caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

An-Naba сүрәсе النبإ

40 аять · Мәккә · иңү тәртибе 80

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ عَمَّ يَتَسَآءَلُونَ

Yakub Ibn NugmanМәккә мөшрикләре нәрсәдән сорашалар? Мухәммәд г-м кыямәт хакында сөйләгәч: "Мухәммәд нәрсә сөйли", – дип бер-берсеннән сораштылар".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَنِ ٱلنَّبَإِ ٱلْعَظِيمِ

Yakub Ibn NugmanАлар олугъ кыямәт хәбәреннән һәм ахирәтнең барча хәленнән" хәбәр бирүче Коръәннән сорашалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِى هُمْ فِيهِ مُخْتَلِفُونَ

Yakub Ibn NugmanКыямәт һәм Коръән хакында дөньядагы кешеләр төрле фикердәләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّا سَيَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanЮк әле тыныч кына тормасыннар, кыямәткә һәм Коръәнгә ышанмауларының ахыры кайда барганын тиздән белерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ كَلَّا سَيَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanМоның соңында тиздән белерләр ышанмаулары, кабахәт эш икәнлеген!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ نَجْعَلِ ٱلْأَرْضَ مِهَٰدًا

Yakub Ibn NugmanӘйә җирне аларга торырга яраклы кылмадыммы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلْجِبَالَ أَوْتَادًا

Yakub Ibn NugmanДәхи селкенмәсен өчен тауларны җиргә кадак кылмадыммы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَخَلَقْنَٰكُمْ أَزْوَٰجًا

Yakub Ibn NugmanДәхи сезне ирле-хатынлы итеп халык кылдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَعَلْنَا نَوْمَكُمْ سُبَاتًا

Yakub Ibn NugmanДәхи йокыны тәннәрегезгә истирахәт кылдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَعَلْنَا ٱلَّيْلَ لِبَاسًا

Yakub Ibn NugmanДәхи төнне сезгә пәрдә кылдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَعَلْنَا ٱلنَّهَارَ مَعَاشًا

Yakub Ibn NugmanДәхи көндезне тереклегегез өчен кәсеп кылырга якты кылдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَبَنَيْنَا فَوْقَكُمْ سَبْعًا شِدَادًا

Yakub Ibn NugmanДәхи өстегездә җиде кат мәхкәм күкләрне бина кылдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَعَلْنَا سِرَاجًا وَهَّاجًا

Yakub Ibn NugmanДәхи бик яктыртучы һәм җылы бирүче кояшны халык кылдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنزَلْنَا مِنَ ٱلْمُعْصِرَٰتِ مَآءً ثَجَّاجًا

Yakub Ibn NugmanДәхи болытлардан бере артыннан бере коелучы яңгыр суын иңдердек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِّنُخْرِجَ بِهِۦ حَبًّا وَنَبَاتًا

Yakub Ibn NugmanУл су белән төрле икмәк орлыкларын вә төрле үләннәрне.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَنَّٰتٍ أَلْفَافًا

Yakub Ibn NugmanВә агачларны, бер-берсенә уралып үскән җимеш бакчаларын үстермәклегебез өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ يَوْمَ ٱلْفَصْلِ كَانَ مِيقَٰتًا

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк хакны батылдан аера торган көн сәваб вә ґәзаб вәгъдә ителгән көндер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ يُنفَخُ فِى ٱلصُّورِ فَتَأْتُونَ أَفْوَاجًا

Yakub Ibn NugmanБер көнне сурда өрелер дә, хисаб өчен төркем-төркем булып килерсез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَفُتِحَتِ ٱلسَّمَآءُ فَكَانَتْ أَبْوَٰبًا

Yakub Ibn NugmanКүк ачылыр да, анда ишекләре булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَسُيِّرَتِ ٱلْجِبَالُ فَكَانَتْ سَرَابًا

Yakub Ibn NugmanДәхи таулар йөртелерләр, тузган тузан кеби булырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ جَهَنَّمَ كَانَتْ مِرْصَادًا

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк җәһәннәм үтә торган юл булды (Җәннәткә керәсе кешеләр дә җәһәннәмне күреп үтерләр).

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِّلطَّٰغِينَ مَـَٔابًا

Yakub Ibn NugmanУл җәһәннәм хактан качып азганнарга тора торган урын булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَّٰبِثِينَ فِيهَآ أَحْقَابًا

Yakub Ibn NugmanАлар җәһәннәмдә күп заманалар торырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَّا يَذُوقُونَ فِيهَا بَرْدًا وَلَا شَرَابًا

Yakub Ibn NugmanАлар анда салкын рәхәтлекне һәм яхшы эчемлекне татымаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّا حَمِيمًا وَغَسَّاقًا

Yakub Ibn NugmanМәгәр кайнар яман суны һәм җәһәннәм кешеләренең тәннәреннән аккан сары суны эчәрләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

جَزَآءً وِفَاقًا

Yakub Ibn NugmanБу җәза аларга гөнаһларына күрә тиешле җәза итеп бирелде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّهُمْ كَانُوا۟ لَا يَرْجُونَ حِسَابًا

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк алар кыямәттә булачак хисабны көтми һәм ышанмый иделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكَذَّبُوا۟ بِـَٔايَٰتِنَا كِذَّابًا

Yakub Ibn NugmanДәхи Безнең аятьләребезне ныклап ялганга тоталар иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكُلَّ شَىْءٍ أَحْصَيْنَٰهُ كِتَٰبًا

Yakub Ibn NugmanВә һәрнәрсәне санадык өммүл китапта язып.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَذُوقُوا۟ فَلَن نَّزِيدَكُمْ إِلَّا عَذَابًا

Yakub Ibn NugmanТатыгыз ґәзабны ґәзабка мөстәхыйк кешеләр, сезгә, әлбәттә, ґәзабтан башканы арттырмабыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ لِلْمُتَّقِينَ مَفَازًا

Yakub Ibn NugmanКотылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

حَدَآئِقَ وَأَعْنَٰبًا

Yakub Ibn NugmanДәхи аларга җимеш бакчалары һәм йөземнәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكَوَاعِبَ أَتْرَابًا

Yakub Ibn NugmanДәхи аларга яшьтәш булган яшь кызлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكَأْسًا دِهَاقًا

Yakub Ibn NugmanДәхи эчемлекләр тутырылган савытлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَّا يَسْمَعُونَ فِيهَا لَغْوًا وَلَا كِذَّٰبًا

Yakub Ibn NugmanАлар анда буш сүзне һәм ялган сүзне ишетмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

جَزَآءً مِّن رَّبِّكَ عَطَآءً حِسَابًا

Yakub Ibn NugmanРаббыңнан изге гамәлләре өчен җәзадыр, мәңгелеккә җитәргә хисаплап бирелгән бүләктер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

رَّبِّ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا ٱلرَّحْمَٰنِ لَا يَمْلِكُونَ مِنْهُ خِطَابًا

Yakub Ibn NugmanУл Раббың җир вә күкләрнең, дәхи җир илә күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, рәхмәтенә һәрнәрсәне сыйдыргандыр. Хисаб көнендә кешеләр бер-берсенә дәшергә, бер кирәк сүзне әйтергә кадир булмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ يَقُومُ ٱلرُّوحُ وَٱلْمَلَٰٓئِكَةُ صَفًّا لَّا يَتَكَلَّمُونَ إِلَّا مَنْ أَذِنَ لَهُ ٱلرَّحْمَٰنُ وَقَالَ صَوَابًا

Yakub Ibn NugmanХисаб көнендә Җәбраил г-м һәм башка фәрештәләр сафта тезелеп торырлар, сөйләшмәсләр, мәгәр Аллаһ изен биргән яки дөньяда чакта Аллаһ риза булырдай яхшы сүзләрне сөйләгән кеше генә сөйләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ذَٰلِكَ ٱلْيَوْمُ ٱلْحَقُّ فَمَن شَآءَ ٱتَّخَذَ إِلَىٰ رَبِّهِۦ مَـَٔابًا

Yakub Ibn NugmanБу көннең булачагы, әлбәттә хак, теләгән кеше үзенә тәүбә истигъфар һәм итагать белән Аллаһуга кайта торган юлны алыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّآ أَنذَرْنَٰكُمْ عَذَابًا قَرِيبًا يَوْمَ يَنظُرُ ٱلْمَرْءُ مَا قَدَّمَتْ يَدَاهُ وَيَقُولُ ٱلْكَافِرُ يَٰلَيْتَنِى كُنتُ تُرَٰبًۢا

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк сезне куркыттык якын һәм хак булган кыямәт ґәзабы белән, ул көндә һәркем үзеннән алда җибәргән гамәл дәфтәренә карар, Коръәнне инкяр итүче яки аның илә гамәл кылмаучы кәфер әйтер: "Әгәр мин туфрак булсамчы", – дип. (Хисаб, хөкем соңында Аллаһ хайваннарны туфрак итәр. Кәферләр дә үзләренең туфрак булуларын теләрләр, ләкин туфрак" була алмаслар.)

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70