caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

As-Sajda сүрәсе السجدة

30 аять · Мәккә · иңү тәртибе 75

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ الٓمٓ

Yakub Ibn NugmanӘлиф лам мим.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تَنزِيلُ ٱلْكِتَٰبِ لَا رَيْبَ فِيهِ مِن رَّبِّ ٱلْعَٰلَمِينَ

Yakub Ibn NugmanКоръән Кәримнең барча галәмне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгәнлегенә шик юктыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمْ يَقُولُونَ ٱفْتَرَىٰهُ بَلْ هُوَ ٱلْحَقُّ مِن رَّبِّكَ لِتُنذِرَ قَوْمًا مَّآ أَتَىٰهُم مِّن نَّذِيرٍ مِّن قَبْلِكَ لَعَلَّهُمْ يَهْتَدُونَ

Yakub Ibn NugmanЮгыйсә Мухәммәд аны үзеннән чыгарып Аллаһуга ифтира итте диярләрме, бәлки аның Раббыңнан булуы хактыр, синнән элек аларга куркытучы пәйгамбәр килмәгән кавемне Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен сиңа Коръән иңдерелде, шаять Коръән белән вәгазьләнеп, туры юлга күнәрләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱللَّهُ ٱلَّذِى خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ وَمَا بَيْنَهُمَا فِى سِتَّةِ أَيَّامٍ ثُمَّ ٱسْتَوَىٰ عَلَى ٱلْعَرْشِ مَا لَكُم مِّن دُونِهِۦ مِن وَلِىٍّ وَلَا شَفِيعٍ أَفَلَا تَتَذَكَّرُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ җир вә күкләрне һәм араларында булган нәрсәләрне алты көндә яратты, соңра Аның әмере Ґәрешкә беркетелде. Ий Коръән белән гамәл кылучылар, сезгә Аллаһудан башка файдалы хуҗа юк, һәм шәфәгать итәчәк аять тә юк, әллә вәгазьләнмисезме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

يُدَبِّرُ ٱلْأَمْرَ مِنَ ٱلسَّمَآءِ إِلَى ٱلْأَرْضِ ثُمَّ يَعْرُجُ إِلَيْهِ فِى يَوْمٍ كَانَ مِقْدَارُهُۥٓ أَلْفَ سَنَةٍ مِّمَّا تَعُدُّونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ үзенең әмерен күктән җиргә иңдерер, соңра ул әмер яки тәдбир Аллаһуга менәр, сез саный торган дөнья еллары белән мең ел озынлыктагы бер көндә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ذَٰلِكَ عَٰلِمُ ٱلْغَيْبِ وَٱلشَّهَٰدَةِ ٱلْعَزِيزُ ٱلرَّحِيمُ

Yakub Ibn NugmanЯратучы вә тәдбир итүче Аллаһ яшеренне дә, ачыкны да белүче һәр эштә җиңүче вә рәхимледер.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ٱلَّذِىٓ أَحْسَنَ كُلَّ شَىْءٍ خَلَقَهُۥ وَبَدَأَ خَلْقَ ٱلْإِنسَٰنِ مِن طِينٍ

Yakub Ibn NugmanУл – Аллаһ һәрнәрсәне күркәм итеп халык кылды, вә Адәм г-мне балчыктан халык кыла башлады.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ جَعَلَ نَسْلَهُۥ مِن سُلَٰلَةٍ مِّن مَّآءٍ مَّهِينٍ

Yakub Ibn NugmanСоңра нәселен халык кылды бер тамчы судан.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

ثُمَّ سَوَّىٰهُ وَنَفَخَ فِيهِ مِن رُّوحِهِۦ وَجَعَلَ لَكُمُ ٱلسَّمْعَ وَٱلْأَبْصَٰرَ وَٱلْأَفْـِٔدَةَ قَلِيلًا مَّا تَشْكُرُونَ

Yakub Ibn NugmanСоңра Адәмне халык кылуны тәмам итте, соңра Адәмне җанлы итте, үзе теләгән рухны аңа өрү белән, вә ишетмәк өчен сезгә колак, яратты вә күрмәк өчен күз яратты, вә аңламас өчен күңел яратты, бу әгъзаларның Раббысына аз шөкер итәсез.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَقَالُوٓا۟ أَءِذَا ضَلَلْنَا فِى ٱلْأَرْضِ أَءِنَّا لَفِى خَلْقٍ جَدِيدٍۭ بَلْ هُم بِلِقَآءِ رَبِّهِمْ كَٰفِرُونَ

Yakub Ibn NugmanҮлгәннән соң терелүгә ышанмаган кешеләр әйттеләр: "Җирдә туфрак булып югалсак, яңадан кеше булып яратылырбызмы?" Аллаһ әйтте: "Алар, күрәсез кубарылып Раббыларына юлыгуны инкяр итәләр".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ يَتَوَفَّىٰكُم مَّلَكُ ٱلْمَوْتِ ٱلَّذِى وُكِّلَ بِكُمْ ثُمَّ إِلَىٰ رَبِّكُمْ تُرْجَعُونَ

Yakub Ibn NugmanСин әйт: "Сезнең җаныгызны алырга вәкил ителгән Газраил фәрештә җаныгызны алыр, соңра каберләрегездән кубарылып Раббыгызга кайтырсыз".

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ تَرَىٰٓ إِذِ ٱلْمُجْرِمُونَ نَاكِسُوا۟ رُءُوسِهِمْ عِندَ رَبِّهِمْ رَبَّنَآ أَبْصَرْنَا وَسَمِعْنَا فَٱرْجِعْنَا نَعْمَلْ صَٰلِحًا إِنَّا مُوقِنُونَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр кәферләрне кыямәт көнне күрсәң, Раббылары хозурында оялып башларын иеп әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безгә вәгъдә иткән ґәзабыңны күрдек, безгә җибәрелгән пәйгамбәрләрнең хаклыгын Синнән ишеттек, инде безне дөньяга кайтар, изге гамәлләр кылыр идек, тәхкыйк без хәзер нәрсә файдалы икәнен белдек", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَوْ شِئْنَا لَـَٔاتَيْنَا كُلَّ نَفْسٍ هُدَىٰهَا وَلَٰكِنْ حَقَّ ٱلْقَوْلُ مِنِّى لَأَمْلَأَنَّ جَهَنَّمَ مِنَ ٱلْجِنَّةِ وَٱلنَّاسِ أَجْمَعِينَ

Yakub Ibn NugmanӘгәр Без теләсәк һәр кешегә иманны вә һидәятне бирер идек, ләкин җен вә кешеләрнең имансызлары белән җәһәннәмне тутырачакмын дигән Минем сүзем хак булды һәм беркетелде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَذُوقُوا۟ بِمَا نَسِيتُمْ لِقَآءَ يَوْمِكُمْ هَٰذَآ إِنَّا نَسِينَٰكُمْ وَذُوقُوا۟ عَذَابَ ٱلْخُلْدِ بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanИнде ґәзабны татыгыз, ошбу көнгә килүне онытып хәзерләнмәгәнегез сәбәпле, бу көн Без сезне онытып ґәзабта калдырачакбыз, ґәзабны мәңге татыгыз, имансызлыкны кәсеп итүегез сәбәпле.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّمَا يُؤْمِنُ بِـَٔايَٰتِنَا ٱلَّذِينَ إِذَا ذُكِّرُوا۟ بِهَا خَرُّوا۟ سُجَّدًا وَسَبَّحُوا۟ بِحَمْدِ رَبِّهِمْ وَهُمْ لَا يَسْتَكْبِرُونَ

Yakub Ibn NugmanБезнең аятьләребезгә нык ышанучылар Коръән вәгазьләрен ишетсәләр, Аллаһудан куркып сәҗдә кылырлар һәм Аллаһ кимчелектән пакь дигән игътикат белән Аны мактап тәсбихләр әйтерләр, ягъни Аллаһны зурлап намаз укырлар, вә алар намаз укудан һәм Аллаһуга итагать итүдән тәкәбберләнмәсләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

تَتَجَافَىٰ جُنُوبُهُمْ عَنِ ٱلْمَضَاجِعِ يَدْعُونَ رَبَّهُمْ خَوْفًا وَطَمَعًا وَمِمَّا رَزَقْنَٰهُمْ يُنفِقُونَ

Yakub Ibn NugmanАлар яннары вә аркалары белән яткан төшләреннән торып төнлә намаз укырлар вә Раббыларына дога кылырлар, Аның ґәзабыннан куркып вә рәхмәтен өмет итеп, вә алар Без биргән малдан садакалар бирерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَلَا تَعْلَمُ نَفْسٌ مَّآ أُخْفِىَ لَهُم مِّن قُرَّةِ أَعْيُنٍ جَزَآءًۢ بِمَا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanҖәннәткә керәсе мөэминнәр аларга анда нәрсә хәзерләнгәнлеген алдан һичберсе белмәс, җәннәткә кереп күргәч, күзләре карарланыр, күңелләре шатланыр, аларның кылган яхшылыкларына изге җәза булсын өчен.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَفَمَن كَانَ مُؤْمِنًا كَمَن كَانَ فَاسِقًا لَّا يَسْتَوُۥنَ

Yakub Ibn NugmanАллаһуга итагать итүче иманлы кеше имансыз кеше белән тигез булырмы? Юк, һич тә тигез булмаслар!

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَمَّا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّٰلِحَٰتِ فَلَهُمْ جَنَّٰتُ ٱلْمَأْوَىٰ نُزُلًۢا بِمَا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ

Yakub Ibn NugmanӘмма иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәргә Мәэва исемле җәннәт булыр, ул җәннәт чын иманны, хак динне кәсеп иткәннәре өчен мәңге торачак урын булып аларга хәзерләнгән.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَأَمَّا ٱلَّذِينَ فَسَقُوا۟ فَمَأْوَىٰهُمُ ٱلنَّارُ كُلَّمَآ أَرَادُوٓا۟ أَن يَخْرُجُوا۟ مِنْهَآ أُعِيدُوا۟ فِيهَا وَقِيلَ لَهُمْ ذُوقُوا۟ عَذَابَ ٱلنَّارِ ٱلَّذِى كُنتُم بِهِۦ تُكَذِّبُونَ

Yakub Ibn NugmanӘмма имансыз фасыйкларның торачак урыннары уттыр, һәркайчан алар ул уттан чыгарга теләсәләр, алар ул утка эчкәрәк кайтарылырлар вә аларга әйтелер: үзегез ялганга тоткан ут ґәзабын татыгыз, – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَنُذِيقَنَّهُم مِّنَ ٱلْعَذَابِ ٱلْأَدْنَىٰ دُونَ ٱلْعَذَابِ ٱلْأَكْبَرِ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ

Yakub Ibn NugmanАларга ахирәтнең олугъ ґәзабыннан элек дөньяда да, әлбәттә, газапны татытачакбыз, шаять калганнары тәүбә итеп иманга килерләр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّن ذُكِّرَ بِـَٔايَٰتِ رَبِّهِۦ ثُمَّ أَعْرَضَ عَنْهَآ إِنَّا مِنَ ٱلْمُجْرِمِينَ مُنتَقِمُونَ

Yakub Ibn NugmanРаббысының аятьләре белән вәгазьләнеп тә соңра ул вәгазьләрдән баш тарткан кешедән дә залимрак кеше булырмы? Без, әлбәттә, залимнәрдән үч алучыбыз.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَلَقَدْ ءَاتَيْنَا مُوسَى ٱلْكِتَٰبَ فَلَا تَكُن فِى مِرْيَةٍ مِّن لِّقَآئِهِۦ وَجَعَلْنَٰهُ هُدًى لِّبَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Мусага Тәүратны бирдек, инде син Муса белән очрашуыгызда шик тотма, Мусаны Ягькуб балаларын туры юлга күндерүче кылдык.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَجَعَلْنَا مِنْهُمْ أَئِمَّةً يَهْدُونَ بِأَمْرِنَا لَمَّا صَبَرُوا۟ وَكَانُوا۟ بِـَٔايَٰتِنَا يُوقِنُونَ

Yakub Ibn NugmanВә алардан имамнар кылдык, ул имамнар Тәүраттагы Безнең хөкемнәребез белән һидәяткә күндерәләр иде төрле авырлыкларга сабыр иткән чакларында, вә аятьләребезгә ышанып гамәл кылалар иде.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

إِنَّ رَبَّكَ هُوَ يَفْصِلُ بَيْنَهُمْ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ فِيمَا كَانُوا۟ فِيهِ يَخْتَلِفُونَ

Yakub Ibn NugmanӘлбәттә, Раббың аларның дин эшләрендә ихтыйлаф киткән нәрсәләрендә кыямәт көнне хак белән ялганны аерыр.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوَلَمْ يَهْدِ لَهُمْ كَمْ أَهْلَكْنَا مِن قَبْلِهِم مِّنَ ٱلْقُرُونِ يَمْشُونَ فِى مَسَٰكِنِهِمْ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَٰتٍ أَفَلَا يَسْمَعُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйә аларга мәгълүм булмадымы алардан элек күпме кавемне һәлак иттек, үзләре шул һәлак булган кавемнәрнең урыннарыннан үтеп йөриләр, гакыллы кешеләр өчен бу эштә, әлбәттә, гыйбрәт бар, әллә алар хак сүзне ишетмиләрме?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

أَوَلَمْ يَرَوْا۟ أَنَّا نَسُوقُ ٱلْمَآءَ إِلَى ٱلْأَرْضِ ٱلْجُرُزِ فَنُخْرِجُ بِهِۦ زَرْعًا تَأْكُلُ مِنْهُ أَنْعَٰمُهُمْ وَأَنفُسُهُمْ أَفَلَا يُبْصِرُونَ

Yakub Ibn NugmanӘйә күрмиләрме Без болытлар белән суны куабыз корылыктан кипкән җиргә, анда яңгыр яудырып игеннәр вә башка үсемлекләрне үстерәбез, аларны хайваннары һәм үзләре ашарлар, әйә шуны күрмиләрме, бу эш Аллаһуның рәхмәте икәнне аңламыйлармы?

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

وَيَقُولُونَ مَتَىٰ هَٰذَا ٱلْفَتْحُ إِن كُنتُمْ صَٰدِقِينَ

Yakub Ibn NugmanКәферләр әйтәләр: "Кыямәтнең ачылу көне кайчан була, безгә хәбәр бирегез, әгәр дөрес әйтүчеләрдән булсагыз?"

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

قُلْ يَوْمَ ٱلْفَتْحِ لَا يَنفَعُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ إِيمَٰنُهُمْ وَلَا هُمْ يُنظَرُونَ

Yakub Ibn NugmanАларга әйт: "Кыямәт көнендә кәферләргә файда бирмәс ул көндә генә китергән иманнары, һәм аларга гамәл кылырга вакыт та бирелмәс", – дип.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

فَأَعْرِضْ عَنْهُمْ وَٱنتَظِرْ إِنَّهُم مُّنتَظِرُونَ

Yakub Ibn NugmanИнде син алардан кисел, алар белән булышма, кәферләр өстенә Миннән ярдәм көт, алар синең үлүеңне көтәләр, ләкин син хаклыраксың аларның һәлак булуларын көтәргә.

Бу аятьнең барлык тәрҗемәләрен күрү →

Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70