caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Az-Zukhruf сүрәсе الزخرف

89 аять · Мәккә · иңү тәртибе 63

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ حمٓ

Yakub Ibn NugmanХа мим.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلْكِتَٰبِ ٱلْمُبِينِ

Yakub Ibn NugmanБарча хәлне ачык бәян итүче Коръән белән ант итеп әйтәмен!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّا جَعَلْنَٰهُ قُرْءَٰنًا عَرَبِيًّا لَّعَلَّكُمْ تَعْقِلُونَ

Yakub Ibn NugmanБез бу Коръәнне гарәб телендә кылдык – шаять, ий кешеләр, аңлап иман китерерсез!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّهُۥ فِىٓ أُمِّ ٱلْكِتَٰبِ لَدَيْنَا لَعَلِىٌّ حَكِيمٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ул Коръән Ләүхүл Мәхфузъда китаплар анасында сабиттер, сакланадыр Безнең хозурыбызда, ул гаять бөектер һәм гадел хөкем итүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَنَضْرِبُ عَنكُمُ ٱلذِّكْرَ صَفْحًا أَن كُنتُمْ قَوْمًا مُّسْرِفِينَ

Yakub Ibn NugmanИй мөшрикләр, сез чиктән үткән фәсыйк кавем булганыгыз өчен, сезгә Коръән иңдерүдән вә сезне хәрам фәхеш эшләрдән тыюдан һәм фарыз эшләргә өндәүдән туктап калырбызмы? Юк туктамабыз, һәр кешене Коръән белән гамәл кылырга өндәрбез, итагать иткәннәргә рәхмәт кылырбыз, әмма карышканнарны һәлак итәрбез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكَمْ أَرْسَلْنَا مِن نَّبِىٍّ فِى ٱلْأَوَّلِينَ

Yakub Ibn NugmanӘүвәлдәге кешеләргә күпме пәйгамбәрләр җибәрдек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا يَأْتِيهِم مِّن نَّبِىٍّ إِلَّا كَانُوا۟ بِهِۦ يَسْتَهْزِءُونَ

Yakub Ibn NugmanАларга бер пәйгамбәр килде исә, алар аны мәсхәрә кылыр булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَهْلَكْنَآ أَشَدَّ مِنْهُم بَطْشًا وَمَضَىٰ مَثَلُ ٱلْأَوَّلِينَ

Yakub Ibn NugmanАлардан куәтлерәкләрен һәлак иттек, вә әүвәлдәге кешеләрнең һәлак булган кыйссалары Коръәндә күп җирдә сөйләнде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَئِن سَأَلْتَهُم مَّنْ خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ لَيَقُولُنَّ خَلَقَهُنَّ ٱلْعَزِيزُ ٱلْعَلِيمُ

Yakub Ibn NugmanӘгәр син алардан җирне вә күкләрне кем халык кылды дип сорасаң, әлбәттә, алар барчасына Ґәзиз вә Галим булгучы Аллаһ халык кылды, дип, җаваб бирерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِى جَعَلَ لَكُمُ ٱلْأَرْضَ مَهْدًا وَجَعَلَ لَكُمْ فِيهَا سُبُلًا لَّعَلَّكُمْ تَهْتَدُونَ

Yakub Ibn NugmanИй кәферләр, Ул – Аллаһ сезнең өчен җирне яшәргә вә йөрергә яраклы итеп халык итте, вә җир өстендә сезгә күп юллар кылды, шаять сәфәрләрегездә уңышларга ирешерсез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِى نَزَّلَ مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءًۢ بِقَدَرٍ فَأَنشَرْنَا بِهِۦ بَلْدَةً مَّيْتًا كَذَٰلِكَ تُخْرَجُونَ

Yakub Ibn NugmanВә Ул – Аллаһ күктән чамалап яңгыр иңдерәдер, ул яңгыр белән үлгән җирне тергезеп һәрнәрсәне үстерәдер, үләннәр чыккан кеби сез дә каберләрегездән чыгарсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِى خَلَقَ ٱلْأَزْوَٰجَ كُلَّهَا وَجَعَلَ لَكُم مِّنَ ٱلْفُلْكِ وَٱلْأَنْعَٰمِ مَا تَرْكَبُونَ

Yakub Ibn NugmanВә Ул – Аллаһ һәр нәрсәне парлы итеп халык кылды, вә сезгә утырып йөрү өчен көймәләр вә дүрт аяклы хайваннар халык кылды (яратты, бар итте).

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِتَسْتَوُۥا۟ عَلَىٰ ظُهُورِهِۦ ثُمَّ تَذْكُرُوا۟ نِعْمَةَ رَبِّكُمْ إِذَا ٱسْتَوَيْتُمْ عَلَيْهِ وَتَقُولُوا۟ سُبْحَٰنَ ٱلَّذِى سَخَّرَ لَنَا هَٰذَا وَمَا كُنَّا لَهُۥ مُقْرِنِينَ

Yakub Ibn NugmanУл көймәләргә вә хайваннарга сәүдә әйберләрегезне салып үзегез дә менеп утырмаклыгыгыз өчен сезгә тапшырылдылар, соңра менеп утырып тынычлангач, Раббыгызның нигъмәтен зекер итәсез вә әйтәсез: "Бу нәрсәләрдән безне файдаланучы Аллаһ һәр кимчелектән пакьтер, бу нәрсәләрне булдырырга үзебез, әлбәттә, кадир булмас идек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّآ إِلَىٰ رَبِّنَا لَمُنقَلِبُونَ

Yakub Ibn NugmanСоңра без каберләребездән кубарылып, әлбәттә, Раббыбызга кайтачакбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَعَلُوا۟ لَهُۥ مِنْ عِبَادِهِۦ جُزْءًا إِنَّ ٱلْإِنسَٰنَ لَكَفُورٌ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanМөшрикләр: җир вә күкләрне Аллаһ халык кылды дигәннәреннән соң, мәхлукларның бәгъзесен Аллаһуга шәрик итәрләр, андый кешеләр Аллаһуның күренеп торган нигъмәтләрен инкяр итеп имансыз калучыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمِ ٱتَّخَذَ مِمَّا يَخْلُقُ بَنَاتٍ وَأَصْفَىٰكُم بِٱلْبَنِينَ

Yakub Ibn NugmanИй мөшрикләр, Аллаһ үзе яраткан мәхлуктан кызларны үзенә бала итте диерсезме? Ә сезгә ир балаларны гына бирдеме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا بُشِّرَ أَحَدُهُم بِمَا ضَرَبَ لِلرَّحْمَٰنِ مَثَلًا ظَلَّ وَجْهُهُۥ مُسْوَدًّا وَهُوَ كَظِيمٌ

Yakub Ibn NugmanӘгәр аларның берсенә Аллаһуга мисал кылган кыз бала белән хатының кыз бала тудырган дип сөенеч бирелсә, һич яратмыйча, эченә ачу тулып йөзе кара булып әверелер. Ягъни кыз баланы шул кадәр яратмыйлар иде, шулай да Аллаһуның кыз баласы бар, диләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوَمَن يُنَشَّؤُا۟ فِى ٱلْحِلْيَةِ وَهُوَ فِى ٱلْخِصَامِ غَيْرُ مُبِينٍ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга ничек кызлар тиешле булсын ки, ул кызлар зиннәтләнеп үсәләр, Аллаһуга зиннәт кирәкми, янә хатын-кызларның күп мәсьәләне аңнарга көчләре җитмидер, ачыклый алмыйлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَعَلُوا۟ ٱلْمَلَٰٓئِكَةَ ٱلَّذِينَ هُمْ عِبَٰدُ ٱلرَّحْمَٰنِ إِنَٰثًا أَشَهِدُوا۟ خَلْقَهُمْ سَتُكْتَبُ شَهَٰدَتُهُمْ وَيُسْـَٔلُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһуның хөрмәтле коллары булган фәрештәләрне кызлар ясадылар, әйә алар Аллаһ фәрештәләрне халык кылганда карап тордылармы? Әлбәттә, аларның фәрештәләр Аллаһуның кызлары дип әйткән сүзләре ґәмәл дәфтәрләренә язылыр һәм ахирәттә соралмыш булырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالُوا۟ لَوْ شَآءَ ٱلرَّحْمَٰنُ مَا عَبَدْنَٰهُم مَّا لَهُم بِذَٰلِكَ مِنْ عِلْمٍ إِنْ هُمْ إِلَّا يَخْرُصُونَ

Yakub Ibn NugmanКәферләр әйтерләр: "Әгәр Аллаһ фәрештәләргә гыйбадәт кылуыбызны теләмәсә иде, без әлбәттә, аларга гыйбадәт кылмас идек". Аллаһ әйтер: "Аларның ул сүзләрне әйтүдә белемнәре юктыр, алар хакны сөйләүче түгелләр, мәгәр ялган сөйлиләр."

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ ءَاتَيْنَٰهُمْ كِتَٰبًا مِّن قَبْلِهِۦ فَهُم بِهِۦ مُسْتَمْسِكُونَ

Yakub Ibn NugmanЯки без аларга Коръәннән элек Аллаһудан башкага гыйбадәт кылырга дөрес дип китап иңдердекме, иңдергән булсак, әлбәттә, алар ул китапка тотынырлар иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بَلْ قَالُوٓا۟ إِنَّا وَجَدْنَآ ءَابَآءَنَا عَلَىٰٓ أُمَّةٍ وَإِنَّا عَلَىٰٓ ءَاثَٰرِهِم مُّهْتَدُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар Аллаһ һәм пәйгамбәр сүзенә колак салмадылар, бәлки әйттеләр: "Без аталарыбызны бер диндә таптык, без һәм аларга ияреп аларча дин тотабыз һәм Аллаһудан башкага гыйбадәт кылабыз", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَكَذَٰلِكَ مَآ أَرْسَلْنَا مِن قَبْلِكَ فِى قَرْيَةٍ مِّن نَّذِيرٍ إِلَّا قَالَ مُتْرَفُوهَآ إِنَّا وَجَدْنَآ ءَابَآءَنَا عَلَىٰٓ أُمَّةٍ وَإِنَّا عَلَىٰٓ ءَاثَٰرِهِم مُّقْتَدُونَ

Yakub Ibn NugmanСиннән элек бер шәһәргә Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр җибәрсәк, аларның нигъмәткә чумган олугълары әйтте: "Безнең аталарыбыз да шул диндә иделәр, алар диненнән чыкмыйбыз, без дә аларга иярәбез", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَٰلَ أَوَلَوْ جِئْتُكُم بِأَهْدَىٰ مِمَّا وَجَدتُّمْ عَلَيْهِ ءَابَآءَكُمْ قَالُوٓا۟ إِنَّا بِمَآ أُرْسِلْتُم بِهِۦ كَٰفِرُونَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, син аларга әйт: "Мин сезнең аталарыгызның диненнән дөресрәк вә турырак дин сезгә алып килгән булсам да, сез аталарыгызның батыл диненә иярәсезме? Алар пәйгамбәргә әйттеләр: "Сезнең белән җибәрелгән дингә ышанмыйбыз".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱنتَقَمْنَا مِنْهُمْ فَٱنظُرْ كَيْفَ كَانَ عَٰقِبَةُ ٱلْمُكَذِّبِينَ

Yakub Ibn NugmanБез алардан каты ґәзаб белән уч алдык, игътибар илә карагыл пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның ахыр хәле ничек булды?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذْ قَالَ إِبْرَٰهِيمُ لِأَبِيهِ وَقَوْمِهِۦٓ إِنَّنِى بَرَآءٌ مِّمَّا تَعْبُدُونَ

Yakub Ibn NugmanИбраһим атасына вә кавеменә әйтте: "Мин сез гыйбадәт игә торган сынымнарыгыздан бизүчемен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِلَّا ٱلَّذِى فَطَرَنِى فَإِنَّهُۥ سَيَهْدِينِ

Yakub Ibn NugmanМәгәр мине юктан бар итүче Аллаһудан бизүче түгелмен, вә Ул мине үзе риза булган хак дингә дә күндерер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَعَلَهَا كَلِمَةًۢ بَاقِيَةً فِى عَقِبِهِۦ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ

Yakub Ibn NugmanКылды Аллаһуны берләү сүзен Ибраһим нәселендә кыямәткә хәтле калганы хәлдә, ягъни Аллаһуны берләп ислам динен тотучы Ибраһим милләте кыямәткә хәтле бетмәс, шаять кешеләр батыл динне ташлап ислам диненә, Ибраһим милләтенә кайтырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بَلْ مَتَّعْتُ هَٰٓؤُلَآءِ وَءَابَآءَهُمْ حَتَّىٰ جَآءَهُمُ ٱلْحَقُّ وَرَسُولٌ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanОшбу Мәккә мөшрикләренә гомер вә нигъмәтләр биреп исламны өйрәтүче пәйгамбәр килгәнче һәм Коръән иңә башлаганчы яшәттек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَمَّا جَآءَهُمُ ٱلْحَقُّ قَالُوا۟ هَٰذَا سِحْرٌ وَإِنَّا بِهِۦ كَٰفِرُونَ

Yakub Ibn NugmanКайчан аларга Коръән килде исә, бу – сихер, без аңа ышанмыйбыз, диделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالُوا۟ لَوْلَا نُزِّلَ هَٰذَا ٱلْقُرْءَانُ عَلَىٰ رَجُلٍ مِّنَ ٱلْقَرْيَتَيْنِ عَظِيمٍ

Yakub Ibn NugmanАлар янә әйттеләр: "Ни булыр иде, әгәр бу Коръән Мәккә яки Таиф шәһәрендәге бер олугъ дәрәҗәле бай иргә иңдерелгән булса", – дип. Күрәсез алар бай кешене, гакыллы туры кешедән артык күргәннәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَهُمْ يَقْسِمُونَ رَحْمَتَ رَبِّكَ نَحْنُ قَسَمْنَا بَيْنَهُم مَّعِيشَتَهُمْ فِى ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا وَرَفَعْنَا بَعْضَهُمْ فَوْقَ بَعْضٍ دَرَجَٰتٍ لِّيَتَّخِذَ بَعْضُهُم بَعْضًا سُخْرِيًّا وَرَحْمَتُ رَبِّكَ خَيْرٌ مِّمَّا يَجْمَعُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйә ул мөшрикләр, Раббыңның рәхмәтеннән булган пәйгамбәрлеккә кешене алар билгелиләрме? Без әле аларның дөнья мәгыйшәтләрендә Үзебез бүлдек, кайберләрен бай, кайберләрен фәкыйрь кылдык, вә аларның бәгъзеләрен дөнья тормышында дәрәҗәдә бәгъзеләреннән артык кылдык, байлары ярлыларны хак биреп эшләтсеннәр өчен. Раббыңның рәхмәте, алар җыйган малдан хәерлерәктер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْلَآ أَن يَكُونَ ٱلنَّاسُ أُمَّةً وَٰحِدَةً لَّجَعَلْنَا لِمَن يَكْفُرُ بِٱلرَّحْمَٰنِ لِبُيُوتِهِمْ سُقُفًا مِّن فِضَّةٍ وَمَعَارِجَ عَلَيْهَا يَظْهَرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр кешеләрнең бай кәферләрне күргән вакытларында барчасы байлык өчен көферлеккә кызыгулары булмаса иде, Коръәнне инкяр итүче кәферләрнең өйләренә көмештән түбәләр вә аның өстенә менәр өчен көмештән баскычлар кылыр идек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلِبُيُوتِهِمْ أَبْوَٰبًا وَسُرُرًا عَلَيْهَا يَتَّكِـُٔونَ

Yakub Ibn NugmanДәхи өйләренә көмештән ишекләр вә диваннар кылыр идек ул диваннар өстендә рәхәтләнеп утырыр иделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَزُخْرُفًا وَإِن كُلُّ ذَٰلِكَ لَمَّا مَتَٰعُ ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا وَٱلْـَٔاخِرَةُ عِندَ رَبِّكَ لِلْمُتَّقِينَ

Yakub Ibn NugmanДәхи алар өчен һәр нәрсәдән зиннәт кылыр идек, ошбу зекер ителгән нәрсәләр, дөнья тереклегенең аз вакытлы булган нәрсәсе һәм зиннәтедер һич мәңге кала торган түгелләр. Әмма ахирәтнең байлыгы, зиннәте вә рәхәте мәңгелектер, ул бәхетле ахирәт, Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва мөэминнәр өчен хәзерләнде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَن يَعْشُ عَن ذِكْرِ ٱلرَّحْمَٰنِ نُقَيِّضْ لَهُۥ شَيْطَٰنًا فَهُوَ لَهُۥ قَرِينٌ

Yakub Ibn NugmanБерәү Коръәнгә ышанудан яки аның белән гамәл кылудан баш тартса, Коръән юлына керергә теләмәсә, ул кешене Без шайтанга тапшырырбыз, ул шайтан аңа якын сулыр, һич аерылмас. Бу сүзгә бик каты әһәмият бирегез!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّهُمْ لَيَصُدُّونَهُمْ عَنِ ٱلسَّبِيلِ وَيَحْسَبُونَ أَنَّهُم مُّهْتَدُونَ

Yakub Ibn NugmanУл шайтаннар, үзләренә ияргән кешеләрне Коръән юлына керүдән тыярлар, бидеґәт гамәлләр белән батыл дингә адашу юлына алып керерләр, шулай булса да ул кешеләр без хак юлдабыз дип зан кылырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

حَتَّىٰٓ إِذَا جَآءَنَا قَالَ يَٰلَيْتَ بَيْنِى وَبَيْنَكَ بُعْدَ ٱلْمَشْرِقَيْنِ فَبِئْسَ ٱلْقَرِينُ

Yakub Ibn NugmanШайтанга ияреп хактан адашкан кеше шайтан белән кыямәт көнне Безнең хозурымызга килсәләр, ул кеше шайтан дустына әйтер: "Ий иптәш икебезнең арабыз мәшрийкъ илә мәгъриб арасы кадәр булсачы, ни явыз ибдәш булгансың син миңа", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَن يَنفَعَكُمُ ٱلْيَوْمَ إِذ ظَّلَمْتُمْ أَنَّكُمْ فِى ٱلْعَذَابِ مُشْتَرِكُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ әйтер: "Ий бер-берегезне аздыручы дуслар, бүген сезгә үкенүегез файда бирмидер, чөнки дөньяда Аллаһуга каршы барып, үзегезгә золым иттегез, сез ґәзабта әлбәттә уртаксыз."

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَأَنتَ تُسْمِعُ ٱلصُّمَّ أَوْ تَهْدِى ٱلْعُمْىَ وَمَن كَانَ فِى ضَلَٰلٍ مُّبِينٍ

Yakub Ibn NugmanӘйә син саңгырау кешегә хак сүзне көчләп ишеттерә алырсыңмы? Яки сукырны көчләп туры юлга кертә алырсыңмы? Яки ачык хактан нык адашкан кешене туры юлга күндерә алырсыңмы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِمَّا نَذْهَبَنَّ بِكَ فَإِنَّا مِنْهُم مُّنتَقِمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр ґәзаб тиешле булган кавемеңә ґәзаб килмәс борын сине үтерсәк, синнән соң дөньяда яки ахирәттә алардан, әлбәттә, ґәзаб белән үчебезне алырбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوْ نُرِيَنَّكَ ٱلَّذِى وَعَدْنَٰهُمْ فَإِنَّا عَلَيْهِم مُّقْتَدِرُونَ

Yakub Ibn NugmanЯки аларга вәгъдә иткән ґәзабыбызны сиңа дөньяда күрсәтербез, чөнки аларны ґәзаб кылырга Без кадирбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱسْتَمْسِكْ بِٱلَّذِىٓ أُوحِىَ إِلَيْكَ إِنَّكَ عَلَىٰ صِرَٰطٍ مُّسْتَقِيمٍ

Yakub Ibn NugmanИнде син үзеңә вәхи ителгән Коръәнгә ябыш, аның хөкемнәренә ияр, дөреслектә син туры юлдасың.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّهُۥ لَذِكْرٌ لَّكَ وَلِقَوْمِكَ وَسَوْفَ تُسْـَٔلُونَ

Yakub Ibn NugmanУл Коръән синең үзеңә вә кавемеңә олугъ вәгазьдер, туры юлдыр. Аның хакында кыямәт көнендә, әлбәттә, соралмыш булырсыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَسْـَٔلْ مَنْ أَرْسَلْنَا مِن قَبْلِكَ مِن رُّسُلِنَآ أَجَعَلْنَا مِن دُونِ ٱلرَّحْمَٰنِ ءَالِهَةً يُعْبَدُونَ

Yakub Ibn NugmanСиннән элек җибәргән расүлләребездән сорагыл: "Әйә Аллаһудан башкага гыйбадәт кылырга ярый дип хәбәр бирүче бер китабыбыз яки бер пәйгамбәребез бармы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مُوسَىٰ بِـَٔايَٰتِنَآ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ وَمَلَإِي۟هِۦ فَقَالَ إِنِّى رَسُولُ رَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без Мусаны аятьләр вә могҗизалар белән Фиргаунгә вә аның олугъларына җибәрдек, һәм Муса аларга мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһ пәйгамбәремен, диде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّا جَآءَهُم بِـَٔايَٰتِنَآ إِذَا هُم مِّنْهَا يَضْحَكُونَ

Yakub Ibn NugmanМуса аларга ачык аятьләр вә могҗизалар илә килгәч, Мусадан вә Мусаның хак эшеннән көлделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا نُرِيهِم مِّنْ ءَايَةٍ إِلَّا هِىَ أَكْبَرُ مِنْ أُخْتِهَا وَأَخَذْنَٰهُم بِٱلْعَذَابِ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ

Yakub Ibn NugmanБез аларга могҗизаларны күрсәткән саен арттырыбрак вә ахыргысын әүвәлгесеннән зуррак итеп күрсәттек. Без аларны ґәзаб белән тоттык, шаять исән калганнары көферлектән иманга кайтырлар дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالُوا۟ يَٰٓأَيُّهَ ٱلسَّاحِرُ ٱدْعُ لَنَا رَبَّكَ بِمَا عَهِدَ عِندَكَ إِنَّنَا لَمُهْتَدُونَ

Yakub Ibn NugmanФиргауннәр, ґәзабны күргәч, Мусага әйттеләр: "Ий сихерче, безнең өчен Раббыңа дога кыл, Ул синең догаңны кабул итәргә вәгъдә иткән иде, әгәр ґәзабтан котылсак, әлбәттә, сиңа ияреп мөселман булыр идек", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّا كَشَفْنَا عَنْهُمُ ٱلْعَذَابَ إِذَا هُمْ يَنكُثُونَ

Yakub Ibn NugmanМусаның догасы сәбәбе белән алардан ґәзабны җибәргән идек, шулвакыт алар вәгъдәләрен, әйткән сүзләрен боздылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَنَادَىٰ فِرْعَوْنُ فِى قَوْمِهِۦ قَالَ يَٰقَوْمِ أَلَيْسَ لِى مُلْكُ مِصْرَ وَهَٰذِهِ ٱلْأَنْهَٰرُ تَجْرِى مِن تَحْتِىٓ أَفَلَا تُبْصِرُونَ

Yakub Ibn NugmanФиргаун кавеменә мактанып ниләр әйтте: "Ий кавемем, Мысыр патшалыгы минем кулымда түгелме, вә Нил дәрьясе һәм башка елгалар минем хөкемем астында агалар түгелме? Әйә шуларны күрмисезме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ أَنَا۠ خَيْرٌ مِّنْ هَٰذَا ٱلَّذِى هُوَ مَهِينٌ وَلَا يَكَادُ يُبِينُ

Yakub Ibn NugmanӘйә минме хәерлерәк ошбу Мусадан ки, ул кулыннан һични килми торган зәгыйфьтер вә сүзендә аңлата алмый торган загыйфь телледер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَوْلَآ أُلْقِىَ عَلَيْهِ أَسْوِرَةٌ مِّن ذَهَبٍ أَوْ جَآءَ مَعَهُ ٱلْمَلَٰٓئِكَةُ مُقْتَرِنِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр ул хак пәйгамбәр булса, Раббысы тарафыннан алтын беләзекләр бирелгән булыр иде, яки аның белән бергә аның пәйгамбәрлек эшен дөресләүче вә аңа ярдәм бирүче фәрештәләр килер иде", – диде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱسْتَخَفَّ قَوْمَهُۥ فَأَطَاعُوهُ إِنَّهُمْ كَانُوا۟ قَوْمًا فَٰسِقِينَ

Yakub Ibn NugmanФиргаун әнә шундый сүзләр белән кавемен алдады, кавеме аңа итагать иттеләр. Тәхкыйк алар Аллаһуга вә расүлгә каршы барып бик яман фәсыйк кавем булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَمَّآ ءَاسَفُونَا ٱنتَقَمْنَا مِنْهُمْ فَأَغْرَقْنَٰهُمْ أَجْمَعِينَ

Yakub Ibn NugmanКайчан Безне алар ачуландырдылар, Без алардан үчебезне алдык, барчасын суга батырып һәлак иттек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَجَعَلْنَٰهُمْ سَلَفًا وَمَثَلًا لِّلْـَٔاخِرِينَ

Yakub Ibn NugmanШулай итеп аларның хәлен кыямәткә чаклы гыйбрәт итеп калдырдык, вә мисал кылдык ки, аларча булудан куркып сакланалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَمَّا ضُرِبَ ٱبْنُ مَرْيَمَ مَثَلًا إِذَا قَوْمُكَ مِنْهُ يَصِدُّونَ

Yakub Ibn NugmanБер Мәккә мөшриге "Сынымнар да вә сынымнарга гыйбадәт кылучылар да җәһәннәмгә керәчәкләр", – дигән аятьне ишеткәч, насаралар Гыйсага гыйбадәт кылалар, димәк Гыйса да җәһәннәмгә керәдер, дип, мисал кылып әйткәч, шулвакыт синең имансыз кавемең сезгә карап кычкырышып көлделәр. Гыйса сезнең каршыгызда хөрмәтле пәйгамбәрдер. Ә үзегез – ул җәһәннәмгә керә дисез, диделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالُوٓا۟ ءَأَٰلِهَتُنَا خَيْرٌ أَمْ هُوَ مَا ضَرَبُوهُ لَكَ إِلَّا جَدَلًۢا بَلْ هُمْ قَوْمٌ خَصِمُونَ

Yakub Ibn NugmanВә әйттеләр: "Ий Мухәммәд, синең кашыңда безнең сынымнарыбыз хәерлеме, яки Гыйса хәерлеме", – дип. Алар бу чагыштыруны сиңа китермәделәр, мәгәр синең белән низагълашу өчен генә китерделәр, бәлки алар каршылык белән кычкырышучы кавемдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنْ هُوَ إِلَّا عَبْدٌ أَنْعَمْنَا عَلَيْهِ وَجَعَلْنَٰهُ مَثَلًا لِّبَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ

Yakub Ibn NugmanГыйса һичкем түгел мәгәр Без аңа пәйгамбәрлекне ингам кылдык, вә Без аны атасыз тудырып Ягькуб балаларына дәлил вә гыйбрәт кылдык ки, атасыз бар кылырга да Аллаһ кадир икәнне белсеннәр өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ نَشَآءُ لَجَعَلْنَا مِنكُم مَّلَٰٓئِكَةً فِى ٱلْأَرْضِ يَخْلُفُونَ

Yakub Ibn NugmanИй кешеләр, әгәр Без теләсәк, җир йөзендә сезнең урыныгызга фәрештәләрне хуҗа кылыр идек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِنَّهُۥ لَعِلْمٌ لِّلسَّاعَةِ فَلَا تَمْتَرُنَّ بِهَا وَٱتَّبِعُونِ هَٰذَا صِرَٰطٌ مُّسْتَقِيمٌ

Yakub Ibn NugmanВә Гыйса бер галәмәттер кыямәтнең булмагына, кыямәт булачагына шикләнмәгез, ул, әлбәттә, булачак вә минем шәригатемә иярегез, ошбу Минем шәригатем туры юлдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا يَصُدَّنَّكُمُ ٱلشَّيْطَٰنُ إِنَّهُۥ لَكُمْ عَدُوٌّ مُّبِينٌ

Yakub Ibn NugmanШайтан сезне алдап Аллаһ юлыннан чыгармасын, тәхкыйк ул сезгә бик ачык дошмандыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَمَّا جَآءَ عِيسَىٰ بِٱلْبَيِّنَٰتِ قَالَ قَدْ جِئْتُكُم بِٱلْحِكْمَةِ وَلِأُبَيِّنَ لَكُم بَعْضَ ٱلَّذِى تَخْتَلِفُونَ فِيهِ فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَأَطِيعُونِ

Yakub Ibn NugmanГыйса аятьләр вә могҗизалар белән килгән заманда әйтте: "Ий җәмәгать, мин сезгә шәригать вә могҗизалар белән килдем, сезне туры юлга күндермәк өчен вә дин эшләрендә ихтыйлаф иткән бәгъзе нәрсәләрегезне аңлатмак өчен, Аллаһудан куркыгыз һәм миңа итагать итегез!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱللَّهَ هُوَ رَبِّى وَرَبُّكُمْ فَٱعْبُدُوهُ هَٰذَا صِرَٰطٌ مُّسْتَقِيمٌ

Yakub Ibn NugmanДөреслектә Аллаһ – Ул минем Раббымдыр һәм сезнең дә Раббыгыздыр, барыгыз да Ул – Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз! Шул Аллаһуга гына гыйбадәт кылу туры вә хак юлдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱخْتَلَفَ ٱلْأَحْزَابُ مِنۢ بَيْنِهِمْ فَوَيْلٌ لِّلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ مِنْ عَذَابِ يَوْمٍ أَلِيمٍ

Yakub Ibn NugmanГыйса динендәге насаралар ничә төрле мәзһәбкә, вә төрле фиркаларга бүленделәр һәм диннәрен боздылар, кыямәт көненең рәнҗеткүче ґәзабыннан бер чокыр бардыр Гыйса Аллаһуның угълы дип үзләренә золым иткән кешеләргә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَلْ يَنظُرُونَ إِلَّا ٱلسَّاعَةَ أَن تَأْتِيَهُم بَغْتَةً وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ

Yakub Ibn NugmanКәферләр Коръән юлына кермичә нәрсә көтәләр? Юк, алар көтмиләр, мәгәр кыямәт көнен генә көтәләр, ул кыямәт аларга искәрмәстән килер, хәтта сизмичә дә калырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلْأَخِلَّآءُ يَوْمَئِذٍۭ بَعْضُهُمْ لِبَعْضٍ عَدُوٌّ إِلَّا ٱلْمُتَّقِينَ

Yakub Ibn NugmanДөньяда вакытта Коръән юлыннан башка юлда бер-берсенә дус булган кешеләр, кыямәт көнне бер-берсенә дошман булырлар, мәгәр Коръән юлында бергә тәкъвалык кылган мөэминнәр ахирәттә дә дус булырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰعِبَادِ لَا خَوْفٌ عَلَيْكُمُ ٱلْيَوْمَ وَلَآ أَنتُمْ تَحْزَنُونَ

Yakub Ibn NugmanАларга әйтелер: "Ий тәкъвалыкта дус булган мөэмин бәндәләрем бүген сезгә куркыныч һәм көенеч юк."

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ بِـَٔايَٰتِنَا وَكَانُوا۟ مُسْلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanУл тәкъвалыкта дус булган мөэминнәр, Безнең аятьләребезгә ышандылар һәм Коръән белән гамәл кылып хак мөселман булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱدْخُلُوا۟ ٱلْجَنَّةَ أَنتُمْ وَأَزْوَٰجُكُمْ تُحْبَرُونَ

Yakub Ibn NugmanИнде шатланганыгыз хәлдә үзегез һәм хатыныгыз җәннәткә керегез!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يُطَافُ عَلَيْهِم بِصِحَافٍ مِّن ذَهَبٍ وَأَكْوَابٍ وَفِيهَا مَا تَشْتَهِيهِ ٱلْأَنفُسُ وَتَلَذُّ ٱلْأَعْيُنُ وَأَنتُمْ فِيهَا خَٰلِدُونَ

Yakub Ibn NugmanҖәннәттә алар тирәсендә алтын табакларда тәгамнәр вә борынсыз савытларда эчемлекләр йөртелер, вә анда нәфесләр теләгән нәрсәләр, вә күзләр карап ләззәт ала торган нәрсәләр бардыр, вә сез анда мәңге рәхәттә булырсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَتِلْكَ ٱلْجَنَّةُ ٱلَّتِىٓ أُورِثْتُمُوهَا بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanОшбу җәннәт сезгә Коръән белән гамәл кылганыгыз өчен бирелде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَكُمْ فِيهَا فَٰكِهَةٌ كَثِيرَةٌ مِّنْهَا تَأْكُلُونَ

Yakub Ibn NugmanВә сезнең өчен анда күп җимешләр булыр, алардан сез ашарсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلْمُجْرِمِينَ فِى عَذَابِ جَهَنَّمَ خَٰلِدُونَ

Yakub Ibn NugmanКоръән белән гамәл кылмаучылар тәхкыйк җәһәннәм ґәзабында мәңге калучылардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَا يُفَتَّرُ عَنْهُمْ وَهُمْ فِيهِ مُبْلِسُونَ

Yakub Ibn NugmanАлардан ґәзаб аз гына да җиңеләйтелмәс вә алар котылудан өметләрен өзеп тик торырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا ظَلَمْنَٰهُمْ وَلَٰكِن كَانُوا۟ هُمُ ٱلظَّٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanБез аларга золым итмәдек, ләкин алар үз-үзләренә золым итүче булдылар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَنَادَوْا۟ يَٰمَٰلِكُ لِيَقْضِ عَلَيْنَا رَبُّكَ قَالَ إِنَّكُم مَّٰكِثُونَ

Yakub Ibn NugmanҖәһәннәм кешеләре ґәзабның катылыгыннан җәһәннәм патшасына әйтерләр: "Ий патша Раббыңнан сорагыл, Ул безне үтерсен!" Патша әйтер: "Сез ґәзабда мәңге булачакларсыз, чыкмассыз һәм үлмәссез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَقَدْ جِئْنَٰكُم بِٱلْحَقِّ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَكُمْ لِلْحَقِّ كَٰرِهُونَ

Yakub Ibn NugmanИй кешеләр, Без Коръән иңдереп сезгә хаклык белән килдек, ләкин күбрәгегез хаклыкны яман күрәсез һич кабул итмисез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ أَبْرَمُوٓا۟ أَمْرًا فَإِنَّا مُبْرِمُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар хакка каршы мәкерлек кылсалар, Без дә аларга каршы каты мәкерлек кылырбыз. Алар хакны җимерә алмаслар, әмма үзләре һәлак булырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ يَحْسَبُونَ أَنَّا لَا نَسْمَعُ سِرَّهُمْ وَنَجْوَىٰهُم بَلَىٰ وَرُسُلُنَا لَدَيْهِمْ يَكْتُبُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйә алар уйлыйлармы Без аларның яшерен серләрен һәм кычкырып сөйләшкәннәрен Белмибез, дип? Бәлки Без барчасын ишетәбез вә Беләбез, шуның өстенә фәрештәләребез һәрвакыт яннарында торып барча эшләрен язарлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ إِن كَانَ لِلرَّحْمَٰنِ وَلَدٌ فَأَنَا۠ أَوَّلُ ٱلْعَٰبِدِينَ

Yakub Ibn NugmanАларга әйт: "Әгәр Аллаһуның баласы булса иде, мин Аның баласына барчагыздан әүвәл гыйбадәт кылыр идем", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

سُبْحَٰنَ رَبِّ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ رَبِّ ٱلْعَرْشِ عَمَّا يَصِفُونَ

Yakub Ibn NugmanҖир вә күкләрнең һәм Ґәрешнең Раббысы балалы булудан бик тә пакьдер. Мөшрикләр күпме генә әйтсәләр дә Аллаһ андый кимчелектән пакьдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَذَرْهُمْ يَخُوضُوا۟ وَيَلْعَبُوا۟ حَتَّىٰ يُلَٰقُوا۟ يَوْمَهُمُ ٱلَّذِى يُوعَدُونَ

Yakub Ibn NugmanИнде син аларны куй, батыл игътикадләрендә адашып йөрсеннәр, вә дөньялары белән уйласыннар, хәтта вәгъдә ителгән көннәренә чаклы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَهُوَ ٱلَّذِى فِى ٱلسَّمَآءِ إِلَٰهٌ وَفِى ٱلْأَرْضِ إِلَٰهٌ وَهُوَ ٱلْحَكِيمُ ٱلْعَلِيمُ

Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһ күктәге мәхлукларга да Илаһәдер, вә җирләге мәхлукларга да Илаһәдер, вә Ул – Аллаһ хөкем итүче вә һәрнәрсәне белүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَتَبَارَكَ ٱلَّذِى لَهُۥ مُلْكُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا وَعِندَهُۥ عِلْمُ ٱلسَّاعَةِ وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ

Yakub Ibn NugmanҖир вә күкләрнең вә араларында булган нәрсәләрнең патшасы булган Аллаһ, мөшрикләр сыйфатлаган тиешсез сыйфатлардан, – әлбәттә, бөек вә пакьдер, вә кыямәт булачак вакытыны белмәктә Аның хозурындадыр, вә кубарылганнан соң кайтмак Аңаргадыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا يَمْلِكُ ٱلَّذِينَ يَدْعُونَ مِن دُونِهِ ٱلشَّفَٰعَةَ إِلَّا مَن شَهِدَ بِٱلْحَقِّ وَهُمْ يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһудан башканы Илаһә тотучылар ахирәттә һичкемгә – шәфәгать итә алмаслар, мәгәр Аллаһ бер, Коръән Аллаһ китабы, Мухәммәд г-м Аллаһуның расүле, дип, шәһадәт бирсә һәм шәригатьне белсә вә аны дөрес үтәсә, шәфәгать тиешле булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَئِن سَأَلْتَهُم مَّنْ خَلَقَهُمْ لَيَقُولُنَّ ٱللَّهُ فَأَنَّىٰ يُؤْفَكُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр син алардан сезне кем халык кылды дип сорасаң, алар, әлбәттә, Аллаһ халык кылды диячәкләр. Инде Аллаһ гыйбадәтен ташлап кайда баралар?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقِيلِهِۦ يَٰرَبِّ إِنَّ هَٰٓؤُلَآءِ قَوْمٌ لَّا يُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanМухәммәд г-мнең сүзе: "Ий Раббым, ошбу кавем инде һич иман китерәчәк түгелләрдер."

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱصْفَحْ عَنْهُمْ وَقُلْ سَلَٰمٌ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ әйтте: "Син алардан кисел, биз, вә алардан киселеп киткәндә аларга сәлам бир, алар тиздән белерләр эшләренең яманлыгын."

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70