Al-A'laa сүрәсе الأعلى
19 аять · Мәккә · иңү тәртибе 8
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ سَبِّحِ ٱسْمَ رَبِّكَ ٱلْأَعْلَى
Yakub Ibn NugmanБарча кимчелекләрдән пакь булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйткел, намаз укыгыл.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱلَّذِى خَلَقَ فَسَوَّىٰ
Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһ барча вөҗудне халык кылды, һәр нәрсәне кагыйдәгә муафыйк төзеп тәмам итте.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلَّذِى قَدَّرَ فَهَدَىٰ
Yakub Ibn NugmanВә Ул һәрнәрсәгә тәкъдир төзеде вә һәрнәрсәне юлга салды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلَّذِىٓ أَخْرَجَ ٱلْمَرْعَىٰ
Yakub Ibn NugmanВә Ул хайваннар өчен үләннәр үстерде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَجَعَلَهُۥ غُثَآءً أَحْوَىٰ
Yakub Ibn NugmanУл үләннәрне көзге көннәрдә кипкән сары кау кылды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
سَنُقْرِئُكَ فَلَا تَنسَىٰٓ
Yakub Ibn NugmanТиздән укырбыз сиңа Коръән аятьләрен һәм син онытмассың.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا مَا شَآءَ ٱللَّهُ إِنَّهُۥ يَعْلَمُ ٱلْجَهْرَ وَمَا يَخْفَىٰ
Yakub Ibn NugmanМәгәр Аллаһ теләгәнне генә онытырсың, әлбәттә, Ул яшерен эшләнгән эшләрне дә һәм әшкәрә эшләнгән эшләрне дә беләдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَنُيَسِّرُكَ لِلْيُسْرَىٰ
Yakub Ibn NugmanВә Без сине җиңеллеккә мүйәссәр кылырбыз, ягъни җәннәтнең мәңгелек җиңел тормышына алып бара торган шәригать хөкемнәрен сиңа бирербез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَذَكِّرْ إِن نَّفَعَتِ ٱلذِّكْرَىٰ
Yakub Ibn NugmanКешеләрне Коръән белән вәгәзьлә, әгәр аларга вәгазь файда бирә торган булса.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
سَيَذَّكَّرُ مَن يَخْشَىٰ
Yakub Ibn NugmanАллаһудан курыккан кеше тиз вәгазьләнер һәм ишеткән белән гамәл кылыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَيَتَجَنَّبُهَا ٱلْأَشْقَى
Yakub Ibn NugmanВә Коръән вәгазеннән качар һич кабул итмәс, бик явыз яман кеше.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱلَّذِى يَصْلَى ٱلنَّارَ ٱلْكُبْرَىٰ
Yakub Ibn NugmanУл явыз кеше олугъ җәһәннәмгә керер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ لَا يَمُوتُ فِيهَا وَلَا يَحْيَىٰ
Yakub Ibn NugmanСоңра ул җәһәннәмдә үлмәс, үлсә ґәзабтан котылыр иде һәм файда күрә торган тере булу белән тере булмас.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَدْ أَفْلَحَ مَن تَزَكَّىٰ
Yakub Ibn NugmanМөшриклектән вә монафикълыктан, рия вә бидеґәт гамәлләрдән, фәхеш вә хәрам эшләрдән үзен пакьләгән һәм сакланган кеше, тәхкыйк ґәзабтан котылып өстенлек тапты.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَذَكَرَ ٱسْمَ رَبِّهِۦ فَصَلَّىٰ
Yakub Ibn NugmanВә ул кеше Раббысын зекер итеп намаз укыды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بَلْ تُؤْثِرُونَ ٱلْحَيَوٰةَ ٱلدُّنْيَا
Yakub Ibn NugmanИй кешеләр бәлки сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә сарыф итәсез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلْـَٔاخِرَةُ خَيْرٌ وَأَبْقَىٰٓ
Yakub Ibn NugmanБит ахирәт дөньядан яхшырактыр һәм мәңгелектер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ هَٰذَا لَفِى ٱلصُّحُفِ ٱلْأُولَىٰ
Yakub Ibn NugmanТәхкыйк бу сүзләр әүвәлге пәйгамбәрләрнең сәхифәләрендә зекер ителгәндер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
صُحُفِ إِبْرَٰهِيمَ وَمُوسَىٰ
Yakub Ibn NugmanУл сәхифәләр Ибраһим вә Муса г-м сәхифәләредер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→