caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

At-Takwir сүрәсе التكوير

29 аять · Мәккә · иңү тәртибе 7

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ إِذَا ٱلشَّمْسُ كُوِّرَتْ

Yakub Ibn NugmanКайчан кояшның нуры китәрелсә, чорналса (караңгылык белән).

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱلنُّجُومُ ٱنكَدَرَتْ

Yakub Ibn NugmanВә йолдызлар җиргә коелсалар (метеоритлар).

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱلْجِبَالُ سُيِّرَتْ

Yakub Ibn NugmanВә таулар урыннарыннан кузгалсалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱلْعِشَارُ عُطِّلَتْ

Yakub Ibn NugmanВә ун айлык буаз дөяләр игътибарсыз калдырылсалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱلْوُحُوشُ حُشِرَتْ

Yakub Ibn NugmanВә кыр хайваннары бер урынга җыелсалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱلْبِحَارُ سُجِّرَتْ

Yakub Ibn NugmanВә дәрьяләр бер урынга түгелсәләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱلنُّفُوسُ زُوِّجَتْ

Yakub Ibn NugmanВә яхшы кешеләр яхшыларга һәм яман кешеләр яманнарга кушылсалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱلْمَوْءُۥدَةُ سُئِلَتْ

Yakub Ibn NugmanВә тере хәлдә күмелгән кыз балалар соралсалар. (Җаһилият вакытында ґәрәбләр кыз балаларын тәрбияләргә авырсынып яки аларны ят кешегә кияүгә биреп җибәрү хурлык дип, тере хәлдә күмәләр иде.)

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بِأَىِّ ذَنۢبٍ قُتِلَتْ

Yakub Ibn NugmanНи сәбәпле үтерелдең дип, нинди гөнаһы бар иде, нигә үтердегез дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱلصُّحُفُ نُشِرَتْ

Yakub Ibn NugmanВә гамәл дәфтәрен хисаб өчен таратылса.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱلسَّمَآءُ كُشِطَتْ

Yakub Ibn NugmanВә күк урыныннан китәрелсә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱلْجَحِيمُ سُعِّرَتْ

Yakub Ibn NugmanВә җәһәннәм каты кыздырылса.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ٱلْجَنَّةُ أُزْلِفَتْ

Yakub Ibn NugmanВә җәннәт якын китерелсә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَلِمَتْ نَفْسٌ مَّآ أَحْضَرَتْ

Yakub Ibn NugmanШул вакытта һәркем үзенең хәзерләгән яхшы, вә яман эшләрен белер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَآ أُقْسِمُ بِٱلْخُنَّسِ

Yakub Ibn NugmanАнт итәмен кире кайтучылар белән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلْجَوَارِ ٱلْكُنَّسِ

Yakub Ibn NugmanВә яшерен йөрүчеләр илә. Ягъни китеп-килеп, күренеп һәм күренмичә йөрүче йолдызлар белән ант итәм.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّيْلِ إِذَا عَسْعَسَ

Yakub Ibn NugmanВә төн белән ант итәм, һәркайчан килсә ул төн.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلصُّبْحِ إِذَا تَنَفَّسَ

Yakub Ibn NugmanВә таң белән ант итәмен, һәркайчан ачылса.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّهُۥ لَقَوْلُ رَسُولٍ كَرِيمٍ

Yakub Ibn NugmanШиксез, ул Коръән хөрмәтле Җәбраилнең Аллаһудан алып килгән сүзедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ذِى قُوَّةٍ عِندَ ذِى ٱلْعَرْشِ مَكِينٍ

Yakub Ibn NugmanУл Җәбраил олугъ куәт иясе вә хөрмәтедер, ґәреш иясе Аллаһ хозурында.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مُّطَاعٍ ثَمَّ أَمِينٍ

Yakub Ibn NugmanУл Җәбраилгә башка фәрештәләр итагать итәләр, соңра ул ышанычлы хыянәттән пакьдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا صَاحِبُكُم بِمَجْنُونٍ

Yakub Ibn NugmanВә сезнең юлдашыгыз Мухәммәд г-м дивана түгел һәм үзлегеннән сүз сөйләүче дә түгел.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ رَءَاهُ بِٱلْأُفُقِ ٱلْمُبِينِ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ул Җәбраилне күрде югары ачык күктә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا هُوَ عَلَى ٱلْغَيْبِ بِضَنِينٍ

Yakub Ibn NugmanУл Мухәммәд г-м кешеләргә мәгълүм булмаган ахирәт хәлләреннән Коръән белән хәбәр бирүдә саран түгелдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا هُوَ بِقَوْلِ شَيْطَٰنٍ رَّجِيمٍ

Yakub Ibn NugmanУл Коръән Аллаһу хозурыннан таш белән сөрелгән шайтан сүзе түгелдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَيْنَ تَذْهَبُونَ

Yakub Ibn NugmanКоръәнне куеп кая барасыз? Аллаһ китабын ташлап Аллаһ җәннәтенә ничек барасыз?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنْ هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِّلْعَٰلَمِينَ

Yakub Ibn NugmanУл Коръән барча галәм халыкларына вәгазьдер, кирәк эшләрне исләренә төшерүчедер вә кешеләргә иманны, динне, һидәятне һәм тәрбияне кәсеп итә торган иң туры юлдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِمَن شَآءَ مِنكُمْ أَن يَسْتَقِيمَ

Yakub Ibn NugmanСезләрдән туры юлга күнелергә теләге булган кешеләргә вәгазь һәм туры юлдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا تَشَآءُونَ إِلَّآ أَن يَشَآءَ ٱللَّهُ رَبُّ ٱلْعَٰلَمِينَ

Yakub Ibn NugmanЮк туры юлга күнелүне тели алмассыз, мәгәр барча галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһу тәгалә теләсә генә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70