caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Yaseen сүрәсе يس

83 аять · Мәккә · иңү тәртибе 41

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ يسٓ

Yakub Ibn NugmanЙә син – мәгнәсен Аллаһ үзе генә белә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلْقُرْءَانِ ٱلْحَكِيمِ

Yakub Ibn NugmanХикмәт иясе, ягъни шәригать хөкемнәре иясе булган Коръән белән ант итеп әйтәмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّكَ لَمِنَ ٱلْمُرْسَلِينَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк син туры юлга күндерелмеш рәсүлләрдән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَلَىٰ صِرَٰطٍ مُّسْتَقِيمٍ

Yakub Ibn NugmanКешеләргә туры юлны күрсәтер өчен Аллаһ тарафыннан җибәрелдең.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تَنزِيلَ ٱلْعَزِيزِ ٱلرَّحِيمِ

Yakub Ibn NugmanОшбу Коръән Ґәзиз вә Рәхим булган Аллаһудан иңдерелгән изге дини китаптыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِتُنذِرَ قَوْمًا مَّآ أُنذِرَ ءَابَآؤُهُمْ فَهُمْ غَٰفِلُونَ

Yakub Ibn NugmanАталарына куркытучы пәйгамбәр җибәрелмәгән вә туры юлдан гафил булган кавемне Аллаһ ґәзабы илә куркытмаклыгың өчен сиңа иңдерелде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَقَدْ حَقَّ ٱلْقَوْلُ عَلَىٰٓ أَكْثَرِهِمْ فَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ул кавемнең күбрәгенә ґәзаб вәгъдәсе сабит булды, алар инде иман китермәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّا جَعَلْنَا فِىٓ أَعْنَٰقِهِمْ أَغْلَٰلًا فَهِىَ إِلَى ٱلْأَذْقَانِ فَهُم مُّقْمَحُونَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ул пәйгамбәрнең Аллаһ ґәзабы белән куркытуы файда бирмәгән кавемнең муенына иякләренә чаклы ирешкән киң богаулар кылдык, алар тәкәбберләнеп башларын күтәргәннәр вә гафиллек белән күзләрен йомганнар, инде хакны күрүдән һәм белүдән мәхлукләрдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَعَلْنَا مِنۢ بَيْنِ أَيْدِيهِمْ سَدًّا وَمِنْ خَلْفِهِمْ سَدًّا فَأَغْشَيْنَٰهُمْ فَهُمْ لَا يُبْصِرُونَ

Yakub Ibn NugmanЯнә аларның алларына да артларына да пәрдә кордык һәм күзләрен капладык, алар үткән гомерләреннән һәм калган гомерләреннән гафилләр, хак белән батылны һич аермаслар һәм туры юлны күрмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَسَوَآءٌ عَلَيْهِمْ ءَأَنذَرْتَهُمْ أَمْ لَمْ تُنذِرْهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanИнде аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытсаң да, куркытмасаң да алар өчен бер тигездер, һич иман китермәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَا تُنذِرُ مَنِ ٱتَّبَعَ ٱلذِّكْرَ وَخَشِىَ ٱلرَّحْمَٰنَ بِٱلْغَيْبِ فَبَشِّرْهُ بِمَغْفِرَةٍ وَأَجْرٍ كَرِيمٍ

Yakub Ibn NugmanМәгәр син Коръән белән гамәл кылучы вә Аллаһ ґәзабыннан курка белүчене куркыта алырсың, андый кешеләр булса, аларны Аллаһуның ярлыкавы һәм олугъ әҗерләре белән шатландыр!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّا نَحْنُ نُحْىِ ٱلْمَوْتَىٰ وَنَكْتُبُ مَا قَدَّمُوا۟ وَءَاثَٰرَهُمْ وَكُلَّ شَىْءٍ أَحْصَيْنَٰهُ فِىٓ إِمَامٍ مُّبِينٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без үлекләрне тергезәбез вә аларның үлмәстән элек кылган яхшы вә яман эшләрен, һәм дә үзләре үлгәннән соң калдырган яхшы вә яман әсәрләрен язабыз. Мәсәлән: Коръән белән гамәл кылучы дини балалар калдырса, яки чын Ислам тәрбиясен биреп шәкертләр калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне бетерергә юл күрсәтеп васыять әйтеп калдырса, һәм мохтаҗларга вә Ислам файдасына мал биреп калдырса, шуңа охшаган яхшы әсәрләренә үзе үлгәннән соң сәваб язылып торыр. Әмма динсез балалар калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне кылырга, фәхеш хәрам эшләрне эшләргә, төрле аракы мәҗлесләрен ясарга юл күрсәтеп калдырса, шуңа охшаган бозык әсәрләр калдырса, әлбәттә, үзе үлгәннән соң да гөнаһ язылып торыр. Әгаһ булыгыз Йәсин сүрәсен укучылар, нинди эшләр эшләп яшәгәнегезне һәм нинди әсәрләр калдырганыгызны белегез, һәм вәгазьләнеп төзәлер өчен укыгыз Йәсин сүрәсен, аның файдасы шундадыр. Без һәрнәрсәне санадык вә яздык төп китапта.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱضْرِبْ لَهُم مَّثَلًا أَصْحَٰبَ ٱلْقَرْيَةِ إِذْ جَآءَهَا ٱلْمُرْسَلُونَ

Yakub Ibn NugmanБезнең рәсүлләребез. Интакия халкын Ислам диненә өндәр өчен җибәрелгән вакытны, мисал һәм гыйбрәт итеп кешеләргә сөйлә!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِذْ أَرْسَلْنَآ إِلَيْهِمُ ٱثْنَيْنِ فَكَذَّبُوهُمَا فَعَزَّزْنَا بِثَالِثٍ فَقَالُوٓا۟ إِنَّآ إِلَيْكُم مُّرْسَلُونَ

Yakub Ibn NugmanБез аларга ике пәйгамбәрне Ислам диненә өндәүче, илче итеп җибәрсәк, алар илчеләрне ялганга тоттылар, Без аларны өченче илче белән куәтләдек, бу өч пәйгамбәр Интакия халкына әйттеләр: "Без тәхкыйк сезгә Ислам динен өйрәтмәк өчен җибәрелгән Аллаһуның илчеләребез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ مَآ أَنتُمْ إِلَّا بَشَرٌ مِّثْلُنَا وَمَآ أَنزَلَ ٱلرَّحْمَٰنُ مِن شَىْءٍ إِنْ أَنتُمْ إِلَّا تَكْذِبُونَ

Yakub Ibn NugmanКәферләр пәйгамбәрләргә әйттеләр: "Сез һичкем түгелсез, мәгәр безнең кеби гади кешеләрсез, Аллаһ сезгә һич нәрсә иңдергәне юк, Аллаһ безгә вәхий иңдерде пәйгамбәр кылды дип ялган сөйлисез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ رَبُّنَا يَعْلَمُ إِنَّآ إِلَيْكُمْ لَمُرْسَلُونَ

Yakub Ibn NugmanПәйгамбәрләр әйттеләр: "Әлбәттә, Раббыбыз беләдер безнең сезне Ислам диненә өндәр өчен җибәрелгән илчеләр икәнлегебезне,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا عَلَيْنَآ إِلَّا ٱلْبَلَٰغُ ٱلْمُبِينُ

Yakub Ibn Nugmanсезне Ислам диненә өндәү һәм Аллаһ хөкемнәрен сөйләп сезгә ирештерү безгә ляземдер, без сезне көчләп иманга китерүче түгелләрбез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوٓا۟ إِنَّا تَطَيَّرْنَا بِكُمْ لَئِن لَّمْ تَنتَهُوا۟ لَنَرْجُمَنَّكُمْ وَلَيَمَسَّنَّكُم مِّنَّا عَذَابٌ أَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanУл кәферләр әйттеләр: "Без сездән шомланабыз, әгәр безне үзегезнең динегезгә өндәүдән туктамасагыз, әлбәттә, бездән сезгә каты ґәзаб ирешәчәк, ташлар белән бәреп үтерербез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ طَٰٓئِرُكُم مَّعَكُمْ أَئِن ذُكِّرْتُم بَلْ أَنتُمْ قَوْمٌ مُّسْرِفُونَ

Yakub Ibn NugmanПәйгамбәрләр әйттеләр: "Сезнең юлсыз шомлануыгыз үзегез белән бергәдер, әгәр сезгә шомлык килсә, үзегезнең авызлыгыгыздан киләдер. Әгәр иман китерел безнең сүзләребез белән вәгъдәләнсәгез, шомланмас идегез, ләкин сез һәр эшне урынсыз кылучы һәм гөнаһ кылуда чиктән ашкан кешеләрсез, шул сәбәпле хакны һич кабул итмисез."

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَآءَ مِنْ أَقْصَا ٱلْمَدِينَةِ رَجُلٌ يَسْعَىٰ قَالَ يَٰقَوْمِ ٱتَّبِعُوا۟ ٱلْمُرْسَلِينَ

Yakub Ibn NugmanКәферләрнең ачуы килеп пәйгамбәрләрне төрлечә ґәзаблый башладылар, бу хәлне ишетеп шәһәр читеннән Хәбибун Нәҗҗар исемле ир пәйгамбәрләргә ярдәм итәргә дип ашыгып килде, ул кеше пәйгамбәрләр шәһәргә килгәндә аларга иман китереп мөселман булган иде. Кәферләр янына килгәч әйтте: "Ий кавемем бу пәйгамбәрләргә иярегез, алар хакны сөйлиләр иман китереп мөселман булыгыз."

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱتَّبِعُوا۟ مَن لَّا يَسْـَٔلُكُمْ أَجْرًا وَهُم مُّهْتَدُونَ

Yakub Ibn NugmanОшбу пәйгамбәрләр Ислам динен өйрәткәннәре өчен сездән хак сорамыйлар, үзләре туры юлга күнелгәннәр, аларга ияреп сез дә туры юлга керегез, дип. Кәферләр: "Безнең динне ташлап, боларның динеңә иярәсеңме", – диделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا لِىَ لَآ أَعْبُدُ ٱلَّذِى فَطَرَنِى وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ

Yakub Ibn NugmanМөселман булган ир аларга әйтте: "Мине юктан бар иткән Раббыма ышанмаска һәм Аңа гыйбадәт кылмаска миңа ни булган, әлбәттә, Аллаһуга ышанам вә Аңа гына гыйбадәт кылам һәм Аңа гына итагать итәм, сез үлгәннән соң терелеп, әлбәттә, шул Аллаһуга җәза алыр өчен кайтарылачаксыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ءَأَتَّخِذُ مِن دُونِهِۦٓ ءَالِهَةً إِن يُرِدْنِ ٱلرَّحْمَٰنُ بِضُرٍّ لَّا تُغْنِ عَنِّى شَفَٰعَتُهُمْ شَيْـًٔا وَلَا يُنقِذُونِ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Аллаһ миңа бер зарар ирештерүне теләсә, шул зарарны миннән җибәрергә вә ул зарардан мине коткарырга көче җитмәгән сынымнарга гыйбадәт кылыйммы Аллаһуны ташлап?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنِّىٓ إِذًا لَّفِى ضَلَٰلٍ مُّبِينٍ

Yakub Ibn NugmanӘгәр мин Аллаһуга гыйбадәт кылмыйча башка нәрсәгә гыйбадәт кылсам, һәм Ислам динен кабул итмичә башка бер батыл диндә булсам, әлбәттә, мин ачык адашкан булырмын, ул вакытта мине туры юлга кертүче табылмас." Бу мөселман булган Хәбибүн Нәҗҗар пәйгамбәрләрне яклап, кәферләрне Ислам диненә өндәп күп кенә хак сүзләрне сөйләгәч, кәферләрнең хакка каршы ачулары кабарып, бу мөселманны ташлар белән атып һәм аяклары белән таптап үтерделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنِّىٓ ءَامَنتُ بِرَبِّكُمْ فَٱسْمَعُونِ

Yakub Ibn NugmanАның ахыр сүзе: "Ий пәйгамбәрләр ишетегез мин сезнең Раббыгызга иман китердем", – дигән сүз булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قِيلَ ٱدْخُلِ ٱلْجَنَّةَ قَالَ يَٰلَيْتَ قَوْمِى يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanБу мөселман шәһид булганнан соң рухына фәрештәләр тарафыннан: "Җәннәткә кер", – диелде. Һәм ул әйтте: "Кавемем минем хәлемне чын белү белән белсәләрче?!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بِمَا غَفَرَ لِى رَبِّى وَجَعَلَنِى مِنَ ٱلْمُكْرَمِينَ

Yakub Ibn NugmanМөселман булганым хәлдә пәйгамбәрләрне һәм Ислам динен яклап шәһид булганым өчен, Раббым мине ярлыкаганын һәм Үзе хозурында хөрмәтлеләрдән кылганын белсәләрме? Әгәр хаклыкны яклап шәһид булу белән минем мәңгелек бәхеткә ирешкәнемне белсәләр, әлбәттә, Ислам динен кабул итеп үлгәнче хаклыкта булыр иделәр", – диде. (Димәк без мөселманнарга хак Коръән белән хаклыкны табып, үлгәнче хаклыкта булырга, үлемнән курыкмаска, бәлки хата иманнан, хата диннән куркырга һәм сакланырга кирәк).

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أَنزَلْنَا عَلَىٰ قَوْمِهِۦ مِنۢ بَعْدِهِۦ مِن جُندٍ مِّنَ ٱلسَّمَآءِ وَمَا كُنَّا مُنزِلِينَ

Yakub Ibn NugmanПәйгамбәрләрне инкяр итеп һәм Хәбибүн Нәҗҗарны җәберләп үтергәннәреннән соң Без аларны, ягъни Интакия кәферләрен һәлак итәр өчен күктән гаскәр иңдермәдек һәм кәферләрне һәлак итү өчен күктән гаскәр иңдерү Безнең гадәтебез булмады.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِن كَانَتْ إِلَّا صَيْحَةً وَٰحِدَةً فَإِذَا هُمْ خَٰمِدُونَ

Yakub Ibn NugmanУл кәферләрне һәлак итүебез фәкать Җәбраил фәрештәнең бер мәртәбә кычкыруы белән булды һәм алар сүнгән ут кеби һәлак булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰحَسْرَةً عَلَى ٱلْعِبَادِ مَا يَأْتِيهِم مِّن رَّسُولٍ إِلَّا كَانُوا۟ بِهِۦ يَسْتَهْزِءُونَ

Yakub Ibn NugmanҮзләрен Аллаһуның, рәхмәтенә вә җәннәтенә чакыру өчен килгән пәйгамбәрне инкяр итеп, төрлечә мәсхәрә кылучы кәферләрнең хәлләре ни үкенечле вә ни хәсрәтле һәм мәңгегә ґәзабта калудыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ يَرَوْا۟ كَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُم مِّنَ ٱلْقُرُونِ أَنَّهُمْ إِلَيْهِمْ لَا يَرْجِعُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйә хәзерге кәферләр күрмиләрме, белмиләрме, әүвәлге кәферләрдән күпме кәфер шәһәрләрен һәлак иттек, ул һәлак булган кәферләр, һәлак булмаган кәферләр янына терелеп кайтмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِن كُلٌّ لَّمَّا جَمِيعٌ لَّدَيْنَا مُحْضَرُونَ

Yakub Ibn NugmanКешеләр кыямәт көнне һәммәсе Минем хозурыма җыелырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَءَايَةٌ لَّهُمُ ٱلْأَرْضُ ٱلْمَيْتَةُ أَحْيَيْنَٰهَا وَأَخْرَجْنَا مِنْهَا حَبًّا فَمِنْهُ يَأْكُلُونَ

Yakub Ibn NugmanҮлгән җирне су иңдереп, һаваны җылытып тергезүебез әлбәттә, Безнең кодрәтебезгә һәм мәетләрне тергезәчәгебезгә ачык дәлилдер, вә ул җирдән кешеләр һәм хайваннар ашый торган күп төрле ризыклар чыгардык, шуларны уйлап карамыйлармы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَعَلْنَا فِيهَا جَنَّٰتٍ مِّن نَّخِيلٍ وَأَعْنَٰبٍ وَفَجَّرْنَا فِيهَا مِنَ ٱلْعُيُونِ

Yakub Ibn NugmanЯнә Без җир өстендә хөрмә, йөзем бакчаларын бар кылдык һәм ул бакчаларда елгалар агыздык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِيَأْكُلُوا۟ مِن ثَمَرِهِۦ وَمَا عَمِلَتْهُ أَيْدِيهِمْ أَفَلَا يَشْكُرُونَ

Yakub Ibn NugmanҖимешләрен кешеләр ашап файдалансыннар өчен ул бакчалармы халык кылдык, бит кешеләр ул җимешләрне берсен дә куллары белән ясамадылар, бәлки Аллаһ кодрәте белән төзелделәр, шуларны фикерләп Аллаһуга шөкер итмиләрме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

سُبْحَٰنَ ٱلَّذِى خَلَقَ ٱلْأَزْوَٰجَ كُلَّهَا مِمَّا تُنۢبِتُ ٱلْأَرْضُ وَمِنْ أَنفُسِهِمْ وَمِمَّا لَا يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanҖир үстергән һәрнәрсәләрне вә кешеләрне, вә кешеләр белми торган нәрсәләрне һәммәсен дә ирле-хатынлы итеп төзүче Аллаһ һәр кимчелектән пакь.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَءَايَةٌ لَّهُمُ ٱلَّيْلُ نَسْلَخُ مِنْهُ ٱلنَّهَارَ فَإِذَا هُم مُّظْلِمُونَ

Yakub Ibn NugmanБез кичтән көндезне суырып алабыз да кешеләр һәм җир өсте караңгыда кала, бу эштә дә Аллаһуның кодрәтенә дәлил бар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلشَّمْسُ تَجْرِى لِمُسْتَقَرٍّ لَّهَا ذَٰلِكَ تَقْدِيرُ ٱلْعَزِيزِ ٱلْعَلِيمِ

Yakub Ibn NugmanКояш Аллаһ билгеләгән вакытка чаклы үзенең юлында йөреп торадыр, кояшның шулай йөреше һәр эштә җиңүче вә һәрнәрсәне белүче Аллаһ әмере иләдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلْقَمَرَ قَدَّرْنَٰهُ مَنَازِلَ حَتَّىٰ عَادَ كَٱلْعُرْجُونِ ٱلْقَدِيمِ

Yakub Ibn NugmanВә айның йөрешенә урыннар билгеләдек, хәтта ай беткәндә яки туганда күренештә нечкә булып хөрмә агачының кәкре нечкә ботагына охшап кала.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَا ٱلشَّمْسُ يَنۢبَغِى لَهَآ أَن تُدْرِكَ ٱلْقَمَرَ وَلَا ٱلَّيْلُ سَابِقُ ٱلنَّهَارِ وَكُلٌّ فِى فَلَكٍ يَسْبَحُونَ

Yakub Ibn NugmanКояшның айга ирешмәклеге һәм кичнең көндездән элек килеше дөрес түгел, ягъни бу эш булмас, кояш белән ай һәм башкалары һәммәсе һава бушлыгында йөзеп йөриләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَءَايَةٌ لَّهُمْ أَنَّا حَمَلْنَا ذُرِّيَّتَهُمْ فِى ٱلْفُلْكِ ٱلْمَشْحُونِ

Yakub Ibn NugmanЯнә Без адәм балаларын һәм аларның төрле әйберләрен диңгезләрдә йөри торган корабларга йөкләдек, ягъни шулай тәкъдир кылдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَخَلَقْنَا لَهُم مِّن مِّثْلِهِۦ مَا يَرْكَبُونَ

Yakub Ibn NugmanЯнә Без кешеләр утырып йөрсеннәр өчен корабка охшаган нәрсәләрне суда, һавада һәм корыда йөри торган күп нәрсәләр халык кылдык, ягъни тәкъдир кылдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِن نَّشَأْ نُغْرِقْهُمْ فَلَا صَرِيخَ لَهُمْ وَلَا هُمْ يُنقَذُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Без кешеләрне суга батытырга теләсәк, әлбәттә, батырырбыз, аларны коткарырга ярдәмче табылмас һәм батып һәлак булудан коткарылмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّا رَحْمَةً مِّنَّا وَمَتَٰعًا إِلَىٰ حِينٍ

Yakub Ibn NugmanМәгәр Аллаһудан рәхмәт йөзеннән суга батырылмаслар, Аллаһ билгеләгән гомерләр беткәнче яшәсеннәр өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ ٱتَّقُوا۟ مَا بَيْنَ أَيْدِيكُمْ وَمَا خَلْفَكُمْ لَعَلَّكُمْ تُرْحَمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр аларга: "Үзегездән әүвәлге кешеләргә килгән ґәзабтан һәм ахирәт ґәзабыннан куркыгыз, шаять Аллаһудан рәхмәт ителерсез", – дип әйтелсә алар бу сүзләрдән баш тарталар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا تَأْتِيهِم مِّنْ ءَايَةٍ مِّنْ ءَايَٰتِ رَبِّهِمْ إِلَّا كَانُوا۟ عَنْهَا مُعْرِضِينَ

Yakub Ibn NugmanАларга Раббиларының аятьләреннән бер аять килсә, һич илтифат итмичә, ул аятьләрдән йөз дүндерәләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا قِيلَ لَهُمْ أَنفِقُوا۟ مِمَّا رَزَقَكُمُ ٱللَّهُ قَالَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لِلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ أَنُطْعِمُ مَن لَّوْ يَشَآءُ ٱللَّهُ أَطْعَمَهُۥٓ إِنْ أَنتُمْ إِلَّا فِى ضَلَٰلٍ مُّبِينٍ

Yakub Ibn NugmanӘгәр мөшрикләргә: "Аллаһ биргән малдан фәкыйрьләргә садака бирегез", – диелсә, алар мөэминнәргә әйтәләр: "Аллаһ ризыкландырырга теләмәгән кешеләрне без ризыкландырыйкмы, аларны ризыкландыру тиеш булса, Аллаһ ризыкландырыр иде, Аллаһ теләмәгән эшкә безне өндисез, бу хакта сез ачык адашмакталарсыз".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَقُولُونَ مَتَىٰ هَٰذَا ٱلْوَعْدُ إِن كُنتُمْ صَٰدِقِينَ

Yakub Ibn NugmanКоръәнгә яки үлгәннән соң терелүгә ышанмаган кәферләр: "Үлгәннән соң терелү бар дисез, сезгә вәгъдә ителгән терелү көне кайчан була – безгә хәбәр итегез, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз", – дип сорыйлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا يَنظُرُونَ إِلَّا صَيْحَةً وَٰحِدَةً تَأْخُذُهُمْ وَهُمْ يَخِصِّمُونَ

Yakub Ibn NugmanУл кәферләр Аллаһудан һичнәрсә көтмиләр, мәгәр фәрештәнең һәлак итә торган бер тавышын көтәләр, ул тавыш аларны сату-алу эшләрендә кычкырышкан вакытларыңда аңсыздан тотар, ул тавыш Исрафил фәрештәнең әүвәлге сур өрүедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَا يَسْتَطِيعُونَ تَوْصِيَةً وَلَآ إِلَىٰٓ أَهْلِهِمْ يَرْجِعُونَ

Yakub Ibn NugmanАларны ул тавыш тотканда васыятьләрен әйтергә һәм өй әһелләре янына кайтырга кадир булмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَنُفِخَ فِى ٱلصُّورِ فَإِذَا هُم مِّنَ ٱلْأَجْدَاثِ إِلَىٰ رَبِّهِمْ يَنسِلُونَ

Yakub Ibn NugmanСурга икенче мәртәбә өрелгәч, каберләреннән чыгып ашыга-ашыга Раббиларына барырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ يَٰوَيْلَنَا مَنۢ بَعَثَنَا مِن مَّرْقَدِنَا هَٰذَا مَا وَعَدَ ٱلرَّحْمَٰنُ وَصَدَقَ ٱلْمُرْسَلُونَ

Yakub Ibn NugmanКәферләр каберләреннән кубарылып чыккач, безне йоклаган урыныбыздан кем кубарды диярләр. Шуннан соң икърар кылып әйтерләр: "Бу көн Раббыбыз вәгъдә иткән көндер, вә пәйгамбәрләр дә безгә хак сүзләрне сөйләгәннәр", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِن كَانَتْ إِلَّا صَيْحَةً وَٰحِدَةً فَإِذَا هُمْ جَمِيعٌ لَّدَيْنَا مُحْضَرُونَ

Yakub Ibn NugmanФәкать сурның каты бер тавышы белән барча кешеләр Безнең хозурымызга килеп җыелырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱلْيَوْمَ لَا تُظْلَمُ نَفْسٌ شَيْـًٔا وَلَا تُجْزَوْنَ إِلَّا مَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanБу көндә һичкемгә хаксыз золым итү булмас һәм һичкем кылган эшләре өчен җәза алмыйча да калмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ أَصْحَٰبَ ٱلْجَنَّةِ ٱلْيَوْمَ فِى شُغُلٍ فَٰكِهُونَ

Yakub Ibn NugmanУл көндә җәннәткә кергән мөэминнәр, шиксез, яхшы нигъмәтләр белен ләззәтләнүчеләрдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هُمْ وَأَزْوَٰجُهُمْ فِى ظِلَٰلٍ عَلَى ٱلْأَرَآئِكِ مُتَّكِـُٔونَ

Yakub Ibn NugmanУл мөэминнәр вә хатыннары күләгәлектә яхшы диваннарда утырып шатланып сөйләшерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَهُمْ فِيهَا فَٰكِهَةٌ وَلَهُم مَّا يَدَّعُونَ

Yakub Ibn NugmanАларга җәннәттә тәмле җимешләр вә күңелләре теләгән нәрсәләр бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

سَلَٰمٌ قَوْلًا مِّن رَّبٍّ رَّحِيمٍ

Yakub Ibn NugmanАларга җәннәттә рәхимле булган Аллаһудан сәлам бүләге дә ирешер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱمْتَٰزُوا۟ ٱلْيَوْمَ أَيُّهَا ٱلْمُجْرِمُونَ

Yakub Ibn NugmanИй имансыз динсезләр, яки Коръән белән гамәл кылмаучылар, Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрдән аерылыгыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ أَعْهَدْ إِلَيْكُمْ يَٰبَنِىٓ ءَادَمَ أَن لَّا تَعْبُدُوا۟ ٱلشَّيْطَٰنَ إِنَّهُۥ لَكُمْ عَدُوٌّ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanИй Адәм балалары, Мин сезгә ґәһед кылмадыммы һәм белдермәдемме шайтанга гыйбадәт кылмагыз, вә аның сүзе белән йөрмәгез, әлбәттә, ул сезгә ачык дошмандыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنِ ٱعْبُدُونِى هَٰذَا صِرَٰطٌ مُّسْتَقِيمٌ

Yakub Ibn NugmanСез Миңа гына гыйбадәт кылыгыз, Миңа гына гыйбадәт кылу һәм Мин күрсәткән юлдан гына бару – шулдыр туры юл", – дип әйтмәдемме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ أَضَلَّ مِنكُمْ جِبِلًّا كَثِيرًا أَفَلَمْ تَكُونُوا۟ تَعْقِلُونَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ул шайтан Сезләрдән бик күпләрне адаштырды, аздырды шуны уйлап карамыйсызмы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَٰذِهِۦ جَهَنَّمُ ٱلَّتِى كُنتُمْ تُوعَدُونَ

Yakub Ibn NugmanМенә бу алдыгыздагы нәрсә, егәр иман китермәсәгез һәм Аллаһуга итагать итмәсәгез сезгә шул булыр дип вәгъдә ителгән җәһәннәмдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱصْلَوْهَا ٱلْيَوْمَ بِمَا كُنتُمْ تَكْفُرُونَ

Yakub Ibn NugmanДөньяда имансыз, динсез булганыгыз өчен, бүген шул җәһәннәмгә кереп аның каты ґәзабын татыгыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلْيَوْمَ نَخْتِمُ عَلَىٰٓ أَفْوَٰهِهِمْ وَتُكَلِّمُنَآ أَيْدِيهِمْ وَتَشْهَدُ أَرْجُلُهُم بِمَا كَانُوا۟ يَكْسِبُونَ

Yakub Ibn NugmanМәхшәр көнендә кәферләрнең вә монафикъларның авызларына мөһер басарбыз вә эшлеген эшләрен кулларыннан сөйләтербез вә аякларын шаһит итәрбез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ نَشَآءُ لَطَمَسْنَا عَلَىٰٓ أَعْيُنِهِمْ فَٱسْتَبَقُوا۟ ٱلصِّرَٰطَ فَأَنَّىٰ يُبْصِرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр теләсәк, аларның күзләрен томалап сукыр кылыр идек, гадәтләре буенча ашыгып юлга чыгарлар, ләкин сукыр булулары сәбәпле юлны һич күрмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ نَشَآءُ لَمَسَخْنَٰهُمْ عَلَىٰ مَكَانَتِهِمْ فَمَا ٱسْتَطَٰعُوا۟ مُضِيًّا وَلَا يَرْجِعُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгер теләсәк торган яки йөргән урыннарында аларның сурәтләрен алыштырыр идек, кайтырга да вә китәргә дә кадир булмаслар иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَن نُّعَمِّرْهُ نُنَكِّسْهُ فِى ٱلْخَلْقِ أَفَلَا يَعْقِلُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр берәүгә озын гомер бирсәк, алын, әгъзаларына зәгыйфьлек бирәбез. Шуны уйлап карамыйлармы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا عَلَّمْنَٰهُ ٱلشِّعْرَ وَمَا يَنۢبَغِى لَهُۥٓ إِنْ هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ وَقُرْءَانٌ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanБез Мухәммәд г-мгә шигырь өйрәтмәдек һәм аңа шагыйрь булу дөрес тә түгел, мәгәр Безнең аңа өйрәткәнебез вәгазь һәм ачык мәгънәле Коръәндер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِّيُنذِرَ مَن كَانَ حَيًّا وَيَحِقَّ ٱلْقَوْلُ عَلَى ٱلْكَٰفِرِينَ

Yakub Ibn NugmanУл Коръән тере кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркытыр өчен һәм аның белән гамәл кылмаучы кәферләргә җәһәннәм ґәзабын лязем итәр өчен иңдерелде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوَلَمْ يَرَوْا۟ أَنَّا خَلَقْنَا لَهُم مِّمَّا عَمِلَتْ أَيْدِينَآ أَنْعَٰمًا فَهُمْ لَهَا مَٰلِكُونَ

Yakub Ibn NugmanУл кәферләр белмиләрме тәхкыйк Без аларга үз кодрәтебез белән дүрт аяклы хайваннар халык кылдык, алар бу хайваннарга хуҗа булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَذَلَّلْنَٰهَا لَهُمْ فَمِنْهَا رَكُوبُهُمْ وَمِنْهَا يَأْكُلُونَ

Yakub Ibn NugmanВә ул хайваннардан файдаланырга ирекле кылдык, ул хайваннардан әйберләрен төяп үзләре дә утырып хезмәт өчен файдалана торганнары да бар һәм ул хайваннарның итләрен дә ашыйлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَهُمْ فِيهَا مَنَٰفِعُ وَمَشَارِبُ أَفَلَا يَشْكُرُونَ

Yakub Ibn NugmanВә ул хайваннарда аларга төрле файдалар бар һәм эчемлекләр дә бар. Шуларның барын да Аллаһ биргән дип Аллаһуга шөкер итмиләрме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱتَّخَذُوا۟ مِن دُونِ ٱللَّهِ ءَالِهَةً لَّعَلَّهُمْ يُنصَرُونَ

Yakub Ibn NugmanМөшрикләр, шаять безгә ярдәм итәрләр, дип, Аллаһудан башка Илаһәлар ясап, аларга гыйбадәт кылалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَا يَسْتَطِيعُونَ نَصْرَهُمْ وَهُمْ لَهُمْ جُندٌ مُّحْضَرُونَ

Yakub Ibn NugmanМөшрикләрнең ясаган сынымнары үзләре өчен хәзерләгән гаскәрләре булсалар да, аларга ярдәм итәргә кадир булмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَا يَحْزُنكَ قَوْلُهُمْ إِنَّا نَعْلَمُ مَا يُسِرُّونَ وَمَا يُعْلِنُونَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, кәферләрнең мәгънәсез яман сүзләре өчен хәсрәтләнмә! Без аларның күрсәтеп эшләгән эшләрен дә һәм яшереп эшләгән эшләрен дә беләбез, тиешле җәзасын бирербез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوَلَمْ يَرَ ٱلْإِنسَٰنُ أَنَّا خَلَقْنَٰهُ مِن نُّطْفَةٍ فَإِذَا هُوَ خَصِيمٌ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanӘйә кеше белмиме, Безнең аны бер тамчы судан халык кылганыбызны, шуның соңында ул загыйфь кеше Безнең белән каты каршылашамы, үтергәнебездән соң аны яңадан тергезергә кадир икәнлегебезне инкяр итәме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَضَرَبَ لَنَا مَثَلًا وَنَسِىَ خَلْقَهُۥ قَالَ مَن يُحْىِ ٱلْعِظَٰمَ وَهِىَ رَمِيمٌ

Yakub Ibn NugmanҮзенең бер тамчы судан халык кылынганлыгын онытып, кипкән сөяк белән Безгә мисал итеп, бу сөяк череп беткәч, моны кем тергезә алыр, дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ يُحْيِيهَا ٱلَّذِىٓ أَنشَأَهَآ أَوَّلَ مَرَّةٍ وَهُوَ بِكُلِّ خَلْقٍ عَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanСин аларга әйт: "Бу сөякне әүвәл мәртәбәдә кем юктан бар кылган булса, шул зат тергезер, дип. Ул – Аллаһ барча мәхлукның хәлен белүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِى جَعَلَ لَكُم مِّنَ ٱلشَّجَرِ ٱلْأَخْضَرِ نَارًا فَإِذَآ أَنتُم مِّنْهُ تُوقِدُونَ

Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһ сезнең өчен яшел агачта ут бар кылды, сез ул агачны сугып ут яндырасыз, яшел һәм сулы агачтан ут чыгарган Аллаһ мәетләрне тергезергә, әлбәттә, кадирдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوَلَيْسَ ٱلَّذِى خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ بِقَٰدِرٍ عَلَىٰٓ أَن يَخْلُقَ مِثْلَهُم بَلَىٰ وَهُوَ ٱلْخَلَّٰقُ ٱلْعَلِيمُ

Yakub Ibn NugmanҖир вә күкләрне яраткан Аллаһ, кешеләр кеби кечкенә нәрсәләрне халык кылырга кадир түгелме? Әлбәттә кадир, вә Ул яратучы һәм белүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَآ أَمْرُهُۥٓ إِذَآ أَرَادَ شَيْـًٔا أَن يَقُولَ لَهُۥ كُن فَيَكُونُ

Yakub Ibn NugmanАллаһ бер нәрсәнең бар булуын теләсә, ул нәрсәгә фәкать бар бул дип әйтер һәм ул нәрсә бар булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَسُبْحَٰنَ ٱلَّذِى بِيَدِهِۦ مَلَكُوتُ كُلِّ شَىْءٍ وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ

Yakub Ibn NugmanБарча нәрсәгә хуҗалык Аның кулында булган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, вә Аңа кайтарылырсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70