caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Nooh сүрәсе نوح

28 аять · Мәккә · иңү тәртибе 71

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ إِنَّآ أَرْسَلْنَا نُوحًا إِلَىٰ قَوْمِهِۦٓ أَنْ أَنذِرْ قَوْمَكَ مِن قَبْلِ أَن يَأْتِيَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без Нухны кавеменә пәйгамбәр итеп җибәрдек, кавемеңне куркыт Аллаһуның рәнҗеткүче каты ґәзабы килмәс борын, дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ يَٰقَوْمِ إِنِّى لَكُمْ نَذِيرٌ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanНух әйтте: "Ий кавемем, тәхкыйк мин сезгә җибәрелгән Аллаһ ґәзабы илә ачык куркытучы пәйгамбәрмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَنِ ٱعْبُدُوا۟ ٱللَّهَ وَٱتَّقُوهُ وَأَطِيعُونِ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз вә Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз һәм дә миңа итагать итегез, дип боерамын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَغْفِرْ لَكُم مِّن ذُنُوبِكُمْ وَيُؤَخِّرْكُمْ إِلَىٰٓ أَجَلٍ مُّسَمًّى إِنَّ أَجَلَ ٱللَّهِ إِذَا جَآءَ لَا يُؤَخَّرُ لَوْ كُنتُمْ تَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр минем боерыкны кабул итеп тәүбә итсәгез, ислам динен кабул итеп мөселман булсагыз, Аллаһ гөнаһларыгызны ярлыкар һәм сезне яшәтер билгеләнгән әҗәлегезгә чаклы. Тәхкыйк Аллаһ билгеләгән әҗәл әгәр килсә һич кичектерелмәс. Әгәр шуны белсәгез!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ رَبِّ إِنِّى دَعَوْتُ قَوْمِى لَيْلًا وَنَهَارًا

Yakub Ibn NugmanНух әйтте: "Ий Раббым, кавемемне ислам диненә кичләрдә дә вә көндезләрдә дә чакырдым.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمْ يَزِدْهُمْ دُعَآءِىٓ إِلَّا فِرَارًا

Yakub Ibn NugmanМинем чакыруым аларга арттырмады, мәгәр хактан, ислам диненнән качуны гына арттырды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنِّى كُلَّمَا دَعَوْتُهُمْ لِتَغْفِرَ لَهُمْ جَعَلُوٓا۟ أَصَٰبِعَهُمْ فِىٓ ءَاذَانِهِمْ وَٱسْتَغْشَوْا۟ ثِيَابَهُمْ وَأَصَرُّوا۟ وَٱسْتَكْبَرُوا۟ ٱسْتِكْبَارًا

Yakub Ibn NugmanИй Раббым, һәркайчан мин аларны Синең ярлыкавыңа гафу итүеңә чакырсам, минем сүземне ишетмәс өчен бармакларын колакларына тыгалар һәм киемнәренә бөркәнделәр, вә, көферлектә дәвам иттеләр һәм каты тәкәбберләнү илә тәкәбберләнделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ إِنِّى دَعَوْتُهُمْ جِهَارًا

Yakub Ibn NugmanМоннан соң мин аларны бик каты кычкырып чакырдым.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ إِنِّىٓ أَعْلَنتُ لَهُمْ وَأَسْرَرْتُ لَهُمْ إِسْرَارًا

Yakub Ibn NugmanСоңра исламга чакыруымны ачык игълан кылдым, вә яшерен генә аулакта да өндәп карадым.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَقُلْتُ ٱسْتَغْفِرُوا۟ رَبَّكُمْ إِنَّهُۥ كَانَ غَفَّارًا

Yakub Ibn NugmanҺәм әйттем аларга: "Тәүбә итеп Раббыгыздан истигъфар кылыгыз, гафу сорагыз, шиксез, Ул гөнаһларны ярлыкаучы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يُرْسِلِ ٱلسَّمَآءَ عَلَيْكُم مِّدْرَارًا

Yakub Ibn NugmanВә сезгә күктән яңгырны коеп яудырыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيُمْدِدْكُم بِأَمْوَٰلٍ وَبَنِينَ وَيَجْعَل لَّكُمْ جَنَّٰتٍ وَيَجْعَل لَّكُمْ أَنْهَٰرًا

Yakub Ibn NugmanВә сезгә мал белән ярдәм итәр һәм балалар биреп куәтләр, дәхи җимеш үстерә торган бакчалар һәм елгалар бирер." Нух аларны күп еллар иманга өндәде, алар кабул итмәделәр. Шуннан соң Аллаһ аларга яңгырны туктатты, елгалары корыды вә хатыннары бала тудырмады.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَّا لَكُمْ لَا تَرْجُونَ لِلَّهِ وَقَارًا

Yakub Ibn Nugman"Ни булды сезгә, Аллаһуны олугъ дип белмисез вә Аның ґәзабыннан курыкмыйсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَدْ خَلَقَكُمْ أَطْوَارًا

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Ул сезне халык (бар) кылды бер хәлдән икенче хәлгә күчереп, ягъни башта бер тамчы су, аннары – оешкан кан, аннары – ит кисәге, аннары – кеше сыйфаты итеп.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ تَرَوْا۟ كَيْفَ خَلَقَ ٱللَّهُ سَبْعَ سَمَٰوَٰتٍ طِبَاقًا

Yakub Ibn NugmanӘйә күрмисезме ничек халык кылган Аллаһ кат-кат итеп җиде күкне,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَعَلَ ٱلْقَمَرَ فِيهِنَّ نُورًا وَجَعَلَ ٱلشَّمْسَ سِرَاجًا

Yakub Ibn Nugmanвә ул күкләрдә айны якты итеп, вә кояшны яктылык һәм җылылык бирүче ут итеп.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱللَّهُ أَنۢبَتَكُم مِّنَ ٱلْأَرْضِ نَبَاتًا

Yakub Ibn NugmanАллаһ сезне җирдән үстерде, ягъни Адәм җирдән халык ителде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ يُعِيدُكُمْ فِيهَا وَيُخْرِجُكُمْ إِخْرَاجًا

Yakub Ibn NugmanСоңра сезне шул җиргә кайтарыр, вә сезне тергезеп җирдән чыгарыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱللَّهُ جَعَلَ لَكُمُ ٱلْأَرْضَ بِسَاطًا

Yakub Ibn NugmanАллаһ сезнең өчен җирне палас кеби йомшак вә киң кылды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِّتَسْلُكُوا۟ مِنْهَا سُبُلًا فِجَاجًا

Yakub Ibn NugmanУл җирнең олугъ вә киң юлларында көрмәклегегез өчен." Нух г-мнең бу сүзләрен дә кавеме инкяр иткәч, Аллаһуга ялварды һәм дога кылды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ نُوحٌ رَّبِّ إِنَّهُمْ عَصَوْنِى وَٱتَّبَعُوا۟ مَن لَّمْ يَزِدْهُ مَالُهُۥ وَوَلَدُهُۥٓ إِلَّا خَسَارًا

Yakub Ibn NugmanНух әйтте: "Ий Раббым тәхкыйк алар гасый вә дошман булдылар, һәм алар малы да вә балалары да ярдәм бирмәячәк, һич файданы арттырмаячак залим кешегә, ягъни үзләренең кәфер хуҗаларына иярделәр, ул залимнең малы вә балалары хәсрәтне вә ґәзабны гына арттырыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَكَرُوا۟ مَكْرًا كُبَّارًا

Yakub Ibn NugmanВә хәйлә мәкер кылдылар олугъ булган мәкерне.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالُوا۟ لَا تَذَرُنَّ ءَالِهَتَكُمْ وَلَا تَذَرُنَّ وَدًّا وَلَا سُوَاعًا وَلَا يَغُوثَ وَيَعُوقَ وَنَسْرًا

Yakub Ibn NugmanВә олугълары әйттеләр: "Әлбәттә, сынымнарыгызга гыйбадәт кылуны ташламагыз, әлбәттә Вәд, Сүвагъ, Йәгус, Йәгук, Нәсер исемле сынымнарыгызны ташламагыз", – дип. "Бу исемнәр Адәм илә Нух арасында булган яхшы кешеләрнең исемнәредер. Боларның балалары истәлек булсын дип аталарының һәйкәлен ясаганнар, бара-бара аларны зурлауда ифрат китеп гыйбадәт тә кыла башлаганнар".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَدْ أَضَلُّوا۟ كَثِيرًا وَلَا تَزِدِ ٱلظَّٰلِمِينَ إِلَّا ضَلَٰلًا

Yakub Ibn NugmanИй Раббым, тәхкыйк алар күпләрне хак юлдан адаштырдылар, бу залимнәргә арттырма һичнәрсәне, мәгәр адашуны гына арттыр", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مِّمَّا خَطِيٓـَٰٔتِهِمْ أُغْرِقُوا۟ فَأُدْخِلُوا۟ نَارًا فَلَمْ يَجِدُوا۟ لَهُم مِّن دُونِ ٱللَّهِ أَنصَارًا

Yakub Ibn NugmanАлар зур хаталары сәбәпле туфан суына батырылдылар вә утка кертелделәр, алар Аллаһ ґәзабыннан котылырга үзләренә ярдәмче тапмадылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالَ نُوحٌ رَّبِّ لَا تَذَرْ عَلَى ٱلْأَرْضِ مِنَ ٱلْكَٰفِرِينَ دَيَّارًا

Yakub Ibn NugmanНух әйтте: "Ий Раббым, җир өстендә һич калдырма, кәферләрне һәммәсен һәлак ит!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّكَ إِن تَذَرْهُمْ يُضِلُّوا۟ عِبَادَكَ وَلَا يَلِدُوٓا۟ إِلَّا فَاجِرًا كَفَّارًا

Yakub Ibn NugmanӘгәр Син аларны җир өстендә тере калдырсаң, алар Синең бәндәләреңне адаштырырлар һәм алар яхшы бала тудырмаслар, мәгәр явызны вә хаклы инкяр итүчене генә тудырырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

رَّبِّ ٱغْفِرْ لِى وَلِوَٰلِدَىَّ وَلِمَن دَخَلَ بَيْتِىَ مُؤْمِنًا وَلِلْمُؤْمِنِينَ وَٱلْمُؤْمِنَٰتِ وَلَا تَزِدِ ٱلظَّٰلِمِينَ إِلَّا تَبَارًۢا

Yakub Ibn NugmanИй Раббым, мине ярлыкагыл вә мөэмин булган ата-анамны ярлыкагыл һәм минем өемә яки көймәмә мөэмин булып кергән кешене ярлыка һәм дә барча мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны ярлыка! Залим кәферләргә арттырма һичнәрсәне, мәгәр һәлак булуларын гына арттыр!"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70