Баш бит › Сүрәләр › Ad-Dukhaan сүрәсе
Ad-Dukhaan сүрәсе الدخان
59 аять · Мәккә · иңү тәртибе 64
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ حمٓ
Yakub Ibn Nugman Ха мим.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلْكِتَٰبِ ٱلْمُبِينِ
Yakub Ibn Nugman Кеше өчен кирәк нәрсәләрнең барчасын ачык бәян итүче Коръән белен ант итеп әйтәмен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّآ أَنزَلْنَٰهُ فِى لَيْلَةٍ مُّبَٰرَكَةٍ إِنَّا كُنَّا مُنذِرِينَ
Yakub Ibn Nugman Без ул Коръәнне мөбарәк кадер кичәсендә иңдердек, Без Коръән белән имансызларны "куркытучы булдык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِيهَا يُفْرَقُ كُلُّ أَمْرٍ حَكِيمٍ
Yakub Ibn Nugman Ул кадер кичәсендә киләсе елга хәтле булачак эшләр хөкем ителер, ягъни тумак, улмәк, ризык ва дөньядагы башка булачак вакыйгалар тәгаен ителер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَمْرًا مِّنْ عِندِنَآ إِنَّا كُنَّا مُرْسِلِينَ
Yakub Ibn Nugman Һәр әмер хикмәт буенча Безнең хозурыбызда хасил булган хәлдә, Без ул көндә мөэминнәргә фәрештәләр җибәрер булдык,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رَحْمَةً مِّن رَّبِّكَ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلْعَلِيمُ
Yakub Ibn Nugman мөэминнәргә Раббыңнан рәхмәт булган хәлдә чөнки, Ул – Аллаһ бәндәләренең хәлләрен белер, сүзләрен ишетер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رَبِّ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَآ إِن كُنتُم مُّوقِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Ул – Аллаһ җир вә күкләрнең һәм аларның арасында булган нәрсәләрнең тәрбиячеседер, әгәр сез ышанганыгыз хәлдә аны белер булсагыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَآ إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ يُحْىِۦ وَيُمِيتُ رَبُّكُمْ وَرَبُّ ءَابَآئِكُمُ ٱلْأَوَّلِينَ
Yakub Ibn Nugman Юктыр Илаһә, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Ул тергезер һәм үтерер, Ул – Аллаһ сезнең һәм әүвәлге аталарыгызның Раббысыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بَلْ هُمْ فِى شَكٍّ يَلْعَبُونَ
Yakub Ibn Nugman Имансызлар Коръән вә кыямәт хакында икеләнеп – шикләнеп уйнап көлеп сөйлиләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱرْتَقِبْ يَوْمَ تَأْتِى ٱلسَّمَآءُ بِدُخَانٍ مُّبِينٍ
Yakub Ibn Nugman Кыямәт көнен көтүче имансызлар өчен ул көндә күк каты төтен белән тулган булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَغْشَى ٱلنَّاسَ هَٰذَا عَذَابٌ أَلِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Ул төтен" кешеләрне каплар, вә әйтерләр: "Бу төтен рәнҗеткүче ґәзабдыр", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رَّبَّنَا ٱكْشِفْ عَنَّا ٱلْعَذَابَ إِنَّا مُؤْمِنُونَ
Yakub Ibn Nugman Ий Раббыбыз, бу ґәзабны бездән алгыл, без иманга килербез, диярләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَنَّىٰ لَهُمُ ٱلذِّكْرَىٰ وَقَدْ جَآءَهُمْ رَسُولٌ مُّبِينٌ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ әйтер: "Хәзер кайда инде аларга вәгазьләнеп төзәлергә ирек бирелмәк, бу вакыттагы иман файда бирмәс, бит аларга дөньяда пәйгамбәрлеге ачыкланган Мухәммәд г-м килде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ تَوَلَّوْا۟ عَنْهُ وَقَالُوا۟ مُعَلَّمٌ مَّجْنُونٌ
Yakub Ibn Nugman Соңра пәйгамбәрләрдән баш тарттылар, вә: "Ул Коръәнне башка бер кешедән өйрәнүче мәҗнүндер" – диделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّا كَاشِفُوا۟ ٱلْعَذَابِ قَلِيلًا إِنَّكُمْ عَآئِدُونَ
Yakub Ibn Nugman Ий залим кәферләр, Без сездән ґәзабны аз вакытка гына алырбыз, әгәр сездән ґәзабны яки ачлыкны алсак, янә дә кәфер вә бозык эшләрегезгә кайтасыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَوْمَ نَبْطِشُ ٱلْبَطْشَةَ ٱلْكُبْرَىٰٓ إِنَّا مُنتَقِمُونَ
Yakub Ibn Nugman Килер җәза көне, ул көндә Без аларны куәт белән тотарбыз, чөнки ул көндә Без үч алучыбыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدْ فَتَنَّا قَبْلَهُمْ قَوْمَ فِرْعَوْنَ وَجَآءَهُمْ رَسُولٌ كَرِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Ошбу кәферләрдән элек Фиргаун кавеменә күп мал биреп сынадык, вә аларга хөрмәтле пәйгамбәр Муса ачык галәмәтләр белән килде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَنْ أَدُّوٓا۟ إِلَىَّ عِبَادَ ٱللَّهِ إِنِّى لَكُمْ رَسُولٌ أَمِينٌ
Yakub Ibn Nugman Ул әйтте: "Ий Аллаһ бәндәләре миңа Аллаһ хакларын үтәгез, ягъни Аллаһуга ышаныгыз һәм Аны бер генә дип белегез һәм Аңа гына гыйбадәт кылыгыз, вә миңа итагать итегез, миң сезгә Аллаһуның пәйгамбәренең вәхий белән имнимен, ягыш ялганчы, хыянәтче түгелмен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَن لَّا تَعْلُوا۟ عَلَى ٱللَّهِ إِنِّىٓ ءَاتِيكُم بِسُلْطَٰنٍ مُّبِينٍ
Yakub Ibn Nugman Аллаһуның вәхиен һәм пәйгамбәрен кимсетеп олугъланмагыз, чөнки мин сезгә пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр белән килдем.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنِّى عُذْتُ بِرَبِّى وَرَبِّكُمْ أَن تَرْجُمُونِ
Yakub Ibn Nugman Кәферләр Мусаны таш белән бәреп үтерәбез диделәр, Муса әйтте: "Мине таш белән бәреп үтермәгегездән, сезнең дә минем дә Раббыбыз булган Аллаһуга тәвәккәл кылдым вә Аңа тотындым.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِن لَّمْ تُؤْمِنُوا۟ لِى فَٱعْتَزِلُونِ
Yakub Ibn Nugman Әгәр сез миңа иман китермәсәгез, мине үз ихтыярыма куегыз ягъни җибәрегез", – диде, алар исә җибәрмәделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَدَعَا رَبَّهُۥٓ أَنَّ هَٰٓؤُلَآءِ قَوْمٌ مُّجْرِمُونَ
Yakub Ibn Nugman Муса Раббысына дога кылып әйтте ки, ий Раббым, бу кавем азган кәфер кавемдер миңа итагать итмиләр, дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَسْرِ بِعِبَادِى لَيْلًا إِنَّكُم مُّتَّبَعُونَ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ әйтте: "Төнлә Минем бәндәләрем Ягькуб балаларын алып Мысырдан качып китегез, алар исә сезнең артыгыздан куарга чыгарлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱتْرُكِ ٱلْبَحْرَ رَهْوًا إِنَّهُمْ جُندٌ مُّغْرَقُونَ
Yakub Ibn Nugman Үзегез чыккан диңгездәге юлларны ачык көенчә калдыр, чөнки сезнең артыгыздан Фиргаун кавеме кереп батып һәлак булачаклар."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَمْ تَرَكُوا۟ مِن جَنَّٰتٍ وَعُيُونٍ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун кавеме суга батып һәлак булганда, Мысырда күпме бакчалары вә елгалары калды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَزُرُوعٍ وَمَقَامٍ كَرِيمٍ
Yakub Ibn Nugman Вә күп игеннәр вә хөрмәтле яхшы урыннар калды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَنَعْمَةٍ كَانُوا۟ فِيهَا فَٰكِهِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә бик күп нигъмәтләр, җимешләр калды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَذَٰلِكَ وَأَوْرَثْنَٰهَا قَوْمًا ءَاخَرِينَ
Yakub Ibn Nugman Эш Без әйткәнчәдер, күп нәрсәләре калды, аларның калган байлыкларына башкаларны хуҗа кылдык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَمَا بَكَتْ عَلَيْهِمُ ٱلسَّمَآءُ وَٱلْأَرْضُ وَمَا كَانُوا۟ مُنظَرِينَ
Yakub Ibn Nugman Аларның һәлак булуына җир дә һәм күк тә еламады, һәм ґәзаблары икенче вакытка кичектерелмәде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدْ نَجَّيْنَا بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ مِنَ ٱلْعَذَابِ ٱلْمُهِينِ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк Без Ягъкуб балаларын хур итә торган ґәзабтан коткардык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مِن فِرْعَوْنَ إِنَّهُۥ كَانَ عَالِيًا مِّنَ ٱلْمُسْرِفِينَ
Yakub Ibn Nugman Ул ґәзаб аларга Фиргауннән иде, кыз балаларын суйдырып, үзләрен авыр эшләрдә эшләтә иде, ул Фиргаун тәкәбберлектә вә явызлыкта чиктән үтүчеләрнең иң өстене иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدِ ٱخْتَرْنَٰهُمْ عَلَىٰ عِلْمٍ عَلَى ٱلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn Nugman Без Ягъкуб балаларын белеп ихтыяр иттек, алардан бик күпләрне дөньяга пәйгамбәр итеп җибәрдек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَءَاتَيْنَٰهُم مِّنَ ٱلْـَٔايَٰتِ مَا فِيهِ بَلَٰٓؤٌا۟ مُّبِينٌ
Yakub Ibn Nugman Вә аларга ачык аятьләр, төрле могҗизалар һәм күп нигъмәтләр бирдек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ هَٰٓؤُلَآءِ لَيَقُولُونَ
Yakub Ibn Nugman Кәферләр әлбәттә зур инкяр сүзне әйтерләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنْ هِىَ إِلَّا مَوْتَتُنَا ٱلْأُولَىٰ وَمَا نَحْنُ بِمُنشَرِينَ
Yakub Ibn Nugman Безгә үлем бер генә мәртәбә киләдер, үлгәннән соң, әлбәттә, без тереләчәк түгелбез ягъни үләбез дә бетәбез, терелү да юк һәм җавап бирү дә юк, диләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأْتُوا۟ بِـَٔابَآئِنَآ إِن كُنتُمْ صَٰدِقِينَ
Yakub Ibn Nugman Янә ул кәферләр, үлгәннән соң терелү бар дисәгез, безнең әүвәлдә үлгән ата-бабаларыбызны тергезеп кигерегез, диләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَهُمْ خَيْرٌ أَمْ قَوْمُ تُبَّعٍ وَٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ أَهْلَكْنَٰهُمْ إِنَّهُمْ كَانُوا۟ مُجْرِمِينَ
Yakub Ibn Nugman Хәзерге кәферләр куәтлерәкме яки әүвәлге Гад, Сәмуд кавемнәре куәтлерәк иделәрме? Куәтле булсалар да Без аларны һәлак иттек, чөнки алар бозыклык кылучы имансыз кавем иделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا خَلَقْنَا ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ وَمَا بَيْنَهُمَا لَٰعِبِينَ
Yakub Ibn Nugman Без җирне һәм күкләрне вә аларның арасында булган нәрсәләрне уйнап шаярып бушка гына халык кылмадык. Ягъни Аллаһ дөньяны төзеде, Үзенең бер генә Илаһә икәнлеген вә Ул гына халык калган затлар һәммәсе мәхлук, вә һәммәсе Аллаһуга гына мохтаҗ икәннәрен раслар өчен, вә кешеләрне ышану да, ышанмау да һәм яхшылык та вә иманлык та сынар өчен төзелде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَا خَلَقْنَٰهُمَآ إِلَّا بِٱلْحَقِّ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
Yakub Ibn Nugman Зекер үтелгәннәрне һәммәсене фәкать хаклык белән халык кылдык, ләкин имансызлар Безнең хак эшебезне белмиләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ يَوْمَ ٱلْفَصْلِ مِيقَٰتُهُمْ أَجْمَعِينَ
Yakub Ibn Nugman Кыямәт көне барча кешеләрнең җыелачак бер көннәре бардыр ки, ул көндә кемнең эше хак вә кемнең эше батыл – бик каты аерылыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَوْمَ لَا يُغْنِى مَوْلًى عَن مَّوْلًى شَيْـًٔا وَلَا هُمْ يُنصَرُونَ
Yakub Ibn Nugman Ул көндә кардәшләр вә дуслар бер-береннән аз гына ґәзабны да китәрә алмаслар, вә алар ярдәмләнмеш тә булмаслар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا مَن رَّحِمَ ٱللَّهُ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلرَّحِيمُ
Yakub Ibn Nugman Мәгәр Аллаһ рәхмәт иткән мөэминнәр бер-берсен шәфәгать итә алырлар, Ул – Аллаһ имансызлардан үч алуда каты вә мөэминнәргә рәхимледер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ شَجَرَتَ ٱلزَّقُّومِ
Yakub Ibn Nugman Хакыйкатьтә җәһәннәмдә үсә торган Зәккум агачының бик ачы җимеше -
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
طَعَامُ ٱلْأَثِيمِ
Yakub Ibn Nugman явызлыгы күп булган имансызларның ашамлыгыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَٱلْمُهْلِ يَغْلِى فِى ٱلْبُطُونِ
Yakub Ibn Nugman Эрегән җиз кеби.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَغَلْىِ ٱلْحَمِيمِ
Yakub Ibn Nugman Аны ашаган кешеләрнең эчендә су кайнаган кеби кайнар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
خُذُوهُ فَٱعْتِلُوهُ إِلَىٰ سَوَآءِ ٱلْجَحِيمِ
Yakub Ibn Nugman Зүбани этләренә әйтелер: "Тотыгыз ул имансыз явыз кешене һәм җәһәннәмнең уртасына өстерәп илтегез."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ صُبُّوا۟ فَوْقَ رَأْسِهِۦ مِنْ عَذَابِ ٱلْحَمِيمِ
Yakub Ibn Nugman Соңра ґәзаб фәрештәләренә әйтелер: "Аның башына бик нык кайнар су коегыз, ґәзаб булсын очен."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ذُقْ إِنَّكَ أَنتَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْكَرِيمُ
Yakub Ibn Nugman Соңра аңа әйтерләр: "Таты ґәзабыңны, син дөньяда кавемең каршында байлыгың вә зурлыгың илә ґәзиз вә хөрмәтле идең.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ هَٰذَا مَا كُنتُم بِهِۦ تَمْتَرُونَ
Yakub Ibn Nugman Ошбу ґәзаб, сез дөньяда вакытыгызда ышанмаган вә көлгән ґәзабыгыздыр", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ ٱلْمُتَّقِينَ فِى مَقَامٍ أَمِينٍ
Yakub Ibn Nugman Дөреслектә Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәр җәннәттә тыныч имин урында булырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِى جَنَّٰتٍ وَعُيُونٍ
Yakub Ibn Nugman Вә ашамак эчмәк илә ләззәтләнә торган бакчалар һәм чишмәләр илә файдаланырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَلْبَسُونَ مِن سُندُسٍ وَإِسْتَبْرَقٍ مُّتَقَٰبِلِينَ
Yakub Ibn Nugman Алар анда нечкә вә калын ефәк һәм парча киемнәр киярләр, вә яхшы диваннарда бер-берсенә каршы утырып шатланышып сөйләшерләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَذَٰلِكَ وَزَوَّجْنَٰهُم بِحُورٍ عِينٍ
Yakub Ibn Nugman Әйтелгәнчә, аларны хөрмәт иткәнебез кеби ак йөзле, кара күзле бик чибәр хур кызлары белән дә аларны хөрмәт итәчәкбез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَدْعُونَ فِيهَا بِكُلِّ فَٰكِهَةٍ ءَامِنِينَ
Yakub Ibn Nugman Вә алар үзләре теләгән һәрбер җимешнең алларында булуын сорарлар, һәм алар теләгән җимешләр бетүдән яки зарарлы булудан имин булган хәлдә китерелер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَا يَذُوقُونَ فِيهَا ٱلْمَوْتَ إِلَّا ٱلْمَوْتَةَ ٱلْأُولَىٰ وَوَقَىٰهُمْ عَذَابَ ٱلْجَحِيمِ
Yakub Ibn Nugman Алар дөньяда татыган үлем ачысын, җәннәттә татымаслар, ягъни анда үлү булмас. Аллаһ аларны җәһәннәм ґәзабыннан да саклар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَضْلًا مِّن رَّبِّكَ ذَٰلِكَ هُوَ ٱلْفَوْزُ ٱلْعَظِيمُ
Yakub Ibn Nugman Ошбу зекер ителгән нигъмәтләр, аларга Раббыңның рәхмәте вә юмартлыгыдыр. Бу нигъмәтләр исә аларга зур бәхет вә бөек өстенлектер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِنَّمَا يَسَّرْنَٰهُ بِلِسَانِكَ لَعَلَّهُمْ يَتَذَكَّرُونَ
Yakub Ibn Nugman Без Коръәнне үз телендә иңдереп сиңа җиңел кылдык, шаять гарәбләр үз телләрендә булган Коръән белән вәгазьләнеп, башкалардан алдарак иман китерерләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱرْتَقِبْ إِنَّهُم مُّرْتَقِبُونَ
Yakub Ibn Nugman Коръәнгә иман китермәгән кешеләрнең һәлак булуларын көт, бит алар үзләре дә шуны көтәләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
← Az-Zukhruf сүрәсе
Al-Jaathiya сүрәсе →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→
Гарәп тексты һәм тәрҗемәләр Tanzil һәм QuranEnc аша — сүзгә-сүз, үзгәртелмәгән · Тәрҗемәләр тәрҗемәчеләренә карый һәм Коръәннең үзе түгел
Бу — тикшеренү ярдәмчесе, фәтва чыганагы түгел.