caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Ad-Dhuhaa сүрәсе الضحى

11 аять · Мәккә · иңү тәртибе 11

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ وَٱلضُّحَىٰ

Yakub Ibn NugmanТөшкә хәтле булган вакыт белән ант" итәм.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّيْلِ إِذَا سَجَىٰ

Yakub Ibn NugmanВә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَا وَدَّعَكَ رَبُّكَ وَمَا قَلَىٰ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: "Иртәгә җавап бирермен", диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: "Мухәммәдне Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды", – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде.)

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَلْـَٔاخِرَةُ خَيْرٌ لَّكَ مِنَ ٱلْأُولَىٰ

Yakub Ibn NugmanСиңа, әлбәттә, ахирәт дөньядан хәерлерәкдер. (Ягъни Аллаһ сине патша кылмады һәм сине миллиардер да кылмады, чөнки болар һәммәсе бетә торган нәрсәләр. Бәлки сиңа Раббың дәрәҗәсе мәңгегә кала торган пәйгамбәрлекне бирде.)

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَسَوْفَ يُعْطِيكَ رَبُّكَ فَتَرْضَىٰٓ

Yakub Ibn NugmanВә тиздән сиңа Раббың өмет иткәнеңне һәм сораганыңны бирер дә, син Аның биргәненнән разый булырсың.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ يَجِدْكَ يَتِيمًا فَـَٔاوَىٰ

Yakub Ibn NugmanӘйә Раббың сине ятим хәлендә табып тәрбия урынын насыйп итмәдеме? (Атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб тәрбияләп үстерде.)

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَوَجَدَكَ ضَآلًّا فَهَدَىٰ

Yakub Ibn NugmanДәхи Раббың сине пәйгамбәр булганчы хак диннән адашучы табып, аннары туры юлга күндерде түгелме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَوَجَدَكَ عَآئِلًا فَأَغْنَىٰ

Yakub Ibn NugmanДәхи Раббың сине бик фәкыйрь табып, аннары сине бай кылды түгелме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَمَّا ٱلْيَتِيمَ فَلَا تَقْهَرْ

Yakub Ibn NugmanБашта үзең ятим булгач, ятимгә золым итмә, какма, сукма – бәлки хөрмәтлә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَمَّا ٱلسَّآئِلَ فَلَا تَنْهَرْ

Yakub Ibn NugmanҺәм синнән сораучыга каты мөгамәлә кылма, ни сораса да җавап бир һәм теләген үтә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَمَّا بِنِعْمَةِ رَبِّكَ فَحَدِّثْ

Yakub Ibn NugmanҺәм Раббыңның нигъмәте булган шәригать хөкемнәрен кешеләргә өйрәт һәм сөйләп төшендер! Чөнки шәригатьне белмәгән кешеләр Аллаһуның ґәзабына ашыгалар. Ә син аларны җәннәткә кызыктыр һәм чакыр!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70