Баш бит › Сүрәләр › Saad сүрәсе
Saad сүрәсе ص
88 аять · Мәккә · иңү тәртибе 38
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ صٓ وَٱلْقُرْءَانِ ذِى ٱلذِّكْرِ
Yakub Ibn Nugman Сад. Зекер, вәгазь, хикмәт иясе булган Коръән белән ант итеп әйтәмен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بَلِ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ فِى عِزَّةٍ وَشِقَاقٍ
Yakub Ibn Nugman Бәлки кәферләр хаклыктан каты тәкәбберләнмәктәләр һәм Аллаһуга вә рәсүленә каты каршылык кылмакталар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَمْ أَهْلَكْنَا مِن قَبْلِهِم مِّن قَرْنٍ فَنَادَوا۟ وَّلَاتَ حِينَ مَنَاصٍ
Yakub Ibn Nugman Үткән өммәтләрдән күпме өммәтне Без һәлак иттек, алар исә һәлакәт килгәндә кычкырдылар, ялвардылар, аларга ошбу вакыт котылмак, качмак вакыты түгелдер диелде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَعَجِبُوٓا۟ أَن جَآءَهُم مُّنذِرٌ مِّنْهُمْ وَقَالَ ٱلْكَٰفِرُونَ هَٰذَا سَٰحِرٌ كَذَّابٌ
Yakub Ibn Nugman Кәферләр үзләренең арасына Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр килүгә ґәҗәбләнделәр һәр кәферләр әйттеләр: "Ошбу мин пәйгамбәр дигән Мухәммәд г-м бик ялганчы вә сихерче бер кешедер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَجَعَلَ ٱلْـَٔالِهَةَ إِلَٰهًا وَٰحِدًا إِنَّ هَٰذَا لَشَىْءٌ عُجَابٌ
Yakub Ibn Nugman Ул безнең күп Илаһәләребезне бетереп, бер генә Аллаһуга гыйбадәт кылырга әмер итәме? Аның бу эше шиксез ґәҗәб эштер."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱنطَلَقَ ٱلْمَلَأُ مِنْهُمْ أَنِ ٱمْشُوا۟ وَٱصْبِرُوا۟ عَلَىٰٓ ءَالِهَتِكُمْ إِنَّ هَٰذَا لَشَىْءٌ يُرَادُ
Yakub Ibn Nugman Бер көн кураеш олугълары Әбү Талипка килеп, кардәшеңнең угълы Мухәммәд белән безнең арабызны аер, ул безнең Илаһәләребезне юкка чыгарадыр, диделәр. Әбү Талип Мухәммәдне чакырып, син аларның Илаһәләренә тимә, алар сиңа тимәсләр, диде. Мухәммәд г-м: "Әгәр иман китереп Аллаһ бер генә дип әйтсәләр тимәмен", – диде. Соңра мөшрикләр Әбү Талип яныннан чыгып әйттеләр: "Барыгыз, үзегезнең Илаһәләрегезнең гыйбадәтенә сабыр итегез, Мухәммәднең Аллаһуны берләгез дигән сүзе безгә бер бәладер, аннан котылмак юктыр".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَا سَمِعْنَا بِهَٰذَا فِى ٱلْمِلَّةِ ٱلْـَٔاخِرَةِ إِنْ هَٰذَآ إِلَّا ٱخْتِلَٰقٌ
Yakub Ibn Nugman Без Мухәммәд әйткән сүзләрне иң ахыргы өммәт булган Гыйса өммәтендә дә ишетмәдек, Аллаһ ялгыз, бер генә дигән сүзе ялгандыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَءُنزِلَ عَلَيْهِ ٱلذِّكْرُ مِنۢ بَيْنِنَا بَلْ هُمْ فِى شَكٍّ مِّن ذِكْرِى بَل لَّمَّا يَذُوقُوا۟ عَذَابِ
Yakub Ibn Nugman Безнең арабызда фәкыйрь вә ятим булган Мухәммәдкә Коръән иңәме соң? Ихтималы да юк диделәр. Аллаһ әйтте: "Бәлки алар Минем Коръәнем хакында шиктәләрдер, чөнки алар Мухәммәднең пәйгамбәрлегенә ышанмыйлар. Бәлки алар минем ґәзабымны татыганнары юк әле.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَمْ عِندَهُمْ خَزَآئِنُ رَحْمَةِ رَبِّكَ ٱلْعَزِيزِ ٱلْوَهَّابِ
Yakub Ibn Nugman Яки Раббыңның рәхмәт хәзинәләре аларның кулындамы? Пәйгамбәрлекне вә байлыкны үзләре теләгән кешегә бирер иделәр, бәлки Ул – Аллаһ газиздер, һичкем Аны җиңә алмас, вә бирүчедер, үзе теләгән бәндәсенә бирер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَمْ لَهُم مُّلْكُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا فَلْيَرْتَقُوا۟ فِى ٱلْأَسْبَٰبِ
Yakub Ibn Nugman Яки җир, күкләргә һәм араларында булган нәрсәләргә патшалык алар кулындамы? Төрле сәбәпләр белән күккә менсәләр дә, җиргә вә күкләргә хуҗа булсыннар!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
جُندٌ مَّا هُنَالِكَ مَهْزُومٌ مِّنَ ٱلْأَحْزَابِ
Yakub Ibn Nugman Аллаһуга вә пәйгамбәргә каршы сөйләүчеләр, Исламга каршы сугышучы таифәдән бер хурлыкка төшкән түбән кавемдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَذَّبَتْ قَبْلَهُمْ قَوْمُ نُوحٍ وَعَادٌ وَفِرْعَوْنُ ذُو ٱلْأَوْتَادِ
Yakub Ibn Nugman Болардан элек Нух вә Гад кавеме үзләренең пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, Фиргаун үзенә охшамаган кешеләрне тактага кадаклар белән кадаклап үтерер иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَثَمُودُ وَقَوْمُ لُوطٍ وَأَصْحَٰبُ لْـَٔيْكَةِ أُو۟لَٰٓئِكَ ٱلْأَحْزَابُ
Yakub Ibn Nugman Сәмуд, Лут вә Әйкә кавеме пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, алар пәйгамбәрләре белән сугышучы кәфер гаскәре иделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِن كُلٌّ إِلَّا كَذَّبَ ٱلرُّسُلَ فَحَقَّ عِقَابِ
Yakub Ibn Nugman Ул кавемнәрнең һәр барчалары да пәйгамбәрләрен ялганга тотканнары өчен, дөньяда ук ґәзабыбыз аларга лязем булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا يَنظُرُ هَٰٓؤُلَآءِ إِلَّا صَيْحَةً وَٰحِدَةً مَّا لَهَا مِن فَوَاقٍ
Yakub Ibn Nugman Коръәнгә ышанмаучылар көтмәсләр, мәгәр фәрештәнең бер кычкырганын көтәрләр, ул тавышның вакыты җиткәч, һич тә кичектерү булмас.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقَالُوا۟ رَبَّنَا عَجِّل لَّنَا قِطَّنَا قَبْلَ يَوْمِ ٱلْحِسَابِ
Yakub Ibn Nugman Мәккә мөшрикләре мәсхәрә кылып әйттеләр: "Ий Раббыбыз, безгә вәгъдә иткән ґәзабыбыздан өлешебезне кыямәттән элек хәзер үк бир дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱصْبِرْ عَلَىٰ مَا يَقُولُونَ وَٱذْكُرْ عَبْدَنَا دَاوُۥدَ ذَا ٱلْأَيْدِ إِنَّهُۥٓ أَوَّابٌ
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м, аларның үз зарарларына сөйләгән сүзләренә сабыр ит! Безнең колыбыз Даудны сөйлә, ул гыйбадәттә куәт иясе иде, көн аша рузә тотып гыйбадәт кылыр иде, вә һәр мәкруһ эшләрдән тәүбә итеп Аллаһуга кайтучыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّا سَخَّرْنَا ٱلْجِبَالَ مَعَهُۥ يُسَبِّحْنَ بِٱلْعَشِىِّ وَٱلْإِشْرَاقِ
Yakub Ibn Nugman Без Дауд пәйгамбәргә зекердә тауларны иярттек, аның белән бергә иртә вә кич тәсбих әйтерләр иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلطَّيْرَ مَحْشُورَةً كُلٌّ لَّهُۥٓ أَوَّابٌ
Yakub Ibn Nugman Вә кошларны да зекердә аңа иярттек, һәммәсе аның янына җыелып тәсбих әйтерләр иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَشَدَدْنَا مُلْكَهُۥ وَءَاتَيْنَٰهُ ٱلْحِكْمَةَ وَفَصْلَ ٱلْخِطَابِ
Yakub Ibn Nugman Без аның хакимиятен гаскәр вә сакчылар белән куәтләдек, вә шәригать хөкемнәрен бирдек, һәм сүздә ачык сөйләүне, ягъни батылдан аралап хак сүзне сөйләүне бирдек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَهَلْ أَتَىٰكَ نَبَؤُا۟ ٱلْخَصْمِ إِذْ تَسَوَّرُوا۟ ٱلْمِحْرَابَ
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м, сиңа ике вәгъдәченең Дауд янына хөкем иттерергә килгән хәбәрләре ирештеме? (Дауд г-мнең туксан тугыз хатыны бар иде, шуның өстенә бер кешенең ахыргы хатынын таләп итмәктә иде. Даудны тәнбиһ итмәк өчен кеше сурәтендә ике фәрештә килделәр). Алар килеп михрабтан мәсҗиднең эченә үттеләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ دَخَلُوا۟ عَلَىٰ دَاوُۥدَ فَفَزِعَ مِنْهُمْ قَالُوا۟ لَا تَخَفْ خَصْمَانِ بَغَىٰ بَعْضُنَا عَلَىٰ بَعْضٍ فَٱحْكُم بَيْنَنَا بِٱلْحَقِّ وَلَا تُشْطِطْ وَٱهْدِنَآ إِلَىٰ سَوَآءِ ٱلصِّرَٰطِ
Yakub Ibn Nugman Алар кеше сурәтендә Дауд янына кергәч, Дауд бу кешеләр кайдан керделәр дип куркып калды, чөнки ишекләрдә көчле сакчылар бар иде. Кеше сурәтендәге фәрештәләр әйттеләр: "Син бездән курыкма, без ике дәгъвәчеләрбез, беребез икенчебезгә золым итмештер, арабызны хаклык белән хөкем ит, безгә золым итмә, һәм бу эшебездә безне туры юлга сал!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ هَٰذَآ أَخِى لَهُۥ تِسْعٌ وَتِسْعُونَ نَعْجَةً وَلِىَ نَعْجَةٌ وَٰحِدَةٌ فَقَالَ أَكْفِلْنِيهَا وَعَزَّنِى فِى ٱلْخِطَابِ
Yakub Ibn Nugman Аларның берсе әйтте: "Менә бу иптәшем диндә минем кардәшемдер, аның туксан тугыз сарыгы бар, минем исә бер генә сарыгым бар, шул бер сарыгыңны миңа бир, дип, минем белән низагъ кыла, вә сүзендә мине җиңде, минем ни әйтергә дә хәлем калмады", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ لَقَدْ ظَلَمَكَ بِسُؤَالِ نَعْجَتِكَ إِلَىٰ نِعَاجِهِۦ وَإِنَّ كَثِيرًا مِّنَ ٱلْخُلَطَآءِ لَيَبْغِى بَعْضُهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ إِلَّا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ وَقَلِيلٌ مَّا هُمْ وَظَنَّ دَاوُۥدُ أَنَّمَا فَتَنَّٰهُ فَٱسْتَغْفَرَ رَبَّهُۥ وَخَرَّ رَاكِعًا وَأَنَابَ
Yakub Ibn Nugman Дауд әйтте: "Туксан тугыз сарыгы була торып синең бер сарыгыңны сорап сиңа золым иткән. Уртаклык илә эш кылучылардан, әлбәттә, бер-берсенә золым итәрләр, мәгәр иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәр золым итмәсләр, ләкин андый кешеләр аздыр". Фәрештәләр бу сүзләрне ишеткәч Дауд үз зарарына хөкем итте, дип күккә аштылар. Дауд эшне аңлады бу ике фәрештәнең аны сынар өчен һәм тәнбиһ итәр өчен килгәннәрен белде, Раббысыннан гафу сорады, вә сәҗдәгә китте һәм тәүбә итте.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَغَفَرْنَا لَهُۥ ذَٰلِكَ وَإِنَّ لَهُۥ عِندَنَا لَزُلْفَىٰ وَحُسْنَ مَـَٔابٍ
Yakub Ibn Nugman Ярлыканырга теләгән хатасын гафу иттек, вә кыямәт көнендә Безгә якын булу һәм аңа күркәм урын бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰدَاوُۥدُ إِنَّا جَعَلْنَٰكَ خَلِيفَةً فِى ٱلْأَرْضِ فَٱحْكُم بَيْنَ ٱلنَّاسِ بِٱلْحَقِّ وَلَا تَتَّبِعِ ٱلْهَوَىٰ فَيُضِلَّكَ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ إِنَّ ٱلَّذِينَ يَضِلُّونَ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ لَهُمْ عَذَابٌ شَدِيدٌۢ بِمَا نَسُوا۟ يَوْمَ ٱلْحِسَابِ
Yakub Ibn Nugman Ий Дауд, Без сине җир өстендә хәлифә кылдык, кешеләр арасында хаклык илә хөкем ит, нәфес һаваңа иярмә, әгәр иярсәң ул нәфес сине Аллаһ юлыннан адаштырыр. Бит Аллаһ юлыннан адашканнаргадыр каты ґәзаб, кыямәт көнне булачак хисапны онытып, фарыз, ваҗеб гамәлләрне калдырып, хәрам эшләрне эшләгәннәре өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا خَلَقْنَا ٱلسَّمَآءَ وَٱلْأَرْضَ وَمَا بَيْنَهُمَا بَٰطِلًا ذَٰلِكَ ظَنُّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ فَوَيْلٌ لِّلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مِنَ ٱلنَّارِ
Yakub Ibn Nugman Без җирне вә күкләрне вә араларында булган нәрсәләрне файдасыз, хикмәтсез яратмадык, хикмәтсез яратылган дип уйлау кәферләрнең эшедер, кәферләргә ни үкенеч вә һәлакәтлек утка керүләре сәбәпле.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَمْ نَجْعَلُ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ كَٱلْمُفْسِدِينَ فِى ٱلْأَرْضِ أَمْ نَجْعَلُ ٱلْمُتَّقِينَ كَٱلْفُجَّارِ
Yakub Ibn Nugman Әйә Без иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрне, җир өстендә төрле бозыклык кылучы фасыйклар белән бертигез кылырбызмы? Яки гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәрне, гөнаһка чумган залимнәр белән бертигез кылырбызмы? Әлбәттә, тигез кылмабыз, аерырбыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كِتَٰبٌ أَنزَلْنَٰهُ إِلَيْكَ مُبَٰرَكٌ لِّيَدَّبَّرُوٓا۟ ءَايَٰتِهِۦ وَلِيَتَذَكَّرَ أُو۟لُوا۟ ٱلْأَلْبَٰبِ
Yakub Ibn Nugman Без сиңа иңдергән китап күп файдалы вә бәрәкәтледер, аятьләрен уйлап фикерләп аңласыннар өчен һәм гакыл ияләре вәгазьләнсеннәр өчен иңдердек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَوَهَبْنَا لِدَاوُۥدَ سُلَيْمَٰنَ نِعْمَ ٱلْعَبْدُ إِنَّهُۥٓ أَوَّابٌ
Yakub Ibn Nugman Вә Без Даудка Сөләйманны һибә кылдык, нинди хуш бәндәдер ул Сөләйман, ул һәрвакыт тәүбә тәсбих белән Аллаһуга кайтучыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ عُرِضَ عَلَيْهِ بِٱلْعَشِىِّ ٱلصَّٰفِنَٰتُ ٱلْجِيَادُ
Yakub Ibn Nugman Икенде намазына хәтле Сөләйманга Аллаһның рәхмәтеннән гаептән атлар бирелде, ул атлар бик җиңел, бик тиз йөрүче һәм күренештә бик тә матур атлардыр. Сөләйман атларның матурлыгына мәхәббәт итеп, аларны уйнату илә мәшгуль булды, хәтта икенде намазын онытып кичектерде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَقَالَ إِنِّىٓ أَحْبَبْتُ حُبَّ ٱلْخَيْرِ عَن ذِكْرِ رَبِّى حَتَّىٰ تَوَارَتْ بِٱلْحِجَابِ
Yakub Ibn Nugman Сөләйман үкенеп әйтте: "Мин атлар мәхәббәтенә авышып, Раббымның зекере булган намазны кичектердем, хәтта кояш баеды,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رُدُّوهَا عَلَىَّ فَطَفِقَ مَسْحًۢا بِٱلسُّوقِ وَٱلْأَعْنَاقِ
Yakub Ibn Nugman ул атларны миңа китерегез", – диде, атларны китергәч, Сөләйман муеннарыннан һәм аякларыннан сыйпады.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدْ فَتَنَّا سُلَيْمَٰنَ وَأَلْقَيْنَا عَلَىٰ كُرْسِيِّهِۦ جَسَدًا ثُمَّ أَنَابَ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк Без Сөләйманны патшалыгын алмак белән бәлаләндердек, чөнки аның патшалыгы йөзегендә иде, бер кич нәзеген хатыны янына калдырып киттек тә, Сөләйман сурәтендә бер җен йөзекне алып китте, шуның белән Сөләйманның кулыннан патшалык китте. Вә Без аның курсисенә бер гәүдәне яки әлеге йөзекне алган җенне утырттык, соңра Сөләйман тәүбә итте, Аллаһуга кайтты. Ягъни йөзекне кулга төшереп яңадан патша булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ رَبِّ ٱغْفِرْ لِى وَهَبْ لِى مُلْكًا لَّا يَنۢبَغِى لِأَحَدٍ مِّنۢ بَعْدِىٓ إِنَّكَ أَنتَ ٱلْوَهَّابُ
Yakub Ibn Nugman Әйтте: "Ий Раббым, мине ярлыкагыл, вә миннән соң һичкемгә лаек булмаган олугъ патшалыкны миңа биргел, тәхкыйк Син һәрнәрсәне һибә кылып бирүчесең.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَسَخَّرْنَا لَهُ ٱلرِّيحَ تَجْرِى بِأَمْرِهِۦ رُخَآءً حَيْثُ أَصَابَ
Yakub Ibn Nugman Сөләйманга җилне ирекле кылдык, ул җил аның боерыгы белән теләгән җиргә йомшак кына барыр иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلشَّيَٰطِينَ كُلَّ بَنَّآءٍ وَغَوَّاصٍ
Yakub Ibn Nugman Дәхи диңгез төбенә төшеп энҗе-мәрҗән ташларын чыгара торган җеннәрне вә бөек биналар ясый торган җеннәрне аңа буйсындырдык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَءَاخَرِينَ مُقَرَّنِينَ فِى ٱلْأَصْفَادِ
Yakub Ibn Nugman Башка шайтаннарны кешеләргә зарарлары тимәсен өчен, бер урынга җыеп кулларын муеннарына богауладылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
هَٰذَا عَطَآؤُنَا فَٱمْنُنْ أَوْ أَمْسِكْ بِغَيْرِ حِسَابٍ
Yakub Ibn Nugman Ий Сөләйман, бу әйтелгән нәрсәләр сиңа биргән нәрсәләребездер, теләгән кешеңә теләгән нәрсәңне бир, яки һичнәрсә бирмичә үзеңдә сакла, ул нәрсәләрдә сиңа хисап юктыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّ لَهُۥ عِندَنَا لَزُلْفَىٰ وَحُسْنَ مَـَٔابٍ
Yakub Ibn Nugman Дәхи ул Сөләйманга хозурыбызда Безгә якын булу һәм кайта торган күркәм урын бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱذْكُرْ عَبْدَنَآ أَيُّوبَ إِذْ نَادَىٰ رَبَّهُۥٓ أَنِّى مَسَّنِىَ ٱلشَّيْطَٰنُ بِنُصْبٍ وَعَذَابٍ
Yakub Ibn Nugman Янә колыбыз Әйүб пәйгамбәрне сөйлә, Әйүб Раббысына дога илә мөрәҗәгать итте: "Ий Раббым, мине шайтан авырлык вә каты мәшәкать илә тотты, малымны вә балаларымны һәлак итте." Әйүб күп еллар сырхау булды, һич нәрсәсе калмады, ул һаман сабыр итте зекердән туктамады.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱرْكُضْ بِرِجْلِكَ هَٰذَا مُغْتَسَلٌۢ بَارِدٌ وَشَرَابٌ
Yakub Ibn Nugman "Ий Әйүб, аягың илә җиргә тип" – дип әйтелде, типкәннән соң салкын чишмә, юынырга кайнар чишмә чыкты. Кайнар чишмәдә юынды вә салкын чишмәдән эчте, шунда ук сәламәтләнеп әүвәлге куәтен тапты.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَوَهَبْنَا لَهُۥٓ أَهْلَهُۥ وَمِثْلَهُم مَّعَهُمْ رَحْمَةً مِّنَّا وَذِكْرَىٰ لِأُو۟لِى ٱلْأَلْبَٰبِ
Yakub Ibn Nugman Вә Без Әйүбкә балаларын ике өлеш арттырып бирдек, Бездән аңа рәхмәт булсын өчен вә гакыллы кешеләргә вәгазь булсын өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَخُذْ بِيَدِكَ ضِغْثًا فَٱضْرِب بِّهِۦ وَلَا تَحْنَثْ إِنَّا وَجَدْنَٰهُ صَابِرًا نِّعْمَ ٱلْعَبْدُ إِنَّهُۥٓ أَوَّابٌ
Yakub Ibn Nugman Ий Әйүб, бер уч салам алып хатыныңа сук, Аллаһ исеме илә әйткән антыңны үтәмичә гөнаһлы булып калма. "Сырхау вакытында үзен караучы Рәхимә исемле хатыны хакында хаталык белән, бозык эшне эшләүче дип зан кылып валлаһи, терелсәм сиңа йөз мәртәбә сугармын, дип ант иткән иде. Соңра Рәхимәнең бозык эше юклыгы мәгълум булгач, шул бер уч салам белән сугу, йөз мәртәбә суккан хөкемендә булды". Без Әнүбне бәла-казага вә сырхауга сабыр итүче таптык. Ул Әйүб ни хуш бәндәдер, вә ул Аллаһуга нык кайтучыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱذْكُرْ عِبَٰدَنَآ إِبْرَٰهِيمَ وَإِسْحَٰقَ وَيَعْقُوبَ أُو۟لِى ٱلْأَيْدِى وَٱلْأَبْصَٰرِ
Yakub Ibn Nugman Янә Минем колларым Ибраһим, Исхак вә Ягькубларны зекер ит, алар гыйбадәттә куәт ияләре вә диндә басыйрат ияләре иделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّآ أَخْلَصْنَٰهُم بِخَالِصَةٍ ذِكْرَى ٱلدَّارِ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк Без аларны гөнаһтан пакь эшләрдә ихлас кылдык, шул сәбәпле алар ахирәт савабына бик каты тырыштылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّهُمْ عِندَنَا لَمِنَ ٱلْمُصْطَفَيْنَ ٱلْأَخْيَارِ
Yakub Ibn Nugman Вә алар Безнең хозурыбызда яхшылыкка гына ихтыяр ителмешләрдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱذْكُرْ إِسْمَٰعِيلَ وَٱلْيَسَعَ وَذَا ٱلْكِفْلِ وَكُلٌّ مِّنَ ٱلْأَخْيَارِ
Yakub Ibn Nugman Янә Исмәгыйль, Әлйәсәгъ вә Зәл кифелләрне зекер ит, аларның һәр кайсы изгеләрдән иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
هَٰذَا ذِكْرٌ وَإِنَّ لِلْمُتَّقِينَ لَحُسْنَ مَـَٔابٍ
Yakub Ibn Nugman Ошбулар Коръәндә макталып зекер ителәләр, вә тәкъва мөэминнәр өчен күркәм урын бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
جَنَّٰتِ عَدْنٍ مُّفَتَّحَةً لَّهُمُ ٱلْأَبْوَٰبُ
Yakub Ibn Nugman Ул урыннар ґәден җәннәтләредер, аларга җәннәт ишекләре ачылып торыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مُتَّكِـِٔينَ فِيهَا يَدْعُونَ فِيهَا بِفَٰكِهَةٍ كَثِيرَةٍ وَشَرَابٍ
Yakub Ibn Nugman Ул җәннәтләрдә яхшы диваннарга таянганнары хәлдә, җимешләрнең һәм эчемлекләрнең төрлесеннән сорадылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَعِندَهُمْ قَٰصِرَٰتُ ٱلطَّرْفِ أَتْرَابٌ
Yakub Ibn Nugman Дәхи алар алдында хатыннарыннан башка хур кызлары булыр, ул хурлар ирләренә генә карарлар, алар яшьтә дә бер тигезләрдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
هَٰذَا مَا تُوعَدُونَ لِيَوْمِ ٱلْحِسَابِ
Yakub Ibn Nugman Ошбулар кыямәт көнендә аларга булыр дип вәгъдә ителгән нәрсәләрдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ هَٰذَا لَرِزْقُنَا مَا لَهُۥ مِن نَّفَادٍ
Yakub Ibn Nugman Җәннәтләргә кергән мөэминнәр әйтерләр: "Болар безнең ризыкларыбыздыр, бу нигъмәтләргә бетмәк вә кимемәк һич тә булмас, ошбулар тәкъва мөэминнәргәдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
هَٰذَا وَإِنَّ لِلطَّٰغِينَ لَشَرَّ مَـَٔابٍ
Yakub Ibn Nugman Әмма кәферләргә бик яман урын булачактыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
جَهَنَّمَ يَصْلَوْنَهَا فَبِئْسَ ٱلْمِهَادُ
Yakub Ibn Nugman Ул җәһәннәмдер, алар анда керерләр, нинди кабахәт урындыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
هَٰذَا فَلْيَذُوقُوهُ حَمِيمٌ وَغَسَّاقٌ
Yakub Ibn Nugman Ошбу ґәзаб аларгадыр, аны тотсыннар, ул газап кайнар су һәм кайнар эрендер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَءَاخَرُ مِن شَكْلِهِۦٓ أَزْوَٰجٌ
Yakub Ibn Nugman Вә аларга тагын да шундый төрле ґәзаб бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
هَٰذَا فَوْجٌ مُّقْتَحِمٌ مَّعَكُمْ لَا مَرْحَبًۢا بِهِمْ إِنَّهُمْ صَالُوا۟ ٱلنَّارِ
Yakub Ibn Nugman Җәһәннәм сакчылары мөшрикләрнең олугъларына әйтерләр, аларның иярченнәренә ишарәт итеп: "Ошбу иярченнәрегез сезнең белән бергә утка керерләр, чөнки дөньяда сезгә ияргән иделәр", – дип. Олугълары әйтерләр: "Аларга мәрхәмәт булмасын, әлбәттә, тиешле булган өчен утка керәләр", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوا۟ بَلْ أَنتُمْ لَا مَرْحَبًۢا بِكُمْ أَنتُمْ قَدَّمْتُمُوهُ لَنَا فَبِئْسَ ٱلْقَرَارُ
Yakub Ibn Nugman Иярүчеләр әйтерләр: "Бәлки сезгә мәрхәмәт булмасын, сез мөшриклектә бездән элек булдыгыз һәм безне үзегезгә иярттегез, ул ут сезгә дә, безгә дә ни яман карарланачак урындыр".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوا۟ رَبَّنَا مَن قَدَّمَ لَنَا هَٰذَا فَزِدْهُ عَذَابًا ضِعْفًا فِى ٱلنَّارِ
Yakub Ibn Nugman Дәхи иярүчеләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, мөшриклектә бездән алда булып безне дә аздыручыларга утта ґәзабны ике өлеш арттыр".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقَالُوا۟ مَا لَنَا لَا نَرَىٰ رِجَالًا كُنَّا نَعُدُّهُم مِّنَ ٱلْأَشْرَارِ
Yakub Ibn Nugman Мөшрикләр әйтерләр: "Дөньяда без явыз кешеләрдән санаган кешеләрне безнең белән бергә утта күрмибез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَتَّخَذْنَٰهُمْ سِخْرِيًّا أَمْ زَاغَتْ عَنْهُمُ ٱلْأَبْصَٰرُ
Yakub Ibn Nugman Без аларны дөньяда мәсхәрә итәдер идек, алар безнең янда утта түгелләрме, яки алар утта булып та күзебез аларга төшмиме, шуның өчен күрмибезме?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ ذَٰلِكَ لَحَقٌّ تَخَاصُمُ أَهْلِ ٱلنَّارِ
Yakub Ibn Nugman Дөреслектә ошбу зекер ителгән сүзләр, ут әһелләренең бер-берсе белән низагълашуларыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قُلْ إِنَّمَآ أَنَا۠ مُنذِرٌ وَمَا مِنْ إِلَٰهٍ إِلَّا ٱللَّهُ ٱلْوَٰحِدُ ٱلْقَهَّارُ
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м, әйт: "Мин фәкать Аллаһ ґәзабы илә куркытучымын. Әлбәттә, Аллаһудан башка Илаһә юк, Ул – Аллаһ ялгыз, Үзе генәдер, вә барча мәхлукны җиңүчедер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رَبُّ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا ٱلْعَزِيزُ ٱلْغَفَّٰرُ
Yakub Ibn Nugman Ул – Аллаһ җир, күкләрнең вә аларның араларында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, дошманнарын каты ґәзаб кылучы, дусларын гафу итүчедер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قُلْ هُوَ نَبَؤٌا۟ عَظِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Син кешеләргә әйт: "Ул Коръән бер олугъ хәбәрдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَنتُمْ عَنْهُ مُعْرِضُونَ
Yakub Ibn Nugman Ләкин сез ул олугъ Коръәннән баш тартучысыз."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَا كَانَ لِىَ مِنْ عِلْمٍۭ بِٱلْمَلَإِ ٱلْأَعْلَىٰٓ إِذْ يَخْتَصِمُونَ
Yakub Ibn Nugman Фәрештәләрнең Адәм г-м хакында низагълашканнарын белү миңа лязем булмады, мәгәр вәхий аркылы гына белдем.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِن يُوحَىٰٓ إِلَىَّ إِلَّآ أَنَّمَآ أَنَا۠ نَذِيرٌ مُّبِينٌ
Yakub Ibn Nugman Миңа вәхий булмады Аллаһудан, мәгәр Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештерергә, Коръән белән гамәл кылучыларны җәннәт белән шатландырырга, Коръән белән гамәл кылмаучы динсезләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытырга вәхий ителде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ قَالَ رَبُّكَ لِلْمَلَٰٓئِكَةِ إِنِّى خَٰلِقٌۢ بَشَرًا مِّن طِينٍ
Yakub Ibn Nugman Раббың фәрештәләргә әйтте: "Мин балчыктан Адәмне халык кылачакмын".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِذَا سَوَّيْتُهُۥ وَنَفَخْتُ فِيهِ مِن رُّوحِى فَقَعُوا۟ لَهُۥ سَٰجِدِينَ
Yakub Ibn Nugman Аны халык кылып тәмам иткәч, аңа җан кертеп тергездем, фәрештәләр Адәмне зурлап сәҗдәгә бардылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَسَجَدَ ٱلْمَلَٰٓئِكَةُ كُلُّهُمْ أَجْمَعُونَ
Yakub Ibn Nugman Фәрештәләрнең, барчасы берьюлы сәҗдә кылдылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّآ إِبْلِيسَ ٱسْتَكْبَرَ وَكَانَ مِنَ ٱلْكَٰفِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Мәгәр Иблис сәҗдә кылмады. Тәкәбберләнде һәм кәферләрдән булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ يَٰٓإِبْلِيسُ مَا مَنَعَكَ أَن تَسْجُدَ لِمَا خَلَقْتُ بِيَدَىَّ أَسْتَكْبَرْتَ أَمْ كُنتَ مِنَ ٱلْعَالِينَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, Мин Үз кодрәтем белән яраткан Адәмгә сәҗдә кылудан сине нәрсә тыйды? Тәкәбберләндеңме? Яки бөекләрдән булдыңмы?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ أَنَا۠ خَيْرٌ مِّنْهُ خَلَقْتَنِى مِن نَّارٍ وَخَلَقْتَهُۥ مِن طِينٍ
Yakub Ibn Nugman Иблис әйтте: "Мин Адәмнән хәерлерәкмен, чөнки мине уттан яраттың, Адәмне исә балчыктан яраттың".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ فَٱخْرُجْ مِنْهَا فَإِنَّكَ رَجِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ әйтте: "Алай булса җәннәттән чык, тәхкыйк син рәхмәтеңнән сөрелмешсең.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّ عَلَيْكَ لَعْنَتِىٓ إِلَىٰ يَوْمِ ٱلدِّينِ
Yakub Ibn Nugman Әлбәттә, кыямәт көненә чаклы Минем сиңа ләгънәтемдер".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ رَبِّ فَأَنظِرْنِىٓ إِلَىٰ يَوْمِ يُبْعَثُونَ
Yakub Ibn Nugman Иблис әйтте: "Ий Раббым, кешеләрнең кубарылачак көннәренә чаклы мине дөньяда калдыр, үтермә".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ فَإِنَّكَ مِنَ ٱلْمُنظَرِينَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ әйтте: "Әлбәттә, син дөньяда калучысың.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَىٰ يَوْمِ ٱلْوَقْتِ ٱلْمَعْلُومِ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ хозурында мәгълүм булган көнгә чаклы, ягъни дөнья беткәнче".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ فَبِعِزَّتِكَ لَأُغْوِيَنَّهُمْ أَجْمَعِينَ
Yakub Ibn Nugman Иблис әйтте: "Ий Раббым, ґиззәтең хакы өчен әйтәмен, кешеләрне һәммәсен аздырачакмын.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا عِبَادَكَ مِنْهُمُ ٱلْمُخْلَصِينَ
Yakub Ibn Nugman Мәгәр ихлас булган мөэмин бәндәләреңне аздырырга көчем җитмәс".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ فَٱلْحَقُّ وَٱلْحَقَّ أَقُولُ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ әйтте: "Хакны хак, дип әйтермен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَأَمْلَأَنَّ جَهَنَّمَ مِنكَ وَمِمَّن تَبِعَكَ مِنْهُمْ أَجْمَعِينَ
Yakub Ibn Nugman Җәһәннәмне синең илә вә сиңа ияргән кешеләрнең һәммәсе белән тутырачакмын".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قُلْ مَآ أَسْـَٔلُكُمْ عَلَيْهِ مِنْ أَجْرٍ وَمَآ أَنَا۠ مِنَ ٱلْمُتَكَلِّفِينَ
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м, кешеләргә әйт: "Ислам динен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыймын, һәм мин Коръәнне үземнән чыгарып сөйләүчеләрдән түгелмен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنْ هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِّلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Коръән башка нәрсә түгел, мәгәр барча кешеләргә һәм җеннәргә зекер, вәгазь һәм диндер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَتَعْلَمُنَّ نَبَأَهُۥ بَعْدَ حِينٍۭ
Yakub Ibn Nugman Коръәннең хикмәтләрен яки Коръән кешеләргә иң зур нигъмәт икәнен бераз заман соңында белерсез. Дөньяда белмәсәгез ахирәттә белерсез!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
← As-Saaffaat сүрәсе
Az-Zumar сүрәсе →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→
Гарәп тексты һәм тәрҗемәләр Tanzil һәм QuranEnc аша — сүзгә-сүз, үзгәртелмәгән · Тәрҗемәләр тәрҗемәчеләренә карый һәм Коръәннең үзе түгел
Бу — тикшеренү ярдәмчесе, фәтва чыганагы түгел.