caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Ma'aarij сүрәсе المعارج

44 аять · Мәккә · иңү тәртибе 79

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ سَأَلَ سَآئِلٌۢ بِعَذَابٍ وَاقِعٍ

Yakub Ibn NugmanБер сораучы кәфер сорады киләчәк ґәзабны вә әйтте: "Әгәр ул Мухәммәд хәбәр биргән ґәзаб хак булса, ий Аллаһ безгә күктән таш яудыр" – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِّلْكَٰفِرِينَ لَيْسَ لَهُۥ دَافِعٌ

Yakub Ibn NugmanУл ґәзаб кәферләргә киләчәкдер, ул ґәзабны кире җибәрүче юк,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مِّنَ ٱللَّهِ ذِى ٱلْمَعَارِجِ

Yakub Ibn Nugmanдәрәҗәләр иясе булган Аллаһудан.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تَعْرُجُ ٱلْمَلَٰٓئِكَةُ وَٱلرُّوحُ إِلَيْهِ فِى يَوْمٍ كَانَ مِقْدَارُهُۥ خَمْسِينَ أَلْفَ سَنَةٍ

Yakub Ibn NugmanФәрештәләр вә Җәбраил фәрештә Аллаһ билгеләгән югары урынга ашырлар, озынлыгы илле мең еллык көндә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱصْبِرْ صَبْرًا جَمِيلًا

Yakub Ibn NugmanКәферләрнең сине инкяр итүләренә күркәм чыдау белән чыда!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّهُمْ يَرَوْنَهُۥ بَعِيدًا

Yakub Ibn NugmanУл кәферләр кыямәтне ерак, яки булмас, дип уйлыйлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَنَرَىٰهُ قَرِيبًا

Yakub Ibn NugmanӘмма Без ул кыямәтнең вакыйгъ булуын бик якын күрәбез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ تَكُونُ ٱلسَّمَآءُ كَٱلْمُهْلِ

Yakub Ibn NugmanУл көндә күк эрегән бакыр кеби булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَتَكُونُ ٱلْجِبَالُ كَٱلْعِهْنِ

Yakub Ibn NugmanВә таулар буялган йон кеби төрле төстә булырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا يَسْـَٔلُ حَمِيمٌ حَمِيمًا

Yakub Ibn NugmanУл көндә дус дустыны сорамас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يُبَصَّرُونَهُمْ يَوَدُّ ٱلْمُجْرِمُ لَوْ يَفْتَدِى مِنْ عَذَابِ يَوْمِئِذٍۭ بِبَنِيهِ

Yakub Ibn NugmanУл дусларны бер-берсенә күрсәтерләр, шулай да сорашмаслар. Гөнаһлы кеше балаларын биреп, ґәзабтан котылуны теләр ул көндә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَصَٰحِبَتِهِۦ وَأَخِيهِ

Yakub Ibn Nugmanвә хатынын һәм кардәшләрен биреп,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَفَصِيلَتِهِ ٱلَّتِى تُـْٔوِيهِ

Yakub Ibn Nugmanвә аны эченә алган кабиләсене биреп,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَن فِى ٱلْأَرْضِ جَمِيعًا ثُمَّ يُنجِيهِ

Yakub Ibn Nugmanвә җирдә булган барча мәхлукатне биреп, соңра шуларның барчасын ґәзабта калдырып, үзен коткаруны теләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّآ إِنَّهَا لَظَىٰ

Yakub Ibn NugmanКайда инде – аңа котылу була торган эш түгел, тәхкыйк ул ут ялкынланды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

نَزَّاعَةً لِّلشَّوَىٰ

Yakub Ibn NugmanБик катылык белән баш тиресен вә башка әгъзаларын кубарыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تَدْعُوا۟ مَنْ أَدْبَرَ وَتَوَلَّىٰ

Yakub Ibn NugmanУл ут чакырыр вә үзенә тартыр хактан артка киткән вә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан кешене.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَمَعَ فَأَوْعَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanҺәм малны җыеп та фәкыйрьләргә, Аллаһ юлына бирмәгән саран кешене.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلْإِنسَٰنَ خُلِقَ هَلُوعًا

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк кеше саран, комсыз булып халык кылынды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِذَا مَسَّهُ ٱلشَّرُّ جَزُوعًا

Yakub Ibn NugmanӘгәр аңа бер зарар ирешсә, аның өчен бик кайгыручы вә тавыш күтәрүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا مَسَّهُ ٱلْخَيْرُ مَنُوعًا

Yakub Ibn NugmanӘгәр аңа байлык ирешсә – саранлана, малының тиешле өлешен бирми.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّا ٱلْمُصَلِّينَ

Yakub Ibn NugmanМәгәр намаз укучылар гына алар кеби түгелләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ هُمْ عَلَىٰ صَلَاتِهِمْ دَآئِمُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар бер намазларын да калдырмыйча даим укыйлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ فِىٓ أَمْوَٰلِهِمْ حَقٌّ مَّعْلُومٌ

Yakub Ibn NugmanВә аларның малларында бер билгеле булган өлеш бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِّلسَّآئِلِ وَٱلْمَحْرُومِ

Yakub Ibn NugmanСораучы мохтаҗлар өчен вә сорамаучы мохтаҗлар өчен, ягъни аларга малларыннан тиешле өлешне бирерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ يُصَدِّقُونَ بِيَوْمِ ٱلدِّينِ

Yakub Ibn NugmanДәхи алар кыямәт көненең булачагын тәсдыйк кылучылардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ هُم مِّنْ عَذَابِ رَبِّهِم مُّشْفِقُونَ

Yakub Ibn NugmanДәхи алар Раббыларының ґәзабыннан куркучылардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ عَذَابَ رَبِّهِمْ غَيْرُ مَأْمُونٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Раббыларының ґәзабыннан курыкмыйча имин тору һич ярамыйдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ هُمْ لِفُرُوجِهِمْ حَٰفِظُونَ

Yakub Ibn NugmanДәхи алар гаурәтләрен зинадан саклаучылардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّا عَلَىٰٓ أَزْوَٰجِهِمْ أَوْ مَا مَلَكَتْ أَيْمَٰنُهُمْ فَإِنَّهُمْ غَيْرُ مَلُومِينَ

Yakub Ibn NugmanМәгәр үзләренең хатыннарына һәм кәнизәкләренә якынлык кылырлар, әлбәттә, алар моның өчен шелтәләнмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَنِ ٱبْتَغَىٰ وَرَآءَ ذَٰلِكَ فَأُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْعَادُونَ

Yakub Ibn NugmanБерәү бу күрсәтелгәннән читкә китсә, ягъни зина кылса, андый кешеләр Аллаһуның чигеннән үткән кешеләрдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ هُمْ لِأَمَٰنَٰتِهِمْ وَعَهْدِهِمْ رَٰعُونَ

Yakub Ibn NugmanДәхи алар алган әманәтләренә вә биргән вәгъдәләренә ригая кылучылардыр, ягъни хыянәт итмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ هُم بِشَهَٰدَٰتِهِمْ قَآئِمُونَ

Yakub Ibn NugmanДәхи алар мөселманнар арасында бер эштә шаһит булсалар шәһитлек эшендә таза торырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ هُمْ عَلَىٰ صَلَاتِهِمْ يُحَافِظُونَ

Yakub Ibn NugmanДәхи алар намазларын саклап үз вакытында укучылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أُو۟لَٰٓئِكَ فِى جَنَّٰتٍ مُّكْرَمُونَ

Yakub Ibn NugmanМенә бу кешеләр җәннәтләрдә хөрмәтләнүчеләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَالِ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ قِبَلَكَ مُهْطِعِينَ

Yakub Ibn NugmanИмансыз динсезләргә ни булган – төркем-төркем булып,

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَنِ ٱلْيَمِينِ وَعَنِ ٱلشِّمَالِ عِزِينَ

Yakub Ibn Nugmanуңнан да, сулдан да синең хозурыңа ашыгып киләләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَيَطْمَعُ كُلُّ ٱمْرِئٍ مِّنْهُمْ أَن يُدْخَلَ جَنَّةَ نَعِيمٍ

Yakub Ibn NugmanӘллә ул имансызлардан һәрберсе Нәгыйм җәннәтенә кертелүне өмет итәме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّآ إِنَّا خَلَقْنَٰهُم مِّمَّا يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без кешеләрне халык кылдык үзләре белгән нәрсәдән. Ягъни беренче Адәм балчыктан, калган кешеләр бер тамчы судан.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَآ أُقْسِمُ بِرَبِّ ٱلْمَشَٰرِقِ وَٱلْمَغَٰرِبِ إِنَّا لَقَٰدِرُونَ

Yakub Ibn NugmanМәшрыйклар вә мәгърибләр Раббысы белән ант итәмен, тәхкыйк Без кадирбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَلَىٰٓ أَن نُّبَدِّلَ خَيْرًا مِّنْهُمْ وَمَا نَحْنُ بِمَسْبُوقِينَ

Yakub Ibn NugmanБу имансыз, динсез кешеләрне яхшырак кешеләргә алыштырырга, ягъни аларны һәммәсен һәлак итеп, алар урынына итагать итүче яхшы кешеләрне халык кылырга, Без эшебездә артка калучы түгелбез, һичбер эштә Бездән алга чыгучы булмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَذَرْهُمْ يَخُوضُوا۟ وَيَلْعَبُوا۟ حَتَّىٰ يُلَٰقُوا۟ يَوْمَهُمُ ٱلَّذِى يُوعَدُونَ

Yakub Ibn NugmanСин аларны ихтыярларына куй, батыл гамәлләренә чумсыннар вә һич файдасыз нәрсәләр белән уйнасыннар, хәтта вәгъдә ителгән көннәренә чаклы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ يَخْرُجُونَ مِنَ ٱلْأَجْدَاثِ سِرَاعًا كَأَنَّهُمْ إِلَىٰ نُصُبٍ يُوفِضُونَ

Yakub Ibn NugmanКыямәт көнендә каберләреннән ашыгып чыгарлар, гүя үзләренең бер сөекле нәселләренә текәлгән кеби чакыручы фәрештә тарафына ашыгып барырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

خَٰشِعَةً أَبْصَٰرُهُمْ تَرْهَقُهُمْ ذِلَّةٌ ذَٰلِكَ ٱلْيَوْمُ ٱلَّذِى كَانُوا۟ يُوعَدُونَ

Yakub Ibn NugmanКуркудан күзләре түбән төшкән хәлдә аларны хурлык каплаган булыр, бу көн аларга вәгъдә ителгән көндер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70