caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Mursalaat сүрәсе المرسلات

50 аять · Мәккә · иңү тәртибе 33

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ وَٱلْمُرْسَلَٰتِ عُرْفًا

Yakub Ibn NugmanТоташ исә торган һәлак итүче җил белән ант итәмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱلْعَٰصِفَٰتِ عَصْفًا

Yakub Ibn NugmanЧын искүче җил белән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلنَّٰشِرَٰتِ نَشْرًا

Yakub Ibn NugmanВә яңгырларны, болытларны таратучы җилләр белән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱلْفَٰرِقَٰتِ فَرْقًا

Yakub Ibn NugmanВә хак белән батыл арасын хәләл белән хәрам арасын аеручы Коръән аятьләре белән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱلْمُلْقِيَٰتِ ذِكْرًا

Yakub Ibn NugmanВә пәйгамбәрләргә вәхийне салучы фәрештәләр белән ант итәмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عُذْرًا أَوْ نُذْرًا

Yakub Ibn NugmanУл фәрештәләр яхшы мөселманнарның хаталарын каплаганнары хәлдә яки батыл эшләргә, бидеґәт гамәлләргә чумган кешеләрне Аллаһ ґәзабы илә куркытканнары хәлдә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَا تُوعَدُونَ لَوَٰقِعٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк вәгъдә ителмеш кыямәт булачактыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِذَا ٱلنُّجُومُ طُمِسَتْ

Yakub Ibn NugmanӘгәр йолдызларның нуры сүнсә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱلسَّمَآءُ فُرِجَتْ

Yakub Ibn NugmanДәхи күк ярылса.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱلْجِبَالُ نُسِفَتْ

Yakub Ibn NugmanДәхи таулар тетелеп очсалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱلرُّسُلُ أُقِّتَتْ

Yakub Ibn NugmanВә кыямәт булгач, өммәтләренә гуаһлык бирү өчен пәйгамбәрләргә вакыт билгеләнер, шул билгеләнгән вакытка пәйгамбәрләр вә барча өммәтләр хөкемгә җыелырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِأَىِّ يَوْمٍ أُجِّلَتْ

Yakub Ibn NugmanБу хөкем вакыты кайсы көнгә кичектерелде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِيَوْمِ ٱلْفَصْلِ

Yakub Ibn NugmanХак белән батыл арасын аера торган көнгә кичектерелде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا يَوْمُ ٱلْفَصْلِ

Yakub Ibn NugmanСиңа нәрсә белдерде ул хак белән батыл арасын аера торган көннең нинди көн икәнлеген?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ

Yakub Ibn NugmanУл көн Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диючеләргә, яки Коръән белән гамәл кылмаган кешеләргә хәсрәт һәм һәлакәтлек көнедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ نُهْلِكِ ٱلْأَوَّلِينَ

Yakub Ibn NugmanӘүвәлге кәферләрне Без һәлак итмәдекме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ نُتْبِعُهُمُ ٱلْـَٔاخِرِينَ

Yakub Ibn NugmanСоңра аларга ияртеп соңгы кәферләрне дә һәлак итәрбез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَذَٰلِكَ نَفْعَلُ بِٱلْمُجْرِمِينَ

Yakub Ibn NugmanКоръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган, яки монафикъ булган кешеләргә әнә шулай җәза бирәбез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ

Yakub Ibn NugmanХакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ نَخْلُقكُّم مِّن مَّآءٍ مَّهِينٍ

Yakub Ibn NugmanӘйә сезне халык кылмадыкмы хур булган бер тамчы судан?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَجَعَلْنَٰهُ فِى قَرَارٍ مَّكِينٍ

Yakub Ibn NugmanУл суны койдык бала ятак урынга, аны анда урнаштырдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَىٰ قَدَرٍ مَّعْلُومٍ

Yakub Ibn NugmanБилгеләнгән туачак вакытына чаклы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَقَدَرْنَا فَنِعْمَ ٱلْقَٰدِرُونَ

Yakub Ibn NugmanБу эшкә Без кадир булдык, ни хуш кадирләрдәнбез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ

Yakub Ibn NugmanХакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ نَجْعَلِ ٱلْأَرْضَ كِفَاتًا

Yakub Ibn NugmanӘйә Без җирне халык кыйлмадыкмы сезне сындыручы итеп.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَحْيَآءً وَأَمْوَٰتًا

Yakub Ibn NugmanИсән чагыгызда яшәү өчен җир өстенә сыясыз вә үлгәч – җир астына сыясыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَعَلْنَا فِيهَا رَوَٰسِىَ شَٰمِخَٰتٍ وَأَسْقَيْنَٰكُم مَّآءً فُرَاتًا

Yakub Ibn NugmanВә ул җир өстенә бөек тауларны ясадык, вә сезгә пакь суны эчердек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ

Yakub Ibn NugmanХакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱنطَلِقُوٓا۟ إِلَىٰ مَا كُنتُم بِهِۦ تُكَذِّبُونَ

Yakub Ibn NugmanИнде барыгыз хакны инкяр итү белән үзегез хәзерләгән ґәзабка!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱنطَلِقُوٓا۟ إِلَىٰ ظِلٍّ ذِى ثَلَٰثِ شُعَبٍ

Yakub Ibn NugmanӨч төрле өч тармаклы булып күренгән җәһәннәм тененең күләгәсенә карагыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَّا ظَلِيلٍ وَلَا يُغْنِى مِنَ ٱللَّهَبِ

Yakub Ibn NugmanУл төтен кызулыктан күләгә була алмый һәм ялкынлы ґәзабтан коткара алмыйдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّهَا تَرْمِى بِشَرَرٍ كَٱلْقَصْرِ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ул җәһәннәм атар биналар кеби зур очкыннарны.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَأَنَّهُۥ جِمَٰلَتٌ صُفْرٌ

Yakub Ibn NugmanГүя ул очкын сары дөя кебидер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ

Yakub Ibn NugmanКоръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَٰذَا يَوْمُ لَا يَنطِقُونَ

Yakub Ibn NugmanБу кыямәт, үзара һичкем сөйләшми торган көндер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا يُؤْذَنُ لَهُمْ فَيَعْتَذِرُونَ

Yakub Ibn NugmanДәхи кешеләрнең кылган гөнаһларына гозер күрсәтергә рөхсәт бирелми торган көндер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ

Yakub Ibn NugmanКоръән сүзләренә ышанмаган кешеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَٰذَا يَوْمُ ٱلْفَصْلِ جَمَعْنَٰكُمْ وَٱلْأَوَّلِينَ

Yakub Ibn NugmanБу кыямәт, хак белән батылны аера торган көндер, сезне әүвәлгеләр белән бергә җыярбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِن كَانَ لَكُمْ كَيْدٌ فَكِيدُونِ

Yakub Ibn NugmanӘгәр сезнең ґәзабтан котылырга берәр хәйләгез булса, хәйлә кылыгыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ

Yakub Ibn NugmanЯлганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلْمُتَّقِينَ فِى ظِلَٰلٍ وَعُيُونٍ

Yakub Ibn NugmanАллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучылар, җәннәттә чишмә буйларында күләгәдә рәхәтлектәләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَفَوَٰكِهَ مِمَّا يَشْتَهُونَ

Yakub Ibn NugmanВә үзләре теләгән җимешләр алдындадыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كُلُوا۟ وَٱشْرَبُوا۟ هَنِيٓـًٔۢا بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanАшагыз, эчегез тәмләп, ләззәт белән кылган изге гамәлләрегез өчен!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجْزِى ٱلْمُحْسِنِينَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без Аллаһуга итагать итүче яхшы мөселманнарга яхшы нигъмәтләр бирәбез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ

Yakub Ibn NugmanЯлганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كُلُوا۟ وَتَمَتَّعُوا۟ قَلِيلًا إِنَّكُم مُّجْرِمُونَ

Yakub Ibn NugmanИй Коръән белән гамәл кылмаучылар, дөньяда аз гына заман ашап-эчеп файдаланып калыгыз, тәхкыйк сез бозык эш кылучыларсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ

Yakub Ibn NugmanЯлганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ ٱرْكَعُوا۟ لَا يَرْكَعُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр аларга намаз укыгыз диелсә һич укымас иделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ

Yakub Ibn NugmanКоръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә һәм ышанып та Коръән белән гамәл кылмаучыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَبِأَىِّ حَدِيثٍۭ بَعْدَهُۥ يُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanУл гафил кешеләр ошбу Коръәннән соң нинди сүзләргә ышаналар? Коръәнне ташлап нәрсәгә тотынырлар?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70