caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Alaq сүрәсе العلق

19 аять · Мәккә · иңү тәртибе 1

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ ٱقْرَأْ بِٱسْمِ رَبِّكَ ٱلَّذِى خَلَقَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м Коръәнне укы һәрнәрсәне халык кылучы Раббың исеме илә!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

خَلَقَ ٱلْإِنسَٰنَ مِنْ عَلَقٍ

Yakub Ibn NugmanУл халык кылды кешене оешкан каннан.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱقْرَأْ وَرَبُّكَ ٱلْأَكْرَمُ

Yakub Ibn NugmanУкыгыл, синең Раббың – Аллаһ бик хөрмәтле вә юмарттыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِى عَلَّمَ بِٱلْقَلَمِ

Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһ каләм белән язуны өйрәтте.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَلَّمَ ٱلْإِنسَٰنَ مَا لَمْ يَعْلَمْ

Yakub Ibn NugmanКешегә белмәгән нәрсәләрен өйрәтте.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّآ إِنَّ ٱلْإِنسَٰنَ لَيَطْغَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanЮк, Без кеше өчен никадәр мәрхәмәтле һәм юмарт булсак та, тәхкыйк кеше Без куйган чиктән үтәдер, аннары азып адашадыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَن رَّءَاهُ ٱسْتَغْنَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanҮзен Аллаһуга мохтаҗ түгел дип белеп. (Әлбәттә, кеше дөньяда һәм ахирәттә Аллаһуга мохтаҗ икәнен белсә, һич Аллаһуга каршылык кыла алмый. Фәкать Аллаһуга үзенең мохтаҗ икәнлеген белмәгән кеше Аллаһуга карышып Аңа дошман буладыр, аннары җәһәннәмгә китә.)

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ إِلَىٰ رَبِّكَ ٱلرُّجْعَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк җәза өчен кыямәт көнне кубарылып кайту Раббыңадыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَرَءَيْتَ ٱلَّذِى يَنْهَىٰ

Yakub Ibn NugmanӘйә күрдеңме, берәүнең намаз укучыны намаздан тыюы тиешме, яхшы эшме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

عَبْدًا إِذَا صَلَّىٰٓ

Yakub Ibn NugmanУл Аллаһ колы – Мухәммәд г-м үзенең, иң зур бурычын үтәү өчен намаз укыганда?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَرَءَيْتَ إِن كَانَ عَلَى ٱلْهُدَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanӘйә ул намаз укучы Аллаһ колын намаз укудан тыю дөресме, ул һәркемгә яхшылыкны гына теләүче һәм хак туры юлда булса да.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوْ أَمَرَ بِٱلتَّقْوَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanӘйә ул Аллаһ колын намаз укудан тыю дөрес булырмы, ул кешеләрне Аллаһудан куркырга һәм гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылырга өндәсә дә? (Әбү Җәһел бервакытны, әгәр Мухәммәднең сәҗдә кылганын күрсәм, әлбәттә, башын кисәчәкмен, дип вәгъдә кылды, һәм Мухәммәднең сәҗдә кылганын күргәч, теләген үтәргә ашыгып килде ләкин барып җитмичә, барча» әгъзалары калтыраган хәлдә кире китте. Иптәшләре: сиңа ни булды, дип сорадылар, ул: минем белән Мухәммәд арасында уттан дивар килеп чыкты аз гына янмыйча калдым, диде.)

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَرَءَيْتَ إِن كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰٓ

Yakub Ibn NugmanӘйә ул намаздан тыючы кәфер, үзе Аллаһ китабы Коръәнне ялган дисә дә һәм Раббысына итагать итүдән вә Аңа гыйбадәт кылудан баш тартса да, намаздан тыямы, намаздан тыярга үзен хаклы саныймы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ يَعْلَم بِأَنَّ ٱللَّهَ يَرَىٰ

Yakub Ibn NugmanӘйә намаздан тыючы ул кәфер белмиме Аллаһуның һәркемне күргәнен?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّا لَئِن لَّمْ يَنتَهِ لَنَسْفَعًۢا بِٱلنَّاصِيَةِ

Yakub Ibn NugmanЮк, алай кирәкмәс, намаздан тыю ни кабахәт эшдер, әгәр ул бу эшеннән туктамаса, әлбәттә, маңгай чәченнән тотып җәһәннәмгә өстерәрбез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

نَاصِيَةٍ كَٰذِبَةٍ خَاطِئَةٍ

Yakub Ibn NugmanҺәр эшне хата, ялганчы һәм зур гөнаһ кылучының маңгай чәченнән өстерәрбез. (Ул кәфер минем дусларым күп, дип мактанды.)

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلْيَدْعُ نَادِيَهُۥ

Yakub Ibn NugmanУл намаздан тыючы кәфер, чакырсын үзенең ярдәмчеләрен!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

سَنَدْعُ ٱلزَّبَانِيَةَ

Yakub Ibn NugmanБез тиздән ґәзаб фәрештәләрен чакырырбыз, аларны җәһәннәмгә өстерәрбез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَلَّا لَا تُطِعْهُ وَٱسْجُدْ وَٱقْتَرِب

Yakub Ibn NugmanЮк, кирәкмәс, намаздан тыю бик яман кабахәт эштер, аңа итагать итмә сүзенә колак салма, сәҗдә кыл, намаз укы һәм Аллаһуга ятсын булуны кәсеп ит! (Беренче иңгән бу сүрәдә үк Аллаһ намаз укырга әмер бирде. Чөнки намаздан башка иман да, дин дә юк. Намаз – диннең йөрәге һәм башыдыр.)

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70