caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Jaathiya сүрәсе الجاثية

37 аять · Мәккә · иңү тәртибе 65

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ حمٓ

Yakub Ibn NugmanХа мим.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تَنزِيلُ ٱلْكِتَٰبِ مِنَ ٱللَّهِ ٱلْعَزِيزِ ٱلْحَكِيمِ

Yakub Ibn NugmanОшбу Коръәннең иңмәклеге, һәр эштә җиңүче вә һәр эштә хикмәтне ригая итүче Аллаһудандыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ لَـَٔايَٰتٍ لِّلْمُؤْمِنِينَ

Yakub Ibn NugmanДөреслектә җирдә һәм күкләрдә ышанучылар өчен Аллаһуның берлегенә вә кодрәтенә дәлаләт итә торган галәмәтләр бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَفِى خَلْقِكُمْ وَمَا يَبُثُّ مِن دَآبَّةٍ ءَايَٰتٌ لِّقَوْمٍ يُوقِنُونَ

Yakub Ibn NugmanДәхи сезнең халык ителешегездә вә бер хәлдән икенче хәлгә күчүегездә, һәм җир өстенә таратылган җан ияләрендә, ышанып ахирәткә хәзерләнүчеләр өчен, әлбәттә, галәмәтләр -бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱخْتِلَٰفِ ٱلَّيْلِ وَٱلنَّهَارِ وَمَآ أَنزَلَ ٱللَّهُ مِنَ ٱلسَّمَآءِ مِن رِّزْقٍ فَأَحْيَا بِهِ ٱلْأَرْضَ بَعْدَ مَوْتِهَا وَتَصْرِيفِ ٱلرِّيَٰحِ ءَايَٰتٌ لِّقَوْمٍ يَعْقِلُونَ

Yakub Ibn NugmanДәхи төн вә көннең берсе – якты, берсе караңгы булуында һәм берсе килеп берсе китүендә, вә Аллаһуның күктән су иңдереп ризык булсын өчен үлгән җирне тергезеп һәр нәрсәне үстерүендә, вә төрле җилләр җибәрүендә, Аллаһуга ышанмыйча вә Аңа гыйбадәт кылмыйча Аның дөньясында яшәү тиешсез, хаксыз икәнлекне аңлап белгән кешеләр өчен гыйбрәтләр бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تِلْكَ ءَايَٰتُ ٱللَّهِ نَتْلُوهَا عَلَيْكَ بِٱلْحَقِّ فَبِأَىِّ حَدِيثٍۭ بَعْدَ ٱللَّهِ وَءَايَٰتِهِۦ يُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanОшбу Коръән сүзләре Аллаһуның аятьләредер, ул аятьләрне Без сиңа хаклык белән укыйбыз, Аллаһудан соң нинди затка иман китерерләр, вә Аның Коръән аятьләреннән соң нинди сүзләргә иман китерерләр?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيْلٌ لِّكُلِّ أَفَّاكٍ أَثِيمٍ

Yakub Ibn NugmanЯлганчы, күп гөнаһлы имансызларга ґәзаб йөзеннән җәһәннәм чокырыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَسْمَعُ ءَايَٰتِ ٱللَّهِ تُتْلَىٰ عَلَيْهِ ثُمَّ يُصِرُّ مُسْتَكْبِرًا كَأَن لَّمْ يَسْمَعْهَا فَبَشِّرْهُ بِعَذَابٍ أَلِيمٍ

Yakub Ibn NugmanАңа укылган Аллаһ аятьләрен ул ишетер, соңра тәкәбберләнеп, ишетмәгәнгә салышып, кабул итүдән баш тартыр, андый кешегә рәнҗеткүче ґәзаб булачагы белән хәбәр бир.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا عَلِمَ مِنْ ءَايَٰتِنَا شَيْـًٔا ٱتَّخَذَهَا هُزُوًا أُو۟لَٰٓئِكَ لَهُمْ عَذَابٌ مُّهِينٌ

Yakub Ibn NugmanУл имансыз, әгәр аңа аятьләрдән бер аять ирешеп, ул аятьне Коръәндәге Безнең аятебез икәнне белсә, аны мәсхәрә кылырга тотыныр. Андый кешеләргә ахирәттә хур итүче ґәзаб булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مِّن وَرَآئِهِمْ جَهَنَّمُ وَلَا يُغْنِى عَنْهُم مَّا كَسَبُوا۟ شَيْـًٔا وَلَا مَا ٱتَّخَذُوا۟ مِن دُونِ ٱللَّهِ أَوْلِيَآءَ وَلَهُمْ عَذَابٌ عَظِيمٌ

Yakub Ibn NugmanАларның артларында җәһәннәм бардыр, ул вакытта аларга кәсеп иткән маллары вә балалары һич тә файда бирмәс, вә Аллаһ урынына Аллаһудан башканы дус тоткан затлары да файда бирмәс, вә аларга ахирәттә түзә алмаслык олугъ ґәзаб бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَٰذَا هُدًى وَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِـَٔايَٰتِ رَبِّهِمْ لَهُمْ عَذَابٌ مِّن رِّجْزٍ أَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanОшбу Коръән адашу караңгылыгыннан чыгып, туры юл яктылыгына керергә сәбәбдер. Әмма Раббыларының аятьләрен инкяр итүчеләргә, ахирәттә рәнҗеткүче ґәзабтан каты ґәзаб бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱللَّهُ ٱلَّذِى سَخَّرَ لَكُمُ ٱلْبَحْرَ لِتَجْرِىَ ٱلْفُلْكُ فِيهِ بِأَمْرِهِۦ وَلِتَبْتَغُوا۟ مِن فَضْلِهِۦ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ

Yakub Ibn NugmanДиңгезләрнең барча байлыкларыннан файдаланырга Аллаһ сезгә ирек бирде, диңгезләрдә кәсеп белән йөргән вакытыгызда, корабларыгыз Аллаһуның рәхмәте вә әмере илә йөридер, Аллаһуның ошбу нигъмәтләренә шаять шөкер итәрсез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَسَخَّرَ لَكُم مَّا فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ جَمِيعًا مِّنْهُ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ لِّقَوْمٍ يَتَفَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanДәхи Аллаһ җирдәге вә күкләрдәге барча нәрсәләрне Үзеннән рәхмәт итеп сезгә мөсәхәр итте, ягъни сезнең өчен бар итте. Уйлап фикерләп карый белгән кешеләр өчен бу эшләрдә галәмәтләр бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُل لِّلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ يَغْفِرُوا۟ لِلَّذِينَ لَا يَرْجُونَ أَيَّامَ ٱللَّهِ لِيَجْزِىَ قَوْمًۢا بِمَا كَانُوا۟ يَكْسِبُونَ

Yakub Ibn NugmanМөэминнәргә әйт: "Кыямәт көненә, Аллаһ хөкеменә ышанмаган кешеләрнең җәбер золымнарын гафу итсеннәр, золым иткән кавемнәргә кәсеп иткән гөнаһларына Аллаһ ахирәттә җәза бирер өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَنْ عَمِلَ صَٰلِحًا فَلِنَفْسِهِۦ وَمَنْ أَسَآءَ فَعَلَيْهَا ثُمَّ إِلَىٰ رَبِّكُمْ تُرْجَعُونَ

Yakub Ibn NugmanБерәү яхшы эшләр эшләсә файдасы үзенәдер. Вә берәү бозык эшләр эшләсә зарары үзенәдер. Соңра кубарылып Раббыгызга кайтырсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ ءَاتَيْنَا بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ ٱلْكِتَٰبَ وَٱلْحُكْمَ وَٱلنُّبُوَّةَ وَرَزَقْنَٰهُم مِّنَ ٱلطَّيِّبَٰتِ وَفَضَّلْنَٰهُمْ عَلَى ٱلْعَٰلَمِينَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Ягькуб балаларына Тәүрат, хикмәт вә пәйгамбәрлек бирдек, вә аларны яхшы ризыклар белән ризыкландырдык, вә үз вакытларында аларны дөнья халкыннан артык кылдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَءَاتَيْنَٰهُم بَيِّنَٰتٍ مِّنَ ٱلْأَمْرِ فَمَا ٱخْتَلَفُوٓا۟ إِلَّا مِنۢ بَعْدِ مَا جَآءَهُمُ ٱلْعِلْمُ بَغْيًۢا بَيْنَهُمْ إِنَّ رَبَّكَ يَقْضِى بَيْنَهُمْ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ فِيمَا كَانُوا۟ فِيهِ يَخْتَلِفُونَ

Yakub Ibn NugmanДин эшләреңдә аларга дәлилләр бирдек, Мухәммәд г-мнең киләчәген белдердек, алар башта ихтыйлаф итмәделәр, мәгәр һәрнәрсәгә дәлил килгәннән соң бер-берсенә хөседлек белән ихтыйлаф иттеләр. Раббың алар ихтыйлаф иткән нәрсәдә кыямәт көнне аларны хөкем итәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ جَعَلْنَٰكَ عَلَىٰ شَرِيعَةٍ مِّنَ ٱلْأَمْرِ فَٱتَّبِعْهَا وَلَا تَتَّبِعْ أَهْوَآءَ ٱلَّذِينَ لَا يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, Без сиңа дин эшләрендә шәригать төзеп бирдек, шул Без төзеп биргән шәригать хөкемнәренә ияр, әмма җаһиллек белән батыл динне тотучы мөшрикләрнең һәм бидеґәтче сукырларның нәфес һаваларына яки аларның гадәтләренә иярмәгел, алар эшләгән шәригатькә хыйлаф эшләрне эшләмәгел, Безнең шәригатебезгә иярмәгән кешеләргә дини мәрәсемнәр үтәмәгел, һәм бидеґәт, хорафәт, ырымнардан ерак булгыл!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّهُمْ لَن يُغْنُوا۟ عَنكَ مِنَ ٱللَّهِ شَيْـًٔا وَإِنَّ ٱلظَّٰلِمِينَ بَعْضُهُمْ أَوْلِيَآءُ بَعْضٍ وَٱللَّهُ وَلِىُّ ٱلْمُتَّقِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр аларга иярсәң сиңа ґәзаб тиешле булыр да, ул вакытта алар Аллаһ ґәзабыннан сине коткарырга кадир булмаслар. Мөшрикләр бер-берсенә, бидеґәтчеләр дә бер-берсенә дуслардыр, алар, галимнәрдер, син аларга ияреп диндә аларга дус булма! Бит Аллаһ, Аның шәригатенә хыйлафлык кылудан сакланучы тәкъва мөэминнәрнең дустыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَٰذَا بَصَٰٓئِرُ لِلنَّاسِ وَهُدًى وَرَحْمَةٌ لِّقَوْمٍ يُوقِنُونَ

Yakub Ibn NugmanОшбу Коръән, кешеләрнең гакылларына вә күңелләренә хакыйкый белем күзедер, аның белән олугъ максудкә, мәңгелек бәхеткә ирешү юлын күрерләр, вә ул Коръән белән гамәл кылган кеше адашу юлыннан чыгып туры юлга керер, вә аның белән гамәл кылучыларга Аллаһудан рәхмәтдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ حَسِبَ ٱلَّذِينَ ٱجْتَرَحُوا۟ ٱلسَّيِّـَٔاتِ أَن نَّجْعَلَهُمْ كَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ سَوَآءً مَّحْيَاهُمْ وَمَمَاتُهُمْ سَآءَ مَا يَحْكُمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйә бозык эшләрне вә имансызлыкны кәсеп итүчеләр зан кылалармы, Без аларны иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәр белән бертигез хөкем итәрбез дип, вә иманлылар белән имансызларның яшәве дә үлүләре дә бертигез булыр дип уйлыйлармы? Аларның Аллаһ дуслары белән Аллаһ дошманнары бертигез дип хөкем итүләре нинди яман хөкемдер. "Коръән белән гамәл кылучылар җәннәтле, әмма Коръән белән гамәл кылмаучылар җәһәннәмледер. Шул ике җәмәгать мәңге бертигез булмаслар".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَخَلَقَ ٱللَّهُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ بِٱلْحَقِّ وَلِتُجْزَىٰ كُلُّ نَفْسٍۭ بِمَا كَسَبَتْ وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ җирне вә күкләрне хаклык белән төзеде, һәр кеше кылган яхшылыгы вә яманлыгы белән хөкем ителсен өчен, алар сәвабны киметеп яки гөнаһны арттырып золым ителмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَرَءَيْتَ مَنِ ٱتَّخَذَ إِلَٰهَهُۥ هَوَىٰهُ وَأَضَلَّهُ ٱللَّهُ عَلَىٰ عِلْمٍ وَخَتَمَ عَلَىٰ سَمْعِهِۦ وَقَلْبِهِۦ وَجَعَلَ عَلَىٰ بَصَرِهِۦ غِشَٰوَةً فَمَن يَهْدِيهِ مِنۢ بَعْدِ ٱللَّهِ أَفَلَا تَذَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanКүрәсеңме нәфес һавасын Аллаһ урнына тотучыны, ул юк-бар нәрсәгә табыныр яки, Аллаһ динен нәфесе теләгәнчә үзгәртер һәм бозар, Аллаһ ул кешене адаштырыр, ул кешенең азгынлыкта булачагын алдан ук белгән хәлдә, вә аның колагына һәм күңеленә пәрдә кылыр хак сүзне ишетмәс, һидәяткә төшенмәс, вә күзенә пәрдә кылды – гыйбрәтләрне күрмәс. Ул кешене Аллаһ адаштырганнан соң кем аны туры юлга күндерә алыр? Әйә сезләр вәгазьләнмисезме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالُوا۟ مَا هِىَ إِلَّا حَيَاتُنَا ٱلدُّنْيَا نَمُوتُ وَنَحْيَا وَمَا يُهْلِكُنَآ إِلَّا ٱلدَّهْرُ وَمَا لَهُم بِذَٰلِكَ مِنْ عِلْمٍ إِنْ هُمْ إِلَّا يَظُنُّونَ

Yakub Ibn NugmanКыямәтне вә терелүне инкяр итүчеләр әйттеләр: "Без бу дөньяда гына яшибез, икенче дөнья юк, бәгъзеләребез үләдер, ә бәгъзеләребез анасыннан туып тереләдер, вә безне үтермидер һичнәрсә, мәгәр заманаларның үтүе белән картаеп үләбез аннан соң терелү булмый", – дип. Аларның бу сөйләгән сүзләре белемсез вә дәлилсездер, алар сукыр фикерләре белән шулай зан кылалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ ءَايَٰتُنَا بَيِّنَٰتٍ مَّا كَانَ حُجَّتَهُمْ إِلَّآ أَن قَالُوا۟ ٱئْتُوا۟ بِـَٔابَآئِنَآ إِن كُنتُمْ صَٰدِقِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр аларга Безнең ачык аңлаешлы аятьләребез укылса, үлгәннән соң терелүне инкяр итүчеләрнең дәлиле булмас, мәгәр әйтерләр: "Сүзегез дөрес булса, безнең әүвәлдә үлгән аталарыбызны терелтеп китерегез", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلِ ٱللَّهُ يُحْيِيكُمْ ثُمَّ يُمِيتُكُمْ ثُمَّ يَجْمَعُكُمْ إِلَىٰ يَوْمِ ٱلْقِيَٰمَةِ لَا رَيْبَ فِيهِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ ٱلنَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanСин әйт: "Аллаһ сезне терелтәдер, соңра үтерәдер, соңра шиксез булачак кыямәт көнне барчагызны тергезеп бер урынга җыячактыр, ләкин күбрәк кешеләр аны белмиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلِلَّهِ مُلْكُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَيَوْمَ تَقُومُ ٱلسَّاعَةُ يَوْمَئِذٍ يَخْسَرُ ٱلْمُبْطِلُونَ

Yakub Ibn NugmanҖир вә күкләр мөлке Аллаһу тәгаләнекедер, кыямәт көне булганда имансыз кешеләрнең алданганлыклары вә хәсрәтләре ачыкланыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَتَرَىٰ كُلَّ أُمَّةٍ جَاثِيَةً كُلُّ أُمَّةٍ تُدْعَىٰٓ إِلَىٰ كِتَٰبِهَا ٱلْيَوْمَ تُجْزَوْنَ مَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanУл көндә күрерсең, Аллаһудан куркып һәрбер өммәт тезләнер вә һәр өммәт үзенең гамәл дәфтәренә чакырылыр, бүген кылган гамәлләрегез буенча җәза аласыз, диелер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هَٰذَا كِتَٰبُنَا يَنطِقُ عَلَيْكُم بِٱلْحَقِّ إِنَّا كُنَّا نَسْتَنسِخُ مَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanСезнең гамәләрегез язылган ошбу китабыбыз хаклык белән сезгә дөресен генә сөйлидер, дөньяда кылган гамәлләрегезне Без фәрештәләребездән яздырмыш идек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَمَّا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ فَيُدْخِلُهُمْ رَبُّهُمْ فِى رَحْمَتِهِۦ ذَٰلِكَ هُوَ ٱلْفَوْزُ ٱلْمُبِينُ

Yakub Ibn NugmanӘмма иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләрне Раббылары рәхмәте белән җәннәткә кертер, ошбу эш аларга олугъ бәхеткә ачык ирешүдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَمَّا ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ أَفَلَمْ تَكُنْ ءَايَٰتِى تُتْلَىٰ عَلَيْكُمْ فَٱسْتَكْبَرْتُمْ وَكُنتُمْ قَوْمًا مُّجْرِمِينَ

Yakub Ibn NugmanВә әмма имансыз кешеләргә: "Әйә Минем Коръән аятьләрем сезгә укылмадымы, сез аны ишеткәч тәкәбберләндегез вә имансыз кавем булдыгыз", – диелер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا قِيلَ إِنَّ وَعْدَ ٱللَّهِ حَقٌّ وَٱلسَّاعَةُ لَا رَيْبَ فِيهَا قُلْتُم مَّا نَدْرِى مَا ٱلسَّاعَةُ إِن نَّظُنُّ إِلَّا ظَنًّا وَمَا نَحْنُ بِمُسْتَيْقِنِينَ

Yakub Ibn NugmanИй имансызлар, әгәр сезгә әйтелсә, кешеләрне тергезеп кубару белән Аллаһуның вәгъдәсе хактыр, һәм кыямәтнең булачагында шик юк дип, сез әйттегез: "Без кыямәтнең нәрсә икәнен белмибез, без аны зан гына итәбез шуңа күрә без ышанучылардан түгелбез", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَبَدَا لَهُمْ سَيِّـَٔاتُ مَا عَمِلُوا۟ وَحَاقَ بِهِم مَّا كَانُوا۟ بِهِۦ يَسْتَهْزِءُونَ

Yakub Ibn NugmanДөньяда кылган явызлыкларының җәзасы ахирәттә ачыкланыр, хакны инкяр итеп мәсхәрә итүләренең ґәзабы аларга лязем булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقِيلَ ٱلْيَوْمَ نَنسَىٰكُمْ كَمَا نَسِيتُمْ لِقَآءَ يَوْمِكُمْ هَٰذَا وَمَأْوَىٰكُمُ ٱلنَّارُ وَمَا لَكُم مِّن نَّٰصِرِينَ

Yakub Ibn NugmanАларга әйтелер: "Үзегез ошбу кыямәт көненә килүне онытып азгынлыкта йөрегәнегез кеби Без дә сезне утта калдырып онытырбыз, сезнең урыныгыз уттыр вә сезгә ярдәмчеләрдән һичкем булмас", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ذَٰلِكُم بِأَنَّكُمُ ٱتَّخَذْتُمْ ءَايَٰتِ ٱللَّهِ هُزُوًا وَغَرَّتْكُمُ ٱلْحَيَوٰةُ ٱلدُّنْيَا فَٱلْيَوْمَ لَا يُخْرَجُونَ مِنْهَا وَلَا هُمْ يُسْتَعْتَبُونَ

Yakub Ibn NugmanОшбу ґәзаб сезгә тиешле булды, Аллаһ аятьләрен мәсхәрә иткәнегез өчен һәм сезне дөнья тереклеге алдады, дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калдыгыз. Бүген алар инде уттан чыгарылмаслар, вә тәүбә итагать илә Аллаһуны ризалау да алардан соралмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلِلَّهِ ٱلْحَمْدُ رَبِّ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَرَبِّ ٱلْأَرْضِ رَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ

Yakub Ibn NugmanИнде барча мактау вә сәнәләр җир-күкләрне вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһугадыр!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَهُ ٱلْكِبْرِيَآءُ فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ

Yakub Ibn NugmanҖирдә һәм күкләрдә олугълык Аллаһуга гынадыр, вә Ул ґәзиз вә хәкимдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70