caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

At-Tin сүрәсе التين

8 аять · Мәккә · иңү тәртибе 28

بِّسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ وَٱلتِّينِ وَٱلزَّيْتُونِ

Yakub Ibn NugmanИнҗир җимеше илә ант итәм вә зәйтүн агачы белән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَطُورِ سِينِينَ

Yakub Ibn NugmanВә мүбарәк Тур тавы белән ант итәм.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَهَٰذَا ٱلْبَلَدِ ٱلْأَمِينِ

Yakub Ibn NugmanВә ошбу иминлек шәһәре Мәккә белән ант итәм.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَقَدْ خَلَقْنَا ٱلْإِنسَٰنَ فِىٓ أَحْسَنِ تَقْوِيمٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк, Без адәм баласын күркәмрәк сурәттә халык кылдык. (халык кылу – бар итү мәгънәсендә)

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ رَدَدْنَٰهُ أَسْفَلَ سَٰفِلِينَ

Yakub Ibn NugmanСоңра ул итагатьсез кире кешене, ахирәттә түбәннәрнең түбәненә кайтардык, ягъни җәһәннәмгә. (Түбәннәрнең түбәненә кайтарылачак кешеләрне белергә һәм алар җөмләсеннән булудан сакланырга кирәк! Алар кәферләр, мөшрикләр, хаксыз золым итүче залимнәр, бозык вә пычрак эшне эшләүче фасыйклар, рыячылар, сихерчеләр, багучылар, бидеґәтчеләр, мал җыючы бик саран байлар, ышанып та дин тотмаучылар, тәкәбберләр, хәмер эчүчеләр, зина кылучылар, хаксыз кеше үтерүчеләр, гомумән Коръән белән гамәл кылмаучылар: куәтле вакытларында тәүбә итеп, Коръән белән гамәл кылып төзәлмәсәләр – һәммәсе болар җәһәннәмгә керәчәкләр.)

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ فَلَهُمْ أَجْرٌ غَيْرُ مَمْنُونٍ

Yakub Ibn NugmanМәгәр иман китереп Аллаһуга вә расүлгә итагать иткән, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылган кешеләрне генә түбәннәрнең түбәненә төшермибез, аларга һич киселми, кимеми торган мәңгегә җәннәт нигъмәтләредер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَا يُكَذِّبُكَ بَعْدُ بِٱلدِّينِ

Yakub Ibn NugmanИй имансыз кире кеше, Коръәннең ачык вә көчле дәлилләре соңында сине нәрсә мәҗбүр итә ахирәттә булачак хисап вә ґәзаб көнен инкяр итәргә?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَيْسَ ٱللَّهُ بِأَحْكَمِ ٱلْحَٰكِمِينَ

Yakub Ibn NugmanӘйә Аллаһ хөкем итүчеләрнең гадел хөкем итүчерәге түгелме? Барча кешене гаделлек белән хөкем итмәсме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70