An-Naazi'aat сүрәсе النازعات
46 аять · Мәккә · иңү тәртибе 81
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ وَٱلنَّٰزِعَٰتِ غَرْقًا
Yakub Ibn NugmanКәферләрнең җаннарын катылык илә суырып алучы фәрештәләр илә,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلنَّٰشِطَٰتِ نَشْطًا
Yakub Ibn Nugmanдәхи мөэминнәрнең җаннарын җиңеллек белән суырып алучы фәрештәләр илә ант итәмен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلسَّٰبِحَٰتِ سَبْحًا
Yakub Ibn NugmanДәхи җир белән кук арасында тизлек белән йөрүче фәрештәләр илә,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱلسَّٰبِقَٰتِ سَبْقًا
Yakub Ibn Nugmanкәферләрнең җаннарын җәһәннәмгә вә мөэминнәрнең җаннарын җәннәткә алып узышучы фәрештәләр илә,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱلْمُدَبِّرَٰتِ أَمْرًا
Yakub Ibn NugmanЭшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَوْمَ تَرْجُفُ ٱلرَّاجِفَةُ
Yakub Ibn NugmanБеренче сурда җир каты хәрәкәтләнер дә, җир өстендә тереклек бетәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
تَتْبَعُهَا ٱلرَّادِفَةُ
Yakub Ibn NugmanВә беренче сурга ияртелеп икенче сур булыр да, кешеләр кабердән терелеп чыгарлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قُلُوبٌ يَوْمَئِذٍ وَاجِفَةٌ
Yakub Ibn NugmanУл көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَبْصَٰرُهَا خَٰشِعَةٌ
Yakub Ibn NugmanУл күңелләрнең, күзләре түбән төшкән булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَقُولُونَ أَءِنَّا لَمَرْدُودُونَ فِى ٱلْحَافِرَةِ
Yakub Ibn NugmanДөньяда Коръәнгә ышанмаучылар әйтәләр: "Әйә без үлгәннән соң, терелеп яңадан әүвәлге хәлебезгә кайтабызмы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَءِذَا كُنَّا عِظَٰمًا نَّخِرَةً
Yakub Ibn NugmanӘйә без черегән сөяк булганнан соң да терелеп кайтырбызмы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوا۟ تِلْكَ إِذًا كَرَّةٌ خَاسِرَةٌ
Yakub Ibn NugmanТерелүгә ышанмыйча мәсхәрәләп әйттеләр: "Әгәр яңадан терелү булса, бу бик хәсрәтле кайтарылу икән, аның өчен кайгырырга кирәк", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِنَّمَا هِىَ زَجْرَةٌ وَٰحِدَةٌ
Yakub Ibn NugmanАларның терелеп кубарылулары фәкать бер тавыш белән булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِذَا هُم بِٱلسَّاهِرَةِ
Yakub Ibn NugmanШул вакытта ук алар җир өстендә булырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
هَلْ أَتَىٰكَ حَدِيثُ مُوسَىٰٓ
Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м сиңа Муса хәбәре килде бит?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ نَادَىٰهُ رَبُّهُۥ بِٱلْوَادِ ٱلْمُقَدَّسِ طُوًى
Yakub Ibn NugmanМусаның Раббысы аңа нида кылды, Тур тавының итәгендәге мүбарәк Тува дигән урында.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱذْهَبْ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ إِنَّهُۥ طَغَىٰ
Yakub Ibn NugmanИманга өндәмәк өчен Фиргаунгә баргыл, тәхкыйк ул азды, бозыклыкны күп кылды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَقُلْ هَل لَّكَ إِلَىٰٓ أَن تَزَكَّىٰ
Yakub Ibn NugmanӘйт аңа: "Әйә кирәксенәсеңме кабих булган көфердән пакьләнүне.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَهْدِيَكَ إِلَىٰ رَبِّكَ فَتَخْشَىٰ
Yakub Ibn NugmanДәхи сиңа Раббыңны танытуымны телисеңме, әгәр Раббыңны танысаң, Аңардан куркырсың да изге гамәлләр кылырсың", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَرَىٰهُ ٱلْـَٔايَةَ ٱلْكُبْرَىٰ
Yakub Ibn NugmanМуса Фиргаунгә олугъ могҗиза күрсәтте. (Ягъни таягы аҗдаһа булды һәм кулын култыгыннан чыгарган иде кояш кеби якты булып күренде).
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَكَذَّبَ وَعَصَىٰ
Yakub Ibn NugmanФиргаун Мусаның пәйгамбәрлеген һәм күрсәткән могҗизасын ялганга санады һәм Мусага каршы дошманлык кылды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ أَدْبَرَ يَسْعَىٰ
Yakub Ibn NugmanСоңра Мусадан йөз чөереп, борылып китте дә теләгән кадәр бозык эшләрне кыла торган булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَحَشَرَ فَنَادَىٰ
Yakub Ibn NugmanҺәм үзенең кавемен вә ґәскәрсн җыйды вә кычкырып нида кылды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَقَالَ أَنَا۠ رَبُّكُمُ ٱلْأَعْلَىٰ
Yakub Ibn NugmanӘйтте: "Мин сезнең олугъ Раббыгызмын, миннән башка сезнең һич Илаһәгез юктыр", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَخَذَهُ ٱللَّهُ نَكَالَ ٱلْـَٔاخِرَةِ وَٱلْأُولَىٰٓ
Yakub Ibn NugmanАллаһ, ул Фиргаунне тотты дөньяда суга батырып, ахирәттә җәһәннәмгә салу беләк.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَعِبْرَةً لِّمَن يَخْشَىٰٓ
Yakub Ibn NugmanТәхкыйк бу вакыйгада гыйбрәт бардыр Аллаһудан курыккан кешегә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ءَأَنتُمْ أَشَدُّ خَلْقًا أَمِ ٱلسَّمَآءُ بَنَىٰهَا
Yakub Ibn NugmanХалык кылуда сезнең яратылуыгыз читенрәкме, әллә күкне ярату читенрәкме? Ул күкне Аллаһ бина кылды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رَفَعَ سَمْكَهَا فَسَوَّىٰهَا
Yakub Ibn NugmanУл күкнең бөеклеген бик югары кылды, ул күкне һич кимчелексез төзеп тәмам итте.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَغْطَشَ لَيْلَهَا وَأَخْرَجَ ضُحَىٰهَا
Yakub Ibn NugmanУл күкнең кичен караңгы кылды вә аның көндезен якты кылды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلْأَرْضَ بَعْدَ ذَٰلِكَ دَحَىٰهَآ
Yakub Ibn NugmanМоның соңында Аллаһ, торырга яраклы итеп җирне түшәде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَخْرَجَ مِنْهَا مَآءَهَا وَمَرْعَىٰهَا
Yakub Ibn NugmanҖирнең суын һәм хайваннар утлый торган үләннәрне чыгарды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلْجِبَالَ أَرْسَىٰهَا
Yakub Ibn NugmanДәхи тауларны мәхкәм сабит кылды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَتَٰعًا لَّكُمْ وَلِأَنْعَٰمِكُمْ
Yakub Ibn NugmanСезгә вә сезнең хайваннарыгызга файда өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِذَا جَآءَتِ ٱلطَّآمَّةُ ٱلْكُبْرَىٰ
Yakub Ibn NugmanӘгәр олугъ җыелыш көне кыямәт килсә,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَوْمَ يَتَذَكَّرُ ٱلْإِنسَٰنُ مَا سَعَىٰ
Yakub Ibn Nugmanул көндә кеше дөньяда кылган яман эшләрен искәрер күз алдына китерер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَبُرِّزَتِ ٱلْجَحِيمُ لِمَن يَرَىٰ
Yakub Ibn NugmanВә күзе күргән кешеләргә җәһәннәм күрсәтелер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَمَّا مَن طَغَىٰ
Yakub Ibn NugmanӘмма берәү шәригать чигеннән чыгып бозыклык кылса,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَءَاثَرَ ٱلْحَيَوٰةَ ٱلدُّنْيَا
Yakub Ibn Nugmanдәхи дөньяга бирелеп ахирәт гамәленә кимчелек китерсә,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِنَّ ٱلْجَحِيمَ هِىَ ٱلْمَأْوَىٰ
Yakub Ibn NugmanШиксез, ул кешегә урын җәһәннәмдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَمَّا مَنْ خَافَ مَقَامَ رَبِّهِۦ وَنَهَى ٱلنَّفْسَ عَنِ ٱلْهَوَىٰ
Yakub Ibn NugmanВә әмма берәү Аллаһ алдына басып Аңа җавап бирүдән курыкса, вә үзен нәфесе теләгән гөнаһлы эшләрдән тыйса,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِنَّ ٱلْجَنَّةَ هِىَ ٱلْمَأْوَىٰ
Yakub Ibn Nugmanәлбәттә җәннәт аңа урындыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَسْـَٔلُونَكَ عَنِ ٱلسَّاعَةِ أَيَّانَ مُرْسَىٰهَا
Yakub Ibn NugmanКәферләр синнән кыямәт кайчан була, дип сорыйлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِيمَ أَنتَ مِن ذِكْرَىٰهَآ
Yakub Ibn NugmanКыямәтнең кайчан булачагын әйтүдә сиңа нинди файда? Әйтсәң дә фәкать көферлекләрен арттырачаклар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَىٰ رَبِّكَ مُنتَهَىٰهَآ
Yakub Ibn NugmanКыямәт вакытының ахыр чиге Аллаһуга хастыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّمَآ أَنتَ مُنذِرُ مَن يَخْشَىٰهَا
Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, син фәкать ул кыямәттән курыккан кешене куркытучысың.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَأَنَّهُمْ يَوْمَ يَرَوْنَهَا لَمْ يَلْبَثُوٓا۟ إِلَّا عَشِيَّةً أَوْ ضُحَىٰهَا
Yakub Ibn NugmanАлар кыямәтне күргәндә гүя дөньяда бер дә тормаган кеби булырлар, мәгәр төшкә хәтле ярты көн яки төштән соң ярты көн торган кеби булырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→