Баш бит › Сүрәләр › Al-Lail сүрәсе
Al-Lail сүрәсе الليل
21 аять · Мәккә · иңү тәртибе 9
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ وَٱلَّيْلِ إِذَا يَغْشَىٰ
Yakub Ibn Nugman Төн белән ант итәм, һәркайчан караңгылыгы белән капласа.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلنَّهَارِ إِذَا تَجَلَّىٰ
Yakub Ibn Nugman Вә көндез белән ант итәм, һәркайчан яктырса.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا خَلَقَ ٱلذَّكَرَ وَٱلْأُنثَىٰٓ
Yakub Ibn Nugman Вә ирне һәм хатынны халык кылган Аллаһ белән ант итәм.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ سَعْيَكُمْ لَشَتَّىٰ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк сезнең эшләрегез вә гамәлләрегез, төрлечә-төрлечәдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَمَّا مَنْ أَعْطَىٰ وَٱتَّقَىٰ
Yakub Ibn Nugman Әмма бер кеше Аллаһ күрсәткән урыннарга садакалар бирсә һәм Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланса.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَصَدَّقَ بِٱلْحُسْنَىٰ
Yakub Ibn Nugman Һәм Аллаһуның берлеген, Исламның хаклыгын вә Коръәннең һәм пәйгамбәрнең хаклыгын тәсъдыйк кылса.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَسَنُيَسِّرُهُۥ لِلْيُسْرَىٰ
Yakub Ibn Nugman Аңа җиңеллек вә рәхәтлек урыны булган җәннәткә алып керүче гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَمَّا مَنۢ بَخِلَ وَٱسْتَغْنَىٰ
Yakub Ibn Nugman Вә әмма бер кеше саранлык кылса, вә үзен Аллаһуга вә ахирәт нигъмәтләренә мохтаҗсыз санаса, кирәксенмәсә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَكَذَّبَ بِٱلْحُسْنَىٰ
Yakub Ibn Nugman Вә Аллаһуның берлеген һәм Коръәннең вә пәйгамбәрнең хаклыгын инкяр кылса.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَسَنُيَسِّرُهُۥ لِلْعُسْرَىٰ
Yakub Ibn Nugman Бик тиз Без аңа авырлык вә ґәзаб урыны булган җәһәннәмгә алып керә торган бозык эшләрне, батыл гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا يُغْنِى عَنْهُ مَالُهُۥٓ إِذَا تَرَدَّىٰٓ
Yakub Ibn Nugman Җәһәннәмгә егылып һәлак булганда аңа малы файда бирмәс.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ عَلَيْنَا لَلْهُدَىٰ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк Безгә туры юлны бәян кылмак тиешледер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّ لَنَا لَلْـَٔاخِرَةَ وَٱلْأُولَىٰ
Yakub Ibn Nugman Әлбәттә, дөнья һәм ахирәт байлыгы фәкать Безнекедер. Шулай булгач, икесен дә Аллаһудан сорарга тиешле.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَنذَرْتُكُمْ نَارًا تَلَظَّىٰ
Yakub Ibn Nugman Ий кешеләр, Мин сезне куркыттым ялкынланган ут белән.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَا يَصْلَىٰهَآ إِلَّا ٱلْأَشْقَى
Yakub Ibn Nugman Ул утка кермәс мәгәр бәхетсез явыз кеше генә керер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱلَّذِى كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰ
Yakub Ibn Nugman Ул явыз, Коръәнне вә пәйгамбәрне ялганга тотты һәм Аллаһуга итагать итүдән баш тартты.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَسَيُجَنَّبُهَا ٱلْأَتْقَى
Yakub Ibn Nugman Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва кеше, ул уттан ягада, читтә булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱلَّذِى يُؤْتِى مَالَهُۥ يَتَزَكَّىٰ
Yakub Ibn Nugman Ул тәкъва кеше малын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирер, гөнаһтан пакьләнмәк нияте белән.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا لِأَحَدٍ عِندَهُۥ مِن نِّعْمَةٍ تُجْزَىٰٓ
Yakub Ibn Nugman Бит Аллаһ хозурыңда һичкемгә сәваб вә нигъмәт юк.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا ٱبْتِغَآءَ وَجْهِ رَبِّهِ ٱلْأَعْلَىٰ
Yakub Ibn Nugman Мәгәр сәваб вә нигъмәтләр бирелер, ахирәт өчен кыла торган гамәлләрен фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә һәм Аллаһ кушканча гына кылган тәкъва кешегә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَسَوْفَ يَرْضَىٰ
Yakub Ibn Nugman Вә андый кеше тиздән Аллаһ биргән җәннәт нигъмәтләреннән разый булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
← Ash-Shams сүрәсе
Ad-Dhuhaa сүрәсе →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→
Гарәп тексты һәм тәрҗемәләр Tanzil һәм QuranEnc аша — сүзгә-сүз, үзгәртелмәгән · Тәрҗемәләр тәрҗемәчеләренә карый һәм Коръәннең үзе түгел
Бу — тикшеренү ярдәмчесе, фәтва чыганагы түгел.