caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Faatir сүрәсе فاطر

45 аять · Мәккә · иңү тәртибе 43

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ فَاطِرِ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ جَاعِلِ ٱلْمَلَٰٓئِكَةِ رُسُلًا أُو۟لِىٓ أَجْنِحَةٍ مَّثْنَىٰ وَثُلَٰثَ وَرُبَٰعَ يَزِيدُ فِى ٱلْخَلْقِ مَا يَشَآءُ إِنَّ ٱللَّهَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ

Yakub Ibn NugmanМактау җир вә күкләрне халык кылучы Аллаһуга хас, Ул фәрештәләрне пәйгамбәрләргә илче итеп җибәрүчедер, ул фәрештәләр икешәр, өчәр, дүртәр канатлылардыр, Үзе халык кылган мәхлукларыннан теләгәнен артыграк, өстенрәк итеп халык кылыр. Бит Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَّا يَفْتَحِ ٱللَّهُ لِلنَّاسِ مِن رَّحْمَةٍ فَلَا مُمْسِكَ لَهَا وَمَا يُمْسِكْ فَلَا مُرْسِلَ لَهُۥ مِنۢ بَعْدِهِۦ وَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ

Yakub Ibn NugmanАллаһ Үзенең рәхмәтеннән кешеләргә ризык, яңгыр, белем, һидәят бирсә, ул нигъмәтләрне Аллаһуның бирүенә һичкем каршы тора алмас, әгәр бирә торган нигъмәтләрен бирмичә торып калса, ул нигъмәтләрне бирүче һич тә булмас. Вә Ул – Аллаһ һәр эштә җиңүче вә хикмәтле.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّاسُ ٱذْكُرُوا۟ نِعْمَتَ ٱللَّهِ عَلَيْكُمْ هَلْ مِنْ خَٰلِقٍ غَيْرُ ٱللَّهِ يَرْزُقُكُم مِّنَ ٱلسَّمَآءِ وَٱلْأَرْضِ لَآ إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ فَأَنَّىٰ تُؤْفَكُونَ

Yakub Ibn NugmanИй кешеләр, Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерегезгә төшереп Аңа гыйбадәт кылырга вә итагать итәргә бурычлы икәнегезне белегез, әйә Алаһудан башка бер зат бармы күктән су иңдереп, җирдән үстереп сезгә ризык бирүче? Әлбәттә юк, Коллык кылырга яраклы һич Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер. Шулай булгач, ни өчен Аллаһудан бизеп, Аллаһсызлыкка күчәсез?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِن يُكَذِّبُوكَ فَقَدْ كُذِّبَتْ رُسُلٌ مِّن قَبْلِكَ وَإِلَى ٱللَّهِ تُرْجَعُ ٱلْأُمُورُ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м әгәр сине ялганчы дисәләр, бит синнән элекке пәйгамбәрләр дә ялганчы дигәннәр. Бит эшләрнең ахыры әлбәттә, Аллаһуга кайтадыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّاسُ إِنَّ وَعْدَ ٱللَّهِ حَقٌّ فَلَا تَغُرَّنَّكُمُ ٱلْحَيَوٰةُ ٱلدُّنْيَا وَلَا يَغُرَّنَّكُم بِٱللَّهِ ٱلْغَرُورُ

Yakub Ibn NugmanИй кешеләр, Аллаһуның вәгъдәсе хак, дөнья сезне алдан ахирәтнең бәхетеннән мәхрүм итмәсен, һәм гөнаһ эшләсәгез дә Аллаһ ярлыкар дип шайтан алдамасын, һәм бидеґәт гамәлләргә дә сәваб бар дип, шайтан сезне хак юлдан чыгарып, бидеґәт хорафәтләрне эшлеген, сезне җәһәннәмгә алып кермәсен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلشَّيْطَٰنَ لَكُمْ عَدُوٌّ فَٱتَّخِذُوهُ عَدُوًّا إِنَّمَا يَدْعُوا۟ حِزْبَهُۥ لِيَكُونُوا۟ مِنْ أَصْحَٰبِ ٱلسَّعِيرِ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк шайтан сезгә дошмандыр, сез дә аны дошман тотыгыз! Аллаһ тыйган фәхеш, хәрам эшләрдән вә бидеґәт гамәлләрдән саклану һәм фарыз ваҗеб, сөннәт гамәлләрен үтәү һәм шайтан дуслары динсезләрдән киселү шайтанны дошман тоту буладыр. Әлбәттә, шайтан үзенә ияргән кешеләрне җәһәннәмгә кертер өчен, аларны Аллаһ тыйган эшләрне эшләргә өндидер, һәм Аллаһ кушкан эшләрдән тыядыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لَهُمْ عَذَابٌ شَدِيدٌ وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ لَهُم مَّغْفِرَةٌ وَأَجْرٌ كَبِيرٌ

Yakub Ibn NugmanКоръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләргә ахирәттә каты ґәзаб булачактыр. Әмма иман китереп Коръән белән гамәл кылган хак мөэминнәргә ярлыкау һәм олугъ нигъмәтләр булачак.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَمَن زُيِّنَ لَهُۥ سُوٓءُ عَمَلِهِۦ فَرَءَاهُ حَسَنًا فَإِنَّ ٱللَّهَ يُضِلُّ مَن يَشَآءُ وَيَهْدِى مَن يَشَآءُ فَلَا تَذْهَبْ نَفْسُكَ عَلَيْهِمْ حَسَرَٰتٍ إِنَّ ٱللَّهَ عَلِيمٌۢ بِمَا يَصْنَعُونَ

Yakub Ibn NugmanЗалим кешегә кылган явызлыгы үзенә зиннәтле вә ләззәтле ителде, кабахәт эшләре аңа яхшы булып күренде, шул залим, туры юлда булган инсафлы мөэмин белән бертигез булырмы? Тәхкыйк Аллаһ теләгән кешесен хактан адаштырыр, вә теләгән кешесен хак юлга күндерер, кәферләрнең Коръәнгә ышанмауларына һич кайгырма, бит Аллаһ аларның кылган явыз эшләрен беләдер, җәзасын бирер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱللَّهُ ٱلَّذِىٓ أَرْسَلَ ٱلرِّيَٰحَ فَتُثِيرُ سَحَابًا فَسُقْنَٰهُ إِلَىٰ بَلَدٍ مَّيِّتٍ فَأَحْيَيْنَا بِهِ ٱلْأَرْضَ بَعْدَ مَوْتِهَا كَذَٰلِكَ ٱلنُّشُورُ

Yakub Ibn NugmanАллаһ җил җибәреп болытларны кузгатыр, җил алып килгән болытлардан язын яңгыр яудырып шәһәрләрнең үлгән табигатен тергезәбез, вә яңгыр, кар суы белән җирне үлгәннән соң тергезәбез, нәкъ шулай сез дә терелеп каберләрегездән кубарылырсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَن كَانَ يُرِيدُ ٱلْعِزَّةَ فَلِلَّهِ ٱلْعِزَّةُ جَمِيعًا إِلَيْهِ يَصْعَدُ ٱلْكَلِمُ ٱلطَّيِّبُ وَٱلْعَمَلُ ٱلصَّٰلِحُ يَرْفَعُهُۥ وَٱلَّذِينَ يَمْكُرُونَ ٱلسَّيِّـَٔاتِ لَهُمْ عَذَابٌ شَدِيدٌ وَمَكْرُ أُو۟لَٰٓئِكَ هُوَ يَبُورُ

Yakub Ibn NugmanБерәү өстенлекне теләсә, барча өстенлек Аллаһ кулындадыр, Аллаһуга итагать итеп өстенлекне Аңардан сорасын! Гөнаһтан, хатадан пакь яхшы сүзләрнең иң беренчесе һәм иң зурысы "Лә Илаһә илләл-лаһ" сүзе һәм башка яхшы сүзләр Аллаһу хозурына ашырлар, яхшы гамәлләр яхшы сүзләрне күтәрер, ягъни кабул иттерер. "Гамәл булмаса иман сүзләрен һәм башка яхшы сүзләрне әйтүдә генә файда юк, гамәл кылыш кирәк". Пәйгамбәрне шәһәрдән куарга яки үтерергә үзара киңәш итеп мәкерлек кылучы мөшрикләргә ахирәттә каты ґәзаб булыр, вә аларның мәкерләре гамәлгә ашмас, үзләре хур булырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱللَّهُ خَلَقَكُم مِّن تُرَابٍ ثُمَّ مِن نُّطْفَةٍ ثُمَّ جَعَلَكُمْ أَزْوَٰجًا وَمَا تَحْمِلُ مِنْ أُنثَىٰ وَلَا تَضَعُ إِلَّا بِعِلْمِهِۦ وَمَا يُعَمَّرُ مِن مُّعَمَّرٍ وَلَا يُنقَصُ مِنْ عُمُرِهِۦٓ إِلَّا فِى كِتَٰبٍ إِنَّ ذَٰلِكَ عَلَى ٱللَّهِ يَسِيرٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһ атагыз Адәмне балчыктан яратты, соңра нәселен бер тамчы судан яратты, соңра сезне ирләр вә хатыннар кылды. Бер хатынның бала күтәрүе һәм тудыруы фәкать Аллаһ белеме беләндер, вә берәүнең гомере озайтылмас һәм берәүнең гомере кыскартылмас, мәгәр болар бар да Аллаһу хозурындагы китапта язылмыштыр. Бу эш Аллаһуга бик җиңел.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا يَسْتَوِى ٱلْبَحْرَانِ هَٰذَا عَذْبٌ فُرَاتٌ سَآئِغٌ شَرَابُهُۥ وَهَٰذَا مِلْحٌ أُجَاجٌ وَمِن كُلٍّ تَأْكُلُونَ لَحْمًا طَرِيًّا وَتَسْتَخْرِجُونَ حِلْيَةً تَلْبَسُونَهَا وَتَرَى ٱلْفُلْكَ فِيهِ مَوَاخِرَ لِتَبْتَغُوا۟ مِن فَضْلِهِۦ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ

Yakub Ibn NugmanТатлы сулы диңгез белән ачы сулы диңгез бертигез булмаслар, берсе гаять татлы булып эчәргә җиңелдер, берсе тозлы, бик ачы булып, эчү мөмкин түгелдер. Бу мөэмин белән кәфергә бер мисалдыр. Вә ул ике диңгездән балыклар тотып ашыйсыз, вә ачы диңгез төбеннән лүэ-лүэ вә мәрҗан ташларын алып зиннәтләнәсез, вә күрерсең зур кораблар диңгездән үтсәләр су ярылып калыр, шулай йөреп Алаһуның юмартлыгыннан мал кәсеп итәрсез, шаять дөнья байлыгыннан файдаланганыгыз өчен Аллаһуга шөкер итәрсез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يُولِجُ ٱلَّيْلَ فِى ٱلنَّهَارِ وَيُولِجُ ٱلنَّهَارَ فِى ٱلَّيْلِ وَسَخَّرَ ٱلشَّمْسَ وَٱلْقَمَرَ كُلٌّ يَجْرِى لِأَجَلٍ مُّسَمًّى ذَٰلِكُمُ ٱللَّهُ رَبُّكُمْ لَهُ ٱلْمُلْكُ وَٱلَّذِينَ تَدْعُونَ مِن دُونِهِۦ مَا يَمْلِكُونَ مِن قِطْمِيرٍ

Yakub Ibn NugmanАллаһ кичне көндезгә кертеп көнне озын кылыр, вә көндезне көнгә кертеп төнне озын кылыр, вә кешеләрне кояш вә айдан файдаландырды, һәрберсе билгеләнгән көнгә чаклы һава бушлыгында йөзеп йөрерләр, шул ґәҗәеб эшләрне кылучы Раббыгыз Аллаһдыр, җир күк мөлке Аныкыдыр. Аллаһудан башкага сез гыйбадәт кылган нәрсәләр бер хөрмә җимешенең кабыгына да ия түгелләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِن تَدْعُوهُمْ لَا يَسْمَعُوا۟ دُعَآءَكُمْ وَلَوْ سَمِعُوا۟ مَا ٱسْتَجَابُوا۟ لَكُمْ وَيَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ يَكْفُرُونَ بِشِرْكِكُمْ وَلَا يُنَبِّئُكَ مِثْلُ خَبِيرٍ

Yakub Ibn NugmanСынымнарыгыздан ярдәм сорап дога кылсагыз да алар сезнең догагызны ишетмиләр, ишеткән тәкъдирдә дә догагызны кабул итәргә көчләре җитмәс, вә кыямәт көнендә ул сынымнарыгыз Аллаһуга шәрик иткәнлегегезне инкяр итәрләр. Сынымнарның хәленнән Аллаһ хәбәр биргән кеби һичкем сиңа хаклык белән хәбәр бирә алмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّاسُ أَنتُمُ ٱلْفُقَرَآءُ إِلَى ٱللَّهِ وَٱللَّهُ هُوَ ٱلْغَنِىُّ ٱلْحَمِيدُ

Yakub Ibn NugmanИй кешеләр сез ярлысыз Аллаһуга мохтаҗсыз, Аллаһ бай, һичкемгә мохтаҗ түгел, вә Ул мактаулы, Аның нигъмәтләре өчен шөкер итеп Аны мактарга һәркем бурычлы.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِن يَشَأْ يُذْهِبْكُمْ وَيَأْتِ بِخَلْقٍ جَدِيدٍ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Аллаһу тәгалә теләсә, сезне җир өстеннән юк итәр дә, сезнең урынга икенче яңа халык китерер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا ذَٰلِكَ عَلَى ٱللَّهِ بِعَزِيزٍ

Yakub Ibn NugmanБу эшне эшләү Аллаһуга һич авыр түгел.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا تَزِرُ وَازِرَةٌ وِزْرَ أُخْرَىٰ وَإِن تَدْعُ مُثْقَلَةٌ إِلَىٰ حِمْلِهَا لَا يُحْمَلْ مِنْهُ شَىْءٌ وَلَوْ كَانَ ذَا قُرْبَىٰٓ إِنَّمَا تُنذِرُ ٱلَّذِينَ يَخْشَوْنَ رَبَّهُم بِٱلْغَيْبِ وَأَقَامُوا۟ ٱلصَّلَوٰةَ وَمَن تَزَكَّىٰ فَإِنَّمَا يَتَزَكَّىٰ لِنَفْسِهِۦ وَإِلَى ٱللَّهِ ٱلْمَصِيرُ

Yakub Ibn NugmanХисап көнендә һичбер кеше гөнаһлы кешенең гөнаһың күтәрмәс, әгәр күп гөнаһлы, авыр йөкле кеше, йөген күтәрешергә яки аз гына гөнаһын бирергә берәүне чакырса, аңардан аз гына гөнаһын да кабул итүче булмас, гәрчә чакырылган кеше чакыручының якын кардәше булса да. Син фәкать Аллаһуны күрмичә Аның ґәзабыннан курыккан кешеләрне, вәгазең белән куркыта алырсың алар намазларын вакытында укырлар. Берәү гөнаһтан пакьләнсә, пакьләнүенең файдасы үзенәдер, бит һәркемнең кайтмаклыгы Аллаһуга.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا يَسْتَوِى ٱلْأَعْمَىٰ وَٱلْبَصِيرُ

Yakub Ibn NugmanТуры юлны күрүче хак мөэмин, әлбәттә, вә туры юлны күрмәүче сукыр адашкан кешеләр белән бертигез булмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا ٱلظُّلُمَٰتُ وَلَا ٱلنُّورُ

Yakub Ibn NugmanАллаһуны тану вә хак динне белү яктылыгы, Аллаһуны танымау вә хак динне белмәү караңгылыгы белән бертигез булмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَا ٱلظِّلُّ وَلَا ٱلْحَرُورُ

Yakub Ibn NugmanВә җәннәт күләгәсе, җәһәннәм эсселеге белән бертигез булмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا يَسْتَوِى ٱلْأَحْيَآءُ وَلَا ٱلْأَمْوَٰتُ إِنَّ ٱللَّهَ يُسْمِعُ مَن يَشَآءُ وَمَآ أَنتَ بِمُسْمِعٍ مَّن فِى ٱلْقُبُورِ

Yakub Ibn NugmanВә тере кеше белән мәет яки мөэмин белән кәфер бертигез булмас, Аллаһ үзе теләгән кешесенә Коръән сүзләрен ишеттерер дә һидәяткә күндерер, әмма син кабердә яткан кеби гафил кәферләргә Коръән сүзләрен ишеттерә алмассың.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنْ أَنتَ إِلَّا نَذِيرٌ

Yakub Ibn NugmanСин кешеләрне дингә көчләүче түгел, мәгәр Аллаһ хөкемнәрен ирештерүче, әгәр кабул итмәсәләр җәһәннәм ґәзабьг белән куркытучысың.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّآ أَرْسَلْنَٰكَ بِٱلْحَقِّ بَشِيرًا وَنَذِيرًا وَإِن مِّنْ أُمَّةٍ إِلَّا خَلَا فِيهَا نَذِيرٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Без сине хаклык вә Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне җәннәт белән сөендерүче, вә Коръән белән гамәл кылмаучылырны җәһәннәм белән куркытучы итеп җибәрдек. Дөньяда нинди генә кавем яшәсә дә, аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِن يُكَذِّبُوكَ فَقَدْ كَذَّبَ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ جَآءَتْهُمْ رُسُلُهُم بِٱلْبَيِّنَٰتِ وَبِٱلزُّبُرِ وَبِٱلْكِتَٰبِ ٱلْمُنِيرِ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, әгәр сине ахмаклар ялганга тотсалар, болардан элекке ахмаклар да пәйгамбәрләрен ялганга тоттылыр. Аларга пәйгамбәрләре могҗизалар, аятьләр һәм китаплар белән килделәр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ أَخَذْتُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ فَكَيْفَ كَانَ نَكِيرِ

Yakub Ibn NugmanСоңра инкяр итүче кәферләрне ґәзаб белән тоттык, ничек булды Безнең мәкеребез, аларга карасыннар!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ تَرَ أَنَّ ٱللَّهَ أَنزَلَ مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً فَأَخْرَجْنَا بِهِۦ ثَمَرَٰتٍ مُّخْتَلِفًا أَلْوَٰنُهَا وَمِنَ ٱلْجِبَالِ جُدَدٌۢ بِيضٌ وَحُمْرٌ مُّخْتَلِفٌ أَلْوَٰنُهَا وَغَرَابِيبُ سُودٌ

Yakub Ibn NugmanӘйә күрәсеңме Аллаһ күктән су иңдереп төрле төстә җимешләр үстерде, вә тауларда ак, кызыл һәм башка төсләрдә юллар, сызыклар, ярлар кылдык, кайберләре кара карга кеби кара төстәдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمِنَ ٱلنَّاسِ وَٱلدَّوَآبِّ وَٱلْأَنْعَٰمِ مُخْتَلِفٌ أَلْوَٰنُهُۥ كَذَٰلِكَ إِنَّمَا يَخْشَى ٱللَّهَ مِنْ عِبَادِهِ ٱلْعُلَمَٰٓؤُا۟ إِنَّ ٱللَّهَ عَزِيزٌ غَفُورٌ

Yakub Ibn NugmanШулай ук кешеләрне, хайваннарны вә кошларны төрле төстә халык кылдык. Аллаһудан куркырлар Аның хөкемнәрен белгән галим кешеләр. Аллаһ җиңүче вә мөэминнәрне ярлыкаучыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱلَّذِينَ يَتْلُونَ كِتَٰبَ ٱللَّهِ وَأَقَامُوا۟ ٱلصَّلَوٰةَ وَأَنفَقُوا۟ مِمَّا رَزَقْنَٰهُمْ سِرًّا وَعَلَانِيَةً يَرْجُونَ تِجَٰرَةً لَّن تَبُورَ

Yakub Ibn NugmanХак мөэминнәр зекер, вәгазь һәм тәрбия өчен Аллаһ китабы Коръәнне укырлар, вә намазларын вакытында үтәрләр, вә Без биргән малдан күрсәтеп тә, күрсәтмичә дә фәкыйрьләргә һәм Аллаһ юлына садака бирерләр, алар малларын биреп Аллаһ ризалыгын алу сәүдәләрендә һич бетми торган җәннәт нигъмәтләрен өмет итәләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِيُوَفِّيَهُمْ أُجُورَهُمْ وَيَزِيدَهُم مِّن فَضْلِهِۦٓ إِنَّهُۥ غَفُورٌ شَكُورٌ

Yakub Ibn NugmanАлар малларын бирерләр әҗерен Аллаһ тутырып бирсен өчен һәм Аллаһ аларга юмартлыгыннан арттырып та бирсен өчен. Җиһад белән хак юлга кергән мөэминнәрне Аллаһ шиксез ярлыкаучы вә аларның Аллаһ юлына куйган көчләрен җәннәт нигъмәтләре белән түләүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِىٓ أَوْحَيْنَآ إِلَيْكَ مِنَ ٱلْكِتَٰبِ هُوَ ٱلْحَقُّ مُصَدِّقًا لِّمَا بَيْنَ يَدَيْهِ إِنَّ ٱللَّهَ بِعِبَادِهِۦ لَخَبِيرٌۢ بَصِيرٌ

Yakub Ibn NugmanБез сиңа иңдергән Коръән – хак китаптыр үзеннән элек иңгән китапларны Аллаһ китаплары дип дөресләгәне хәлдә иңдерелде. Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең яшерен эшләрен белүче вә ачык эшләрен белүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ أَوْرَثْنَا ٱلْكِتَٰبَ ٱلَّذِينَ ٱصْطَفَيْنَا مِنْ عِبَادِنَا فَمِنْهُمْ ظَالِمٌ لِّنَفْسِهِۦ وَمِنْهُم مُّقْتَصِدٌ وَمِنْهُمْ سَابِقٌۢ بِٱلْخَيْرَٰتِ بِإِذْنِ ٱللَّهِ ذَٰلِكَ هُوَ ٱلْفَضْلُ ٱلْكَبِيرُ

Yakub Ibn NugmanСоңра үзебез сайлап ихтыяр иткән колларыбызга Коръәнне бирдек, аларның кайберләре кулларындагы Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым итүчеләрдер, вә кайберләре күбрәк вакытта хәерле эшләрне эшләүчеләрдер, һәм бәгъзеләре Аллаһ теләге вә ярдәме белән һәрвакыт хәерле эшләрдә алдан йөрерләр ягъни, диннең вә мөселманнарның төзәлүләренә һәм куәтләнүләренә күп көч куярлар, иң туры юлны күрсәтүче Коръәннең иңдерелүе кешеләргә Аллаһуның олугъ юмартлыгыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

جَنَّٰتُ عَدْنٍ يَدْخُلُونَهَا يُحَلَّوْنَ فِيهَا مِنْ أَسَاوِرَ مِن ذَهَبٍ وَلُؤْلُؤًا وَلِبَاسُهُمْ فِيهَا حَرِيرٌ

Yakub Ibn NugmanКоръән белән гамәл кылучылар ґәден җәннәтләренә керерләр, вә алар анда алтын вә энҗе беләзекләре белән бизәлмеш булырлар, вә киемнәре дә яшел ефәктән булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالُوا۟ ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ ٱلَّذِىٓ أَذْهَبَ عَنَّا ٱلْحَزَنَ إِنَّ رَبَّنَا لَغَفُورٌ شَكُورٌ

Yakub Ibn NugmanАлар җәннәтләргә кергәч әйтерләр: "Хакыйкый безнең кайгыбызны бетерүче Аллаһугадыр мактау, дөреслектә безнең Раббыбыз гөнаһларны ярлыкаучы, һәм Коръән белән гамәл кылуның хакын җәннәт белән түләүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِىٓ أَحَلَّنَا دَارَ ٱلْمُقَامَةِ مِن فَضْلِهِۦ لَا يَمَسُّنَا فِيهَا نَصَبٌ وَلَا يَمَسُّنَا فِيهَا لُغُوبٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһ үзенең рәхмәте вә юмартлыгы белән җәннәткә кертте, җәннәтне безгә тора торган урын кылды, безгә анда бернинди мәшәкать ирешмәс вә ару-талу да ирешмәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لَهُمْ نَارُ جَهَنَّمَ لَا يُقْضَىٰ عَلَيْهِمْ فَيَمُوتُوا۟ وَلَا يُخَفَّفُ عَنْهُم مِّنْ عَذَابِهَا كَذَٰلِكَ نَجْزِى كُلَّ كَفُورٍ

Yakub Ibn NugmanКоръән юлыннан бармыйча кәфер булган кешеләргә җәһәннәм ґәзабыдыр, аларга анда үлмәк белән хөкем булмас, үлсәләр ґәзабтан котылыр иделәр, вә алардан җәһәннәм ґәзабы аз гына да җиңеләйтелмәс. Нәкъ шулай ґәзаб кылачакбыз һәрбер ямансызны.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَهُمْ يَصْطَرِخُونَ فِيهَا رَبَّنَآ أَخْرِجْنَا نَعْمَلْ صَٰلِحًا غَيْرَ ٱلَّذِى كُنَّا نَعْمَلُ أَوَلَمْ نُعَمِّرْكُم مَّا يَتَذَكَّرُ فِيهِ مَن تَذَكَّرَ وَجَآءَكُمُ ٱلنَّذِيرُ فَذُوقُوا۟ فَمَا لِلظَّٰلِمِينَ مِن نَّصِيرٍ

Yakub Ibn NugmanАлар ґәзабның катылыгыннан кычкырышырлар, ий Раббыбыз безне җәһәннәмнән чыгар, элек кылган явыз эшләребездән башка изге гамәлләр кылыр идек, диярләр. Аллаһ әйтер: "Әгәр вәгазьләнә торган булсагыз, Без сезгә вәгазьләнерлек озын гомер бирмәдекме? Вә сезне вәгәзьләүче Коръән һәм пәйгамбәр килмәдеме? Инде ґәзабның ачысын татыгыз! Залимнәргә ахирәттә ардәмче юк."

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱللَّهَ عَٰلِمُ غَيْبِ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ إِنَّهُۥ عَلِيمٌۢ بِذَاتِ ٱلصُّدُورِ

Yakub Ibn NugmanАллаһ җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне белүче, вә Ул кешеләрнең күкрәкләре эчеңдәге нәрсәләрне шиксез белүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

هُوَ ٱلَّذِى جَعَلَكُمْ خَلَٰٓئِفَ فِى ٱلْأَرْضِ فَمَن كَفَرَ فَعَلَيْهِ كُفْرُهُۥ وَلَا يَزِيدُ ٱلْكَٰفِرِينَ كُفْرُهُمْ عِندَ رَبِّهِمْ إِلَّا مَقْتًا وَلَا يَزِيدُ ٱلْكَٰفِرِينَ كُفْرُهُمْ إِلَّا خَسَارًا

Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһ сезне җир өстенә вакытлыча хуҗа кылды. Һәм берәү имансыз, динсез булса, әлбәттә, зарары үзенәдер, имансызларның имансызлыклары Раббылары хозурында каты ачуны гына арттырыр, дәхи аларның имансызлыклары хәсрәтләрен генә арттырыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ أَرَءَيْتُمْ شُرَكَآءَكُمُ ٱلَّذِينَ تَدْعُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ أَرُونِى مَاذَا خَلَقُوا۟ مِنَ ٱلْأَرْضِ أَمْ لَهُمْ شِرْكٌ فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ أَمْ ءَاتَيْنَٰهُمْ كِتَٰبًا فَهُمْ عَلَىٰ بَيِّنَتٍ مِّنْهُ بَلْ إِن يَعِدُ ٱلظَّٰلِمُونَ بَعْضُهُم بَعْضًا إِلَّا غُرُورًا

Yakub Ibn NugmanМөшрикләргә әйт: "Күрәсезме, Аллаһудан башка Илаһә тоткан сынымнарыгыз җир өстендә нәрсә халык кылдылар, миңа күрсәтегез!" Яки аларның күкләрне халык кылуда Аллаһ белән бертигез Илаһәлары бармы, яки Без аларга Аллаһуның шәриге тиңдәше бар дип өйрәткән китапны иңдердекме, мөшриклекне шул китаптан өйрәнгән булыр иделәр. Мөшрикләрнең берберсенә яхшы сүзләре булмас, мәгәр сынымнарыгызга гыйбадәт кылыгыз, алар сезгә шәфәгать итәрләр дип берберсен алдарлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ ٱللَّهَ يُمْسِكُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ أَن تَزُولَا وَلَئِن زَالَتَآ إِنْ أَمْسَكَهُمَا مِنْ أَحَدٍ مِّنۢ بَعْدِهِۦٓ إِنَّهُۥ كَانَ حَلِيمًا غَفُورًا

Yakub Ibn NugmanАллаһ җирне вә күкләрне төшеп китүләреннән үзенең кодрәте белән тотадыр, әгәр җир вә күкләр урыннарыннан китсәләр, соңра аларны Аллаһудан башка тотып калучы һич булмас иде. Ул – Аллаһ йомшаклык кылучы вә ярлыкаучы булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَقْسَمُوا۟ بِٱللَّهِ جَهْدَ أَيْمَٰنِهِمْ لَئِن جَآءَهُمْ نَذِيرٌ لَّيَكُونُنَّ أَهْدَىٰ مِنْ إِحْدَى ٱلْأُمَمِ فَلَمَّا جَآءَهُمْ نَذِيرٌ مَّا زَادَهُمْ إِلَّا نُفُورًا

Yakub Ibn NugmanМәккә мөшрикләре, Коръән иңмәс борын, Аллаһ исеме илә ант итеп әйттеләр: "Әгәр безгә Аллаһудан китап иңеп пәйгамбәр килсә, яһүд белән насарага караганда без туры юлга ныграк күнелгән булыр идек", – дип. Аларга Коръән белән пәйгамбәр килгәч, аларга Ислам диненнән өркеп качуны гына арттырды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱسْتِكْبَارًا فِى ٱلْأَرْضِ وَمَكْرَ ٱلسَّيِّئِ وَلَا يَحِيقُ ٱلْمَكْرُ ٱلسَّيِّئُ إِلَّا بِأَهْلِهِۦ فَهَلْ يَنظُرُونَ إِلَّا سُنَّتَ ٱلْأَوَّلِينَ فَلَن تَجِدَ لِسُنَّتِ ٱللَّهِ تَبْدِيلًا وَلَن تَجِدَ لِسُنَّتِ ٱللَّهِ تَحْوِيلًا

Yakub Ibn NugmanҖир өстендә тәкәбберлек һәм явыз мәкерләр кылганнары хәлдә кабахәт эшләр, явыз мәкерлекләр, әлбәттә, кылучыларның үзләренә кайтыр, алар көтмиләр Аллаһудан башканы, мәгәр Аллаһуның әүвәлге ґәзаб кылган гадәтен көтәләр, әлбәттә Аллаһуның гадәте алмашынуны тапмассың, һәм Аллаһуның гадәте үзгәрмәс, кәферләрне ґәзабсыз калдырмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوَلَمْ يَسِيرُوا۟ فِى ٱلْأَرْضِ فَيَنظُرُوا۟ كَيْفَ كَانَ عَٰقِبَةُ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ وَكَانُوٓا۟ أَشَدَّ مِنْهُمْ قُوَّةً وَمَا كَانَ ٱللَّهُ لِيُعْجِزَهُۥ مِن شَىْءٍ فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَلَا فِى ٱلْأَرْضِ إِنَّهُۥ كَانَ عَلِيمًا قَدِيرًا

Yakub Ibn NugmanӘйә алар гыйбрәт күзе белән карап җир өстендә йөрмиләрме, үзләреннән әүвәлге кәферләрнең ахыр хәлләренә карамыйлармы – ничек һәлак булганнар, ул һәлак булган кешеләр куәттә болардан артык иделәр. Җирдә вә күкләрдә Аллаһуны һичбер зат, һичбер нәрсә гаҗиз, көчсез итә алачак түгел. Аллаһ барча нәрсәне белүче вә һәр нәрсәгә көче җитүче.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ يُؤَاخِذُ ٱللَّهُ ٱلنَّاسَ بِمَا كَسَبُوا۟ مَا تَرَكَ عَلَىٰ ظَهْرِهَا مِن دَآبَّةٍ وَلَٰكِن يُؤَخِّرُهُمْ إِلَىٰٓ أَجَلٍ مُّسَمًّى فَإِذَا جَآءَ أَجَلُهُمْ فَإِنَّ ٱللَّهَ كَانَ بِعِبَادِهِۦ بَصِيرًۢا

Yakub Ibn NugmanӘгәр Аллаһ кешеләрне Аллаһ хөкемнәрен бозып бозыклык кылганнары өчен дөньяда ґәзаб кыла торган булса, әлбәттә, һәммәсен һәлак итәр иде, җир өстендә хәрәкәтләнә торган бер хайван да калмас иде. Ләкин ґәзабка тиешле кешеләрнең ґәзабын кыямәт көненә чаклы кичектерә, кешеләрнең билгеләнгән әҗәлләре килсә, яки кыямәт килсә, Аллаһ бәндәләрен күрүче вә аларның эшен белүче булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70