caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Abasa сүрәсе عبس

42 аять · Мәккә · иңү тәртибе 24

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ عَبَسَ وَتَوَلَّىٰٓ

Yakub Ibn NugmanЙөзен чытты һәм төмсәләнеп борылды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَن جَآءَهُ ٱلْأَعْمَىٰ

Yakub Ibn NugmanАңа сукыр ибнү өммү Мәктүм килгән вакытта. (Бер- вакыт Мухәммәд г-м, кураешларның олугълары вә байлары илә сөйләшеп аларны иманга өндәп утырганда ибнү өммү Мәктүм килеп Мухәммәд г-мнең мәшгуль икәнен белмичә, йә Мухәммәд миңа Коръән укысаңчы, диде. Мухәммәд г-м кураешларның иманга килүләрен өмет итеп утырганлыктан мәҗлесне бүләсе килмичә, ибнү өммү Мәктүмгә йөзен чытты һәм аңардан борылды. Соңра Аллаһ ошбу сүрәне иңдереп расүлне шелтә кылды. Шуннан соң Мухәммәд г-м ибнү өммү Мәктүмне һәрвакыт хөрмәтли торган булды.)

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا يُدْرِيكَ لَعَلَّهُۥ يَزَّكَّىٰٓ

Yakub Ibn NugmanСиңа нәрсә белдерде ягъни ул кураешлар илә сөйләшүме яки Коръән өйрәтүме яхшы икәнен кайдан белдең, шаять ибнү өммү Мәктум синнән Коръән укырга өйрәнеп гөнаһлардан яки батыл диннән пакьләнер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوْ يَذَّكَّرُ فَتَنفَعَهُ ٱلذِّكْرَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanЯисә Коръән белән вәгазъләнер дә, вәгазь аңа файда бирер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمَّا مَنِ ٱسْتَغْنَىٰ

Yakub Ibn NugmanӘмма берәү байлыгына таянып хак динне кирәксенмәсә һәм Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартса,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَنتَ لَهُۥ تَصَدَّىٰ

Yakub Ibn Nugmanсин аңа таба борыласың һәм сүзенә колак саласың.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا عَلَيْكَ أَلَّا يَزَّكَّىٰ

Yakub Ibn NugmanСиңа нинди зарар бар ул кешенең мөшриклектән һәм гөнаһтан пакьләнмәвеннән?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَمَّا مَن جَآءَكَ يَسْعَىٰ

Yakub Ibn NugmanВә әмма берәү ашыгып сиңа килсә,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَهُوَ يَخْشَىٰ

Yakub Ibn NugmanРаббысыннан курыккан хәлдә,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَنتَ عَنْهُ تَلَهَّىٰ

Yakub Ibn Nugmanсин аңардан борылып башкалар илә мәшгуль буласың.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّآ إِنَّهَا تَذْكِرَةٌ

Yakub Ibn NugmanЮк, алай кирәкмәс, тәхкыйк ул Коръән кешегә файдалы вә зарарлы нәрсәләрнең һәммәсен сөйлидер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَن شَآءَ ذَكَرَهُۥ

Yakub Ibn NugmanТеләгән кеше Коръәнне аңлап гыйбрәтләнсен, аның белән гамәл кылып төзәлсен һәм туры юлны тапсын! (Димәк, Коръән белән вәгазьләнүне, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәре белән танышуны һәм аның белән гамәл кылуны һичнәрсәгә алыштырырга ярамый).

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فِى صُحُفٍ مُّكَرَّمَةٍ

Yakub Ibn NugmanУл Коръән хөрмәтле сәхифәләрдәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَّرْفُوعَةٍ مُّطَهَّرَةٍۭ

Yakub Ibn NugmanХөрияте бик югары, хатадан бик пакь.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بِأَيْدِى سَفَرَةٍ

Yakub Ibn NugmanЯзучы фәрештәләр кулындадыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كِرَامٍۭ بَرَرَةٍ

Yakub Ibn NugmanУл фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр вә бик итагатьлеләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُتِلَ ٱلْإِنسَٰنُ مَآ أَكْفَرَهُۥ

Yakub Ibn NugmanЛәгънәт төшкән кеше ни гаҗәп көфран нигъмәттә ифрат кылучыдыр, ягъни бик каты көферлек кыладыр!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مِنْ أَىِّ شَىْءٍ خَلَقَهُۥ

Yakub Ibn NugmanАллаһ аны ни нәрсәдән яратты соң?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مِن نُّطْفَةٍ خَلَقَهُۥ فَقَدَّرَهُۥ

Yakub Ibn NugmanМәни суыннан бит! Кешене яратты да, аның әгъзасын, гомерен һәм ризыкларын чикләде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ ٱلسَّبِيلَ يَسَّرَهُۥ

Yakub Ibn NugmanСоңра хак юлны табарга мөмкинлек бирде ягъни гакыл, фикер бирде һәм китап иңдереп, пәйгамбәр күндереп туры юлны күрсәтте.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ أَمَاتَهُۥ فَأَقْبَرَهُۥ

Yakub Ibn NugmanСоңра аны үтерде дә кабергә куйды, ягъни хайваннар кеби җир өстенә ташламады.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ إِذَا شَآءَ أَنشَرَهُۥ

Yakub Ibn NugmanСоңра теләгән вакытында тергезеп кубарыр аны.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّا لَمَّا يَقْضِ مَآ أَمَرَهُۥ

Yakub Ibn NugmanЮк, әле алай була торып та, Аллаһ әмерләрен җиренә җиткермәде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلْيَنظُرِ ٱلْإِنسَٰنُ إِلَىٰ طَعَامِهِۦٓ

Yakub Ibn NugmanКеше карасын ашаган ризыгына.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَنَّا صَبَبْنَا ٱلْمَآءَ صَبًّا

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без аңа суны чын кою белән койдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ شَقَقْنَا ٱلْأَرْضَ شَقًّا

Yakub Ibn NugmanСоңра җирне чын яру илә ярдык та,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَنۢبَتْنَا فِيهَا حَبًّا

Yakub Ibn Nugmanул җирдә иген бөртекләрен үстердек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَعِنَبًا وَقَضْبًا

Yakub Ibn NugmanЙөземне вә җыеп алган коры җимешләрне,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَزَيْتُونًا وَنَخْلًا

Yakub Ibn Nugmanдәхи зәйтүн, хөрмә агачларын үстердек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَحَدَآئِقَ غُلْبًا

Yakub Ibn NugmanДәхи күп агачлы бакчаларны,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَفَٰكِهَةً وَأَبًّا

Yakub Ibn Nugmanдәхи төрле җимешләрне вә печәннәрне үстердек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَّتَٰعًا لَّكُمْ وَلِأَنْعَٰمِكُمْ

Yakub Ibn NugmanКүп нәрсәләр үстердек үзегез һәм хайваннарыгыз файдалану өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِذَا جَآءَتِ ٱلصَّآخَّةُ

Yakub Ibn NugmanҺәркайчан колакны тондыручы каты сур тавышы килсә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ يَفِرُّ ٱلْمَرْءُ مِنْ أَخِيهِ

Yakub Ibn NugmanУл көндә кеше качар карендәшләреннән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأُمِّهِۦ وَأَبِيهِ

Yakub Ibn NugmanҺәм анасыннан вә атасыннан.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَصَٰحِبَتِهِۦ وَبَنِيهِ

Yakub Ibn NugmanҺәм хатыныннан вә балаларыннан качар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِكُلِّ ٱمْرِئٍ مِّنْهُمْ يَوْمَئِذٍ شَأْنٌ يُغْنِيهِ

Yakub Ibn NugmanАлардан һәм кеше өчен бардыр кыямәт көнендә аны мәшгуль итәрлек каты эшләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ مُّسْفِرَةٌ

Yakub Ibn NugmanУл көндә кайбер йөзләр якты,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ضَاحِكَةٌ مُّسْتَبْشِرَةٌ

Yakub Ibn Nugmanкөлүче, шатланучыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَوُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ عَلَيْهَا غَبَرَةٌ

Yakub Ibn NugmanВә ул көндә кайбер йөзләрдә караңгылык тузан булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تَرْهَقُهَا قَتَرَةٌ

Yakub Ibn NugmanУл йөзләрне каралык вә караңгылык каплар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْكَفَرَةُ ٱلْفَجَرَةُ

Yakub Ibn NugmanБу кара йөзле кешеләр көфран нигъмәт кылучы һәм Аллаһуга итагать итмәүче кешеләрдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70