Баш бит › Сүрәләр › Taa-Haa сүрәсе
Taa-Haa сүрәсе طه
135 аять · Мәккә · иңү тәртибе 45
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ طه
Yakub Ibn Nugman Та Һа. Мәгънәсен Аллаһ белә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَآ أَنزَلْنَا عَلَيْكَ ٱلْقُرْءَانَ لِتَشْقَىٰٓ
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа Коръәнне иңдермәдек коры мәшәкатьләнмәкең өчен,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا تَذْكِرَةً لِّمَن يَخْشَىٰ
Yakub Ibn Nugman мәгәр иңдердек ул Коръәнне Аллаһудан куркучыларны вәгәзьләвең өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
تَنزِيلًا مِّمَّنْ خَلَقَ ٱلْأَرْضَ وَٱلسَّمَٰوَٰتِ ٱلْعُلَى
Yakub Ibn Nugman Ул җирне вә бөек күкләрне яратучы Аллаһудан иңдерелмеш булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱلرَّحْمَٰنُ عَلَى ٱلْعَرْشِ ٱسْتَوَىٰ
Yakub Ibn Nugman Ул – Аллаһ Ґәрешкә хуҗа булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَهُۥ مَا فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا وَمَا تَحْتَ ٱلثَّرَىٰ
Yakub Ibn Nugman Җирдәге вә күкләрдәге вә җир белән күкләр арасында булган нәрсәләр һәм җир астында булган серләр – Аның байлыгыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِن تَجْهَرْ بِٱلْقَوْلِ فَإِنَّهُۥ يَعْلَمُ ٱلسِّرَّ وَأَخْفَى
Yakub Ibn Nugman Әгәр син сүзеңне вә догаңны кычкырып әйтсәң, Ул яшерен серләрне белә, синең кычкыруыңа ихтыяҗы юк.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱللَّهُ لَآ إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ لَهُ ٱلْأَسْمَآءُ ٱلْحُسْنَىٰ
Yakub Ibn Nugman Ул – Аллаһ, Аңардан башка илаһә һич юк, бардыр Аның – күркәм исемнәре.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَهَلْ أَتَىٰكَ حَدِيثُ مُوسَىٰٓ
Yakub Ibn Nugman Сиңа Мусаның хәбәре килдеме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ رَءَا نَارًا فَقَالَ لِأَهْلِهِ ٱمْكُثُوٓا۟ إِنِّىٓ ءَانَسْتُ نَارًا لَّعَلِّىٓ ءَاتِيكُم مِّنْهَا بِقَبَسٍ أَوْ أَجِدُ عَلَى ٱلنَّارِ هُدًى
Yakub Ibn Nugman Хатыны белән юлда барганда караңгы кичтә еракта бер ут күрде, хатынына әйтте: "Мин ут күрдем, шул җирдә торыгыз. Шаять мин ул җирдән яктыртучы ут алып килермен, яки анда юл өйрәтүчеләрне табармын". Чөнки алар караңгыда юлларыннан адашкан иделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَمَّآ أَتَىٰهَا نُودِىَ يَٰمُوسَىٰٓ
Yakub Ibn Nugman Ут янына килгәне заманда Аллаһ тарафыннан: "Ий Муса", – дип нида кылынды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنِّىٓ أَنَا۠ رَبُّكَ فَٱخْلَعْ نَعْلَيْكَ إِنَّكَ بِٱلْوَادِ ٱلْمُقَدَّسِ طُوًى
Yakub Ibn Nugman Синең Раббың, әлбәттә, Минмен, башмакларыңны сал, чөнки син Тува исемле мөкатдәс чокырдасың.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَنَا ٱخْتَرْتُكَ فَٱسْتَمِعْ لِمَا يُوحَىٰٓ
Yakub Ibn Nugman Мин сине пәйгамбәрлеккә ихтыяр кылдым, сиңа вәхий ителмеш сүзләрне ишет!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّنِىٓ أَنَا ٱللَّهُ لَآ إِلَٰهَ إِلَّآ أَنَا۠ فَٱعْبُدْنِى وَأَقِمِ ٱلصَّلَوٰةَ لِذِكْرِىٓ
Yakub Ibn Nugman Дөреслектә Мин – Аллаһ, юк коллык кылырга яраклы Илаһә, мәгәр Мин генә, Миңа гына гыйбадәт кыл вә Мине зекер итәр өчен намаз укы!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ ٱلسَّاعَةَ ءَاتِيَةٌ أَكَادُ أُخْفِيهَا لِتُجْزَىٰ كُلُّ نَفْسٍۭ بِمَا تَسْعَىٰ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк кыямәт киләчәк, аның кайчан булачагын яшерүне телим, соңра, вакыт җиткәч, кыямәтне булдырырмын, һәрбер кеше тырышып эшләгән изге эшенең яки явыз эшенең җәзасын алсын өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَا يَصُدَّنَّكَ عَنْهَا مَن لَّا يُؤْمِنُ بِهَا وَٱتَّبَعَ هَوَىٰهُ فَتَرْدَىٰ
Yakub Ibn Nugman Берәүнең кыямәт көненә ышанмавы һәм нәфесенә ияреп, явыз эшләрне эшләве сине кыямәтнең булачагына ышанудан тыймасын, ул вакытта син һәлак булырсың.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَا تِلْكَ بِيَمِينِكَ يَٰمُوسَىٰ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ, Мусадан сорады: "Ий Муса, синең кулында нәрсә бар".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ هِىَ عَصَاىَ أَتَوَكَّؤُا۟ عَلَيْهَا وَأَهُشُّ بِهَا عَلَىٰ غَنَمِى وَلِىَ فِيهَا مَـَٔارِبُ أُخْرَىٰ
Yakub Ibn Nugman Муса әйтте: "Йә Рабби, кулымдагы нәрсә таягымдыр, шул таягыма таянып йөрим, вә ул таягым белән куйларыма агач яфракларын сугып төшерәмен һәм ул таяктан миңа башка файдалар да бар".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ أَلْقِهَا يَٰمُوسَىٰ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ әйтте: "Ий Муса, таягыңны ташлагыл җиргә".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَلْقَىٰهَا فَإِذَا هِىَ حَيَّةٌ تَسْعَىٰ
Yakub Ibn Nugman Муса таякны җиргә ыргытты. Ул таяк җиргә төшү белән корсагында ашыгып йөрүче зур елан булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ خُذْهَا وَلَا تَخَفْ سَنُعِيدُهَا سِيرَتَهَا ٱلْأُولَىٰ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ әйтте: "Ий Муса, бу еланны тотып ал, курыкма, Без аны әүвәлге халәтенә кайтарырбыз." Ягъни елан Муса кулында янә таяк булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱضْمُمْ يَدَكَ إِلَىٰ جَنَاحِكَ تَخْرُجْ بَيْضَآءَ مِنْ غَيْرِ سُوٓءٍ ءَايَةً أُخْرَىٰ
Yakub Ibn Nugman Инде уң кулыңны сул култык астына сук: ул кулың култыгыңнан чыгар күзне чагылдыра торган булып, үзе зарарсыз булыр – галәмәт синең пәйгамбәрлегеңә икенче галәмәт булганы хәлдә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لِنُرِيَكَ مِنْ ءَايَٰتِنَا ٱلْكُبْرَى
Yakub Ibn Nugman Бу эшне кылдык синең пәйгамбәрлегеңә олугъ галәмәтне кешеләргә күрсәтмәклегебез өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱذْهَبْ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ إِنَّهُۥ طَغَىٰ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун янына барып аны хак дингә өндәгел, ул чиктән тыш азды, хәтта: "Мин Илаһә", – дия башлады.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ رَبِّ ٱشْرَحْ لِى صَدْرِى
Yakub Ibn Nugman Муса әйтте: "Йә Рабби, күкерәгемне киң кыл залимнәрнең каршылыгына сабыр итәргә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَيَسِّرْ لِىٓ أَمْرِى
Yakub Ibn Nugman Вә эшләремне миңа җиңел кыл.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱحْلُلْ عُقْدَةً مِّن لِّسَانِى
Yakub Ibn Nugman Вә телемнән төенне чиш, сөйләшүдә тотлыгуымны бетер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَفْقَهُوا۟ قَوْلِى
Yakub Ibn Nugman Тыңлаган кешеләр сүземне аңласыннар өчен Муса сабый чагында авызына утлы күмер капкан, шул сәбәпле тотлыгып сөйләшә торган булган.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱجْعَل لِّى وَزِيرًا مِّنْ أَهْلِى
Yakub Ibn Nugman Миңа үз әһелемнән бер ярдәмче бир.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
هَٰرُونَ أَخِى
Yakub Ibn Nugman Кардәшем Һарунны.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱشْدُدْ بِهِۦٓ أَزْرِى
Yakub Ibn Nugman Аның белән минем куәтемне яки арт тарафымны ныгыт.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَشْرِكْهُ فِىٓ أَمْرِى
Yakub Ibn Nugman Вә миңа аны пәйгамбәрлек эшемдә миңа ярдәмче иптәш кыл.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَىْ نُسَبِّحَكَ كَثِيرًا
Yakub Ibn Nugman Сиңа күп тәсбих әйтмәклегебез өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَنَذْكُرَكَ كَثِيرًا
Yakub Ibn Nugman Вә Сине күп зекер итмәклегебез өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّكَ كُنتَ بِنَا بَصِيرًا
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк Син безнең хәлләрне күреп беләсең.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ قَدْ أُوتِيتَ سُؤْلَكَ يَٰمُوسَىٰ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ әйтте: "Ий Муса! Тәхкыйк сиңа сораган нәрсәләрең бирелде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدْ مَنَنَّا عَلَيْكَ مَرَّةً أُخْرَىٰٓ
Yakub Ibn Nugman Ий Муса, ошбулар сиңа икенче мәртәбә ингам итүебездер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ أَوْحَيْنَآ إِلَىٰٓ أُمِّكَ مَا يُوحَىٰٓ
Yakub Ibn Nugman Беренче мәртәбә ингам итүебез сиңа вәхий иткән нәрсәне анаңа вәхий итүебез булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَنِ ٱقْذِفِيهِ فِى ٱلتَّابُوتِ فَٱقْذِفِيهِ فِى ٱلْيَمِّ فَلْيُلْقِهِ ٱلْيَمُّ بِٱلسَّاحِلِ يَأْخُذْهُ عَدُوٌّ لِّى وَعَدُوٌّ لَّهُۥ وَأَلْقَيْتُ عَلَيْكَ مَحَبَّةً مِّنِّى وَلِتُصْنَعَ عَلَىٰ عَيْنِىٓ
Yakub Ibn Nugman Сине табутка салып Нил дәрьясына агызырга анаңа, вәхий иттек вә зарар тидермичә корыга чыгар, дип, Нилгә вәхий иттек, Минем дошманым вә Мусаның дошманы Фиргаун алсын өчен. Ий Муса үземнән сиңа мәхәббәт салдым ки һәркем хәтта Фиргаун сине сөйде, Минем күз алдымда тәрбия ителмәклегең өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذْ تَمْشِىٓ أُخْتُكَ فَتَقُولُ هَلْ أَدُلُّكُمْ عَلَىٰ مَن يَكْفُلُهُۥ فَرَجَعْنَٰكَ إِلَىٰٓ أُمِّكَ كَىْ تَقَرَّ عَيْنُهَا وَلَا تَحْزَنَ وَقَتَلْتَ نَفْسًا فَنَجَّيْنَٰكَ مِنَ ٱلْغَمِّ وَفَتَنَّٰكَ فُتُونًا فَلَبِثْتَ سِنِينَ فِىٓ أَهْلِ مَدْيَنَ ثُمَّ جِئْتَ عَلَىٰ قَدَرٍ يَٰمُوسَىٰ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун Мусаны судан алгач, күкрәк сөтен имезү өчен күп хатыннарны чакырып имезеп карадылар, ләкин Муса һичберсен кабул итмәде. Шул вакытта Мусаның кыз кардәше Фиргаун йортына килде, ул әйтте: "Бу сабыйны тәрбияләп үстерү өчен яхшы хатыннан хәбәр биримме?" – дип. Соңра Мусаның анасын алып килделәр, Муса, әлбәттә, үз анасын кабул итте. Без сине үз анаңа кайтардык, сине күреп анаңның күзләре карарлансын вә тынычланып кайгысы бетсен өчен. Ий Муса, син бер имансыз кыйбтыйны үтердең, бу эшеңнең җәзасын алудан Без сине коткардык вә сине төрле мәшәкатьләргә төшереп сынадык. Син Мәдйән кавеме эчендә Шөґәеб пәйгамбәр янында ун ел тордың, соңра пәйгамбәр булырга тәгаенләнгән вакытта Мысырга килдең, ий Муса!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱصْطَنَعْتُكَ لِنَفْسِى
Yakub Ibn Nugman Тур тавына килгән вакытта Мин сине пәйгамбәрлеккә ихтыяр иттем.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱذْهَبْ أَنتَ وَأَخُوكَ بِـَٔايَٰتِى وَلَا تَنِيَا فِى ذِكْرِى
Yakub Ibn Nugman Инде, ий Муса, үзең вә кардәшең Һарун Мин биргән могҗизалар белән Фиргаунне вә аның кавемен хак дингә өндәргә барыгыз вә Минем зекеремдә иренмәгез!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱذْهَبَآ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ إِنَّهُۥ طَغَىٰ
Yakub Ibn Nugman Вәгазьләр өчен икегез Фиргаунгә барыгыз, чөнки ул чиктән тыш азды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَقُولَا لَهُۥ قَوْلًا لَّيِّنًا لَّعَلَّهُۥ يَتَذَكَّرُ أَوْ يَخْشَىٰ
Yakub Ibn Nugman Фиргавенга йомшак яхшы сүзләр сөйләгез шаять вәгазләнер яки Аллаһ ґәзабыннан куркыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَا رَبَّنَآ إِنَّنَا نَخَافُ أَن يَفْرُطَ عَلَيْنَآ أَوْ أَن يَطْغَىٰ
Yakub Ibn Nugman Әйттеләр: "Ий Раббыбыз, без куркабыз Фиргаун ашыгып безгә ґәзаб бирер яки явыз эшне эшләвен арттырыр" – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ لَا تَخَافَآ إِنَّنِى مَعَكُمَآ أَسْمَعُ وَأَرَىٰ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ әйтте: "Ий Муса, курыкмагыз, әлбәттә, мин сезнең белән, Фиргаунгә сөйләгән сүзләрегезне ишетәмен һәм күрәмен, сезне саклармын.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأْتِيَاهُ فَقُولَآ إِنَّا رَسُولَا رَبِّكَ فَأَرْسِلْ مَعَنَا بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ وَلَا تُعَذِّبْهُمْ قَدْ جِئْنَٰكَ بِـَٔايَةٍ مِّن رَّبِّكَ وَٱلسَّلَٰمُ عَلَىٰ مَنِ ٱتَّبَعَ ٱلْهُدَىٰٓ
Yakub Ibn Nugman Барыгыз ул Фиргаунгә вә әйтегез: "Без икебез дә сине хак дингә өндәү өчен җибәрелгән Раббыңның пәйгамбәрләребез. Ягькуб балаларын безнең, белән җибәр аларны төрлечә ґәзаблама. Без сиңа Раббыбыз тарафыннан күндерелгән рәсүлләр икәнлегебезгә могҗизалар белән килдек, Аллаһуның сәламе без күрсәткән хак юлга кергән кешеләргәдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّا قَدْ أُوحِىَ إِلَيْنَآ أَنَّ ٱلْعَذَابَ عَلَىٰ مَن كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰ
Yakub Ibn Nugman Дөреслектә Аллаһ ґәзабы пәйгамбәрләрне ялганга тотып, хаклыктан баш тарткан кешеләргә, дип безгә Аллаһудан вәхий килде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ فَمَن رَّبُّكُمَا يَٰمُوسَىٰ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун әйтте: "Ий Муса! Сезнең Раббыгыз кем?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ رَبُّنَا ٱلَّذِىٓ أَعْطَىٰ كُلَّ شَىْءٍ خَلْقَهُۥ ثُمَّ هَدَىٰ
Yakub Ibn Nugman Муса әйтте: Безнең Раббыбыз үзе халык кылган мәхлукларына һәрнәрсәне бирде, соңра үзе биргән нәрсәләрдән файдаланырга кешеләргә юл күрсәтте, Ислам диненә дә юл күрсәтте.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ فَمَا بَالُ ٱلْقُرُونِ ٱلْأُولَىٰ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун әйтте: "Әүвәлдә үлеп киткән кешеләрнең хәлләре ничек, алар икенче дөнья өчен гыйбадәт кылалар иде".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ عِلْمُهَا عِندَ رَبِّى فِى كِتَٰبٍ لَّا يَضِلُّ رَبِّى وَلَا يَنسَى
Yakub Ibn Nugman Муса әйтте: "Аларның хәлләрен белмәк Аллаһ хозурындадыр, Ләүхүл мәхфузда язылмыш. Минем Раббым сүзендә вә эшендә һич хаталанмый, һәм һич нәрсәне онытмас.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ٱلَّذِى جَعَلَ لَكُمُ ٱلْأَرْضَ مَهْدًا وَسَلَكَ لَكُمْ فِيهَا سُبُلًا وَأَنزَلَ مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً فَأَخْرَجْنَا بِهِۦٓ أَزْوَٰجًا مِّن نَّبَاتٍ شَتَّىٰ
Yakub Ibn Nugman Ул Аллаһ җирне сезгә түшәк кылды, җир өстендә сезгә юллар кылды, вә сезгә күктән яңгыр иңдерде. Аллаһ әйтте: "Яңгыр белән сезгә җирдән күп төрле үсемлекләр чыгардык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كُلُوا۟ وَٱرْعَوْا۟ أَنْعَٰمَكُمْ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ لِّأُو۟لِى ٱلنُّهَىٰ
Yakub Ibn Nugman Без чыгарган ризыклардан яхшыларын ашагыз, вә хайваннарга яраклысын аларга ашатыгыз! Аллаһуның бу эшләрендә гакыл ияләренә гыйбрәтләр бар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مِنْهَا خَلَقْنَٰكُمْ وَفِيهَا نُعِيدُكُمْ وَمِنْهَا نُخْرِجُكُمْ تَارَةً أُخْرَىٰ
Yakub Ibn Nugman Без сезне җирдән яраттык һәм үтереп янә җиргә кайтарабыз, вә һәм кыямәт булганда икенче мәртәбә сезне җирдән чыгарабыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدْ أَرَيْنَٰهُ ءَايَٰتِنَا كُلَّهَا فَكَذَّبَ وَأَبَىٰ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк Без Фиргаунга могҗизаларыбызның барчасын күрсәттек, Фиргаун Мусаны ялганга хисаплады вә аңа иман китерүдән баш тартты.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ أَجِئْتَنَا لِتُخْرِجَنَا مِنْ أَرْضِنَا بِسِحْرِكَ يَٰمُوسَىٰ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун әйтте: "Ий Муса, сихерең белән безне Мысыр җиреннән чыгарырга килдеңме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَنَأْتِيَنَّكَ بِسِحْرٍ مِّثْلِهِۦ فَٱجْعَلْ بَيْنَنَا وَبَيْنَكَ مَوْعِدًا لَّا نُخْلِفُهُۥ نَحْنُ وَلَآ أَنتَ مَكَانًا سُوًى
Yakub Ibn Nugman Әлбәттә, без дә синең сихерең кеби сихер белән килербез, сихерләребезне күрсәтү өчен бер урынга килергә безнең белән синең араңда вәгъдә кыл, вәгъдә ителгән урын һәм вакыт ике якка да тигез булыр, вәгъдәбезгә без дә, сез дә хыйлафлык кылмыйк".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ مَوْعِدُكُمْ يَوْمُ ٱلزِّينَةِ وَأَن يُحْشَرَ ٱلنَّاسُ ضُحًى
Yakub Ibn Nugman Муса әйтте: "Җыелачак көн сезнең бәйрәм көнегез булсын, Мысыр халкы ул урынга төшкә хәтле җыелсыннар."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَتَوَلَّىٰ فِرْعَوْنُ فَجَمَعَ كَيْدَهُۥ ثُمَّ أَتَىٰ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун кавеменә кайтты вә хәйләләрен кылды һәм сихерчеләрдән җыйды, соңра сихерчеләре белән вәгъдә ителгән урынга килде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ لَهُم مُّوسَىٰ وَيْلَكُمْ لَا تَفْتَرُوا۟ عَلَى ٱللَّهِ كَذِبًا فَيُسْحِتَكُم بِعَذَابٍ وَقَدْ خَابَ مَنِ ٱفْتَرَىٰ
Yakub Ibn Nugman Муса әйтте: "Сезгә һәлакәтлек вә ґәзаб лязем, ялганны Аллаһуга ифтира кылмагыз, Аллаһ сезне үзенең ґәзабы илә һәлак итәр". Аллаһуга ялганны ифтира итүче, шиксез, һәлак булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَتَنَٰزَعُوٓا۟ أَمْرَهُم بَيْنَهُمْ وَأَسَرُّوا۟ ٱلنَّجْوَىٰ
Yakub Ibn Nugman Фиргаунның сихерчеләре Мусаның сүзләрен ишеткәч, үзара ихтилаф кылыштылар, кайберләре бу сихерче сүзе түгел диделәр, әгәр Муса җиңсә, аңа иман китерербез дигән сүзләрен Фиргавеннән яшерделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوٓا۟ إِنْ هَٰذَٰنِ لَسَٰحِرَٰنِ يُرِيدَانِ أَن يُخْرِجَاكُم مِّنْ أَرْضِكُم بِسِحْرِهِمَا وَيَذْهَبَا بِطَرِيقَتِكُمُ ٱلْمُثْلَىٰ
Yakub Ibn Nugman Фиргаунга ияргәннәре әйттеләр: "Ошбу ике ир сихерчеләрәдер: алар сихерләре белән сезне җирегездән чыгарырга һәм сезнең хак динегезне артка калдырып үзләренең динен өскә чыгаруны телиләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَجْمِعُوا۟ كَيْدَكُمْ ثُمَّ ٱئْتُوا۟ صَفًّا وَقَدْ أَفْلَحَ ٱلْيَوْمَ مَنِ ٱسْتَعْلَىٰ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун әйтте: "Муса белән Һарунга каршы һәрбер хәйлә вә сихерләрегезне җыегыз соңра саф булганыгыз хәлдә килегез. Бүген Мусаны җиңгән кеше изге теләгенә ирешер".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوا۟ يَٰمُوسَىٰٓ إِمَّآ أَن تُلْقِىَ وَإِمَّآ أَن نَّكُونَ أَوَّلَ مَنْ أَلْقَىٰ
Yakub Ibn Nugman Сихерчеләр әйттеләр: "Ий Муса син әүвәл ташлыйсыңмы таягыңны яки әүвәл без ташлыйкмы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ بَلْ أَلْقُوا۟ فَإِذَا حِبَالُهُمْ وَعِصِيُّهُمْ يُخَيَّلُ إِلَيْهِ مِن سِحْرِهِمْ أَنَّهَا تَسْعَىٰ
Yakub Ibn Nugman Муса әйтте: "Бәлки сез әүвәл ташлагыз!" Сихерчеләр җепләрен вә таякларын җиргә салгач, елан булып йөри башладылар, бу еланнар Мусага йөрүче тере еланнар булып хыял ителде,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَوْجَسَ فِى نَفْسِهِۦ خِيفَةً مُّوسَىٰ
Yakub Ibn Nugman Муса шул вакытта күңелендә курку тойды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قُلْنَا لَا تَخَفْ إِنَّكَ أَنتَ ٱلْأَعْلَىٰ
Yakub Ibn Nugman Әйттек: "Ий Муса, курыкма, син алардан өстенсең, алар җиңелер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَلْقِ مَا فِى يَمِينِكَ تَلْقَفْ مَا صَنَعُوٓا۟ إِنَّمَا صَنَعُوا۟ كَيْدُ سَٰحِرٍ وَلَا يُفْلِحُ ٱلسَّاحِرُ حَيْثُ أَتَىٰ
Yakub Ibn Nugman Таягыңны җиргә ташла, аларның сихер белән елан итеп күрсәткән җепләрен вә таякларын ашасын, аларның ясаган еланнары сихерченең хәйләседер, сихерче кайда барса да, котылмас." Соңра Муса таягын җиргә ташлады һәм Мусаның таягы сихерчеләрнең бөтен нәрсәләрен ашап бетерде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأُلْقِىَ ٱلسَّحَرَةُ سُجَّدًا قَالُوٓا۟ ءَامَنَّا بِرَبِّ هَٰرُونَ وَمُوسَىٰ
Yakub Ibn Nugman Мусаның таягы сихерчеләрнең бөтен нәрсәләрен ашап бетергәч, сихерчеләр, иман китерделәр, тәүбә итеп сәҗдәгә егылдылар һәм: "Һарун белән Мусаның Раббысына иман китердек", – диделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ ءَامَنتُمْ لَهُۥ قَبْلَ أَنْ ءَاذَنَ لَكُمْ إِنَّهُۥ لَكَبِيرُكُمُ ٱلَّذِى عَلَّمَكُمُ ٱلسِّحْرَ فَلَأُقَطِّعَنَّ أَيْدِيَكُمْ وَأَرْجُلَكُم مِّنْ خِلَٰفٍ وَلَأُصَلِّبَنَّكُمْ فِى جُذُوعِ ٱلنَّخْلِ وَلَتَعْلَمُنَّ أَيُّنَآ أَشَدُّ عَذَابًا وَأَبْقَىٰ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун сихерчеләргә әйтте: "Минем рөхсәтемнән башка Һарун вә Мусаның Раббысына иман китердегезме? Муса сезнең олугъларыгыздыр ки, сезгә сихер белемен өйрәткән, әлбәттә, мин сезнең уң кулыгызны вә сул аякларыгызны кисәрмен вә сезне хөрмә ботакларына асармын, шул вакытта белерсез минме яки Муханың Раббысымы катырак ґәзаб итүче вә кайсыбызның ґәзабы даими булыр".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوا۟ لَن نُّؤْثِرَكَ عَلَىٰ مَا جَآءَنَا مِنَ ٱلْبَيِّنَٰتِ وَٱلَّذِى فَطَرَنَا فَٱقْضِ مَآ أَنتَ قَاضٍ إِنَّمَا تَقْضِى هَٰذِهِ ٱلْحَيَوٰةَ ٱلدُّنْيَآ
Yakub Ibn Nugman Иман китергән сихерчеләр әйттеләр: "Ий Фиргаун! Мусаның пәйгамбәрлегенә көчле дәлил булган могҗизаны һәм дә безне яратучы Аллаһны сиңа алыштырмыйбыз, Аллаһуга да вә Аның могҗизасына дә нык ышандык. Син безгә хөкем ит, нәрсә хөкем итә торгансыңдыр, син тәкәбберләнеп бу дөньяда гына хөкем итә алырсың, әмма ахирәттә хөкем итә алмассың.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّآ ءَامَنَّا بِرَبِّنَا لِيَغْفِرَ لَنَا خَطَٰيَٰنَا وَمَآ أَكْرَهْتَنَا عَلَيْهِ مِنَ ٱلسِّحْرِ وَٱللَّهُ خَيْرٌ وَأَبْقَىٰٓ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк без Раббыбызга иман китердек, хаталарыбызны гафу итсен өчен дәхи Мусага каршы синең тарафтан көчләнеп кылган сихеребезне гафу итсен өчен, бит Аллаһ сәваб бирүдә хәерле вә ґәзаб кылуда даимрәкдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّهُۥ مَن يَأْتِ رَبَّهُۥ مُجْرِمًا فَإِنَّ لَهُۥ جَهَنَّمَ لَا يَمُوتُ فِيهَا وَلَا يَحْيَىٰ
Yakub Ibn Nugman Берәү кыямәт көнне Раббысы хозурына имансыз яки күп гөнаһ белән килсә, әлбәттә, аңа җәһәннәм булыр, ул анда үлмәс һәм файдалы тереклек тә булмас.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَن يَأْتِهِۦ مُؤْمِنًا قَدْ عَمِلَ ٱلصَّٰلِحَٰتِ فَأُو۟لَٰٓئِكَ لَهُمُ ٱلدَّرَجَٰتُ ٱلْعُلَىٰ
Yakub Ibn Nugman Берәү Раббысына изге гамәлләр кылганы хәлдә камил иман белән барса, андый мөэминнәргә ахирәттә бөек дәрәҗәләр булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
جَنَّٰتُ عَدْنٍ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَٰرُ خَٰلِدِينَ فِيهَا وَذَٰلِكَ جَزَآءُ مَن تَزَكَّىٰ
Yakub Ibn Nugman Аларга Ґәден исемле җәннәтнең агачлары астыннан елгалар агар, алар анда мәңге калырлар. Ошбу мөкафәт үзен көфердән вә башка гөнаһлардан пакьлаган кешеләргәдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدْ أَوْحَيْنَآ إِلَىٰ مُوسَىٰٓ أَنْ أَسْرِ بِعِبَادِى فَٱضْرِبْ لَهُمْ طَرِيقًا فِى ٱلْبَحْرِ يَبَسًا لَّا تَخَٰفُ دَرَكًا وَلَا تَخْشَىٰ
Yakub Ibn Nugman Тәхкыйк Мусага вәхий иттек, колларым Ягькуб балалары белән Мысыр җиреннән чыгып китегез, аларны үткәрү өчен диңгезгә таягың белән сугып коры юл яса аларга. Фиргаунның артыгыздан җитүеннән курыкма һәм дә диңгез кушылып батарбыз дип тә куркынма!"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَتْبَعَهُمْ فِرْعَوْنُ بِجُنُودِهِۦ فَغَشِيَهُم مِّنَ ٱلْيَمِّ مَا غَشِيَهُمْ
Yakub Ibn Nugman Фиргаун үзенең гаскәрен алып, Мусаны тотарга артларыннан куа чыкты, атлы гаскәре белән Муса артыннан коры юл белән диңгезгә керделәр, диңгез кушылып һәммәсе һәлак булдылар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَضَلَّ فِرْعَوْنُ قَوْمَهُۥ وَمَا هَدَىٰ
Yakub Ibn Nugman Фиргавен үз кавемен аздырды, аларны туры юлга күндермәде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَٰبَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ قَدْ أَنجَيْنَٰكُم مِّنْ عَدُوِّكُمْ وَوَٰعَدْنَٰكُمْ جَانِبَ ٱلطُّورِ ٱلْأَيْمَنَ وَنَزَّلْنَا عَلَيْكُمُ ٱلْمَنَّ وَٱلسَّلْوَىٰ
Yakub Ibn Nugman Ий Ягькуб балалары, тәхкыйк Без сезне дошманыгыз Фиргавеннән коткардык, вә Тур тавы янында Мусаның уң ягыннан сезгә Тәүратны вәгъдә иттек, вә сезгә ашарга күктән ширбәт һәм кош итен иңдердек.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كُلُوا۟ مِن طَيِّبَٰتِ مَا رَزَقْنَٰكُمْ وَلَا تَطْغَوْا۟ فِيهِ فَيَحِلَّ عَلَيْكُمْ غَضَبِى وَمَن يَحْلِلْ عَلَيْهِ غَضَبِى فَقَدْ هَوَىٰ
Yakub Ibn Nugman Без биргән ризыклардан яхшысын ашагыз, көфран нигъмәт итеп гөнаһ эшләүдә чиктән узмагыз, югыйсә, сезгә ачуым тияр, берәүгә Минем ачуым иңсә, тәхкыйк ул кеше һәлак булды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنِّى لَغَفَّارٌ لِّمَن تَابَ وَءَامَنَ وَعَمِلَ صَٰلِحًا ثُمَّ ٱهْتَدَىٰ
Yakub Ibn Nugman Тәүбә итеп иман китергән вә Коръән юлы белән изге гамәлләр кылган, соңра туры юлга күнелеп үлгәнче хак юлда таза торган кешеләрне Мин, әлбәттә, ярлыкаучымын.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَآ أَعْجَلَكَ عَن قَوْمِكَ يَٰمُوسَىٰ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ әйтте: "Ий Муса, кавемеңне калдырып ялгыз килергә сине нәрсә ашыктырды?" Чөнки Муса Тур тавына барганда үзе белән 70 кеше алган иде, тауга җиткәндә аларны арттарак калдырып үзе алданрак барды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ هُمْ أُو۟لَآءِ عَلَىٰٓ أَثَرِى وَعَجِلْتُ إِلَيْكَ رَبِّ لِتَرْضَىٰ
Yakub Ibn Nugman Муса әйтте: "Алар минем эземнән килделәр, әмма мин үзем, йә Рабби, Синең ризалыгыңны эстәп ашыктым".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ فَإِنَّا قَدْ فَتَنَّا قَوْمَكَ مِنۢ بَعْدِكَ وَأَضَلَّهُمُ ٱلسَّامِرِىُّ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ әйтте: "Ий Муса, син киткәннән соң кавемеңне бәлаләндердек, Самири залим бозауга табындырып аларны адаштырды".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَرَجَعَ مُوسَىٰٓ إِلَىٰ قَوْمِهِۦ غَضْبَٰنَ أَسِفًا قَالَ يَٰقَوْمِ أَلَمْ يَعِدْكُمْ رَبُّكُمْ وَعْدًا حَسَنًا أَفَطَالَ عَلَيْكُمُ ٱلْعَهْدُ أَمْ أَرَدتُّمْ أَن يَحِلَّ عَلَيْكُمْ غَضَبٌ مِّن رَّبِّكُمْ فَأَخْلَفْتُم مَّوْعِدِى
Yakub Ibn Nugman Муса кавеме эшләгән эш өчен кайгырып вә ачуланып, кавеме янына кайтты. Әйтте: "Ий кавемем Раббыгыз сезгә Тәүрат бирәм дип яхшы вәгъдә кылды түгелме? Мин сезгә кырык көннән кайтам дип вәгъдә биреп киттем, әйә сезгә шул кырык көн бик озын вакыт булдымы? Яки Аллаһуның ачуы вә ґәзабы иңүен теләдегезме? Тәхкыйк Аллаһуга гына гыйбадәт кылырбыз дип миңа биргән вәгъдәгезгә хыйлафлык кылдыгыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوا۟ مَآ أَخْلَفْنَا مَوْعِدَكَ بِمَلْكِنَا وَلَٰكِنَّا حُمِّلْنَآ أَوْزَارًا مِّن زِينَةِ ٱلْقَوْمِ فَقَذَفْنَٰهَا فَكَذَٰلِكَ أَلْقَى ٱلسَّامِرِىُّ
Yakub Ibn Nugman Кавеме әйтте: "Без синең вәгъдәңә үз ихтыярыбыз илә хыйлафлык кылмадык, ләкин Мысырдан чыккан вакытыбызда Мысыр хатыннарының бизәк әйберләрен алган идек, ул бизәкләрне һәммәсен утка салып эреттек, Самири дә Җәбраил атының эзеннән алган туфракны утка салды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَخْرَجَ لَهُمْ عِجْلًا جَسَدًا لَّهُۥ خُوَارٌ فَقَالُوا۟ هَٰذَآ إِلَٰهُكُمْ وَإِلَٰهُ مُوسَىٰ فَنَسِىَ
Yakub Ibn Nugman Һәм Самири шул эрегән бизәкләрдән бозау чыгарды, ул бозау сурәтендә бозау тавышы бар иде, һәм Самири вә аның иярченнәре әйттеләр: "Менә бу сезнең вә Мусаның Илаһәседер", – дип бозауга гыйбадәт кыла башладылар, һәм: "Муса бозауның үзенең Илаһәсе икәнлеген онытты, тауга Илаһә эзләп китте", – диделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَفَلَا يَرَوْنَ أَلَّا يَرْجِعُ إِلَيْهِمْ قَوْلًا وَلَا يَمْلِكُ لَهُمْ ضَرًّا وَلَا نَفْعًا
Yakub Ibn Nugman Аллаһ әйтә: "Әйә алар белмиләрме бу бозау, аларга һичнәрсә сөйләмәс, әгәр бозауның үзенә сөйләсәләр, җавап бирмәс, вә аларга файда китерергә дә, зарар китерергә дә кадир булмас."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدْ قَالَ لَهُمْ هَٰرُونُ مِن قَبْلُ يَٰقَوْمِ إِنَّمَا فُتِنتُم بِهِۦ وَإِنَّ رَبَّكُمُ ٱلرَّحْمَٰنُ فَٱتَّبِعُونِى وَأَطِيعُوٓا۟ أَمْرِى
Yakub Ibn Nugman Муса таудан кайтмас борын Һарун әйткән иде: "Ий кавемем, сез ошбу бозау белән бәлаләндегез, зинһар аңа гыйбадәт итмәгез, хакыйкатьтә сезнең Раббыгыз – рәхмәт иясе Аллаһу тәгаләдер, миңа иярегез вә минем әмеремә итагать итегез!"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالُوا۟ لَن نَّبْرَحَ عَلَيْهِ عَٰكِفِينَ حَتَّىٰ يَرْجِعَ إِلَيْنَا مُوسَىٰ
Yakub Ibn Nugman Кавеме Һарунга әйттеләр: "Муса кайткангача бозауга гыйбадәт кылудан туктамабыз".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ يَٰهَٰرُونُ مَا مَنَعَكَ إِذْ رَأَيْتَهُمْ ضَلُّوٓا۟
Yakub Ibn Nugman Муса, кайткач, Һарунга әйтте: "Ий Һарун, кавемең бозауга табынып азган вакытта.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَلَّا تَتَّبِعَنِ أَفَعَصَيْتَ أَمْرِى
Yakub Ibn Nugman Миңа иярүдән сине нәрсә тыйды? Югыйсә минем әмеремә карыштыңмы?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ يَبْنَؤُمَّ لَا تَأْخُذْ بِلِحْيَتِى وَلَا بِرَأْسِىٓ إِنِّى خَشِيتُ أَن تَقُولَ فَرَّقْتَ بَيْنَ بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ وَلَمْ تَرْقُبْ قَوْلِى
Yakub Ibn Nugman Муса ачуланды вә Һарунның сакалыннан тартты. Һарун әйтте: "Ий анамның угълы, сакалымнан тотмагыл һәм башымнан да тотмагыл, алар минем сүземне тыңламадылар, әгәр мин алар белән сугышсам яки аларны ташлап китсәм, алар төрле фиркага бүленерләр дә, Ягькуб балаларын ник аердың дип әйтүеңнән һәм минем сүземне тотмадың, дип ачулануыңнан курыктым".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ فَمَا خَطْبُكَ يَٰسَٰمِرِىُّ
Yakub Ibn Nugman Муса Самиридән: "Ник бозау ясадың", – дип сорады.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ بَصُرْتُ بِمَا لَمْ يَبْصُرُوا۟ بِهِۦ فَقَبَضْتُ قَبْضَةً مِّنْ أَثَرِ ٱلرَّسُولِ فَنَبَذْتُهَا وَكَذَٰلِكَ سَوَّلَتْ لِى نَفْسِى
Yakub Ibn Nugman Самири әйтте: "Ягъкуб балалары күрмәгән нәрсәне мин күрдем, Ул Җәбраил фәрештәдер, аның атының аягы эзеннән бер уч туфрак алдым, ул туфракны утка эрегән бизәкләр өстенә ыргыттым да бозау булды, шулай эшләргә нәфесем яхшы күрде."
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ فَٱذْهَبْ فَإِنَّ لَكَ فِى ٱلْحَيَوٰةِ أَن تَقُولَ لَا مِسَاسَ وَإِنَّ لَكَ مَوْعِدًا لَّن تُخْلَفَهُۥ وَٱنظُرْ إِلَىٰٓ إِلَٰهِكَ ٱلَّذِى ظَلْتَ عَلَيْهِ عَاكِفًا لَّنُحَرِّقَنَّهُۥ ثُمَّ لَنَنسِفَنَّهُۥ فِى ٱلْيَمِّ نَسْفًا
Yakub Ibn Nugman Муса Самиригә әйтте: "Бар, арабыздан кит, ләкин һичкемгә катнаша алмассың һәм сиңа һичкем килә алмас, дөньядагы ґәзабың өстенә ахирәттә дә сиңа газап вәгъдә ителгән ки, аннан котыла алмассың. Ий Самири, кара минем Илаһәм дигән бозавыңны утта яндырабыз, соңра көлен күккә очырабыз! (Муса Самирине ком сахрәсенә куып җибәрә, шунда зәхмәтләнеп йөреп һәлак була.)
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّمَآ إِلَٰهُكُمُ ٱللَّهُ ٱلَّذِى لَآ إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ وَسِعَ كُلَّ شَىْءٍ عِلْمًا
Yakub Ibn Nugman Бәлки борчагызның да гыйбадәт кылырга тиешле булган Илаһәгез Аллаһу тәгаләдер, Аңардан башка һичбер Илаһә юк, мәгәр Ул үзе генә. Аның белеме һәрнәрсәдән киң булып, вөҗүдтә бар нәрсәне белеме эченә сыйдырды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَذَٰلِكَ نَقُصُّ عَلَيْكَ مِنْ أَنۢبَآءِ مَا قَدْ سَبَقَ وَقَدْ ءَاتَيْنَٰكَ مِن لَّدُنَّا ذِكْرًا
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м, әнә шулай үткәндәге кавемнәрнең хәбәрләрен сиңа укыйбыз. Тәхкыйк Без сиңа үз хозурыбыздан Коръәнне бирдек, ул Коръәндә һәрберсенең хәбәре бар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مَّنْ أَعْرَضَ عَنْهُ فَإِنَّهُۥ يَحْمِلُ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ وِزْرًا
Yakub Ibn Nugman Берәү Коръәннән баш тартса, әлбәттә, ул кеше кыямәт көнендә каты ґәзабны күтәрер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
خَٰلِدِينَ فِيهِ وَسَآءَ لَهُمْ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ حِمْلًا
Yakub Ibn Nugman Алар анда мәңге калырлар, ул газап аларга кыямәт көнне ни яман йөк булыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَوْمَ يُنفَخُ فِى ٱلصُّورِ وَنَحْشُرُ ٱلْمُجْرِمِينَ يَوْمَئِذٍ زُرْقًا
Yakub Ibn Nugman Кыямәт көнне сурга өрелер, ул көндә Коръән белән гамәл кылучыларны чагыр күзле итеп кубарырбыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَتَخَٰفَتُونَ بَيْنَهُمْ إِن لَّبِثْتُمْ إِلَّا عَشْرًا
Yakub Ibn Nugman Алар үзара сөйләшерләр, сез дөньяда ун көн генә тордыгыз, дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
نَّحْنُ أَعْلَمُ بِمَا يَقُولُونَ إِذْ يَقُولُ أَمْثَلُهُمْ طَرِيقَةً إِن لَّبِثْتُمْ إِلَّا يَوْمًا
Yakub Ibn Nugman Без аларның әйткән сүзләрен беләбез, бәлки аларның гакылда камиллерәкләре әйтер: "Сез дөньяда бер генә көн тордыгыз", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَيَسْـَٔلُونَكَ عَنِ ٱلْجِبَالِ فَقُلْ يَنسِفُهَا رَبِّى نَسْفًا
Yakub Ibn Nugman Кыямәт көнендә таулар ничек булыр, дип синнән сорыйлар. Әйт: "Ул көндә тауларны Раббым урыннарыннан кубарып көл кеби очырыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَيَذَرُهَا قَاعًا صَفْصَفًا
Yakub Ibn Nugman Соңра ул җирне тигез кылыр, үлән үсми торган итеп.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَّا تَرَىٰ فِيهَا عِوَجًا وَلَآ أَمْتًا
Yakub Ibn Nugman Ул җирдә чокыр һәм калкулыкны күрмәссең.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَوْمَئِذٍ يَتَّبِعُونَ ٱلدَّاعِىَ لَا عِوَجَ لَهُۥ وَخَشَعَتِ ٱلْأَصْوَاتُ لِلرَّحْمَٰنِ فَلَا تَسْمَعُ إِلَّا هَمْسًا
Yakub Ibn Nugman Ул көндә кешеләр, мәхшәр җиренә чакыручы Исрафил фәрештәгә иярерләр, ул чакыручыдан уңга-сулга борылу булмас, Аллаһудан куркып тавышлар йомшарыр, һәм анда сөйләшкән тавышны ишетмәссең, мәгәр бик йомшак сөйләшерләр, колакны сөйләүчеләрнең авызына терәгән хәлдә генә ишетелер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَوْمَئِذٍ لَّا تَنفَعُ ٱلشَّفَٰعَةُ إِلَّا مَنْ أَذِنَ لَهُ ٱلرَّحْمَٰنُ وَرَضِىَ لَهُۥ قَوْلًا
Yakub Ibn Nugman Ул көндә һичкемнең шәфәгате файда бирмәс, мәгәр Аллаһ рөхсәт, биргән кешенеке генә һәм дөньяда вакытта хак сүзләрне сөйләгәне өчен Аллаһ аның сүзеннән разый булган кешенеке генә файда итәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلَا يُحِيطُونَ بِهِۦ عِلْمًا
Yakub Ibn Nugman Аллаһ, кешеләрнең алларындагы эшләрен дә вә артларындагы эшләрен дә беләдер, әмма кешеләр, Аллаһуның үзен дә һәм эшен дә белмәсләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَعَنَتِ ٱلْوُجُوهُ لِلْحَىِّ ٱلْقَيُّومِ وَقَدْ خَابَ مَنْ حَمَلَ ظُلْمًا
Yakub Ibn Nugman Ул көндә кешеләрнең йөзләре, һәрвакыт тере вә һәрвакыт барча вөҗүд өстеннән каим булучы Аллаһуга хошугъ итәрләр. Тәхкыйк һәлак булды, Коръән белән гамәл итмичә золымны йөкләгән кеше.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَن يَعْمَلْ مِنَ ٱلصَّٰلِحَٰتِ وَهُوَ مُؤْمِنٌ فَلَا يَخَافُ ظُلْمًا وَلَا هَضْمًا
Yakub Ibn Nugman Берәү мөэмин хәлендә изге гамәлләрдән кылса, ул кешегә гөнаһын арттырып һәм сәвабын киметеп золым итү куркынычы булмас.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَكَذَٰلِكَ أَنزَلْنَٰهُ قُرْءَانًا عَرَبِيًّا وَصَرَّفْنَا فِيهِ مِنَ ٱلْوَعِيدِ لَعَلَّهُمْ يَتَّقُونَ أَوْ يُحْدِثُ لَهُمْ ذِكْرًا
Yakub Ibn Nugman Әнә шулай һәрнәрсәне бәян итүче Коръәнне гарәб телендә иңдердек вә ул Коръәндә ґәзаб белән куркытуны күп кабатладык кешеләр ґәзабтан куркып гөнаһтан саклансыннар өчен яки әүвәлге кавемнәрнең хәлләрен бәян итүче көчле вәгазь булсын өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَتَعَٰلَى ٱللَّهُ ٱلْمَلِكُ ٱلْحَقُّ وَلَا تَعْجَلْ بِٱلْقُرْءَانِ مِن قَبْلِ أَن يُقْضَىٰٓ إِلَيْكَ وَحْيُهُۥ وَقُل رَّبِّ زِدْنِى عِلْمًا
Yakub Ibn Nugman Аллаһу тәгалә затында вә сыйфатында мәхлуктан бөек булды, Ул һәрнәрсәгә хаклык белән хуҗа булды, Җәбраил вәхийне укып тәмам итмәстән элек, онытырмын дип укырга ашыкма. Ягъни фәрештә укыганда аның белән бергә укыма, бәлки тыңлап тор. Дәхи Раббым белемемне арттыр диген!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدْ عَهِدْنَآ إِلَىٰٓ ءَادَمَ مِن قَبْلُ فَنَسِىَ وَلَمْ نَجِدْ لَهُۥ عَزْمًا
Yakub Ibn Nugman Минем гаһедемне беренче буларак Адәм г-м бозды, бу агачтан ашама, дип, аңа әмер итмеш идек, ләкин ул Безнең әмерне онытты, Без тыйган эштән тыелырга аңарга сабырлык куәтен тапмадык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِذْ قُلْنَا لِلْمَلَٰٓئِكَةِ ٱسْجُدُوا۟ لِـَٔادَمَ فَسَجَدُوٓا۟ إِلَّآ إِبْلِيسَ أَبَىٰ
Yakub Ibn Nugman Фәрештәләргә, хөрмәт йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылыгыз дип әйткән вакытыбызда фәрештәләр һәммәсе сәҗдәгә киттеләр, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, Аллаһ әмереннән баш тартты.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَقُلْنَا يَٰٓـَٔادَمُ إِنَّ هَٰذَا عَدُوٌّ لَّكَ وَلِزَوْجِكَ فَلَا يُخْرِجَنَّكُمَا مِنَ ٱلْجَنَّةِ فَتَشْقَىٰٓ
Yakub Ibn Nugman Әйттек: "Ий Адәм, ошбу Иблис, әлбәттә, сиңа вә хатыныңа дошман, саклан, сезне җәннәттән чыгармасын, әгәр җәннәттән чыксаң, күп авырлык чигәрсең.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ لَكَ أَلَّا تَجُوعَ فِيهَا وَلَا تَعْرَىٰ
Yakub Ibn Nugman Дөреслектә сиңа җәннәттә ачлык вә ялангачлык юкдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَنَّكَ لَا تَظْمَؤُا۟ فِيهَا وَلَا تَضْحَىٰ
Yakub Ibn Nugman Дәхи син анда сусыз булмассың һәм кояш кызуына пешмәссең.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَوَسْوَسَ إِلَيْهِ ٱلشَّيْطَٰنُ قَالَ يَٰٓـَٔادَمُ هَلْ أَدُلُّكَ عَلَىٰ شَجَرَةِ ٱلْخُلْدِ وَمُلْكٍ لَّا يَبْلَىٰ
Yakub Ibn Nugman Шайтан Адәмгә вәсвәсә кылды вә әйтте: "Ий Адәм, җәннәттә мәңге калуга вә бетми торган байлыкка ия булуга сәбәпле җимешне сезгә күрсәтимме" – дип хәрам җимешне ашарга кызыктырды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَكَلَا مِنْهَا فَبَدَتْ لَهُمَا سَوْءَٰتُهُمَا وَطَفِقَا يَخْصِفَانِ عَلَيْهِمَا مِن وَرَقِ ٱلْجَنَّةِ وَعَصَىٰٓ ءَادَمُ رَبَّهُۥ فَغَوَىٰ
Yakub Ibn Nugman Һәм Адәм һәм Хәва хәрам җимешне ашадылар, дәрхәл өсләреннән киемнәре төшеп гаурәтләре ачылды, бик ашыгып җәннәттәге бер агач яфрагы белән гаурәтләрен капларга тотындылар, шулай итеп Адәм Раббысына гөнаһлы булды, дошманының ялган сүзенә ияреп максатына ирешүдән коры калды.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ ٱجْتَبَٰهُ رَبُّهُۥ فَتَابَ عَلَيْهِ وَهَدَىٰ
Yakub Ibn Nugman Соңра Раббысы тәүбә иттереп үзенә якын итте вә тәүбәсен кабул итеп гөнаһын гафу итте һәм хаклыкка күндерде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ ٱهْبِطَا مِنْهَا جَمِيعًۢا بَعْضُكُمْ لِبَعْضٍ عَدُوٌّ فَإِمَّا يَأْتِيَنَّكُم مِّنِّى هُدًى فَمَنِ ٱتَّبَعَ هُدَاىَ فَلَا يَضِلُّ وَلَا يَشْقَىٰ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ Адәм илә Иблискә әйтте: "Бер-берегезгә дошман булганыгыз хәлдә җәннәттән чыгыгыз, әмма Миннән сезгә, әлбәттә, туры юлга күндерүче китап килер, Минем Һидәятемә ияргән кеше адашмас һәм бозылып явызлардан булмас.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَنْ أَعْرَضَ عَن ذِكْرِى فَإِنَّ لَهُۥ مَعِيشَةً ضَنكًا وَنَحْشُرُهُۥ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ أَعْمَىٰ
Yakub Ibn Nugman Вә берәү Минем китабым белән гамәл кылудан вә Мин күрсәткән туры юлдан барудан баш тартса, аңа һидәятсез вә бәхетсез тар тормыш булыр, кыямәт көнендә Без ул кешене күзе һәм күңеле сукыр хәлдә кубарырбыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ رَبِّ لِمَ حَشَرْتَنِىٓ أَعْمَىٰ وَقَدْ كُنتُ بَصِيرًا
Yakub Ibn Nugman Сукыр хәлендә кубарылгач әйтте: "Йә Рабби мине ни өчен сукыр хәлемдә кубардың, бит мин дөньяда вакытымда күзле идем?"
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قَالَ كَذَٰلِكَ أَتَتْكَ ءَايَٰتُنَا فَنَسِيتَهَا وَكَذَٰلِكَ ٱلْيَوْمَ تُنسَىٰ
Yakub Ibn Nugman Аллаһ әйтер: "Әйе, эш син әйткәнчәдер, дөньяда вакытыгызда Без сезгә күз, колак, тел һәм гакыл биргән идек һәм һәрнәрсәне бәян итүче китап иңдергән идек, ләкин сез Безнең аятьләребезне оныттыгыз һич кирәксенмәдегез, Безнең аятьләребезне онытканың кеби, бүген җәһәннәмдә калып онытылырсың.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَكَذَٰلِكَ نَجْزِى مَنْ أَسْرَفَ وَلَمْ يُؤْمِنۢ بِـَٔايَٰتِ رَبِّهِۦ وَلَعَذَابُ ٱلْـَٔاخِرَةِ أَشَدُّ وَأَبْقَىٰٓ
Yakub Ibn Nugman Нәфесенә ияреп чиктән үтеп киткән һәм Раббысының аятьләренә ышанмаган кешеләргә дә шундый җәза бирәчәкбез, ахирәт ґәзабы, әлбәттә, дөньяныкыннан катырак һәм мәңге калучырак.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَفَلَمْ يَهْدِ لَهُمْ كَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُم مِّنَ ٱلْقُرُونِ يَمْشُونَ فِى مَسَٰكِنِهِمْ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ لِّأُو۟لِى ٱلنُّهَىٰ
Yakub Ibn Nugman Әйә кешеләргә Коръән бәян итмәдеме – әүвәлгеләрдән күпме өммәтне һәлак иттек, бит бүгенге кәферләр Без һәлак иткән кәферләрнең җирләреннән үтеп йөриләр, аларның шулай, Аллаһ ґәзабы белән һәлак булуларында, әлбәттә, гакыл ияләренә зур гыйбрәт бар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَوْلَا كَلِمَةٌ سَبَقَتْ مِن رَّبِّكَ لَكَانَ لِزَامًا وَأَجَلٌ مُّسَمًّى
Yakub Ibn Nugman Хәзерге кәферләргә ґәзабны кичектерү белән Аллаһуның вәгъдәсе булмаса иде һәм кыямәт көне вә һәркем үләчәк көне билгеләнмәгән булса иде, әлбәттә аларга ґәзаб дөньяда лязем булыр иде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَٱصْبِرْ عَلَىٰ مَا يَقُولُونَ وَسَبِّحْ بِحَمْدِ رَبِّكَ قَبْلَ طُلُوعِ ٱلشَّمْسِ وَقَبْلَ غُرُوبِهَا وَمِنْ ءَانَآئِ ٱلَّيْلِ فَسَبِّحْ وَأَطْرَافَ ٱلنَّهَارِ لَعَلَّكَ تَرْضَىٰ
Yakub Ibn Nugman Кәферләрнең яман сүзләренә вә золымнарына сабыр ит һәм Раббыңны мактап тәсбихләр әйтеп намаз укыгыл кояш чыгудан элек, вә кояш баюдан элек вә кичке сәгатьләрдә, ягъни ахшам, йәстү намазларын укыгыл, вә көн тарафында, таң һәм өйлә намазларын укыгыл, шаять Аллаһудан разый булырсың.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَا تَمُدَّنَّ عَيْنَيْكَ إِلَىٰ مَا مَتَّعْنَا بِهِۦٓ أَزْوَٰجًا مِّنْهُمْ زَهْرَةَ ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا لِنَفْتِنَهُمْ فِيهِ وَرِزْقُ رَبِّكَ خَيْرٌ وَأَبْقَىٰ
Yakub Ibn Nugman Без кәферләрне файдаландырган дөнья байлыгына күзләреңне сузма, ул байлык дөнья тереклегенең зиннәте, аларга ул байлыкны сынар өчен бирәбез, шөкер итмәсәләр ґәзаб кылыр өчен. Раббыңның сиңа хәзерләгән ризыклары хәерлерәк һәм мәңгелегрәк.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأْمُرْ أَهْلَكَ بِٱلصَّلَوٰةِ وَٱصْطَبِرْ عَلَيْهَا لَا نَسْـَٔلُكَ رِزْقًا نَّحْنُ نَرْزُقُكَ وَٱلْعَٰقِبَةُ لِلتَّقْوَىٰ
Yakub Ibn Nugman Ий Мухәммәд г-м! Өй әһлеңне вә өммәтеңне намаз укырга боер, ярлы булсаң да намаз уку, намазга өйрәтү һәм намазга боеру мәшәкатьләренә сабыр ит, Без синнән ризык сорамыйбыз, бәлки Без сине үзебез ризыкландырабыз, бит эшнең ахырдагы уңышы вә шатлыгы тәкъва кешеләр өчендер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقَالُوا۟ لَوْلَا يَأْتِينَا بِـَٔايَةٍ مِّن رَّبِّهِۦٓ أَوَلَمْ تَأْتِهِم بَيِّنَةُ مَا فِى ٱلصُّحُفِ ٱلْأُولَىٰ
Yakub Ibn Nugman Мөшрикләр әйттеләр: "Мухәммәд г-м үзенең пәйгамбәрлегенә дәлаләт итә торган берәр могҗиза күрсәтсә, ни булыр иде". Әйә аларга әүвәлге китапларда ачык аятьләр вә могҗизаләр килмәдеме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَوْ أَنَّآ أَهْلَكْنَٰهُم بِعَذَابٍ مِّن قَبْلِهِۦ لَقَالُوا۟ رَبَّنَا لَوْلَآ أَرْسَلْتَ إِلَيْنَا رَسُولًا فَنَتَّبِعَ ءَايَٰتِكَ مِن قَبْلِ أَن نَّذِلَّ وَنَخْزَىٰ
Yakub Ibn Nugman Әгәр кәферләрне Коръән иңмәс борын ґәзаб белән һәлак иткән булсак, ул вакытта әйтер иделәр: "Ий Раббыбыз әгәр безгә пәйгамбәр җибәргән булсаң, үлеп хурлыкка вә түбәнлеккә ирешмәс борын, әлбәттә, Синең аятьләреңә ияргән булыр идек".
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قُلْ كُلٌّ مُّتَرَبِّصٌ فَتَرَبَّصُوا۟ فَسَتَعْلَمُونَ مَنْ أَصْحَٰبُ ٱلصِّرَٰطِ ٱلسَّوِىِّ وَمَنِ ٱهْتَدَىٰ
Yakub Ibn Nugman Әйт: "Барча кешеләр эшләренең ахыр хәлен көтмәктәләр, сез дә көтегез, әлбәттә, тиздән белерсез туры вә хак юл кешеләре кемнәр икәнен һәм азгынлыктан чыгып хак юлга, ягъни Коръән юлына күнелгән кешеләр кемнәр икәнен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
← Maryam сүрәсе
Al-Anbiyaa сүрәсе →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→
Гарәп тексты һәм тәрҗемәләр Tanzil һәм QuranEnc аша — сүзгә-сүз, үзгәртелмәгән · Тәрҗемәләр тәрҗемәчеләренә карый һәм Коръәннең үзе түгел
Бу — тикшеренү ярдәмчесе, фәтва чыганагы түгел.