caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

At-Taariq сүрәсе الطارق

17 аять · Мәккә · иңү тәртибе 36

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ وَٱلسَّمَآءِ وَٱلطَّارِقِ

Yakub Ibn NugmanКүк белән һәм Тарыйк белән ант итәм.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا ٱلطَّارِقُ

Yakub Ibn NugmanУл Тарыйкның нинди икәнен сиңа нәрсә белдерде?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلنَّجْمُ ٱلثَّاقِبُ

Yakub Ibn NugmanУл Тарыйк раушән ялтыраучы йолдыздыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِن كُلُّ نَفْسٍ لَّمَّا عَلَيْهَا حَافِظٌ

Yakub Ibn NugmanЮктыр һичбер кеше, мәгәр һәрбер кеше янында аның барча эшен язучы фәрештә бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلْيَنظُرِ ٱلْإِنسَٰنُ مِمَّ خُلِقَ

Yakub Ibn NugmanАдәм баласы үзенә карасын нәрсәдән халык кылынды?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

خُلِقَ مِن مَّآءٍ دَافِقٍ

Yakub Ibn NugmanХалык кылынды ятакка коелган судан.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَخْرُجُ مِنۢ بَيْنِ ٱلصُّلْبِ وَٱلتَّرَآئِبِ

Yakub Ibn NugmanУл су чыгадыр ирнең арка сөякләре арасыннан вә хатынның күкрәк сөякләре арасыннан.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّهُۥ عَلَىٰ رَجْعِهِۦ لَقَادِرٌ

Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһ үлгән кешене тергезергә, әлбәттә, кадирдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ تُبْلَى ٱلسَّرَآئِرُ

Yakub Ibn NugmanЯшерен эшләр ачылган көндә,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَا لَهُۥ مِن قُوَّةٍ وَلَا نَاصِرٍ

Yakub Ibn Nugmanкешенең Аллаһ ґәзабыннан качарга куәте булмас һәм ярдәмчесе дә булмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلسَّمَآءِ ذَاتِ ٱلرَّجْعِ

Yakub Ibn NugmanЯңгыр иясе булган күк илә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلْأَرْضِ ذَاتِ ٱلصَّدْعِ

Yakub Ibn NugmanВә үләннәр иясе булган җир белән ант итәм.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّهُۥ لَقَوْلٌ فَصْلٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ул Коръән сүзе хакны батылдан аеручы хак сүздер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا هُوَ بِٱلْهَزْلِ

Yakub Ibn NugmanУл – Коръән уен вә батыл сүз түгелдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّهُمْ يَكِيدُونَ كَيْدًا

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ул кәферләр Коръән сүзләрен юкка чыгарырга хәйлә төзиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَكِيدُ كَيْدًا

Yakub Ibn NugmanВә аларны ґәзаб кылу өчен Мин чын хәйлә төзимен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَهِّلِ ٱلْكَٰفِرِينَ أَمْهِلْهُمْ رُوَيْدًۢا

Yakub Ibn NugmanКәферләргә вакыт бир, азганлыкларында йөрсеннәр аларга бик аз гына вакыт бит!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70