caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Qaaf сүрәсе ق

45 аять · Мәккә · иңү тәртибе 34

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ قٓ وَٱلْقُرْءَانِ ٱلْمَجِيدِ

Yakub Ibn NugmanКаф. Дәрәҗәсе бөек Коръән белән ант итәмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بَلْ عَجِبُوٓا۟ أَن جَآءَهُم مُّنذِرٌ مِّنْهُمْ فَقَالَ ٱلْكَٰفِرُونَ هَٰذَا شَىْءٌ عَجِيبٌ

Yakub Ibn NugmanҮзләре арасыннан бер кешенең Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр булып килүенә кәферләр ґәҗәбләнделәр һәм бу кешенең пәйгамбәр булуы бик ґәҗәб эштер диделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَءِذَا مِتْنَا وَكُنَّا تُرَابًا ذَٰلِكَ رَجْعٌۢ بَعِيدٌ

Yakub Ibn NugmanӘйә без үлгәч череп туфрак булсак та янә терелербезме? Үлеп черегәннән соң янә терелеп тереклеккә кайту бик ерактыр, ягъни үлгәннән соң терелү һич булмас, диделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَدْ عَلِمْنَا مَا تَنقُصُ ٱلْأَرْضُ مِنْهُمْ وَعِندَنَا كِتَٰبٌ حَفِيظٌۢ

Yakub Ibn NugmanБез, әлбәттә, белдек үлгән кешеләрнең тәнен җир ашап бетергәнен, ләкин тергезү Безгә һич авыр булмас, вә Безнең хозурымызда һәрнәрсә язылып сакланган китап бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بَلْ كَذَّبُوا۟ بِٱلْحَقِّ لَمَّا جَآءَهُمْ فَهُمْ فِىٓ أَمْرٍ مَّرِيجٍ

Yakub Ibn NugmanБәлки алар хаклык белән килгән Коръәнне дә ялган диделәр, алар саташып чуалчык эшкә төшкәннәр, чуалуларының очы-кырые юктыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَلَمْ يَنظُرُوٓا۟ إِلَى ٱلسَّمَآءِ فَوْقَهُمْ كَيْفَ بَنَيْنَٰهَا وَزَيَّنَّٰهَا وَمَا لَهَا مِن فُرُوجٍ

Yakub Ibn NugmanӘйә ул гафилләр өсләрендәге күккә карамыйлармы. Без аны ничек терәксез төзедек, вә ул күкне йолдызлар белән зиннәтләдек, вә ул күктә һич нинди ярык, кимчелек юкдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلْأَرْضَ مَدَدْنَٰهَا وَأَلْقَيْنَا فِيهَا رَوَٰسِىَ وَأَنۢبَتْنَا فِيهَا مِن كُلِّ زَوْجٍۭ بَهِيجٍ

Yakub Ibn NugmanДәхи җирне киң кылдык вә анда таулар салдык, вә җирдә үстердек һәр үсемлекне аталы-аналы итеп, ул үсемлекләр күңелләрне раушан кыладыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تَبْصِرَةً وَذِكْرَىٰ لِكُلِّ عَبْدٍ مُّنِيبٍ

Yakub Ibn NugmanКүңел күзе илә күреп фикерләмәк һәм вәгазьләнмәк өчен һәрбер Аллаһуга кайтучы инабәтле бәндәләргә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَنَزَّلْنَا مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً مُّبَٰرَكًا فَأَنۢبَتْنَا بِهِۦ جَنَّٰتٍ وَحَبَّ ٱلْحَصِيدِ

Yakub Ibn NugmanДәхи Без күктән файдалы булган суны иңдердек, аның белән бакчалар үстердек, вә үстердек урып алына торган игеннәрне.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلنَّخْلَ بَاسِقَٰتٍ لَّهَا طَلْعٌ نَّضِيدٌ

Yakub Ibn NugmanВә озын, төз хөрмә агачын үстердек, ул хөрмәнең тезелгән бөреләре бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

رِّزْقًا لِّلْعِبَادِ وَأَحْيَيْنَا بِهِۦ بَلْدَةً مَّيْتًا كَذَٰلِكَ ٱلْخُرُوجُ

Yakub Ibn NugmanБәндәләргә ризык булсын өчен ул су белән шәһәрләрнең үлгән табигатен тергездек. Каберләрдән кубарылып чыгу да шулай булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَذَّبَتْ قَبْلَهُمْ قَوْمُ نُوحٍ وَأَصْحَٰبُ ٱلرَّسِّ وَثَمُودُ

Yakub Ibn NugmanБолардан элек Нух кавеме, вә коега табынучы кавем, вә Сәмуд кавеме пәйгамбәрләргә ышанмадылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَعَادٌ وَفِرْعَوْنُ وَإِخْوَٰنُ لُوطٍ

Yakub Ibn NugmanВә Гад кавеме, вә Фиргаун кавеме, вә Лут кардәшләре пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَصْحَٰبُ ٱلْأَيْكَةِ وَقَوْمُ تُبَّعٍ كُلٌّ كَذَّبَ ٱلرُّسُلَ فَحَقَّ وَعِيدِ

Yakub Ibn NugmanВә Әйкә кавеме, вә Түббәгъ кавеме болар бар да пәйгамбәрне ялганга тоттылар, һәм аларга ґәзаб вәгъдәбез иреште.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَعَيِينَا بِٱلْخَلْقِ ٱلْأَوَّلِ بَلْ هُمْ فِى لَبْسٍ مِّنْ خَلْقٍ جَدِيدٍ

Yakub Ibn NugmanӘйә Без мәшәкать чиктекме галәмне беренче мәртәбә халык кылганда, әгәр мәшәкать чиккән булсак, үлгән кешеләрне тергезергә дә авырсыныр идек, бәлки алар кыямәтнең булуында һәм үлгән кешеләрнең терелүендә шөбһәдәләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ خَلَقْنَا ٱلْإِنسَٰنَ وَنَعْلَمُ مَا تُوَسْوِسُ بِهِۦ نَفْسُهُۥ وَنَحْنُ أَقْرَبُ إِلَيْهِ مِنْ حَبْلِ ٱلْوَرِيدِ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк кешене Без халык кылдык, вә кешегә күңеле нәрсәне вәсвәсә кылганыны Без беләбез, вә Без аңа җилкә тамырыннан да якынракбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِذْ يَتَلَقَّى ٱلْمُتَلَقِّيَانِ عَنِ ٱلْيَمِينِ وَعَنِ ٱلشِّمَالِ قَعِيدٌ

Yakub Ibn NugmanИке язучы фәрештәне хәтергә төшер, берсе уң тарафта утырып изге гамәлләрне язар вә берсе сул тарафта утырып гөнаһлы эшләрне язар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَّا يَلْفِظُ مِن قَوْلٍ إِلَّا لَدَيْهِ رَقِيبٌ عَتِيدٌ

Yakub Ibn NugmanСүз сөйләнмәс, мәгәр сөйләнгән һәрбер сүзне көтеп утыручы фәрештә язар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَآءَتْ سَكْرَةُ ٱلْمَوْتِ بِٱلْحَقِّ ذَٰلِكَ مَا كُنتَ مِنْهُ تَحِيدُ

Yakub Ibn NugmanҮлем исереклеге хаклык белән килде вә хаклыкны алып килде, ий Адәм баласы, ошбу үлемнән качадыр һәм куркадыр идең, ләкин аннан качып котыла алмассың.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَنُفِخَ فِى ٱلصُّورِ ذَٰلِكَ يَوْمُ ٱلْوَعِيدِ

Yakub Ibn NugmanИкенче мәртәбә сурга өрелеп, кешеләр каберләреннән кубарылып мәхшәр җиренә җыелсыннар өчен, вә фәрештәләр: "Аллаһуның вәгъдә кылган дәһшәтле хисаб көне менә шулдыр", – диярләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَآءَتْ كُلُّ نَفْسٍ مَّعَهَا سَآئِقٌ وَشَهِيدٌ

Yakub Ibn NugmanВә һәр кеше килер, вә аның илә бер куып баручы булыр аны мәхшәр җиренә сөрер һәм аның, янында дөньяда кылган эшләреннән хәбәр бирүче фәрештә булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَّقَدْ كُنتَ فِى غَفْلَةٍ مِّنْ هَٰذَا فَكَشَفْنَا عَنكَ غِطَآءَكَ فَبَصَرُكَ ٱلْيَوْمَ حَدِيدٌ

Yakub Ibn NugmanЯнә әйтерләр: "Бу көннән син дөньяда вакытта гафил идең, һич хәбәрең юк иде, Без синнән ачтык күзендә, колагыңда һәм күңелендә булган пәрдәңне, бу көндә синең күзең үткендер ки, дөньяда кылган бозык вә хата эшләреңне барын да күрерсең.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالَ قَرِينُهُۥ هَٰذَا مَا لَدَىَّ عَتِيدٌ

Yakub Ibn NugmanДөньядагы сакчы фәрештәсе: "менә мин аңа сакчы булган кеше, кылган эшләре белән килде" – дияр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلْقِيَا فِى جَهَنَّمَ كُلَّ كَفَّارٍ عَنِيدٍ

Yakub Ibn NugmanҖәһәннәмгә салыгыз һәрбер хакка каршы торучы фәсыйк кәферне.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَّنَّاعٍ لِّلْخَيْرِ مُعْتَدٍ مُّرِيبٍ

Yakub Ibn NugmanӨстенә йөкләтелгән фарыз, ваҗеб эшләрдән тыелучыны вә. Коръәннән шикләнеп чиктән үтүче залимне.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِى جَعَلَ مَعَ ٱللَّهِ إِلَٰهًا ءَاخَرَ فَأَلْقِيَاهُ فِى ٱلْعَذَابِ ٱلشَّدِيدِ

Yakub Ibn NugmanАллаһудан башканы Илаһә тотучы мөшрикне салыгыз каты ґәзабка!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ قَرِينُهُۥ رَبَّنَا مَآ أَطْغَيْتُهُۥ وَلَٰكِن كَانَ فِى ضَلَٰلٍۭ بَعِيدٍ

Yakub Ibn NugmanҐәзабка салынган кешенең юлдаш шайтаны әйтер: "Ий Раббыбыз, ул кешене мин аздырмадым, ләкин ул үзе хактан ерак адашкан иде", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَالَ لَا تَخْتَصِمُوا۟ لَدَىَّ وَقَدْ قَدَّمْتُ إِلَيْكُم بِٱلْوَعِيدِ

Yakub Ibn NugmanАллаһ әйтер: "Минем алдымда дәгъвәләшмәгез, тәхкыйк Мин сезгә дөньяда ошбу җәһәннәм белән куркытучы китап вә рәсүлләр җибәрдем.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا يُبَدَّلُ ٱلْقَوْلُ لَدَىَّ وَمَآ أَنَا۠ بِظَلَّٰمٍ لِّلْعَبِيدِ

Yakub Ibn NugmanМинем алдымда сүзем һич алышынмас, дәхи Мин колларыма золым итүче дә түгелмен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ نَقُولُ لِجَهَنَّمَ هَلِ ٱمْتَلَأْتِ وَتَقُولُ هَلْ مِن مَّزِيدٍ

Yakub Ibn NugmanУл көндә җәһәннәмгә: "Инде булдыңмы" – диярбез, җәһәннәм: "янә керүчеләр бармы, монда урын күп" – дияр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأُزْلِفَتِ ٱلْجَنَّةُ لِلْمُتَّقِينَ غَيْرَ بَعِيدٍ

Yakub Ibn NugmanАллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәргә җәннәт якын кылыныр, ерак булмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَٰذَا مَا تُوعَدُونَ لِكُلِّ أَوَّابٍ حَفِيظٍ

Yakub Ibn NugmanСезгә вәгъдә ителгән җәннәт ошбудыр, һәрбер тәүбә итеп Аллаһуга кайтучыга һәм шәригать хөкемнәрен саклап һәрберсен урынында үтәүчегә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَّنْ خَشِىَ ٱلرَّحْمَٰنَ بِٱلْغَيْبِ وَجَآءَ بِقَلْبٍ مُّنِيبٍ

Yakub Ibn NugmanКүрмичә күргән кеби Аллаһудан курыккан вә Аллаһуга гыйбадәт һәм итагать итүдә ихласлы булып саф күңел белән Аллаһу хозурына килгән кешегә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱدْخُلُوهَا بِسَلَٰمٍ ذَٰلِكَ يَوْمُ ٱلْخُلُودِ

Yakub Ibn NugmanКерегез җәннәткә тынычлык иминлек белән! Бу көн җәннәткә кергән кешеләр өчен анда мәңге кала торган көндер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَهُم مَّا يَشَآءُونَ فِيهَا وَلَدَيْنَا مَزِيدٌ

Yakub Ibn NugmanАларга җәннәттә теләгән нәрсәләре булыр вә Безнең хозурыбызда аларга теләгән нәрсәләреннән артык нәрсәләр бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُم مِّن قَرْنٍ هُمْ أَشَدُّ مِنْهُم بَطْشًا فَنَقَّبُوا۟ فِى ٱلْبِلَٰدِ هَلْ مِن مَّحِيصٍ

Yakub Ibn NugmanКүпме кешеләрне һәлак иттек элекке заманнарда, ул заман кәферләре хәзерге кәферләрдән катырак куәтле иделәр, үлемнән котылырга юл эзләп шәһәрләрдә төрле чаралар күрделәр, Аллаһ тәкъдиреннән котылучы булырмы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَذِكْرَىٰ لِمَن كَانَ لَهُۥ قَلْبٌ أَوْ أَلْقَى ٱلسَّمْعَ وَهُوَ شَهِيدٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк бу зекер ителгән аятьләрдә һидәятне тапмак өчен көчле вәгазьләр, гакыл фәһем иясе булган саф күңелле кешегә яки Коръән сүзләренә колагыны салган кешегә, вә ул гөнаһлардан сакланып сәвабларны кәсеб итәргә әзердер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ خَلَقْنَا ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ وَمَا بَيْنَهُمَا فِى سِتَّةِ أَيَّامٍ وَمَا مَسَّنَا مِن لُّغُوبٍ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без җирне вә күкләрне вә аларның араларында булган нәрсәләрне алты көн (дәвер) эчендә төзедек, аларны төзегәндә Безгә мәшәкать вә авырлык ирешмәде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱصْبِرْ عَلَىٰ مَا يَقُولُونَ وَسَبِّحْ بِحَمْدِ رَبِّكَ قَبْلَ طُلُوعِ ٱلشَّمْسِ وَقَبْلَ ٱلْغُرُوبِ

Yakub Ibn NugmanСин кәферләрнең әйткән яман сүзләренә сабыр ит, вә Раббыңны мактап тәсбихләр әйт, намаз укы кояш чыкканчы вә кояш батудан элек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِنَ ٱلَّيْلِ فَسَبِّحْهُ وَأَدْبَٰرَ ٱلسُّجُودِ

Yakub Ibn NugmanВә кич якта ахшам, йәстү намазларын укы вә фарыз намазлардан соң нәфел намазларын да укы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱسْتَمِعْ يَوْمَ يُنَادِ ٱلْمُنَادِ مِن مَّكَانٍ قَرِيبٍ

Yakub Ibn NugmanБер көнне якыннан кычкырачак фәрештәнең сүзенә колак сал. Ягъни Исрафил фәрештә, ий сөякләрегез череп туфрак булган кешеләр, терелеп каберләрегездән чыгыгыз, дип кычкырыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ يَسْمَعُونَ ٱلصَّيْحَةَ بِٱلْحَقِّ ذَٰلِكَ يَوْمُ ٱلْخُرُوجِ

Yakub Ibn NugmanУл көндә хак булган кубарылу өчен кычкырган тавышны бар да ишетерләр, ошбу көн каберләрдән чыгу көнедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّا نَحْنُ نُحْىِۦ وَنُمِيتُ وَإِلَيْنَا ٱلْمَصِيرُ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без үтерербез вә тергезербез, вә барча халыкның кайтачак җире Безгәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَوْمَ تَشَقَّقُ ٱلْأَرْضُ عَنْهُمْ سِرَاعًا ذَٰلِكَ حَشْرٌ عَلَيْنَا يَسِيرٌ

Yakub Ibn NugmanУл көндә җир кешеләр өчен ярылыр вә кешеләр бик ашыгып чыгарлар, бу аларны кубарып җирдән чыгарудыр, бу эш Безгә бик җиңелдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

نَّحْنُ أَعْلَمُ بِمَا يَقُولُونَ وَمَآ أَنتَ عَلَيْهِم بِجَبَّارٍ فَذَكِّرْ بِٱلْقُرْءَانِ مَن يَخَافُ وَعِيدِ

Yakub Ibn NugmanБез аларның сиңа әйткән яман сүзләрен белүчебез. Син аларны җәбер золым белән Ислам динен кабул итәргә көчләүче түгелсең, һәм Коръән белән вәгазь кыл, Коръән хөкемнәрен ишеттер һәм Коръән белән гамәл кылырга чакыр, вәгъдә ителгән Минем ґәзабымнан курыккан кешеләрне!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70