Al-Waaqia сүрәсе الواقعة
96 аять · Мәккә · иңү тәртибе 46
بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ إِذَا وَقَعَتِ ٱلْوَاقِعَةُ
Yakub Ibn NugmanӘгәр вакыйга булачак кыямәт хәле вакыйга булса,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَيْسَ لِوَقْعَتِهَا كَاذِبَةٌ
Yakub Ibn Nugmanул кыямәтнең вакыйга булуын ялганлаучы була алмас.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
خَافِضَةٌ رَّافِعَةٌ
Yakub Ibn NugmanУл кыямәт Дөньяда тәкәбберләнеп динсез яшәгән кешеләрне түбән төшерүче вә Аллаһудан куркып түбәнчелек белән тотып яшәгән хак мөэминнәрне бөек дәрәҗәгә күтәрүчедер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِذَا رُجَّتِ ٱلْأَرْضُ رَجًّا
Yakub Ibn NugmanӘгәр җирне каты хәрәкәтләндерү илә хәрәкәтләндерсә,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَبُسَّتِ ٱلْجِبَالُ بَسًّا
Yakub Ibn Nugmanвә таулар каты тетелү илә тетелсәләр
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَكَانَتْ هَبَآءً مُّنۢبَثًّا
Yakub Ibn Nugmanалар чәчелгән тузан кеби булырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَكُنتُمْ أَزْوَٰجًا ثَلَٰثَةً
Yakub Ibn NugmanВә сез өч төрле сыйныф булырсыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَصْحَٰبُ ٱلْمَيْمَنَةِ مَآ أَصْحَٰبُ ٱلْمَيْمَنَةِ
Yakub Ibn NugmanБер сыйныф уң тараф кешеләредер, уң тараф кешеләренең җәннәтләрдә хәлләре ни хуш яхшыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَصْحَٰبُ ٱلْمَشْـَٔمَةِ مَآ أَصْحَٰبُ ٱلْمَشْـَٔمَةِ
Yakub Ibn NugmanВә икенче сыйныф сул тараф кешеләрдер, сул тараф кешеләрнең хәле җәһәннәмдә ни ямандыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَٱلسَّٰبِقُونَ ٱلسَّٰبِقُونَ
Yakub Ibn NugmanДәхи бер сыйныф кешеләре яхшылыкта алга чыгучылардыр, ягъни Коръән белән гамәл кылып яхшылыкта һәрвакыт алда булырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أُو۟لَٰٓئِكَ ٱلْمُقَرَّبُونَ
Yakub Ibn NugmanӘнә шул кешеләр Аллаһуга якын вә хөрмәтле
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِى جَنَّٰتِ ٱلنَّعِيمِ
Yakub Ibn NugmanАлар нигъмәт белән тулган җәннәтләрдәдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُلَّةٌ مِّنَ ٱلْأَوَّلِينَ
Yakub Ibn NugmanУл Аллаһуга якын кешеләр әүвәлге кавемнәрдән бер җәмәгатьтер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَقَلِيلٌ مِّنَ ٱلْـَٔاخِرِينَ
Yakub Ibn NugmanДәхи соңгы кавемнәрдән аз гына бардыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
عَلَىٰ سُرُرٍ مَّوْضُونَةٍ
Yakub Ibn NugmanАлтын көмеш вә җәүһәр белән тукылган диваннарда.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
مُّتَّكِـِٔينَ عَلَيْهَا مُتَقَٰبِلِينَ
Yakub Ibn NugmanБер-берсенә каршы булыр ул диванга таянган хәлләрендә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
يَطُوفُ عَلَيْهِمْ وِلْدَٰنٌ مُّخَلَّدُونَ
Yakub Ibn NugmanАлар тирәсендә хезмәт белән әйләнерләр мәңге яшь булгучы егетләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بِأَكْوَابٍ وَأَبَارِيقَ وَكَأْسٍ مِّن مَّعِينٍ
Yakub Ibn NugmanТоткасыз кәсәләр вә борынлы комганнар һәм агып торган эчемлекләр тутырылган кәсәләр белән.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَّا يُصَدَّعُونَ عَنْهَا وَلَا يُنزِفُونَ
Yakub Ibn NugmanУл эчемлекләр эчүдән башлары һич авыртмас һәм исермәсләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَفَٰكِهَةٍ مِّمَّا يَتَخَيَّرُونَ
Yakub Ibn NugmanВә алар тели торган җимешләр белән.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَحْمِ طَيْرٍ مِّمَّا يَشْتَهُونَ
Yakub Ibn NugmanВә аларның ашарга теләгәне кош итләре белән килерләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَحُورٌ عِينٌ
Yakub Ibn NugmanДәхи кара вә зур күзле кызлар белән бергә булырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
كَأَمْثَٰلِ ٱللُّؤْلُؤِ ٱلْمَكْنُونِ
Yakub Ibn NugmanУл кызлар тезелгән энҗе дәнәләре кебиләрдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
جَزَآءًۢ بِمَا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ
Yakub Ibn NugmanБу нигъмәтләр кылган гамәлләренең җәзасыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَا يَسْمَعُونَ فِيهَا لَغْوًا وَلَا تَأْثِيمًا
Yakub Ibn NugmanАлар җәннәттә буш сүзләрне вә гөнаһлы сүзләрне ишетмәсләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِلَّا قِيلًا سَلَٰمًا سَلَٰمًا
Yakub Ibn NugmanМәгәр сәлам бирешкән тавышны гына ишетерләр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَصْحَٰبُ ٱلْيَمِينِ مَآ أَصْحَٰبُ ٱلْيَمِينِ
Yakub Ibn NugmanИнде уң тараф кешеләре – нинди яхшы уң тараф кешеләренең хәле.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِى سِدْرٍ مَّخْضُودٍ
Yakub Ibn NugmanЧәнечкесез сәдер агачлары астында.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَطَلْحٍ مَّنضُودٍ
Yakub Ibn NugmanВә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَظِلٍّ مَّمْدُودٍ
Yakub Ibn NugmanВә даимән булучы күләгәдә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَمَآءٍ مَّسْكُوبٍ
Yakub Ibn NugmanВә даимән һәр тарафка агып торучы суда.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَفَٰكِهَةٍ كَثِيرَةٍ
Yakub Ibn NugmanВә бик күп җимешләр эчендә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَّا مَقْطُوعَةٍ وَلَا مَمْنُوعَةٍ
Yakub Ibn NugmanУл җимешләр киселмәсләр агачтан (бетмәсләр) вә җимешләре җәннәт кешеләре өчен һич тыелмаслар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَفُرُشٍ مَّرْفُوعَةٍ
Yakub Ibn NugmanВә кабартылган йомшак түшәкләрдә булырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّآ أَنشَأْنَٰهُنَّ إِنشَآءً
Yakub Ibn NugmanБез аларның дөньядагы хатыннарын икенче итеп халык кылдык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَجَعَلْنَٰهُنَّ أَبْكَارًا
Yakub Ibn NugmanАларны яшь кызлар кылдык.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
عُرُبًا أَتْرَابًا
Yakub Ibn NugmanИрләрен сөюче татлы сүзлеләрдер, барчасы да яшьләр, җәннәт кешеләре бар да утыз өч яшьтә булырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لِّأَصْحَٰبِ ٱلْيَمِينِ
Yakub Ibn NugmanБу зекер ителгән нәрсәләр уң тараф кешеләре өчен хәзерләнде.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُلَّةٌ مِّنَ ٱلْأَوَّلِينَ
Yakub Ibn NugmanУл уң тараф кешеләре әүвәлге кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьләрдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَثُلَّةٌ مِّنَ ٱلْـَٔاخِرِينَ
Yakub Ibn NugmanВә соңгы кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьтер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَصْحَٰبُ ٱلشِّمَالِ مَآ أَصْحَٰبُ ٱلشِّمَالِ
Yakub Ibn NugmanВә сул тараф кешеләре, ул сул тарафларның хәле нинди яман, нинди авырдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِى سَمُومٍ وَحَمِيمٍ
Yakub Ibn NugmanАлар эссе җилдә вә кайнар суда.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَظِلٍّ مِّن يَحْمُومٍ
Yakub Ibn NugmanКара төннән булган күләгәдә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَّا بَارِدٍ وَلَا كَرِيمٍ
Yakub Ibn NugmanУл күләгә салкынча түгел һәм файдалы да түгел.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّهُمْ كَانُوا۟ قَبْلَ ذَٰلِكَ مُتْرَفِينَ
Yakub Ibn NugmanТәхкыйк алар дөньяда вакытта нигъмәт ияләре булып азган иделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَكَانُوا۟ يُصِرُّونَ عَلَى ٱلْحِنثِ ٱلْعَظِيمِ
Yakub Ibn NugmanВә алар олугъ гөнаһка, ягъни ширеккә даимчелек кыла иделәр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَكَانُوا۟ يَقُولُونَ أَئِذَا مِتْنَا وَكُنَّا تُرَابًا وَعِظَٰمًا أَءِنَّا لَمَبْعُوثُونَ
Yakub Ibn NugmanДәхи әйтәләр иде: "Без әгәр үлеп сөяк булсак вә череп туфрак булсак, яңадан терелербезме.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَوَءَابَآؤُنَا ٱلْأَوَّلُونَ
Yakub Ibn NugmanДәхи безнең борынгы бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы? Бу эш була торган түгел", – дип.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
قُلْ إِنَّ ٱلْأَوَّلِينَ وَٱلْـَٔاخِرِينَ
Yakub Ibn NugmanӘйт: "Әлбәттә, борынгылар да һәм ахыргы кешеләр дә.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَمَجْمُوعُونَ إِلَىٰ مِيقَٰتِ يَوْمٍ مَّعْلُومٍ
Yakub Ibn NugmanБарчалары да мәгълүм кыямәт көнендәге билгеләнгән урынга җыелырлар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ثُمَّ إِنَّكُمْ أَيُّهَا ٱلضَّآلُّونَ ٱلْمُكَذِّبُونَ
Yakub Ibn NugmanСоңра сез азып адашучы ялганчы кешеләрсез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَـَٔاكِلُونَ مِن شَجَرٍ مِّن زَقُّومٍ
Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, Заккум агачының ачы вә чәнечкеле җимешләрен ашаучысыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَمَالِـُٔونَ مِنْهَا ٱلْبُطُونَ
Yakub Ibn NugmanШул ачы җимешләр илә карыннарыгызны тутыручысыз,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَشَٰرِبُونَ عَلَيْهِ مِنَ ٱلْحَمِيمِ
Yakub Ibn Nugmanвә аның өстенә эчәрсез бик кайнар суны.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَشَٰرِبُونَ شُرْبَ ٱلْهِيمِ
Yakub Ibn NugmanУл суны бик каты аңкыганлыктан комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
هَٰذَا نُزُلُهُمْ يَوْمَ ٱلدِّينِ
Yakub Ibn NugmanБу ачы җимеш белән кайнар су кыямәт көнендәге аларның сыедыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
نَحْنُ خَلَقْنَٰكُمْ فَلَوْلَا تُصَدِّقُونَ
Yakub Ibn NugmanСезне Без халык кылдык, Безнең тергезеп хөкем итү эшебезне тәсъдыйк кылмассызмы ышанмассызмы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَفَرَءَيْتُم مَّا تُمْنُونَ
Yakub Ibn NugmanБеләсезме хәбәр бирегез хатыннарыгызның бала ятагына салган суыгызны.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ءَأَنتُمْ تَخْلُقُونَهُۥٓ أَمْ نَحْنُ ٱلْخَٰلِقُونَ
Yakub Ibn NugmanКеше итеп халык кылучы сезме, әллә аларны халык кылучы Безме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
نَحْنُ قَدَّرْنَا بَيْنَكُمُ ٱلْمَوْتَ وَمَا نَحْنُ بِمَسْبُوقِينَ
Yakub Ibn NugmanБез сезнең арагызда үлемне билгеләдек, вә Без гаҗизләнүче, аптыраучы түгелбез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
عَلَىٰٓ أَن نُّبَدِّلَ أَمْثَٰلَكُمْ وَنُنشِئَكُمْ فِى مَا لَا تَعْلَمُونَ
Yakub Ibn NugmanСезне һәлак итеп урыныгызга сездән яхшыракны алыштырырга, вә сезне үзегез белмәгән сурәтләргә алыштырырга гаҗиз түгелме.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَلَقَدْ عَلِمْتُمُ ٱلنَّشْأَةَ ٱلْأُولَىٰ فَلَوْلَا تَذَكَّرُونَ
Yakub Ibn NugmanТәхкыйк сез әүвәлге халык ителүне беләсез бит, һич юктан халык кылдык, шуны уйлап фикерләп карасагызчы!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَفَرَءَيْتُم مَّا تَحْرُثُونَ
Yakub Ibn NugmanӘгәр белсәгез чәчкән игеннәрегездән хәбәр бирегез!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ءَأَنتُمْ تَزْرَعُونَهُۥٓ أَمْ نَحْنُ ٱلزَّٰرِعُونَ
Yakub Ibn NugmanСезме аларны үстерәсез, әллә Безме үстерүче?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَوْ نَشَآءُ لَجَعَلْنَٰهُ حُطَٰمًا فَظَلْتُمْ تَفَكَّهُونَ
Yakub Ibn NugmanӘгәр теләсәк, ул игеннәрне коры кау яки башаксыз коры салам кылыр идек, ул вакытта бик каты кайгыручылардан булыр идегез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّا لَمُغْرَمُونَ
Yakub Ibn NugmanВә: "Гөнаһыбыз сәбәпле җәзаланабыз,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
بَلْ نَحْنُ مَحْرُومُونَ
Yakub Ibn NugmanБәлки моннан соң безгә Аллаһуның рәхмәте һич тә булмас инде", – дияр идегез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَفَرَءَيْتُمُ ٱلْمَآءَ ٱلَّذِى تَشْرَبُونَ
Yakub Ibn NugmanӘгәр белсәгез, эчә торган суларыгыздан хәбәр бирегез!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ءَأَنتُمْ أَنزَلْتُمُوهُ مِنَ ٱلْمُزْنِ أَمْ نَحْنُ ٱلْمُنزِلُونَ
Yakub Ibn NugmanУл суны болыттан сез иңдердегезме, әллә ул суны иңдерүче Безме?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَوْ نَشَآءُ جَعَلْنَٰهُ أُجَاجًا فَلَوْلَا تَشْكُرُونَ
Yakub Ibn NugmanӘгәр Без теләсәк, ул суны эчәргә яраксыз итеп ачы кылыр идек, сез ни өчен шөкер итмисез?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَفَرَءَيْتُمُ ٱلنَّارَ ٱلَّتِى تُورُونَ
Yakub Ibn NugmanӘйә беләсезме, һәр көнне кабызып файдаланган уттан хәбәр бирегез!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
ءَأَنتُمْ أَنشَأْتُمْ شَجَرَتَهَآ أَمْ نَحْنُ ٱلْمُنشِـُٔونَ
Yakub Ibn NugmanУл утның агачын сез ясадыгызмы, әллә Безме аны бар итүче? Ягъни Ґәрәбстанда үсеп торган яшел агачтан сугып ут чыгаралар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
نَحْنُ جَعَلْنَٰهَا تَذْكِرَةً وَمَتَٰعًا لِّلْمُقْوِينَ
Yakub Ibn NugmanБез ул утны халык кылдык ахирәт утын искә төшермәк өчен вә юлда йөрүчеләргә файдаланмак өчен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَسَبِّحْ بِٱسْمِ رَبِّكَ ٱلْعَظِيمِ
Yakub Ibn NugmanОлугъ булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйт!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَآ أُقْسِمُ بِمَوَٰقِعِ ٱلنُّجُومِ
Yakub Ibn NugmanЙолдызларның иңгән яки баеган вакытлары илә ант итәмен.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَإِنَّهُۥ لَقَسَمٌ لَّوْ تَعْلَمُونَ عَظِيمٌ
Yakub Ibn NugmanТәхкыйк ул ант бик олугъ анттыр, әгәр белсәгез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّهُۥ لَقُرْءَانٌ كَرِيمٌ
Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Аллаһудан вәхий ителгән нәрсә хөрмәтле Коръәндер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فِى كِتَٰبٍ مَّكْنُونٍ
Yakub Ibn NugmanУл Коръән Ләүхүл Мәхфуздагы китапта сакланмыштыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
لَّا يَمَسُّهُۥٓ إِلَّا ٱلْمُطَهَّرُونَ
Yakub Ibn NugmanУл Коръәнне пакь булмаган кеше тотмас, мәгәр тәһарәтле пакь кеше генә тотар.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
تَنزِيلٌ مِّن رَّبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ
Yakub Ibn NugmanБарча галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелмештер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
أَفَبِهَٰذَا ٱلْحَدِيثِ أَنتُم مُّدْهِنُونَ
Yakub Ibn NugmanӘйә сез ошбу Коръән белән гамәл кылудан ялкауланасызмы, андагы Аллаһ хөкемнәрен җиңелгә саныйсызмы?
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَتَجْعَلُونَ رِزْقَكُمْ أَنَّكُمْ تُكَذِّبُونَ
Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Коръәнне ялганга тотуыгызны үзегезгә өлеш кыласыз. Ягъни һәр нигъмәтне Аллаһудан дип белмисез, бәлки тәбигатьтән һәм үзебездән дисез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَوْلَآ إِذَا بَلَغَتِ ٱلْحُلْقُومَ
Yakub Ibn NugmanӘгәр үлемгә хәзерләнгән кешенең җаны бугазына җитсә,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَنتُمْ حِينَئِذٍ تَنظُرُونَ
Yakub Ibn Nugmanсез шул вакытта аңа карап сорарсыз.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَنَحْنُ أَقْرَبُ إِلَيْهِ مِنكُمْ وَلَٰكِن لَّا تُبْصِرُونَ
Yakub Ibn NugmanУл кешенең хәлен белү өчен сезгә караганда Без белем вә кодрәтебез белән аңа якынракбыз, ләкин ул кешегә килгән хәлне сез белмисез һәм күрмисез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَلَوْلَآ إِن كُنتُمْ غَيْرَ مَدِينِينَ
Yakub Ibn NugmanӘгәр Безнең хозурыбызда хөкем ителми торган булсагыз, ягъни кешенең үлеме Аллаһудан түгел, үләбез дә бетәбез дисәгез.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
تَرْجِعُونَهَآ إِن كُنتُمْ صَٰدِقِينَ
Yakub Ibn NugmanУл кешене үлемнән коткарып дөньяда яшәү өчен кире кайтарыгыз, әгәр Аллаһудан башка эш кыла алабыз дигән сүзегез дөрес булса!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَأَمَّآ إِن كَانَ مِنَ ٱلْمُقَرَّبِينَ
Yakub Ibn NugmanӘгәр ул үлгән кеше Аллаһуга якын кешеләрдән булса,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَرَوْحٌ وَرَيْحَانٌ وَجَنَّتُ نَعِيمٍ
Yakub Ibn Nugmanаңар рәхәтлек вә хуш исле гөлләр арасында яхшы нигъмәтләр вә нәґим җәннәтедер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَمَّآ إِن كَانَ مِنْ أَصْحَٰبِ ٱلْيَمِينِ
Yakub Ibn NugmanӘмма уң тараф кешесе булса.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَسَلَٰمٌ لَّكَ مِنْ أَصْحَٰبِ ٱلْيَمِينِ
Yakub Ibn NugmanСиңа җәннәттәге уң тараф юлдашыңнан сәламдер.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَأَمَّآ إِن كَانَ مِنَ ٱلْمُكَذِّبِينَ ٱلضَّآلِّينَ
Yakub Ibn NugmanӘгәр ул үлгән кеше Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диюче адашкан кеше булса,
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَنُزُلٌ مِّنْ حَمِيمٍ
Yakub Ibn Nugmanаның сые җәһәннәмнең кайнар суыннандыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
وَتَصْلِيَةُ جَحِيمٍ
Yakub Ibn NugmanВә җәһәннәм утының яндыруыдыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ حَقُّ ٱلْيَقِينِ
Yakub Ibn NugmanТәхкыйк бу зекер ителгән нәрсәләр якын булган хактыр.
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
فَسَبِّحْ بِٱسْمِ رَبِّكَ ٱلْعَظِيمِ
Yakub Ibn NugmanОлугъ булган Раббыңның исемен мактап тәсбих әйт!
Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
→