caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Burooj сүрәсе البروج

22 аять · Мәккә · иңү тәртибе 27

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ وَٱلسَّمَآءِ ذَاتِ ٱلْبُرُوجِ

Yakub Ibn NugmanКаланча иясе булган күк белән ант итәмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلْيَوْمِ ٱلْمَوْعُودِ

Yakub Ibn NugmanВә вәгъдә ителгән кыямәт көне белән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَشَاهِدٍ وَمَشْهُودٍ

Yakub Ibn NugmanВә җомга көне яки кыямәткә җыелган халык белән һәм ґәрәфә көне яки кешеләрнең кылган эшләре белен ант итәмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُتِلَ أَصْحَٰبُ ٱلْأُخْدُودِ

Yakub Ibn NugmanЧокыр ияләренә ләгънәт булды һәм һәлак булдылар. (Әүвәлге заманда патшасы да халыгы да мөшрикләр булган бер илдә, бер яшь егет иман китереп бер карт мөселманнан ислам динен өйрәнде. Бу хәбәр патшага ирешкәч, егетне чакыртып ислам динен ташла дип төрлечә ґәзап кылды. Егет патшага әйтте: "Халыгыңны җыеп алар алдында бу егетнең Раббысы булган Аллаһ исеме белән атамын, дип үземнең җәям һәм угым белән атсагыз гына үтерә алырсыз", – дип. Патша шулай эшләде, ук егетнең башына тиеп шаһит булды. Җыелган кешеләр, бу егетнең Раббысы Аллаһуга иман китердек, ислам динен кабул иттек, дип кычкырдылар. Патшаның бик каты ачуы килеп, гаскәреннән канау казытып, ул канауга утын тутыртып ут яктырды, ут кызгач ислам диненнән кире чыкмаган кешеләрне берәм-берәм утта яндырдылар. Шулай итеп мөселманнар ислам дине өчен бар да шаһит булдылар. Соңра Аллаһуның әмере илә ут канаудан чыгып патшаны һәм гаскәрләрен яндырып һәлак итте, җаннары җәһәннәмгә китте.)

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلنَّارِ ذَاتِ ٱلْوَقُودِ

Yakub Ibn NugmanКанау казып ул канауны ут белән тутыручы кәферләргә Аллаһуның ләгънәте булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِذْ هُمْ عَلَيْهَا قُعُودٌ

Yakub Ibn NugmanКәфер гаскәре мөселманнарны утта яндырганда, патша үзенең якыннары илә тамаша кылып карап утыралар иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَهُمْ عَلَىٰ مَا يَفْعَلُونَ بِٱلْمُؤْمِنِينَ شُهُودٌ

Yakub Ibn NugmanАлар мөэминнәрне утта яндырып ґәзаб кылуларына гуаһлардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا نَقَمُوا۟ مِنْهُمْ إِلَّآ أَن يُؤْمِنُوا۟ بِٱللَّهِ ٱلْعَزِيزِ ٱلْحَمِيدِ

Yakub Ibn NugmanУл кәферләр мөселманнарны утта яндырырлык ґәеп тапмадылар, мәгәр кодрәт иясе вә мактаулы булган Аллаһуга иман китергәннәре өчен генә аларны утта яндырып ґәзаб кылдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِى لَهُۥ مُلْكُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ شَهِيدٌ

Yakub Ibn NugmanНик ышанмаска Аллаһуга, бит җир вә күкләрнең патшалыгы Аның кулындадыр, вә Ул – Аллаһ һәрнәрсәне күрүче вә белүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلَّذِينَ فَتَنُوا۟ ٱلْمُؤْمِنِينَ وَٱلْمُؤْمِنَٰتِ ثُمَّ لَمْ يَتُوبُوا۟ فَلَهُمْ عَذَابُ جَهَنَّمَ وَلَهُمْ عَذَابُ ٱلْحَرِيقِ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ґәепсез мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны хаксыз рәнҗетүчеләр аларны нинди ґәзаб белән булса да ґәзаб кылучылар, соңра тәүбә итеп рәнҗеткән кешеләрнең ризалыгын алмасалар, аларгадыр җәһәннәм ґәзабы һәм каты яндыргучы ут ґәзабы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ لَهُمْ جَنَّٰتٌ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَٰرُ ذَٰلِكَ ٱلْفَوْزُ ٱلْكَبِيرُ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк иман китереп яхшы эшләрне эшләп изге гамәлләрне кылган кешеләргә, асларыннан елгалар ага торган җәннәтләр, бу исә олугъ изге теләккә ирешүдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ بَطْشَ رَبِّكَ لَشَدِيدٌ

Yakub Ibn NugmanШиксез, синең Раббыңның ґәзаб белән тотмагы, әлбәттә, бик каты вә бик куркынычлы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّهُۥ هُوَ يُبْدِئُ وَيُعِيدُ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Ул – Аллаһ башлап халык кылыр һәм үлгәч тергезеп яңадан кайтарыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَهُوَ ٱلْغَفُورُ ٱلْوَدُودُ

Yakub Ibn NugmanВә Ул тәүбә итеп төзәлүчеләрне ярлыкаучы һәм изге гамәл кылучыларны сөюче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ذُو ٱلْعَرْشِ ٱلْمَجِيدُ

Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһ олугъ булган ґәреш иясе.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَعَّالٌ لِّمَا يُرِيدُ

Yakub Ibn NugmanТеләгән эшене һич кичекмичә кылучы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَلْ أَتَىٰكَ حَدِيثُ ٱلْجُنُودِ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк килер сиңа пәйгамбәрләргә каршы торган кәфер ґәскәрләренең хәбәре.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فِرْعَوْنَ وَثَمُودَ

Yakub Ibn NugmanФиргаун гаскәренең һәм Сәмуд кавеме гаскәренең хәбәре, алар бар да Аллаһ тарафыннан һәлак ителделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بَلِ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ فِى تَكْذِيبٍ

Yakub Ibn NugmanБәлки имансызлар Коръәнгә һәм пәйгамбәргә ышанмауларында сабитлардыр, үлгәнче иман китермәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱللَّهُ مِن وَرَآئِهِم مُّحِيطٌۢ

Yakub Ibn NugmanБит Аллаһ аларның артларыннан төшүче, һич котыла алмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بَلْ هُوَ قُرْءَانٌ مَّجِيدٌ

Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, ул Аллаһудан иңдерелгән китап – олугъ дәрәҗәле вә хөрмәтле Коръәндер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فِى لَوْحٍ مَّحْفُوظٍۭ

Yakub Ibn NugmanУл Ләүхүл Мәхфуздә язылмыштыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70