللَّهُ يَسْتَكْبِرُونَ
Yakub Ibn Nugman Аларга дөреслектә Аллаһудан башка Илаһә юк мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә дип әйтелсә, алар Аллаһны берләүдән тәкәбберләнәләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَيَقُولُونَ أَئِنَّا لَتَارِكُوٓا۟ ءَالِهَتِنَا لِشَاعِرٍ مَّجْنُونٍۭ
Yakub Ibn Nugman Вә әйтерләр: "Искедән бирле гыйбадәт итеп килгән Илаһәләребезне, бер җенләнгән шагыйрь сүзенә карап ташлыйкмы?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بَلْ جَآءَ بِٱلْحَقِّ وَصَدَّقَ ٱلْمُرْسَلِينَ
Yakub Ibn Nugman Ул Мухәммәд г-м хак булган Коръән белән килде, һәм үзеннән әүвәлге пәйгамбәрләргә ышанды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّكُمْ لَذَآئِقُوا۟ ٱلْعَذَابِ ٱلْأَلِيمِ
Yakub Ibn Nugman Әмма сез кәферләр һәм мөшрикләр кыямәт көнне рәнҗеткүче ґәзабны татыячаксыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا تُجْزَوْنَ إِلَّا مَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
Yakub Ibn Nugman Сез җәзаланмассыз, мәгәр Аллаһуга каршы барып эшләгән гөнаһларыгыз өчен җәзаланырсыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلْمُخْلَصِينَ
Yakub Ibn Nugman Мәгәр Аллаһуның ихлас колларына ґәзаб булмас, җәннәт нигъмәтләре булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أُو۟لَٰٓئِكَ لَهُمْ رِزْقٌ مَّعْلُومٌ
Yakub Ibn Nugman Аларга җәннәттә теләгәннәре чаклы һәм алар теләгән вакытта төрле ризык булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَوَٰكِهُ وَهُم مُّكْرَمُونَ
Yakub Ibn Nugman Ул ризыклар төрле җимешләрдер һәм алар җәннәттә хөрмәтлеләрдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِى جَنَّٰتِ ٱلنَّعِيمِ
Yakub Ibn Nugman Нигъмәтләр белән тулган җәннәтләрдә сыйланырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
عَلَىٰ سُرُرٍ مُّتَقَٰبِلِينَ
Yakub Ibn Nugman Яхшы диваннарга бер-берсенә каршы утырып рәхәтләнерләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يُطَافُ عَلَيْهِم بِكَأْسٍ مِّن مَّعِينٍۭ
Yakub Ibn Nugman Хезмәтчеләр аларга савыт белән хәмер китерерләр, ул хәмер җәннәттә елга булып агар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بَيْضَآءَ لَذَّةٍ لِّلشَّٰرِبِينَ
Yakub Ibn Nugman Ул хәмер сөттән ак булып эчүчеләргә ләззәтледер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَا فِيهَا غَوْلٌ وَلَا هُمْ عَنْهَا يُنزَفُونَ
Yakub Ibn Nugman Ул җәннәт хәмерендә гакылны җибәрмәк вә башны авырттырмак юктыр, һәм аны эчеп дөньядагы кеби исермәсләр дә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَعِندَهُمْ قَٰصِرَٰتُ ٱلطَّرْفِ عِينٌ
Yakub Ibn Nugman Вә яннарында хатыннары булыр, алар күзләрен үз ирләреннән алмаслар, башкага карамаслар, ул хатыннарның күзләре зур һәм матурдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَأَنَّهُنَّ بَيْضٌ مَّكْنُونٌ
Yakub Ibn Nugman Ул хатыннарның йөзләре аклыкта тәвә кошының йомыркасы кеби, анда аз гына сарылык булып иң матур төстер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَقْبَلَ بَعْضُهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ يَتَسَآءَلُونَ
Yakub Ibn Nugman Ул ләззәтле эчемлекләрне эчкәндә әйләнеп бер – берсеннән сорашырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ قَآئِلٌ مِّنْهُمْ إِنِّى كَانَ لِى قَرِينٌ
Yakub Ibn Nugman Алардан бер сөйләүчесе әйтте: "Минем дөньяда кабердән терелеп чыгуны инкяр итүче бер иптәшем бар иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَقُولُ أَءِنَّكَ لَمِنَ ٱلْمُصَدِّقِينَ
Yakub Ibn Nugman Ул миңа әйтәдер иде: "Әйә син кабердән терелеп чыгуга ышанасыңмы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَءِذَا مِتْنَا وَكُنَّا تُرَابًا وَعِظَٰمًا أَءِنَّا لَمَدِينُونَ
Yakub Ibn Nugman Без үлеп сөякләребез череп туфрак булгач, терелеп хисаб вә җәза ителербезме?" – дип."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ هَلْ أَنتُم مُّطَّلِعُونَ
Yakub Ibn Nugman Җәннәттәге әлеге мөэмин әйтер: "Ул терелеп кубарылуны инкяр итүче иптәшемне җәһәннәмнән күрсәтимме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱطَّلَعَ فَرَءَاهُ فِى سَوَآءِ ٱلْجَحِيمِ
Yakub Ibn Nugman Һәм җәннәттә булганы хәлдә җәһәннәмгә карап, әлеге иптәшен ут уртасында күрер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ تَٱللَّهِ إِن كِدتَّ لَتُرْدِينِ
Yakub Ibn Nugman Уттагы иптәшенә кычкырып әйтер: "Валлаһи син мине ышанмаска өндәп үзең кеби утка салырга якын булдың.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَوْلَا نِعْمَةُ رَبِّى لَكُنتُ مِنَ ٱلْمُحْضَرِينَ
Yakub Ibn Nugman Әгәр Раббым миңа иманны ингам итмәсә, әлбәттә, сезнең белән бергә мәңгегә утка салынган булыр идем".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَفَمَا نَحْنُ بِمَيِّتِينَ
Yakub Ibn Nugman Мөэминнәр җәннәттә бер-берсенә әйтешерләр: "Без җәннәттә тагын үлмәбезме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا مَوْتَتَنَا ٱلْأُولَىٰ وَمَا نَحْنُ بِمُعَذَّبِينَ
Yakub Ibn Nugman Дөньядагы үлүебездән башка тагын үлмәбезме һәм утта ґәзаб та ителмәбезме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ ٱلْفَوْزُ ٱلْعَظِيمُ
Yakub Ibn Nugman Әгәр җәннәттә үлмәсәк һәм ґәзаб кылынмасак, бу эш, әлбәттә, олугъ теләккә вә зур бәхеткә ирешмәстер."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لِمِثْلِ هَٰذَا فَلْيَعْمَلِ ٱلْعَٰمِلُونَ
Yakub Ibn Nugman Әнә шундый бәхеткә ирешү өчен, гамәл кылучылар, әлбәттә, җәннәткә алып керә торган хәерле эшләрне эшләсеннәр вә изге гамәлләрне кылсыннар!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَذَٰلِكَ خَيْرٌ نُّزُلًا أَمْ شَجَرَةُ ٱلزَّقُّومِ
Yakub Ibn Nugman Кеше өчен мәңге торачак урын йөзеннән, нигъмәтләр белән тулган җәннәтләр яхшымы? Яки заккум агачы үсә торган җәһәннәм яхшымы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّا جَعَلْنَٰهَا فِتْنَةً لِّلظَّٰلِمِينَ
Yakub Ibn Nugman Ул заккум агачының җәһәннәм уты эчендә үскәнлегенә һәм җимеш биргәнлегенә ышанмыйлар, ышанмаулары аларга ґәзаб өстенә ґәзаб булачак. Ул җимеш энәле булып ашаганда тамакны ертыр, ачылыгы тамакны көйдерер. Ышанмаучыларга шул җимешне ашатырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّهَا شَجَرَةٌ تَخْرُجُ فِىٓ أَصْلِ ٱلْجَحِيمِ
Yakub Ibn Nugman Дөреслектә ул агач җәһәннәмнең төбеннән чыгып үсәдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
طَلْعُهَا كَأَنَّهُۥ رُءُوسُ ٱلشَّيَٰطِينِ
Yakub Ibn Nugman Аның җимешләре кабахәтлектә гүя шайтан башларыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِنَّهُمْ لَـَٔاكِلُونَ مِنْهَا فَمَالِـُٔونَ مِنْهَا ٱلْبُطُونَ
Yakub Ibn Nugman Имансызлар, әлбәттә, ул агачның җимешен ашарлар, һәм шул ачы җимеш белән корсакларын тутырачаклар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ إِنَّ لَهُمْ عَلَيْهَا لَشَوْبًا مِّنْ حَمِيمٍ
Yakub Ibn Nugman Соңра аларга эрен кушылган кайнар су эчерелер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ إِنَّ مَرْجِعَهُمْ لَإِلَى ٱلْجَحِيمِ
Yakub Ibn Nugman Соңра аларның кайтарылмаклары җәһәннәмгәдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّهُمْ أَلْفَوْا۟ ءَابَآءَهُمْ ضَآلِّينَ
Yakub Ibn Nugman Алар ата-бабаларының хак юлдан адашканлыкларын белделәр, ләкин белсәләр дә хак динне кабул итмәделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَهُمْ عَلَىٰٓ ءَاثَٰرِهِمْ يُهْرَعُونَ
Yakub Ibn Nugman Аларның адашканын белә торып аталарына ашыгып иярделәр һәм алар гыйбадәт кылган сынымнарга гыйбадәт кылдылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدْ ضَلَّ قَبْلَهُمْ أَكْثَرُ ٱلْأَوَّلِينَ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк әүвәлгеләрнең дә күбрәге адашкан иделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا فِيهِم مُّنذِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Без аларга, әлбәттә, җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәрләр җибәрдек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱنظُرْ كَيْفَ كَانَ عَٰقِبَةُ ٱلْمُنذَرِينَ
Yakub Ibn Nugman Күр! Куркытылып та пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның ахыры ничек булды, әлбәттә, һәлак булдылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلْمُخْلَصِينَ
Yakub Ibn Nugman Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары ґәзабтан котылдылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدْ نَادَىٰنَا نُوحٌ فَلَنِعْمَ ٱلْمُجِيبُونَ
Yakub Ibn Nugman Нух г-м кавеменең иманга килүеннән өмет кисеп: "Йә Рабби, ярдәм бир", – дип, Безгә дога кылды, ни хуш доганы кабул итүчеләрдәнбез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَنَجَّيْنَٰهُ وَأَهْلَهُۥ مِنَ ٱلْكَرْبِ ٱلْعَظِيمِ
Yakub Ibn Nugman Нухны вә аңа ияргән мөселман җәмәгатьне кәферләрнең золымыннан һәм Туфан суына батып һәлак булудан коткардык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَجَعَلْنَا ذُرِّيَّتَهُۥ هُمُ ٱلْبَاقِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә Нухның балаларын кыямәткә чаклы калдырдык, дөньядагы барча кеше аның нәселеннәндер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَتَرَكْنَا عَلَيْهِ فِى ٱلْـَٔاخِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Без Нух өчен аңардан соң килгән пәйгамбәрләрдә яхшы исем калдырдык, һәр ышанучы аны мактап сөйләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
سَلَٰمٌ عَلَىٰ نُوحٍ فِى ٱلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Барча гамәлдә ул Нухка кеше, җен, вә фәрештәләр сәлам әйтерләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجْزِى ٱلْمُحْسِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Без, әлбәттә, яхшыларга әнә шулай изге җәза бирәбез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّهُۥ مِنْ عِبَادِنَا ٱلْمُؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Ул Нух Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ أَغْرَقْنَا ٱلْـَٔاخَرِينَ
Yakub Ibn Nugman Соңра аның имансыз кавемен суга батырып һәлак иттек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّ مِن شِيعَتِهِۦ لَإِبْرَٰهِيمَ
Yakub Ibn Nugman Диннең асылында Нух г-мгә иярүчеләрнең берсе Ибраһим г-мдер, гәрчә аралары ике мең алты йөз кырык ел булса да.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ جَآءَ رَبَّهُۥ بِقَلْبٍ سَلِيمٍ
Yakub Ibn Nugman Ул Ибраһим Раббысына ширектән вә шиктән пакь күңел белән килде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ قَالَ لِأَبِيهِ وَقَوْمِهِۦ مَاذَا تَعْبُدُونَ
Yakub Ibn Nugman Атасына вә кавеменә әйтте: "Аллаһны ташлап нәрсәгә гыйбадәт кыласыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَئِفْكًا ءَالِهَةً دُونَ ٱللَّهِ تُرِيدُونَ
Yakub Ibn Nugman Ялганнарның иң кабахәтен кылганыгыз хәлдә Аллаһудан башка нәрсәне Аллаһ дияргә телисез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَمَا ظَنُّكُم بِرَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Һичнәрсәгә ярамаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласыз да бит, барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул – Аллаһ сезне хөкем итмәс һәм ґәзаб кылмас, дип уйлыйсызмы? Бу кавем йолдызларга табыныр иделәр, бәйрәм көннәрендә корбан чалып, корбаннарын сынымнары алдына куеп, үзләре кырга бәйрәм итәргә чыга торган булганнар, шул бәйрәм итә торган урыннарына Ибраһим г-мне дә чакырдылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَنَظَرَ نَظْرَةً فِى ٱلنُّجُومِ
Yakub Ibn Nugman Ибраһим башын күтәреп йолдызларга карады.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَقَالَ إِنِّى سَقِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Һәм әйтте: "Мин чирлим, миндә тагун чире булса кирәк, бара алмыйм".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَتَوَلَّوْا۟ عَنْهُ مُدْبِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Һәм алар Ибраһимнең чире йокмасын дип, аны калдырып бар да кырга киттеләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَرَاغَ إِلَىٰٓ ءَالِهَتِهِمْ فَقَالَ أَلَا تَأْكُلُونَ
Yakub Ibn Nugman Ибраһим яшеренеп сынымнар янына керде, алларындагы корбаннарны күргәч, сынымнарга ник ашамыйсыз диде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَا لَكُمْ لَا تَنطِقُونَ
Yakub Ibn Nugman Сезгә ни булды – сөйләмисез, миңа җавап бирмисез?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَرَاغَ عَلَيْهِمْ ضَرْبًۢا بِٱلْيَمِينِ
Yakub Ibn Nugman Соңра сынымнарын балта белән бик каты җимерергә тотынды, чөнки башта – сынымнарыгызны валлаһи ватачакмын, дигән иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَقْبَلُوٓا۟ إِلَيْهِ يَزِفُّونَ
Yakub Ibn Nugman Ибраһимнең сынымнарын ватканын ишетеп мөшрикләр йөгереп килделәр, һәм без гыйбадәт кыла торган сынымнарыбызны ник җимердең диделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ أَتَعْبُدُونَ مَا تَنْحِتُونَ
Yakub Ibn Nugman Ибраһим әйтте: "Үзегез агачтан, таштан юнып ясаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласызмы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱللَّهُ خَلَقَكُمْ وَمَا تَعْمَلُونَ
Yakub Ibn Nugman Бит үзегезне дә вә сез сыным ясаган агач, ташларны да Аллаһ юктан бар кылды."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوا۟ ٱبْنُوا۟ لَهُۥ بُنْيَٰنًا فَأَلْقُوهُ فِى ٱلْجَحِيمِ
Yakub Ibn Nugman Хакка каршы ачулары килеп, Намрут патша вә аның олугълары әйттеләр: "Таштан зур бина ясагыз, аннары эченә утын тутырып яндырыгыз, кайчан ялкынланып янарга тотынса, ялкын эченә Ибраһимне атыгыз", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَرَادُوا۟ بِهِۦ كَيْدًا فَجَعَلْنَٰهُمُ ٱلْأَسْفَلِينَ
Yakub Ibn Nugman Алар Ибраһимгә явызлыкны кылырга теләделәр, һәм Без аларның мәкерен буш кылып үзләрен хур иттек, утны Ибраһимгә салкын итеп, пәйгамбәрлегенә дәлил кылдык. Бабил шәһәреңдә Ибраһимгә эш калмады. Аллаһ хөкемнәрен ирештерде, могъҗизалар күрсәтте, инде аңа күчеп китү лязем булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقَالَ إِنِّى ذَاهِبٌ إِلَىٰ رَبِّى سَيَهْدِينِ
Yakub Ibn Nugman Вә ул әйтте: "Раббым әмер иткән урынга күчеп китәмен, әлбәттә, Раббым мине барасы җиремә җиткерер. Ибраһим һәм хатыны картайганнар, балалары юк иде. Шул сәбәпле карт көннәрендә булса да Ибраһим Аллаһудан бала сорады.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رَبِّ هَبْ لِى مِنَ ٱلصَّٰلِحِينَ
Yakub Ibn Nugman Ий Раббым миңа бер изге ир бала биргел, миңа ярдәмче булсын!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَبَشَّرْنَٰهُ بِغُلَٰمٍ حَلِيمٍ
Yakub Ibn Nugman Без Ибраһимгә бер ир бала белән шатлык хәбәрен бирдек, ул бала кечкенә чагында галим, олугъ хәлендә йомшак күңелледер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَمَّا بَلَغَ مَعَهُ ٱلسَّعْىَ قَالَ يَٰبُنَىَّ إِنِّىٓ أَرَىٰ فِى ٱلْمَنَامِ أَنِّىٓ أَذْبَحُكَ فَٱنظُرْ مَاذَا تَرَىٰ قَالَ يَٰٓأَبَتِ ٱفْعَلْ مَا تُؤْمَرُ سَتَجِدُنِىٓ إِن شَآءَ ٱللَّهُ مِنَ ٱلصَّٰبِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Ул бала җиде яшенә җитеп атасы илә йөри башлагач, Ибраһим әйтте: "Ий угълым, мин төшемдә Аллаһ тарафыннан сине корбан итеп чалырга боерыламын, уйлап күр бу эшкә ничек карыйсың? Угълы Исмагыйл әйтте: "Ий атам, ни белән боерылган булсаң, шуны эшлә, мин Аллаһ хөкеменә ризамын, бу эштә мине, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَمَّآ أَسْلَمَا وَتَلَّهُۥ لِلْجَبِينِ
Yakub Ibn Nugman Безнең әмерне икесе дә риза булып кабул иттеләр һәм Исмагыйлне яны белән яткызды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَنَٰدَيْنَٰهُ أَن يَٰٓإِبْرَٰهِيمُ
Yakub Ibn Nugman Кулына пычак алуга Без кычкырдык: "Ий Ибраһим,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَدْ صَدَّقْتَ ٱلرُّءْيَآ إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجْزِى ٱلْمُحْسِنِينَ
Yakub Ibn Nugman төшеңдә күргән Безнең әмерне тәсъдыйк кылдың, үтәгән хөкемендә булдың". Әнә шулай үзебезгә итагать иткән яхшы мөэминнәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ ٱلْبَلَٰٓؤُا۟ ٱلْمُبِينُ
Yakub Ibn Nugman Аллаһуның изге балаңны корбан итеп чал дигән әмере, әлбәттә, зур һәм авыр сынаудыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَفَدَيْنَٰهُ بِذِبْحٍ عَظِيمٍ
Yakub Ibn Nugman Без аңа Исмагыйл урынына корбан итеп бугазлар өчен җәннәтән бер зур тәкә бирдек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَتَرَكْنَا عَلَيْهِ فِى ٱلْـَٔاخِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Яхшылыгы белән искә алу өчен дөньяга соңыннан килгәннәргә Ибраһимнең яхшы әсәрләрен калдырдык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
سَلَٰمٌ عَلَىٰٓ إِبْرَٰهِيمَ
Yakub Ibn Nugman Ул Ибраһимгә барча галәм сәлам әйтер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَذَٰلِكَ نَجْزِى ٱلْمُحْسِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Яхшы эшләрне кылучыга Без шулай изгелек итәбез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّهُۥ مِنْ عِبَادِنَا ٱلْمُؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Ибраһим Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَبَشَّرْنَٰهُ بِإِسْحَٰقَ نَبِيًّا مِّنَ ٱلصَّٰلِحِينَ
Yakub Ibn Nugman Дәхи Исхакны бирәчәгебез белән шатлыклы хәбәр бирдек, ул Исхак изгеләрдән вә пәйгамбәрләрдән булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَبَٰرَكْنَا عَلَيْهِ وَعَلَىٰٓ إِسْحَٰقَ وَمِن ذُرِّيَّتِهِمَا مُحْسِنٌ وَظَالِمٌ لِّنَفْسِهِۦ مُبِينٌ
Yakub Ibn Nugman Ибраһимгә вә Исхакка эшләрендә вә нәселләрендә бәрәкәт бирдек, вә аларның нәселеннән килгән кешеләрнең бәгъзеләре көферлек вә бозыклык белән үзләренә ачык золым итүчеләрдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدْ مَنَنَّا عَلَىٰ مُوسَىٰ وَهَٰرُونَ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк Муса илә Һарунга пәйгамбәрлек биреп нигъмәтләндердек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَنَجَّيْنَٰهُمَا وَقَوْمَهُمَا مِنَ ٱلْكَرْبِ ٱلْعَظِيمِ
Yakub Ibn Nugman Аларны вә кавемнәрен зур бәладән коткардык, ягъни Фиргауннең золымыннан вә суга батудан коткардык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَنَصَرْنَٰهُمْ فَكَانُوا۟ هُمُ ٱلْغَٰلِبِينَ
Yakub Ibn Nugman Без аларга ярдәм бирдек һәм дошманнарын җиңделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَءَاتَيْنَٰهُمَا ٱلْكِتَٰبَ ٱلْمُسْتَبِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә Без аларга һәрнәрсәне бәян кылып бетергән Тәүратны бирдек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَهَدَيْنَٰهُمَا ٱلصِّرَٰطَ ٱلْمُسْتَقِيمَ
Yakub Ibn Nugman Вә аларны туры юлга күндердек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَتَرَكْنَا عَلَيْهِمَا فِى ٱلْـَٔاخِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә соңыннан килгәннәргә Муса илә Һарунны яхшылык белән искә алуны калдырдык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
سَلَٰمٌ عَلَىٰ مُوسَىٰ وَهَٰرُونَ
Yakub Ibn Nugman Яхшылык илә искә алулары Муса илә Һарунга сәлам булсын димәкләредер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجْزِى ٱلْمُحْسِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк Без гөнаһтан сакланып яхшылык кылучыларга изгелек итәбез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّهُمَا مِنْ عِبَادِنَا ٱلْمُؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Дөреслектә алар Безнең хак мөэмин колларыбыздан иделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّ إِلْيَاسَ لَمِنَ ٱلْمُرْسَلِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә Ильяс та Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ قَالَ لِقَوْمِهِۦٓ أَلَا تَتَّقُونَ
Yakub Ibn Nugman Кавеменә: "Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аңа гыйбадәт кылмыйсыз" – диде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَتَدْعُونَ بَعْلًا وَتَذَرُونَ أَحْسَنَ ٱلْخَٰلِقِينَ
Yakub Ibn Nugman Сезне вә һәрнәрсәне күркәм сурәттә халык кылучы Аллаһуны куеп, бәгел исемле сынымга табынасызмы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱللَّهَ رَبَّكُمْ وَرَبَّ ءَابَآئِكُمُ ٱلْأَوَّلِينَ
Yakub Ibn Nugman Ул – Аллаһ сезнең Раббыгыз вә әүвәлге бабаларыгызның Раббысыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَكَذَّبُوهُ فَإِنَّهُمْ لَمُحْضَرُونَ
Yakub Ibn Nugman Алар Ильясны ялганга тоттылар, үзләре вә сынымнары җыелып утта булырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلْمُخْلَصِينَ
Yakub Ibn Nugman Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары утка кермәсләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَتَرَكْنَا عَلَيْهِ فِى ٱلْـَٔاخِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Без Ильяска соңыннан килгәннәрнең телләрендә яхшы сүз калдырдык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
سَلَٰمٌ عَلَىٰٓ إِلْ يَاسِينَ
Yakub Ibn Nugman Ул сүз Ильяска сәлам булсын димәкләредер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجْزِى ٱلْمُحْسِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Гөнаһтан сакланып изге гамәлләр кылучыларга әнә шулай изгелек итәбез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّهُۥ مِنْ عِبَادِنَا ٱلْمُؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Дөреслектә Ильяс Безнең хак мөэмин колларыбыздан иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّ لُوطًا لَّمِنَ ٱلْمُرْسَلِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә Лут г-мдә Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ نَجَّيْنَٰهُ وَأَهْلَهُۥٓ أَجْمَعِينَ
Yakub Ibn Nugman Без аны вә кавемен ґәзабтан коткардык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا عَجُوزًا فِى ٱلْغَٰبِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Мәгәр аның хатынын ґәзабта кылучылардан кылдык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ دَمَّرْنَا ٱلْـَٔاخَرِينَ
Yakub Ibn Nugman Соңра калганнарын барчасын һәлак иттек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّكُمْ لَتَمُرُّونَ عَلَيْهِم مُّصْبِحِينَ
Yakub Ibn Nugman Ий кәферләр, көндез ул тарафтан үткәнегездә аларның һәлак булган урынын күрерсез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَبِٱلَّيْلِ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
Yakub Ibn Nugman Һәм кич белән үткәндә дә күрерсез! Аларның хәлен күргәч, уйлап фикерләп карамыйсызмы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّ يُونُسَ لَمِنَ ٱلْمُرْسَلِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә Йунүс та Безнең җибәргән пәйгамбәләребездәндер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ أَبَقَ إِلَى ٱلْفُلْكِ ٱلْمَشْحُونِ
Yakub Ibn Nugman Йунүс иман китермәгән кавемен ташлап, кешеләр белән тулган зур көймәгә керде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَسَاهَمَ فَكَانَ مِنَ ٱلْمُدْحَضِينَ
Yakub Ibn Nugman Көймә кузгалмады, шул сәбәпле көймәдәге кешеләр, арабызда качкан кеше бардыр, дип, шөбаґә салдылар, һәм шөбаґә Йунүска чыгып, аны диңгезгә ташладылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱلْتَقَمَهُ ٱلْحُوتُ وَهُوَ مُلِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Аны дәрхәл бер зур балык йотты, вә ул Аллаһ рөхсәтеннән башка кавемен ташлап киткәне өчен үзен үзе шелтәлидер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَوْلَآ أَنَّهُۥ كَانَ مِنَ ٱلْمُسَبِّحِينَ
Yakub Ibn Nugman Әгәр Йунүс "Һич юктыр Илаһә, мәгәр Син генә йә Рабби, мин Сине һәр кимчелектән пакьсең дип беләм, мин, әлбәттә, Синең рөхсәтеңнән башка китеп, үземә золым итүчеләрдән булдым", – дип әйтмәсә иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَلَبِثَ فِى بَطْنِهِۦٓ إِلَىٰ يَوْمِ يُبْعَثُونَ
Yakub Ibn Nugman Әлбәттә, ул балык карынында кешеләр терелеп каберләреннән кубарылган көнгә чаклы торыр иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَنَبَذْنَٰهُ بِٱلْعَرَآءِ وَهُوَ سَقِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Без аны берникадәр вакыт балык карнында торганнан соң сырхау булганы хәлдә корыга чыгарып ташладык, ягъни Аллаһ әмере белән балык Йунүсны су читенә, корыга чыгарып куйды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَنۢبَتْنَا عَلَيْهِ شَجَرَةً مِّن يَقْطِينٍ
Yakub Ibn Nugman Вә аның янында киң яфраклы агач үстердек, ул агач аңа кояштан күләгә булды һәм ул агач янына чебен, черки, кигәвен кебиләр килмәделәр, чөнки аның тәне җәрәхәтләнгән иде. Ул шул урында берничә көн торып Аллаһның рәхмәте белән бик тиз сәламәтләнде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَرْسَلْنَٰهُ إِلَىٰ مِا۟ئَةِ أَلْفٍ أَوْ يَزِيدُونَ
Yakub Ibn Nugman Без аны йөз меңле яки йөз меңнән артыграк кешеле шәһәргә пәйгамбәр итеп җибәргән идек, балык карыныннан чыккач та шул шәһәргә җибәрдек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَـَٔامَنُوا۟ فَمَتَّعْنَٰهُمْ إِلَىٰ حِينٍ
Yakub Ibn Nugman Һәм бу юлы һәммәсе иман китерделәр, вә Без дә аларны билгеләнгән әҗәлләренә чаклы малларыннан файдаландырдык, тыныч яшәттек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱسْتَفْتِهِمْ أَلِرَبِّكَ ٱلْبَنَاتُ وَلَهُمُ ٱلْبَنُونَ
Yakub Ibn Nugman Син алардан сорап кара: "Әйә кызлар Аллаһуның баласы булып, ирләр ул мөшрикләрнең балаларымы?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَمْ خَلَقْنَا ٱلْمَلَٰٓئِكَةَ إِنَٰثًا وَهُمْ شَٰهِدُونَ
Yakub Ibn Nugman Яки Без фәрештәләрне кызлар итеп халык кылганыбызны алар күреп тордылармы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَلَآ إِنَّهُم مِّنْ إِفْكِهِمْ لَيَقُولُونَ
Yakub Ibn Nugman Әгаһ булыгыз алар ялганчы булганлыкларыннан.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَدَ ٱللَّهُ وَإِنَّهُمْ لَكَٰذِبُونَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһуның баласы бар дип әйтәләр, тәхкыйк алар ул сүзләрендә ялганчылардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَصْطَفَى ٱلْبَنَاتِ عَلَى ٱلْبَنِينَ
Yakub Ibn Nugman Ий мөшрикләр, сез Аллаһ ир балаларны куеп кыз балаларны үзенә ихтыяр итте дисезме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَا لَكُمْ كَيْفَ تَحْكُمُونَ
Yakub Ibn Nugman Сезгә ни булды, һич гакылга сыймый торган нәрсәне хөкем итәсез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَفَلَا تَذَكَّرُونَ
Yakub Ibn Nugman Аз гына булса да уйлап фикерләп карамыйсызмы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَمْ لَكُمْ سُلْطَٰنٌ مُّبِينٌ
Yakub Ibn Nugman Яки Аллаһуның баласы барлыгына сезнең ачык бер дәлилегез бармы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأْتُوا۟ بِكِتَٰبِكُمْ إِن كُنتُمْ صَٰدِقِينَ
Yakub Ibn Nugman Китабыгызны китерегез, укып карыйк, әгәр Аллаһуның баласы бар дигән сүзегез дөрес булса.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَجَعَلُوا۟ بَيْنَهُۥ وَبَيْنَ ٱلْجِنَّةِ نَسَبًا وَلَقَدْ عَلِمَتِ ٱلْجِنَّةُ إِنَّهُمْ لَمُحْضَرُونَ
Yakub Ibn Nugman Мөшрикләр Аллаһ белән фәрештәләр арасында нәсеп кылдылар. Аллаһуның кызлары дип әйтелгән фәрештәләр белделәр, ул сүзне әйткән мөшрикләрнең җәһәннәмгә кереп ґәзаб кылыначакларын.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
سُبْحَٰنَ ٱللَّهِ عَمَّا يَصِفُونَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ мөшрикләр ифтира кылган баладан пакьтер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلْمُخْلَصِينَ
Yakub Ibn Nugman Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары Аллаһуга ялганны ифтира кылмаслар, алар ґәзабдан ераклардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِنَّكُمْ وَمَا تَعْبُدُونَ
Yakub Ibn Nugman "Сез мөшрикләр вә гыйбадәт кылган сынымнарыгыз,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَآ أَنتُمْ عَلَيْهِ بِفَٰتِنِينَ
Yakub Ibn Nugman сез кешеләрне имансыз, динсез итә алмассыз,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا مَنْ هُوَ صَالِ ٱلْجَحِيمِ
Yakub Ibn Nugman мәгәр җәһәннәмгә салыначак кешеләрне үзегезгә ияртеп аздырырсыз".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا مِنَّآ إِلَّا لَهُۥ مَقَامٌ مَّعْلُومٌ
Yakub Ibn Nugman Җәбраил фәрештә әйтте: "Безнең арабызда фәрештәләрнең һәрберсенә билгеләнгән гыйбадәт урыны бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّا لَنَحْنُ ٱلصَّآفُّونَ
Yakub Ibn Nugman Вә без гыйбадәттә, әлбәттә, саф-саф булып торабыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّا لَنَحْنُ ٱلْمُسَبِّحُونَ
Yakub Ibn Nugman Вә без Аллаһу тәгаләгә даим тәсбихләр әйтәбез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِن كَانُوا۟ لَيَقُولُونَ
Yakub Ibn Nugman Гәрчә мөшрикләр әйтсәләр дә:
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَوْ أَنَّ عِندَنَا ذِكْرًا مِّنَ ٱلْأَوَّلِينَ
Yakub Ibn Nugman "Әгәр әүвәлге өммәтләргә иңгән китап кеби безгә дә бер китап иңгән булса,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَكُنَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلْمُخْلَصِينَ
Yakub Ibn Nugman Без, әлбәттә, Аллаһуның ихласлы колларыннан булыр идек", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَكَفَرُوا۟ بِهِۦ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ
Yakub Ibn Nugman Алар әйткәнчә Коръән килгән иде, аны инкяр иттеләр, эшләренең ахыры ничек булачагын тиздән белерләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدْ سَبَقَتْ كَلِمَتُنَا لِعِبَادِنَا ٱلْمُرْسَلِينَ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк пәйгамбәр булган колларыбызга ярдәм бирәчәкбез, дигән вәгъдәбез булып үтте.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّهُمْ لَهُمُ ٱلْمَنصُورُونَ
Yakub Ibn Nugman Алар, әлбәттә, ярдәм бирелмеш булырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّ جُندَنَا لَهُمُ ٱلْغَٰلِبُونَ
Yakub Ibn Nugman Дәхи мөэминнәр Безнең гаскәрләребездер, алар, әлбәттә, дошманнарын җиңәрләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَتَوَلَّ عَنْهُمْ حَتَّىٰ حِينٍ
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м, син алардан вәгъдә иткән көнебез җиткәнче, алардан кисел!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَبْصِرْهُمْ فَسَوْفَ يُبْصِرُونَ
Yakub Ibn Nugman Аларга ирешәчәк мәшәкатьләрне үзләренә күрсәт! Тиздән күрерләр мөэминнәргә нигъмәт, кәферләргә ґәзаб хәзерләнгәнлеген.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَفَبِعَذَابِنَا يَسْتَعْجِلُونَ
Yakub Ibn Nugman Әйә алар ахмаклык белән Безнең ґәзабыбызның тиз килүен телиләрме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِذَا نَزَلَ بِسَاحَتِهِمْ فَسَآءَ صَبَاحُ ٱلْمُنذَرِينَ
Yakub Ibn Nugman Әгәр Безнең ґәзабыбыз ул кавемгә иңсә, куркытып та курыкмаган кавемнең таңы нинди яман таң булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَتَوَلَّ عَنْهُمْ حَتَّىٰ حِينٍ
Yakub Ibn Nugman Вәгъдә көненә чаклы алардан кисел!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَبْصِرْ فَسَوْفَ يُبْصِرُونَ
Yakub Ibn Nugman Син аларга җәзаны күрсәт, хаклык кайда икәнен тиздән күрерләр!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
سُبْحَٰنَ رَبِّكَ رَبِّ ٱلْعِزَّةِ عَمَّا يَصِفُونَ
Yakub Ibn Nugman Барча кимчелектән пакь булган синең Раббың, өстенлек һәм кодрәт Раббысыдыр, Ул мөшрикләр сыйфатлаган нәрсәләрдән пакьтер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَسَلَٰمٌ عَلَى ٱلْمُرْسَلِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә барча пәйгамбәрләргә Аллаһуның сәламе булсын!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга мактау булсын!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
← Yaseen сүрәсе
Saad сүрәсе →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→
Гарәп тексты һәм тәрҗемәләр Tanzil һәм QuranEnc аша — сүзгә-сүз, үзгәртелмәгән · Тәрҗемәләр тәрҗемәчеләренә карый һәм Коръәннең үзе түгел
Бу — тикшеренү ярдәмчесе, фәтва чыганагы түгел.