Баш бит › Сүрәләр › Ash-Shu'araa сүрәсе
Ash-Shu'araa сүрәсе الشعراء
227 аять · Мәккә · иңү тәртибе 47
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ طسٓمٓ
Yakub Ibn Nugman Та син мим.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
تِلْكَ ءَايَٰتُ ٱلْكِتَٰبِ ٱلْمُبِينِ
Yakub Ibn Nugman Ошбу аятьләр хакның хаклыгын, батылның батыллыгын ачып бирүче Коръән аятьләредер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَعَلَّكَ بَٰخِعٌ نَّفْسَكَ أَلَّا يَكُونُوا۟ مُؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м кавемең һәммәсе дә иман китермәгәне өчен каты кайгырып үзеңне һәлак итү ихтималындасың. Ягъни мөшрикләрнең иман китермәгәннәре өчен үзеңә зарар китерер дәрәҗәдә кайгырасың, борчылма, тыныч бул.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِن نَّشَأْ نُنَزِّلْ عَلَيْهِم مِّنَ ٱلسَّمَآءِ ءَايَةً فَظَلَّتْ أَعْنَٰقُهُمْ لَهَا خَٰضِعِينَ
Yakub Ibn Nugman Әгәр Без теләсәк, аларны дингә көчли торган галәмәтне күктән аларга иңдерер идек, иман китереп һәрвакыт ул галәмәткә баш ияр иделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا يَأْتِيهِم مِّن ذِكْرٍ مِّنَ ٱلرَّحْمَٰنِ مُحْدَثٍ إِلَّا كَانُوا۟ عَنْهُ مُعْرِضِينَ
Yakub Ibn Nugman Әгәр аларга Аллаһудан яңа вәгазь аятьләре килсә, алар һаман ул аятьләрдән баш тартыр булдылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَقَدْ كَذَّبُوا۟ فَسَيَأْتِيهِمْ أَنۢبَٰٓؤُا۟ مَا كَانُوا۟ بِهِۦ يَسْتَهْزِءُونَ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк алар Коръәнне ялганга тоттылар, әлбәттә, аларга килер Коръәнне кимсетүләренең хәбәре вә җәзасы, ул вакытта белерләр Коръәннең хаклыгын, ләкин соң булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَوَلَمْ يَرَوْا۟ إِلَى ٱلْأَرْضِ كَمْ أَنۢبَتْنَا فِيهَا مِن كُلِّ زَوْجٍ كَرِيمٍ
Yakub Ibn Nugman Әйә алар җиргә карамыйлармы, ирле вә хатынлы итеп күпме яхшы нәрсәләр үстердек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُم مُّؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Әлбәттә бу эштә Аллаһуның кодрәтенә иман китерү өчен ачык галәмәтләр бар, ләкин аларның күберәге ышанучы түгелләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّ رَبَّكَ لَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلرَّحِيمُ
Yakub Ibn Nugman Әлбәттә синең Раббың өстенлек вә куәт иясе, имансызларга каты җәза бирер, мөэминнәр өчен рәхимледер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذْ نَادَىٰ رَبُّكَ مُوسَىٰٓ أَنِ ٱئْتِ ٱلْقَوْمَ ٱلظَّٰلِمِينَ
Yakub Ibn Nugman Раббың Мусага нида кылып әйтте: "Залим булган кавемгә бар, аларны хак дингә өндә".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَوْمَ فِرْعَوْنَ أَلَا يَتَّقُونَ
Yakub Ibn Nugman Алар Фиргаун кавемедер, алар мәхлукка табыналар, Аллаһудан курыкмыйлармы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ رَبِّ إِنِّىٓ أَخَافُ أَن يُكَذِّبُونِ
Yakub Ibn Nugman Муса әйтте: "Йә Рабби, мине ялганга тотарлар дип куркамын".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَيَضِيقُ صَدْرِى وَلَا يَنطَلِقُ لِسَانِى فَأَرْسِلْ إِلَىٰ هَٰرُونَ
Yakub Ibn Nugman Миңа ышанмаулары сәбәпле күңелемнең тараймаклыгыннан вә телемдә төен булу сәбәпле аңлата алмавымнан куркамын, миңа ярдәмче итеп кардәшем Һарунны җибәр!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَهُمْ عَلَىَّ ذَنۢبٌ فَأَخَافُ أَن يَقْتُلُونِ
Yakub Ibn Nugman Дәхи алар хозурында минем гөнаһым бар (Егет чагында бер кәфер кыбтыйны үтергән иде), үземне үтерерләр дип куркамын.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ كَلَّا فَٱذْهَبَا بِـَٔايَٰتِنَآ إِنَّا مَعَكُم مُّسْتَمِعُونَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ әйтте: "Юк үтермәсләр, барыгыз икәү Минем аятьләрем белен, Без сезнең белән бергәбез, сүзегезне ишетәбез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأْتِيَا فِرْعَوْنَ فَقُولَآ إِنَّا رَسُولُ رَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Фиргаунгә барыгыз, вә без бетен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуның рәсүлебез,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَنْ أَرْسِلْ مَعَنَا بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ
Yakub Ibn Nugman безнең белән Ягькуб балаларын җибәрмәклегең өчен килдек" – диегез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ أَلَمْ نُرَبِّكَ فِينَا وَلِيدًا وَلَبِثْتَ فِينَا مِنْ عُمُرِكَ سِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун әйтте: "Ий Муса, син сабый чагында безлә тәрбияләндең түгелме, вә гомереңнән безлә утыз ел тордык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَفَعَلْتَ فَعْلَتَكَ ٱلَّتِى فَعَلْتَ وَأَنتَ مِنَ ٱلْكَٰفِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Һәм кыласы эшеңне кылдың ягъни бер кыбтыйны үтердек, син минем биртәя нигъмәтемне инкяр итүчесең".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ فَعَلْتُهَآ إِذًا وَأَنَا۠ مِنَ ٱلضَّآلِّينَ
Yakub Ibn Nugman Муса әйтте: "Ул эшне мин эшләдем, ләкин шәригатьне белмәвем сәбәпле мин адашкан идем.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَفَرَرْتُ مِنكُمْ لَمَّا خِفْتُكُمْ فَوَهَبَ لِى رَبِّى حُكْمًا وَجَعَلَنِى مِنَ ٱلْمُرْسَلِينَ
Yakub Ibn Nugman Сездән куркып качтым, вә Раббым миңа шәригать хөкемнәрең бирде, вә мине рәсүлләрдән кылды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَتِلْكَ نِعْمَةٌ تَمُنُّهَا عَلَىَّ أَنْ عَبَّدتَّ بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ
Yakub Ibn Nugman Син мина миннәт иткән нигъмәт, ул шундый нигъмәттер, Ягькуб балаларын үзеңә кол ясап, ир балаларны бугазлаудыр, үлемнән калу өчен мин синең тәрбияңә төшкәнмен".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ فِرْعَوْنُ وَمَا رَبُّ ٱلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун әйтте: "Галәмнәрне тәрбия итүче ул нинди зат?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ رَبُّ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَآ إِن كُنتُم مُّوقِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Муса әйтте: "Ул җирне, күкләрне һәм алар арасында булган нәрсәләрне тәрбия итүче, әгәр бу хак сүзгә ышансагыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ لِمَنْ حَوْلَهُۥٓ أَلَا تَسْتَمِعُونَ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун Мусаның сүзенә ышанмаган хәлдә үзенең тирәсендәге дусларына әйтте: "Әйә ишетмисезме Мусаның сүзләрен, мин аңа Раббысы хакында сорау бирдем, ул җавап кайтарды", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ رَبُّكُمْ وَرَبُّ ءَابَآئِكُمُ ٱلْأَوَّلِينَ
Yakub Ibn Nugman Муса әйтте: "Ул – Аллаһ сезнең Раббыгыз вә атагызның Раббысыдыр".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ إِنَّ رَسُولَكُمُ ٱلَّذِىٓ أُرْسِلَ إِلَيْكُمْ لَمَجْنُونٌ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун әйтте: "Сезгә расүл итеп җибәрелгән Муса, әлбәттә, җенледер".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ رَبُّ ٱلْمَشْرِقِ وَٱلْمَغْرِبِ وَمَا بَيْنَهُمَآ إِن كُنتُمْ تَعْقِلُونَ
Yakub Ibn Nugman Муса әйтте: "Ул – Аллаһ мәшрикъның вә мәгърибнең һәм алар арасындагы нәрсәләрнең Раббысыдыр, әгәр аңласагыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ لَئِنِ ٱتَّخَذْتَ إِلَٰهًا غَيْرِى لَأَجْعَلَنَّكَ مِنَ ٱلْمَسْجُونِينَ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун әйтте: "Әгәр син миннән башканы Илаһә тотсаң, мин сине төрмәгә бикләүчеләрдән булырмын".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ أَوَلَوْ جِئْتُكَ بِشَىْءٍ مُّبِينٍ
Yakub Ibn Nugman Муса әйтте: "Әгәр пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр китерсәм дә ул эшне эшләрсеңме?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ فَأْتِ بِهِۦٓ إِن كُنتَ مِنَ ٱلصَّٰدِقِينَ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун әйтте: "Әгәр дөрес пәйгамбәр булсаң дәлилеңне китер".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَلْقَىٰ عَصَاهُ فَإِذَا هِىَ ثُعْبَانٌ مُّبِينٌ
Yakub Ibn Nugman Муса таягын җиргә ташлады, шуннан соң ул йөрүче зур елан булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَنَزَعَ يَدَهُۥ فَإِذَا هِىَ بَيْضَآءُ لِلنَّٰظِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә кулын култыгына тыгып чыгарды, караучыларга күзне чагылдырырлык ак булып чыкты.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ لِلْمَلَإِ حَوْلَهُۥٓ إِنَّ هَٰذَا لَسَٰحِرٌ عَلِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун әйтте: "Бу Муса барыгыздан да остарак сихерчедер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يُرِيدُ أَن يُخْرِجَكُم مِّنْ أَرْضِكُم بِسِحْرِهِۦ فَمَاذَا تَأْمُرُونَ
Yakub Ibn Nugman Үзенең сихере белән сезне Мысыр җиреннән чыгарырга телидер "Үзенең олугъларына: "Миңа нинди әмер бирәсез шуны кыйлырмын", – диде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوٓا۟ أَرْجِهْ وَأَخَاهُ وَٱبْعَثْ فِى ٱلْمَدَآئِنِ حَٰشِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Олугълары әйтте: "Мусаны вә кардәше Һарунны бикләп куй, вә сихерчеләрне чакырырга кешеләр җибәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَأْتُوكَ بِكُلِّ سَحَّارٍ عَلِيمٍ
Yakub Ibn Nugman Алар сиңа Мусадан ла остарак сихерчеләрне алып килсеннәр".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَجُمِعَ ٱلسَّحَرَةُ لِمِيقَٰتِ يَوْمٍ مَّعْلُومٍ
Yakub Ibn Nugman Һәм билгеләнгән вакытка сихерчеләр җыелдылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقِيلَ لِلنَّاسِ هَلْ أَنتُم مُّجْتَمِعُونَ
Yakub Ibn Nugman Кешеләргә әйтелде: "Җыелдыгызмы ике якның кылган эшләрен карарга".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَعَلَّنَا نَتَّبِعُ ٱلسَّحَرَةَ إِن كَانُوا۟ هُمُ ٱلْغَٰلِبِينَ
Yakub Ibn Nugman Җыелган мөшрикләр әйттеләр: "Әгәр сихерчеләр Мусаны җиңсәләр шаять сихерчеләргә иярербез".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَمَّا جَآءَ ٱلسَّحَرَةُ قَالُوا۟ لِفِرْعَوْنَ أَئِنَّ لَنَا لَأَجْرًا إِن كُنَّا نَحْنُ ٱلْغَٰلِبِينَ
Yakub Ibn Nugman Сихерчеләр җыелып беткәч, Фиргаунгә әйттеләр: "Әгәр Мусаны җиңсәк безгә хак булырмы?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ نَعَمْ وَإِنَّكُمْ إِذًا لَّمِنَ ٱلْمُقَرَّبِينَ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун әйтте: "Әлбәттә булыр, әгәр Мусаны җиңсәгез минем якыннарымнан булырсыз".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ لَهُم مُّوسَىٰٓ أَلْقُوا۟ مَآ أَنتُم مُّلْقُونَ
Yakub Ibn Nugman Муса аларга әйтте: "Сез әүвәл ташлагыз ташларга дигән нәрсәләрегезне".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَلْقَوْا۟ حِبَالَهُمْ وَعِصِيَّهُمْ وَقَالُوا۟ بِعِزَّةِ فِرْعَوْنَ إِنَّا لَنَحْنُ ٱلْغَٰلِبُونَ
Yakub Ibn Nugman Һәм сихерчеләр арканнарын вә таякларын ташладылар, вә әйттеләр: "Фиргаун олугълыгы белән ант итеп әйтәбез, әлбәттә, без Мусаны җиңәчәкбез", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَلْقَىٰ مُوسَىٰ عَصَاهُ فَإِذَا هِىَ تَلْقَفُ مَا يَأْفِكُونَ
Yakub Ibn Nugman Соңра Муса таягын җиргә ташлады, шулвакыт зур елан булды да тегеләрнең сихер белән елан итеп күрсәткән аркан вә таякларын чәйнәп ашап бетерде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأُلْقِىَ ٱلسَّحَرَةُ سَٰجِدِينَ
Yakub Ibn Nugman Бу хәлне күргәч сихерчеләр, Аллаһуга сәҗдәгә егылдылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوٓا۟ ءَامَنَّا بِرَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Әйттеләр: "Галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһуга иман китердек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رَبِّ مُوسَىٰ وَهَٰرُونَ
Yakub Ibn Nugman Ул – Аллаһ Мусаның вә Һарунның да Раббысыдыр".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ ءَامَنتُمْ لَهُۥ قَبْلَ أَنْ ءَاذَنَ لَكُمْ إِنَّهُۥ لَكَبِيرُكُمُ ٱلَّذِى عَلَّمَكُمُ ٱلسِّحْرَ فَلَسَوْفَ تَعْلَمُونَ لَأُقَطِّعَنَّ أَيْدِيَكُمْ وَأَرْجُلَكُم مِّنْ خِلَٰفٍ وَلَأُصَلِّبَنَّكُمْ أَجْمَعِينَ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун әйтте: "Әйә сез мин рөхсәт бирүдән элек Мусага иман китерәсезме, ул сихер белемендә сезнең олугыгыздыр, сезгә аз гына өйрәткән шуның өчен ул сезне җиңде, бәс минем җәзамны тиз белерсез, әлбәттә, сезнең уң кулыгызны вә сул аякларыгызны кисәрмен һәм барчаларыгызны да асармын", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوا۟ لَا ضَيْرَ إِنَّآ إِلَىٰ رَبِّنَا مُنقَلِبُونَ
Yakub Ibn Nugman Иман китергән сихерчеләр әйттеләр: "Ий Фиргаун, син кыйлган эштән безнең иманыбызга зарар юк, үлгәч без Раббыбызга кайтабыз, Ул безгә әҗерен бирер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّا نَطْمَعُ أَن يَغْفِرَ لَنَا رَبُّنَا خَطَٰيَٰنَآ أَن كُنَّآ أَوَّلَ ٱلْمُؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Ширек вә сихердән булган хаталарыбызны, әлбәттә, Раббыбыз ярлыкар дип өмет итәбез, Мусага беренче без иман китергәнебез өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَوْحَيْنَآ إِلَىٰ مُوسَىٰٓ أَنْ أَسْرِ بِعِبَادِىٓ إِنَّكُم مُّتَّبَعُونَ
Yakub Ibn Nugman Без Мусага вәхий кылдык кавемең белән Мысырдан чыгып кит, әлбәттә, Фиргавен гаскәре белән артыгыздан куа чыгачак", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَرْسَلَ فِرْعَوْنُ فِى ٱلْمَدَآئِنِ حَٰشِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун шәһәрләргә гаскәр җыючыларны җибәрде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ هَٰٓؤُلَآءِ لَشِرْذِمَةٌ قَلِيلُونَ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун әйтте: "Мусаның гаскәре безнекенә караганда аз гаскәрдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّهُمْ لَنَا لَغَآئِظُونَ
Yakub Ibn Nugman Алар безне ачуландыра торган эш кыйлдылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّا لَجَمِيعٌ حَٰذِرُونَ
Yakub Ibn Nugman Без, әлбәттә, аларны куарга хәзерләрбез", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَخْرَجْنَٰهُم مِّن جَنَّٰتٍ وَعُيُونٍ
Yakub Ibn Nugman Һәм Без Фиргаунне вә гаскәрне бакчалардан вә елгалардан чыгардык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَكُنُوزٍ وَمَقَامٍ كَرِيمٍ
Yakub Ibn Nugman Вә алтын-көмеш вә башка байлыктан һәм яхшы урыннан чыгардык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَذَٰلِكَ وَأَوْرَثْنَٰهَا بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ
Yakub Ibn Nugman Әнә шулай Без аны кызык иттек, алар байлыгына һәм урыннарына Ягькуб балаларын хуҗа кылдык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَتْبَعُوهُم مُّشْرِقِينَ
Yakub Ibn Nugman Һәм Фиргаун гаскәре белән Муса артыннан кояш чыккан вакытта куып киттеләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَمَّا تَرَٰٓءَا ٱلْجَمْعَانِ قَالَ أَصْحَٰبُ مُوسَىٰٓ إِنَّا لَمُدْرَكُونَ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун гаскәре белән Муса гаскәре бер-берсен күргәннәре заманда, Муса гаскәреннән берсе куркып: "Фиргаун артыбыздан җитте, тәхкыйк куылып тотылдык", – диде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ كَلَّآ إِنَّ مَعِىَ رَبِّى سَيَهْدِينِ
Yakub Ibn Nugman Муса әйтте: "Юк, безгә ирешә алмаслар, чөнки Раббым минем иләдер, әлбәттә, котыла торган юлга күндерер", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَوْحَيْنَآ إِلَىٰ مُوسَىٰٓ أَنِ ٱضْرِب بِّعَصَاكَ ٱلْبَحْرَ فَٱنفَلَقَ فَكَانَ كُلُّ فِرْقٍ كَٱلطَّوْدِ ٱلْعَظِيمِ
Yakub Ibn Nugman Таягың илә диңгезгә сук дип Мусага вәхий кылдык, бәс диңгездән 12 юл ачылды, һәр ике юл арасында зур тау кеби бөек су булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَزْلَفْنَا ثَمَّ ٱلْـَٔاخَرِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә Фиргаун гаскәрен шул тау кеби сулар арасына якын китердек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَنجَيْنَا مُوسَىٰ وَمَن مَّعَهُۥٓ أَجْمَعِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә Мусаны һәм аның белән булганнарның барчасын коткардык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ أَغْرَقْنَا ٱلْـَٔاخَرِينَ
Yakub Ibn Nugman Соңра шул суга Фиргаунне гаскәре белән бергә батырып һәлак иттек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُم مُّؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Мин Аллаһ дигән Фиргауннең гаскәре белән суга батып һәлак булуында, әлбәттә, гакыллы кешеләр өчен гыйбрәт бардыр. Мысыр халкының күбрәге аңар иман китермәс булдылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّ رَبَّكَ لَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلرَّحِيمُ
Yakub Ibn Nugman Синең Раббың әнә шулай дошманнарыннан үч алучы вә дусларына рәхмәт итүчедер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱتْلُ عَلَيْهِمْ نَبَأَ إِبْرَٰهِيمَ
Yakub Ibn Nugman Вә кешеләргә гыйбрәт өчен Ибраһимның хәбәрен укыгыл.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ قَالَ لِأَبِيهِ وَقَوْمِهِۦ مَا تَعْبُدُونَ
Yakub Ibn Nugman Аның кавеме сөйләшкәнен игътибарга алыгыз, ул атасыннан вә кавеменнән нәрсәгә гыйбадәт кыласыз дип сорады.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوا۟ نَعْبُدُ أَصْنَامًا فَنَظَلُّ لَهَا عَٰكِفِينَ
Yakub Ibn Nugman Әйттеләр: "Сынымнарга гыйбадәт кылабыз, һәрвакыт аларга гыйбадәттә булабыз", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ هَلْ يَسْمَعُونَكُمْ إِذْ تَدْعُونَ
Yakub Ibn Nugman Ибраһим әйтте: "Дога кыйлып хаҗәтләрегезне сораганда сынымнарыгыз сезнең сүзләрегезне ишетәләрме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَوْ يَنفَعُونَكُمْ أَوْ يَضُرُّونَ
Yakub Ibn Nugman Яки сезгә файда итәргә көчләре җитәме, яки аларга гыйбадәт итмәгән кешеләргә зарар итәргә көчләре җитәме?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوا۟ بَلْ وَجَدْنَآ ءَابَآءَنَا كَذَٰلِكَ يَفْعَلُونَ
Yakub Ibn Nugman Әйттеләр: "Юк, сынымнарыбыз ишетми дә, файда вә зарар итәргә дә көчләре җитми, бәлки аталарыбыз да шулай безнең кеби кыйлалар иде, без дә аларга ияреп шулай кыйлабыз", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ أَفَرَءَيْتُم مَّا كُنتُمْ تَعْبُدُونَ
Yakub Ibn Nugman Ибраһим әйтте: "Әйә күрәсезме гыйбадәт кыйлган сынымнарыгызны.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَنتُمْ وَءَابَآؤُكُمُ ٱلْأَقْدَمُونَ
Yakub Ibn Nugman Үзегез вә әүвәлге бабаларыгыз гыйбадәт кыйлган сынымнарыгызның һич нәрсәгә ярамаганлыгын беләсезме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِنَّهُمْ عَدُوٌّ لِّىٓ إِلَّا رَبَّ ٱلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Ул сынымнар минем дошманнарымдыр, аларга һич гыйбадәт кыйлмам, мәгәр галәмнәрнең Раббысы минем дошманым түгел, дустым. Мин Аңа гыйбадәт кыйламын.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱلَّذِى خَلَقَنِى فَهُوَ يَهْدِينِ
Yakub Ibn Nugman Ул – Аллаһ мине халык кыйлды, вә Ул туры юлга күндерде мине.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلَّذِى هُوَ يُطْعِمُنِى وَيَسْقِينِ
Yakub Ibn Nugman Вә Ул мине ашата вә эчерә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذَا مَرِضْتُ فَهُوَ يَشْفِينِ
Yakub Ibn Nugman Әгәр авырсам Ул миңа сәламәтлек бирә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلَّذِى يُمِيتُنِى ثُمَّ يُحْيِينِ
Yakub Ibn Nugman Вә Ул мине үтерә, соңра тергезә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلَّذِىٓ أَطْمَعُ أَن يَغْفِرَ لِى خَطِيٓـَٔتِى يَوْمَ ٱلدِّينِ
Yakub Ibn Nugman Вә кыямәт көнне гөнаһларымны Ул ярлыкар дип өмет итәм.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رَبِّ هَبْ لِى حُكْمًا وَأَلْحِقْنِى بِٱلصَّٰلِحِينَ
Yakub Ibn Nugman Ий Раббым, миңа белем хикмәт биргел вә изгеләргә тоташтыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱجْعَل لِّى لِسَانَ صِدْقٍ فِى ٱلْـَٔاخِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Йә Рабби, миннән соң килгән өммәтләр мине яхшылык белән зекер итсеннәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱجْعَلْنِى مِن وَرَثَةِ جَنَّةِ ٱلنَّعِيمِ
Yakub Ibn Nugman Вә мине "нәгыйм" җәннәтенең варисларыннан кыйл.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱغْفِرْ لِأَبِىٓ إِنَّهُۥ كَانَ مِنَ ٱلضَّآلِّينَ
Yakub Ibn Nugman Вә атамны ярлыка, чөнки ул хак юлдан адашканнардан булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَا تُخْزِنِى يَوْمَ يُبْعَثُونَ
Yakub Ibn Nugman Кешеләр кубарылган көндә мине хур кыйлма."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَوْمَ لَا يَنفَعُ مَالٌ وَلَا بَنُونَ
Yakub Ibn Nugman Ул көндә малы вә баласы һичкемгә файда бирмәс.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا مَنْ أَتَى ٱللَّهَ بِقَلْبٍ سَلِيمٍ
Yakub Ibn Nugman Мәгәр мөшриклек вә монафикълык керләреннән күңеле пакь хәлдә чын мөселман булып килсә, аңа файда булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأُزْلِفَتِ ٱلْجَنَّةُ لِلْمُتَّقِينَ
Yakub Ibn Nugman Җәннәт тәкъва мөэминнәргә якын ителде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَبُرِّزَتِ ٱلْجَحِيمُ لِلْغَاوِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә гөнаһтан сакланмаганнарга җәһәннәм бик якын күрсәтелде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقِيلَ لَهُمْ أَيْنَ مَا كُنتُمْ تَعْبُدُونَ
Yakub Ibn Nugman Вә аларга әйтелде: "Кайда сезнең гыйбадәт кыйлган нәрсәләрегез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مِن دُونِ ٱللَّهِ هَلْ يَنصُرُونَكُمْ أَوْ يَنتَصِرُونَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһудан башка сынымнарыгыз, әйә алар сезгә ярдәм итә алалармы, яки үзләрен ґәзабтан коткара алалармы?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَكُبْكِبُوا۟ فِيهَا هُمْ وَٱلْغَاوُۥنَ
Yakub Ibn Nugman Ул сынымнар вә сынымнарга гыйбадәт кылучылар утка ташланырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَجُنُودُ إِبْلِيسَ أَجْمَعُونَ
Yakub Ibn Nugman Вә Иблискә ияргән кешеләр һәммәсе ташланыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوا۟ وَهُمْ فِيهَا يَخْتَصِمُونَ
Yakub Ibn Nugman Алар анда сынымнары белән әрепләшерләр һәм әйтерләр:
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
تَٱللَّهِ إِن كُنَّا لَفِى ضَلَٰلٍ مُّبِينٍ
Yakub Ibn Nugman "Аллаһ исеме илә ант итеп әйтәбез, әлбәттә, без ачык адашуда булганбыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ نُسَوِّيكُم بِرَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Ий сынымнар, без сезне бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ белән бертигезсез, дип белдек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَآ أَضَلَّنَآ إِلَّا ٱلْمُجْرِمُونَ
Yakub Ibn Nugman Безне адаштырмады һичнәрсә мәгәр азган кешеләр адаштырдылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَمَا لَنَا مِن شَٰفِعِينَ
Yakub Ibn Nugman Безгә бүген шәфәгать итүче юктыр мөэминнәргә булганы кеби.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَا صَدِيقٍ حَمِيمٍ
Yakub Ibn Nugman Вә мәрхәмәтле чын дустыбыз да юк.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَوْ أَنَّ لَنَا كَرَّةً فَنَكُونَ مِنَ ٱلْمُؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Ни булыр иде әгәр без дөньяга кире кайтарылсак, бәс Аллаһуга итагать итеп мөэминнәрдән булыр идек", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُم مُّؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк ошбу Коръәндә зекер ителгән хәбәрләрдә гыйбрәтләр бардыр, шулай булса да кешеләрнең күбрәге мөэмин булмадылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّ رَبَّكَ لَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلرَّحِيمُ
Yakub Ibn Nugman Дөреслектә синең Раббың Ул җиңүче вә рәхимледер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَذَّبَتْ قَوْمُ نُوحٍ ٱلْمُرْسَلِينَ
Yakub Ibn Nugman Нух кавеме, пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ قَالَ لَهُمْ أَخُوهُمْ نُوحٌ أَلَا تَتَّقُونَ
Yakub Ibn Nugman Кардәшләре Нух г-м аларга әйтте: "Әйә Аллаһудан курыкмыйсызмы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنِّى لَكُمْ رَسُولٌ أَمِينٌ
Yakub Ibn Nugman Мин сезгә арагызда иминлек белән мәшһүр пәйгамбәрмен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Yakub Ibn Nugman Һәм Аллаһудан куркыгыз һәм минем әмерләремә итагать итегез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَآ أَسْـَٔلُكُمْ عَلَيْهِ مِنْ أَجْرٍ إِنْ أَجْرِىَ إِلَّا عَلَىٰ رَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен мин сездән хак сорамыйм, бәлки минем әҗерем галәмнәр Раббысы Аллаһ бирәчәк җәннәт нигъмәтләредер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Yakub Ibn Nugman Аллаһудан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз, вә миңа итагать итегез!"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوٓا۟ أَنُؤْمِنُ لَكَ وَٱتَّبَعَكَ ٱلْأَرْذَلُونَ
Yakub Ibn Nugman Кавеме аңа әйтте: "Әйә без синең сүзеңә ышаныйкмы, бит сиңа начар ярлы кешеләр ияргәннәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ وَمَا عِلْمِى بِمَا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ
Yakub Ibn Nugman Нух әйтте: "Мин аларның кыйлган эшләрен белмим.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنْ حِسَابُهُمْ إِلَّا عَلَىٰ رَبِّى لَوْ تَشْعُرُونَ
Yakub Ibn Nugman Аларның эшләренең хисабы Раббым – Аллаһуга хастыр, әгәр белсәгез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَآ أَنَا۠ بِطَارِدِ ٱلْمُؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Сез адашканнарга ияреп мин мөэминнәрне ташлаячагым юк.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنْ أَنَا۠ إِلَّا نَذِيرٌ مُّبِينٌ
Yakub Ibn Nugman Мин сезне иманга көчләүче түгелмен, мәгәр Аллаһ ґәзабы илә ачык куркытучымын."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوا۟ لَئِن لَّمْ تَنتَهِ يَٰنُوحُ لَتَكُونَنَّ مِنَ ٱلْمَرْجُومِينَ
Yakub Ibn Nugman Кавеме әйтте: "Әгәр бу сүзләреңнән туктамасаң, әлбәттә, таш белән атылып үтерелмеш кешеләрдән булырсың".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ رَبِّ إِنَّ قَوْمِى كَذَّبُونِ
Yakub Ibn Nugman Нух әйтте: "Йә Рабби, кавемем миңа ышанмыйлар, ялган сөйлисең, диләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱفْتَحْ بَيْنِى وَبَيْنَهُمْ فَتْحًا وَنَجِّنِى وَمَن مَّعِىَ مِنَ ٱلْمُؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Инде алар белән миңем арамны хөкем ит, вә мине һәм миңа ияргән мөэминнәрне ул залимнәрдән коткар".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَنجَيْنَٰهُ وَمَن مَّعَهُۥ فِى ٱلْفُلْكِ ٱلْمَشْحُونِ
Yakub Ibn Nugman Һәм Нухны вә аңа ияргән мөэминнәрне коткардык, кошлар вә хайваннар белән тулган көймәдә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ أَغْرَقْنَا بَعْدُ ٱلْبَاقِينَ
Yakub Ibn Nugman Соңра мөэмин булмаганнарын һәммәсен батырдык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُم مُّؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Ошбу Аллаһуга карышып һәлак булган Нух кавеменең һәлак булуында гакыллы кешеләр өчен, әлбәттә, гыйбрәтләр бар, ул кавемнең күбрәге, ягъни һәлак булганнары берсе дә ышанучы түгел иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّ رَبَّكَ لَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلرَّحِيمُ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк синең Раббың Ул кәферләрдән үч алуда көчледер, мөэминнәргә рәхимледер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَذَّبَتْ عَادٌ ٱلْمُرْسَلِينَ
Yakub Ibn Nugman Гад кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ قَالَ لَهُمْ أَخُوهُمْ هُودٌ أَلَا تَتَّقُونَ
Yakub Ibn Nugman Кардәшләре Һуд әйтте: "Әйә сез Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аллаһудан башка нәрсәләргә табынасыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنِّى لَكُمْ رَسُولٌ أَمِينٌ
Yakub Ibn Nugman Беләсез, мин арагызда имин булган хыянәтсез пәйгамбәрмен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Yakub Ibn Nugman Аллаһудан куркыгыз, мина итагать итегез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَآ أَسْـَٔلُكُمْ عَلَيْهِ مِنْ أَجْرٍ إِنْ أَجْرِىَ إِلَّا عَلَىٰ رَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен мин сездән хак сорамыйм, миңа тиешле әҗер галәмнәр Раббысы Аллаһу" хозурындадыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَتَبْنُونَ بِكُلِّ رِيعٍ ءَايَةً تَعْبَثُونَ
Yakub Ibn Nugman Әйә сез мөшрикләр һәр калку урынга тәкәбберләнеп файдасыз биналар төзисезме башкаларны кимсетер өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَتَتَّخِذُونَ مَصَانِعَ لَعَلَّكُمْ تَخْلُدُونَ
Yakub Ibn Nugman Янә дөньяда мәңге яшәү өмете белән төрле бөек биналар ясыйсызмы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذَا بَطَشْتُم بَطَشْتُمْ جَبَّارِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә әгәр бер кешене җәза өчен тотсагыз, ерткычларча тоттыгыз тәкәбберләнеп.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Yakub Ibn Nugman Аллаһудан куркыгыз, явыз эшләрегезне куегыз, вә дин эшләрендә миңа итагать итегез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱتَّقُوا۟ ٱلَّذِىٓ أَمَدَّكُم بِمَا تَعْلَمُونَ
Yakub Ibn Nugman Сезгә ярдәм бирүче Аллаһудан куркыгыз, үзегез дә беләсез Аның ярдәм биргәнен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَمَدَّكُم بِأَنْعَٰمٍ وَبَنِينَ
Yakub Ibn Nugman Сезне балалар вә хайваннар белән нигъмәтләндерде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَجَنَّٰتٍ وَعُيُونٍ
Yakub Ibn Nugman Дәхи бакчалар вә елгалар илә нигъмәтләндерде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنِّىٓ أَخَافُ عَلَيْكُمْ عَذَابَ يَوْمٍ عَظِيمٍ
Yakub Ibn Nugman Мин сезгә олуг көннең ґәзәбы ирешүдән куркамын.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوا۟ سَوَآءٌ عَلَيْنَآ أَوَعَظْتَ أَمْ لَمْ تَكُن مِّنَ ٱلْوَٰعِظِينَ
Yakub Ibn Nugman Кәферләр әйттеләр: "Безгә һич аермасы юк, кирәк – безне вәгазьдә, кирәк – безне вәгазь кыйлучыдан бул, без вәгазеңне кабул итмибез, куркыткан ґәзабыңнан курыкмыйбыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنْ هَٰذَآ إِلَّا خُلُقُ ٱلْأَوَّلِينَ
Yakub Ibn Nugman Синең куркытуың һич нәрсә түгел, мәгәр әүвәлгеләрнең ялган сөйләү гадәтләредер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا نَحْنُ بِمُعَذَّبِينَ
Yakub Ibn Nugman Без ислам динен кабул итмәсәк тә ґәзаб кыйлыначак түгелбез, дип тәкәбберләнделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَكَذَّبُوهُ فَأَهْلَكْنَٰهُمْ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُم مُّؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Бәс алар Һуд пәйгамбәрне ялганга тоттылар, Без аларны дөньяда ук ґәзаб кыйлып һәлак иттек, боларның һәлак булуында да гыйбрәт бардыр, аларның күбрәге ышанучы булмадылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّ رَبَّكَ لَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلرَّحِيمُ
Yakub Ibn Nugman Синең Раббың, әлбәттә, Ул кәферләргә ґәзаб бирүдә көчле, мөэминнәргә рәхимледер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَذَّبَتْ ثَمُودُ ٱلْمُرْسَلِينَ
Yakub Ibn Nugman Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ قَالَ لَهُمْ أَخُوهُمْ صَٰلِحٌ أَلَا تَتَّقُونَ
Yakub Ibn Nugman Кардәшләре Салих пәйгамбәр аларга әйтте: "Әйә сез Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аны ташлап һичнәрсәгә ярамаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنِّى لَكُمْ رَسُولٌ أَمِينٌ
Yakub Ibn Nugman Әлбәттә, мин сезгә хак пәйгамбәрмен ки, миннән зарар күрүдән иминсез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Yakub Ibn Nugman Һәм Аллаһудан куркыгыз вә минем әмерләремә итагать итегез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَآ أَسْـَٔلُكُمْ عَلَيْهِ مِنْ أَجْرٍ إِنْ أَجْرِىَ إِلَّا عَلَىٰ رَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Мин сезгә ислам шәригатен өйрәткәнем өчен хак сорамыйм, минем җиһадымның әҗере галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ хозурындадыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَتُتْرَكُونَ فِى مَا هَٰهُنَآ ءَامِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Әйә, сез мөшрикләр ошбу азгынлыкта булган халегездә бу дөньяда мәңге калырга уйлыйсызмы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِى جَنَّٰتٍ وَعُيُونٍ
Yakub Ibn Nugman Яхшы бакчаларда вә яхшы елгаларда.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَزُرُوعٍ وَنَخْلٍ طَلْعُهَا هَضِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Игеннәрдә вә өлгергән йомшак хөрмәләрдә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَتَنْحِتُونَ مِنَ ٱلْجِبَالِ بُيُوتًا فَٰرِهِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә шатланганыгыз хәлдә тауларны тишеп өйләр ясыйсыз, ошбу нигъмәтләр эчендә мәңге калырга уйлыйсызмы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Yakub Ibn Nugman Куркыгыз, Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз вә минем әмеремә итагать итегез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَا تُطِيعُوٓا۟ أَمْرَ ٱلْمُسْرِفِينَ
Yakub Ibn Nugman Юлдан чыккан мөшрикләргә итагать итмәгез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱلَّذِينَ يُفْسِدُونَ فِى ٱلْأَرْضِ وَلَا يُصْلِحُونَ
Yakub Ibn Nugman Ул мөшрикләр динне, кешеләрне вә тормышны бозучылардыр, алар һич нәрсәне төзәтмиләр", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوٓا۟ إِنَّمَآ أَنتَ مِنَ ٱلْمُسَحَّرِينَ
Yakub Ibn Nugman Мөшрикләр әйттеләр: "Ий син Салих, ничә кат сихерләнеп гакыллары шашкан кешеләрдәнсең.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَآ أَنتَ إِلَّا بَشَرٌ مِّثْلُنَا فَأْتِ بِـَٔايَةٍ إِن كُنتَ مِنَ ٱلصَّٰدِقِينَ
Yakub Ibn Nugman Синең артык җирең юк, безнең кеби бер кешесең, әгәр дөрес пәйгамбәр булсаң, безгә бер галәмәт китер".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ هَٰذِهِۦ نَاقَةٌ لَّهَا شِرْبٌ وَلَكُمْ شِرْبُ يَوْمٍ مَّعْلُومٍ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ мөшрикләргә могҗиза өчен таштан тере дөя чыгарды. Салих әйтте: "Ошбу таштан чыккан дөя Аллаһуның хөрмәтле дөяседер, нәүбәт белән коедан бер көн су эчмәк бу дөянең өлешедер, вә икенче көнне коедан су эчмәк сезнең дөяләрегезнең өлешедер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَا تَمَسُّوهَا بِسُوٓءٍ فَيَأْخُذَكُمْ عَذَابُ يَوْمٍ عَظِيمٍ
Yakub Ibn Nugman Ошбу дөяне сугып, кыйнап, явызлык белән тотмагыз. Югыйсә сезне олуг кыямәт көненең ґәзабы тотар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَعَقَرُوهَا فَأَصْبَحُوا۟ نَٰدِمِينَ
Yakub Ibn Nugman Ләкин алар Салихның сүзен тыңламадылар, явызлык белән дөяне бугазладылар, һәм ґәзабтан куркып үкенүчеләрдән булдылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَخَذَهُمُ ٱلْعَذَابُ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُم مُّؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Һәм аларны ґәзаб тотты, боларның һәлак булуында да гыйбрәт бар. Аларның күбрәге ышанучы булмадылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّ رَبَّكَ لَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلرَّحِيمُ
Yakub Ibn Nugman Раббың Аңа итагать итмәүчеләрдән үч алучы, вә итагать итүчеләргә рәхмәт итүчедер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَذَّبَتْ قَوْمُ لُوطٍ ٱلْمُرْسَلِينَ
Yakub Ibn Nugman Лут кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ قَالَ لَهُمْ أَخُوهُمْ لُوطٌ أَلَا تَتَّقُونَ
Yakub Ibn Nugman Кардәшләре Лут пәйгамбәр әйтте: "Әйә Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аллаһуга гыйбадәт кылу урынына һич нәрсәгә ярамаган нәрсәгә гыйбадәт кыласыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنِّى لَكُمْ رَسُولٌ أَمِينٌ
Yakub Ibn Nugman Мин, әлбәттә, сезгә хак пәйгамбәрмен ки, миннән зарар күрүдән иминсез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Yakub Ibn Nugman Аллаһудан куркыгыз, Аңа каршы барудан сакланыгыз, һәм минем әмеремә итагать итегез!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَآ أَسْـَٔلُكُمْ عَلَيْهِ مِنْ أَجْرٍ إِنْ أَجْرِىَ إِلَّا عَلَىٰ رَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, минем җиһадымның әҗере галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ хозурындадыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَتَأْتُونَ ٱلذُّكْرَانَ مِنَ ٱلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Дөньяда кешеләр арасыннан сез ир балаларга якынлык кыласызмы.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَتَذَرُونَ مَا خَلَقَ لَكُمْ رَبُّكُم مِّنْ أَزْوَٰجِكُم بَلْ أَنتُمْ قَوْمٌ عَادُونَ
Yakub Ibn Nugman Раббыгыз сезнең өчен халык кылган хатыннарны куярсыз, бәлки сез хәләлдән хәрамга үтүче кавемсез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوا۟ لَئِن لَّمْ تَنتَهِ يَٰلُوطُ لَتَكُونَنَّ مِنَ ٱلْمُخْرَجِينَ
Yakub Ibn Nugman Мөшрикләр әйттеләр: "Ий Лут, әгәр ошбу сүзләреңнән туктамасаң, әлбәттә, шәһәребездән куып чыгарылганнардан булырсың."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ إِنِّى لِعَمَلِكُم مِّنَ ٱلْقَالِينَ
Yakub Ibn Nugman Лут әйтте: "Мин сезнең бу эшегез өчен бик каты ачуланучыларданмын.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رَبِّ نَجِّنِى وَأَهْلِى مِمَّا يَعْمَلُونَ
Yakub Ibn Nugman Ий Раббым, мине вә өй әһелемне боларның кыйлган кабахәт эшләреннән, һәм аларга килә торган ґәзабтан коткар!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَنَجَّيْنَٰهُ وَأَهْلَهُۥٓ أَجْمَعِينَ
Yakub Ibn Nugman Һәм Без Лутны вә өй җәмәгатен һәммәсен коткардык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا عَجُوزًا فِى ٱلْغَٰبِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Мәгәр Лутның хыянәтче хатыны газапта калучылардан булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ دَمَّرْنَا ٱلْـَٔاخَرِينَ
Yakub Ibn Nugman Соңра Лут җәмәгатеннән башкаларын һәммәсен һәлак иттек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَمْطَرْنَا عَلَيْهِم مَّطَرًا فَسَآءَ مَطَرُ ٱلْمُنذَرِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә алар өстенә ташлар яудырдык, Аллаһ ґәзабы белән куркытылып та курыкмаган кешеләрнең яңгыры нинди яман яндыр булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُم مُّؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Боларның һәлак булуында да гыйбрәт бар, аларның күпләре ышанучылардан булмадылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّ رَبَّكَ لَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلرَّحِيمُ
Yakub Ibn Nugman Әлбәттә, синең Раббың дошманнарыннан үч алучы вә дусларына рәхмәт итүчедер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَذَّبَ أَصْحَٰبُ لْـَٔيْكَةِ ٱلْمُرْسَلِينَ
Yakub Ibn Nugman Әйкә кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ قَالَ لَهُمْ شُعَيْبٌ أَلَا تَتَّقُونَ
Yakub Ibn Nugman Шөґәеб пәйгамбәр аларга әйтте: "Әйә Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аңардан башкага гыйбадәт кыласыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنِّى لَكُمْ رَسُولٌ أَمِينٌ
Yakub Ibn Nugman Мин сезгә хак пәйгамбәрмен, миннән зарар хыянәт күрүдән иминсез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Yakub Ibn Nugman Аллаһудан куркыгыз, Аңа каршы барудан сакланыгыз вә минем әмерләремә итагать итегез!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَآ أَسْـَٔلُكُمْ عَلَيْهِ مِنْ أَجْرٍ إِنْ أَجْرِىَ إِلَّا عَلَىٰ رَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, минем җиһадымның әҗере галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһу хозурындадыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَوْفُوا۟ ٱلْكَيْلَ وَلَا تَكُونُوا۟ مِنَ ٱلْمُخْسِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Алыш-биреш эшләрендә нәрсәгезне үлчәгәндә яхшылап үлчәп бетерегез, кеше зарарына ким үлчәүчеләрдән булмагыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَزِنُوا۟ بِٱلْقِسْطَاسِ ٱلْمُسْتَقِيمِ
Yakub Ibn Nugman Үлчәгәндә тигез, дөрес үлчәүләр белән үлчәгез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَا تَبْخَسُوا۟ ٱلنَّاسَ أَشْيَآءَهُمْ وَلَا تَعْثَوْا۟ فِى ٱلْأَرْضِ مُفْسِدِينَ
Yakub Ibn Nugman Үлчәгәндә хыянәт итеп кеше хакына кермәгез, вә фәсәд, золым эшләрен кылмагыз, явызлыкны җир өстенә таратмагыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱتَّقُوا۟ ٱلَّذِى خَلَقَكُمْ وَٱلْجِبِلَّةَ ٱلْأَوَّلِينَ
Yakub Ibn Nugman Сезне вә сездән әүвәлгеләрне халык кылучы Аллаһудан куркыгыз!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوٓا۟ إِنَّمَآ أَنتَ مِنَ ٱلْمُسَحَّرِينَ
Yakub Ibn Nugman Мөшрикләр әйттеләр: "Син фәкать ничә кат сихерләнеп саташкан кешеләрдәнсең.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَآ أَنتَ إِلَّا بَشَرٌ مِّثْلُنَا وَإِن نَّظُنُّكَ لَمِنَ ٱلْكَٰذِبِينَ
Yakub Ibn Nugman Син һичкем түгел, безнең кеби бер кешесең, без сине ялганчылардансың дип уйлыйбыз
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَسْقِطْ عَلَيْنَا كِسَفًا مِّنَ ٱلسَّمَآءِ إِن كُنتَ مِنَ ٱلصَّٰدِقِينَ
Yakub Ibn Nugman әгәр син хак пәйгамбәр булсаң, безгә күктән ґәзаб иңдер!"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ رَبِّىٓ أَعْلَمُ بِمَا تَعْمَلُونَ
Yakub Ibn Nugman Шөґәеб әйтте: "Аллаһ сезнең Аңа каршы эшләгән эшләрегезне беләдер, тиешле җәзасын бирер."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَكَذَّبُوهُ فَأَخَذَهُمْ عَذَابُ يَوْمِ ٱلظُّلَّةِ إِنَّهُۥ كَانَ عَذَابَ يَوْمٍ عَظِيمٍ
Yakub Ibn Nugman Һәм алар пәйгамбәрне ялганга тоттылар, Аллаһ аларга бик каты эсселек җибәрде, соңра алар өстенә бер болыт җибәрде, алар эсселектән качып болыт астына җыелдылар, аннары шул болыттан ут явып һәммәсен һәлак итте. Бу ґәзаб олуг көннең ґәзабыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُم مُّؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Бу кавемнең һәлак булуында да гыйбрәт бар, аларның күбрәге ышанучы булмадылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّ رَبَّكَ لَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلرَّحِيمُ
Yakub Ibn Nugman Дөреслектә синең Раббың дошманнарыннан газап белән үч алучы вә дусларына рәхмәт итүчедер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّهُۥ لَتَنزِيلُ رَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Бу Коръән галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгән китаптыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
نَزَلَ بِهِ ٱلرُّوحُ ٱلْأَمِينُ
Yakub Ibn Nugman Аның белән имин булган Җәбраил фәрештә инде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
عَلَىٰ قَلْبِكَ لِتَكُونَ مِنَ ٱلْمُنذِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Ул Җәбраил Коръәнне синең күңелеңә иңдерде, кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркытучы булмаклыгың өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بِلِسَانٍ عَرَبِىٍّ مُّبِينٍ
Yakub Ibn Nugman Коръән ачык итеп гарәб телендә иңдерелде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّهُۥ لَفِى زُبُرِ ٱلْأَوَّلِينَ
Yakub Ibn Nugman Коръәндәге хәбәрләр, әлбәттә, әүвәлге китапларда да бар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَوَلَمْ يَكُن لَّهُمْ ءَايَةً أَن يَعْلَمَهُۥ عُلَمَٰٓؤُا۟ بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ
Yakub Ibn Nugman Аларга Коръәнне дөресләүче дәлилләр булмадымы, Ягъкуб балаларының галимнәре Тәүратта укып Мухәммәд г-мнең сыйфатларын белгән кеби.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَوْ نَزَّلْنَٰهُ عَلَىٰ بَعْضِ ٱلْأَعْجَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Әгәр Коръәнне гарәб теленнән башка чит телдә иңдергән булсак,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَقَرَأَهُۥ عَلَيْهِم مَّا كَانُوا۟ بِهِۦ مُؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman аларга Коръән укылса, башка телдә булу сәбәпле, гарәбләр аңа ышанмас иделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَذَٰلِكَ سَلَكْنَٰهُ فِى قُلُوبِ ٱلْمُجْرِمِينَ
Yakub Ibn Nugman Шуның кеби Коръәнне ялганга тотуны динсезләрнең күңеленә керттек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَا يُؤْمِنُونَ بِهِۦ حَتَّىٰ يَرَوُا۟ ٱلْعَذَابَ ٱلْأَلِيمَ
Yakub Ibn Nugman Инде алар иман китермәсәләр, хәтта рәнҗеткүче ґәзабны күргәнче.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَيَأْتِيَهُم بَغْتَةً وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ
Yakub Ibn Nugman Аларга искәрмәстән ґәзаб килер ки, үзләре һич сизми калырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَيَقُولُوا۟ هَلْ نَحْنُ مُنظَرُونَ
Yakub Ibn Nugman Алар әйтерләр: "Ни яхшы булыр иде, безгә килгән ґәзабны туктатып, иман китереп изге гамәлләр кылырга безгә ирек бирелсә", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَفَبِعَذَابِنَا يَسْتَعْجِلُونَ
Yakub Ibn Nugman Әйә Безнең ґәзабның аларга килүен ашыктыралармы? (тәкәбберләнеп, өстебезгә таш яудыр дияләр иде.)
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَفَرَءَيْتَ إِن مَّتَّعْنَٰهُمْ سِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Күрдеңме, әгәр Без аларга күп еллар нигъмәт биреп файдаландырсак,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ جَآءَهُم مَّا كَانُوا۟ يُوعَدُونَ
Yakub Ibn Nugman соңра аларга вәгъдә ителмеш газап килсә,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَآ أَغْنَىٰ عَنْهُم مَّا كَانُوا۟ يُمَتَّعُونَ
Yakub Ibn Nugman алардан куып җибәрә алырмы ул ґәзабны әүвәлдә файдаланган нигъмәтләре?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَآ أَهْلَكْنَا مِن قَرْيَةٍ إِلَّا لَهَا مُنذِرُونَ
Yakub Ibn Nugman Башта хөкемнәребезне пәйгамбәр аркылы ирештермичә һичбер шәһәр кешеләрен һәлак итмәдек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ذِكْرَىٰ وَمَا كُنَّا ظَٰلِمِينَ
Yakub Ibn Nugman Бу аларга вәгазьдер, Без залимнәрдән булмадык ки, пәйгамбәр җибәрмичә һәлак итәр идек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا تَنَزَّلَتْ بِهِ ٱلشَّيَٰطِينُ
Yakub Ibn Nugman Мөшрикләр әйткәнчә, ул Коръән белән шайтаннар икмәде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا يَنۢبَغِى لَهُمْ وَمَا يَسْتَطِيعُونَ
Yakub Ibn Nugman Шайтаннарның Коръән белән иңмәкләре һич дөрес булмыйдыр, һәм аларның Коръән белән иңәргә ихтыярлары вә көчләре юктыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّهُمْ عَنِ ٱلسَّمْعِ لَمَعْزُولُونَ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк шайтаннар күктәге фәрештәләр сүзен ишетүдән пәрдәләнмешләрдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَا تَدْعُ مَعَ ٱللَّهِ إِلَٰهًا ءَاخَرَ فَتَكُونَ مِنَ ٱلْمُعَذَّبِينَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһудан башканы Илаһә тота күрмәгел, югыйсә ґәзаб ителмеш кешеләрдән булырсың.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَنذِرْ عَشِيرَتَكَ ٱلْأَقْرَبِينَ
Yakub Ibn Nugman Якыннарыңны Аллаһ ґәзабы белән куркыт.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱخْفِضْ جَنَاحَكَ لِمَنِ ٱتَّبَعَكَ مِنَ ٱلْمُؤْمِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә үзеңә ияргән мөэминнәргә рәхмәт канатыңны җай.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِنْ عَصَوْكَ فَقُلْ إِنِّى بَرِىٓءٌ مِّمَّا تَعْمَلُونَ
Yakub Ibn Nugman Әгәр якыннарың сиңа карышып яман эштә булсалар, аларга әйт: "Мин сезнең Аллаһуга каршы булган эшләрегездән бизүчемен".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَتَوَكَّلْ عَلَى ٱلْعَزِيزِ ٱلرَّحِيمِ
Yakub Ibn Nugman Карышканнарга ґәзаб бирергә вә итагать иткәннәргә рәхмәт кыйлырга кадир булган Аллаһуга тәвәккәл кыл.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱلَّذِى يَرَىٰكَ حِينَ تَقُومُ
Yakub Ibn Nugman Намазга торган вакытында Ул – Аллаһ сине күрәдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَتَقَلُّبَكَ فِى ٱلسَّٰجِدِينَ
Yakub Ibn Nugman Мөселманнарга имам булып сәҗдә кыйлучылар белән бергә сәҗдә кылганыңны да күрәдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّهُۥ هُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلْعَلِيمُ
Yakub Ibn Nugman Ул – Аллаһ сезнең сүзләрегезне ишетүче вә күңелләрегезне белүчедер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
هَلْ أُنَبِّئُكُمْ عَلَىٰ مَن تَنَزَّلُ ٱلشَّيَٰطِينُ
Yakub Ibn Nugman Нинди юлда булган кешеләргә шайтаннарның иңгәнлеге белән хәбәр биримме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
تَنَزَّلُ عَلَىٰ كُلِّ أَفَّاكٍ أَثِيمٍ
Yakub Ibn Nugman Күп ялган сөйләүчегә вә күп гөнаһлы азган кешегә иңәрләр. (Ул ялганчылар: сихерчеләр, багучылар, бидегәтчеләр, ишаннар кебиләр.)
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يُلْقُونَ ٱلسَّمْعَ وَأَكْثَرُهُمْ كَٰذِبُونَ
Yakub Ibn Nugman Ул шайтаннар фәрештәләрнең сүзен урлап сихерченең, багучының, ишанның күңеленә салыр, кешеләр арасында яшерен нәрсәләрне белүчеләр булып саналсыннар өчен, шайтаннарга ияргән кешеләр ялганчылардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلشُّعَرَآءُ يَتَّبِعُهُمُ ٱلْغَاوُۥنَ
Yakub Ibn Nugman Хакка каршы булган шагыйрьләргә Коръән әһеле иярмәс, мәгәр ахмак вә азгын кешеләр генә иярерләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَلَمْ تَرَ أَنَّهُمْ فِى كُلِّ وَادٍ يَهِيمُونَ
Yakub Ibn Nugman Әйә аларны күрдеңме, әлбәттә, алар очраган бер бозык эшне кылырлар, пычырак күлгә чумган кеби фикердә, сүздә вә фигыльдә бозыкка чумып китәрләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَنَّهُمْ يَقُولُونَ مَا لَا يَفْعَلُونَ
Yakub Ibn Nugman Вә алар яхшы эшне эшләмәсәләр дә, без яхшы эшне эшлибез дип, ялган сөйләрләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ وَذَكَرُوا۟ ٱللَّهَ كَثِيرًا وَٱنتَصَرُوا۟ مِنۢ بَعْدِ مَا ظُلِمُوا۟ وَسَيَعْلَمُ ٱلَّذِينَ ظَلَمُوٓا۟ أَىَّ مُنقَلَبٍ يَنقَلِبُونَ
Yakub Ibn Nugman Мәгәр иман китереп Коръән белән гамәл кылган кешеләр, ялганчы шагыйрьләргә вә кәферләргә һәм шайтанларга иярмәсләр, ул мөэминнәр Аллаһуны күп зекер итәләр, ул мөэминнәр, исламны яманлап шигырь әйтүче кәферләргә каршы исламны мактап, кәферләрне яманлап шигырьләр әйтәләр иде, алар кяферлардан золым курганнан соң Аллаһ ярдәме белән ярдәмләнделәр һәм өскә чыктылар, алга киттеләр. Ул золым итүче кәферләр тиздән белерләр, нинди урынга кайтарылачакларын!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
← Al-Furqaan сүрәсе
An-Naml сүрәсе →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→
Гарәп тексты һәм тәрҗемәләр Tanzil һәм QuranEnc аша — сүзгә-сүз, үзгәртелмәгән · Тәрҗемәләр тәрҗемәчеләренә карый һәм Коръәннең үзе түгел
Бу — тикшеренү ярдәмчесе, фәтва чыганагы түгел.