Баш бит › Сүрәләр › Maryam сүрәсе
Maryam сүрәсе مريم
98 аять · Мәккә · иңү тәртибе 44
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ كٓهيعٓصٓ
Yakub Ibn Nugman Кәф һә йә ґәен сад. Мәгънәсен фәкать Аллаһ белер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ذِكْرُ رَحْمَتِ رَبِّكَ عَبْدَهُۥ زَكَرِيَّآ
Yakub Ibn Nugman Түбәндә укылачак аятьләр Раббыңның колы Зәкәрьягә Аның рәхмәтенең бәянедер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ نَادَىٰ رَبَّهُۥ نِدَآءً خَفِيًّا
Yakub Ibn Nugman Зәкәрья г-м теләгән нәрсәсен сораганда Раббысына яшерен тавыш белән нида кылды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ رَبِّ إِنِّى وَهَنَ ٱلْعَظْمُ مِنِّى وَٱشْتَعَلَ ٱلرَّأْسُ شَيْبًا وَلَمْ أَكُنۢ بِدُعَآئِكَ رَبِّ شَقِيًّا
Yakub Ibn Nugman Әйтте: "Ий Раббым, минем сөягем зәгыйфьләнде вә башым ак чәчләр белән тулды, вә мин ий Раббым, сиңа кылган догамнан кире кайтарылучы булмадым, һәрвакыт догамны кабул кылдың.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنِّى خِفْتُ ٱلْمَوَٰلِىَ مِن وَرَآءِى وَكَانَتِ ٱمْرَأَتِى عَاقِرًا فَهَبْ لِى مِن لَّدُنكَ وَلِيًّا
Yakub Ibn Nugman Үлгәнемнән соң вәли булып калачак кемсәләрнең золым ителүләреннән куркамын, ә минем хатыным бала тудырмый торган кысыр булды, үзеңнең фазълыңнан миңа бер изге угыл биргел!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَرِثُنِى وَيَرِثُ مِنْ ءَالِ يَعْقُوبَ وَٱجْعَلْهُ رَبِّ رَضِيًّا
Yakub Ibn Nugman Ул угыл миңа варис булыр вә Ягькуб балаларына варис булыр, вә Рабби ул угълымны үз каршыңда разый кыл!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰزَكَرِيَّآ إِنَّا نُبَشِّرُكَ بِغُلَٰمٍ ٱسْمُهُۥ يَحْيَىٰ لَمْ نَجْعَل لَّهُۥ مِن قَبْلُ سَمِيًّا
Yakub Ibn Nugman Ий Зәкәрья, Без сине сөендерәбез бер угыл белән, аның исеме Яхъядер. Моннан элек ул исемдә һичкемне кылмадык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ رَبِّ أَنَّىٰ يَكُونُ لِى غُلَٰمٌ وَكَانَتِ ٱمْرَأَتِى عَاقِرًا وَقَدْ بَلَغْتُ مِنَ ٱلْكِبَرِ عِتِيًّا
Yakub Ibn Nugman Әйтте Зәкәрья: "Йә Рабби, ничек минем угълым булыр икән, хәлбуки хатыным кысыр, үзем картлыкның ахыр чигенә җиттем?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ كَذَٰلِكَ قَالَ رَبُّكَ هُوَ عَلَىَّ هَيِّنٌ وَقَدْ خَلَقْتُكَ مِن قَبْلُ وَلَمْ تَكُ شَيْـًٔا
Yakub Ibn Nugman Аллаһ әйтте: "Әйе эш син әйткәнчәдер, ләкин синең Раббың болай әйтте: карт көнегездә сездән бала китерү Миңа бик җиңел, тәхкыйк Мин сине халык кылдым Яхъядан элек, син ул вакытта һич нәрсә түгел идең."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ رَبِّ ٱجْعَل لِّىٓ ءَايَةً قَالَ ءَايَتُكَ أَلَّا تُكَلِّمَ ٱلنَّاسَ ثَلَٰثَ لَيَالٍ سَوِيًّا
Yakub Ibn Nugman Зәкәрья г-м әйтте: "Йә Рабби, хатынымның балага калганлыгын белдереп миңа бер галәмәт бир!" Аллаһ әйтте: "Галәмәт сиңа шул булыр, чирләмәгән хәлендә, тоташтан өч кич кешеләр белән сөйләшә алмассың."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَخَرَجَ عَلَىٰ قَوْمِهِۦ مِنَ ٱلْمِحْرَابِ فَأَوْحَىٰٓ إِلَيْهِمْ أَن سَبِّحُوا۟ بُكْرَةً وَعَشِيًّا
Yakub Ibn Nugman Хатыны балага калган көн михрабтан чыгып кавеме янына барды – сөйләшә алмыйдыр иде, иргә вә кичке намазларны укырсыз дип кавеменә ишарәт илә аңлатты.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰيَحْيَىٰ خُذِ ٱلْكِتَٰبَ بِقُوَّةٍ وَءَاتَيْنَٰهُ ٱلْحُكْمَ صَبِيًّا
Yakub Ibn Nugman Ий Яхъя! Ал Тәүратны ныклап, куәт белән! Вә Без Яхъяга сабый чагында хикмәт, гыйлем бирдек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَحَنَانًا مِّن لَّدُنَّا وَزَكَوٰةً وَكَانَ تَقِيًّا
Yakub Ibn Nugman Без Яхъяга бирдек рәхимле булуны вә зәк итеп яки көферлек, мөшриклек кереннән пакьлекне бирдек. Вә ул Аллаһудан куркучы тәкъва булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَبَرًّۢا بِوَٰلِدَيْهِ وَلَمْ يَكُن جَبَّارًا عَصِيًّا
Yakub Ibn Nugman Вә ата-анасына изгелек итүче иде, вә ул Аллаһуга гөнаһкәр булмады һәм тәкәбберлек кылмады.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَسَلَٰمٌ عَلَيْهِ يَوْمَ وُلِدَ وَيَوْمَ يَمُوتُ وَيَوْمَ يُبْعَثُ حَيًّا
Yakub Ibn Nugman Вә Яхъяга туган көнендә вә үлгән көнендә һәм дә кабердән кубарылган көндә Аллаһудан сәламнәр булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱذْكُرْ فِى ٱلْكِتَٰبِ مَرْيَمَ إِذِ ٱنتَبَذَتْ مِنْ أَهْلِهَا مَكَانًا شَرْقِيًّا
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м, Коръәндә хәзрәт Мәрьям кыйссасын зекер ит! Менә ул Мәрьям, үзенең якыннарыннан аерылып өенең шәрыкъ тарафына чыкты юынмак өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱتَّخَذَتْ مِن دُونِهِمْ حِجَابًا فَأَرْسَلْنَآ إِلَيْهَا رُوحَنَا فَتَمَثَّلَ لَهَا بَشَرًا سَوِيًّا
Yakub Ibn Nugman Алар якын урында булу сәбәпле күрмәсеннәр өчен ул пәрдә корды, һәм җибәрдек Мәрьямгә Җәбраил фәрештәбезне, ул Мәрьямгә камил яшь егет сурәтендә күренде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَتْ إِنِّىٓ أَعُوذُ بِٱلرَّحْمَٰنِ مِنكَ إِن كُنتَ تَقِيًّا
Yakub Ibn Nugman Мәрьям әйтте: "Мин синең шәреңнән Аллаһуга сыгынамын, әгәр син тәкъва мөэмин булсаң, миңа якын килмә."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ إِنَّمَآ أَنَا۠ رَسُولُ رَبِّكِ لِأَهَبَ لَكِ غُلَٰمًا زَكِيًّا
Yakub Ibn Nugman Җәбраил әйтте: "Мин Раббыңның расүлемен, сиңа гөнаһтан пакь бер бала һибә итмәк өчен килдем."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَتْ أَنَّىٰ يَكُونُ لِى غُلَٰمٌ وَلَمْ يَمْسَسْنِى بَشَرٌ وَلَمْ أَكُ بَغِيًّا
Yakub Ibn Nugman Мәрьям әйтте: "Минем ничек балам булсын? Мине һичбер ир тотканы юк һәм мин зина кылучы да булмадым."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ كَذَٰلِكِ قَالَ رَبُّكِ هُوَ عَلَىَّ هَيِّنٌ وَلِنَجْعَلَهُۥٓ ءَايَةً لِّلنَّاسِ وَرَحْمَةً مِّنَّا وَكَانَ أَمْرًا مَّقْضِيًّا
Yakub Ibn Nugman Җәбраил әйтте: "Ий Мәрьям, эш әлбәттә син әйткәнчә, ләкин Раббың әйтәдер: "Атасыз бала тудыру Миңа бик җиңел. Без аны атасыз тудырдык, кодрәтебезгә ґәламәт булсын вә аңа ияргәннәргә рәхмәт булсын өчен, аның атасыз тууы әзәлдә хөкем ителгән әмер булды, әлбәттә, гамәлгә ашар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَحَمَلَتْهُ فَٱنتَبَذَتْ بِهِۦ مَكَانًا قَصِيًّا
Yakub Ibn Nugman Җәбраил Мәрьямнең җиңеннән өрде, Мәрьям Гыйсага йөкле булды, һәм корсагындагы йөген күтәреп, кавеменнән аерылып, ерак җиргә китте.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَجَآءَهَا ٱلْمَخَاضُ إِلَىٰ جِذْعِ ٱلنَّخْلَةِ قَالَتْ يَٰلَيْتَنِى مِتُّ قَبْلَ هَٰذَا وَكُنتُ نَسْيًا مَّنسِيًّا
Yakub Ibn Nugman Бала табуның авырлыгы китерде ул Мәрьямне хөрмә агачының кәүсәсенә. Мәрьям әйтте: "Бу хәлне күрмәс борын үлгән булсам ни булыр иде һәм үлеп онытылып беткән булсам".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَنَادَىٰهَا مِن تَحْتِهَآ أَلَّا تَحْزَنِى قَدْ جَعَلَ رَبُّكِ تَحْتَكِ سَرِيًّا
Yakub Ibn Nugman Мәрьямнең урыныннан түбән җирдән Җәбраил кычкырды: "Ий Мәрьям, кайгырма, тәхкыйк Раббың аяк астыңда чишмә кылды".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَهُزِّىٓ إِلَيْكِ بِجِذْعِ ٱلنَّخْلَةِ تُسَٰقِطْ عَلَيْكِ رُطَبًا جَنِيًّا
Yakub Ibn Nugman Йә Марьям, хөрмә агачының кәүсәсеннән тотып үзеңә таба селкет, төшерер сиңа яңа өлгергән хөрмә җимешен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَكُلِى وَٱشْرَبِى وَقَرِّى عَيْنًا فَإِمَّا تَرَيِنَّ مِنَ ٱلْبَشَرِ أَحَدًا فَقُولِىٓ إِنِّى نَذَرْتُ لِلرَّحْمَٰنِ صَوْمًا فَلَنْ أُكَلِّمَ ٱلْيَوْمَ إِنسِيًّا
Yakub Ibn Nugman Ул хөрмәне аша вә чишмә суын эчкел, ул угълың Гыйса белән күзең карарланып, кайгың бетсен! Әгәр бер кешене балаңнан ягъни балаң хакында синнән сорар күрсәң, әйт: "Мин Аллаһ ризасы өчен һичкем белән сөйләшмәскә нәзер әйттем, шуның өчен бу көндә һичкем белән сөйләшмим".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَتَتْ بِهِۦ قَوْمَهَا تَحْمِلُهُۥ قَالُوا۟ يَٰمَرْيَمُ لَقَدْ جِئْتِ شَيْـًٔا فَرِيًّا
Yakub Ibn Nugman Гыйсаны тудыргач кавеме янына күтәреп килде. Кавеме әйттеләр: "Ий Мәрьям, ярамаган олугъ эш белән килдең".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰٓأُخْتَ هَٰرُونَ مَا كَانَ أَبُوكِ ٱمْرَأَ سَوْءٍ وَمَا كَانَتْ أُمُّكِ بَغِيًّا
Yakub Ibn Nugman Ий Һарунның кыз кардәше, атаң Ґимран яман юлда түгел иде, анаң да азгын түгел иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَشَارَتْ إِلَيْهِ قَالُوا۟ كَيْفَ نُكَلِّمُ مَن كَانَ فِى ٱلْمَهْدِ صَبِيًّا
Yakub Ibn Nugman Мәрьям, угълы Гыйса белән сөйләшергә ишарәт итте. Алар әйттеләр: "Безне мәсхәрә итәсең, бишектәге сабый бала белән ничек сөйләшик?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ إِنِّى عَبْدُ ٱللَّهِ ءَاتَىٰنِىَ ٱلْكِتَٰبَ وَجَعَلَنِى نَبِيًّا
Yakub Ibn Nugman Гыйса аларның сүзләрен ишеткәч әйтте: "Мин Аллаһу тәгаләнең колымын, Ул миңа китап бирде һәм мине пәйгамбәр итте."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَجَعَلَنِى مُبَارَكًا أَيْنَ مَا كُنتُ وَأَوْصَٰنِى بِٱلصَّلَوٰةِ وَٱلزَّكَوٰةِ مَا دُمْتُ حَيًّا
Yakub Ibn Nugman Кайда гына булсам да кешеләр өчен мине мөбарәк – файдалы итте, вә миңа намаз укырга әмер итте һәм зәкят бирергә әмер итте терек булган вакытымда.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَبَرًّۢا بِوَٰلِدَتِى وَلَمْ يَجْعَلْنِى جَبَّارًا شَقِيًّا
Yakub Ibn Nugman Янә анама изгелек итүче кылды, мине тәкәбберләнүче вә үзенә гөнаһ эшләүче кылмады.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلسَّلَٰمُ عَلَىَّ يَوْمَ وُلِدتُّ وَيَوْمَ أَمُوتُ وَيَوْمَ أُبْعَثُ حَيًّا
Yakub Ibn Nugman Туган көнемдә вә үлгән көнемдә һәм кабердән кубарылган көнемдә Аллаһудан миңа сәламдер".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ذَٰلِكَ عِيسَى ٱبْنُ مَرْيَمَ قَوْلَ ٱلْحَقِّ ٱلَّذِى فِيهِ يَمْتَرُونَ
Yakub Ibn Nugman Ошбу сүзләрне сөйләүче кеше Мәрьям угълы Гыйсадыр, насара ихтыйлаф итә торган сүзләр арасыннан хак сүзләрне сөйләде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَا كَانَ لِلَّهِ أَن يَتَّخِذَ مِن وَلَدٍ سُبْحَٰنَهُۥٓ إِذَا قَضَىٰٓ أَمْرًا فَإِنَّمَا يَقُولُ لَهُۥ كُن فَيَكُونُ
Yakub Ibn Nugman Бала тудырмак Аллаһуга лаек булмады, Ул бала тудыру кимчелегеннән пакь! Әгәр бер нәрсәне булдырырга теләсә, ул нәрсәгә фәкать: Бул, дип әйтер, ул нәрсә шундук булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّ ٱللَّهَ رَبِّى وَرَبُّكُمْ فَٱعْبُدُوهُ هَٰذَا صِرَٰطٌ مُّسْتَقِيمٌ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк Аллаһ минем һәм сезнең дә Раббыгыз, Аңа гыйбадәт итегез! Аллаһуга гыйбадәт кылу, Коръән өйрәтүе буенча дин тоту, туры юлдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱخْتَلَفَ ٱلْأَحْزَابُ مِنۢ بَيْنِهِمْ فَوَيْلٌ لِّلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مِن مَّشْهَدِ يَوْمٍ عَظِيمٍ
Yakub Ibn Nugman Мәрьям ирсез бала тудыргач, кешеләр араларында ихтыйлаф иттеләр, ни каты үкенеч хакны инкяр итүчеләргә, ґәзабы каты, куркынычы олугъ булган кыямәт көненең килүеннән.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَسْمِعْ بِهِمْ وَأَبْصِرْ يَوْمَ يَأْتُونَنَا لَٰكِنِ ٱلظَّٰلِمُونَ ٱلْيَوْمَ فِى ضَلَٰلٍ مُّبِينٍ
Yakub Ibn Nugman Алар Безнең хозурыбызга килгән көннәрендә яхшы ишетерләр вә яхшы күрерләр, ләкин Аллаһуга карышып залим булган кешеләр ул көндә ачык адашуда – алданудадыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَنذِرْهُمْ يَوْمَ ٱلْحَسْرَةِ إِذْ قُضِىَ ٱلْأَمْرُ وَهُمْ فِى غَفْلَةٍ وَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ
Yakub Ibn Nugman Ґәзаб киләчәге белән хөкем ителгән хәсрәтле көн белән аларны куркыт! Алар ґәзабның килүеннән гафләттәләр, алар иман китерәчәк түгелләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّا نَحْنُ نَرِثُ ٱلْأَرْضَ وَمَنْ عَلَيْهَا وَإِلَيْنَا يُرْجَعُونَ
Yakub Ibn Nugman Әлбәттә, Без җиргә вә җирдә булган һәр нәрсәгә варис булырбыз вә ахирәттә алар Безгә кайтарылырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱذْكُرْ فِى ٱلْكِتَٰبِ إِبْرَٰهِيمَ إِنَّهُۥ كَانَ صِدِّيقًا نَّبِيًّا
Yakub Ibn Nugman Ибраһим г-мнен. Коръәндәге хәбәрен зекер ит! Ул гаять дөрес сүзле изге пәйгамбәр булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ قَالَ لِأَبِيهِ يَٰٓأَبَتِ لِمَ تَعْبُدُ مَا لَا يَسْمَعُ وَلَا يُبْصِرُ وَلَا يُغْنِى عَنكَ شَيْـًٔا
Yakub Ibn Nugman Ибраһим әйтте: "Ий атам, ни өчен ишетми, күрми һәм сиңа файда да, зарар да ирештерә алмый торган нәрсәгә гыйбадәт кыласың?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰٓأَبَتِ إِنِّى قَدْ جَآءَنِى مِنَ ٱلْعِلْمِ مَا لَمْ يَأْتِكَ فَٱتَّبِعْنِىٓ أَهْدِكَ صِرَٰطًا سَوِيًّا
Yakub Ibn Nugman Ий атам, Аллаһудан миңа гыйлем вә дәлилләр килде, ул гыйлем вә дәлилләр синдә юк, миңа ияр, туры юлга күндерермен!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰٓأَبَتِ لَا تَعْبُدِ ٱلشَّيْطَٰنَ إِنَّ ٱلشَّيْطَٰنَ كَانَ لِلرَّحْمَٰنِ عَصِيًّا
Yakub Ibn Nugman Ий атам, шайтанга гыйбадәт кылма чөнки шайтан Аллаһуга гөнаһкәр булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰٓأَبَتِ إِنِّىٓ أَخَافُ أَن يَمَسَّكَ عَذَابٌ مِّنَ ٱلرَّحْمَٰنِ فَتَكُونَ لِلشَّيْطَٰنِ وَلِيًّا
Yakub Ibn Nugman Ий атам, сине Аллаһ ґәзабы тотуыннан куркамын, ул вакытта ґәзаб эчендә шайтанга якын булырсың".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ أَرَاغِبٌ أَنتَ عَنْ ءَالِهَتِى يَٰٓإِبْرَٰهِيمُ لَئِن لَّمْ تَنتَهِ لَأَرْجُمَنَّكَ وَٱهْجُرْنِى مَلِيًّا
Yakub Ibn Nugman Ибраһимның атасы әйтте: "Ий Ибраһим, син безнең Илаһәләребездән баш тартасыңмы? Әгәр ул эшеңнән туктамасаң, әлбәттә, мин сине ташлар белән атармын. Мине ялгыз калдырып күп вакытка кит!"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ سَلَٰمٌ عَلَيْكَ سَأَسْتَغْفِرُ لَكَ رَبِّىٓ إِنَّهُۥ كَانَ بِى حَفِيًّا
Yakub Ibn Nugman Ибраһим г-м әйтте: "Ярый алай булса сәламәт вә тыныч бул, мин сине мәҗбүр итмәм, синең өчен Раббымнан гафу итүен сорармын, чөнки, Ул догаларымны кабул итә иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَعْتَزِلُكُمْ وَمَا تَدْعُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ وَأَدْعُوا۟ رَبِّى عَسَىٰٓ أَلَّآ أَكُونَ بِدُعَآءِ رَبِّى شَقِيًّا
Yakub Ibn Nugman Инде үзегезне вә Аллаһудан башка мәгъбудләрегезне ташлап китәмен. Мин Раббыма дога кыламын, Раббыма кыйлган догаларымның кире кайтарылмавын өмет итәмен".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَمَّا ٱعْتَزَلَهُمْ وَمَا يَعْبُدُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ وَهَبْنَا لَهُۥٓ إِسْحَٰقَ وَيَعْقُوبَ وَكُلًّا جَعَلْنَا نَبِيًّا
Yakub Ibn Nugman Ибраһим г-м мөшрикләрдән вә Аллаһудан башканы тоткан мәгъбудләреннән аерылып киткәч, Без аңа Исхакны вә аның угълы Ягъкубны бирдек, вә барын да пәйгамбәр кылдык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَوَهَبْنَا لَهُم مِّن رَّحْمَتِنَا وَجَعَلْنَا لَهُمْ لِسَانَ صِدْقٍ عَلِيًّا
Yakub Ibn Nugman Вә Без аларга рәхмәтебездән мал вә балалар һәм пәйгамбәрлек бирдек, дәхи аларга һәрбер дин әһәле каршында яхшы вә дөрес сөйләүче тел бирдек, һәр дин әһәле аларны мактап сөйлиләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱذْكُرْ فِى ٱلْكِتَٰبِ مُوسَىٰٓ إِنَّهُۥ كَانَ مُخْلَصًا وَكَانَ رَسُولًا نَّبِيًّا
Yakub Ibn Nugman Янә Муса г-мне Коръәннән сөйлә: ул Аллаһуга гыйбадәттә вә Аңа итагать итүдә бик ихлас булды, вә кешеләргә Ислам динен өйрәтер өчен Аллаһудан җибәрелгән пәйгамбәр булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَنَٰدَيْنَٰهُ مِن جَانِبِ ٱلطُّورِ ٱلْأَيْمَنِ وَقَرَّبْنَٰهُ نَجِيًّا
Yakub Ibn Nugman Вә Без Мусаның уң ягында булган Тур тавыннан аңа кычкырдык, вә яшерен сөйләшер өчен аны үзебезгә якын кылдык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَوَهَبْنَا لَهُۥ مِن رَّحْمَتِنَآ أَخَاهُ هَٰرُونَ نَبِيًّا
Yakub Ibn Nugman Вә Без аңа рәхмәтебездән кардәше Һарунны ярдәмче пәйгамбәр итеп бирдек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱذْكُرْ فِى ٱلْكِتَٰبِ إِسْمَٰعِيلَ إِنَّهُۥ كَانَ صَادِقَ ٱلْوَعْدِ وَكَانَ رَسُولًا نَّبِيًّا
Yakub Ibn Nugman Янә Коръәннән Исмагыйл г-мне сөйлә, дөреслектә ул вәгъдәсендә бик таза торучы иде, вә ул Аллаһудан җибәрелгән пәйгамбәр иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَكَانَ يَأْمُرُ أَهْلَهُۥ بِٱلصَّلَوٰةِ وَٱلزَّكَوٰةِ وَكَانَ عِندَ رَبِّهِۦ مَرْضِيًّا
Yakub Ibn Nugman Вә ул үз кавемен намаз укырга, зәкят бирергә әмер итә иде, вә ул Раббысы хозурында һәр эше өчен ризаланмыш иде, ягъни Аллаһ аңардан разый иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱذْكُرْ فِى ٱلْكِتَٰبِ إِدْرِيسَ إِنَّهُۥ كَانَ صِدِّيقًا نَّبِيًّا
Yakub Ibn Nugman Янә Коръәннән Идрис г-мне сөйлә, дөреслектә ул гаять хакны сөйләүче пәйгамбәр иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَرَفَعْنَٰهُ مَكَانًا عَلِيًّا
Yakub Ibn Nugman Вә Без аны күтәрдек югары урынга, күккә яки җәннәткә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أُو۟لَٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ أَنْعَمَ ٱللَّهُ عَلَيْهِم مِّنَ ٱلنَّبِيِّـۧنَ مِن ذُرِّيَّةِ ءَادَمَ وَمِمَّنْ حَمَلْنَا مَعَ نُوحٍ وَمِن ذُرِّيَّةِ إِبْرَٰهِيمَ وَإِسْرَٰٓءِيلَ وَمِمَّنْ هَدَيْنَا وَٱجْتَبَيْنَآ إِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ ءَايَٰتُ ٱلرَّحْمَٰنِ خَرُّوا۟ سُجَّدًا وَبُكِيًّا
Yakub Ibn Nugman Югарыда зекер ителгән пәйгамбәрләр, аларга Аллаһ пәйгамбәрлекне ингам кылды, Адәм г-м балаларыннан Идрисне, вә көймәдә Нух г-м белән бергә күтәрдек Без кешеләрнең балаларыннан Ибраһим г-мне, вә Ибраһим балаларыннан, вә Исмагыйл г-м балаларыннан Исхак, Ягькуб, Муса, Һарун, Зәкәрья, Яхъя вә Гыйсаларны пәйгамбәр кылдык. Ошбу зекер ителмеш затлар, Безнең туры юлга күндерелмеш вә пәйгамбәрлеккә сайланмыш кешеләр. Әгәр аларга Аллаһуның аятьләре укылса, сәҗдәгә китеп елыйлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَخَلَفَ مِنۢ بَعْدِهِمْ خَلْفٌ أَضَاعُوا۟ ٱلصَّلَوٰةَ وَٱتَّبَعُوا۟ ٱلشَّهَوَٰتِ فَسَوْفَ يَلْقَوْنَ غَيًّا
Yakub Ibn Nugman Ул пәйгамбәрләрдән соң явыз кавем килде, алар намазларын кичектереп, казага калдырып яки бөтенләй укымыйча заигъ иттеләр, вә шәһвәткә, нәфес теләгән нәрсәләргә иярделәр, алар тиздән ахирәттә явыз газапка очраучылардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا مَن تَابَ وَءَامَنَ وَعَمِلَ صَٰلِحًا فَأُو۟لَٰٓئِكَ يَدْخُلُونَ ٱلْجَنَّةَ وَلَا يُظْلَمُونَ شَيْـًٔا
Yakub Ibn Nugman Мәгәр иман китереп, тәүбә итеп төзәлеп изге гамәлләр кылганнары җәннәткә керерләр, аларга хаксыз золым итү булмас.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
جَنَّٰتِ عَدْنٍ ٱلَّتِى وَعَدَ ٱلرَّحْمَٰنُ عِبَادَهُۥ بِٱلْغَيْبِ إِنَّهُۥ كَانَ وَعْدُهُۥ مَأْتِيًّا
Yakub Ibn Nugman Алар кереп торачак җәннәтне Аллаһ үзенең сөекле колларына вәгъдә кылды ул җәннәтне күрсәтмичә, тәхкыйк Аллаһудан вәгъдә кылынган җәннәт вәгъдә кылынган кешеләргә килүче булды, килми калмас.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَّا يَسْمَعُونَ فِيهَا لَغْوًا إِلَّا سَلَٰمًا وَلَهُمْ رِزْقُهُمْ فِيهَا بُكْرَةً وَعَشِيًّا
Yakub Ibn Nugman Алар җәннәттә кирәкмәгән буш сүзләрне ишетмәсләр, мәгәр фәрештәләрнең сәламен ишетерләр, дөньядагы иртә белән көндез арасы вакыт үткән саен, ягъни ике ашау арасы хәтле вакыт үткән саен ризыклары килеп торыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
تِلْكَ ٱلْجَنَّةُ ٱلَّتِى نُورِثُ مِنْ عِبَادِنَا مَن كَانَ تَقِيًّا
Yakub Ibn Nugman Колларыбызның тәкъваларын ошбу җәннәткә варис итәрбез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا نَتَنَزَّلُ إِلَّا بِأَمْرِ رَبِّكَ لَهُۥ مَا بَيْنَ أَيْدِينَا وَمَا خَلْفَنَا وَمَا بَيْنَ ذَٰلِكَ وَمَا كَانَ رَبُّكَ نَسِيًّا
Yakub Ibn Nugman Җәбраил г-м әйтте: "Мин вәхий белән үз белдегем илә теләсәм кайчан иңмәмен, мәгәр ий Мухәммәд г-м Раббыңның әмере белән генә иңәрмен. Ягъни Мухәммәд г-м бер сорауга җавапны иртәгә бирермен дигән, ләкин Аллаһ теләсә димәгән. Шуның өчен Җәбраил г-м ике атна килми торган. Алдыбызда булган нәрсәләр вә артыбызда булган нәрсәләр һәм шул ике арада булган нәрсәләр һәрбер хәлләр фәкать Аллаһуга хас. Ий Мухәммәд, Раббың сине онытыр булмады.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
رَّبُّ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا فَٱعْبُدْهُ وَٱصْطَبِرْ لِعِبَٰدَتِهِۦ هَلْ تَعْلَمُ لَهُۥ سَمِيًّا
Yakub Ibn Nugman Ул – Аллаһ җир вә күкләр вә җир белән күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысы, Аңа гыйбадәт кыл һәм Аның гыйбадәтенә сабыр ит, чыда! Әйә син беләсеңме Аллаһ белән бер исемнәрдә булган берәр затның барлыгын? Әлбәттә юк!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَيَقُولُ ٱلْإِنسَٰنُ أَءِذَا مَا مِتُّ لَسَوْفَ أُخْرَجُ حَيًّا
Yakub Ibn Nugman Кабердән терелеп кубарылачакны инкяр иткән ахмак әйтер: "Үлеп күмелеп черегәннән соң яңадан терелеп кабердән чыгармынмы?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَوَلَا يَذْكُرُ ٱلْإِنسَٰنُ أَنَّا خَلَقْنَٰهُ مِن قَبْلُ وَلَمْ يَكُ شَيْـًٔا
Yakub Ibn Nugman Әйә ул кеше уйлап карамыймы? Моннан элек Без аны халык кылдык, ул вакытта ул һич нәрсә түгел иде, шуны белмиме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَوَرَبِّكَ لَنَحْشُرَنَّهُمْ وَٱلشَّيَٰطِينَ ثُمَّ لَنُحْضِرَنَّهُمْ حَوْلَ جَهَنَّمَ جِثِيًّا
Yakub Ibn Nugman Раббың илә ант итеп әйтәмен, әлбәттә, Без аларны кабердән кубарырбыз, дәхи алар белән бергә шайтаннарны да кубарырбыз, соңра тезелгәннәре хәлдә җәһәннәм әйләнәсенә китерербез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ لَنَنزِعَنَّ مِن كُلِّ شِيعَةٍ أَيُّهُمْ أَشَدُّ عَلَى ٱلرَّحْمَٰنِ عِتِيًّا
Yakub Ibn Nugman Соңра һәрбер мәзһәбтән аерырбыз Аллаһуга катырак каршы булганнарын.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ لَنَحْنُ أَعْلَمُ بِٱلَّذِينَ هُمْ أَوْلَىٰ بِهَا صِلِيًّا
Yakub Ibn Nugman Соңра каты газапка керергә тиешле булганнарын Без, әлбәттә, белүчерәкбез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِن مِّنكُمْ إِلَّا وَارِدُهَا كَانَ عَلَىٰ رَبِّكَ حَتْمًا مَّقْضِيًّا
Yakub Ibn Nugman Сездән һәрберегез ул җәһәннәмгә килмичә калмас, сезнең аңда килүегез Раббыгызның үз хөкеме илә үзенә лязем булды ки, аны эшләми калдырмас.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ نُنَجِّى ٱلَّذِينَ ٱتَّقَوا۟ وَّنَذَرُ ٱلظَّٰلِمِينَ فِيهَا جِثِيًّا
Yakub Ibn Nugman Соңра тәкъва мөэминнәрне ул җәһәннәмнән коткарырбыз, вә Коръән белән гамәл кылмаган залимнәрне тезләнгән хәлләрендә ул җәһәннәмдә калдырырбыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ ءَايَٰتُنَا بَيِّنَٰتٍ قَالَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لِلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ أَىُّ ٱلْفَرِيقَيْنِ خَيْرٌ مَّقَامًا وَأَحْسَنُ نَدِيًّا
Yakub Ibn Nugman Дөньяда вакытта аларга Безнең һәр нәрсәне бәян итүче аятьләребез укылса, кәферләр мөэминнәргә әйтәләр: "Мөэмин белән кәфернең тора торган урын йөзеннән кайсысының урыны хәерлерәк, вә кавем җыела торган урын йөзеннән яхшыракдыр?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَكَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُم مِّن قَرْنٍ هُمْ أَحْسَنُ أَثَٰثًا وَرِءْيًا
Yakub Ibn Nugman Бу кәферләрдән элек күпме кәферләрне һәлак иттек, алар мал вә җиһаз җәһеттән артык һәм күренештә чибәррәк иделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قُلْ مَن كَانَ فِى ٱلضَّلَٰلَةِ فَلْيَمْدُدْ لَهُ ٱلرَّحْمَٰنُ مَدًّا حَتَّىٰٓ إِذَا رَأَوْا۟ مَا يُوعَدُونَ إِمَّا ٱلْعَذَابَ وَإِمَّا ٱلسَّاعَةَ فَسَيَعْلَمُونَ مَنْ هُوَ شَرٌّ مَّكَانًا وَأَضْعَفُ جُندًا
Yakub Ibn Nugman Әйт: "Берәү хактан адашуда булса, сынамак өчен Аллаһ аңа озын гомер биргән булыр. Хәтта әгәр вәгъдә ителгән ґәзабны күрсәләр, яки дөньяда мөселманнар аларны җиңеп, үтермәк вә әсир алмак ґәзабы ирешсә, яки кыямәттә җәһәннәмгә керәчәкләрен күрсәләр, шул вакытта белерләр урын йөзеннән кайсы фирканең урыны кабахәтрәк, ягъни җәһәннәм кемгә тиешле икәнен һәм кайсы фирканең гаскәре зәгыйфьрәк икәнен."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَيَزِيدُ ٱللَّهُ ٱلَّذِينَ ٱهْتَدَوْا۟ هُدًى وَٱلْبَٰقِيَٰتُ ٱلصَّٰلِحَٰتُ خَيْرٌ عِندَ رَبِّكَ ثَوَابًا وَخَيْرٌ مَّرَدًّا
Yakub Ibn Nugman Аллаһ, Коръән белән гамәл кылып һидәяттә булган мөэминнәрнең һидәятен арттырыр. Изге гамәл мәңге калучыдыр, ул изге гамәл сәваб йөзеннән Раббың хозурында хәерлерәк вә ахырда кайтмак йөзеннән хәерлерәктер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَفَرَءَيْتَ ٱلَّذِى كَفَرَ بِـَٔايَٰتِنَا وَقَالَ لَأُوتَيَنَّ مَالًا وَوَلَدًا
Yakub Ibn Nugman Әйә белдеңме аятьләребезне инкяр итүчене, ул кәфер әйтте: "Әгәр кубарылсам, әлбәттә, малларым вә балаларым миңа бирелер дә, бурычларымны анда түләрмен", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَطَّلَعَ ٱلْغَيْبَ أَمِ ٱتَّخَذَ عِندَ ٱلرَّحْمَٰنِ عَهْدًا
Yakub Ibn Nugman Ул имансыз, әллә яшерен эшне белә торган булдымы, яки маллары вә балалары кайтарып биреләчәге белән Аллаһудан ґәһед алдымы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَلَّا سَنَكْتُبُ مَا يَقُولُ وَنَمُدُّ لَهُۥ مِنَ ٱلْعَذَابِ مَدًّا
Yakub Ibn Nugman Юк, ул имансыз яшерен эшне дә белмәде һәм Аллаһудан ґәһед тә алмады! Әлбәттә, Без аның әйткән сүзләрен язарбыз һәм ахирәттә җәза бирербез, һәм имансыз булганы өчен булган ґәзабына янә ґәзабны арттырырбыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَنَرِثُهُۥ مَا يَقُولُ وَيَأْتِينَا فَرْدًا
Yakub Ibn Nugman Вә кыямәттә миңа бирелер дигән малына вә балаларына башканы варис итәрбез, Безнең хозурыбызга ялгыз килер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱتَّخَذُوا۟ مِن دُونِ ٱللَّهِ ءَالِهَةً لِّيَكُونُوا۟ لَهُمْ عِزًّا
Yakub Ibn Nugman Мөшрикләр Аллаһудан башка Илаһәләр тоттылар, үзләренә дәрәҗә булсын өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَلَّا سَيَكْفُرُونَ بِعِبَادَتِهِمْ وَيَكُونُونَ عَلَيْهِمْ ضِدًّا
Yakub Ibn Nugman Юк, эш алар уйлаганча булмас! Сынымнары аларның гыйбадәтләрен инкяр итәрләр һәм мөшрикләргә дошман булырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَلَمْ تَرَ أَنَّآ أَرْسَلْنَا ٱلشَّيَٰطِينَ عَلَى ٱلْكَٰفِرِينَ تَؤُزُّهُمْ أَزًّا
Yakub Ibn Nugman Беләсеңме, шайтаннарны кәферләргә ирекле итеп җибәрдек, Аллаһуга итагать итмәскә ныклап вәсвәсә кылырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَا تَعْجَلْ عَلَيْهِمْ إِنَّمَا نَعُدُّ لَهُمْ عَدًّا
Yakub Ibn Nugman Инде син аларның һәлак булуына ашыкма! Без аларның төннәрен вә көндезләрен һәм айларын вә елларын санарбыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَوْمَ نَحْشُرُ ٱلْمُتَّقِينَ إِلَى ٱلرَّحْمَٰنِ وَفْدًا
Yakub Ibn Nugman Кыямәт көнне тәкъва мөэминнәрне дөяләргә утырганнары хәлләрендә кубарып җәннәткә җыярбыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَنَسُوقُ ٱلْمُجْرِمِينَ إِلَىٰ جَهَنَّمَ وِرْدًا
Yakub Ibn Nugman Вә гөнаһлы кешеләрне сусаган хәлләрендә җәһәннәмгә куарбыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَّا يَمْلِكُونَ ٱلشَّفَٰعَةَ إِلَّا مَنِ ٱتَّخَذَ عِندَ ٱلرَّحْمَٰنِ عَهْدًا
Yakub Ibn Nugman Беркем дә шәфәгать итәргә кадир булмас, мәгәр иман вә изге гамәлләр илә Аллаһудан ґәһед алган булса гына. Ягъни Аллаһ разый булган кеше генә Шәфәгатькә лаек булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقَالُوا۟ ٱتَّخَذَ ٱلرَّحْمَٰنُ وَلَدًا
Yakub Ibn Nugman Имансызлар әйттеләр: "Аллаһ бала китерде", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَّقَدْ جِئْتُمْ شَيْـًٔا إِدًّا
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк бик олугъ ялган сүзне сөйләдегез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
تَكَادُ ٱلسَّمَٰوَٰتُ يَتَفَطَّرْنَ مِنْهُ وَتَنشَقُّ ٱلْأَرْضُ وَتَخِرُّ ٱلْجِبَالُ هَدًّا
Yakub Ibn Nugman Аларның бу сүзләреннән күкләр ярылырга якын булды вә җир ярылырга һәм таулар җимерелеп төшәргә якын калдылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَن دَعَوْا۟ لِلرَّحْمَٰنِ وَلَدًا
Yakub Ibn Nugman Аллаһуның баласы бар, дип дәгъвә иткәннәре өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا يَنۢبَغِى لِلرَّحْمَٰنِ أَن يَتَّخِذَ وَلَدًا
Yakub Ibn Nugman Бала китермәк Аллаһуга һич лаек түгел.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِن كُلُّ مَن فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ إِلَّآ ءَاتِى ٱلرَّحْمَٰنِ عَبْدًا
Yakub Ibn Nugman Җирдә вә күкләрдә гакыллы зат булса һәммәсе кыямәт көнне кол сурәтендә Аллаһуга килер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَّقَدْ أَحْصَىٰهُمْ وَعَدَّهُمْ عَدًّا
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк Аллаһ аларны белеме белән чолгап алды, вә аларның санын санады, берсе дә хисапсыз калмас.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَكُلُّهُمْ ءَاتِيهِ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ فَرْدًا
Yakub Ibn Nugman Кыямәт көнендә һәммәсе Аллаһуга килер ялгыз хәлендә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ سَيَجْعَلُ لَهُمُ ٱلرَّحْمَٰنُ وُدًّا
Yakub Ibn Nugman Дөреслектә иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр арасында Аллаһу тәгалә мәхәббәт вә дуслыкны булдырыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَإِنَّمَا يَسَّرْنَٰهُ بِلِسَانِكَ لِتُبَشِّرَ بِهِ ٱلْمُتَّقِينَ وَتُنذِرَ بِهِۦ قَوْمًا لُّدًّا
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м, Без Коръәнне үз телендә иңдереп сиңа җиңел иттек, тәкъва мөэминнәрне ул Коръән белән шатландыру өчен, һәм Коръән белән гамәл кыйлмаучыларны җәһәннәм ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَكَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُم مِّن قَرْنٍ هَلْ تُحِسُّ مِنْهُم مِّنْ أَحَدٍ أَوْ تَسْمَعُ لَهُمْ رِكْزًۢا
Yakub Ibn Nugman Хәзерге кәфер өммәтләрдән элек күпме кәфер өммәтләрен һәлак иттек. Без һәлак иткән кешеләрдән берәресен күрерсеңме? Яки яшерен тавышларын ишетерсеңме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
← Al-Kahf сүрәсе
Taa-Haa сүрәсе →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→
Гарәп тексты һәм тәрҗемәләр Tanzil һәм QuranEnc аша — сүзгә-сүз, үзгәртелмәгән · Тәрҗемәләр тәрҗемәчеләренә карый һәм Коръәннең үзе түгел
Бу — тикшеренү ярдәмчесе, фәтва чыганагы түгел.