caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

An-Naml сүрәсе النمل

93 аять · Мәккә · иңү тәртибе 48

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ طسٓ تِلْكَ ءَايَٰتُ ٱلْقُرْءَانِ وَكِتَابٍ مُّبِينٍ

Yakub Ibn NugmanТа син. Мәгънәсе мәгълүм түгел. Ошбу сүзләр Коръән аятьләредер вә хак белән батылны аеручы хак китаптыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هُدًى وَبُشْرَىٰ لِلْمُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanВә бу китап туры юлга күндерүче һәм туры юлга күнелгән мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ يُقِيمُونَ ٱلصَّلَوٰةَ وَيُؤْتُونَ ٱلزَّكَوٰةَ وَهُم بِٱلْـَٔاخِرَةِ هُمْ يُوقِنُونَ

Yakub Ibn NugmanУл мөэминнәр намазларын вакытында укырлар, вә зәкәтләрен бирерләр, вә ахирәтнең булачагын белеп аңа хәзерләнерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِٱلْـَٔاخِرَةِ زَيَّنَّا لَهُمْ أَعْمَٰلَهُمْ فَهُمْ يَعْمَهُونَ

Yakub Ibn NugmanАхирәт көненә ышанмаган кешеләрнең кабахәт эшләрен үзләренә яхшы итеп күрсәттек, алар азгынлыктан чыга алмыйча, хәйран булып йөрерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أُو۟لَٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ لَهُمْ سُوٓءُ ٱلْعَذَابِ وَهُمْ فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ هُمُ ٱلْأَخْسَرُونَ

Yakub Ibn NugmanАларга дөньяда нинди булса да ґәзаб булыр, вә ахирәттә иң нык хәсрәтләнүче кешеләрдән булырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّكَ لَتُلَقَّى ٱلْقُرْءَانَ مِن لَّدُنْ حَكِيمٍ عَلِيمٍ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, сиңа хикмәт вә белем иясе булган Аллаһудан Коръән бирелмешдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِذْ قَالَ مُوسَىٰ لِأَهْلِهِۦٓ إِنِّىٓ ءَانَسْتُ نَارًا سَـَٔاتِيكُم مِّنْهَا بِخَبَرٍ أَوْ ءَاتِيكُم بِشِهَابٍ قَبَسٍ لَّعَلَّكُمْ تَصْطَلُونَ

Yakub Ibn NugmanМуса Мәдйәннән Мысырга барганда кичкә калып, караңгыда юлдан адаштылар, шул вакытта Муса хатынына әйтте: "Мин еракта бер ут күрдем, шул ут янына барып андагы кешеләрдән юлны сорашып тиз әйләнеп килермен, яки сезгә агач кисәге башына ут кабызып алып килермен, шаять ут ягып җылынырсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّا جَآءَهَا نُودِىَ أَنۢ بُورِكَ مَن فِى ٱلنَّارِ وَمَنْ حَوْلَهَا وَسُبْحَٰنَ ٱللَّهِ رَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ

Yakub Ibn NugmanМуса ут янына килгәч, Аллаһудан дәшелмеш булды, ут янына килгән Мусаны вә ут тирәсендәге фәрештәләрне Аллаһ мөбарәк кылды. Галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ һәр кимчелектән пакь булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰمُوسَىٰٓ إِنَّهُۥٓ أَنَا ٱللَّهُ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ

Yakub Ibn NugmanИй Муса, Мин хикмәт иясе, дошманнардан үч ачучы Аллаһмын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَلْقِ عَصَاكَ فَلَمَّا رَءَاهَا تَهْتَزُّ كَأَنَّهَا جَآنٌّ وَلَّىٰ مُدْبِرًا وَلَمْ يُعَقِّبْ يَٰمُوسَىٰ لَا تَخَفْ إِنِّى لَا يَخَافُ لَدَىَّ ٱلْمُرْسَلُونَ

Yakub Ibn NugmanТаягыңны җиргә ташлагыл, таягының елан булып хәрәкәтләнгәнен күргәч, таяк янына килмәде, артка китте, ий Муса, курыкмагыл, тәхкыйк Минем хозурымда пәйгамбәрләрнең курыкмаклыклары лаек түгелдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّا مَن ظَلَمَ ثُمَّ بَدَّلَ حُسْنًۢا بَعْدَ سُوٓءٍ فَإِنِّى غَفُورٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanМәгәр пәйгамбәрләрдән берәү Аллаһуның бер хөкемен бозып үзенә золым итсә, нәрсәдәндер куркыр, мәгәр тәүбә итеп начар эшен яхшы эшкә алыштырса, Мин әлбәттә, ярлыкаучы вә рәхимлемен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَدْخِلْ يَدَكَ فِى جَيْبِكَ تَخْرُجْ بَيْضَآءَ مِنْ غَيْرِ سُوٓءٍ فِى تِسْعِ ءَايَٰتٍ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ وَقَوْمِهِۦٓ إِنَّهُمْ كَانُوا۟ قَوْمًا فَٰسِقِينَ

Yakub Ibn NugmanИй Муса, кулыңны киемең астына култыгыңа керт, аннары ул кулың гаепсез, зарарсыз ак нурлы булып чыгар, тугыз могҗиза белән Фиргаунне хак дингә өндәргә бар һәм аның кавемен хак дингә өндә, тәхкыйк алар азган фасыйк кавем булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّا جَآءَتْهُمْ ءَايَٰتُنَا مُبْصِرَةً قَالُوا۟ هَٰذَا سِحْرٌ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanАларга Безнең ачык аятьләребез, күренеп торган могъҗизаларыбыз килсә, болар ачык сихер диделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَحَدُوا۟ بِهَا وَٱسْتَيْقَنَتْهَآ أَنفُسُهُمْ ظُلْمًا وَعُلُوًّا فَٱنظُرْ كَيْفَ كَانَ عَٰقِبَةُ ٱلْمُفْسِدِينَ

Yakub Ibn NugmanАлар бу могҗизаларның Аллаһудан икәнен күңелләре белән белсәләр дә, телләре белән инкяр иттеләр, золымлык вә тәкәбберлек белән. Карагыл, явызлык кылучы фасыйкларның ахыр хәле ничек булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ ءَاتَيْنَا دَاوُۥدَ وَسُلَيْمَٰنَ عِلْمًا وَقَالَا ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ ٱلَّذِى فَضَّلَنَا عَلَىٰ كَثِيرٍ مِّنْ عِبَادِهِ ٱلْمُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanДаудка вә угълы Сөләйманга хикмәтле белем бирдек, вә алар әйттеләр: "Безне дәрәҗәдә мөэминнәрнең күбрәгеннән артык кылучы Аллаһуга мактау хасдыр".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَوَرِثَ سُلَيْمَٰنُ دَاوُۥدَ وَقَالَ يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّاسُ عُلِّمْنَا مَنطِقَ ٱلطَّيْرِ وَأُوتِينَا مِن كُلِّ شَىْءٍ إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ ٱلْفَضْلُ ٱلْمُبِينُ

Yakub Ibn NugmanСөләйман атасы Даудка пәйгамбәрлектә һәм патшалыкта варис булды, вә әйтте: "Ий кешеләр, мин кошлар белән сөйләшергә өйрәтелдем, һәм пәйгамбәрлеккә вә патшалыкка бирелә торган нәрсәләр бар да миңа бирелде, миңа бирелгән бу нәрсәләр, әлбәттә, башкаларга бирелгәннән ачык артыктыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَحُشِرَ لِسُلَيْمَٰنَ جُنُودُهُۥ مِنَ ٱلْجِنِّ وَٱلْإِنسِ وَٱلطَّيْرِ فَهُمْ يُوزَعُونَ

Yakub Ibn NugmanСөләйман гаскәренә җыелырга әмер бирде, кешеләр, җеннәр вә кошлардан җыелдылар һәм барысы да җыелганчы туктап тордылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

حَتَّىٰٓ إِذَآ أَتَوْا۟ عَلَىٰ وَادِ ٱلنَّمْلِ قَالَتْ نَمْلَةٌ يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّمْلُ ٱدْخُلُوا۟ مَسَٰكِنَكُمْ لَا يَحْطِمَنَّكُمْ سُلَيْمَٰنُ وَجُنُودُهُۥ وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ

Yakub Ibn NugmanСәфәрләрендә бер кырмыска чокырына җиткәндә, кырмыскаларның патшасы Сөләйман гаскәрен күреп әйтте: "Ий кырмыскалар, Сөләйман гаскәре белән килә, тапталырсыз, алар сезнең тапталганыгызны сизмәсләр, өйләрегезгә кереп качыгыз", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَتَبَسَّمَ ضَاحِكًا مِّن قَوْلِهَا وَقَالَ رَبِّ أَوْزِعْنِىٓ أَنْ أَشْكُرَ نِعْمَتَكَ ٱلَّتِىٓ أَنْعَمْتَ عَلَىَّ وَعَلَىٰ وَٰلِدَىَّ وَأَنْ أَعْمَلَ صَٰلِحًا تَرْضَىٰهُ وَأَدْخِلْنِى بِرَحْمَتِكَ فِى عِبَادِكَ ٱلصَّٰلِحِينَ

Yakub Ibn NugmanСөләйман кырмысканың сүзеннән елмаеп көлде һәм әйтте: "Ий Раббым, үземә вә ата-анама биргән нигъмәтләреңә шөкер итмәккә мина илһам бир, дәхи Син риза була торган изге гамәлләр кылырга ярдәм бир, һәм рәхмәтең белән мине изге бәндәләрең арасына керт!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَتَفَقَّدَ ٱلطَّيْرَ فَقَالَ مَا لِىَ لَآ أَرَى ٱلْهُدْهُدَ أَمْ كَانَ مِنَ ٱلْغَآئِبِينَ

Yakub Ibn NugmanСөләйман шул арада һүд-һүд кошын югалтты һәм әйтте: "Миңа ни булды һүд-һүд кошын күрмимен, яки ул югалып киттеме?"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَأُعَذِّبَنَّهُۥ عَذَابًا شَدِيدًا أَوْ لَأَا۟ذْبَحَنَّهُۥٓ أَوْ لَيَأْتِيَنِّى بِسُلْطَٰنٍ مُّبِينٍ

Yakub Ibn NugmanСөләйман һүд-һүдкә ачуланды сорамый киткәне өчен, мин аны, әлбәттә, бик каты ґәзаб кылырмын, яки бугазлармын китүенә гозер күрсәткәненә чаклы. (Һүд-һүд кошы, әлбәттә, Аллаһ әмере белән киткән иде.)

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَكَثَ غَيْرَ بَعِيدٍ فَقَالَ أَحَطتُ بِمَا لَمْ تُحِطْ بِهِۦ وَجِئْتُكَ مِن سَبَإٍۭ بِنَبَإٍ يَقِينٍ

Yakub Ibn NugmanАз гына вакыт үткәч, һүд-һүд гаепле кеше кеби башын иеп түбәнчелек белән Сөләйман янына килде, вә әйтте: "Ий патшам, мин ерак җиргә барып син белмәгәнне белдем, вә Сәба шәһәреннән сиңа хак булган яңа хәбәр белән килдем.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنِّى وَجَدتُّ ٱمْرَأَةً تَمْلِكُهُمْ وَأُوتِيَتْ مِن كُلِّ شَىْءٍ وَلَهَا عَرْشٌ عَظِيمٌ

Yakub Ibn NugmanМин Бәлкыйс исемле бер хатын патшаны таптым, вә ул хатынга патшаларга бирелә торган һәрнәрсә бирелгән, дәхи аның зиннәтләнгән бер зур тәхете бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَدتُّهَا وَقَوْمَهَا يَسْجُدُونَ لِلشَّمْسِ مِن دُونِ ٱللَّهِ وَزَيَّنَ لَهُمُ ٱلشَّيْطَٰنُ أَعْمَٰلَهُمْ فَصَدَّهُمْ عَنِ ٱلسَّبِيلِ فَهُمْ لَا يَهْتَدُونَ

Yakub Ibn NugmanВә ул хатынны һәм кавемене Аллаһудан башка кояшка сәҗдә кылучылар таптым, шайтан аларга кояшка табынуларын яхшы эш итеп күрсәткән, шайтан аларны хак дингә керүдән тыйды, инде алар хак юлга күнелмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَّا يَسْجُدُوا۟ لِلَّهِ ٱلَّذِى يُخْرِجُ ٱلْخَبْءَ فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَيَعْلَمُ مَا تُخْفُونَ وَمَا تُعْلِنُونَ

Yakub Ibn NugmanЯнә һүд-һүд әйтте: "Ий кешеләр, әгаһ булыгыз, җиргә яңгырны кушып төрле ризыклар чыгаручы Аллаһуга гыйбадәт кылмаска нәрсә булган, янә Ул – Аллаһ күңелләрегездәге яшерен уйларыгызны һәм телләрегез сөйләгән сүзләрегезне белер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱللَّهُ لَآ إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ رَبُّ ٱلْعَرْشِ ٱلْعَظِيمِ

Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Ул гына, вә Ул олуг Ґәрешнең Раббысыдыр", – дип. 26а. Сөләйман әйтте: "Ий һүд-һүд, тиз карагыз, китергән хәбәрең дөресме яки ялганчылардан булдыңмы."

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ سَنَنظُرُ أَصَدَقْتَ أَمْ كُنتَ مِنَ ٱلْكَٰذِبِينَ

Yakub Ibn NugmanСөләйман Бәлкыйскә хат язып Һүд-һүдкә бирде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱذْهَب بِّكِتَٰبِى هَٰذَا فَأَلْقِهْ إِلَيْهِمْ ثُمَّ تَوَلَّ عَنْهُمْ فَٱنظُرْ مَاذَا يَرْجِعُونَ

Yakub Ibn NugmanМенә бу хатымны алып барып алларына сал, соңра читкәрәк китеп карап тор, ничек җавап бирерләр. Һүд-һүд хатны илтеп алларына салды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَتْ يَٰٓأَيُّهَا ٱلْمَلَؤُا۟ إِنِّىٓ أُلْقِىَ إِلَىَّ كِتَٰبٌ كَرِيمٌ

Yakub Ibn NugmanБәлкыйс хатны алгач әйтте: "Ий җәмәгать, миңа бер яхшы хат ташланмыш булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّهُۥ مِن سُلَيْمَٰنَ وَإِنَّهُۥ بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

Yakub Ibn NugmanУл хат Сөләйманнандыр вә ул хатта: "Рәхмәтле, рәхимле булган Аллаһ исеме белән әйтәмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَّا تَعْلُوا۟ عَلَىَّ وَأْتُونِى مُسْلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanМиңа тәкәбберлек итмәгез, итагать иткәнегез хәлдә миңа килегез", – дип язылган диде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَتْ يَٰٓأَيُّهَا ٱلْمَلَؤُا۟ أَفْتُونِى فِىٓ أَمْرِى مَا كُنتُ قَاطِعَةً أَمْرًا حَتَّىٰ تَشْهَدُونِ

Yakub Ibn NugmanБәлкыйс янә үзенең янындагыларына әйтте: "Ий җәмәгать, ошбу эш хосусында нинди киңәшегез вә хәйләгез бар миңа әйтегез, мин бер эш хакында карар чыгармыйм, мәгәр сезнең белән бергә булганда гына карар чыгарамын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ نَحْنُ أُو۟لُوا۟ قُوَّةٍ وَأُو۟لُوا۟ بَأْسٍ شَدِيدٍ وَٱلْأَمْرُ إِلَيْكِ فَٱنظُرِى مَاذَا تَأْمُرِينَ

Yakub Ibn NugmanБәлкыйсның ярдәмчеләре әйттеләр: "Без куәт ияләребез па сугышта каты батырлык ияләребез, шулай булса да эш сиңа тапшырылмыштыр, уйлап кара сугышыргамы яки килешергәме, ни – әйтсәң без хәзербез, сүзеңнән чыкмыйбыз".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَتْ إِنَّ ٱلْمُلُوكَ إِذَا دَخَلُوا۟ قَرْيَةً أَفْسَدُوهَا وَجَعَلُوٓا۟ أَعِزَّةَ أَهْلِهَآ أَذِلَّةً وَكَذَٰلِكَ يَفْعَلُونَ

Yakub Ibn NugmanБәлкыйс әйтте: "Әгәр патшалар бер шәһәргә һөҗүм белән керсәләр, ул шәһәрне җимерәләр, һәм хөрмәтле олуг кешеләрен иң түбән вә хур итеп калдыралар, патшалар әнә шулай кылырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنِّى مُرْسِلَةٌ إِلَيْهِم بِهَدِيَّةٍ فَنَاظِرَةٌۢ بِمَ يَرْجِعُ ٱلْمُرْسَلُونَ

Yakub Ibn NugmanМин Сөләйманга бүләкләр белән илчеләр җибәрәмен, соңра карармын, илчеләр нәрсә белән кайтырлар, минем бүлегемне кабул итеп алырлармы, юкмы? Бәлкыйсның җибәргән бүләкләре: биш йөз кол, биш йөз җария, биш йөз алтын кирпече һәм башка бәяле нәрсәләр иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّا جَآءَ سُلَيْمَٰنَ قَالَ أَتُمِدُّونَنِ بِمَالٍ فَمَآ ءَاتَىٰنِۦَ ٱللَّهُ خَيْرٌ مِّمَّآ ءَاتَىٰكُم بَلْ أَنتُم بِهَدِيَّتِكُمْ تَفْرَحُونَ

Yakub Ibn NugmanИлчеләр бүләкләре белән Сөләйман хозурына килгәч, Сөләйман әйтте: "Миңа мал белән ярдәм итәсезме, Аллаһуның миңа биргән пәйгамбәрлек вә патшалык сезгә биргән малдан хәерлерәктер, бәлки сез ошбу бүләкләрегез белән үзегез мактанырсыз."

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱرْجِعْ إِلَيْهِمْ فَلَنَأْتِيَنَّهُم بِجُنُودٍ لَّا قِبَلَ لَهُم بِهَا وَلَنُخْرِجَنَّهُم مِّنْهَآ أَذِلَّةً وَهُمْ صَٰغِرُونَ

Yakub Ibn NugmanБүләкләр алып килгән илчегә Сөләйман әйтте: "Бар, бүләкләреңне алып кайтып Бәлкыйска тапшыр, без әлбәттә, аларга гаскәр белән барабыз, безнең гаскәребезгә каршы торырга аларның тәкъкате булмас, без аларны Сәба шәһәреннән хур итеп чыгарырбыз һәм аларның игътибарлары калмас". Илче Сөләйман әйткән сүзләрне Бәлкыйска кайтып ирештерде. Бәлкыйс Сөләйманның пәйгамбәр икәнлеген белеп, бер көнне Сөләйман янына барырга чыкты. Сөләйман Бәлкыйсның күп гаскәр белән килгәнен ерактан күрде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ يَٰٓأَيُّهَا ٱلْمَلَؤُا۟ أَيُّكُمْ يَأْتِينِى بِعَرْشِهَا قَبْلَ أَن يَأْتُونِى مُسْلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanСөләйман әйтте: "Ий җәмәгать, Бәлкыйсның тәхетен миңа кем китерә алар минем яныма килеп иман китереп мөселман булганнарына чаклы? Чөнки кәфер хәлләрендә аларның нәрсәсен алырга дөрес, әмма мөселман булгач алырга дөрес булмый.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ عِفْرِيتٌ مِّنَ ٱلْجِنِّ أَنَا۠ ءَاتِيكَ بِهِۦ قَبْلَ أَن تَقُومَ مِن مَّقَامِكَ وَإِنِّى عَلَيْهِ لَقَوِىٌّ أَمِينٌ

Yakub Ibn NugmanҖен Таифәсеннән Гыйфрәт әйтте: "Син утырган урыныңнан торганчы мин ул тәхетне алып килермен, ул тәхетне сәламәт хәлендә алып килергә мин, әлбәттә, кадирмын", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ ٱلَّذِى عِندَهُۥ عِلْمٌ مِّنَ ٱلْكِتَٰبِ أَنَا۠ ءَاتِيكَ بِهِۦ قَبْلَ أَن يَرْتَدَّ إِلَيْكَ طَرْفُكَ فَلَمَّا رَءَاهُ مُسْتَقِرًّا عِندَهُۥ قَالَ هَٰذَا مِن فَضْلِ رَبِّى لِيَبْلُوَنِىٓ ءَأَشْكُرُ أَمْ أَكْفُرُ وَمَن شَكَرَ فَإِنَّمَا يَشْكُرُ لِنَفْسِهِۦ وَمَن كَفَرَ فَإِنَّ رَبِّى غَنِىٌّ كَرِيمٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһ китабын яхшы белгән бер зат әйтте: "Син бер якка башыңны борып яңадан алдыңа караганыңча ул тәхетне алып килермен. Сөләйман башын күтәреп күккә карады, яңадан алдына караса, алдыңда тәхетне күрде. Сөләйман тәхетне алдында күргәч әйтте: "Бу тәхетнең шулай тиз килүе Раббымның фазълыннандыр, шөкер итәрме яки көферлек кылырмы дип мине сынар өчендер. Берәү шөкер итсә һәм үзе өчен шөкер итәдер, вә берәү нигъмәткә көферлек итсә, тәхкыйк Раббым байдыр, аның шөкер итүенә мохтаҗ түгелдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ نَكِّرُوا۟ لَهَا عَرْشَهَا نَنظُرْ أَتَهْتَدِىٓ أَمْ تَكُونُ مِنَ ٱلَّذِينَ لَا يَهْتَدُونَ

Yakub Ibn NugmanСөләйман әйтте: "Тәхетнең тышкы күренешен үзгәртегез, карарбыз ул Бәлкыйс үзенең тәхетен танырмы яки танымаучылардан булырмы?"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّا جَآءَتْ قِيلَ أَهَٰكَذَا عَرْشُكِ قَالَتْ كَأَنَّهُۥ هُوَ وَأُوتِينَا ٱلْعِلْمَ مِن قَبْلِهَا وَكُنَّا مُسْلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanБәлкыйс Сөләйман янына килгәч, аңа әйтелде: "Синең тәхетең шундый идеме? Бәлкыйс әйтте: "Бу тәхет минем тәхеткә ошаган минем тәхетем булса кирәк, ошбу хәлдән элек Аллаһуның кодрәтенә, синең пәйгамбәрлегеңә, безгә дәлил бирелеп, без Иман китереп мөселман булган идек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَصَدَّهَا مَا كَانَت تَّعْبُدُ مِن دُونِ ٱللَّهِ إِنَّهَا كَانَتْ مِن قَوْمٍ كَٰفِرِينَ

Yakub Ibn NugmanСөләйман Бәлкыйсны Аллаһудан башка кояшка гыйбадәт кылудан тыйды, чөнки Бәлкыйс элек кәферләр кавеменнән иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قِيلَ لَهَا ٱدْخُلِى ٱلصَّرْحَ فَلَمَّا رَأَتْهُ حَسِبَتْهُ لُجَّةً وَكَشَفَتْ عَن سَاقَيْهَا قَالَ إِنَّهُۥ صَرْحٌ مُّمَرَّدٌ مِّن قَوَارِيرَ قَالَتْ رَبِّ إِنِّى ظَلَمْتُ نَفْسِى وَأَسْلَمْتُ مَعَ سُلَيْمَٰنَ لِلَّهِ رَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ

Yakub Ibn Nugman(Бәлкыйсның аягы ишәк аягы кеби йонлы, дигән хәбәр таралган иде. Шуны белмәк өчен Сөләйман пыяладан бер бина ясатып, идәнен дә пыяладан ясатып, идән астына су тутыртты һәм суга балыклар җибәрделәр. Бәлкыйска Сөләйман тарафыннан шул пыяла) сарайга кер, дип әйтелде, Бәлкыйс сарайга кергәндә пыяланы сизмәде, суга керәм дип уйлады һәм аяк балтырларын ачты. (Сөләйман читтән карап торды һәм күрде Бәлкыйсның аягында бернинди йон юклыгын). Аннары Сөләйман әйтте: "Син уйлаганча тирән су түгел, бәлки су өстендә ялтыравыклы пыяладан ясаган идәндер". Бәлкыйс әйтте: "Ий Раббым, кояшка табынып үземә золым иттем, инде барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга Сөләйман белән бергә иман китереп мөселман булдым", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ أَرْسَلْنَآ إِلَىٰ ثَمُودَ أَخَاهُمْ صَٰلِحًا أَنِ ٱعْبُدُوا۟ ٱللَّهَ فَإِذَا هُمْ فَرِيقَانِ يَخْتَصِمُونَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Сәмуд кавеменә кардәшләре Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга өндәсен өчен, Салих килгәч алар ике фирка булып, ягъни берсе мөэмин җәмәгате, икенчесе кәфер җәмәгате булып, үзара без хаклыкта дип низагълаштылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ يَٰقَوْمِ لِمَ تَسْتَعْجِلُونَ بِٱلسَّيِّئَةِ قَبْلَ ٱلْحَسَنَةِ لَوْلَا تَسْتَغْفِرُونَ ٱللَّهَ لَعَلَّكُمْ تُرْحَمُونَ

Yakub Ibn NugmanСалих әйтте: "Ий кавемем, ни өчен яхшылыктан элек яманлыкка ашыгасыз, ягъни Аллаһуның рәхмәтеннән качып ґәзабына барасыз, чөнки алар Салихка ышанмадылар, сүзең дөрес булса ґәзабыңны безгә тизрәк китер, диделәр. Әгәр тәүбә итеп вә иман китереп Аллаһудан гафу сорасагыз, шаять рәхмәт ителмеш булыр идегез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ ٱطَّيَّرْنَا بِكَ وَبِمَن مَّعَكَ قَالَ طَٰٓئِرُكُمْ عِندَ ٱللَّهِ بَلْ أَنتُمْ قَوْمٌ تُفْتَنُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар әйттеләр: "Без синнән вә сиңа иман китергән кешеләрдән шомландык, яңгыр яумады, ач калдык." Салих әйтте: "Сезнең шомлануыгыз Аллаһу хозурындадыр, хөкем итәр, бәлки сез төрле хәл белән Аллаһ тарафыннан сыналасыз."

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكَانَ فِى ٱلْمَدِينَةِ تِسْعَةُ رَهْطٍ يُفْسِدُونَ فِى ٱلْأَرْضِ وَلَا يُصْلِحُونَ

Yakub Ibn NugmanСәмудләрнең шәһәрендә тугыз ир бар иде, алар җир өстендә төрле бозыклыкны кыла иделәр, әмма һичбер эшне төзәтмәс иделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالُوا۟ تَقَاسَمُوا۟ بِٱللَّهِ لَنُبَيِّتَنَّهُۥ وَأَهْلَهُۥ ثُمَّ لَنَقُولَنَّ لِوَلِيِّهِۦ مَا شَهِدْنَا مَهْلِكَ أَهْلِهِۦ وَإِنَّا لَصَٰدِقُونَ

Yakub Ibn NugmanБер-берсенә әйттеләр: "Аллаһ исеме белән ант итешегез, төнлә Салихны һәм җәмәгатен басып кереп үтерәбез, соңра аларның кан хакын таләп итүче вәлиенә, без аларны үтерүчеләр янында булмадык, кемнәр үтергәнен белмибез вә без бу сүзләребезне дөрес сөйлибез диярбез", – диделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَكَرُوا۟ مَكْرًا وَمَكَرْنَا مَكْرًا وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘнә шулай Салихны үтермәк өчен мәкерлек кылдылар һәм Без аларга каршы мәкерне мәкер кылдык, сизми дә калдылар, һәлак булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱنظُرْ كَيْفَ كَانَ عَٰقِبَةُ مَكْرِهِمْ أَنَّا دَمَّرْنَٰهُمْ وَقَوْمَهُمْ أَجْمَعِينَ

Yakub Ibn NugmanКүр! Аларның мәкеренең ахыры ничек булды, Без аларны һәм кавемнәрен таш яудырып барчасын бер юлы һәлак иттек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَتِلْكَ بُيُوتُهُمْ خَاوِيَةًۢ بِمَا ظَلَمُوٓا۟ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً لِّقَوْمٍ يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanОшбу җимерелгән урыннар аларның өйләредер, золым итүләре сәбәпле өйләре буш калмыштыр. Салих кавеменең һәлак булуында да гыйбрәт бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنجَيْنَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَكَانُوا۟ يَتَّقُونَ

Yakub Ibn NugmanИман китереп Аллаһуга тәкъвалык кылган мөэминнәрен коткардык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلُوطًا إِذْ قَالَ لِقَوْمِهِۦٓ أَتَأْتُونَ ٱلْفَٰحِشَةَ وَأَنتُمْ تُبْصِرُونَ

Yakub Ibn NugmanЛутны хәтерләгез, ул кавеменә әйтте: "Әйә сез бик яман фәхеш эшне кыласызмы, җитмәсә яшермичә бер-берегезгә күрсәтеп эшлисез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَئِنَّكُمْ لَتَأْتُونَ ٱلرِّجَالَ شَهْوَةً مِّن دُونِ ٱلنِّسَآءِ بَلْ أَنتُمْ قَوْمٌ تَجْهَلُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйә сез хатыннарны куеп күп ирләргә якынлык кыйласыз, бәлки сез эшегезнең ахыры ничек булачагыны уйламый торган җаһил кавемсез."

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَا كَانَ جَوَابَ قَوْمِهِۦٓ إِلَّآ أَن قَالُوٓا۟ أَخْرِجُوٓا۟ ءَالَ لُوطٍ مِّن قَرْيَتِكُمْ إِنَّهُمْ أُنَاسٌ يَتَطَهَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanЛут кавеменең җавабы булмады, мәгәр Лутның җәмәгатен шәһәрегездән чыгарыгыз, тәхкыйк алар ирләрнең артына якынлык кылудан пакь адәмнәрдер дигән сүзләре булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَنجَيْنَٰهُ وَأَهْلَهُۥٓ إِلَّا ٱمْرَأَتَهُۥ قَدَّرْنَٰهَا مِنَ ٱلْغَٰبِرِينَ

Yakub Ibn NugmanБез Лутны вә аның әһелен коткардык, мәгәр хатынын коткармадык, бәлки ґәзабта калучылардан итеп тәкъдир иттек. Чөнки ул хатын азган кавемгә яшерен ярдәм итүче иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَمْطَرْنَا عَلَيْهِم مَّطَرًا فَسَآءَ مَطَرُ ٱلْمُنذَرِينَ

Yakub Ibn NugmanАларның өстенә яңгыр урнына таш яудырдык, пәйгамбәр җибәреп Аллаһ ґәзабы белән куркытып та курыкмаган кавемнәрнең яңгыры нинди яман яңгырдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلِ ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ وَسَلَٰمٌ عَلَىٰ عِبَادِهِ ٱلَّذِينَ ٱصْطَفَىٰٓ ءَآللَّهُ خَيْرٌ أَمَّا يُشْرِكُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Кәферләрне һәлак иткәне өчен барча мактау Аллаһуга хасдыр, вә Аллаһ сайлап пәйгамбәр иткән кешеләренә Аллаһуның сәламедер, әгаһ булыгыз, Илаһә булырга Аллаһу тәгалә хәерлерәкме? Яки Аллаһуга тиңдәш ителгән сынымнар хәерлерәкме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمَّنْ خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ وَأَنزَلَ لَكُم مِّنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً فَأَنۢبَتْنَا بِهِۦ حَدَآئِقَ ذَاتَ بَهْجَةٍ مَّا كَانَ لَكُمْ أَن تُنۢبِتُوا۟ شَجَرَهَآ أَءِلَٰهٌ مَّعَ ٱللَّهِ بَلْ هُمْ قَوْمٌ يَعْدِلُونَ

Yakub Ibn NugmanЯки җир вә күкләрне халык итүче Аллаһ хәерлеме, Ул сезгә күктән су иңдерде, ул су белән чәчәккә күмелгән күп җимеш бакчаларын үстердек, ул бакчаларның агачларын үстерү сезгә лаек булмады, ягъни көчегез җитми, Аллаһудан башка тагын бер Илаһә бармы, әлбәттә, юк, бәлки алар хак юлдан авыша торган кавемдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمَّن جَعَلَ ٱلْأَرْضَ قَرَارًا وَجَعَلَ خِلَٰلَهَآ أَنْهَٰرًا وَجَعَلَ لَهَا رَوَٰسِىَ وَجَعَلَ بَيْنَ ٱلْبَحْرَيْنِ حَاجِزًا أَءِلَٰهٌ مَّعَ ٱللَّهِ بَلْ أَكْثَرُهُمْ لَا يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanҖирне селкенми торган итеп яраткан Аллаһ хәерлеме, дәхи җир өстендә күп елгалар кыйлды, һәм җир өстенә бөек таулар кылды, һәм диңгездә ике төрле су арасына пәрдә кылды, бер-берсенә аралашмаслар. Әйә Аллаһудан башка тагын бер Илаһә бармы? Бәлки мөшрикләр Аллаһуның бер генә икәнен белмиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمَّن يُجِيبُ ٱلْمُضْطَرَّ إِذَا دَعَاهُ وَيَكْشِفُ ٱلسُّوٓءَ وَيَجْعَلُكُمْ خُلَفَآءَ ٱلْأَرْضِ أَءِلَٰهٌ مَّعَ ٱللَّهِ قَلِيلًا مَّا تَذَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanҖәберләнгән кеше дога кылса, аның догасын кабул итүче вә кешеләрдән зарарны җибәрүче Аллаһмы хәерле, Ул сезне җиргә хуҗа кылыр. Аллаһудан башка тагын бер Илаһә бармы? Бик аз вакытта вәгазьләнәсез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمَّن يَهْدِيكُمْ فِى ظُلُمَٰتِ ٱلْبَرِّ وَٱلْبَحْرِ وَمَن يُرْسِلُ ٱلرِّيَٰحَ بُشْرًۢا بَيْنَ يَدَىْ رَحْمَتِهِۦٓ أَءِلَٰهٌ مَّعَ ٱللَّهِ تَعَٰلَى ٱللَّهُ عَمَّا يُشْرِكُونَ

Yakub Ibn NugmanТөн караңгылыгында сезне корыда һәм диңгездә Йолдызләр белән адаштырмыйча йөртүче, вә яңгыр алдыннан рәхмәт җилен җибәрүче Аллаһ хәерлерәкме? Аллаһудан башка тагын бер Илаһә бармы? Аларның Аллаһуга тиң, кылган нәрсәләреннән Аллаһ пакь һәм боек булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمَّن يَبْدَؤُا۟ ٱلْخَلْقَ ثُمَّ يُعِيدُهُۥ وَمَن يَرْزُقُكُم مِّنَ ٱلسَّمَآءِ وَٱلْأَرْضِ أَءِلَٰهٌ مَّعَ ٱللَّهِ قُلْ هَاتُوا۟ بُرْهَٰنَكُمْ إِن كُنتُمْ صَٰدِقِينَ

Yakub Ibn NugmanБашта юктан бар итеп, соңра үлгәннән соң тергезүче Аллаһ хәерлерәкме, яки мөшрикләрнең сынымнары херлеме? Сезне күктән вә җирдән кем ризыкландыра? Аллаһ кыйла торган эшләрне кыла ала торган Аллаһудан башка Илаһә бармы?" Әйт: "Әгәр янә бер Илаһә бар дигән сүзегез дөрес булса, дәлилегезне китерегез".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُل لَّا يَعْلَمُ مَن فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ٱلْغَيْبَ إِلَّا ٱللَّهُ وَمَا يَشْعُرُونَ أَيَّانَ يُبْعَثُونَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, кешеләргә әйт: "Җирдә вә күкләрдә булган гакыл ияләре яшерен нәрсәләрне белмәсләр, мәгәр Аллаһ үзе генә белер, алар үзләренең кайчан кубарылачакларын да белмиләр, вә сизмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بَلِ ٱدَّٰرَكَ عِلْمُهُمْ فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ بَلْ هُمْ فِى شَكٍّ مِّنْهَا بَلْ هُم مِّنْهَا عَمُونَ

Yakub Ibn NugmanАларның белемнәре ахирәткә ирешмәсме, кыямәт кайчан була дип сорыйлар, бәлки алар кыямәтнең булачагында шикләнмәктәләр, бәлки аларның күңелләре кыямәтнең булачагыннан сукырдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ أَءِذَا كُنَّا تُرَٰبًا وَءَابَآؤُنَآ أَئِنَّا لَمُخْرَجُونَ

Yakub Ibn NugmanКәферләр әйттеләр: "Без үлеп туфрак булсак һәм аталарыбыз да туфрак булсалар, шуннан соң терелеп кабердән чыгарбызмы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَقَدْ وُعِدْنَا هَٰذَا نَحْنُ وَءَابَآؤُنَا مِن قَبْلُ إِنْ هَٰذَآ إِلَّآ أَسَٰطِيرُ ٱلْأَوَّلِينَ

Yakub Ibn NugmanБез дә, бездән элек аталарыбыз да үлгәннән соң терелү белән вәгъдә ителдек, ләкин ул вәгъдә әүвәлгеләрдән калган ялган сүздән башка нәрсә түгелдер", – диделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ سِيرُوا۟ فِى ٱلْأَرْضِ فَٱنظُرُوا۟ كَيْفَ كَانَ عَٰقِبَةُ ٱلْمُجْرِمِينَ

Yakub Ibn NugmanАларга әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм карагыз, хакны ялганга тотучыларның ахыр хәлләре ничек булган, күрегез!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا تَحْزَنْ عَلَيْهِمْ وَلَا تَكُن فِى ضَيْقٍ مِّمَّا يَمْكُرُونَ

Yakub Ibn NugmanАларның ышанмаулары өчен көенмә һәм аларның мәкерләреннән күңелең тараймасын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَقُولُونَ مَتَىٰ هَٰذَا ٱلْوَعْدُ إِن كُنتُمْ صَٰدِقِينَ

Yakub Ibn NugmanКәферләр сорыйлар: "Әгәр сүзегез дөрес булса, безгә вәгъдә ителгән ґәзаб кайчан була", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ عَسَىٰٓ أَن يَكُونَ رَدِفَ لَكُم بَعْضُ ٱلَّذِى تَسْتَعْجِلُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Сез ашыктырып сораган ґәзабның бәгъзесенең килмәклеге якын булды".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّ رَبَّكَ لَذُو فَضْلٍ عَلَى ٱلنَّاسِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَشْكُرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, синең Раббың кешеләргә рәхмәт һәм юмарт ияседер, ләкин кешеләрнең күбрәге шөкер итмиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّ رَبَّكَ لَيَعْلَمُ مَا تُكِنُّ صُدُورُهُمْ وَمَا يُعْلِنُونَ

Yakub Ibn NugmanЯнә Раббың кешеләрнең күкрәкләрендә яшерен булган нәрсәләрне вә телләре белән сөйләп изһар иткән сүзләрен яки эшләгән эшләрен беләдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا مِنْ غَآئِبَةٍ فِى ٱلسَّمَآءِ وَٱلْأَرْضِ إِلَّا فِى كِتَٰبٍ مُّبِينٍ

Yakub Ibn NugmanҖирдә вә күктә Аллаһуга һич яшерен нәрсә юктыр, мәгәр Ләүхүл мәхфузъда язылмыштыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ هَٰذَا ٱلْقُرْءَانَ يَقُصُّ عَلَىٰ بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ أَكْثَرَ ٱلَّذِى هُمْ فِيهِ يَخْتَلِفُونَ

Yakub Ibn NugmanОшбу Коръән Ягъкуб балаларына күп хәбәрне сөйлидер, аларның ихтыйлаф иткән нәрсәләренең күбрәген.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّهُۥ لَهُدًى وَرَحْمَةٌ لِّلْمُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, ул Коръән азгынлыктан туры юлга күндерүче, вә аның белән гамәл кылучы мөэминнәргә рәхмәттер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ رَبَّكَ يَقْضِى بَيْنَهُم بِحُكْمِهِۦ وَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْعَلِيمُ

Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, синең Раббың кыямәттә алар арасында үзенең хөкеме белән эшне тәмам итәр, һәм Ул – Аллаһ җиңүче вә белүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَتَوَكَّلْ عَلَى ٱللَّهِ إِنَّكَ عَلَى ٱلْحَقِّ ٱلْمُبِينِ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, һәр эшендә Аллаһуга тәвәккәл ит, тәхкыйк син хаклыгы мәгълүм булган ислам динендә һидәят юлындасың.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّكَ لَا تُسْمِعُ ٱلْمَوْتَىٰ وَلَا تُسْمِعُ ٱلصُّمَّ ٱلدُّعَآءَ إِذَا وَلَّوْا۟ مُدْبِرِينَ

Yakub Ibn NugmanМәет кеби имансызларга син хак сүзне ишеттерә алмассың вәгазь сөйләп һидәяткә чакыруыңны да ишетә алмассың, әгәр хактан дүнеп ялганга йөз тотсалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَآ أَنتَ بِهَٰدِى ٱلْعُمْىِ عَن ضَلَٰلَتِهِمْ إِن تُسْمِعُ إِلَّا مَن يُؤْمِنُ بِـَٔايَٰتِنَا فَهُم مُّسْلِمُونَ

Yakub Ibn NugmanДәхи син сукыр күңелле кешеләрне адашу юлларыннан чыгарып һидәяткә Күндерә алмассың, ишеттерсәң фәкать Безнең аятьләребезгә ышанучыларга ишеттерә алырсың, алар Аллаһуга итагать итүдә ихлас мөселманнардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا وَقَعَ ٱلْقَوْلُ عَلَيْهِمْ أَخْرَجْنَا لَهُمْ دَآبَّةً مِّنَ ٱلْأَرْضِ تُكَلِّمُهُمْ أَنَّ ٱلنَّاسَ كَانُوا۟ بِـَٔايَٰتِنَا لَا يُوقِنُونَ

Yakub Ibn NugmanВәгъдә ителгән кыямәт килсә аларга, алар белән сөйләшә торган бер җан иясен җирдән чыгарырбыз, кешеләрнең кыйлган эшләрен сөйләр, кешеләр әлбәттә, Безнең аятьләребезгә иман китермәс булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَوْمَ نَحْشُرُ مِن كُلِّ أُمَّةٍ فَوْجًا مِّمَّن يُكَذِّبُ بِـَٔايَٰتِنَا فَهُمْ يُوزَعُونَ

Yakub Ibn NugmanВә кыямәт көнне һәр өммәттән Безнең аятьләребезне ялганга санаучы бер җәмәгатьне кубарырбыз, алар тукталып арпа калган иптәшләрен көтәрләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

حَتَّىٰٓ إِذَا جَآءُو قَالَ أَكَذَّبْتُم بِـَٔايَٰتِى وَلَمْ تُحِيطُوا۟ بِهَا عِلْمًا أَمَّاذَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanХисап урынына килгәч аларга Аллаһ әйтер: "Минем аятьләремне ялганга тоттыгызмы, бит ышанырга яки ышанмаска лаек икәнне белерлек сездә белем юк иде, белмәгәнегездән соң нинди гамәл кылдыгыз, әлбәттә, хакны инкяр итүдән башка эшегез юк иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَوَقَعَ ٱلْقَوْلُ عَلَيْهِم بِمَا ظَلَمُوا۟ فَهُمْ لَا يَنطِقُونَ

Yakub Ibn NugmanЗолым итүләре сәбәпле аларга ґәзаб хак вә лаек булды, алар гозер күрсәтеп сөйләшергә кадир булмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ يَرَوْا۟ أَنَّا جَعَلْنَا ٱلَّيْلَ لِيَسْكُنُوا۟ فِيهِ وَٱلنَّهَارَ مُبْصِرًا إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ لِّقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйә алар күрмиләрме, төнне рәхәтләнеп ял итәргә уңай кылдык, әмма көнегезне күренә торган якты кылдык, кәсеп итү өчен, иман китергән кешеләр өчен Аллаһуның бу эшләрендә, әлбәттә, көчле дәлилләр бар."

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَوْمَ يُنفَخُ فِى ٱلصُّورِ فَفَزِعَ مَن فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَمَن فِى ٱلْأَرْضِ إِلَّا مَن شَآءَ ٱللَّهُ وَكُلٌّ أَتَوْهُ دَٰخِرِينَ

Yakub Ibn NugmanЯнә сурга өрелсә, җирдә вә күктә булган мәхлук куркын тетрәрләр, мәгәр Аллаһ теләгән зат кына курыкмас, вә бар да кечкенә булып баш иеп Аллаһу хозурына килерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَتَرَى ٱلْجِبَالَ تَحْسَبُهَا جَامِدَةً وَهِىَ تَمُرُّ مَرَّ ٱلسَّحَابِ صُنْعَ ٱللَّهِ ٱلَّذِىٓ أَتْقَنَ كُلَّ شَىْءٍ إِنَّهُۥ خَبِيرٌۢ بِمَا تَفْعَلُونَ

Yakub Ibn NugmanСин урыннарында таза торалар дип уйлаган тауларны ул көндә күрерсең, болытлар кеби күктә очып йөрерләр, бу эш һәр эшне мәхкәм кылучы Аллаһ ишедер. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән, әлбәттә, хәбәрдардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَن جَآءَ بِٱلْحَسَنَةِ فَلَهُۥ خَيْرٌ مِّنْهَا وَهُم مِّن فَزَعٍ يَوْمَئِذٍ ءَامِنُونَ

Yakub Ibn NugmanБерәү тулы иман белән яхшы эш кылса, аның өчен кылган гамәленнән артыграк сәваб булыр, бу кешеләр кыямәт көненең куркынычыннан имин булырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَن جَآءَ بِٱلسَّيِّئَةِ فَكُبَّتْ وُجُوهُهُمْ فِى ٱلنَّارِ هَلْ تُجْزَوْنَ إِلَّا مَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanБерәү Аллаһуга каршы барып явыз эшләр кылса, андый кешеләр йөзләре белән утка салынырлар, әйә ґәзабиы татыйсызмы, бу ґәзаб кылган гөнаһларыгызның җәзасыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَآ أُمِرْتُ أَنْ أَعْبُدَ رَبَّ هَٰذِهِ ٱلْبَلْدَةِ ٱلَّذِى حَرَّمَهَا وَلَهُۥ كُلُّ شَىْءٍ وَأُمِرْتُ أَنْ أَكُونَ مِنَ ٱلْمُسْلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanАнда золым итүне хәрам иткән Мәккә шәһәренең Раббысына гына гыйбадәт кылу белән мин боерылмыш булдым, һәрнәрсә Аныкыдыр, дәхи Аллаһуга итагать итүче мөселман булу белән мин боерылмыш булдым.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنْ أَتْلُوَا۟ ٱلْقُرْءَانَ فَمَنِ ٱهْتَدَىٰ فَإِنَّمَا يَهْتَدِى لِنَفْسِهِۦ وَمَن ضَلَّ فَقُلْ إِنَّمَآ أَنَا۠ مِنَ ٱلْمُنذِرِينَ

Yakub Ibn NugmanДәхи Коръән укымак белән боерылдым, берәү Коръән белән гамәл кылып туры юлга күнелсә, әлбәттә, үз файдасынадыр һәм берәү Коръән белән гамәл кылмыйча хак юлдан адашса, әйт: "Мин фәкать туры юлга кермәгәннәрне Аллаһ ґәзабы белән куркытучыларданмын".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقُلِ ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ سَيُرِيكُمْ ءَايَٰتِهِۦ فَتَعْرِفُونَهَا وَمَا رَبُّكَ بِغَٰفِلٍ عَمَّا تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһу тәгаләгә хәмед сәнәләр әйт, Ул сине пәйгамбәр итте, галәмнәргә рәхмәт өчен сине халык итте, Аллаһ тиздән үзенең аятьләрен яки кодрәтен күрсәтер һәм аны белерсез, синең Раббың сезнең кылган эшегездән гафил түгелдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70