caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Az-Zumar сүрәсе الزمر

75 аять · Мәккә · иңү тәртибе 59

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ تَنزِيلُ ٱلْكِتَٰبِ مِنَ ٱللَّهِ ٱلْعَزِيزِ ٱلْحَكِيمِ

Yakub Ibn NugmanКоръән-Кәрим һәр эштә җиңү вә хикмәт иясе булган Аллаһудан иңдерелгән хак китаптыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّآ أَنزَلْنَآ إِلَيْكَ ٱلْكِتَٰبَ بِٱلْحَقِّ فَٱعْبُدِ ٱللَّهَ مُخْلِصًا لَّهُ ٱلدِّينَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, Без сиңа Коръәнне хаклык белән иңдердек, динне ширек вә риядан пакьләп Аллаһуның Үзенә генә ихлас гыйбадәт кыл!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَا لِلَّهِ ٱلدِّينُ ٱلْخَالِصُ وَٱلَّذِينَ ٱتَّخَذُوا۟ مِن دُونِهِۦٓ أَوْلِيَآءَ مَا نَعْبُدُهُمْ إِلَّا لِيُقَرِّبُونَآ إِلَى ٱللَّهِ زُلْفَىٰٓ إِنَّ ٱللَّهَ يَحْكُمُ بَيْنَهُمْ فِى مَا هُمْ فِيهِ يَخْتَلِفُونَ إِنَّ ٱللَّهَ لَا يَهْدِى مَنْ هُوَ كَٰذِبٌ كَفَّارٌ

Yakub Ibn NugmanӘгаһ булыгыз! Ширектән вә риядан пакь булган дин – Аллаһуга хастыр. Аллаһудан башка сынымнарны дус тоткан мөшрикләр, без аларга гыйбадәт кылмыйбыз, мәгәр безне Аллаһуга якын кылсыннар өчен генә аларга гыйбадәт кылабыз. Аллаһ кыямәт көнендә мөэминнәр илә мөшрикләр арасын дин эшләрендә ихътилаф иткәннәре өчен хөкем итәр. Дөреслектә Аллаһ Исламга көферлек итүчене вә ялганчыны туры юлга күндермәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَّوْ أَرَادَ ٱللَّهُ أَن يَتَّخِذَ وَلَدًا لَّٱصْطَفَىٰ مِمَّا يَخْلُقُ مَا يَشَآءُ سُبْحَٰنَهُۥ هُوَ ٱللَّهُ ٱلْوَٰحِدُ ٱلْقَهَّارُ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Аллаһ бала тотарга теләсә иде, Үзе халык иткән мәхлуклардан теләгәнен ихтыяр итәр иде. Ләкин Аллаһ бала тотмактан пакь булды. Ул – Аллаһ ялгыздыр, көч ияседер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ بِٱلْحَقِّ يُكَوِّرُ ٱلَّيْلَ عَلَى ٱلنَّهَارِ وَيُكَوِّرُ ٱلنَّهَارَ عَلَى ٱلَّيْلِ وَسَخَّرَ ٱلشَّمْسَ وَٱلْقَمَرَ كُلٌّ يَجْرِى لِأَجَلٍ مُّسَمًّى أَلَا هُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْغَفَّٰرُ

Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһ җирне вә күкләрне хаклык белән яратты, вә Ул кичне-төнне көндезгә кертеп көнне озынайтты, вә көндезне төнгә кертеп төнне озынайтты, вә кояш-айдан кешеләрне файдаландырды, кояш, ай һәм башкалары билгеле көнгә чаклы үз урыннарында йөрүчеләрдер. Әгаһ булыгыз, Ул – Аллаһ дошманнарыннан үч алуда көчле вә дусларын ярлыкаучыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

خَلَقَكُم مِّن نَّفْسٍ وَٰحِدَةٍ ثُمَّ جَعَلَ مِنْهَا زَوْجَهَا وَأَنزَلَ لَكُم مِّنَ ٱلْأَنْعَٰمِ ثَمَٰنِيَةَ أَزْوَٰجٍ يَخْلُقُكُمْ فِى بُطُونِ أُمَّهَٰتِكُمْ خَلْقًا مِّنۢ بَعْدِ خَلْقٍ فِى ظُلُمَٰتٍ ثَلَٰثٍ ذَٰلِكُمُ ٱللَّهُ رَبُّكُمْ لَهُ ٱلْمُلْكُ لَآ إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ فَأَنَّىٰ تُصْرَفُونَ

Yakub Ibn NugmanУл сезне бер Адәмнән яратты, соңра Адәмнең хатыны – Һаваны яратты, вә сезнең өчен дөя, сыер, куй-сарык, кәҗәдән ата-аналы итеп сигез сыйныф хайван яратты, вә сезне аналарыгыз корсагында бертөрле сурәттә яратканнан соң икенче сурәткә кертәдер, башта су идегез, кан булдыгыз, соңра ит кисәге булдыгыз, соңра кеше сурәтенә кердегез. Анагызның эчендә өч кат караңгылыкта халык ителәсез: баланың пәрдәсе, бала ятак урын һәм ананың корсагыдыр. Әнә шулай һәрнәрсәне халык итүче Аллаһ сезнең Раббыгыздыр, һәрнәрсәгә патшалык Аның кулындадыр, Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Аллаһуга гыйбадәт кылмыйча кемгә гыйбадәт кылырсыз?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِن تَكْفُرُوا۟ فَإِنَّ ٱللَّهَ غَنِىٌّ عَنكُمْ وَلَا يَرْضَىٰ لِعِبَادِهِ ٱلْكُفْرَ وَإِن تَشْكُرُوا۟ يَرْضَهُ لَكُمْ وَلَا تَزِرُ وَازِرَةٌ وِزْرَ أُخْرَىٰ ثُمَّ إِلَىٰ رَبِّكُم مَّرْجِعُكُمْ فَيُنَبِّئُكُم بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ إِنَّهُۥ عَلِيمٌۢ بِذَاتِ ٱلصُّدُورِ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Аллаһуга иман китерүне вә Аңа гыйбадәт кылуны инкяр итсәгез, бит Аллаһ байдыр, сезнең иманыгызга һәм гыйбадәтегезгә мохтаҗ түгелдер, ләкин бәндәләренең кәфер, мөшрик һәм монафикъ булуларына риза булмас, әгәр Аңа гыйбадәт кылып шөкер итсәгез, ул эшегездән риза булыр. Ахирәттә һичкем башка кешенең гөнаһы өчен ґәзаб кылынмас, соңра кайтуларыгыз Раббыгыз хозурынадыр, шул вакытта кылган эшләрегез белән үзегезгә хәбәр бирер, шиксез Ул – Аллаһ күкрәкләр эчендәге нәрсәләрне белүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا مَسَّ ٱلْإِنسَٰنَ ضُرٌّ دَعَا رَبَّهُۥ مُنِيبًا إِلَيْهِ ثُمَّ إِذَا خَوَّلَهُۥ نِعْمَةً مِّنْهُ نَسِىَ مَا كَانَ يَدْعُوٓا۟ إِلَيْهِ مِن قَبْلُ وَجَعَلَ لِلَّهِ أَندَادًا لِّيُضِلَّ عَن سَبِيلِهِۦ قُلْ تَمَتَّعْ بِكُفْرِكَ قَلِيلًا إِنَّكَ مِنْ أَصْحَٰبِ ٱلنَّارِ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Аллаһсыз кешегә бәла-каза ирешсә, батыл эшләрдән бизеп Аллаһуга кайтканы хәлдә Раббысына ялварыр, соңра Аллаһ ул бәла-казаларны алып алар урынына нигъмәтләр бирсә, Аллаһуга ялварганын онытып, янә азгынлыкка китәдер, кешеләрне Аллаһ юлыннан адаштырыр өчен Аллаһның шәрике-тиңдәше бар, дип, вәсвәсә кыладыр. Син андый кешегә әйт: "Ислам диненә көферлек кылганың өчен дөньяда аз гына файдалан, әлбәттә, син ут әһеленнәнсең".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمَّنْ هُوَ قَٰنِتٌ ءَانَآءَ ٱلَّيْلِ سَاجِدًا وَقَآئِمًا يَحْذَرُ ٱلْـَٔاخِرَةَ وَيَرْجُوا۟ رَحْمَةَ رَبِّهِۦ قُلْ هَلْ يَسْتَوِى ٱلَّذِينَ يَعْلَمُونَ وَٱلَّذِينَ لَا يَعْلَمُونَ إِنَّمَا يَتَذَكَّرُ أُو۟لُوا۟ ٱلْأَلْبَٰبِ

Yakub Ibn NugmanӘмма кичләрдә озын вакыт кыямдә торып, сәҗдә кылып Аллаһуга гына коллык кылган мөэмин, ул ахирәт ґәзабыннан куркып Раббысының рәхмәтен өмет итәдер. Шул мөэмин кәфер яки мөшрик монафикъ белән бертигез булырмы? Әлбәттә, һич бертигез булмас! Кешеләргә әйт: "Батылны белеп батылдан ерак булган, хакны белеп хак тарафында сабит булган хак мөэминнәр, батылны да, хакны да белмичә адашып йөргән сукырлар белән бертигез булырлармы? Хакны батылдан аеру хакында саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр һәм батылдан бизеп хакны кабул итәрләр."

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ يَٰعِبَادِ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱتَّقُوا۟ رَبَّكُمْ لِلَّذِينَ أَحْسَنُوا۟ فِى هَٰذِهِ ٱلدُّنْيَا حَسَنَةٌ وَأَرْضُ ٱللَّهِ وَٰسِعَةٌ إِنَّمَا يُوَفَّى ٱلصَّٰبِرُونَ أَجْرَهُم بِغَيْرِ حِسَابٍ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, әйт: "Ий иман китергән Аллаһуның бәндәләре, Раббыгызның ґәзабыннан сакланыгыз! Дөньяда вакытта Аллаһуга итагать итеп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәргә, ахирәттә җәннәт нигъмәтләре бардыр. Аллаһу тәгаләнең җире киндер, торган җаегызда дингә тарлык булса, иркен җайларның теләгән җаена күчегез! Җиһад вә һиҗрәт мәшәкатьләренә сабыр итүчеләргә хисапсыз әҗерләр бирелер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ إِنِّىٓ أُمِرْتُ أَنْ أَعْبُدَ ٱللَّهَ مُخْلِصًا لَّهُ ٱلدِّينَ

Yakub Ibn NugmanӘйт: "Мин динне Аллаһ ризалыгы өчен генә тотып, Аңа гына ихлас гыйбадәт кылырга боерылдым".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأُمِرْتُ لِأَنْ أَكُونَ أَوَّلَ ٱلْمُسْلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanДәхи мин мөселманнарның әүвәлгесе булырга Аллаһудан боерылдым.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ إِنِّىٓ أَخَافُ إِنْ عَصَيْتُ رَبِّى عَذَابَ يَوْمٍ عَظِيمٍ

Yakub Ibn NugmanӘгәр мин Раббыма гөнаһлы булсам, олугъ кыямәт көненең ґәзабыннан куркамын диген!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلِ ٱللَّهَ أَعْبُدُ مُخْلِصًا لَّهُۥ دِينِى

Yakub Ibn NugmanӘйткел: "Мин Аллаһ динен Аның ризасы өчен генә тотканым хәлдә Аллаһуга гына гыйбадәт кыламын.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَٱعْبُدُوا۟ مَا شِئْتُم مِّن دُونِهِۦ قُلْ إِنَّ ٱلْخَٰسِرِينَ ٱلَّذِينَ خَسِرُوٓا۟ أَنفُسَهُمْ وَأَهْلِيهِمْ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ أَلَا ذَٰلِكَ هُوَ ٱلْخُسْرَانُ ٱلْمُبِينُ

Yakub Ibn NugmanСез мөшрикләр, Аллаһудан башка теләгән нәрсәгезгә гыйбадәт кылыгыз. Янә әйт: "Алар мөшриклек белән һәлак булучылардыр, кыямәт көнне үзләрен һәм өй җәмәгатьләрен утка керү белән хәсрәткә салдылар, әгаһ булыгыз, мәңгегә утка керү мәгълүм булган олугъ хәсрәт түгелме?"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَهُم مِّن فَوْقِهِمْ ظُلَلٌ مِّنَ ٱلنَّارِ وَمِن تَحْتِهِمْ ظُلَلٌ ذَٰلِكَ يُخَوِّفُ ٱللَّهُ بِهِۦ عِبَادَهُۥ يَٰعِبَادِ فَٱتَّقُونِ

Yakub Ibn NugmanАларга җәһәннәмдә өсләреннән дә, асларыннан: да уттан булган пәрдәләр булыр. Аллаһ бәндәләрен шул ут ґәзабы илә куркытадыр, ий бәндәләрем, Миннән куркыгыз, ґәзабымнан сакланыгыз!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِينَ ٱجْتَنَبُوا۟ ٱلطَّٰغُوتَ أَن يَعْبُدُوهَا وَأَنَابُوٓا۟ إِلَى ٱللَّهِ لَهُمُ ٱلْبُشْرَىٰ فَبَشِّرْ عِبَادِ

Yakub Ibn NugmanӘмма хак мөэминнәр сынымнарга гыйбадәт итүдән вә бидеґәт гамәлләрне кылудан сакландылар, вә Аллаһуга кайттылар, ягъни һәрвакыт Аңа итагать иттеләр, аларгадыр җәннәт белән бәшарәт. Колларыма җәннәт белән бәшарәт бир.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِينَ يَسْتَمِعُونَ ٱلْقَوْلَ فَيَتَّبِعُونَ أَحْسَنَهُۥٓ أُو۟لَٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ هَدَىٰهُمُ ٱللَّهُ وَأُو۟لَٰٓئِكَ هُمْ أُو۟لُوا۟ ٱلْأَلْبَٰبِ

Yakub Ibn NugmanАлар сүзне ишетеп яхшысына гына иярерләр, Аллаһ аларны туры юлга күндерде һәм алар гакыл ияләредер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَمَنْ حَقَّ عَلَيْهِ كَلِمَةُ ٱلْعَذَابِ أَفَأَنتَ تُنقِذُ مَن فِى ٱلنَّارِ

Yakub Ibn NugmanӘйә берәүгә ґәзаб сүзе ваҗеб булса, әйә син ул утта булган кешене чыгарырга көчең җитәрме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَٰكِنِ ٱلَّذِينَ ٱتَّقَوْا۟ رَبَّهُمْ لَهُمْ غُرَفٌ مِّن فَوْقِهَا غُرَفٌ مَّبْنِيَّةٌ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَٰرُ وَعْدَ ٱللَّهِ لَا يُخْلِفُ ٱللَّهُ ٱلْمِيعَادَ

Yakub Ibn NugmanЛәкин Раббыларыннан курыккан мөэминнәргә җәннәттә берсе өстенә берсе бина ителгән чардаклар бардыр, асларыннан татлы елгалар агадыр, бу Аллаһның вәгъдәседер, Аллаһ вәгъдәсендә һич хыйлафлык кылмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَمْ تَرَ أَنَّ ٱللَّهَ أَنزَلَ مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً فَسَلَكَهُۥ يَنَٰبِيعَ فِى ٱلْأَرْضِ ثُمَّ يُخْرِجُ بِهِۦ زَرْعًا مُّخْتَلِفًا أَلْوَٰنُهُۥ ثُمَّ يَهِيجُ فَتَرَىٰهُ مُصْفَرًّا ثُمَّ يَجْعَلُهُۥ حُطَٰمًا إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَذِكْرَىٰ لِأُو۟لِى ٱلْأَلْبَٰبِ

Yakub Ibn NugmanӘйә күрәсеңме Аллаһ күктән су иңдерде, соңра ул суны чишмәләргә, елгаларга кушты, соңра ул су белән төрле төстәге игеннәр, җимешләр вә үләннәрне үстерде, көзге якта барып да саргайган күрерсең, соңра ул игеннәрне вә үләннәрне сулган, вакланган кылыр. Аллаһуның бу эшендә гакыл ияләре өчен, әлбәттә, вәгазь һәм гыйбрәтләр бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَمَن شَرَحَ ٱللَّهُ صَدْرَهُۥ لِلْإِسْلَٰمِ فَهُوَ عَلَىٰ نُورٍ مِّن رَّبِّهِۦ فَوَيْلٌ لِّلْقَٰسِيَةِ قُلُوبُهُم مِّن ذِكْرِ ٱللَّهِ أُو۟لَٰٓئِكَ فِى ضَلَٰلٍ مُّبِينٍ

Yakub Ibn NugmanӘйә Аллаһ берәүнең күкрәк эчен киң кылып ислам динен кабул иттерсә, вә ул Раббысының Һидәят нуры яктылыгында булса, ягъни Аллаһ ярдәме белән туры юлны бик яхшы күреп барса, ул кеше, имансыз, юлсыз кеше кеби булырмы? Аллаһ зекере һәм вәгазе булган Коръәннән күңелләре гафил булган кешеләргә ни үкенеч вә һәлакәтлектер. Алар Коръән белән гамәл кылмаулары сәбәпле ачык адашмакталар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱللَّهُ نَزَّلَ أَحْسَنَ ٱلْحَدِيثِ كِتَٰبًا مُّتَشَٰبِهًا مَّثَانِىَ تَقْشَعِرُّ مِنْهُ جُلُودُ ٱلَّذِينَ يَخْشَوْنَ رَبَّهُمْ ثُمَّ تَلِينُ جُلُودُهُمْ وَقُلُوبُهُمْ إِلَىٰ ذِكْرِ ٱللَّهِ ذَٰلِكَ هُدَى ٱللَّهِ يَهْدِى بِهِۦ مَن يَشَآءُ وَمَن يُضْلِلِ ٱللَّهُ فَمَا لَهُۥ مِنْ هَادٍ

Yakub Ibn NugmanАллаһ сүзләрнең күркәмрәген иңдерде, ул сүзләр аятьләре бер-берсенә охшаган китаптыр, анда хөкеми аятьләр икешәр мәртәбә зекер ителмештер, ґәзабларны сөйләгән аятьләрне укыганда, Аллаһудан курыккан кешеләрнең тиреләре тетрәр, соңра күңелләре вә тиреләре Аллаһ зекере белән карарланыр. Ошбу Коръән Аллаһ һидәятедер, аның белән үзе теләгән кешене туры юлга күндерер. Вә берәүне Аллаһ адаштырса, аңа туры юлны бирүче булмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَمَن يَتَّقِى بِوَجْهِهِۦ سُوٓءَ ٱلْعَذَابِ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ وَقِيلَ لِلظَّٰلِمِينَ ذُوقُوا۟ مَا كُنتُمْ تَكْسِبُونَ

Yakub Ibn NugmanКыямәт көнне куллары богауланып каты ґәзабка йөзтүбән салынган кеше, җәннәткә кереп имин булган кеше белән бертигез булырмы? Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәргә кәсеп иткән золымыгызның ґәзабын татыгыз, диелер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

كَذَّبَ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ فَأَتَىٰهُمُ ٱلْعَذَابُ مِنْ حَيْثُ لَا يَشْعُرُونَ

Yakub Ibn NugmanХәзерге кәферләрдән әүвәлге кәферләр дә пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар, аларга һич сиздермичә ґәзаб килде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَذَاقَهُمُ ٱللَّهُ ٱلْخِزْىَ فِى ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا وَلَعَذَابُ ٱلْـَٔاخِرَةِ أَكْبَرُ لَوْ كَانُوا۟ يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ аларга дөнья тереклегендә хурлыкны татытты, вә аларга ахирәт ґәзабы олугърактыр, әгәр белер булсалар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ ضَرَبْنَا لِلنَّاسِ فِى هَٰذَا ٱلْقُرْءَانِ مِن كُلِّ مَثَلٍ لَّعَلَّهُمْ يَتَذَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanБез бу Коръәндә кешеләргә төрле мисаллар китердек, шаять кешеләр вәгазьләнерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُرْءَانًا عَرَبِيًّا غَيْرَ ذِى عِوَجٍ لَّعَلَّهُمْ يَتَّقُونَ

Yakub Ibn NugmanУл Коръән ґәрәб телендә булып кимчелекле булмаган хәлдә шаять Аллаһуга тәкъвалык кылырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ضَرَبَ ٱللَّهُ مَثَلًا رَّجُلًا فِيهِ شُرَكَآءُ مُتَشَٰكِسُونَ وَرَجُلًا سَلَمًا لِّرَجُلٍ هَلْ يَسْتَوِيَانِ مَثَلًا ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ بَلْ أَكْثَرُهُمْ لَا يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ ике ирне мисал итеп күрсәтә: берсенең хуҗалары күп булып, хуҗалары бар да әмер иткәндә кайсысының әмерен үтим икән, дип аптырап каладыр. Икенче ирнең хуҗасы бер генә булып, хуҗасы ни әйтсә шуны эшләп хуҗасын риза кыладыр. Күп хуҗалысы мөшриккә мисал, бер генә хуҗалысы мөэмингә мисалдыр. Мактау Аллаһуга хасдыр, бәлки кешеләрнең күбрәге белмиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّكَ مَيِّتٌ وَإِنَّهُم مَّيِّتُونَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, син дә үлүче, алар да үлүчеләрдер, үлемгә хәзерләнегез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ إِنَّكُمْ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ عِندَ رَبِّكُمْ تَخْتَصِمُونَ

Yakub Ibn NugmanСоңра, ий кешеләр, кыямәт көнендә Раббыгыз хозурында дөньядагы золымнарыгыз өчен низагьлашырсыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّن كَذَبَ عَلَى ٱللَّهِ وَكَذَّبَ بِٱلصِّدْقِ إِذْ جَآءَهُۥٓ أَلَيْسَ فِى جَهَنَّمَ مَثْوًى لِّلْكَٰفِرِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһуның баласы бар, дип, Аллаһуга ялган сөйләгән кешедән дә залимрәк кеше бармы? Вә хаклык белән килгән Коръәнне ялганга тотучыдан да залимрәк кеше бармы? Югыйсә, кәферләргә җәһәннәмдә урын юк, дип уйлыйлармы, әлбәттә, аларга анда урын бар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱلَّذِى جَآءَ بِٱلصِّدْقِ وَصَدَّقَ بِهِۦٓ أُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْمُتَّقُونَ

Yakub Ibn NugmanМухәммәд г-м Коръәнне дөреслек белән китерде, вә мөэминнәр Коръәннең һәр сүзен дөресләп иман китерделәр, алар гөнаһтан сакланучы тәкъва кешеләрдер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَهُم مَّا يَشَآءُونَ عِندَ رَبِّهِمْ ذَٰلِكَ جَزَآءُ ٱلْمُحْسِنِينَ

Yakub Ibn NugmanАларга Аллаһ хозурында теләгән нәрсәләре булыр, җәннәткә керү һәм анда теләгән нәрсәгә ирешү, эшләре вә гамәлләре яхшы булган мөэминнәрнең җәзасыдыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لِيُكَفِّرَ ٱللَّهُ عَنْهُمْ أَسْوَأَ ٱلَّذِى عَمِلُوا۟ وَيَجْزِيَهُمْ أَجْرَهُم بِأَحْسَنِ ٱلَّذِى كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ аларның явыз эшләрен бетерсен өчен һәм кылган изге гамәлләренең яхшырагы буенча хисап итеп күбрәк әҗер бирсен өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَلَيْسَ ٱللَّهُ بِكَافٍ عَبْدَهُۥ وَيُخَوِّفُونَكَ بِٱلَّذِينَ مِن دُونِهِۦ وَمَن يُضْلِلِ ٱللَّهُ فَمَا لَهُۥ مِنْ هَادٍ

Yakub Ibn NugmanҮзенең колы Мухәммәд г-мне сакларга һәм ярдәм бирергә Аллаһ үзе җитмиме? Мөшрикләр үзләре яки сынымнары белән сине куркыталар, алар саташканнар. Бит Аллаһ берәүне адаштырса аны туры юлга кертүче булмас.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَن يَهْدِ ٱللَّهُ فَمَا لَهُۥ مِن مُّضِلٍّ أَلَيْسَ ٱللَّهُ بِعَزِيزٍ ذِى ٱنتِقَامٍ

Yakub Ibn NugmanБер кешегә Аллаһ һидәят бирсә, аны адаштыручы аздыручы булмас. Әллә Аллаһ җиңү иясе вә дошманнардан үч алу иясе түгелме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَئِن سَأَلْتَهُم مَّنْ خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ لَيَقُولُنَّ ٱللَّهُ قُلْ أَفَرَءَيْتُم مَّا تَدْعُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ إِنْ أَرَادَنِىَ ٱللَّهُ بِضُرٍّ هَلْ هُنَّ كَٰشِفَٰتُ ضُرِّهِۦٓ أَوْ أَرَادَنِى بِرَحْمَةٍ هَلْ هُنَّ مُمْسِكَٰتُ رَحْمَتِهِۦ قُلْ حَسْبِىَ ٱللَّهُ عَلَيْهِ يَتَوَكَّلُ ٱلْمُتَوَكِّلُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр син ул мөшрикләрдән сорасаң – җир вә күкләрне кем яратты дип, әлбәттә, Аллаһ яратты, диярләр. Әйт: "Әгәр Аллаһ миңа бер зарар ирештерергә теләсә, сезнең Аллаһудан башка гыйбадәт сынымнарыгыз шул зарарны миннән җибәрә алырлармы, яки Аллаһ миңа рәхмәт итәргә теләсә, ул рәхмәтне миңа җибәрмичә тотып калырга сынымнарыгызның көче җитәрме? Әйт: "Миңа һәр эштә ярдәм бирергә вә мине сакларга Аллаһ җитәдер, хак тәвәккәл итүчеләр, әлбәттә, Аллаһуга тәвәккәл итәрләр".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ يَٰقَوْمِ ٱعْمَلُوا۟ عَلَىٰ مَكَانَتِكُمْ إِنِّى عَٰمِلٌ فَسَوْفَ تَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanИтагать итмәүчеләргә әйт: "Сез үз халәтегездә эш кылыгыз, гамәл итегез, мин дә үз халәтемдә гамәл кыламын. Эшегезнең батыл икәнлеген тиздән белерсез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

مَن يَأْتِيهِ عَذَابٌ يُخْزِيهِ وَيَحِلُّ عَلَيْهِ عَذَابٌ مُّقِيمٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһуның рисвай итүче ґәзабы кемгә килер вә мәңгелек ґәзаб кемгә булыр?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّآ أَنزَلْنَا عَلَيْكَ ٱلْكِتَٰبَ لِلنَّاسِ بِٱلْحَقِّ فَمَنِ ٱهْتَدَىٰ فَلِنَفْسِهِۦ وَمَن ضَلَّ فَإِنَّمَا يَضِلُّ عَلَيْهَا وَمَآ أَنتَ عَلَيْهِم بِوَكِيلٍ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, Без сиңа Коръәнне хаклык белән иңдердек, кешеләр аның белән гамәл кылсыннар өчен, әгәр берәү Коръән белән гамәл кылып туры юлны тапса, файдасы, әлбәттә, үзенәдер. Вә берәү Коръән белән гамәл кылмыйча хак юлдан адашса, адашуының зарары, әлбәттә, үзенәдер. Син аларны дингә көчләүче вәкил булмадың.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱللَّهُ يَتَوَفَّى ٱلْأَنفُسَ حِينَ مَوْتِهَا وَٱلَّتِى لَمْ تَمُتْ فِى مَنَامِهَا فَيُمْسِكُ ٱلَّتِى قَضَىٰ عَلَيْهَا ٱلْمَوْتَ وَيُرْسِلُ ٱلْأُخْرَىٰٓ إِلَىٰٓ أَجَلٍ مُّسَمًّى إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ لِّقَوْمٍ يَتَفَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ үлгән вакытларын һәр кешенең рухын тәненнән аерып алыр, бер хәлдә кешеләр йоклаганда рухларын алыр, үлем белән хөкем ителгәненә рухны кире кайтармас, ул кеше үлгән булыр. Әмма үлем белән хөкем ителмәгәненә рухны кире кайтарыр, ул кеше әҗәле җиткәнче яшәр. Аллаһуның бу эшендә, әлбәттә, фикер ияләренә гыйбрәтләр бардыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمِ ٱتَّخَذُوا۟ مِن دُونِ ٱللَّهِ شُفَعَآءَ قُلْ أَوَلَوْ كَانُوا۟ لَا يَمْلِكُونَ شَيْـًٔا وَلَا يَعْقِلُونَ

Yakub Ibn NugmanЮгыйсә алар Аллаһудан башка сынымнарны шәфәгатьче итеп тоталармы? Бит ул сынымнарыгыз һичнәрсәгә хуҗа була алмыйлар һәм сезнең аларга гыйбадәт иткәнегезне дә белмиләр, шулай булгач ничек шәфәгать итә алсыннар?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُل لِّلَّهِ ٱلشَّفَٰعَةُ جَمِيعًا لَّهُۥ مُلْكُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ثُمَّ إِلَيْهِ تُرْجَعُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйт син аларга: "Шәфәгатьнең барчасы Аллаһуга хастыр, Аның үзеннән башка һичкем шәфәгать итә алмас. Җир вә күкләр Аллаһ мөлкедер, соңра Аңа кайтарыласыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَإِذَا ذُكِرَ ٱللَّهُ وَحْدَهُ ٱشْمَأَزَّتْ قُلُوبُ ٱلَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِٱلْـَٔاخِرَةِ وَإِذَا ذُكِرَ ٱلَّذِينَ مِن دُونِهِۦٓ إِذَا هُمْ يَسْتَبْشِرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Аллаһуның бер генә икәнлеге зекер ителсә, ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең күңелләре нәфрәтләнер вә тетрәр. Әгәр Аллаһудан башка нәрсәнең исеме зекер ителсә, ул вакытта алар шатланырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلِ ٱللَّهُمَّ فَاطِرَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ عَٰلِمَ ٱلْغَيْبِ وَٱلشَّهَٰدَةِ أَنتَ تَحْكُمُ بَيْنَ عِبَادِكَ فِى مَا كَانُوا۟ فِيهِ يَخْتَلِفُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйткел: "Ий җирне вә күкләрне халык итүче Аллаһ! Син яшерен нәрсәләрне дә вә ачык әшкәрә нәрсәләрне дә белүчесең, вә Син үзең генә хөкем итәсең бәндәләреңнең дин эшләрендә ихтыйлаф иткән мәсьәләләрендә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ أَنَّ لِلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ مَا فِى ٱلْأَرْضِ جَمِيعًا وَمِثْلَهُۥ مَعَهُۥ لَٱفْتَدَوْا۟ بِهِۦ مِن سُوٓءِ ٱلْعَذَابِ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ وَبَدَا لَهُم مِّنَ ٱللَّهِ مَا لَمْ يَكُونُوا۟ يَحْتَسِبُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр җирдәге нәрсәләр барчасы кәферләрнеке булса, дәхи шуның хәтле кушылса, каты ґәзабтан котылыр өчен кыямәт көнне садака итеп бирсәләр, һич кабул булмас иде. Дөньяда һич исәп итмәгән каты ґәзаб аларга ахирәттә Аллаһудан ирешер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَبَدَا لَهُمْ سَيِّـَٔاتُ مَا كَسَبُوا۟ وَحَاقَ بِهِم مَّا كَانُوا۟ بِهِۦ يَسْتَهْزِءُونَ

Yakub Ibn NugmanАларның дөньяда кәсеп иткән явызлыклары алларында заһир булыр, вә аларга Коръән аятьләрен вә пәйгамбәр сүзләрен мәсхәрә кылуларының ґәзабы тиешле булыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَإِذَا مَسَّ ٱلْإِنسَٰنَ ضُرٌّ دَعَانَا ثُمَّ إِذَا خَوَّلْنَٰهُ نِعْمَةً مِّنَّا قَالَ إِنَّمَآ أُوتِيتُهُۥ عَلَىٰ عِلْمٍۭ بَلْ هِىَ فِتْنَةٌ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр кешене бәла-каза тотса, Безгә дога кылыр соңра аңа бәла-каза урынына нигъмәт бирсәк, ул исә – бу нигъмәт кәсеп итә белүемнән бирелде, дияр. Бәлки ул нигъмәт аңа фетнә вә сынау гынадыр, ләкин аларның күбрәге белмиләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قَدْ قَالَهَا ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ فَمَآ أَغْنَىٰ عَنْهُم مَّا كَانُوا۟ يَكْسِبُونَ

Yakub Ibn NugmanУл сүзне үлекләр дә әйтерләр иде, ләкин аларның кәсеп иткән нәрсәләре Безнең ґәзаб килгәндә һич файда бирмәде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَصَابَهُمْ سَيِّـَٔاتُ مَا كَسَبُوا۟ وَٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ مِنْ هَٰٓؤُلَآءِ سَيُصِيبُهُمْ سَيِّـَٔاتُ مَا كَسَبُوا۟ وَمَا هُم بِمُعْجِزِينَ

Yakub Ibn NugmanВә явыз кәсепләренең җәзасы аларга иреште, вә пәйгамбәргә вә мөселманнарга золым иткән мөшрикләргә дә кәсеп иткән авызлыкларының җәзасы ирешер. Алар Безне гаҗиз итә алмаслар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوَلَمْ يَعْلَمُوٓا۟ أَنَّ ٱللَّهَ يَبْسُطُ ٱلرِّزْقَ لِمَن يَشَآءُ وَيَقْدِرُ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ لِّقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanӘллә белмиләрме Аллаһ теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, вә теләгән бәндәсенә тар ризык бирер, Аллаһуның бу эшендә Мөэминнар өчен гыйбрәтләр бар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ يَٰعِبَادِىَ ٱلَّذِينَ أَسْرَفُوا۟ عَلَىٰٓ أَنفُسِهِمْ لَا تَقْنَطُوا۟ مِن رَّحْمَةِ ٱللَّهِ إِنَّ ٱللَّهَ يَغْفِرُ ٱلذُّنُوبَ جَمِيعًا إِنَّهُۥ هُوَ ٱلْغَفُورُ ٱلرَّحِيمُ

Yakub Ibn NugmanМинем мөэмин бәндәләремә әйткел: "Ий бәндәләрем, гөнаһ кылып үзегезгә зарар иткән булсагыз, Аллаһуның рәхмәтеннән өмет өзмәгез, чөнки тәүбә итеп төзәлгәндә Аллаһ гөнаһларны ярлыкаучыдыр, Ул – Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَنِيبُوٓا۟ إِلَىٰ رَبِّكُمْ وَأَسْلِمُوا۟ لَهُۥ مِن قَبْلِ أَن يَأْتِيَكُمُ ٱلْعَذَابُ ثُمَّ لَا تُنصَرُونَ

Yakub Ibn NugmanВә Аллаһуга инәбатлы булыгыз һәм ґәзаб килмәс борын Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз вә Аңа итагать итегез, бит ґәзаб килсә, сезгә ярдәм бирелмәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَٱتَّبِعُوٓا۟ أَحْسَنَ مَآ أُنزِلَ إِلَيْكُم مِّن رَّبِّكُم مِّن قَبْلِ أَن يَأْتِيَكُمُ ٱلْعَذَابُ بَغْتَةً وَأَنتُمْ لَا تَشْعُرُونَ

Yakub Ibn NugmanВә сезне сиздермичә генә кинәттән Аллаһ ґәзабы тотмас борын Раббыгыздан иңдерелгән аятьләрнең күркәмрәгенә иярегез, ягъни Аллаһ кушкан эшләрне эшләгез вә Ул тыйган эшләрдән тыелыгыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَن تَقُولَ نَفْسٌ يَٰحَسْرَتَىٰ عَلَىٰ مَا فَرَّطتُ فِى جَنۢبِ ٱللَّهِ وَإِن كُنتُ لَمِنَ ٱلسَّٰخِرِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга гыйбадәт илә итәгатькә ашыгыгыз, Аллаһуның әмерләрендә кимчелек кылганым өчен миңа хәсрәт килде диюдән элек, вә инсафсыз кеше бидеґәтләрне яклап, Коръән хөкемнәрен мәсхәрә итәдер идем, дияр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوْ تَقُولَ لَوْ أَنَّ ٱللَّهَ هَدَىٰنِى لَكُنتُ مِنَ ٱلْمُتَّقِينَ

Yakub Ibn NugmanЯки ґәзабны күргәч, кеше әйтер, әгәр Аллаһ миңа һидәят биргән булса тәкъвәләрдән булыр идем.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوْ تَقُولَ حِينَ تَرَى ٱلْعَذَابَ لَوْ أَنَّ لِى كَرَّةً فَأَكُونَ مِنَ ٱلْمُحْسِنِينَ

Yakub Ibn NugmanҐәзабны күргәч әйтер, әгәр миңа янә бер мәртәбә дөньяга кайту булса иде, әлбәттә, мин изгеләрдән булыр идем, дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بَلَىٰ قَدْ جَآءَتْكَ ءَايَٰتِى فَكَذَّبْتَ بِهَا وَٱسْتَكْبَرْتَ وَكُنتَ مِنَ ٱلْكَٰفِرِينَ

Yakub Ibn NugmanБәлки сиңа Безнең ислам динен ачык өйрәтүче вә җәһәннәм хәлләрен ачык бәян итүче аятьләрем килде, ләкин син аларны ялганга тоттың, Коръән белән гамәл кылудан тәкәбберләндең һәм кәферләрдән булдың.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ تَرَى ٱلَّذِينَ كَذَبُوا۟ عَلَى ٱللَّهِ وُجُوهُهُم مُّسْوَدَّةٌ أَلَيْسَ فِى جَهَنَّمَ مَثْوًى لِّلْمُتَكَبِّرِينَ

Yakub Ibn NugmanАллаһуның баласы бар диюче мөшрикләрнең йөзләрен кыямәт көнне каралган хәлдә күрерсең. Иман китермәүче тәкәбберләргә әллә җәһәннәмдә урын юкмы? Әлбәттә, бик кабахәт урын бар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيُنَجِّى ٱللَّهُ ٱلَّذِينَ ٱتَّقَوْا۟ بِمَفَازَتِهِمْ لَا يَمَسُّهُمُ ٱلسُّوٓءُ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ

Yakub Ibn NugmanМөшриклектән, монафикълыктан, фәхеш, хәрам эшләрдән һәм бидеґәт гамәлләрдән сакланучы вә фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне үтәүче тәкъва мөэминнәрне Аллаһ җәһәннәм утыннан саклар һәм аларны җәннәткә нигъмәтләр эченә кертер, аларга бернинди авырлык вә кайгы ирешмәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱللَّهُ خَٰلِقُ كُلِّ شَىْءٍ وَهُوَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ وَكِيلٌ

Yakub Ibn NugmanАллаһ һәрнәрсәне халык итүче вә һәрнәрсә өстеннән үзе белгәнчә эш йөртүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

لَّهُۥ مَقَالِيدُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِـَٔايَٰتِ ٱللَّهِ أُو۟لَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْخَٰسِرُونَ

Yakub Ibn NugmanҖир вә күкләр хәзинәсенең ачкычлары Аллаһ кулындадыр. Аллаһның аятьләренә ышанмаучылар, алданып мәңгегә хәсрәттә вә ґәзабта булачаклар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ أَفَغَيْرَ ٱللَّهِ تَأْمُرُوٓنِّىٓ أَعْبُدُ أَيُّهَا ٱلْجَٰهِلُونَ

Yakub Ibn NugmanИй җаһил ахмаклар, Аллаһудан башкага гыйбадәт кылу, дөньяда иң кабахәт эш икәнлеге һәм Аллаһуга гына гыйбадәт итү иң хәерле эш икәнлеге ачыкланганнан соң, мине агач вә ташларга гыйбадәт кылырга әмер итәсезме? Ий җаһилләр!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ أُوحِىَ إِلَيْكَ وَإِلَى ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِكَ لَئِنْ أَشْرَكْتَ لَيَحْبَطَنَّ عَمَلُكَ وَلَتَكُونَنَّ مِنَ ٱلْخَٰسِرِينَ

Yakub Ibn NugmanИй Мухәммәд г-м, сиңа һәм синнән әүвәлге пәйгамбәрләргә вәхий ителде, әгәр Аллаһуга бернәрсәне шәрик-тиңдәш итсәгез, әлбәттә, гамәлләрегез батыл булыр иде вә үзегез дә һәлак булучылардан булыр идегез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

بَلِ ٱللَّهَ فَٱعْبُدْ وَكُن مِّنَ ٱلشَّٰكِرِينَ

Yakub Ibn NugmanБәлки Аллаһуга гына гыйбадәт кыл, вә сиңа биргән нигъмәтләренә шөкер итүчеләрдән бул!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَا قَدَرُوا۟ ٱللَّهَ حَقَّ قَدْرِهِۦ وَٱلْأَرْضُ جَمِيعًا قَبْضَتُهُۥ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ وَٱلسَّمَٰوَٰتُ مَطْوِيَّٰتٌۢ بِيَمِينِهِۦ سُبْحَٰنَهُۥ وَتَعَٰلَىٰ عَمَّا يُشْرِكُونَ

Yakub Ibn NugmanКешеләр Аллаһуны чын тану белән танымадылар вә зурламадылар, бит кыямәт көнендә җирнең һәр катлавы Аллаһ җитәкчелегендә вә Аның мөлкендә булыр, вә күкләрдә Аның кодрәтенә җыелырлар, Аллаһ зурлыгы янында җир-күкләр бер учка сыйган нәрсә кеби булырлар. Ул – Аллаһ мөшрикләр сыйфатлаган тиешсез сыйфатлардан бик бөек.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَنُفِخَ فِى ٱلصُّورِ فَصَعِقَ مَن فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَمَن فِى ٱلْأَرْضِ إِلَّا مَن شَآءَ ٱللَّهُ ثُمَّ نُفِخَ فِيهِ أُخْرَىٰ فَإِذَا هُمْ قِيَامٌ يَنظُرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр беренче сурга өрелсә, җирдә вә күкләрдә булган һәр җан иясе үләр яки һушсыз булыр, мәгәр Аллаһ теләгән затлар үлмәсләр. Соңра икенче мәртәбә өрелгәч, һәммә кешеләр каберләреннән чыгып, безгә хәзер ни була инде дип басып торырлар.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَشْرَقَتِ ٱلْأَرْضُ بِنُورِ رَبِّهَا وَوُضِعَ ٱلْكِتَٰبُ وَجِا۟ىٓءَ بِٱلنَّبِيِّـۧنَ وَٱلشُّهَدَآءِ وَقُضِىَ بَيْنَهُم بِٱلْحَقِّ وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ

Yakub Ibn NugmanХөкем көнендә Раббымның нуры белән мәхшәр җире яктырыр, вә гамәл дәфтәрләре кешеләрнең алларына куелыр, һәм пәйгамбәрләр шәһитләр китерерләр, вә кешеләр арасында гаделлек белән хөкем тәмам булыр, вә аларга гөнаһларын арттырып яки сәвабларын киметеп золым ителмәс.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَوُفِّيَتْ كُلُّ نَفْسٍ مَّا عَمِلَتْ وَهُوَ أَعْلَمُ بِمَا يَفْعَلُونَ

Yakub Ibn NugmanКылган яхшы вә яман эшләренең җәзасы һәркемгә тәмамән бирелер, Аллаһ бәндәләренең ни кылганнарын белүчедер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَسِيقَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ إِلَىٰ جَهَنَّمَ زُمَرًا حَتَّىٰٓ إِذَا جَآءُوهَا فُتِحَتْ أَبْوَٰبُهَا وَقَالَ لَهُمْ خَزَنَتُهَآ أَلَمْ يَأْتِكُمْ رُسُلٌ مِّنكُمْ يَتْلُونَ عَلَيْكُمْ ءَايَٰتِ رَبِّكُمْ وَيُنذِرُونَكُمْ لِقَآءَ يَوْمِكُمْ هَٰذَا قَالُوا۟ بَلَىٰ وَلَٰكِنْ حَقَّتْ كَلِمَةُ ٱلْعَذَابِ عَلَى ٱلْكَٰفِرِينَ

Yakub Ibn NugmanКәферләрне җәмәгать булганнары хәлдә җәһәннәмгә куарлар, җәһәннәм янына килсәләр җәһәннәмнең ишекләре ачылыр, җәһәннәмнең сакчы фәрештәләре әйтерләр: "Әйә сезгә Раббыгызның аятьләрен укучы вә ошбу җәһәннәмгә керәчәк көнегез белән куркытучы пәйгамбәрләр килмәдеме?" Алар әйтерләр: "Әйе, килделәр, сөйләделәр һәм куркыттылар" – дип. Ләкин ґәзаб сүзе кәферләргә ваҗеб булды.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قِيلَ ٱدْخُلُوٓا۟ أَبْوَٰبَ جَهَنَّمَ خَٰلِدِينَ فِيهَا فَبِئْسَ مَثْوَى ٱلْمُتَكَبِّرِينَ

Yakub Ibn NugmanАларга әйтелер: "Җәһәннәм ишекләреннән керегез, анда мәңге калганыгыз хәлдә, Ул урын нинди урындыр тәкәбберләр өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَسِيقَ ٱلَّذِينَ ٱتَّقَوْا۟ رَبَّهُمْ إِلَى ٱلْجَنَّةِ زُمَرًا حَتَّىٰٓ إِذَا جَآءُوهَا وَفُتِحَتْ أَبْوَٰبُهَا وَقَالَ لَهُمْ خَزَنَتُهَا سَلَٰمٌ عَلَيْكُمْ طِبْتُمْ فَٱدْخُلُوهَا خَٰلِدِينَ

Yakub Ibn NugmanРаббиларына тәкъвалык кылган мөэминнәрне җәмәгать булганнары хәлдә җәннәткә куарлар, хәтта алар барган төшкә җәннәт ишекләре ачылып торыр, җәннәт сакчылары аларга әйтерләр: "Сезгә сәлам булсын, ягъни тыныч имин хәлдә җәннәткә мәңгегә керегез, чөнки сез дөньяда явызлыктан пакь булдыгыз".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالُوا۟ ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ ٱلَّذِى صَدَقَنَا وَعْدَهُۥ وَأَوْرَثَنَا ٱلْأَرْضَ نَتَبَوَّأُ مِنَ ٱلْجَنَّةِ حَيْثُ نَشَآءُ فَنِعْمَ أَجْرُ ٱلْعَٰمِلِينَ

Yakub Ibn NugmanҺәм җәннәткә кергән кешеләр әйтерләр: "Аллаһуга мактау булсын, Ул безгә биргән вәгъдәсендә торды, вә безне җәннәт җиренә хуҗа кылды, хәзер без җәннәтнең теләгән җирендә торабыз, ул җәннәт ни хуш, ни яхшы урындыр, изге гамәлләр кылучылар өчен".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَتَرَى ٱلْمَلَٰٓئِكَةَ حَآفِّينَ مِنْ حَوْلِ ٱلْعَرْشِ يُسَبِّحُونَ بِحَمْدِ رَبِّهِمْ وَقُضِىَ بَيْنَهُم بِٱلْحَقِّ وَقِيلَ ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ

Yakub Ibn NugmanКүрерсең фәрештәләрне Ґәрешне чолгап алып тирәсендә таваф итәрләр, дәхи Раббыларын мактап тәсбихләр әйтерләр, Кешеләргә Аллаһуның хөкеме гаделлек белән тәмам булды. Соңра: "Әлхәмдү Лилләһи раббилгаләмин" – диелер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70