Al-Qadr сүрәсе القدر
5 аять · Мәккә · иңү тәртибе 25
بِّسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ إِنَّآ أَنزَلْنَٰهُ فِى لَيْلَةِ ٱلْقَدْرِ
Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без Коръәнне иңдердек кадер кичендә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا لَيْلَةُ ٱلْقَدْرِ
Yakub Ibn NugmanСиңа кадер кичнең Шәрафәтен вә аның хикмәтен нәрсә белдерде?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَيْلَةُ ٱلْقَدْرِ خَيْرٌ مِّنْ أَلْفِ شَهْرٍ
Yakub Ibn NugmanКадер киче, мең айдан да хәерлерәк сәвабы, мең ай кылган гыйбадәттән артыгырактыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
تَنَزَّلُ ٱلْمَلَٰٓئِكَةُ وَٱلرُّوحُ فِيهَا بِإِذْنِ رَبِّهِم مِّن كُلِّ أَمْرٍ
Yakub Ibn NugmanКадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Раббыларының теләге илә һәр кешегә билгеләнгән бер еллык тәкъдир белән.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
سَلَٰمٌ هِىَ حَتَّىٰ مَطْلَعِ ٱلْفَجْرِ
Yakub Ibn NugmanКадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы кояш баеганнан башлап таң атканга чаклыдыр. (Коръән рамадан аенда кадер кичендә бердән дөнья күгенә Җәбраил фәрештәгә иңдерелде. Аннары Җәбраил г-м кирәк саен аять-аять пәйгамбәргә китереп торды.)
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→