Ash-Shams сүрәсе الشمس
15 аять · Мәккә · иңү тәртибе 26
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ وَٱلشَّمْسِ وَضُحَىٰهَا
Yakub Ibn NugmanКояш белән вә аның нуры белән ант итәм.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلْقَمَرِ إِذَا تَلَىٰهَا
Yakub Ibn NugmanВә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلنَّهَارِ إِذَا جَلَّىٰهَا
Yakub Ibn NugmanВә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلَّيْلِ إِذَا يَغْشَىٰهَا
Yakub Ibn NugmanВә төн белән, әгәр яктылыкны капласа.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلسَّمَآءِ وَمَا بَنَىٰهَا
Yakub Ibn NugmanВә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلْأَرْضِ وَمَا طَحَىٰهَا
Yakub Ibn NugmanВә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَنَفْسٍ وَمَا سَوَّىٰهَا
Yakub Ibn NugmanВә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَلْهَمَهَا فُجُورَهَا وَتَقْوَىٰهَا
Yakub Ibn NugmanӨйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَدْ أَفْلَحَ مَن زَكَّىٰهَا
Yakub Ibn NugmanТәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقَدْ خَابَ مَن دَسَّىٰهَا
Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка чумырган кеше.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَذَّبَتْ ثَمُودُ بِطَغْوَىٰهَآ
Yakub Ibn NugmanСәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذِ ٱنۢبَعَثَ أَشْقَىٰهَا
Yakub Ibn NugmanДөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَقَالَ لَهُمْ رَسُولُ ٱللَّهِ نَاقَةَ ٱللَّهِ وَسُقْيَٰهَا
Yakub Ibn NugmanАларга Аллаһуның расүле Салих г-м: "Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше булган суны алудан сакланыгыз", – диде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَكَذَّبُوهُ فَعَقَرُوهَا فَدَمْدَمَ عَلَيْهِمْ رَبُّهُم بِذَنۢبِهِمْ فَسَوَّىٰهَا
Yakub Ibn NugmanАлар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَا يَخَافُ عُقْبَٰهَا
Yakub Ibn NugmanАллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→